Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ ИКЕ ҖЫЕНТЫГЫ

Казан утларын журналының 1968 елгы 4 санында Кәрим Сәгыйднең халык шагыйре Габдулла Тунай турындагы бер истәлеге басылган иде. Кәрим Сәгыйд архивында, шул истәлек һәм башка материаллар белән беррәттән, Г. Тукай иҗатына бәйләнешле ике хат та сакланган. Берсе, шагыйрьнең үз кулы белән язылып, «Мәгариф»' җитәкчеләреннән Гыйльметдин Шәрәфкә адресланган. Сүз анда Тукай шигырьләренең беренче басмасын чыгару турында бара. Хатларның икенчесе, халык шагыйренең «Җан азыклары» исемле җыентыгы чыгу уңае белән, Кәрим Сәгыйд тарафыннан язылган. «Җан азыклары» — шагыйрьнең үзе исән вакытта чыккан соңгы җыентыгы. Тагын шунысы игътибарга лаек, әлеге җыентыкларның икесе дә бер үк «Мәгариф» нәшриятында басылган. «Мәгариф» нәшрияты һәм басмаханәсе Октябрь революциясенә кадәр яшәгән татар матбагалары арасында зур урын тотканы һәм шактый эз калдырганы. «Мәгариф» чыгарган китапларның күбесе матур әдәбият әсәрләре, фәнни-популяр әдәбият һәм балалар ечен язылган әсәрләр була Н. В. Гоголь, И. С. Тургенев, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов, А. Н. Островский, Д. Н. МаминСибиряк, М. Горький кебек күренекле рус язучыларының әсәрләрен татар телендә беренче мәртәбә башлыча шушы нәшрият чыгара. Профессор Р. И. Нәфиков күрсәтеп үткәнчә. «Мәгариф»нең аеруча әһәмиятле хезмәтләреннән берсе — аның революцион эчтәлекле әсәрләрне бастырып чыгаруы һәм аларны халык арасында пропагандалавы. Һәм, үзенең беренче җыентыгын бастырыр ечен, яшь Тукай нәкъ шушы нәшриятны сайлаган икән, бу — тикмәгә түгел. Габдулла Тукай белән «Мәгариф» матбагасы арасындагы мөнәсәбәтләргә тукталып, Гыйльметдин Шәрәф болай яза: «Шагыйребез белән беренче танышуым мәктүп аркылы 1907 нче сәнә майда булды. Безнең «Шигырь мәҗмугалары» нәшер итәчәге- '«Мәгариф» — XX гасыр башында «Камалетдинов (Галиәсгар Камал_______________ Э. С.) вә ширкәте» нигезендә төрле кешеләр керткән пайларга төзелгән китап нәшрияты. Соңыннан ул «Борадәран Шәрәф вә К », «Мәгариф», «Үрнәк» һәм янәдән «Мәгариф» дил йөртелә. 2 «Мәгариф» нәшриятының прогрессив роле Р. И. Нәфиковның «Формирование и развитие переводой татарской общественно-политической мысли» (Казан, 1964.) дигән хезмәтендә, «Мәгариф» китап нәшрияты тарихыннан» исемле мәкаләсендә («Совет әдәбияты» журналы. 1962 ел. 12 сан. 130—133 бит) һәм безнең «Тукай һәм «Мәгариф» исемле мәкаләбездә («Дружба народов» журналы. 1967 ел. 8 сан.) яктыртыла К Тукай хатының фотокүчермзсе. L ЭНҖЕ ИДОВЛ ф ТУКАЙНЫҢ ИКЕ ҖЫЕНТЫГЫ ф Хатның адрес язылган ягы. сагыз, ошбу арада тагы бәгъзе тәхрират 1 җибәрермен. Үзегез дикъкатьләп карап чыгыңыз да, нәшер итәргә разый булсагыз, миңа тизлек берлә 50 тәңкә акча җибәрегез. Ихтимал, аннан соң Казанга узем барып, китабымны лично тәсхих итеп бастырырмын. Әгәр разый булмасагыз, китапны кире үземә кайтарыгыз. Инде мин сезгә бетенләй тапшырдым. Ничә мәртәбә бастырсагыз да рехсәт. Җавап кетәм. 