ЛЕНИНГА-ЧӘЧӘКЛӘР
Польша җирләреннән репортаж Краков базасы ей урталары. Нурның, яшеллекнең һәм чәчәкнең иң мул чагы. Тагын шунысы яхшы- революция күгендәге күкрәүләр дә ишәйгән, торган саен көчәя барган көннәр! Алар, икесе янәшә басып, вагон тәрәзәсенә иелгәннәр. Бәләкәй паровоз, ерак юлда мин дә әлсерәдем дигәндәй, пыш-пыш итеп сулый-сулый, йөрешне әкренәйтә бара. Польшаның борынгы башкаласындагы тәбәнәк таш йортларны, ук манаралы чиркәү биналарын, тротуарлар буйлап тезелешкән һәм вокзал якынындагы плянт-паркта хуш ис сирпегән канәферләр белән ясминнәрне күрү ничектер күңелле дә, рәхәт тә. сәер дә. Ниһаять, алар Краковта. Илдән илгә күченеп (бу юлы Париждан) әле һаман эмиграциядә яшәүне дәвам итәргә тиешле бу пассажирларның берсе — Владимир Ильич, икенчесе Надежда Константиновне була. Плянтта Ленинны, гәрчә моңарчы үзен күреп белмәсә дә. Сергей Багоцкий көтә. Ульяновлар киләсен белдереп, аларны каршыларга, урнаштырышырга кирәклеген әйтеп язылган хат Франциядәге дуслардан килгән. Сергейның үсмер чагы Плоцкида үткән. Полякчаны шәп белә. Киевта укыганда аны РСДРП членлыгына кабул итәләр һәм Варшава гарнизонында партия эше алып бару өчен 1904 елда Польшага җибәрәләр. Шул чакны ул Феликс Дзержинский белән дуслаша, Варшавада хәрби-револю- цион оешма члены була. Ә 1905 елда—кулга алыну, дүрт ел каторгадан соң— Себернең Балаган өязендә сөрген... Шуннан качып, ул 1910 елда Галициягә кайта. Краковка килеп урнаша, «Политик тоткын» исемле журнал чыгара, тоткындагы һәм сөргендәгепәргә ярдәм оештыру буенча Краков союзының секретаре булып эшли башлый. Университетның медицина факультетында укый. Кара эшләпәле Ленин белән өсте-башына шулай ук бик гади киенгән Крупскаяны ул, шундый тынгысыз сәяхәтләрне үзе дә кичкән кеше буларак, эчке сизем белән бик тиз танып ала. Куанычтан көлешеп танышалар һәм гомер-гомергә дуслашалар. Владимир Ильичның Польша турында шактый мәгълүматы бар, аның поляк дуслары моңарчы да күп була, әлбәттә. Инде 900 яшен тутырып килгән пястлар дәүләте ул чакта, сәяхәтче Ибраһим ибн Якуб язганча, славян илләренең иң зурларыннан берсө санала. Аның нигез салучысы һәм беренче князе Мешко исемен белмәгән кеше юх. Европада беренчеләрдән булып, Краковта 1364 елда ук инде Казимир Великий оештырган Академия ачыла. Заманының беренче бөек астрономы, «кояшны туктатып, җирне урыныннан кузгатасы» Торуи егете Николай Коперник шунда укыган... Поляк телендә иҗат итә башлаган беренче язучы Рей. Шведларга каршы сугышта тәүге тапкыр партизаннар тактикасын кулланган гетман Стефан Чарницкий. Беренче фило- ♦ софлардаи һәм җәмәгать эшлеклеләреннән Станислав Сташиц... Ниһаять. Европада ь беренче булып үз конституциясен кабул иткән ил — халык күтәрелешен, халык ° армиясен оста оештыра белгән Костюшколар белән Домбровский лар Польшас»)... ё Азатлык җырчысы Мицкевичны, һәр авазы «чәчәкләр эченә яшерелгән туп сыман-* булып яңгыраган Шопенны үстергән уңдырышлы җирләр... Польшага килеп тешкәй бу көнендә Ленин «Борынгы... Күптәнге... Данлыклы... J, Беренче...» дигән эпитетларны шулай алга куел бик күп исемнәрне, вакыйгаларны һәм фактларны күңеленнән кичергәндер, әлбәттә. Поляк эшче сыйныфының беренче революцион партиясе «Пролетарийны» оеш- Е тырган Людовик Варынский Ленинга күптән һәм бик яхшы билгеле. Шушенскоедагы сөргендә ул революционер поляклар Феликс Кон, Ян Проминский белән күп мәртәбә ♦ күрешә. Алар анда ауга да бергә йөриләр. 1905 елдан соң Ленин Польша эшчеләр — хәрәкәтенең күренекле оештыручылары һәм эшлеклеләреннән Роза Люксембург. Ь Феликс Дзержинский белән якыннан таныша, алар да Ленин җитәкләгән керәшкә кат- _ нашып китәләр. Әле үткән елны гына Лонжюмодагы партия мәктәбендә укытканда _ очраткан революционер Эдвард Прухняк та искә төшә. РСДРПның IV һәм V съезд- Е лары делегаты булган Якуб Ганецкий белән очрашулар алда әле. Польша һәм Литва социал-демократлары Краковта «Пшеглонд» («Күзәтү») һәм «Червоны Штандар» 7 («Кызыл байрак») исемле газеталар чыгаралар. Шунда эшләүче каләмдәшләр һәм көрәштәшләр дә, һичшиксез, табылачак һәм булачак. Гомумән Польша, аерым алганда Краков, Ленинга беренче карауга ук бик ошый. Төзек, җыйнак, яшеллеге мул булган, күпчелек биналары гөмбәзләп-манаралап, сыр- лап-матурлап салынган бу кала аңа үзенең бөтен торышы һәм тормышы белән туган Россияне хәтерләтә. Анда да нәкъ шундый ук зиннәтле сарайлар, искиткеч купшы йортлар һәм чиркәүләр күп. Бөтенесен халык булдырган, ләкин берсе дә халыкныкы түгел. Барча муллык — капиталистка, алпавытка, байга. Эшчегә һәм крестьянга тигән өлеш — фәкыйрьлек. Шәһәрнең чиксез оригиналь архитектуралы Кафедраль соборы, Мариацкий костелы, Вавель ныгытмасы, Флориан капкасы. Барбакан крепосте, атаклы Сукенницесы әле хәзер дә бернинди үзгәрешсез сакланалар. Краковны, поляк дусларның үзләренчә әйтсәк, «германлылар» соңгы сугышта җимереп өлгерә алмаганнар, чөнки бу районда совет гаскәрләре камалышыннан алар үзләре көчкә качып котылган. Биредәге калын стеналар ташын бары тик күп еллар буе куна килгән вакыт сөреме генә каралткан. Ләкин Ленинны, бу мәһабәт каланың тышкы күренешеннән бигрәк, аның Россия, буласы революция язмышын кайгырту, революционерлар белән элемтәне тагыч да ныгыту һәм киңәйтү өчен җайлы урын булуы куандыра. Ченки бит Прага конференциясеннән соң инде большевистик саналган РСДРПның чит ил бюросы да бирегә күчәргә тиеш. Ә бу исә бик зур саклык белән һәм яшерен чаралар кулланып эш игәргә кирәк дигән суз. Россия чикләренә шулай бик якын килеп урнашуның патша охранкасы эшен җиңеләйтүе дә бар, әлбәттә, ләкин әнә бит Багоцкий биредә хәтта чик аша чыгып йөрүләре до бик мөмкин, ди. Басып алып өчкә бүленгән Польша җирендә Россия белән Австро-Венгрия чиге зонасын поляклар «пас» (русча «пояс», безнеңчә «чик буе») дип атаганнар икән. Икс ил арасындагы килешү нигезендә бу зонада яшәүчеләр чик сызыгы аша теләсә кайсы