Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИРИН БАТЫРШИН

| Озак һәм каты авырудан соң татар поэзиясенең өлкән вәкиле шагыйрь Сирин безнең арабыздан китте. Сирин Хәниф улы Батыршин 1896 нчы елның 14 нче декабрендә Татарстанның Баулы районы Кәрәкәшле авылында крестьян семьясында туа. Революциягә кадәр ул Бәйрәкә мәдрәсәсендә укый. Октябрь революциясеннән соң Бөгелмә педагогия курсларын тәмамлый. 1919 елның августында Татарстанда бе- ренчеләрдән булып комсомол сафларына керә. Шул ук елларда беренче шигырьләрен бастыра. 1931—32 елларда Сирин, Казан педагогия институтын тәмамлап, тел-әдә- бият укытучысы булып эшли. Сирин иҗатының чәчәк аткан чагы колхозлашу елларына туры килә. Аның крестьяннарны күмәкләшүгә өндәгән «Булмый! Булмый!» исемлә атаклы шигыре нәкъ әнә шул елларда языла. 1931 елны «Тамчылар» исемле шигырьләр җыентыгы басыла. Ватан сугышы башлангач Сирин фронтка китә, берничә тапкыр каты яралана. Армиядән соң туган авылына кайтып, колхозда эшли, шул ук вакытта шигырьләр дә яза. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕ. Сириннең шигырьләре артык күп булмасалар да, яңа чорның эчтәлеген үзенчәлекле шигъри формада чагылдырулары белән поэзиядә билгеле эз калдырдылар. Гомере буенча халык арасында яшәгән искиткеч тыйнак табигатьле, күркәм холыклы, олы җанлы шагыйрьнең якты истәлеге укучылар күңелендә озак сакланыр