Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИФАЛЫ ЯҢГЫР АРАҢГЫ

күк гөмбәзен чәлпәрәмә ж китереп тармакланып-тармакла- нып, яшен яшьни. Утлы камчылар әле бөтен офык буенча сызылып китәләр, әле уктай кадалып җиргә төшәләр. Нәрсәдер булыр сыман, табигать нидер көтә. Бераздан баксаң, бернәрсә дә: давыл да, җил дә, яңгыр да юк. Бары тик кайдадыр еракта-еракта, ялгыз юлчының шырпы сызуын хәтерләтеп, мескен генә, хәлсез генә ниндидер ут җемелдәп-җемелдәп куя. Икенче вакыт яшен сабыр-салмак яшьни. Агачлар да алай нәрсәдер көтеп шауламыйлар. Әмма һич уйламаганда шыбырдатып яңгыр ява башлый. Урманнарны, басуларны рәхәтләндереп, аларга төкәнмәс яшәү көче биреп ява ул. Төн буе ява, авыл картлары иртән: «Менә, ичмасам, яңгыр», дип әйтерлек булганчы ява. Нәби Дәүли поэзиясен әнә шундый сабырсалмак яңгырга охшатам мин. Яшеннәре алай искиткеч ялтырамаса да. яңгыры рәхмәтле, шифалы аның. Сүз Нәби Дәүли әсәрләренең беренче томы хакында бара.' Иң элек китапның оформлениесенә тукталыйк. Андагы шигырьләрнең аерым темаларга бүленмәве яки классик әдипләребез- нең сайланма әсәрләрендәге шикелле хронологик тәртипкә салынмавы укучыга гомуми нәтиҗә ясарга күпмедер дәрәҗәдә комачауласа да, китап матур чыккан. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты да тулысын, ча яктыртылган, рәсеме дә бирелгән. Тышлыктагы «Н» һәм «Д» хәрефләрен кара белән язу гына ничектер бераз сәеррәк. Ирөксездән, эх, яшел фонда көмеш кенә булсачы, дип куясың. Индө китапның эченәрәк керик. Нинди мөһим проблемалар күтәрә соң шагыйрь үзенең әсәрләрендә? Укучы күңеленә нинди эстетик орлык сала, аңа нинди рухи ләззәт бирә? Шигырьләрнең тәрбияви тәэсире нинди? Шагыйрьнең гражданлык хисе ни дәрәҗәдә олы? Кая чакыра, нәрсәгә өнди ул укучыларны? Хәзерге чорда, социалистик идеология белән буржуаз идеология арасында кискен көрәш барган чорда, совет поэзиясеннән таләп ителә торган сорауларның иң әһәмиятлеләре әнә шулар. Китап торналар артыннан йөгереп, ләкин аларны куып җитә алмыйча, җиргә егылып • Н Дәүли. Сайланма әсәрләр. I том. Казан. 1969 ел. калган һәм шул көннө тәүге тапкыр үзенең җиргә мәңгегә бәйле икәнлеген тойган малай турындагы шигырь белән ачылып китә. Шигырьнең күләме гаять дәрәҗәдә кыска. Әмма никадәр тирән, мәгънәле фикер салынган аңа. Җир язмышы, җирнең бүгенгесе, киләчәге өчен борчылу — менә шул инде Нәби Дәүлигә илһам бирә торган төп чыганак. Ташка җан өргән кешеләргә мәдхия, көше акылына баш ию, азатлык өчен көрәштә корбан булганнарга дан җырлау кебек мөһим темалар Нәби Дәүли поэзиясендә предметсыз риторика, рифма сугыштыру өчен генә күтәрелмиләр. Шагыйрь үзенең әсәрләрен югары накал белән, кичереп, шагыйрь булып яза. Әйтәсе сүзен ул йөрәгендә инде тәмам өлгереп җиткәч, хисләре ташый башлагач кына кәгазьгә төшерә: Поездлар килә дә китә. Дусларым кайтмый һаман. Окоплар төшә исемә. Авырта әле ярам. Нәби Дәүли поэзиясенең тагын бер үзенчәлекле матур сыйфаты бар. Аның күп кенә шигырьләре гади хезмәт