ТӨРЛЕ ДӘФТӘРЛӘРДӘН
Таулар Борын-борынгыдан таулар биек, үзән жирләр — түбән. Таудан жиргә ташлар гына төшкәй, тауга — Кеше менгән. Кыюлыкның, житезлекнең башы —, тауга баскан Кеше. Хәзер — биегрәк аның юлы! Таулар бик түбәндә калган безнең көннәр өчен! Ләкин таулар — һаман тау ул, уйда — биеккә беренче чик. Таулар — мәңгелеккә символ, шигъри образ, Кешенең үткән юлына үзе салган горур һәйкәле күк. Шагыйрь Зыя Ярмәки каберендә Ир егеткәй белән, әй, ат башы кайда булмас, кабере., ак ташы? Кайда кемнең икән минем ечен Чәчәк булып сибелер пакъ яше, Ярмәгендә түгел, чит жирләрдә төяк тапкан икән сөяген. Мәргеланның1 таш бер зиратында йоклау язган икән, күрәсең... Нинди жилләр исеп китергән дә нинди жепләр монда тартканнар? ' Марте л в н Үабәкстанда шәһәр. Күпләр монда алар... миллион бар — (Ә үлгәннәр күпме?) Урта Азиядә — татарлар. Мәгърифәт һәм белем таратучы, я кунагы илнең —миһманы; килгән алар монда дус-тугандай, бергә жингән яуда дошманны. Бергә яшәү өчен калган күпләр Нәвои һәм Хәмзә жирендә. Шагыйрьне дә язмыш тарткан монда, шунда тапкан икән каберен дә. Үзбәк жиренен матурлыгына табынып, Сөенеп көлә иде күңелем; очраттым да сине монда килеп, моңга талдым әле мин бүген. Туган җирләр сагындырды кинәт — юксындыргандыр бит сине дә — шул Ярмәкнең тыныч таңнары? Анда һаман синең каеның шаулый, «гөрләп тора һәркөн тау яны». Дагстан кызы Айшәткә Сездә кызык кызлар исеме! Патимат ул. я Аминат. (Бездә Фатыйма. Әминә!) Синең исемең икән — Айшәт. — Гайшә! дияр иде бездә сиңа Гали яисә Әхмәт. Матур исем! Исемеңә җисемең килә синен, Айшәт. Чая кыз син, горурсың син Кавказ тауларында яшәп. Биектән бер кара әле. иел әле мина, Айшәт? Илкәеңнең тарихы бар, яулар үткән күкрәпяшьнәп; легендар ир Шамилнең бер оныгымы син әллә, Айшәт?! Гунибта мин күрдем сине, җыр тыңладым. Тавышың— * ай, шәп! Бәхет турындадыр җырын, бик бәхетле идеи, Айшәт! Мин — шат. Дагстанга килеп, очратуга сине, Айшәт. Үзеңне алып китәлмәдем, сәламнәрең җиткерермен инде туган илемә, Айшәт. Күңел—Г улливер Нигә килгән монда? Нәрсә эзли — монда —бакча, монда — гөл иле. чәчәкләрне сыйпап, уйланырга тукталганмы юлчы Гулливер! Лилипутлар, я алыплар түгел, үз калыбы аның — илендә, ә ул һаман яна ярлар күзли, маҗаралар — армас күңеланла. Бер ишетүе — бер гомерлек жырлар яңгырармы чит, ят жирләрдә? — Бәхетстаннарда яшәсәң дә, күңел бәхете житми ирләргә. ... Чынлык белән болай дус шикелле, киләчәккә күзләр төбәлгән, Дон-Кихоттай, рыцарь заманнарын тик романнар укып өйрәнгән,— нәрсә эзләп икән — вакыт-вакыт чыга юлга Кеше күңеле? Тормыш белән күбрәк танышканда арый хыял, әмма жиңелми. Упкын кебек уйлар, күңел тирән, нәрсә аңа тамган яшьләрең. Барысы да — кыйммәтлеме, юкмы, жыйган, чәчкән күңел ташларың. Шулар белән һаман уйный, армый, сөюе, көюе, ташлар — һәммәсе: тын яшәргә, эзләнмичә генә мүкле таш түгел баш — янәсе; Шулай — Кеше. Шулай яши матур Поэзия жире, гөл иле. Чәчәкләрне сөеп, серен сөйли, мәңгелеккә бара Гулливер,— ирләр күңеле. Бер йотым су!.. Бер тамчы су! — Булды—аның яңгыр булып, иренемә тигән чагы, булды — хыял сурәтендә ана диңгез сыйган чагы. Бер йотым су! — кыйммәт ләкин сусаганда, тиңсез дару, ком чүлендә янып, телен кипсә, кемдер бирсә, «соң чиккә» — дип үзенә калдырганны — тик бер тамчы... Бер йотым су! — Үлем белән тартышып та, ялгышып та, саташып та, шул тамчыны — йотым суны — мине үзенә бурычлы итәр, аннан хурлык юлына сөйрәр дошман кулдан алмасамчы! Шундый хәлгә калмасамчы! Китмә Йолдыз җиле Мин — Марстан Юк, йолдыздан түгел, Җирдәге бер матур авылдан. Әмма миңа бераз йолдыз жиле, йолдыз жене диләр кагылган... Мин — Марстан, тик марсиян түгел, мин — Җирский: тузан бер. бала. Күкләр күптән ачылса да күзгә, әлегә китә алмам: жир кала. Җир кызлары кала. Сөюем монда, монда — жирдәй