Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОҢГЫ ЮЛГА

Ленин үлде, яши ленинизм. Ленинизм — кояш тиңдәше. Ленинның юн җирдә үлгән неие. Бар Ленинның туган иртәсе. (Нәби Дәүли. «Январь кичендә») әскәүдә Зур театр бинасында РСФСР Советларының XI съезды бара. 22 январь. Иртәнге утырышка Михаил Иванович Калинин берникадәр соңгарып килә Менә ул трибунага күтәрелә, үткен караш белән залны күзләп чыга һәм акрын тавыш белән: — Иптәшләр! Мин сезгә авыр хәбәр белдерергә тиешмен.— дип сүзен башлый.— Владимир Ильичның сәламәтлеге соңгы көннәрдә яхшыра башлаган кебек иде. Ләкин кичә...— һәм ул врачлар имзасы куелган бюллетеньне укый: «21 январьда Владимир Ильич Ленинның сәламәтлеге кинәт начараеп китте; көндезге сәгать 6 нчы яртыда сулышы өэелгәли башлады аңын югалтты, гомуми көзән җыеру барлыкка килде. 6 сәгать 50 минутта Владимир Ильич, сулыш алу үзәге параличы нәтиҗәсендә, вафат булды. Гәүдәсен ачып карау баш миендәге кан юлларының кискен үзгәрешен, йомшак ми тышчасындагы кан юлларыннан дүрткел калкулык өлкәсенә яңа гына кан йөгерүен, һәм боларның үлемгә төп сәбәпче булуын күрсәтте». Зал тын, тыл-тын. Кешеләр селкенергә дә кыймыйлар, һәркемнең колагында набат булып бер сүз яңгырый* «Үлгән, вафат булган...» Моңа беркемнең дә күңеле ышанырга теләми. Әле кичә генә: «Хәле яхшырып килә».— дигәннәр иде бит. Делегатлар съездда чыгыш ясавын да көткәннәр иде... Кинәт залның бер почмагыннан бер хатын-кызның үксеп елап җибәргәне ишетелә, аңа бүтәннәре кушыла. Съездга утыз оч хатын-кыз катнаша. Шуларның берсе — Чаллы кантонының Биклән авылыннан партиясез Нурдидә Мөхлис кызы Бохарметова. Ул съездның президиумында утыра. Аның белән рәттән — партия һәм хөкүмәтебезнең җитәкчеләре. Нурдидәнең аңына бу хәбәр һич кенә дә барып җитми: аның күз аллары караңгылана, үзен ниндидер бүтән бер дөньяда, тере кешегә хас булмаган бер халәттә итеп сизә — төш күреп саташу гына түгел микән буТ Бу халәттә күпме булгандыр ул — моны Нурдидә әби хәзер инде хәтерләми — бор ир кеше тавышына аңына килә: — Сез Владимир Ильич табуты янында почетлы сакта торырга билгеләндегез. Хәзер үк Горкага барырга кирәк... Татарстан республикасыннан съездга килгән делегация шундук киңәшмәгә җыела һәм делегатлар республиканың ике вәкилен Казанга кайтарып җибәрергә дигән карар кабул итәләр. Алар Татарстан хезмәт ияләренә бу авыр хәбәрне җиткерергә һәм юлбашчыны күмүгә катнашу өчен башкалага махсус делегация алып килергә тиешләр .. Горка. Озакламый таң атар. Ильичтан башка беренче таң. Ай яктысында йортның М ак фасады тирән кар өемнәре белән тоташкан сыман күренә Авыл малайлары, әниләрен югалткан кош балалары кебек, бер урынга җыелганнар... Менә Горкага съезд делегатлары килеп җитә. Аларны Надежда Константиновна, Анна Ильинична һәм Мария Ильинична каршы ала. Юлда туңып килгән делегатларга алар чәй тәкъдим итәләр. Тамак кайгысымыни хәзер — барысы да чәйдән баш тарта. Делегатлар икенче катка күтәреләләр. Менә аның бүлмәсе. Ильич гәүдәсе — өстәл өстендә, ул чәчәкләргә күмелгән. Владимир Ильичның өстендә яшел костюм, кулларын