кешесе белән киңәш, җылы әңгәмә формасында ага. «Шигырь язу икмәк чәчүдән читенрәк» булса да. шагыйрь үзенең авыр, җаваплы хезмәте белән масаймый. Киресенчә, КЫшкы зәмһәрир салкыннарда буран арасында йөргән колхозчы хатын турында уйлый, буровойда эшләгән дустын искә төшерә: Ул әйтер кебек: — Синең өеңдә Җылы да булсын, якты да булсын. — Җылы да миңа, якты да миңа. Сиңа вышкада салкындыр, дустым. Яңа йорттан фатир алган иптәшенә үгет- нәсихәт бирә, улын сагынган карчык ананы юата: Җыр юлы авыр, җыр юлы ерак. Давыл булса да. һаман барасы Улың кайтмаса — саргайма елап. Шагыйрь анасы — солдат анасы. Мондыйлар рәтенә «Матурлык турында», «Оныкларым белән сөйләшү», «Архимедка хат» һәм башка бик күп шигырьләрне кертергә була. «1945 ел шигыре» исә лирик бизәкләрнең төрлелеге, элегик кичерешләрнең байлы- гы белән әлеге шигырьләрдән аерылып тора Шигырь сугыш бетү вакыйгасы белән башланып китә: Солдат яткан окопларда Ямь-яшел чирәм үсте. Бу — гади сүзләр генә түгел. Бу — җиңү, тынычлык аккорды. Сугыш бетте, ләкин аның канлы эзләре, җуелмас тирән җәрәхәтләре калды. Менә шуңа күрә дә, шигырьдә әле һаман беек тантана тасвирланса да. шатлык вәгъдә иткән строфаның өченче юлында ук кискен борылыш ясала: Ә син нигә шатланмыйсың. Ник моңайдың. Нәфисә? Бу — кайгы белән шатлык арасындагы чик. Нәфисәнең сейгәне яу кырында мәңгелеккә ятып калган. «Нәфисәнең кайгылары китәрлек түгел». Күз яшьләре тамчы гына. Ташка тамса — таш сизәр! Таш сизәрлек кайгыларга Нәфисә ничек түзәр? Шигырь шул урында тәмамланса, күңелдә пессимизм хисе калыр иде. Әмма, бәхеткә каршы, автор Нәфисәнең биртек күңеленә сак кына, йомшак кына кагылып уза. Тол кәләшкә ата булып та, иптәш булып та, шагыйрь булып та эндәшә: Сиңа гына килгән кайгы түгел, Я. елама инде. Нәфисә. Әнә шулай әкренләп Нәфисәнең шәхси кайгысы ил кайгысына барып тоташа «Син генә түгел, ил белән бит» дигән фикер елаучыга юатучы тарафыннан ышандырырлык итеп төшендерелә. Шигырь моның белән генә дә чикләнми әле. Нәфисәнең күз алдына сугыш картиналары бөтен дәһшәте белән килеп баса. Юатучы исә һаман сөйли: Жир лә язын чәчәк атмас иде Ул солдатның каны таммаса... һәм, ниһаять, юкара башлаган хәсрәт болытларын аралап, оптимизм кояшы нур сибә: Күтәрергә безгә шәһәрләрне Ташлар гына калган өемнән. Елаудамы безнең яшәү яме, Нигә безгә йөрәк бирелгән? Нәби Дәүли — яшәү белән үлем арасын узган шагыйрь. Шуңа күрә дә аның тормыш, туган ил, икмәк турындагы шигырьләре аеруча тәэсирле, көчле, пафослы яңгырыйлар Шагыйрь җирдәге һәртөрле җәберләүләрне, гаделсөзлекләрне күрә ал маган кебек, кеше гомерен талап яшәүче тираннарны, мәкерле сугыш чукмарларын, комсыз Гансларны, гайбәтче Гарриларны да рәхимсез фаш итә. Нәби Дәүли — киң диапазонлы шагыйрь. Аның политик, сатирик шигырьләре дә. балладалары да бер үк дәрәҗәдә уңышлы. Сатирада усал, юморда күңелле, лирикада моңлы, ләкин, шуның белән бергә, бөтен йөрәге белән оптимист шагыйрь Нәби Дәүли. Шагыйрьнең: Кем булсам да. яшәү матурлыгын