якка үтә алганнар: әйтик, бу якта — Польшада торучы кеше руслар ягына эшкә бара, тегеннән рус крестьяннары Краков базарына йөриләр. Моның өчен «Полупаска» («пас» сүзеннән) дигән таныклык алырга кирәк, ә ул фоторәсемсез була икән, димәк, чик аша чыкканда аны бүтән фамилияле кеше дә күрсәтә ала Ниндидер фамилия кычкырганда: «Бу мин!» (полякча: «естем»)) дип әйтү бик җитә. Чик аша уздырырга теләгән нәрсәңне теге яки бу абзыйның яки апайның биштәренә үк салып җибәрергә дә мөмкин. Аннан сок биредә Галиция җирләрен биләүче Авсгро-Венгр властьлары прогрессив интеллигенциягә һәм политик эми. грантларга карата алай ук каты куллы да түгелләр. Чөнки власть чиновникларының күпчелеге үзләре поляклар, ә азатлыкка сусаган ул халык исә рус патшасына нәфрәтле, шуңа күрә аларда патшага каршы көрәшүчеләргә усаллык эшләмәү нияте бар. Бер Краковта гына 12 мең политик эмигрант булуы шуңа күрә бөр дә очраклы түгел. Краковка килеп урнашкан беренче көндә үк Лениннан ул чакта Каприда торган Максим Горькийга бик хаклы хат китә: «Сез минем ни өчен Австриядә булуымны сорыйсыз. Үзәк Комитет бирегә бюроны төпләде (монысы үзара): чик бик якында, шуны файдаланачакбыз, Питердән да ерак түгел, аннан матбугат безгә өченче көнне килеп җитә, газеталарга язышу бик җиңеләйде, хезмәттәшләшү җайлана» 1. Ара якынлыгы. Элемтә. Хезмәттәшләшү. Бу өч нәрсә партиягә һәм Ленинга халык көрәше, партия таләпләре куйган өч моментны мәмкин кадәр күбрәк массаларга мөмкин кадәр тизрәк аңлату өчен, партияне һәм куела. Шундый ук мөһим өченче момент — партия эшен гомумән көчле җанландыру, инде мөстәкыйль большевистик Үзәк Комитетны оператив эш башына кую чараларын конкрет билгеләү. Ленинның күңеле күтәренке. Ул тизрәк эшкә утырырга ашкынып тора. Фатирны Багоцкий белән бергә эзләп, Краковка килеп төшкәннең өченче көнендә үк, Ульяновлар шәһәрнең көнбатыш чигендәге Звежинец бистәсендә Ян Флорчин исемле хуҗа йортының ике бүлмәсен алалар. (Элекке Звеҗинецкая урамы, 218 йорт, хәзер Королева Ядвига урамы, 4 йорт.) Аерым кухнясы бар. Тышкы яктан штукатура1 Ленин Әсәрләр. 35 том. 30 бит. Русча дүртенче басма. халыкны революцион эшнең яңа этап тагы яңа бурычларын хәл итәргә туплау өчен кирәк. Момент дигәннәребез, билгеле булганча, шундый: тимер юлдан гаять ерактагы тайга эчендә Лена эшчеләрен атканнан соң политик протест стачкалары һәм забастовкалар дулкыны бик көчәя. 1912 елның 1 Май демонстрациясендә генә 400 меңнән артык кеше катнашуы билгеле. Ул чакта бик дөрес әйтелгәнчә, Ленада аткан мылтык тавышларыннан революцион хәрәкәт елгасы ярсып кузгала. Шул изге көрәшне бүтән илләрнең пролетарийлары да куәтлиләр. Әйтик, полякларның инде алда телгә алынган «Кызыл байрак» газетасы эшчеләргә мөрәҗәгать итеп менә нәрсә яза: «Себердә үтерелгәннәр эше — сезнең эшегез. Кичә Ленада булган хәлләрнең иртәгә Вислада булуы мөмкин». (1912 елның май ае, 186 сан.) Шуннан соң бер Ченстоховта гына 13,5 мең эшче забастовка ясый... Кабынган көрәш утына май салырга, эшчеләр рухын күтәрергә, максатларны мөмкин кадәр ачыграк, күңелләргә үтемлерәк итеп аңлатырга кирәк. Моның өчен икенче момент—1912 елның 5 маенда чыга башлаган «Правда» газетасын чын мәгънәдә пропаганда, агитация һәм оештыру үзәге итү төп бурычларның берсе итеп алгэ В If. Ленин Польшадагы елларда. ланмаган ийе Ратлы таш 'бина. Эшчеләр бистәсенең нәкъ үзәгендә. Шактый арзан бәяле. Бистә читендә генә Вольск урманы һәм Висла елгасы. Ял итәр эчен менә дигән урыннар! Бала чакта әтисе белән Польшада торып, полякчаны белгәнгә I Надежда Константиновна кибеткә үзе генә барып жиһаз ала: ике тимер карават, ике гади өстәл һәм бер кухня өстәле, берничә урындык, кухня утыргычлары һәм этажерка. ф Китап һәм газет-журнал терсәкләре бик тиз сүтеләләр. Төрле телләрдәге белеш- ь мәләр, статистика җыелмалары, яңа чыккан һәм чыгасы китап исемлекләре өстәл 2 өсләренә, тәрәзә төпләренә, буш урындыкларга таратып куела. Бер карауга моның § ниндидер оешмаганлык яки таркаулык билгесе булып та күренүе мөмкин. Ләкин g күреп белүчеләр, үз истәлекләрендә, Ленинның һәр кәгазьне, һәр кулланманы бил- геле бер система белән таратып куйганын, кирәкле кәгазьне тиешле урыннан бик тиз табып алуын раслыйлар. Тизрәк эшкә, бер минутны да әрәм итмичә эшкә утырырга кирәк! Ә эш муеннан!.. Уйда, планда йөргәннәре дә күп, инде кәгазьгә төшәргә әзер- а ләре дә бар. Прописка вакытында, өй кенәгәсенә теркәр алдыннан, полиция комиссариатында сорау алганда Ленинның җавабы ап-ачык итеп әйтелә: ♦ — Петербургта чыга торган рус демократик газетасы «Правда»ның һәм Парижда ~ чыгарылган «Социал-демократ» исемле газетаның корреспонденты булып торам һәм Е - шуннан эшләп алган акчага яшим. i Әйе, барыннан да элек «Правда». Ул инде хәзер 40 мең данә тираж белән чыга. _ Эшчеләргә йогынтысы бик зур. Газета эшен кеннән-көн яхшыртырга, аңа киңәшләр, 3 күрсәтмәләр әйтеп, бигрәк тә иң моһим политик темаларга мәкаләләр, чыгышлар, & хатлар һәм заметкалар язып булышырга кирәк. Краков дәвере саналган 2 ел эчендә п Владимир Ильич «Правдапга 239 шундый хезмәт җибәрә. Алар Ленин әсәрләре дүртенче басмасының 18, 19, 20 һәм 35 томнарына кертелгәннәр. Аларда милли мәсьәләне теоретик яктан хәл итүгә аеруча күп урын бирелә. Чөнки, Крупская әйткәнчә, Ленин ул «яшьтән ук һәртөрле милли изүгә нәфрәт белән карарга өйрәнгән» кеше. Шуңа күрә дә аның хезмәтләрендә халыклар палачы самодержавиенең бүтән милләтләрне изү политикасы да, карагруһлы рус шовинизмы да, изелгән халыкларның буржуаз һәм вак буржуаз катлаулары арасында милләтчелек тенденцияләре дә берүк дәрәҗәдә рәхимсезлек белән фаш ителә. Ленин «Культуралы-милли автономия» ло- зунгысын иң нечкәртелгән һәм иң зыянлы милләтчелек дип саный, барча милләт эшчеләренең тулы бердәмлеген һәм милләтләрнең үзбилгеләмәгә хокукын яклап чыга. Шушы елларда ук аграр мәсьәләгә багышлап язылган кырыклап мәкаләдә исә юлбашчының бөр