күкрәгенә куйган. Йөзе ак, ләкин саф күренә, әйтерсең, ул йокыга гына киткән. Костюм якасында — Кызыл Байрак ордены. Бүлмәдә тын. Бохарметова Ильичның башы турысына сул яктан почетлы сакка баса. 15 минут бик тиз узып китә. Почетлы сак алышына. Бераз вакыттан аңа тагын чират җитә... Йортта һәркем аяк өстендә. Надежда Константиновна, акрын гына атлап, Владимир Ильич янына килә. Кайгылы карашын аның кадерле, сөйкемле йөзенә төби. Озак алмый ул аңардан күзләрен. Бүлмәгә Анна Ильинична, Мария Ильинична, Дмитрий Ильич керәләр. Башларын түбән иеп тын гына торалар... Алты сәгатьтә юлбашчыга соңгы сәламләрен тапшыру өчен Горка крестьяннары килеп җитә. Алар әле күптән түгел генә исән-сау хәлендә күргән юлбашчының үлеменә ышанасылары килмичә, күзләрен өстәл өстендә яткан Ильичка төбиләр. Әле кайчан гына соң Ильич ауга барган иде! Урман караучы Владимир Ильичның урманда йөрергә яратуы, үзенең аны озатып куюлары турында сөйли, ә күзләреннән мөлдер- мөлдер яшь ага... Сигез сәгать утыз минутта Ильич янында туганнары гына кала. Сәгать тугызда Партия Үзәк Комитеты членнары Ленинның гәүдәсен зур саклык белән табутка куялар. Серго Орджоникидзе Владимир Ильич күкрәгенә СССР Үзәк Башкарма Комитеты члены значогын беркетә. Табутны урамга алып чыгалар. Барысы да сафка тезелә. Нурдидә Надежда Константиновна белән рәттән баса. Нурдидә әби әле дә хәтерли: Надежда Константиновна шушы авыр минутларда да хезмәт кешесенең тормышы белән кызыксына — аңардан Татарстан крестьяннарының хәле, чәчүлекләр турында сораша... Эшчеләр Ильич табутын җилкәләренә күтәрәләр. Менә Герасимовская платформасы. Чуен рельслар траур поездын кайгылы Мәс- кәүгә — соңгы юлга илтәләр. Ә поезд махсус паровозга тагылган. Аның тендерена: «РКП(б) ячейкасының алты еллык юбилеена депоның партиясез эшчеләре тарафыннан ремонтланды. Мәскәү, Рязань — Урал тимер юлы, 12 май, 1923 ел»,— дип язылган. Гомеренең соңгы язында Владимир Ильич Рязань — Урал тимер юлы депосы эшчеләре һәм хезмәткәрләреннән хат ала. «Егерменче майда,— диелгән була ул хатта,— Мәскәү депосы эшчеләре һәм хезмәткәрләре, юбилейны бәйрәм итәргә җыелып, 127 номерлы паровозны ячейкага тапшырдылар һәм Сине, кадерле Владимир Ильич, бертавыштан почетлы машинист итеп сайладылар. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр бу паровозны Сиңа тапшырганда, Владимир Ильич, ышаналар. Син, тәҗрибәле машинист буларак, безне якты киләчәккә алып барасың». Паровозның үзенең почетлы машинисты белән болай очрашасын кем белгән соң ул вакытта?! һәр станциядә эшчеләр, крестьяннар, балалар составны кара белән капланган Кызыл байраклар белән каршы алалар, озатып калалар. Мәскәү. Павелецк вокзалы. Кайгылы марш астында чәчәкләргә күмелгән табутны вагоннан алып чыгалар. Митинг башланып китә. Фрунзе, Ворошилов сөйли... Ә башкалага дөньяның барлык почмакларыннан телеграммалар ява: Буэнос-Айрестан — «Ленинның үлеме турында хәбәр ишеттек. Дөресме икән? Бик тиз телеграмма белән җавап бирүегезне үтенәбез. Партия комитеты». Лионнан — «Франция коммунистлар партиясе үтенә: Ленинны күмүне