ХИКМӘТЛЕ ХИКӘЯЛӘР
Николай Хайтов — Болгарин Халык Республикасының күренекле янучысы, бик күп хикәялзр һәм очерклар, пьесалар авторы. татар укучылары Николай Хайтов иҗаты белән беренче мәртәбә танышалар Аның укучыларыбызга тәкъдим ителә торган алы даРУ Урынына, агу алып кайтты. Минем таякка бәйләнгән яулыгымны күргәч, мылтык белән хәнҗәр'алып Хәсән мине чокырда көтеп торсын,— дигән Хәтте. . Бүтән бер сүз әйтмәгән. * Ә кич җиткәч, бөтенесе ачыкланды. Бер заман Баклар мәхәлләсенең = барабанчылары Лыкавинага юнәлделәр. Аларны Дәли Мәхмүт чакыр- ~ тан. Иртәгә Җирән Сөләйманда барабан кагабыз, дип мактандылар, ф Димәк, Дәли Мәхмүт үзенең малае Брахомны Сөләйман кызы Хәттегә | өйләндермәкче. о ' Бу хәбәр тамак төбемә сөяк булып утырды: тынсыз-өнсез калдым. £ Башка берәү булса, нидер эшләр идең: я алачыгына, я өенә ут төр- < тер. берәр ничек курку салыр идең, әмма Дәли Мәхмүт бит ул! Бозык * башларны Батакка кеше суярга һәм таларга ияртеп йөргән кеше. Бу = канечкеч байның теләсә кемне куркытырлык һәм тез чүктерерлек кодрәте < бар. Инде Сөләйман шундый кешегә үзенең Хәттесен бирергә ышандырган икән — аның кулыннан кызны бер алла гына тартып алса х алыр. = Шулай да караңгы күктә миңа карап җемелдәрлек бер йолдыз калган икән әле калуын. Хәтте миңа чокырда көтеп торырга кушкан бит. Әмма, дөресен әйтим, ул мина берәр төрле ишарә ясар, үзе әйткән чокырга килер дип ышанып та бетмим. Иртәгесен көн кичкә авышкач, ике көпшәле мылтыгымны алып, Сөләйман калкулыгы каршындагы Бөркет кыясына мендем. Бервакыт тыңлыйм: «Бам-барабаи, бам-бара-бан» дип барабан сугарга тотындылар, Лыкавицадан Сөләйман утарларына таба, чуар бер төркем булып, туйга килүчеләр күтәрелә башлады. Төркем күтәрелә барган саен, барабаннар тагы да катырак дөберди, минем чигә тамырларым шулхәтле шаулый: менә-менә шартлап китәрләр кебек. Әнә, кунакларны каршылар өчен, Сөләйман атына менде, капкадан чыгып, пистолеттан атып җибәрде. Астагылар унлап мылтыктан гөрселдәтеп җавап кайтардылар, бөтен таулар дары төтене һәм сөрем эчендә калды. Төген таралгач карыйм: гадәттә Хәтте чыгып утыра торган зур ташка бер таяк сөялгән, таяк башына ак яулык бәйләнгән. Димәк, хода-тәгалә мине дә рәхмәтеннән ташлап бетермәгән икән әле! Туйга чакырылган кешеләр аларга килеп җиткәнче, Хәтте минем янга йөгерер дип уйлаган идем, әмма ул зирәгрәк булып чыкты: яктыда юлга чыкса, Дәли Мәхмүт кешеләре аны куып җитеп, тотып алырга мөмкин, кыз көтәргә карар иткән. Караңгылана төшсен, кунаклар ныграк исерешсен, менә шунда качарга да булыр, дигән. Нәкъ шулай итә дә. Туйга чакырылган кешеләр килеп бетә. Ашарга, эчәргә тотыналар, төн уртасына кадәр музыка уйныйлар, җырлыйлар. Шул чак Хәтте әнисенә: — Син инде, әни, арып беткәнсеңдер, кая, бозауларга печәнне үзем илтим әле,— ди. Капчык белән печәнне күтәрә дә чыгып китә. Капкадан чыгу белән юк та була. Артыннан абыйсы Рәсимне җибәреп карыйлар, ләкин ул печәнле капчыкны гына табып керә, һушыннан язып, әнисе гөрселдәп идәнгә ава, Сөләйман әллә нинди бер ерткычка әйләнә, кунакларның ачуы кабара. Билләренә пычак һәм пистолетлар тыгып, аркаларына мылтыклар асып, барысы да ат менеп куа чыгалар. Мин исә әле һаман чокыр төбендә кызны көтеп утырам. Аның аяк тавышын өч йөз метрдан сизеп алдым. Килеп тә житте: — Кая теләсәң, шунда алып кит,— диде. Кулыннан җитәкләдем дә алып киттем. Әмма, югарыракка, тауларга менеп, берәр тау тишегендә атна-ун көн көтәсе һәм тавыш-гауга ба сылгач кына әйләнеп кайтасы урында, мин, ахмак нәрсә, Крушовка илтә торган сукмак буйлап киттем! Үзебезнең пүчинкәгә! Без өйгә якынлашканда, яктыра башлады. Шунда гына мин Хэттене беренче тапкыр якыннан күрдем: тип-тигез, ап-ак тешләр, тулып, пешеп җиткән берле!