төп тезисы ярылып ята: Россиянең җитмеш миллион дисәтинә җире алпавытлар кулыннан тартып алынып крестьяннарга бернинди түләүсез бирегергә тиеш! Троцкийны һәм ликвидаторларны дөмбәсләргә дә каты-каты сүзләр таба, хәтта «Правда» редакциясенең үз кимчелекләрен тәнкыйтьләүдән дә тартынмый Ильич. Газетаның оформлениесен күзәтү, аны таратуны оештыру, аның тирәсенә корреспондентлар туплашу эшенә аның шулай ук бик күп вакыты китә. Мәсәлән, ул Максим Горькийны газетага язышырга аеруча тырышып димли: «Правдаода сез әле һаман юк та юк. Бу бик кызганыч. Ә газетаны күтәрешергә кирәк иде»', һәм менә әдипнең Ленинга бик тиз килгән җавабы: «Мин газетада эшләячәкмен, тиздән аңа кулъязмалар җибәрә башлыйм. Эшем чамасыз күп булу сәбәпле генә моңарчы җибәрә алмадым, ченки көненә уникешәр сәгать язам, хәтта билләр сызлый». «Правда»ның бервакыт начарлана башлаган финанс хәлләрен кайгыртып та борчыла Ленин. Бу уңай белән ул I Константин Крупский, югары юридик мәктәп тәмамлагач, Польшаның Гроец губернасына капитан чинындагы чиновник итеп җибәрелә. Биредә ул Коллежский асессор титулын ала, полякчаны өйрәнә Поляк крестьяннарының баш күтәрүенә теләктәшлек белдергәне өчен патша хөкүмәте аны эшеннән чыгара һәм судка бирә. 1874 елда 2! пунктлы гаеп белән хөкем итәләр. Шуларнын берсе: «Кызы Надежда поляк балалары белән уйный, полякча бии». Крупскаяның әнисе исә балалар өчен полякча бер шигырь китабы язып бастырган Бу турыда әле өр-яңа материалларны Польшада Варшава Ленин музееның фәнни сотруднигы Александра Ожог тапкан һәм шуны гыйльми хезмәт итеп әзерли. 1 Ленин. Әсәрләр. 35 том. 33 бит. Русча дүргенче басма. 3. «К. У.» № 1: 17 газета редакторы Сталинны Краковка чакырып хат җибәрә һәм ноябрьдә РСДРП Үзәк Комитеты утырышын үткәрә. «Моңарчы мин Ленинны атаклы теоретик буларак белә идем», дип яза Сергей Багоцкий бер истәлектә. Ә Краковта ул Ильичның оештыру эшләренә гениаль сәләтен күреп соклана. IV Дәүләт думасына сайлауларга хәзерлек барышында була бу. Думада социал-демократия фракциясе — массалар арасында эшләү өчен легаль мөмкинлекләрнең берсе. Большевиклар сайлауда өч лозунг белән катнашырга тиеш: демокретик республика, сигез сәгатьлек :ш көне, алпавыт җирләренең бөтенесен конфискацияләү. һәм менә бары тик шул уңай белән генә Краковта Ленин башкарган эшләр, ул оештырган конкрет чараларның кыскача гына китерелгән тезмәсе: — Инесса Армандны Париждан Краков аша Петербургка Ленин юллый һәм алар сайлау чорына эш планын бергә тикшерәләр. — Сайлауларга багышланган дистәләп мәкаләне Ленин яза. — Эшче депутатлар чыгышы өчен тезисларны һәм социал-демократик фракция декларациясе проектын Ленин эшли. — Думага уңышлы сайланган 6 большевик депутатның катнашы белән Краковта Үзәк Комитетның киңәйтелгән утырышын 1912 елның декабрендә Ленин үткәрә (яше- ренлек өчен, аның «Февраль утырышы» дип аталганлыгы билгеле). Шунда ук Дума депутатлары белән Үзәк Комитет членнарының тагын бер утырышы уздырыла. — Депутатларның Дума ачылганда сөйлисе декларация проектын, милли һәм аграр мәсьәләләр буенча алар чыгышын, дәүләт бюджеты һәм мәгариф министрлыгы политикасын тикшергәндәге чыгышлар проекты һәм башкаларны депутатларга шулай ук Ленин язып җибәрә... Яңа революцион күтәрелеш чорының яңа бурычларын билгеләп. Дума фракциясе тактикасы буенча берничә карар кабул иткән гаять әһәмиятле Краков киңәшмәсе Ульяновларның инде тимер юл вокзалы янындагы квартирасында үткәрелә (элекке Любомирский урамы, 49 йорт, хәзер Фрич Моджевский урамы, 49 йорт). Бирегә алар Звежинецтан көзге якта күченәләр, чөнки аннан Ленинга хатлар җибәрү өчен вокзалга йөрүләре ерак була. Россиядән һәм чит илләрдән килгән көрәштәшләрне каршылавы да җайсыз. Яңа квартира — шулай ук шәһәр читенең Весела бистәсендә, станциянең янәшәсендә үк, ә Россия чиге моннан унбишләп кенә чакрымда. Ул чакта әле яңа гына өлгертелгән ике катлы таш йорт. Элек бу бинаның бер ягын князь Любомирскийлар бакчасының коймасы каплап торган, диләр. Аның каравы Ульяновларның ике бүлмәсе һәм кухня тәрәзәләреннән «Пас» буе басулары да апачык күренгән. Киңәшмә кунаклары өчен аш-суны шул кухняда, әнисе Елизавета Васильевна һәм киңәшмәгә чакырылган ханымнар белән бергәләп. Надежда Константиновна әзерли. «Нәкъ шуның алдыннан гына.— дип яза ул үз истәлекләрендә,— өйдән төрле балык, семга һәм икра белән тулы посылка кипгән иде. Бу уңай белән мин әнинең кухарка кенәгәсен алдым һәм коймак та пешердем». Дөресен әйтергә кирәк, Ульяновлар Краковта да мул яшәмиләр. Цензура тыкшынулары сәбәпле. Россиядән гонорар алулары еш кына тоткарлана. Ә партия кассасыннан акча алырга Ленин бик сирәк очракта гына риза була. Ире өчен бирелгән пенсия акчасыннан ярдәм җибәрәм, дигәндә ул әнисенә дә катгый рәвештә каршылык белдерә. Шундый шартларда эмиграциядә яшәп нихәтле титаник эш башкарылган! Биредә, Краковта, Ленин корректураларын Париждан китертеп укып «Социал-демократ» газетасын редакцияли, биредән ул 1911 елда үзе оештырышкан «Просвещение» («Мәгариф») журналына мәкаләләр җибәрә, хатын-кызлар өчен махсус журнал чыгарырга кирәк, дип Петердагы сеңелесе А. И. Ульяновага хат яза һәм аның беренче саны 1914 елның мартында чыга да, Мәскәүдә яңа легаль газета чыгару бурычы шулай ук биредән торып куела, «Наш путь» («Безнең юл») исемле ул газета 1913 елның августында чыга башлый. Краковның үзендәге поляк газеталарына да Ленин актив языша. Ә масса эшләре, телдән чыгышлар! Аларсыз һич мөмкин түгел Менә Ленин Краковның Адам Мицкевич исемле Халык университетында «Россиядә эшчеләр хәрәкәте һәм социал-демократия» дигән темага лекция укый, менә аны студентларның ирекле берләшмәсе «Спуйня» («Союз») яшьләре өчен чыгыш ясарга чакыралар. Балкан сугышы уңае белән уздырылган җыелышны да калдырырга ярамый, 1913 елның 1 Май демонстрациясендә дә булырга кирәк, Тарас Шевченконың 100 еллыгына багышланган тантанада да катнаша ул!.. Өстендә — спорт костюмычарак итеп тегелгән бик гади кием, ә башында җәен — салам эшләпә, кышын — кепка. Ильичның эш режимы турында исә истәлекләрдә менә ничек сөйләнелә: иртәнге сигездән соңга калмыйча торып, көндезге икеләргә кадәр эшли. Төшке аштан соң 2 тагын эшкә утыра. Кичке биштән жидегә кадәр — һавада йөрү, сәгать җидедә кичке 5 почта килгән була — хәзер шуның белән утырасы бар. Төнге унбердә Ленин яңадан 2 урамга чыга — бу юлы инде үзе язганнарны Краковтан киткән поездга илтеп салыр 2 өчен. Шулай җибәргәндә алар тизрәк барыл җитә, чит ил пичәте сугылмаган хатлар- , ны цензура да тикшереп тормый. < Ә ял сәгатьләре? 