берничә көнгә кичектереп булмасмы икән? Франция пролетариаты делегациясе дә күмүгә катнашсын иде». Германиядән — «Байрак йөртүче егылса да, байрак мәңге җилфердәрк Төркиядә бу вакытта мәҗлес утырышы бара. Ленинның үлемен ишеткән, депутатлар утырышны туктаталар һәм, аяк өстенә басып. Ильичны искә алалар. Коминтернның генераль секретаре иптәш Коларов Россия телеграф агентлыгына: «Беркайчан да беркемнең дә үлеме дөньяда бу кадәр кайгылы булганы юк иде»,— дип телеграмма җибәрә. 1924 елның 23 январенда Мәскәүдән Казанга РСФСР Советлары съездының ике делегаты кайта. Аларның берсе — Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты председателе, икенчесе — Татарстан профсоюзлары председателе Ендаков. Шәһәр Советының кайгы утырышында алар В. И. Ленинның авыру тарихы һәм үлеме турында сөйлиләр. 1922 елның мартында срэчлар Владимир Ильичның сәламәтлеген тикшерәләр һәм аның нерв системасында бернинди дә үзгәрешләр тапмыйлар. Ләкин озакламый приступ була һәм шуның нәтиҗәсендә ул хәлсезләнә, сөйләү сәләтен югалта... Ләкин ® Ленинның көчле организмы бу хастаны җиңеп чыга, ул көзен эшенә кайта. g 1923 елның мартына кадәр Владимир Ильич эшчәнлеген дәвам итә. 9 мартта уң = як гәүдәсен паралич суга һәм сөйләү сәләтен югалта. Майда аны Горкага китерәләр. Җәен ул креслога утырып паркка чыга, үзен яхшы хис итә, йокысы, аппетиты әкренләп © нормаль хәлгә кайта. Тиздән ул, бүтәннәр ярдәменнән башка, баскычтан күтәрелеп S йөрер дәрәҗәгә җитә, көн саен сул кулы белән язу күнегүләре алып бара. Яңа елны н каршылаганда. балаларның чыршы бәйрәменә катнаша. Инде барысы да сәламәтләнү- ~ гә таба бара. Ләкин 21 көннән соң... ta ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты, шәһәр Советының кайгы утырышыннан соң - 0 ук, республиканың барлык хезмәт ияләренә мөрәҗәгать белән чыга: «Татарстан эшче-крестьян хөкүмәте үзенең остазы В. И. Ленин васыятьләренә турылыклы булып калыр,— диелә анда,— һәм пролетариат диктатурасы, эшчеләр белән крестьяннар союзы идеяләрен тормышка ашыруда нык торыр... Безнең тупланып һәм дусларча эшләвебез Ильичка иң яхшы һәйкәл булыр!» Шул ук көнне Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты кайгы демонстрациясе үткәрү буенча комиссия төзү һәм Мәскәүгә В. И. Ленинны күмәргә делегация җибәрү турында карар кабул итә. Владимир Ильичны соңгы юлга озатучылар арасында эшчеләрдән: Сафин, Меба- рәкшин, Дубровина һәм Карл Маркс исемендәге фабрика эшчесе Флиндре була. Бондюг химия заводы эшчеләре үз делегацияләрен җибәрәләр. Типография эшчеләре, юлбашчының үлеме турында ишеткәч, ачык партия җыелышында башкалага үз вәкилен җибәрергә һәм Ильич каберенә республика полиграфистлары, матбугат һәм нәшрият эшчеләре исеменнән венок салырга карар кабул итәләр. Венокка: «Пролетариат интересларын яклаучы алышусыз часовойга, даһи, курку белмәс юлбашчыга, коммунизм корабле капитанына, сөекле Владимир Ильичка».