КӨРӘШ ҺӘМ ҖИҢҮ ҖЫРЛАРЫ
Композитор белән безне күпьеллык иҗат дуслыгы бәйли. Мин аның квартирында еш булам. Аның тынгысыз булуына, һаман эштә булуына сокланам. Аның иҗаты күпкырлы. Совет җыры, татар совет композиторлары халыкка биргән җырлар турында сүз кузгалса, беренчеләрдәи булып, Җәүдәт Фәйзи исеме телгә алына. Кырык елга якын халыкка берөзлексез җырларын бүләк итеп килә ул. Ул җырларны мин заманыбызның музыкаль елъязмасы дип атар идем. 1932 елда Һади Такташның «Урман кызы» поэмасының бер өзегенә язган бик ягымлы, җылы хисле, яңа яңгырашлы җыры белән Җәүдәт Фәйзи кыю рәвештә музыка сәнгатенә кереп китте. Иҗатының беренче башлангычыннан ук ул үз заманының зур вакыйгаларын шатланып җырлауны, аларны олылауны изге бурыч итеп аңлый, шул омтылыш белән яши. 30 еллар — илебездә социалистик төзелеш киң колач алган, һәр өлкәдә җиңүләр яулаган, халык күтәренке күңел белән яшәгән чор. Нәкъ шул елларда концерт залларында Җәүдәт Фәйзинең шатлык сирпегән, рух ныклыгы белән сугарылган дәртле җыр-маршы «Шауласын, гөрләсен безнең җыр» яңгырый. Илебезнең якты киләчәге өчен корбан булганнарның берсенә—«Ярлы кызы комсомолка Гөлсараига багышланган җыры, Совет Ватанын сакларга хәзер торучы комсомолец егет турында кавалерия җыры «Атым, чайка башыңны» туа Бөек Ватан сугышының иң киеренке көннәрендә иҗат ителгән «Канга кан» җыры җиңү сәгатенә кадәр сугышчыларыбыэның күңелләрендә дошманга ачы нәфрәт, җиңүгә нык ышаныч тәрбияләде. Тыныч төзелеш еллары... Республикабызда беренче нефть вышкалары күтәрелә башлады. Ә радиодан композиторның «Татарстан нефтьчеләре маршы» яңгырады Мондый мисаллар чиксез күп. Җәүдәт Фәйзинең җырларында халыкның йөрәк тибешен, аның көр күңелен, батырлыгын һәм шаянлыгын, тапкырлыгын ишетәсең. Ул җырларда — тарих, көрәш, җиңү. Композиторның үз теле, Җәүдәт Фәйзинең үз стиле бар. Аның кәйләре бик гади, ләкин сокланырлык затлы. Алардан ныклык, сәллмәт рух бөркелә Ачык аңлаешлы көйләре күңелгә тиз кереп урнаша. Алар ихлас күңелдән. совет кешесен ихтирам игүдән, аның хезмәтен зурлаудан туганнар Аларда сүнмәс яшьлек ялкыны. Шуңар күрә дә композиторның җырлары картаймыйлар, искермиләр. алар һаман сафта. Моннан 37 ел элек язылган .Урман кызы» 1965 елда гына иҗат ителгән «Гөлшаһидә» белән янәшә яши. Концерт программаларын 1966 елда Тукай премиясе белән бүләкләнгән «Күңелем Ленин белән сөйләшә», «Җәлил йолдызлары» «Исеңдә ’от. иптәш» кебек керәш җырлары белән бөргә, моннан күп еллар элек иҗат ителгән җырлар да тулыландыралар. Халыкның музыкаль көнкүрешенә күптән үтел кергән җырлар үз чиратында, халык иҗатына билгеле бәр матур эз салдылар Безгә Җәүдәт Фәйзи йогынтысында халык чыгарган «Рәйхан». «Вәгъдә» кебек бик күп хәзерге заман кейләрә мәгълүм. К Композиторның иҗаты җырлар белән генә чикләнми, әлбәттә. Татар совет музыка сәнгатендә комедия жанрының барлыкка килүе дә Җәүдәт Фәйзи исеме белән бәйле, «Башмагым» музыкаль комедиясе совет музыкасының алтын хәзинәсенә керде. Ул — рус, украин, үзбәк, бурят, тува халыклары телләренә тәрҗемә ителгән, илебезнең бик күп музыкаль театр сәхнәләрендә үзенә урын алган әсәр. «Акчарлаклар», «Идел буенда» музыкалы комедияләре һәм «Тапшырылмаган хатлар» операсы Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында күп тапкырлар уйналдылар. Скрипка, симфоник һәм тынлы оркестрлар өчен язылган әсәрләр, республикабызның драма театрлары спектакльләренә иҗат иткән музыкаль оформлениеләре ничаклы! «Хуҗа Насретдин», «Шәмсекамәр», «Тормыш җыры»» «Ташкыннар»га язылган җырларны кем генә белми?!. Мәктәп балаларының бер генә кичәләре дә Җәүдәт Фәйзинең