3 Алары да булган, әлбәттә. Ленин, һәрвакытта да, үзенең буш вакытларын сәламәт- S леккә файдалы, матур һәм актив ял итеп оештырган. Ул шәһәрдә күп йөри. Урамда ук сатылган әче катык порциясе белән бәрәңге * алып аулаграк урынга утыра да, шәһәр халкын, алар тормышын күзәтә, кайберәүләр белән шунда ук гәпләшеп тә китә. Чөнки ул инде монда, сүзлек ярдәме белән. полякчаны да әзрәк белә башлый. Краков тирәсендә җәяү яки велосипедта йөрүләр- >> не ул аеруча яраткан. Кесәсендә шәһәрнең һәм шәһәр тирәләренең планы бар — кая “ һәм ничек барырга-кайтырга икәне яхшы билгеле. s Ленинның бу турыда үзе сөйләгәннәрен Якуб Ганецкий хәтерләгән икән һәм ул — истәлек итеп язылган Ленин сүзләре буларак менә ничек теркәлгән: г> — Бик кызыклы халык биредәге крестьяннар. Менә дигән шәп материал. Берәрсе- нең өенә барып керәм, исәнләшәм, бераз сөт сатып бирүләрен үтенәм — һәм әңгәмә башлана... Полякча сүзләрем җитмәсә, немецчаны кушкалыйм. Анысын поляклар аңлый, чөнки солдатта булганнары күп. Ишарәләп тә елгаларга туры килә. Кыскасы, бер-беребезне ярыйсы ук яхшы аңлыйбыз. Биредәге социалдемократларга менә кем. нәр арасында эшләргә кирәк. Ә бит безгә мужиктан башка эшләве кыен... Крестьяннар хәерчелеген һәм изелгәнлеген Ленин, шулай итеп, бөтен вак-төякләренә хәтле үз күзләре белән күрә. Аннары шуны ук китаплардагы саннар телендә укый: Польшадагы барлык крестьяннарның 78 проценты биш гектардан кимрәк мәйданлы җир били. Шулардан яртысының җире бары тик ике гектар чамасы гына. Ә шул ук илнең 34 процент җире исә эре алпавытлар кулында. Потоцкий фамилияле граф бер үзенә 45 мең гектар җир биләгән... Мәкальдә: «Польша крестьяны тавык итен бары тик ике очракта ашый — я үзе сырхауласа, я тавыгы чирләгәч», диелә. Нинди усал һәм тапкыр сүз! Менә ни ечен Польшада елына күпме кеше туса, шул хәтле үк үлә дә барган... Ә нәтиҗә шундый: җире азлыларның үче зур, үчле булганнарда зур кеч бар... Ул чакта Ленин үзе шулай күреп-белгән кешеләр эшчеләр арасында да күп булган. Аларның Ленин турында белгәннәрен һәм сөйләгәннәрен язып Краков музее работниклары кинопленкага тешереп алганнар. Мене шулерның берсе — Краковның Костовска бистәсендә торучы Хростек Юлиан истәлеген музейның фәнни сотруднигы Варвара Заджицка, пленка кәтүген өйләндерә-әйләндерә, полякча укый һәм русчага тәрҗемә итә бара, без шул ук сүзләрне аның артыннан күңелгә татарча теркибез: «Минем Ленин белән беренче очрашуым 1912 елда булды. Ул кичке якта шәһәр үзәгеннән кайтып килә икән. Нәкъ минем йортым турысыннан узып бара. Алар торган йорт исә безнекенә каршы якта. Минем хатыным кулына бала тоткан һәм шуны юатып нидер кейли: — Тә-тә, ти-ти!.. Кыскасы, ул бакчада була. Ленин бакча турысына җитә дә туктый, чәчәкләргә сокланып карап тора һәм хатынымнан бакча турында нидер сораштыра. Шунда ул: «Яратам чәчәкләрне!» — ди. Хатыным аны болдырга менеп утырырга чакыра һәм бераз көтәргә куша, ә үзе исә. беланы Ленин кулына тоттырып, чәчәкләр өзәргә китә. Нәкъ хатыным шикелле, Ленин да бала белән уйнап утыра: — Тә-тә, ти-ти! Хатыным бер букет чәчәк өзеп Ленинга биргәндә генә эшемнән мин кайтып җиттем. Аның күрше икәнен белә идем инде, ул минем белән дә әз генә сойләшеп алды һәм соңыннан: «Синең белән очрашып, иркенрәк гәпләшеп булмас- мы икән?» дип сорады. Хәл-әхвәл белешергә теләве сизелеп тора. Мин аңа: «Шимбә кенне бушый алам»,— дидем. Минем килүемне ул тәрәзәдән карап кетел тора иде. Аннары урамга чыкты һәм без икебез янәшә атлап киттек. Кайда һәм ничек эшләвем турында белеште, миңа кемнәр килеп йөрүен сорашты... Икенче көнне эштә үз дусларыма мин Ленинның аларны да күрергә теләге барын әйттем. Ул редактор кеше дип тә өстәдем. Шуннан соң аның белән тагын күп мәртәбәләр очраштым. Хәтта бер төнне бакчадагы шомырт куагы астына посып каршыдагы йортны күзәткән полицай белән дә очрашырга туры килде. Берничә елдан соң мин Лениннан карточкалы хат алдым...» Ленинның ничек ял итүе турында башланган сүзгә тагын шуны өстәп үтик: ул үзенең бала чактан ук яраткан спортын Краковта да онытмый — тимераякта шуа, Багоцкий белән бергәләп, алар Вольск урманында һәм Висла буйларында бик күп йөриләр. Ә августның бер көнендә алар Польша Карпатының — ягъни Татр тауларының чиксез матур һәм мәһабәт бер түбәсе булган Бабья Горага менгәннәр. Дөрес, башта караңгыга калып адашалар, ярты юлда туктап каравылчы өендә кунарга туры килә. Ләкин икенче тапкыр килеп, барыбер менәләр. — Күрәсезме, тырышуларыбыз бушка булмады ич| — дип күңелле елмая Ильич, Татр түбәләреннән күзен ала алмыйча. Хәзер Бабья Гора тавына менгәндәге каравылчы өен дә музей филиалы итү турында сүз бара. Краков базасы шулай оеша һәм эшли башлый. 