Табар идем хәтта сахрада Пессимизм дигән микробларны Йөрәгемә салып асрамам. — дип әйтүе буш сүзләр генә түгел. «Авыл дәфтәре» Нәби Дәүлинең иң уңышлы әсәрләреннән берсе дисәм, хата булмастыр. Поэмамы ул. әллә егермеләп новелланы берләштергән шигъри романмы? Жанры буенча ни генә булмасын, бу әсәрнең һәр битендә тыгыз динамика, гармоник камиллек бар. Әсәр Нәби Дәүли поэзиясенә генә хас шигъри аһәң, авыл кешеләренә тирән мәхәббәт белән сугарылган. Әсәрдә табигать күренешләре белән философик төсмерләр, лирик детальләр белән юмор элементлары бер бөтен булып үрелгән. Иҗтимагый проблемалардан алып нәни нюансларга кадәр бер олы максатка — коммунизм идеалларын тормышка ашыру максатына буйсындырылган. Монда, күрәсең, шагыйрьгә милли колоритны яхшы белү, халыкның сөйләм теленә таяну да зур ярдәм иткәндер. Дәфтәрнең беренче битендә үк сине назлы, юмарт авыл табигате үз кочагына алып тибрәтә башлый. Бернинди киртә, бернинди бусага юк. Әсәр үзеннән-үзе укыла, аны укыган саен укыйсы килә, укыган саен күңелдә ниндидер ямь, куаныч арта. Ә дөньяның ачысын төчесен татыган кеше өчен бу җирләрдән узу икеләтә рәхәт. Андый кешенең: Әгәр инде арса аякларым. Шунда туктап мин ял итәрмен. Мин окопта ятып белгән кеше Җир түшәктән йомшак икәнен, — дигән сүзләренә ышанмый мөмкин түгел. Дәфтәрнең икенче бите борын-борын заманнан килгән изгә дуслыкка — руслар һәм татарлар дуслыгына багышланган. Кешенең тормыштагы роле, җәмгыятьтә тоткан урыны хакында фәлсәфи уйланулардан, гыйбрәтле диалоглардан торган өченче бит өчен гражданлык мотивлары хас Доктормы снн. әллә эшчеме син. Донья кудың әллә бушкамы? — дип сорый колхозчы хатын шагыйрьдән. Бу сорау шагыйрьне үз вөҗданы белән ачыктаначык сөйләшүгә этәрә, аның күңелендә бүгенге поэзиянең бурычлары турында тагын да тирәнрәк, тагын да җитдирәк сораулар тууга сәбәпче була. Шагыйрь авылдашы белән гади әңгәмә алып бара һәм совет кешесенең бигрәк тә сәнгать осталарының идея-мораль сыйфатлары турында уйлана. Ниһаять, дәфтәрнең уналтынчы битендә, өлешчә булса да. әлегө сорауларның кайберләренә җавап табыла: Начарларны яхшы кеше итү — Поэзиянең бөек бурычы Берсеннән-берсе гүзәл эпизодлар алышынып, битләр берсе артыннан икенчесе ачылып тора, кабатланмас образлар, характерлар синең күңелеңә гомер буе онытылмаслык булып урнаша бара. Түбәсендә күгәрченнәр гөрләгән йортта яшәүче тату семья да, бал яратучы малай да, эшчән кызлар да, тынгысыз Хәсән бабай да, Мифтах та, Әпсәләм дә озакламый синең иң якын танышларыңа әвереләләр. Китапта актуаль темага язылган әсәрләрнең тагын берсе — «Кеше турында монолог». Шагыйрь бу әсәрендә дә кеше турында, аның язмышы турында борчылып уйлана. Әсәр тышкы эффектның бөтенләй сизелмәве, мәгънәви тирәнлеге, тәэсир көченең зурлыгы, публицистик детальләргә киң урын бирелүе, фәлсәфилеге, масштаблы- лыгы белән үзенчәлекле. Нәби Дәүли поэзиясендә бу әле — яңа күренеш. Димәк, шагыйрьнең киләчәктә тирән мәгънәле Фәлсәфи поэзия өстендә эшләү, җегәрле әсәрләр тудыру мөмкинлеге бар. Китаптагы сатира-юмор әсәрләре хакында азрак сүз булган иде инде. Кабатлап шуны әйтәсе килә: алар вак-төяк шалтыравык анекдотлар мәзәкләр генә түгел. Аларның һәркайсында көлке пәрдәсе артына яшерелгән социаль мотивлар, әхлакый проблемалар ята, дөресрәге, алар тәрбияви көче, файдалы эш коэффициентының зурлыгы белән кыйммәтлеләр. — Что же мин. начар кешемени? Мин бит.