ЛЕНИН ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР
ЛЕНИНГА НИЧЕК БАЛЫК БҮЛӘК ИТКӘННӘР
бервакыт Владимир Ильич Ленин үзенең Кремль* дәге кабинетында эшләп утыра иде. Өстәлдә стакан белән чәй. Бер савытта — сохари. Ул елларда коточкыч ачлык иде. Халык нәрсә туры килсә шуны ашады. Бәрәңге кабыгы да, солы да ашадылар. Ипи мәсьәләсенә килсәк—аны көненә берәр сынык кына бирәләр иде. Билгеле, Ленин өчен иң әйбәт ризыклар да табып булыр иде. Ләкин ул үзе өчен мондый нәрсә эшләүне тыйды. Бөтен ил ачыкканда ул үзе өчен генә тук тормыш булдыра алмый иде. Ул хәтта чәйне дә шикәрсез эчте. Менә шулай бервакытны Владимир Ильич Ленин эшләп утыра һәм тәнәфестә тамак ялгап ала: сохари белән чәй эчә. Ишек ачыла да секретарь керә. Ул Ленинга: — Петроградтан балык эшләре буенча управляющий килде. Ул ничек кенә булса да сезне күрергә тели,—дип әйтә. Ленин: — Яхшы. Керә бирсен,— ди. һәм менә управляющий керә. Ул — гади балыкчы. Балык промышленностеның эшен яхшырту максаты белән революция аны җаваплы урынга куйган иде. һәм ул, үз эшен кайгыртып, балык тотуның ни өчен начар барганын аңлатырга Ленин янына килде. Көймәләрне рәтләргә һәм ятьмәләр сатып алырга акча кирәк. Югыйсә балык, совет ятьмәләрен көтеп тормастан, Англия суларына китә бара. Менә управляющий Ленинга илдә балык юСТБППГБПГсәбәпләрен аКлата. Ул Ленинның язу өстәле янында басып тора, һәм утырмый. Гәрчә Ленин, ике мәртәбә урындыкка күрсәтеп, утырырга тәкъдим итсә дә утырмый. Ләкин ул утыра алмый иде. Аның артка куйган кулында зур гына төргәк. Төргәктә — ысланган балык. Бу — Владимир Ильичка бүләк. Управляющий моны үзе ыслаган иде. һәм Мәскәүгә ул аны Ленинга бүләк итәргә дип алып килде. Билгеле, ул балыкны кабинетка керүгә бирермен дип хыялланган иде. һәм ул көтелмәгән бүләк белән Ленинны гажәпкә калдырырга уйлап, төргәкне артына яшерде. Ул хәтта бүләкне тапшырганда әйтәчәк сүзләрне дә алдан әзерләде. «Менә, кадерле Владимир Ильич, бу — сезгә. Рәхим итеп ашагыз һәм тазарыгыз»,— димәкче иде. Ләкин кабинетка кергәндә балыкчы бераз гына курыкты һәм каушады, алдан әзерләнгән сүзләре хәтереннән чыкты һәм ул балыкны эш турында сөйләшеп бетергәч бирмәкче булды. һәм менә шуның аркасында төргәк анын артында калды. Ул артында ысланган балыкны яшергән көе җайсыз гына басып тора һәм балык тоту ни өчен начар барганын Ленинга сөйли. Ленин әйтә: — Без сезгә акча бирербез, һәм бөтен үтенечләрегезне канәгатьләндерербез. Ә сез инде, зинһар өчен, балыкны күбрәк тотыгыз, ач халыкның хәлен җиңеләйтерлек булсын. Ленин балыкчы белән саубуллаша. Ә тегесе тәвәккәлләп күчтәнәчне өстәлгә куя да, әйтеп сала: — Менә монда, Владимир Ильич .. Бер балык тоткан идек... Менә дигән итеп ысладык... Балыкчы кинәт кенә Владимир Ильичның кәефе кырылганын күрә. Ленинның хәтта йөзе җыерыла. Балыкчы элеккедән дә бигрәк каушый һәм әйтә: — Зинһар өчен, Владимир Ильич... Бүләкне кабул итә күрегез инде... Ләкин Владимир Ильич балыкны алмый. Ул катгый рәвештә болай ди: — Рәхмәт сезгә, иптәш, ләкин мин сезнең балыгыгызны ала алмыйм. Безнең илдә балалар ачыга. Сез аны ялгыш миңа китергәнсез. Балыкчы бөтенләй аптырап кала. Тавышы чыгар-чыкмас: — Кабып карагыз инде. Владимир Ильич. Менә дигән тәмле балык. Нәкъ суда йөзеп йөргәнен тоттык...