7 нче июньдә мәктүбегезне алдым. Шартыгызны кабул итәмез димешеез. Бәндәгез; Г. Тукаев. Адресым. Въ г. Уральскъ. Гост. «Казань» А. Тукаеву». Югарыдагы хат, Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдә меһнм документ булу белән бергә, аның «Мәгариф» нәшрияты, Шәрәфләр матбагасы белән мәнәсәбәтен дә бераз яңача һәм башка күзлектән карап бәяләргә ярдәм итә. Хатның тоны һәм андагы: «Инде мин (китабымны — Э. C.J сезгә бетенләй тапшырдым. Ничә мәртәбә бастырсагыз да рөхсәт»,— дигән сүзләр Г. Тукайның «Мәга- рифпкә тулысынча ышанып каравы, мәҗмугасын бу нәшриятка уз теләге белән тәкъдим итүе һәм ничә мәртәбә бастырсалар да риза булуы хакында сөйлиләр. Әлегә кадәр Тукай иҗатын өйрәнүчеләр бу мәсьәләне Габдулла Кариев истәлегенә генә таянып аңлаталар иде. Суз дә юк, Г. Кариевның хатирәләре гаять әһәмиятлеләр. Ләкин икенче бернәрсәне дә истән чыгармаска кирәк: ул үзенең истәлеген «...бердән, Габдулла әфәнденең һәм минем Уральск мәдрәсәсеннән чыкканыбызга җиде ел чамасы вакыт үтте, икенчедән, Габдулла әфәнденең мәгыйшәтендә булган һәр хәл вә һәр вакыйгасына игътибар итәргә тиешле булган зур бер шагыйрь булачагы ул вакытларда мәгълүм түгеп иде. Өченчедән, мин узем куз алдымнан үткән һәр вакыйга вә һәр хәлгә аерым бер игътибар белән карый алмый идем. Шуның өчен дә Габдулла әфәнде хакында минем исемдә калган мәгълүмат бик әтрафлы түгел, бәлки, бер- берсенә мөнәсәбәте булмаган җөзьи беркадәр хатирәләрдән генә гыйбарәттер»2 ,— дигән кисәтүле сүзләр белән башлап китә. Шулай булгач, бу мәсьәләдә Габдулла Тукайның үз кулы белән язылган сүзләргә ышану дөресрәк булыр кебек. Тукайның үтенечен искә алып, борадәран Шәрәфләр җыентыкны «Шүрәле» нсем- ле шигырь белән ачалар. Шагыйрьнең «Шүрәле», «Китмибез!», «Пар ат», «Бездә истигъдат бар», «Алтынга каршы» һәм башка шигырьләре беренче мәртәбә шушы җыентыкта дөньяга чыгалар. «Г. Тукаев шигырьләремнең беренче басмасына нәширләр тарафыннан шактый кызыклы кереш сүз бирелгән. Анда шундый сүзләр бар: «Милләтебез ифрадының гомумән тәрәкькыйга хәрәкәтләре арту нисбәтендә, шигырьгә һәвәсләре арта бфа. 1 Язу, хат. 5 Тукай турында замандашлары. Казан. 1960 ел. 54 бит. «Бакырган», «Мехәммәдияп илә канәгатьләнми торган яхьлэремез яңадан-яңа шигырьләр телиләр. Бииаән галәиһи без газем итдекемез шигырьләр китапханәсе дәвам итдереп, бу 3 нче дәфтәрдә уткен телле свекле шагыйребез Габдулла Тукаевның шигырьләреме укучыларга тәкъдим итәбез». Демократик интеллигенция вәкилләре һәм тәнкыйтьчеләр шагыйрьнең бу беренче җыентыгын хуплап каршы алалар. Ф. Әмирхан, Г. Камал кебек куренекле әдипләрнең мәкалә-рецензияләре чыга'. Ф. Әмирхан, мәсәлән, узенең рецензиясендә: «.