1913 елның башында инде Максим Горькийга Лениннан отчетлы ук хәбәр килә; «Краков базасы файдалы булып чыкты: безнең Краковка күчүебез (эш ягыннан алганда) үзен тулысынча аклады»... һәм шунда ук: -Бирегә Россиядән тагын берничә яхшы работник килде. Киңәшмә оештырабыз Эх, акча юк, югыйсә бу базада әллә ниләр эшләп булыр иде!..» 1 Хәзер Краковта, инде 1950 елнын апреленнән бирле. Ленин музее эшли. Югарыда әйтелгәннәрнең барысы турындагы материалларны безнең поляк дусларыбыз бик тулы итеп, җентекләп җыйганнар һәм аларны бетен дөнья халкына горурланып күрсәтәләр. Краковта Ленин музее 1 Ленин Әсәрләр, 35 том, 42—43 битләр. Русча дүртенче басма. Тауларга, биеккәрәк... Өзлексез девам иткән киеренке һәм мәшәкатьле хезмәт Ленинны шактый арыта. Бюроның бетен язу-сыэу эшләрен, җитмәсә тагын шифр белән, юл араларына химик ысул белән язып, алып баручы Надежда Константиновна кинәт сырхаулый ук башлый. Врачлар ял итәргә, кичекмәстән тауларга — биеккәрәк менеп дәваланырга кушалар Ә таулар Краковтан бик үк ерак түгелләр — Подгалье дип аталган таулы җирләрнең үзәге саналган Закопане каласына 115 чакрым гына. Поезд йөри. 1913 елның апрель азагында Ульяновлар Закопанега киләләр. Бер ягы белән Татрның иң биек түбәсе Гевонт итәгенә үк килеп тертелгән искиткеч матур, үзенчәлекле кала. Заманында биредә Синкевич белән Манюшко да ял иткән дип сөйлиләр. Шәһәрнең барча йортлары үзенчә матурлап, һәр дүрт ягына верандалар корып һәм антресольләр чыгарып катлы-катлы итеп салынган. Бөтенесе яшел куаклар арасында. Алар хәзер дә әле иык-тазалар. Тик яңа өлгерткәннәре зурлыклары белән дә, заманча ипле булулары белән дә искеләрдән бик күп уздыра төшкәннәр. Ул елларның тере мирасы булып, Закопане урамнарында әле хәзер дә атлы фәйтуннар йөри Ләкин хәзерге җитез такси белән ярышулары аларга бик үк җиңелдән түгелдер, ахры. Атларның башы шактый салынган... Закопане безнең Сочилар һәм Ялталар шикелле чиксез шаулы, ыгы-зыгылы һәм кыйммәткә төшә торган урын булганга, Ленин шуның тирәсендәге берәр авылда торуны яхшырак күрә. Татр тезмәсе белән Лосювки калкулыгы арасындагы матур үзән буйлап алты-җиде чакрым үткәч — Поронин авылы, аннан тагын чакрым чамасында гына Белый Дунаец поселогы бар. Шаулап агып торган Поронец һәм Белый Дунаец сулары нәкъ шул тирәдә кушылалар. Ындыр артында ук Галицова Грата тавы, шуннан торып карасаң, уч тебендәгедәй булып, бөтен Татр күренә. Поронинда почта, тимер юл станциясе бар. Шуннан да аулаграк һәм җайлырак урынны эзләп тә торасы юк. Швейцария Альпларың бер якта торсын! Шул Дунаецта Тереза Скупень исемле ханымның беренче каты тоташ балконлы, ике бүлмәле һәм кухнялы, еске катта бер балконлы бүлмәсе булган йортында тора башлыйлар. Авылда тау халыклары — гуральләр яши. «Авыллары — рус авылы тибында,— дип яза Ленин моннан сеңелесе Мария Ильиничнага Подгалье турында.— Салам түбәле өйләр. Фәкыйрьлек. Бала-чага һәм хатын-кызлар ялан аяк йериләр. Мужиклар өстендә гураль костюмы — өйдә суккан ма — ярым плащ, ярым куртка бик осталар икән. Белый Дунаөцтагы бу йорт хәзер тулысынча Ленин музее ителгән. Аның һәр бүлмәсе ул вакыттан калган агач караватлар, агачтан гуральча сырлап эшләнгән урындыклар белән җиһазланган. Ленинның эш бүлмәсе икенче катта. Кунаклар килгәндә исә ул аскы катка, Крупская бүлмәсенә тешә торган булган. Аның бүлмәсендә, шулай килеп, Инесса Арманд, Багоцкий, Тихомирновлар торганлыгы билгеле. Үзенең яңа агымы белән Порониндагы тормыш башлана. Ленин иртәнгә җиделәрдә 1 Ленин Әсәрләр. 37 том, 412 бит. Русча дүртенче басма. сукнодан тегелгән ыштан һәм шундый ук гади өсяпсыман бер нәрсә» Гуральләр агач эшкәртү һөнәренә T'iTp тауларында В И Ленин барып йергэн • Диңгез күзе» исемле кул. Белый Пунаецта Ульяновлар торган йорт. тора да Дунаецта коенып менә. Аштан соң — эш сәгатьләре Тагын хатлар, чыгышлар, мәкаләләр язу һәм кисаплар уку. Шул ук «Правда» һәм фракция эшләрен кайгырту дәвам итә. Троцкийның август блогына каршы керәш мәсьәләләре яктыртыла. Лонжюмо курслары тибындагы махсус парткурслар ачуга хәзерлек эшен дә Ленин шунда алып бара — дачалар ялланыла, уку программалары төзелә, лекторлар табыла, теләсә нинди формада шунда эшләшергә чакырып Горькийга да хат җибәрелә. Ләкин, курсны оештыручыларның берсе Россиядә кулга алыну сәбәпле, ул ачылмыйча кала.- Көн якты чакта үргә яки тау башына ук менеп укып яки язып калырга кирәк. Чөнки авылда электр юк Аның зур эше Поронинга почтага яки иптәшләре белән сөйләшүгә барган-кайткан арада гына, һәм, табигый, тауларга йөрергә чыкканда гына бүленеп тора. Поронин почтасы шактый зур, ләкин ул чакта ук иске бер йортта булган. Ленинның көн саен шунда вокзалга килеп йөрүләре турында шул еллардагы почта начальнигы Радкевич музеи кешеләренә менә ничек сөйләгән: «Почтада һәр авылның үз киштәсе бар иде. Ә Ленин өчен аерым бер киштә эшләргә туры килде — чөнки аңа килгән хәтле корреспонденцияне алган бүтән бер кешене дә минем күргәием-белгәнем булмады. Килеп почтасын ала да хатларның кайберләрен шунда ук бүрәнә өстөнә утырып укый да башлый. Кайсы берләренә шунда ук җавап та язып калдыра. Килгән почтасын үзе генә күтәрә алмаса, калганын дуслары алып китәләр...* Ә дуслары аның биредә дә күп була: әйтик, Польшадагылардан Багоцкий, Зако- пане санаторие директоры Длусский, Поронинда торучы поляк язучысы Каспрович, элекке революционер, хәзер Татрны өйрәнү җәмгыятендә фәнни эш белән шөгыльләнүче сырхау, ләкин рухы белән батыр кеше Борис Вигилев. Шул ук Поронинда Гут Мостовой фамилияле хуҗаның туристлар һәм ял итүчеләргә биреп тору өчен махсус салдырган ун бүлмәле, кухнялы мәһабәт пансионатында бер төркем Россия кешеләре — Дума депутатлары Самойлов, Бадаев, Петровский, Шагов, Россиядән һәм бүтән илләрдән качып яки эш белән килгән көрәштәшләр тора. Ленинның алар янына килеп сөйләшмәгән, партия эше алып бармаган көне юк. Хәзер Гут Мостовой йортында Поронин Ленин музее. Аны. каршысына скульптор Шварц эшләгән Ленин һәйкәлен куеп, 1947 елда ачалар, Музейны карарга җир шары- көн саен күп кеше килә. Анда без булган көннәрнең берсендә, ягъни 1969 елның 17 июнендә, мәсәлән, музейны Мексикадан, Болгариядән, Венгриядән, Германия Демократик Республикасыннан, Советлар Союзының Мәскәү, Львов, Астрахань, Петрозаводск шәһәрләреннән килгән эшчеләр, галимнәр, нәшрият һәм газета хезмәткәрләре, очучылар карады. Көненә кимендә меңләп кеше! Чөнки Ленинның даһи эшчәнлеге белән бәйле документларны һәм әйберләрне