аларга адресланган җырларыннан башка узмый. Әгәр >стан дәүләт симфоник оркестрының балалар э барсагыз, анда да сез Җәүдәт Фәйзи иҗа тыра. Җәүдәт Фәйзи — үткен каләмле язучы да. Аның «Тукай һәм музыка», «Татар халык көйләрен башкаручылар», «Музыка, башкаручы, тыңлаучы» кебек мәкаләләре, киң катлау масса белән әңгәмә формасында, гади телдә музыка сәнгатенең үзенчәлекләре белән таныштыручы «Музыкаль кичәләр» дигән китабы, радио аша һәм матбугат битләрендә алып барган әңгәмәләре, күренекле сәнгать эшлеклеләре турында очерклары, истәлекләре музыка турындагы әдәбиятыбызга кыйммәтле өлеш кертәләр. «Ленин турында җыр», «Ай, дуслар», «Яшә, минем республикам», «Рамай», «Матур булсын» — хәзерге заман көйләре. Боларны һәм моннан башка йөздән артык яңа татар халык көйләрен Татарстан районнарына барып җыючы, аларны өйрәнүче, аларның барлыкка килү процессын күзәтүче; җыйган көйләрне зур җаваплылык, саклык белән нотага салып, эФкәртеп, күренекле җырчыларыбыз аркылы халыкка кире кайтаручыларның берсе дә Җәүдәт Фәйзи. Хәзерге заман көйләрен ул кырык елдан артык өзлексез җыеп, өйрәнеп, аларның тарихын язып бара. Бу тиңсез, киеренке күпьеллык хезмәт нәтиҗәсен без озакламый күрербез. «Халык җәүһәрләре» исемле хәзерге заман көйләре җыентыгын композитор Татарстан китап нәшриятына тапшырды. Менә ничә ел инде халык талантларына республика күләмендә уздырыла торган смотрларда аңа жюри председателе вазифасы йөкләтелә. Йомгаклау смотрына гадәттә берничә йөз кеше җыела. Җәүдәт Харисович бу чакта үзен оста оештыручы да, таләпчән, принципиаль музыкант та һәм игътибарлы кеше, педагог итеп тә күрсәтә. Аның белән очрашкан һәвәскәр җырчылар, һәвәскәр композиторлар музыкаль зәвык, музыкаль-эстетик тәрбия буенча кыйммәтле киңәшләр алып китәләр. Мин композитор квартирасына һәр баруымда гадәттәгечә аны зш өстәле яки рояль янында очратам. Я ул җыр өчен яңа интонацияләр, яңа алымнар эзли. Яки килгән хатларны укый. Белоруссия белгечләренең җибәргән яңа китаплары белән дә сез, хөрмәтле укучы, бу көннәрдә Татар өчен көндезге ял концертларының берсен; тының күпкырлылыгын чагылдырган күренешкә очрарсыз. Концерт алдыннан композиторның «Кызыклы кунаклар» дигән шигъри әсәре укыла. Ә ул әсәр симфоник оркестрдагы музыка кораллары белән образлы телдә, кызыклы, күңелле итеп таныш таныштыра Әнә Казагыстанның күренекле музыка эшлеклесе, композитор, академик Әжм»! Жубанов турында Казагыстан фәннәр академиясе Җәүдәт Фәйзидән истәлекләр сорап хат язган. Истәлекләр язу гына Җәүдәт Харисовичиы канәгатьләндерми. Ул Казагыстанның талантлы улының Казанда булуын чагылдырган документларны табарга тели, эзләнә, кирәкле кешеләргә телефоннан шалтырата. Ул эштә. Ә мин аны күзә- тәм. Башкортстан композиторы Заһир Исмәгыйловның Җәүдәт Харисозич җырларын ♦ бирелеп җырлавын искә төшерәм. Заһир Исмәгыйлов аның иҗаты турында ялкынланып сөйли. Радиодан чуваш композиторларының җырларын тапшыралар. Ул җырларда Җәүдәт Фәйзи алымнарының матур йогынтысын ишетәм. Җәүдәт Харисович эшчәнле- ген барысын бергә тупларга тырышам. Күз алдыма куе яфраклы яшел имән килеп баса. Аның тамырлары бик тирәнгә кергән. Яфраклары төрле якка таралган. Композитор да үзенең иҗаты белән халык тормышына, аның музыкаль көнкүрешенә әнә шулай тамырларын тирәнгә һәм еракка җибәргән. Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты, композитор, фольклорчы, киң колачлы музыка эшлеклесе Җәүдәт Фәйзигә 60, иҗатына 40 яшь. 40 ел ару-талуны белмәс, дәртле, ялкынлы иҗат юлы. Бу иҗади юл киләчәктә дә якты булсын, !»аман югарыга күтәрелсен! Меңнәр аңар яңа иҗат үрләре телиләр. S