— ди ул.— бывший бер эшче. Коммунизм әгәр була икән. Даешь миңа минем өлешне!.. Яки: Сугышта түгел, өендә Бер хәбәрсез югалдың,— кебек юллар моның ачык мисалы булып торалар. Дөрес, арада «Әтәч турында тагын бер мәсәл» кебек примитиврак фикерләүгә корылган, сүлпәнрәк шигырьләр дә бар Бәлки, аларны бик яхшылап кырку яки мондый солидный, күркәм китапка бөтенләй кертмәү мәслихәт булгандыр. «Кәсә дәфтәре» дигән бүлеккә тупланган шигырьләр үзләренең эмоциональ киеренкелеге, төрле ассоциацияләргә бай булуы белән күңелне җәлеп итә. Күп кенә шигырьләр турыдан-туры халык авыз иҗатына барып ялгана, канатлы сүз, афоризмнар булып хәтергә сеңеп кала, Мәсәлән; Атом табу җиңелрәк Чынлап сөйли белүдән... Күзләре күрмәс булды. Аягы йөрмәс булды, Дөньяны белмәс булды. Пөрәге үлмәс булды. Муса Җәлилнең үлемсез образын гәүдәләндергән әсәрләр байтак инде бездә. Арада романтик биеклектән торып, символик сурәтләү чараларына таянып иҗат ителгәннәре дә, патетик рух белән сугарылып реализм күренешләреннән үрелеп язылганнары да бар. Нәби Дәүлинең «Берлинда окоп» дигән поэмасы соңгылар рәтендә. Башка әсәрләрдән нәрсәсе белән аерылып тора соң бу поэма? Беренчедән, әсәрнең буеннан-буена сузылган тирән моңы белән. Алда әйтеп киткәнемчә, Нәби Дәүлинең үзенә генә хас шигъри аһәң, гаҗәеп моң бу. «Ә мин моң төшенчәсен билгеле бер халыкның узган юлы, тарихы, җиреннән эзлим». — ди Сибгат Хәким. Патетика һәм моң. Бер караганда, болар икесе ике нәрсә кебек. Әмма шагыйрь аларны якынайта, хисләр диңгезенә салып синтезлаштыра. Нәтиҗәдә, патетикада декларативлыкның әсәре дә калмый, ә әлеге моң, киресенчә, сентиментальлектән, пессимизмнан тулысы белән арына. Икенчедән, (шагыйрь әсирлекнең коточкыч газапларын үзе кичергәнгәдер, мөгаен), поэмадагы барлык ситуацияләр дә урынлы. табигый. Әсәрне Мусаның күзгә күренмәс җан дусты, аның вөҗдан тавышы булып, һәрвакыт аңа эндәшү, аның белән сөйләшү формасында язу бу табигыйлекне тагын да көчәйтә төшкән. Өченчедән, лирик чигенешләрнең, чит ил сүзләренең юмор элементларының мул булуы поэмадагы мөһим эпизодларның ваклануына, вакыйгаларның торгынлыгына китермәгән. Поэма—гомумхалык биеклегендә, поэма— хәрәкәттә. Поэманың йөрәге герой йөрәге бөлән бер ритмга тибә. Нәби Дәүли поэзиясе — аерым хезмәткә, махсус тикшерүгә лаеклы үзенчәлекле, күпкырлы поэзия. Аны бер мәкаләдә генә анализлап чыгу һич тә мөмкин түгел. ...Күңелдәге вак борчуларны, мещанлык тойгыларын куып чыгарган, олы тормышка мәхәббәтеңне бермә-бер арттырган бу китаптан аерылуы ничектер авыр. Әйтерсең лә, иң якын дустыңнан аерыласың.