күрү, кайчандыр ул сулаган җирләрдә һава сулау, аның истәлеге белән очрашу һәркем өчен кадерлә. Музейны караучыларның истәлек язмалары гына да инде бик күп дистә томлап җыелган. Ш/лар 3 орасыннан грузин шагыйре Симон Чиковани язып калдырган поэтик сүз безне аеруча кызыксындырды. Менә аның татарчага тәрҗемәсе: _ о Биредә ике ел Ленин яшәгән. о Җирнең һәр ягыннан бирегә Чиксез күп хәбәрләр килгән. Көрәштәшләр өзлексез кнлгәмяәр Россия дигән давыллы илдән. Ул тәрәз янынде газетлар актара. Каршыда — Татр, кул сузсаң җитәрлеи ера. Бу өйне революция сулышы җылыта. Биредә тон буе киңәшмә бара. Аның күзләре еракка караган Әнә шул гап-гади пыяла аша. Тавышы хәзер де айкыйдыр төсле таултгрнь? Уйлары-хнсләре — чишмә булып таша. Сүзләр белән китап битләре тулган кебек, Аның фикере белән бу ой эче тулы. Моннан әле тагын-тагын еракка Алып китәр сине Ленин юлы! Порониндагы хәзерге музей йорты 1913 елның сентябрендә РСДРП Үздк Коми» тетының «Җәйге» яки «Август» киңәшмәсе (яшеренлеге өчен шулай әйтелгән) үткәрелгән урын буларак аеруча истәлекле һәм данлыклы. Анда «Правда», Дума фракциясе, «Просвещение», Петербург, Мәскәү, Харьков, Екатеринослав, Кострома. Киев һәм Львов партия оешмалары вәкилләреннән 22 кеше катнаша. Соңгарак калып, әле генә төрмәдән чыккан Инесса Арманд килә. Шулай ук поляк социалдемократларын- нан да берничә иптәш чакырыла. Кунаклар пансионатта торалар, киңәшмә үзе исә Ульяновлар квартирында да, пансионатта да бара. Үзәк Комитет отчетын һәм урыннардан докладлар тыңлаган, поляк социал-демократларының эшенә аеруча игътибар биргән, Думадагы һәм легаль оешмалардагы эшне, партия съезды, стачка хәрәкәте, народниклар, партия матбугаты, Венада булачак халыкара социалистик конференция турында мәсьәләләр тикшергән бу киңәшмәнең партиябез тарихында роле гаять зур. Чиксез калын бүрәнәләрне сумалалап таш нигезгә бик ныклап салган, махсус эшләнгән йомычка чүбе белән мәрҗән тезмәседәй сырлап мүкләнгән бу йортның хуҗасы Мостовойның улы Павел әле дә исән. Аңа инде 72 яшь. Ләкин таза-сау һәм бик көр күңелле әле. Музей ителгән йорты өчен Польша хәкүмәте салып биргән иркен, матур йортта тора. Ленинның алар йортына кон дә килеп йөрүләрен, киңәшмә вакытында атналап шунда ук торуын яхшы хәтерли ул. Музейда аның магнит лентасына ның терпе почмакларыннан «Безнең өйне «Ваньковка» дип йөрттеләр,— дип башлый Павел ага Мостовой,—чөнки анда гел руслар, ягъни күбесе Иван исемлеләр тора иде. Ленин белән Крупскаяны По- ронин ашханәсендә дә еш күргәлә- дем. Бервакыт аның белән мин Га- лица тавында очраштым. Татрга бергә карап тордык та, аннары, нәкъ безнеңчә итеп: «Матур! Матур!» — диде ул. Миннән төрле яктагы тау түбәләренең исемнәрен сорашты.. Йортыбызда киңәшмә барганда миңа, балконга чыгып, аларны тәрәзәдән карап торырга да рөхсәт иттеләр. Киңәшмәдә көндезләрен дә кичләрен дә утырдылар. Атнадан артык барды. Ял иткән араларда, күрәсең, аскы бүлмәләрдән русча һәм украинча җырлар ишетелә иде. Күңелгә кереп калганнары да бар: мәсәлән, «Ой на горе, на горе.. «Лучше было бы не любить...» Павел агай җырларны хәтта көйләп күрсәтә. Аннары ул Ленинны кулга алгач, аның әйберләрен һәм кулъязмаларын әтисе Гут ничек һәм кайда — Ул чактагы Поронинда йөзләп йорт, бер агач чиркәү һәм почта бар иде,— дип йомгаклый Мостовой. Иске Поронинда кесәләренә һәрвакыт газета тутырып һәм балаларга бирер өчен конфет салып йөргән спорт костюмлы «Пан Ульяновны» хәтерләүче бүтән кешеләр дә бар әле. Аларның аеруча бер нәрсәгә исләре китә торган булган: бу сәер «җәйчене» 2 чәчүлеклэрнең торышы, терлек үрчеме, балыкның булу-булмавы, гомумән, крестьян хәлләре ни өчен шулай кызыксындыра икән? Ленинның Закопанега велосипедта барып йөрүләрен, гуральләр җырлап-биеп күңел ачкан төшкә килүләрен, Поронецта балык тотуын, кичләрен шахмат «сукканын», тауларга мен.ән чакларын я күреп, я ишетеп белмәгән кеше юк диярлек. Үзенең үр менү походларын Ленин «Тау акробатикасы» дип атаган һәм юлга һәрвакыт таяк тотып чыга торган булган. «Мин аңардан ун яшькә кечерәк идем, ләкин аңардан калышмыйча йөрүләре кайчакта миңа да бик кыенга туры килгәләде», дип яза Сергей 2 3 4 2 Ленинның Поронин һәм Краков архивы материалларыннан хәзер, поляк дуслар ярдәме белән, бик күбе инде эзләп табылган һәм өйрәнелә. 4 Полякча «Летник», ягъни җәй айларында фа:ир алып торучы. язып алынган чыгышы да бар. Аны безгә музей директоры, тарихчы Евгений Халицкий үзе тәрҗемә итеп болай сөйли барды: яшереп саклавын, шулерны эзләп . 1920 елда Советлар иленнән Ганецкий килүен исенә төшерә. Ләкин, билгеле булганча, Советлар дошманы Пилсудский аларны инде бик еракка яшергән була. Биредә сүз, Порониндагы ике өйне тентегән жандармнар әйткәнчә, бәйләм-бәйләм кулъязмалар, брошюралар, хатлар, китаплар турында барганын, аларның «ун центнерлап» булуын 1 Мостовой, әлбәттә, белми. В И. Ленин Татр тауларында йөргәндә Багоцкий Ленин аның белән Татрдагы Черный Став (Кара күл). Морское око (Дингез күзе) күлләрендә булган, ин биек саналган Саиница һәм Рысы түбәләренә менгән. Рысы — Польша белән Чехословакия чигендәге тау, биеклеге — диңгез тигезлегеннән 2449 метр. Аның түбәсендә «Бирегә Ленин менде» дигән мемориаль язу бар. Менүләре бик үк җиңелдән булмагандыр, әлбәттә, аның каравы нинди рәхәт ял, уйлану минутлары, күңел һәм кул карашына чикләнмәгән нинди киңлекләр ачыла. Ильичның ф ул чактагы атаклы альпинист Юзеф Олпенгайм белән танышулары тикмәгә булмаган х күрәсең. Дусты һәм керәштәше Горькийны да ул: «Биредә искиткеч яхшы урыннар, 2 килеп чыгарга уйламыйсызмы?» дип, әлбәттә, юкка гына кызыксындырмаган... ? Ә Надежда Константиновна әле һаман да савыгып китә алмый. Аны Бернда (Швейцария) биз авырулары буенча иң яхшы белгеч Кохерга алып барырга туры килә. ~ Июнь башында юлга чыгалар һәм операция уңышлы була. Крупская терелеп яткан ' арада Ленин Липск, Цюрих, Брно, Женева, Лозанна, Париж калаларында. Болгариядә ~ һәм Англиядә лекцияләр укып һәм чыгышлар ясап кайта. „.