әндәй алсу иреннәр — мин аларга орынырга да кыймадым... «Вакыты килер, орынырмын», дип уйладым ул чагында, ә вакыт дигәнебез санаулы минутлар гына иде. Яктырып җиткәндә, өйгә кайтып кердек. Бөтен күрше-күлән җыелды — безнең Крушовка шундый чибәр килен килгәнгә туганнар да, чит-ят кешеләр дә бик шатланышты. — Берегез тизрәк мулланы чакырырга йөгерегез, аларга никах укырга кирәк, юкса, теге бәдбәхетләр килеп тә җитәрләр,— диде әти. Кыз эзләүчеләр исә каңгырып йөриләр-йөриләр дә, таң атканда аптырашып, Сөләйман йортына кайталар, кая китәр бу кыз —җир йоттымы, әллә җәһәннәмгә олактымы? диләр. Ахырдан, күршеләрдән сорашып карарга кирәк, дигән фикергә киләләр. Шуннан сон инде Сөләйманның кычкырганы ишетелде: — О-һо-һо-о-о-о! Крушовлар! Ишетәсезме? Безнең кыз сездә түгелме? — диде. — Нишләп бездә булмасын? Тик сезнеке түгел, безнеке инде ул хәзер! Бик беләсегез килсә, безнеке булды! — дип җавап кайтарды әти. Аның «безнеке булды» дигән сүзен ишетүгә, тегеләр бер мәлгә тынып калдылар, аннары шундый зур гауга куптардылар, әйтерсең, өч йөз бүре берьюлы уларга тотынды, һәм шул минутта ук Дәли Мәхмүт атлылары Сөләйман таулыгыннан туп-туры безнең пүчинкәгә таба ыргылдылар. Нишләргә хәзер? Туйның нәкъ кызган чагы, ә мулла һаман юк та юк. Кунакларыбыз — туганнан туган абыйлар, апалар, абзыйлар һәм башкалар — әүвәл гайрәт орган, кычкырынган булганнар иде, Дәли Мәхмүт башкисәрләре якынлаша башлагач, кикрәкләре шиңде, шыпырт кына кайсы кая качып та бетте. Ә теге башкисәрләр томырылып киләләр! Авызларында — хәнҗәр, кулларында — мылтык, җан-фәрманга киләләр! Минем тирәдә кемнәрдер калган әле. — Болар безне таптап-изеп бетерәчәк, Хәсән. Әле соң түгел, качарга кирәк,—диләр. Әти дә: — Сине яклый алмыйм! Нибары ике патроным бар, ә ул бандитларның букчалары тулы,— ди. Тегеләр инде килеп тә җитте, әнә дагалары чак-чок ташка бәрелә. Мылтык аткан тавышлар яңгырады, һәм Дәли Мәхмүт: — Бөтенесен ут төртеп яндырырга, аналарын...— дип акырып-сү- генеп җибәрде. Карыйм: янымда беркем калмаган! Арт капканы төртеп кенә ачтым да тау буйлап өскә сыпырттым. Таунын нәкъ түбәсенә җитеп әйләнеп карасам, янымда Хәтте юк, аста калган. Ишек алдына Дәли Мәхмүт кешеләре килеп тулган, түбәнгә төшәргә йөрәк җитмәде... — Син ниеңне югалттың монда, сөйрәлчек? — дип җикеренде кызына Сөләйман. — Югалтканымны таптым инде, әти,— диде Хәтте. Әтисе ишек алды уртасында басып тора, кызы аңа тәрәзә аша җавап кайтара. — Чык монда, тиз бул! — Юк, әти, исән килеш мин моннан китмәячәкмен. в — Кем белән качтын? — дип сорый Дәли Мәхмүг — Минем белән, Мәхмүт ага,— дип җавап кайтара калын гына тавышлы бер ир һәм шул вакыт тәрәзә каршында торган Хәтте янына, беләсезме, кем килеп баса? — әтинең энесе. Сәлим абый. Ул үзе буйдак бер ир иде, аның берәр вакыт берәр кызга яучы жи- * бәргәне дә булмады, чөнки Сәлим абыйнын ун кулы гарип, шуңа күрә = сөрә дә, җир дә казый алмый иде. Гел өйдә утыра, безнекен ашын, ь балаларга ук, җәя, төрле уенчыклар ясап бирә, җәен кукуруз җирлә- > рен бурсыклардан саклый. Аның бөтен битен шадра каплаган, тешләре и көрәк кадәр, шул кеше мондый эшкә сәләтле булыр дип кем уйлаган? о Бактың исә, сәләтле икән! Мин алып киттем аны, Мәхмүт ага!