Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Рус шагыйре

Аучылар Дулкыннар ярны кагалар Уйнап язгы жилләрдә; Аучылар ауга чыкканнар — Юл капчыгы иңнәрдә. Аучыларны үртәгәндәй Кычкыра кыр үрдәге, Үрдәк тавышы булып тоела һәрбер аваз жирдәге. Батып-чумып йөрегәнче Салкын суда, тирәндә, Рәхәтрәк бит гәп сатуы Учак ягып чирәмдә. Капчыкта зәм-зәм суы бар, Кесәләрдә тәмәке. Бер уйласаң кемгә тия Мондый дөнья рәхәте? Аучылар учак янында. Чишкәннәр биштәрләрен, һәрберсе сөйләп юана Башыннан кичкәннәрен. Кара төндә якты таңны уйлап, Томан аша күкне күрә бел; Бер карауда кешегә билге куйма, Йөрәкләргә үтеп керә бел. Җир дә үзенең кыйммәт байлыкларын Яшереп саклый эчтә, тирәндә. Чынлап баксаң нинди матур хисле Кешеләр яши синең тирәңдә. сэисэисэв

ФӘНИС ЯРУЛЛИН тәрҗемәсе