жылы күңелем. Йолдыз гөлләренең яме күптер, тансык һаман монда кыр гөле. Җирнең — һәр куагы, кошы, кешеләре, эчкән суым, һава, икмәгем — беләм, ныграк яраттырыр өчен мине күк юлына илче иткәнен. Ерак планеталар чакырганга күптән жырда йолдыз кабынган; юкса, шагыйрьдә әлегә — жир паспорты, мин дә Марс дигән авылдан. Йолдыз жене... шунда кагылган. Олылар йортта, я бакчада яшь баланы калдырганда аны — алма, я уенчык биреп, юатырга итә. Күз яше аша әйтә бала. — Әйдә, бергә-бергә уйныйк, алманы да бүлик, кал тик. Китмә? ... Бүлмә, бакча түгел, бу дөньяның үзен бер калдырасы бар. Бәлки кемне дә булса баладай — ялындырасы бар. Хәтта әйтер кебек берәү: — Дөньяны иркен калдырамсыы? рәхмәт! Исәннәрне бәхетле итү уеп? — әмма алай итмә: Берәү кимесә дә, тулы булмас кебек дөнья, кал мәңгегә. Китмә! һейне—тауларда Мин тауларга кнтәм.., һ. һейне. Туйдырдылар вак жанлылар аны, ачу итеп менә аларга — утлар-гамьнәр янган зур йөрәген ул күтәрде биек тауларга. Ә тауларда тын, мәһабәт дөнья, тик болытлар яннан агыла — әрсез түгел алар, кагылмыйлар фамильярлык белән жаныңа. Таратмыйлар — эч сереңне урлап, тема итеп дошман телләргә, түбәнлекләр — түбәндәдер, монда чишмәләр — саф, уйчан — жилләр дә. Оныттырыр таза тау һавасы «дус» бүләген — яла ярасын; Оныттырыр — кыен жырны бәлки, хәтта усал ярның карашын... О, кешеләр, сездән бизмәде ул, нәфрәте тик — түбән жаннарга. Сезне көтә, чакыра биеклеккә, тик горурлар, тик бөркетләр иле—тауларда. Ялгышлар Мин ялгыштым... һаман ялгыштым. Әллә шулай иде язмышым? — Тууымны ук ялгыш булды дисәм. Гөнаһ... Әмма бик күп ялгышым... Булды яшь чакларда бакчалардан балак бәйләп, кыяр чәлмешем. Әнкәй тиргәп күпме акыл бирде, шул акылны алмый ялгыштым: сабагыма күңел бирми йөрдем, күп гыйлемнән надан калмышым... Хәзер — бәлки, тоткан юлым үзе ялгышшигырь дигән чиргә сабыштым. Ялгыштым — күбрәк сөйләп, дөнья белми, илләр гизми, яисә космонавт булмый ялгыштым. Бүген дуслар минем ялгышларны кабатламас диеп, ялгыштым: берәүләр абынып, берәүләр — ялгышларсыз яшәмәкче булып ялгышты. Инде — мин аларның ялгышларын күрсәтергә теләп, . яисә соңлап күреп ялгышам... Сүнгән учак тергезеп, кайчак салкын суга өреп, кайчак утка төкереп ялгышам. Күккә, Айга өреп ялгышам... Кеше, ахры, хали түгел — хата-ялгыштан. Бәлки хәзер ялгышларым язып ялгышам?. «Бишташ» уены Син дә, мин дә —бала, Сабый әле, бик яшь... Уен гына уйда, Уен исме — «бишташ». Әй чөелә ташлар! Әй иелә башлар. Кызык шундый уен, Аерылуы кыен! Җитезлегең сыный Шомарган ак ташлар, Менә яшьтәш арыр, Ташы төшә башлар. Биш ташың — биш якка! Җыйсын тик биш бармак... ... Ә күңел уенда Остармак, шомармак. Син дә, мин дә —үскән, Күңел — һаман бик яшь. Югыйсә, каян ул Уеңда — уен... таш. Әй чөелә ташлар, Иелә чал башлар. Безгә түгел дә уен. Аерылуы кыен. Күңелдә, күңелдә Ташларның барысы... һәммәсе — тормыштан Үзебез жыйнаган Тәжрибә, ахрысы! Килегез, күрегез, Ташларым, дус-иптәш! Сезгә сон — танышмы Тәжрибә ташлары? — Биш түгел, бик күп таш. О. Сальери түгел элеккечә! Ул бөтенләй башка... Баксаң да — танымассың... (Вакыт-чорга китереп модный костюм кия шайган да.) Ул бөтенләй башка: шат чырае, сүзе, үзен тотышы, адымы. Халык, хаклык исеменнән сөйли, булу мөмкин аның... ордены. Сәнгатьне ул җаны күреп яклар, яңалыкны мактар,— чаралары булыр яшеренрәк... Агу бирмәс, дару бирер сиңа, дусың булып, әләк әзерләр. Максат, Моцарт өчен генә түгел, мәнсап өчен — җанны сату күптән чүп нәрсә! Әле шайтан үзе шикләнмичә бизнесына якын җибәрсә... Төгәл, шома, нәзакәтле, көяз, эчеп, йөреп — чыкмас исеме; Картлар сүзен тота, яшьләргә — дус, карьерага — дошман... кем яратмас шундый кешене?! һәм кем таныр? Аерым сыйфаты юк, билгесе юк... чиста, саф йөри. Хәтта һәркем аны Моцарт дип эндәшә, бик үзгәргән шайтан — Сальери!