Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Константин Эрендженов. Калмык шагыйре Ленинда кунакта Калмык даласында адашып мин Аера алмый уңым-сулымны,— Гомер буе йөргән булыр идем Табалмыйча барыр юлымны. Кардәш санап, Ильич кулын сузды һәм мин суздым аңа кулымны. ...Бүлмәсендә аның басып торам, Урын-җире минем каршымда Мамык белән сырган гади матрац — Уңа төшкән юрган астында. Күл суында йөзгән аккош төсле Ак мендәре Аның килеренә Ышангандай әле дә көн-төн көтә, Тик ул һаман килми бирегә. Кара савыты... Ильич каләменә Беркайчан да хыянәт итмәгән. Күпме еллар үткән, савыттагы Зәңгәр кара барыбер кипмәгән. ЛЕНИНБӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ Өстәлендә Аның җиделе лампа... Янып тора гүя бүген дә. Алҗыса да Ильич, йокысын онытып, Тынмый эшли төннеңтөнендә. Лампа яна... Җыйнак бүлмә эче Шуның нуры белән җылына. Илем үзенең бөтен яктылыгын Өсти бүген аның нурына. Тумбочкада көзге... Крупскаяга аны Берәр солдат алып килгәндер. Туган көне белән котлап, аңа Истәлеге итеп биргәндер. Шул көзгедә аның, әйтерсең лә, Елмаюлы йөзе чагыла. Шул көзгедән күрәм: Ильич үзе Атлап килә минем яныма. Кузгалырга кыймый басып торам, Үзем шуны уйлыйм эчемнән: Миңа кадәр күпләр булып киткән Бу бүлмәдә гүя ата-бабам Озак еллар гомер кичергән. РӘШИТ ГӘРӘЙ тәрҗемәсе Хәмид Алимҗан. Онытылмас көн Самаркандта 1924 елның 21 гыйнвары Ул көнне мин саклыйм гел күңелдә, Истә әле ул чак бүген дә: Ләкләк кебек бөтерелеп очты Кар һәр җирдә һәм күк йөзендә. Агачларга җепшек кар сыланды, Куаклыклар күмелеп калдылар, Карны ера-ера аксакаллар Киң мәйданга сукмак салдылар. Карлы бакча, көртле кыр-даладан, Кышлаклардан килде балалар. Карга бата-бата ашыктылар Пәрәнҗәне ташлап аналар. ТТинди хәбәр икән, һәр йөрәккә Уктай үтеп керде кинәттән? Өлкән кеше мәйдан янында, Сорау бирде халык алдында: «Аңлат, улым,— диде чал карт ата,— Халык шулай кемне озата? Сәмәркандта вафат булмаган ул, Үзе безнең якта тормаган, Нигә яшьле кеше күзләре, Ник кайгылы кеше йөзләре?» Улкаен да авыр кайгы баскан: «Җир тиңсез зур кеше югалткан,— Ленин үлгән,—диде егет аңа,— Чиксез кайгы килде дөньяга. Моңа кадәр җирдә кем тумаган. Нинди хәким, батыр тормаган?!. Ленин кебек кыю, зур акыллы, Даһи кеше ләкин булмаган. Ленин күреп йөргән ул барын да: Тормышның зур китапларын да, Кансыз патша зинданнарында Үзе газап чиккән чагында, Җәберләнгән ярлы зарын да Ул бик яхшы белгән, ишеткән. Тиранлыкның кара терәген Җимереп ташлап, биргән кирәген — Истибдатны теткән, юк иткән. Ленин эшчән кеше хакына Багышлаган гомерен, йөрәген. Ул юл салып бәхет дөньясына, Бүләк итеп тормыш дәрманын, Мәңге якты ирек кояшына Җитәкләгән илләр кәрванын. Исән булса, батыр Прометей да, Богауларын өзеп, иректә, Канлы таудан төшеп йөрер иде Ленин йөргән чиксез киңлектә...» Алар тагын алга үттеләр, Мәйдан уртасына җиттеләр... Йөрәк авыр кайгы кичерә, Янып-көеп тибә, сикерә. Кар туктаусыз ява, ишелә. Күктә болыт һаман агыла... Болытта да кайгы чагыла. Ул көн һаман минем күңелдә, Ул чак истә әле бүген дә МӨХӘММӘТ САДРИ тәрҗемәсе Габор Гараи. Венгр шагыйре Разливтагы исемсез кеше Иске рәсем: Таныш түгел кемдер. Ә мин, үзем белмим нилектән,— Дәшсен генә!— Шушы кемдер белән Китеп барырмын күк кинәттән Дустым итеп. Йөзе — эшче йөзе. Ихтыярлы, тыгыз ияге. Ягымлы һәм кырыс иреннәрдә — Көлемсерәү. Кара гади күлмәк — кигәне. Киң маңгаен буйсынмас чәч япкан.., Күзләреннән аның ләкин мин, Эчке яктылыктан кысыла төшкән Күзләреннән таныйм: Ул— ЛЕНИН. Күнегелгән рәсеме дә түгел, Ә париклы һәм ят киемле. Ни әйтсәң дә, үзенә охшамаган. Ләкин бу — ул. Әйе, ул инде. Төс кенәме, аның асылы сыйнфый. Сыйнфый хакыйкать бар аңарда. Күңелеуе белән бер бөтен ул Миллионлаган массаларга да... Инде беләм: бик еш әнә шундый, Башкаларга күчкән Ленинны Очратырмын авыр көннәремдә. Бетмәс яктылыгы ул күзләрнең Шиктән арындырыр күңелемне... Берәр пролетарий,— белмим исемен,— Аның белән алмашкандыр, ахры, Иң-иң олуг хисен, җисемен. Марс ШАБАЕВ тәржемэсе