— дип язылган көмеш пластинка беркетәләр һәм аны карт эшче Козловка тапшыралар да Мәскәүгә озаталар... Салкын январь көннәре. Кайгылы көннәр. Ләкин кайгы никадәр генә зур булмасын, ыңгырашулар, сыкранулар ишетелми. Менә эшчеләр бара, алар станок яныннан гына чыкканнар да, Ленинны күргән кешеләр сөйләгәнен тагын бер кабат ишетер өчен. Партия Өлкә Комитетына, лалык Комиссарлары Советына, Татарстан Үзәк Башкарма Комитетына ашыгалар. Менә Татарстан Халык Комиссарлары Советы ишеге ачыла. Ишектә — тун якалары, сакалмыеклары бәскә күмелгән крестьян агае. — Мин Арча кантонындагы Мәтәскә авылыннан килдем,— ди ул.— Бу кайгылы хәбәр авылга килеп җиткәч, без җыен үткәрдек. Барысының да сүзе бер булды—Ленин безнең кеше иде! Менә мине эшчеләр белән бергә аны соңгы юлга озату өчен Мәскәүгә җибәрделәр. — Соңга калдың, иптәш,— дип җавап бирәләр аңа.— Эшчеләр инде китеп барды. Хәзер күмәргә инде барыл өлгермисез, Казанда калыгыз, демонстрациядә катнашырсыз. СОҢГЫ ЮЛГА — Алай икән, берни эшләп булмый инде, калырга туры килә. Ләкин авыл хатын- кызлары, юлбашчы табутына куярга дип, венок әзерләгәннәр иде. — Бу да бик яхшы эш. Ләкин Ильичка иң яхшы венок — сезнең партиягә керүегез булыр... — Әлбәттә.— дип җанланып китә агай,— партия бит ул Ленин партиясе... Мегаен, бу агай Татарстанда Ленин чакыруы буенча РКП(б) сафларына баскак беренче кеше булгандыр. Ленинның үлеме миллионнарны кузгата, 24 январьда Партия Өлкә Комитетына беренче коллектив гариза керә. «Бу кайгылы атнада без, 4 нче янгын сакчылары часте эшчеләре, бертавыштан барыбызны да Коммунистлар партиясенә член итеп алуыгызны үтенәбез»,—дип язылган була анда. Икенче көнне Ленин исемендәге завод эшчеләреннән һәм башка коллективлардан гаризалар килә. Бер айдан азрак вакыт эчендә Татарстанда 1955 кеше, партиягә алуны сорап, гариза яза. Газеталарга көн саен кайгы белдергән меңнәрчә хатлар килеп тора. «Ленин васыятьләре безнең өчен мәңге изге,— дип язалар «Пролетарий» урман заводы эшчеләре. Барыгызны да Коммунистлар партиясе байрагы тирәсенә берләшергә чакырабыз». Студентлар Владимир Ильичның туганнарына хат язалар. Егетләр һәм кызлар гомуми җыелышта чын ленинчылар булырга ант итәләр. Крестьян Семенчев болай дип яза. «Без Кокушкино авылыннан бер генә чакрым арада яши идек. Кечкенә вакытта Володя белән еш кына бергә уйный, Кадылка елгасында балык тота идек. Ул бар нәрсәсен крестьян балалары белән бүлешә иде. Крестьяннар йөрәгендә Ленин исеме мәңге яшәр!» 26 январьда ТАССРның Үзәк Башкарма Комитеты түбәндәге карарны чыгара: «Пролетариатның бөек юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленинның һәр эшчегә һәм крестьянга бик кадерле исемен мәңгеләштерү максаты белән: 1. Казан дәүләт университетына Владимир Ильич Ульянов-Ленин исемен бирергә. 2. Татарстан республикасының башкаласы Казан шәһәрендә В. И. Ульянов-Ленинга һәйкәл салу өчен махсус фонд булдырырга. 3. Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты каршында һәйкәл салу фондының Үзәк комиссиясен оештырырга. Ике көннән соң Казан биржа комитеты Ленин фондына алтын белән биш йөз сум акча кертә. Эшчеләр, кыен яшәү шартларына карамастан, үзләренең бер, ике атналык, хәтта бер айлык хезмәт хакларын Ленин фондына тапшыралар. Хатын-кызлар, әбиләр сандык төпләрен актарып, беләзек-алкаларын алалар да фонд файдасына җибәрәләр. Казан дәүләт банкысында 69 номерлы счет Ленин фонды счеты булып әверелә. Монда иртәдән алып кичкә кадәр бу көннәрдә һәрвакыт чират була: һәркем, хәленнән килгәнчә. Ильич истәлеген мәңгеләштерүгә өлеш кертергә тели... Ел ярымнан соң. хезмәт ияләре җыйган акчага Казанда В. И. Ленинга һәйкәл салына. Бу һәйкәл әле дә В. И. Ленин бакчасында тора,- ...Союзлар йортының Колонналы залы. Фасадка: «Юлбашчының үлеменә зур тупланганлык, ныклык һәм корыч дисциплина белән җавап бирик!» — дип язылган. Кешеләр агымының очы-кырые юк. Чират зур, Дмитриевка урамы белән килеп, борга- лана-боргалана, Союзлар йортына кереп югала да озын коридорлар буйлап дәвам итә. Тынлык. Менә соңгы борылыш. Залда ярым караңгылык. Уртада табут. — Ильич! һәр ике якта — почетлы сак. Сул якта — Бохарметова Нурдидә. Аны ТАССРның Сәүдә Халык комиссары Бажанов алыштыра. Ишек төбендә кызылармеецлар винтовкаларын нык кысып сакта торалар. Кар ява Ә халык агымының очы да кырые да күренми. Менә Татарстан пролетариаты вәкилләре Мөбарәкшин, Сафин, Флиндре, Дубровина, Козлов атлыйлар. Башлар иелгән. Алар белән меңнәр... — Хуш, Владимир Ильич! — Беркем дә безне ярты юлда калдыра алмас! Эшчеләр һәм крестьяннар алдан ук Кремль стенасын аеноклар белән күмәләр АЛЬБЕРТ МӨСЛИМОВ ф СОҢГЫ ЮЛГА 4 — Трибунада Калинин: 26 январьда биредә Советларның икенче Без Владимир Ильичны күмәбез,—ди В И. Ленин табутта. Казан типография эшчесе Козлов һәм Бондюг делегатлары уз венокларын мавзолей ишек тебенә куялар. Менә куму процессиясе мавзолейга якынлаша. Оркестр «Интернационал» уйный. Барысы да баш киемнәрен салалар. Кызыл мәйдан ун меңнәрчә кешеләр белән тулы. Алар баш өстендә меңнәрчә байраклар җилферди. Спасс манарасындагы сәгать уклары дурт туларга биш минут курсәтә. Тынлык— 27 январьда, 15 сәгать 59 минутта Советлар Союзының телеграфы әле тарихта беренче тапкыр эшен туктата. Нәкъ 16 сәгатьтә илнең барлык телеграф аппаратларында шундый сигнал ишетелә: — Аяк өстенә басыгыз, иптәшләр, Ильич кабергә куела. Дурт минуттан икенче сигнал яңгырый: — Ильич үлде, ленинизм яши! Бу вакытларда Казан кешеләре барысы да диярлек урамда була. Паровозлар, фабрика-завод гудоклары кайгылы симфония булып бөтен шәһәр өстенә яңгырый. Әгерҗедән килгән берәү болай ди: — Гудоклар да хәтта елыйлар— Траур колонналары Ирек мәйданына, Вахитов мәйданына, Беренче Май мәйданына агыла. Митингларда партия хезмәткәрләре, гади эшчеләр сөйли. Вахитов мәйданына җыелган халык алдында Кокушкино авылы крестьяны Матвеев болай ди: Халык юлбашчы белән саубуллаша. «Кадерле Ильич — безнең якташыбыз. Ул безгә җир бирде, канечкеч алпавытларны куды»... Митинг тәмамлана. Резолюция кабул ителә: •■Беэ, Болак арты, Пләтән районы эшчеләре һәм эшче хатын-кызлары, Ильич васыятьләрен үтәргә ныклы ант бирәбез. Партиябез тирәсенә ныграк тупланырга чакырабыз». Ирек мәйданы. Халыкның кайнар сулышыннан һавага пар күтәрелә. Салкын, ләкин беркем дә аңа игътибар итми. Ораторны оратор алыштыра. Трибунада