Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ТАГЫН БЕР РӘСЕМЕ

Быел, Тукай бәйрәме көнендә, пенсионер Ибраһим абый Искандеров миңа шушы кыйммәтле рәсемне бүләк итте. Шагыйрьнең бу рәсеме заманында матбугатта игълан ителгән ителүен. Ләкин рәсеме артында үз кулы белән язылган язу бар: «Иптәшем Мәхмүдкә ядкяр. Г. Тукай. 3 октябрь. 1912 сәнә». Кем соң ул Мәхмүд! Нинди шартларда шагыйрь аңа рәсемен бүләк иткән. Мәхмүд Алиев (Дулат-Али) — Фатих Әмирханнар белән бергә үскән, укыган 1912 елның мартында Хөсәен Ямашев кинәт үлә. Мәхмүднең дә патша ялчылары тарафыннан кулга алыну куркынычы туа. Эзне яшерү өчен, ул Казаннан китәргә мәҗбүр була. Китәр алдыннан якын дусты авыру шагыйрь Габдулла Тукай янына бара. Бу — аларның соңгы күрешүләре. Саубуллашкан чакта Тукай аңа әлеге рәсемен бүләк итә. Рәсемнең оригиналы Мәхмүднең зур кызы, Ибраһим Искәндәровның тормыш иптәше Ләйлә ханымның альбомында саклана. Хәзерге көндә Мәхмүд Дулат-Алиның тормыш иптәше Нәгыймә ханым исән. Аңа 78 яшь. Ләкин хәтере яхшы әле. Ул гаҗәп истәлекләр сөйли. Минемчә, бу истәлекләрне бик тиз арада язып алырга кирәк. Миңа калса, бу рәсем һәм Тукайның ядкяр язуы тикшеренүчеләргә уйланыр өчен шактый азык бирә. Моңарчы Тукайның бик томанлы сөйләнелә иде. Хәзер бу мәсьәлә шактый ачыклана. Тукай Махмудләрнең ишек алларындагы чарлакта тора, ә шул чарлакның базында яшерен прокламацияләр басылган. «Бу эшкә Тукайның бер дә катнашы булмадымы икән!» — дигән сорау туа. Ахырда, шул рәсем уңае белән, халыкка мөрәҗәгать итәсем килә: халык кулында Тукай хакында да, башка күренекле әдипләребез турында да истәлекле әйберләр, документлар, рәсемнәр, китаплар, хатлар, язулар сакланган булырга тиеш. Тора-бара аларның эзсез югалып бетүләре ихтимал. Шуңа күрә иптәшләр аларны тиешле оешмаларга яки музейларга тапшырсалар, культурабыз, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез тарихы өчен бик зур ярдәмнәре булыр иде.  һәм эшләгән кеше; беренче татар большевигы Хөсәен Ямашевның кардәше, шәкерте, көрәштәше; архив материалларыннан расланганча, 1907 елдан РСДРП члены.