Хәзерге Поронинда без асфальт җәйгән Ленин урамы буйлап йәрдек Аның ы Белый Дунаецка күптән инде барып җиткән яңа таш йортлары сокланып туймаслык ' «Болар барысы да Лениннан!» диләр биредә картлар да һәм яшьләр дә. Яшьләр ♦ дигәннән, алар биредә һәр елның җәендә Белый Дунаец — Поронин — Закопане = маршруты белән «Ленин рейды» дип аталган җәяүле походлар оештыралар. Ленин °- турында белгәннәрен халыкка сөйләп, «Лениниана имтиханы» тоталар икән. Закопанедагы кызына шигырь белән хат язып, күренекле поляк шагыйре Юлиан _ Тувим бу турыда менә нәрсә ди: х Котла, кызым, баш иеп һәм кул изәп син, Зурла, кызым, томаннарны һәм болытны. Җирнең яңа туган ямен кур-кузәт син. Сәлам тапшыр иртә торган сайрар кошка, Чәчәкләрне син үзеңә тиң итеп уп. Эшче Польша, ириен-азат Польша кызы, Хәзер алар бөтенесе синеке бмт!„ Лодзадагы фабриклариың барчасына Текә ярдан башың иеп карап тор син. «Диңгез кузе» якларыннан бер карасаң, Силезия тауларын син яратырсың. ■Без һәрвакыт әзер!» сузен көчле яңгырат. Тауга менсәң кулың куккә тияр булсын. Сәлам тапшыр мин белмәгән дусларыңа, Алар бар да илне янып сөяр булсын. Сәлам тапшыр укытучыңа — иртә белән Тиз-тиэ атлап мәктәбенә барган чакта. Сәлам диген, кызым, кургаш коючыга. Кулларыңа яңа китап апган чакта. Гевонт биек, ә түбәндә, тау астында Сулар ага, җырлар оча. еллар ага... Һәр адымда уйла кеше хакында син, Телә, кызым, җирдә якты юллар аңа, Польшаны гиз, атла, кызым. Көнчыгышка, Дуслар килсен аннан синең туган илгә. Халыкларга бу бәхетне Ленин бирде. Чәчәк куй сии беек Ленин булган җиргә! Закопане янындагы тау тезмәсен Музей үзе дә яңа материаллар белән әледән-әле тулылана. Юлбашчының 100 еллык юбилеена әр-яңа экспозиция хәзерләргә керешелген Анда югалмас штрихлар, шиңмәс буяулар белән рәссамнар сызган сурәтләр дә >рын алачак: Ленин Краков киңәшмәсе делегатлары белән, Ленин гураль көтүчесе Юхас белән сөйләше. Ленин һәм Крупская тауда йерилөр.„ Шунда ук һәм шундый ук үлемсез фактлы бер схема: Краков базасында чакта Ленин Россиянең 100. чит илләрнең 50 шәһәре белән элөмте- де торган һәм язышкан... «Казан утлары» журналының Ленин темасына «Безнең беек якташыбыз» исемле цикл материалларының да музейга тулысынча җибәрелүен хәзер үк сорап калдылар... Октябрь җиткәч, Ульяновлар Порониннан тагын Краковка кайталар һәм шул ук Любомирский урамындагы 51 йортка (Цехановскийлар йорты) урнашалар. Элеккеге фатирдагы шикелле үк ике бүлмә һәм кухня. Инесса Армандның да Краковта торган чагы. Бик еш очрашып киңәшәләр, шәһәр читләренә прогулкалар була, әйдә Инесса Бетховенны уйный. Ленин инде икенче тапкыр ябылган «Правда» урынына чыга башлаган «Правда өчен» газетасына языша. Биредә ул әле һаман дәвам иткән Балкан сугышына каршы митингта катнаша. Үзәк Комитет членнары киңәшмәсен үткәрә. Аннары латыш социал-демократларының дүртенче съездын хәзерләү уңае белән Берлинга, Парижга бара, Брюссельдә үткәрелгән шул съездның үзендә катнаша. Булган һәр урынында, Краковка кайтышлый исә Льеж белән Лейпцигта туктап, «Милли мәсьәлә» дигән темага докладлар сөйли. 1914 елның маенда — яңадан Поронин. Тагын яңадан-яңа эшләр. Арада иң кичектергесезләре: партиянең булачак съездына хәзерлек, РСДРП оешмаларының бердәмлеген тәэмин итү буенча Брюссель киңәшмәсе материалларын әзерләү. II нче Интернационалның Вена конгрессы мәсьәләсе... Яңа хезмәтләр языла, яңа очрашулар дәвам итә. һәм, һич көтмәгәндә.., Яңадан төрмә Көннәрнең берендә Ленинны жандармерия бүлеге коменданты вахмистр Матыш- чук өяз үзәге Яңа Таргка алып бара. Старостатта аны кулга алалар һәм шул ук минутта төрмәгә утырталар. Инде башланып киткән беренче бөтендөнья сугышы хәбәрләрен төрлечә юрап һәм сөйләп шаулаган шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Ратушь белән базар мәйданы янындагы төрмә. Күпләрнең үзәгенә үткән һәм әле тагын үтәсе каргалган урын. Бишенче номерлы караңгы камера. Аркылысы да, буе да дүрт адымлык. Тимер карават. Кечкенә бер өстәл һәм урындык. Бер почмакта ләгәне, бер почмакта тимер миче бар. Төрмә күзәтчесе аны кенәгәгә терки: «26 июль, иртәнге 11 сәгать. Владимир Ульянов, Россиядә туган, 44 яшендә, христиан динен тота, рус эмигранты, 91 крон, 99 галлер, кара сәгать, пәке». Шул ук көнне Порониннан килгән жандарм рапорты укыла. Имеш, ул: Белый Дунаецта күп санлы Россия кешеләре белән ниндидер яшерен киңәшмәләр үткәргән. Имеш, ул рус шпионы булырга тиеш, чөнки тирә-юньдәге калкулыкларга менеп карталар сыза... Имеш, руслар коеларга агу салалар... Доносы ялган һәм нигезсез булса да гаепне ныклап тагулары бик мөмкин. Чөнки Германиянең Россия, Франция, Бельгия белән, Англиянең Германия белән, Австро- Венгриянең тагын Россия белән, ә Франция белән Англиянең исә тагын Австро-Венгрия белән сугышы бара. Шаукымлы, буталчык, ата улны, ана кызны беләсе түгел көннәр. Таякны бөгеп-сындырып ташлаулары да бар. Гражданский эшләрне дә инде хәрби суд карый. Их, билет алырга рөхсәт ителгән 23 июль көненә хәтле чыгып китеп кенә булмады бит!.. Әлеге дә баягы шул акча юклыгы инде Көтмәгәндә дисәк тә, Ленинның кулга алынуы бер дә көтелмәгән хәл булмый, әлбәттә. «Биредәге аграр шартлар белән танышу өчен Галициягә килдем, чөнки мин асылда шул мәсьәлә белән шөгыльләнәм. Шулай ук поляк телен дә өйрәнергә телим», ди Ленин Краковта беренче мәртәбә прописка кәгазе тутырганда. Шуңа полиция комиссары салган имза менә нинди «Ульянов дигән шәхесне күзәтү астына алдым, нәтиҗәләрен вакыты белән хәбәр итәрмен». Поронинга беренче килгән елны ук вахмистр Матышчук Ленинның почта йортында типография оештырырга теләвен сизенә, кемнәндер ишетеп белә дә, аны кисәтеп кенә калмый, ә Яңа Таргка донесение дә яза. Котылу өчен бердәнбер чара бар — ул да булса йогынтылы, күренекле, Австрия властьлары каршында да танылган кешеләрнең