— ди. Балыкчы кинәт кенә Ленинның звонокка басканын күрә. «Анакай гынам,— ди балыкчы эченнән генә,— нәрсә килеп чыга инде?» Секретарь килеп керә. Ленин аңа болай ди: — Менә нәрсә: бу балыкны алыгыз да балалар йортына җибәрегез! Балыкчының хәле чамадан тыш мөшкеллеген күреп, Владимир Ильич аңа кулын бирә һәм болай ди: — Сезгә балалар исеменнән бу бүләк өчен зур рәхмәт белдерәм, иптәш. Балыкчы Ленин белән саубуллаша һәм кабинеттан үз алдына сөйләнеп чыгып бара: — Анакай гынам, хата ясадым бит... ЯЛГЫШУ енин үзенең Кремльдәге кабинетында эшләп уты- ♦ ра иде. Шул вакытта ана Наркомзем коллегиясе х әгъзаларының исемлеге кирәк булып чыга. Ул. исемлеккә тагын берничә хезмәткәрне өс- £ тәргә теләп, аны карап чыкмакчы була. Чакыргач, Секретариатның дежурный хезмәткәре керә. Ленин аңа: — Мина Наркомземның бөтен хезмәткәрләрен бирегезче,— ди. Дежур хатын, бик гажәпләнгән кыяфәттә, ашыгып кабинеттан чыга. Кичә генә Наркомземның бөтен коллегиясе Ленин янында киңәшмәдә булган иде. һәм менә бүген яңадан барысын да жыярга кирәк. Дежур хатын коллегия исемлеген ала да, кичекмәстән Ленин янына килергә дип, барысына да телефон шалтырата башлый Ләкин коллегия әгъзалары бик күп һәм аларга хәбәр итеп чыгу өчен кимендә ярты сәгать кирәк иде. Менә безнең бу дежур хатыныбыз ах-вах килеп телефон борып утыра. Шулвакыт кинәт кенә Ленин кабинетыннан өч тапкыр звонок чылтырый. Бу — Ленин үз янына секретарьны чакыра дигән сүз. Секретарь Фотеева шунда ук кабинетка йөгерә. Ленин кырыс кына аңа болан ди: — Безнең секретариатта нәрсә эшләгәннәрен мин аңлый алмыйм. Мин Наркомзем коллегиясе әгъзаларының исемлеген сораган идем. Менә унбиш минут үгте инде, исемлек әле һаман да юк. Иптәш Фотеева секретариатта бик уңайсыз аңлашылмаучылык чыкканын белә: исемлек кертеп бирәсе урында, дежур хатын бөтен коллегияне Ленин янына чакырып ята. Дежур хатын Ленинга хезмәткәрләр түгел, ә исемлек кенә кирәк икәнен белгәч елап җибәрә. Шундый аңлашылмаучылык чыкканга, ул бик гарьләнә. Бу хәл өчен ул үзенә эләгер дип уйлый. Фотеева исә кирәкле кәгазьләрне алып кабинетка керә һәм нәрсә булганын көлә-көлә сөйли башлый. Ул, андый комик хәлне ишетеп, Ленин да аның белән бергә көләр дип уйлый. Ләкин Ленинга карап ул сизеп ала: Ленин кашларын җыерган һәм нидәндер риза түгел. Ленин уйга калып үзенә-үзе болай ди: — Мин шулай ук аңламаслык итеп әйттемме икәнни? Әйе. чыннан да мин шулай дидем: «Мина бөтен коллегияне бирегез». Иптәш Фотеева Ленинга: — Владимир Ильич, сез, зинһар өчен, безнең хезмәткәрләрне гафу итегез. Ул әле тәҗрибәсез кеше. Бездә күптән түгел генә эшли башлады,— ди. Ленин аңа. — һәм ул гаепле дә түгел. Бу — минем хата. Мин үз фикеремне төгәл