яшь эшче. «Без ячейкада теге яки бу карарны кабул игәбез икән,— ди ул,— һәрвакыт үз- үзебездән сорыйбыз: бу очракта Ленин нишләр икән! Хәзер ул юк, ләкин Ленин партиясе бар. Ул безгә якты киләчәгебезгә юл күрсәтер»... Халык Ильичны күргән, аның белән сейләшкән. аның чыгышларын тыңлаган кешеләрне аеруча зур игътибар белән тыңлый. Менә трибунага ак сакаллы карт менә. Ул — Феклин. Ульяновлар семьясы Кокушкинода торганда Феклин Володяны атына утыртып йөрткән. Үзенең чыгышын ул болай дип тәмамлый: «Ленин бңргән барлык нәрсәне безгә нык сакларга кирәк...» Бөтен Татарстан үзенең Ленинга турылыклы булуын демонстрацияли. Буа кантоны авылларында кешеләр «Интернационал» җырлап демонстрацияләргә чыгалар. Лаешта демонстрациягә ике меңнән артык кеше катнаша. Спасс эшчеләре затонны Ленин исеме белән атыйлар. Түбән Ослан елгачылары Татарстан Үзәк Башкарма Комитетына үз затоннарына «Ленин истәлеге» исеме бирүне сорал мөрәҗәгать итәләр. Кукмарада почта бинасы янына митинг җыйнала. Аңа волостьтагы барлык аучыларны чакыралар. Нәкъ сәгать 16 да алар 86 мылтыктан 25 залп бирәләр... Бу бөек кайгы көннәрендә хезмәт ияләре үз көчләренә тагын бер кабат ышаналар әйе, алар җиңәргә сәләтле! Әйе, алар гасырлар буе зур акыл ияләре хыялланган дөнья — хезмәт хакимлек иткән дөнья төзә алалар һәм теэиячәкләр! 30 январьда Ленинны күмүгә катнашкан Татарстан вәкилләре Казанга кайта. Полиграфия эшчесе Козлов иптәшләренә болай сөйли: — Табутны әкрен генә Кремль стенасы янына китергәндә, елашу башланды Мәйдан халык белән тулы иде... Алтынчы ячейка һәм эшчеләр әманәтен үтәдем. Венокны куйдым. 46 ел элек Татарстан хезмәт ияләре, барлык совет халкы белән, Ленин эшен тулы җиңүгә кадәр дәвам итәргә ант бирделәр. Анг үтәлде. Бу — Ильичка иң яхшы, мәңге шиңмәс венок, һәр елда, һәр сагатьтә без бу венокка яңа чәчәкләр үрәбез: бу— миллионнарча тонна нефть, яңа йортлар, заводлар. Ильичны соңгы юлга озаткан, аңа ант биргән кешеләрнең күбесе безнең арабызда инде юк. Владимир Ильичны күмүгә катнашкан Татарстан делегациясе членнарыннан Нурдидә әби Бохарметова исән әле. Ул хәзер дә Чаллы районы Биклән авылында яши. Мәскәүдән кайткач, ул Коммунистлар партиясе сафына кергән. Күптән түгел мин аның белән очраштым. Моннан 46 ел элек узган көннәрне исенә төшергәч, аның күзләренә яшь килде. Тынычлангач, Нурдидә әби РСФСР Советларының XI съезды делегаты мандатын, съезд эше бюллетенен, андагы чыгышларның стенограммасын. Союзлар йортына. Кызыл мәйданга керү өчен Дзержинский кул куйган пропускны күрсәтте. Аннары нәрсәдер хәтерләп, беравык уйланып торды да ниндидер бер төргәкне чишәргә кереште. Аннан дүрт почмаклы бер значок алды. Значокка Владимир Ильич рәсеме һәм бер-берсенә аркылы ике флаг рәсеме төшерелгән. Мондый значокларны В И Ленин табуты янында Почетлы сакта торган кешеләргә биргәннәр икән. Ә Нурдидә Бохарметова Ильичны Горкада|т Колонналы залга, Союзлар йортыннан Кремль стенасына кадәр озата барган. Әңгәмәне тәмамлап, ул болай диде: — Яшьләр дә, безнең буын кебек үк; сөекле юлбашчыбызның васыятьләренә тугрылыклы булсыннар