Ленинны аклап һәм яклап чыгуы кирәк. Моны Ленинның иректәге дуслары һәм көрәштәшләре оештыра. «Ленин_________________________________ пат шалыкның иң усал дошманы, патша Россиясендә аны күптән инде атып үтергән булырлар иде. Ул үзенең шул патшаларга каршы көрәше белән бөтен Европага бик яхшы билгеле... Ленин шпион түгел!..» Поляк телендә хат языл Вена парламенты социал-демократлары Адлерга һәм Диамандка Крупская мөрәҗәгать иткәч, бу сүзләр Министрлар Советы председателе Стюргка ук җиткерелә. Ленинны яклап шул ук сүзләрне Польшаның прогрессив язучысы Владислав Оркан, язучылар Ян Каспрович һәм Стефам Жеромскийлар, доктор Длусский, поляк социал-демократлары Варский, Валецкий, Кошутская һ. б. лар Яңа Тарг судына, полиция дирекциясенә һәм еяз комиссариатына язалар. Ленинның азат ителүен зур җәмәгатьчелек даулый. Ә Ленин исә бу кәннәрдә төрмәдә утыручылар * белән таныша, налог түләмәгән, властьларга буйсынмаган, кеше полупаскысы белән & чик аша йөргән өчен кулга алынган крестьяннарга гаризалар языша, киңәшләр 5 әйтә. Ниһаять. Ленинны 6 августта азат итәргә тиеш булалар һәм алар, атна буена 2 товар вагоннарында каңгырып, Швейцариягә барып җитәләр. Икенче көнне үк 2 Бернда большевиклар киңәшмәсе була һәм Ленинның Европа сугышына мөнәсәбәте | турындагы төп тезисы кабул ителә: сугышка каршы сугыш! Хәзерге империалистик < сугышны гражданнар сугышына әйләндерергә!.. Н ...Порониннан Варшавага кайтышлый туктап, Яңа Тарг шәһәрендәге төрмә бина- 2 сын күрер>ә мөмкин. Анда хәзер (1951 елдан бирле) мәктәп балалары өчен Харцер ң исемендәге оешманың үрнәк йорты. Ленин утырган камера мемориаль бүлмә итеп . саклана. Аның белән янәшәдә, тормыш юлы һәм революцион эшчәмлеге турында сөйли торган материаллар куеп. Ленин бүлмәсе ачканнар. Караңгы төрмәне якты көн £ чәчәкләре күмгән. Әйе,„ X Ленинга—чәчәкләр Биредә аплрны бик күп җирдә күрергә мөмкин — Яңа Гутаның Ленин исемендәге металлургия комбинаты цехларында, Ленин исемендәге урамнарда һәм бакчаларда, Ленин һәйкәлләре һәм бюстлары янында, мәктәпләр, клублар һәм хәрби частьларның Ленин бүлмәләрендә.... Варшавадан Краковка хәтле без утырып барган тиз йөрешле Варшавада Ленин иузсв. поезда да, Краков — Закопане маршруты автобус-экспресста да, Заколанедан Поро- нинга килгәндә дә һәм Порониннан Белый Дунаец ягына атаганда да бар алар. Өлкәннәр кулында, яшьләр кулында, балалар кулында! Ленин булган бу якларда алар мәңге сулмаска калырлар, бәхетлеләрнең шатлыгын, тагын да матуррак киләчәккә омтылышын аңлатып балкырлар тесле. Закопане — Варшава поезды пассажирлары исә шундый ук чәчәкләрне Ленинның Польшадагы Үзәк музеена алып баралар иде. Бу музей Ленин турындагы бөтендөнья материаллары белән эш итә. һәм, әйтергә кирәк, аларны ул я оста кулланылган яктылык ярдәмендә, я теге яки бу сурәтне экранда күрсәтеп яки тавыш тыңлатып күрсәтә белә. Әйтик, Октябрь революциясе көннәре залында чын кеше зурлыгында эшләнгән сурәт-солдатлар һәм сурәт-матрослар бастырып куелган. Син, тамашачы буларак, шулар арасына барыл керәсең. Залда караңгы, экранда — «Аврора» залпы. Чыннан да, восстаниедә, революция барышында үзең катнашкан кебек истәлекле хатирә бит бу! Шунда ук Ленинның үзен экранда күрергә, аның үз тавышын тыңларга мөмкин. Эшлекле магистр Конар Юлиан җитәкләгән бу искиткеч үзенчәлекле һәм материалларга чиксез бай музей хәзер Советлар Союзында йөртер өчен «Ленин Польшада» дигән күчмә күргәзмә эшли. Ленин юбилеена чаклы «100 ел эчендә дөньяда революцион хәрәкәт» дигән темага фотокүргәзмә инде тиздән хәзерләнеп тә бетәргә тиеш. Биредә Ленин васыятьләрен үтәп, ленинизм юлыннан атлап азатлык һәм бәхет яулаган халыклар һәм илләр язмышын күрсәткән материаллар аеруча күп. Шул җөмләдән социалистик Польшаның үзе турында да. ...Польша белән очрашуны без Варшавадан башлаган идек. Юк, дөресе, ул Мәскәүдә үк башланды һәм юлда дәвам итте. Июньнең бишендә «Мәскәү» гостиницасында, «Трибуна Люду» газетасын алып, Краковта Ленинга яңа һәйкәл эшләү өчен конкурс игълан ителүен укыдык. Аннары без, Мәскәү — Варшава — Берлин поездының бер вагонына туры килеп, поляк егете Мячислав Михалак белән очраштык. Ул Польша Халык Республикасының Мәскәүдә оештырыласы промышленность күргәзмәсеннән кайтып бара икән. Ул, танышуга ук, «Сездә әллә нихәтле техник казаныш күрсәтәчәкбез, без хәзер бик куп илләргә чыгара торган яңа машиналар, приборлар һәм электрик аппаратлар куела анда!» дип, бер дә масаюсыз тон белән тезеп китте. Әйе, социалистик Польшаның чын мәгънәдә мактанып һәм горурланып сөйләрлек уңышлары һәм ирешкән казанышлары күп хәзер. Польша — куәтле һәм куп санлы машиналар иле. Игенче поляклар үз илләрендә ризык муллыгы өчен күп көч куеп көрәшәләр. Инде күзгә күренеп торган нәтиҗәләре дә бар: Польшада үткән ел җан башына уртача 8 килограмм май сатылган (Германия Федератив Республикасында ул 5, ә Италиядә 4 килограмм), һәр кешегә уртача 35 килограмм шикәр (Франциядә 31) туры килә. Ә рухи азык исә аннан да мулрак. Польша җирләрендә 50 меңнән артык китапханә генә бар, авылда яшәүче һәр 100 кешегә 139 том китап туры килә, 3,5 миллион телевизор эшли, ел саен 32 мең егет һәм кыз югары мәктәп тәмамлыйм Боларның барысына без Ленинлы Россия белән бергә Ленин кушканча көрәшеп, социализмның төп көче булган Советлар Союзы белән бердәмләшү һәм дуслашу нәтиҗәсендә ирештек, диләр поляклар. Әйе, Ленинның «Азат Россиядән башка азат Польша була алмый» дип раславы, Октябрь революциясе җиңгәч, патша Россиясенең Польшаны изә һәм җәберли торган барлык договорларын юкка чыгарырга дип Ленин имзасы куелган декрет сүзләре поляк дуслар йөрәгендә мәңге җуелмас хатирә булып саклана. Шуңа күрә биредә, кем генә, кайчан гына килсә дә, Ленин эшчәнлегенә һәм аның истәлегенә бәйле һәр урында ирек шатлыгы һәм елмаюлы йөзләр яме булып балкыган чәчәкләрне күрер. Варшава — Краков — Закопане — По ронин — Белый Дунаең