әйтмәгәнмен. Гаеп — миндә,— ди. Фотеева бу турыда чыгып сөйләгәч, яшь ханым шатлыгыннан нишләргә дә белми. Ул күз яшьләрен сөртә. Аннан көлеп җибәрә, һәм Фотеевага болай ди: — Беләсезме нәрсә, мин узган ел бер канцеляриядә машинистка булып эшләгән идем. Канцелярия начальнигы бервакыт мина ялгыш МИХАИЛ ЗОЩЕНКО җөмлә әйтеп яздырды. Үзенең хатасын таныды дип уйлыйсызмы? Юк шул, әле миңа җикеренде, ялгышны миңа сылтады һәм мине эштән KVV белән янады. Мин шуннан соң атна буе еладым. Шул хәтле хурландым... Ә бүгенгесе үземнең ахмаклыгым аркасында булды. Ленинның шундый гадел кеше икәнен белми идем мин. Иптәш Фотеева ана болай ди: — Юк, бу — гаделлек кенә түгел. Үз хатаңны тану, аны кешегә сылтамау — кеше характерының, ихтимал, иң сирәк очрый торган гүзәл сыйфатыдыр. Ләкин сезгә дә еламаска кирәк иде: тормышның барлык очракларында да түзем була белергә өйрәнергә кирәк. Ул арада Наркомзем коллегиясенең чакырылган әгъзалары җыела башладылар. Ялгышлык аркасында чакырылганнарын белгәч, әлбәттә, кәефләре кырылды. Ләкин хезмәткәрләрдән берсе: — Юк, мин ялгышлык белән килүемә бер дә үкенмим. Ләкин менә бүген мин Ленин белән очраша алмадым — анысы кызганыч,—диде. Башка хезмәткәрләр дә бу фикер белән килештеләр һәм таралыштылар. КАЙЧАК КАРА САВЫТЫН ДА АШАРГА МӨМКИН ■w иму fl атша төрмәсендә Ленин нәкъ ундүрт ай утырды. д \д|до(рД ■ Ул — бер кешелек ярым караңгы камера I иде' Анда булган бөтен җиһаз — тимер койка. ■ШМВдатВ I өстәл һәм урындыктан гыйбарәт. ri Ленин урынында башка кеше булса, бу каме- рада көннәр буе сыкранып ятыр иде. Ләкин Ленин мондый кеше түгел иде. Ул монда да көннәр буе эшләде. Иртән ул гимнастика ясый, аннан үзенен яза торган китабына керешә. Ул монда бик әһәмиятле революцион әсәрен— «Россиядә капитализмның үсеше»н язды. Дөресрәге, монда ул үзенең булачак әсәре өчен материал җыйды, күчермәләр ясады, һәм. барысы өстенә, монда ул революционерларга хатлар язды, партиянең программасын эшләде. Төрмәдә боларны эшләү бик үк ансат эш түгел иде. Туган-тумачаның аңа китап җибәрү хокукы бар иде. Ленин әнә шул китапларга язды. Ләкин бу китапларга язганны төрмәдә берәү дә сизмәскә тиеш иде. Чөнки туганнарына кайтарып биргәндә бөтен китапларны тикшереп чыгаралар. Әгәр китапка бер генә революцион сүз язылган булса да. аны яндыралар. Әмма революционерлар сөт белән язу ысулын беләләр иде. Әгәр кәгазьгә сөт белән язсаң— берни дә күренми. Язылганны уку өчен кәгазьне лампа яки шәм янында кыздыру җитә. Ул чагында кәгазьдәге сөткә төс керә, хәрефләр кызгылт-чия төсен алалар һәм язылганны укып була. Ленин китап кырыена һәм юл араларына нәкъ менә шулай яза. Туганнары исә бу турыда беләләр. Алар төрмәдән чыккан китапны алуга аның һәр битен лампа янында кыздыралар, язганны укыйлар һәм күчереп алалар. Ленин төрмәдә шулай эшли. Ләкин моны эшләү дә бик зур саклык таләп итә. Әгәр моны надзиратель күрсә, эш бик начар булыр иде. Ул чагында авыру буларак Ленинга сөт бирүне дә туктатырлар иде. Әле жәза да