Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Туган як имәннәренә Ә бит алар һаман мине көткән, Иңнәренә көзне ябынып. Сагынуларын сары яфрак иткән Имәннәргә йөрим табынып. Берәмберәм башым иеп узам: — Исән-саумы, әй, имән агай, Таныйсызмы, мин бит сезнең белән Бергә балигъ булган җор малай. Сезнең хәлне белер өчен монда Минем яшьтәшләрем кайтамы? Тазамы сез, әле тамырларда Йөз яшәрлек тагын хут бармы? һаман әле безнең керәшеннәр Балта тотып килгәч бирегә: — Ай-Һай шәп үсәләр, кызганыч,— дип, Кисми китәләрме кирегә. Ә көегез һаман шул ук икән — Гүелдисез горур, ирләрчә. Кайсы гасырларга барасыз сез «Кара урман» дигән көйләрдә?! Мин бит сезне бик сагынып кайттым. Мин ич шушы җирнең баласы. Имәннәрем, сезнең яшәештән Килә минем өлге аласым. Тегермән Болын уртасында утырып калган Карачкыдай иске тегермән. Әйтерсең, ул ачы каргышларны, Аһ-зарларны тыңлап тилергән. Болын уртасында утырып калган Инеш күптән акмый бу ярдан — Каргышларны ташлап качкан инеш һәм үзенә яңа юл ярган. Тегермәнче Сандыр дәдәй монда Күпме аһ-зар, каргыш ишеткән. Он тартырга килгән авылдашлар Килеп керү белән ишектән карланганнар еллар ябыклыктан, Аһ, язмыштан юк, дип, узмышын. Шул тегермән таш тешләре белән Чәйни диеп безнең язмышны (Ягъни, өч-дүрт соскы арышны). Дөрес, авылдашлар аклаганнар Гаеплеләр монда бүтәннәр. Алпавытка теш үтмәгәч кенә Тегермәнне тотып сүккәннәр. Эләккәндер Сандыр дәдәйгә дә, Тик мескен карт каршы дәшмәгән. Тегермәне кебек сабыр гына Эшләгән ул, шулай яшәгән. Аннан инде еллар үзгәргәннәр. Халык ирек алган, жир алган. Олау-олау икмәк төяп килгән Мөшкә тутырып бодаен салган. Ә тегермән һаман элеккечә Үз көенә генә әйләнгән. «Тизрәк чәйнә, патша калдыгы!»— дип Халык тагын ана бәйләнгән. Сүккән халык Сандыр дәдәйне дә: «Чарыгыңа пычак кергере. Җәтрәк бөтер әле ташларыңны, Тегермәнең янып киткере!» Дөрес, авылдашлар аңлаганнар, Гаеп юк Сандырда һич кенә,— «Совет бодайларын тарту өчен Бу тегермән артык кечкенә». Аннан сон да байтак каргыш күргән Байтак зар ишеткән тегермән. Сугыш елларында таш тешләре Бер уч бодай күрми тилмергән. Авыл халкы тагын бар ачуын Иске тегермәнгә селтәгән: «Дуслар каны кебек кадерле он. Тик бик аз он ага мөшкәдән.» Авылдашлар яхшы аңлаганнар Бу кытлыкның нидән икәнен — Сугыш тегермәне белән алар Он иткәннәр Гитлер дигәнен. Аннан соң да әле авыр булган, Ул елларны ничек оныгасы. Тегермәндә бодай оны түгел, Очмагандыр хәтта онтасы. Шуннан инде халык тәмам кызган. Бөтен авыл белән кузгалып — Электрлап, мәңге тукталмаслык Зур тегермән салган шул халык. Сандыр дәдәй күптән дөнья куйды (Котылгандыр, диләр, тиргәүдән). Болын уртасында басып тора Карачкыдай иске тегермән. Болын уртасында басып тора, Инеш күптән акмый бу ярдан. Каргышларны ташлап качкан инеш һәм үзенә яна юл ярган. Шобагалар Сөю бакчасында йөргән чакта Бер-беребезне артык яратып — Кем күбрәк сөя икән диеп. Без шобага тотып карадык. Шобагалар белән үлчәдек без Кемгә күпме бәхет тиясен. Белгәнбездер, ахры, кайгыларның Безгә болай да күп киләсен... Шобагалар тотып үлчәдек без... һәм кайгырдык күреп еш кына Берәүләрнең мәхәббәтне ташлап Китүләрен нәфрәт йортына. Алар сөю шатлыкларын түгел, Дөнья малын бүлеп арыйлар. Ызгышалар, тәмам аптырагач Шобагалар тотып карыйлар. Шобагага салына туй күлмәге. Ишек алды, кош-корт, бүлмәләр, Җирне, чәчәкләрне, хәтта кайчак Сабыйларны шулай бүләләр. Дөнья жаен, бәхет, мал-мөлкәтне Җыйсалар да тотып шобага, Кайгыларны шобагасыз гына Калдыралар безгә, дөньяга. Шобагалар тотып сыныйбыз без Кемгә күпме бәхет тиясен. Беләбез шул, безгә кайгыларның Шобагасыз гына киләсен. Күзләренне кара димәдем, Битләреңне алма димәдем, Иреннәрен чия димәдем — Мин, ахрысы, бер дә кешегә Охшаш итеп сөя белмәдем. Мин башкача сөйдем, ахрысы, Үзем генә сөя белгәнчә. Җирдә әле башка беркем дә Сөя белмәгәнчә—бүтәнчә. Мин үкенмим ләкин хәзер дә, Сөю кануннарын эзләмим. Мин сөям ич сине үземчә — Күзләреңне кара димичә, Битләреңне алма димичә. Иреннәрең чия димичә Сөям сине нәкъ син көенчә.