„мәҗмуга әдәбиятыбыз белән иштнгаль итучеләрнең җемләсенең дикъкатьләрен җәлеп итәрлек вә Габдулла әфәнде муаффәкыяте белән шаян тәбриктер. Рисалә табгысы җәһәтеннән дә бик гузәл вә нәфистер. Шәрәф матбәгасының шигырь мәҗмугалары нәшере белән әдәбиятымызга иткән хезмәте — эш, әһле кулында булганда, никадәр файда китерә ала икәненә дврес оер мизандыр»22 23 24 25 26 ,— дип яза. «Г. Тукаев шигырьләремнең 1907 елгы беренче басмасы 4000 данә тираж белән чыга-* һәм бик тиз таралып бетә. Ләкин шагыйрьнең эшче халыкка мәхәббәт белән сугарылган һәм демократик идеяләрне яклап язылган шигырьләре патша цензурасына ошамый. 1911 елның ноябрь аенда Эчке эшләр министрлыгының матбугат эшләре Казан вакытлы комитеты Тукайның бу беренче җыентыгын арестовать итәргә һәм шагыйрьнең узен хокемгә тарттырырга әмер бирә *. 1911 елның декабрь урталарында, сәламәтлеге начарлану сәбәпле һәм полиция күзәтүеннән дә бераз котылып торыр эчен, Тукай ашыгыч рәвештә Казаннан Өчиле авылына Кәбир абыйсы янына кайтып китә. Тукай һәм «Мәгариф» нәшрияты арасында беренче җыентык басылу уңае белән башланган, соңыннан гомер буена дәвам иткән дуслык һәм эшлекле мөнәсәбәт ул авылда чагында да езелми. Шагыйрь, узенең шәхси тормышы, саулыгы, кәефе турында язып, Г. Шәрәфкә хатлар җибәреп тора, аңардан Грибоедов, Лермонтов китапларын соратып ала Тукай Казанда чагында ук «Мәгариф» җитәкчеләре белән узенең яңа җыентыгын чыгару турында сойләшеп куйган була. Авылда башлыча ул шул җыентыкка керергә тиешле шигырьләр встендә эшли. Г. Шәрәфкә язган бер хатында Тукай болай ди: «Теге рәкымнар астында языла торган нәрсә 20 рәкымнан артты. [Син күргәндә 7 рәкым иде]. Әгәр хесне хатимә белән тәмам булса, исемен дә «Рәкымнар астында» куярбыз. «Рәкымнар астында» пессимистический рух белән башланган иде. Монда бвтенләй оптимистландым, ахры»27 . Баштарак Тукай җыентыгын «Рәкымнар астында» дигән исем белән чыгарырга уйласа да, соңыннан бу фикере үзгәрә. «Ялт-Йолт» жрналы редакторы Әхмәт Урман- чиевка язган хатыннан күренгәнчә, 1912 елның маена Тукай аңа «Җан азыклары» дигән шагыйранә исем таба «Йолдыз» газетасының 1912 елгы 15—16 ноябрь саннарында басылган игълан буенча хекем йорткәндә, Тукайның «Җан азыклары» дигән китабы шул елның ноябрь башларына двньяга чыккан булырга тиеш. Җыентыктагы 44 шигырьнең 31 е беренче мәртәбә басылган. Алар арасында, «Үтенеч», «Татар яшьләре», «Казан вә Казан арты», «Ваксынмыйм» кебек шигырьләр белән бергә, Пушкин, Майков. Ушинский һәм башка язучылар әсәрләреннән ирекле тәрҗемәләр, аларга ияреп язган шигырьләр бар. 22 Ф. Әмирхан. Сайланма әсәрләр. II том. Казан, 1958 ел 183—186 битләр; Г. Камал Әсәрләр. II том Казан 1951 ел. 216—217 битләр. 23 ф Әмирхан. Сайланма әсәрләр. II том. 183—186 битләр 24 Татарстан узәк дәүләт архивы 420 фонд. 1 тасвирлама 88 эш. 175 бит. * X. Хәсәновның «Габдулла Тукай и царская цензура» (Габдулла Тукай. Сборник. Казань. 1968 г. Рус телендә 209—215 битләр.) исемле хезмәтен һәм «Г. Ту««й Һәм патша цензурасы» («Совет әдәбияты» журналы. 1940 ел. 7 сан.) исемле мәкаләне «ора. ь Г. Тукай. Әсәрләр. 4 нче том. Казан. 