бирерләр иде. Ә надзиратель камерага бик еш керә. Яки тоткынның нәрсә эшләгәнен тишектән карап тора. Ленин мондый нәрсә уйлап таба. Ул ипидән кара савыты ясый, ана сөт сала һәм каләмен шуна манып ала. һәм шулай итеп яза. Менә бервакыт надзиратель шыпырт кына тишектән карап тора һәм бик гажәп хәл күрә. Ленин китап кырыена язып утыра. Надзиратель тиз генә ишекне ача, камерага керә һәм болай ди — Сез эләктегез. Минемчә, сез китап кырыена әле генә нәрсәдер язып утыра идегез. Надзиратель китапка карый һәм күрә: китап чиста көе. Ул кара савытын алып карамакчы була, ләкин шул вакытта Ленин кара савытын тыныч кына авызына каба һәм чәйни башлый. Надзиратель: — Сез нишлисез? Сез бит кара савыты ашыйсыз? — ди. Ленин ана: — Сез, ихтимал, сукырайгансыздыр. Бу — кара савыты түгел, ә ипи. һәм менә мин аны ашыйм.— ди. Надзиратель күрә: чыннан да ипи. Болай дип уйлый: «Мөгаен, минем күзләр начарлангандыр Ул кара савытын ашаган кебек күренгән иде бит». Шулай уйланып ул китеп бара. Ә Ленин шул ук моментта ипидән тагын бер кара савыты ясый һәм сөт салып тагын яза башлый. һәм надзиратель камерага кергән саен Ленин кара савытын бик тыныч кына ашап бетерә бара. Бу хәтта тәмле дә була. Чөнки ипи белән сөт бит. Төрмәдән чыккач, Ленин үзенең туганнарына һәм танышларына көлә-көлә болай дип сөйләде: — Беләсезме, бер көнне минем эшем гел кирегә барды: икс сәгать ° эчендә миңа алты кара савыты ашарга туры килде. Барысы да көлештеләр. Ә эшнең нәрсәдә икәнен аңламаган кешеләр гажәпләнделәр; ничек итеп инде ул кара савытын ашамак кирәк? 3 Ләкин кайвакытта кара савытын да ашап була икән шул. ч ФЕДОСЬЯ ТҮТИНЕҢ ЛЕНИН БЕЛӘН « СӨЙЛӘШҮЕ ТУРЫНДА Ире үлгәч, әлбәттә, аңа кыен була башлады. Чәй эчәргә шикәр дә бетеп китте. Менә ул пенсия артыннан йөри башлады. Ләкин берни дә барыл чыкмый. Ана әйтәләр; — Син пенсия алмаячаксың. Синең ирең Совет власте урнашкач бик ФЕДОСЬЯ ТҮТИНЕҢ ЛЕНИН БЕЛӘН СӨПЛӘШҮЕ ТУРЫНДА едосья түтигә бәла килде. Аныя ире үпкә шешү авыруыннан дөнья куйды. Ә ул кеше калай түбә ябучы иде. Менә дигән итеп түбә яба белә иде һәм ярыйсы гына хезмәт хакы алгалый иде. Федосья түти хәтта шикәр белән чәй эчә иде. аз вакыт эшләп калган. Ләкин Федосья бу сүзләргә игътибар итми һәм кайда да булса пенсия бирергә тиешләр дигән өмет белән бик күп учреждениеләргә йөреп тора. Ә бер учреждениедә аннан котылу өчен: — Синең эшеңне бер генә кеше карый ала,— диләр.— Ул — Ленин. Телисең икән Ленин янына барып чык. Федосья түти Ленинның Смольныйда яшәгәнен сорашып белә, һәм шунда китә. Билгеле, часовой аны кертмәскә маташа. Ләкин бәхетсез карчыкның начар фикер белән йөрмәгәнен сизә, аны кызгана. Тәвәккәлләп уздыра да җибәрә. Түти икенче катка күтәрелә. Коридор буйлап бара. Бер бүлмәгә башын тыгып карын — берәү дә юк. Икенчесенә борын төртеп караса —күрә, өстәл артында берәү язып утыра. Бу кеше Ленин була. Түти, билгеле, аның Ленин икәнлеген белми. Ул моны берәр хезмәткәрдер дип уйлый. Шуңа күрә, каушап-нитеп тормастан, болай дип сорый: — Әфәндем, сез язу эше буенчамы, әллә тикшерүчеме? Әллә, бәлкем. сез хисаплап утыручыдыр? Ленин көлемсерәп җавап бирә: — Кайчан ничек туры килә бит. Кайвакытта язасың, кайвакытта тикшерәсең, ә кайчакта санарга да туры килә. Ә сезгә нәрсә кирәк иде соң? — Ничек дип әйтергә инде, мин пенсия алырга йөрим,— ди түти.— Менә шуның аркасында инде мин Ленинның үзе белән сөйләшергә дип килдем. Минем хәлемне аңлап, мине Ленин янына кертсәгезче. Ленин тагын елмая. — Ә сез мина юньләп сөйләп бирегез әле! Ихтимал, Лениннан башка гына хәл итеп куярбыз. Карчык риза булмый. — Юк инде, әфәндем, Лениннан башка берни дә чыкмас. Минем үтенечем бик катлаулы. Аны Ленин гына ерып чыга алачак. Ленин аңа: — Шулай да нәрсә булганын сөйләгез әле,— ди. Түти сөйли башлый. — Минем тормышымның «географиясе» бик гади. Күптән түгел генә минем ирем үлде. Ул түбә ябучы иде. Менә мин үземә пенсия сорап йөрим. Ләкин мина барысы да, сиңа пенсия булмас, чөнки картың совет чорында бик аз вакыт эшләп калган, диләр. Ленин әйтә, алар, ди, ахмак сүз сөйлиләр. Сезнең ирегез Совет власте чорында озак вакыт эшли дә алмый иде, чөнки Совет власте әле күптән түгел генә оешты бит. Ленин трубканы ала да кем беләндер сөйләшә. — Сезгә хәзер бер гражданка килер. Аңа пенсия бирергә кирәк,— ди. Ленин шуннан соң Федосья түтигә болай ди: — Коридор буенча барып, моннан өченче ишеккә керегез, һәм шунда сезнең эшегез хәл ителер. Бернинди өмете булмаган хәлдә Федосья түти күрсәтелгән бүлмәгә китә. Ләкин анда, артык сорашып та тормыйча, пенсия кнәгәсе алу өчен Федосья түтигә язу бирәләр. Шул көнне үк түти пенсия ала һәм, шатлыгыннан нишләргә белмичә, базарга бара, шикәр һәм мануфактура сатып ала. Аннан соң ул, кер чайкаганда кирәк булыр дип, синька ялмакчы була һәм кибеткә китә. Кинәт ул бүген генә үзе белән сөйләшкән кешенең портретын кибет стенасында күреп ала. Портретны күргәч, ул аптырап кала һәм кибет мөдиреннән сорый. — Әфәндем, бу рәсемдә кем икәнен әйтә алмассызмы? Мин бу кеше белән бүген генә сөйләшкән идем, шуңа күрә сорашам. Кибет мөдире: — Әбекәй, андый очрашуның булуы мөмкин түгел,—ди.—Бу — Ленин. Федосья: — Алайса, мин Ленин белән сөйләшкәнмен икән инде,—ди. Өенә кайткач, ул үзенең күргәннәрен управдомга сөйли, һәм аңардан болай дип сорый; — Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Ленин мина үзен танытмады икән? Управдом уйга кала һәм болай җавап бирә: — Төрле кеше була, анакай. Бер төрлеләре шапырыналар, мактаналар. Янәсе, без тегеләй итәбез, болай итәбез, без ялгыша торганнардан түгел. Ә бер төрлеләре кычкырынмыйлар, мактанмыйлар, борын күтәрмиләр, ә гап-гади генә — үз эшләрен җиренә җиткереп эшләп утыралар Менә кешенең иң җүнлесе шундый була да инде һәм. анакай, синен андый кеше белән сөйләшүеңне чын күңелдән тәбрик итәргә генә кала. Федосья түти авыр сулый. — һай, аның үзенең кем икәнен әйтмәве никадәр кызганыч! Мин аңа башымны иеп рәхмәт әйткән булыр идем. М. Мөхәммәт тәрҗемәләре.