1956 ел. 226 бит, • Шунда ук. 1 Шунда ук, 219—220 битләр. ЭНҖЕ СӘ1 Ы И ДО В А ф ТУКАЙНЫҢ ИКЕ ҖЫЕНТЫГЫ Кәрим Сәгыйд хатының фотокүчермәсе. «Җан азыклары» Петербургка килеп җитү белән Карим Сәгыйд, җыентыкка карата үз фикерен әйтеп, Тукайга хат яза. Югарыда әйтелгәнчә, хатның караламасы К. Сәгыйднең аркивынан табылды һәм матбугатта беренче мәртәбә игълан ителә. Кулъязмада хатның датасы куелмаган. Чама белән ул 1912 елның ахырында яки 1913 елның башында язылган булырга кирәк. Ул вакытта Тукай Казанда, К. Сәгыйд Петербургта торганнар. Каралама 21x26 см зурлыктагы икегә бөкләнгән кәгазь битенә, гадч кара карандаш белән язылган. Сул яктагы битнең югары почмагы азрак ертылган. Хатның тулы текстын китерәбез: «Тукай! Мин соңгы көннәрдә «Җан азыклары» дигән соңгы шигыреңне кулга төшереп укып чыктым. Моңа кадәр әсәрләрең арасында «Халык әдәбияты» дигәнен бигрәк тә тәкъдир иткән идем. Инде бу «Җан азыклары» минем сиңа булган өметемне арттыра гына түгел, көткәнемне тәкмил итәр дәрәҗәсенә җитештерде. Алты юлдан гыйбарәт «Тәләһһеф» ниһаять фәснх гә балигъ, чын ихласыңнан әйтелгән дөрес шигырь. Фәкать уртадагы ике юлы, астагы һәм өстәге дүрт юлның шәрхе булганга (шөбһә юк. гөл исә дә], аны, үзегез әйтмәенчә, шәрхләргә калдырсагыз, артыграк булачак иде дип, зан итәмен. «Тәләһһефннең соңгы ике юлы бигрәк фәсих, тәркиби дөрес, пакь, мәгънәсе бөектер. «Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылып чүлләрем» > дип, нигә һа- зым28 29 нәфес итәсең) Бакчабызда чүп-чар булмыймыни! «Җан азыклары» мәҗмугасында басылган «Үтенеч» шигыренең азаккы юлы. 29 Үзләштерү, сеңдерү. «Мин үлгәчтәи, карагыз, типмәсеннәр нэгъшемә» дигән васыятеңне, инша алла, онытмамын. Дошманнар, нәгъшеңә тибү түгел, тәкъдис30 31 итәргә мәҗбүр булырлар дип, зан итәмен. Ләкин «дөньядан туйдым, өметем юк» . дигән яңа сүзләрең мине кайгырталар. Соңгы хасталыкларың шулай әйттергәндер дип уйлыйм. «Зур җаным сөйми җиһанны, чөнки бар дөнья фәна» • дип, җитмәсә тагын күңелне бутыйсың. «Сагыныр вакытлар» дигәндә син ник үзеңне иблискә тәшбиһ32 33 итәсең! «Көзге җилләр» өчен мин сине адәм дип кенә түгел, ходаның иң соекле адәме дип тәкъдир итәм. «Йолдызпдан да куркучы авыл татары — бака, бу бик удачно. «Буран»: «Йә тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре» — бу җөмләгә татарлар һич риза булмаслар дип заи итәм. Минем бу сүземә «Мөнәкъкыйд» ° дигән ачы хакыйкатьле шигырьләреңне җырлап җавап бирмә. Ачуны китермә. «һич берәүнең дә чәчәккә инде китмәс исләре»34 35 36 37 38 39, дигәндә «берәү» мөфрә 40т* сыйгасы 41 булып, аның мөзафи ” булган «исләре» сүзе җәмегъ сыйгысы булуга мин гаҗәпсендем. «Минем исләрем китте» дигән суз хата бит. минем исем китте диләр. Бу сүзләрем өчен мине «Бу хаким ишәк, мәхәббәтсез килемшәк икән»" дип сүкмә. Хәер ихтыярың»13 . Шул кадәресен дә әйтик, Габдулла Тукайның «Җан азыклары»н халык ифрат яратып укын, китап бик тиз сатылып бетә. Шуңа күрә «Мәгариф» нәшрияты ул җыентыкны 1914, 1915, 1917 елларда тагы басып чыгара.