—дип кабатлады Сәлим һәм сул кулына тоткан наганын — барабанлы наган — алга сузды. Аннары к ©олай дип кычкырды: —Дәли Мәхмүт! Минем бер револьверым һәм ни- в бары бер пулям бар! Әгәр арагызда Хэттене миннән артыграк яратучы < берәр кеше бар икән — алга чыксын! Атышабыз, кем исән кала, шул Хәттегә өйләнә,— диде. х Дәли Мәхмүт егетләре шаулаша башладылар, ләкин ул аларны = шунда ук туктатты: — Башлап кем ата? —дип сорады Дәли Мәхмүт. — Барыбер, телисез икән, сезнең як атсын,— диде Сәлим абый. — Брахом! Дөмектер тизрәк бу мактанчыкны, өйгә кайтырга вакыт,— дип кычкырды Мәхмүт улына. һәммәсе артка чигенде. Ишек алды уртасында Брахом гына торып калды. Ул игътибар белән мылтыгын күздән кичерде, аннары, күз турына күтәреп, төзи башлады. Озак төзәде. Яңадан мылтыгын аска төшерде, яңадан төзи башлады, ә Сәлим абый, тәрәзә яңагына таянган да көлемсерәп тик басып тора, үзе туп-туры тегенә төбәлгән: — Төзә, төзә, Дәли Мәхмүт Брахомы, әгәр исән калдырсаң — мин синең анаңнан эчкән сөтеңне костырам! — дип сөйләнә. Болай ул кычкырып әйт-мәде, әмма тирә-як шундый тын —аның һәр сүзе ишетелерлек иде. Ул акрын гына әйтсә дә. бу сүзләрдән чәчең үрә торырлык иде... Шул чак «гөрс!» итеп мылтык шартлады, ишек алдын төтен басты, төтен таралгач, карасам: Сәлим абый исән-сау басып тора. Дәли Мәхмүт имгәге тиз генә атын борды да табан ялтыратты. — Тукта, фәлән дә фәсмәтән! Тукта диләр сиңа! — дип кычкырды әтисе. Ә Брахом качуын белә, артыннан, кәгазь елан шикелле, доламасы* гына җилфердәп бара. Дәли Мәхмүт атып җибәрде, малае алай да туктамады. Шуннан ул Сәлимгә таба борылды да әйтте: — Минем имгәк мондый киленгә иш түгел, Сәлим ага! Сиңа бәхеткә булсын.— диде. Шуннан соң атларын бордылар да китеп бардылар. Аннары качкан- поскан җирләреннән безнекеләр дә чыга башлады, мин дә өйгә кайттым. Сәлим белән Хәтте икәү янәшә утырганнар, бер-берсеннән күзләрен ала алмыйлар. — Хәсән,—диде кыз, мине күрүгә —Мин сезнең йортга калам, тик синең белән түгел, Сәлим белән! Мин Сәлим өстенә ташландым, бугазгабугаз килеп сугыша да башлаган идек, ләкин әти килеп бик тиз аерды безне. — Гаделлек буенча — килен Сәлимнеке. Әгәр ул булмаса, безнең йортта таш өстендә таш калмаган була иде,— диде. | Д о л а м а — постаудан тегелгән ирләр киеме. Шунда башкалар да сүзгә кушылды, алар да мина каршы сөйләде! Шулай итеп, Хәтте Сәлимнең хатыны булып калды. Ә аннары... Аннары нәрсә дим инде мин? Шушында туктау хәерлерәк булыр иде дә, син «Имән гөмбәсе» дигән кушамат каян килеп чыкты? дип сорадың бит әле. Шул чак, хурлыгымнан кая барырга белмичә, мин имәнлеккә качтым, тоташ берничә ай анда яшәдем, шуннан бирле инде мине «Имән гөмбәсе» дип йөртәләр. Киек җәнлек кебек, япа-ялгызым өнемә кереп бикләндем! Кая гына борылмыйм, кая гына карамыйм — һәммә җирдән күзләремә башка бер Хәсән карап тора сыман: «Нигә качтың? Нигә?» — дия сыман Күзләремне алып, икенче якка карасам, анда Хәтте: «Их, син! Куян йөрәк!» —дия кебек. Тышта ниләр барын күрмәс өчен, чытырдатып күзләремне йомам, берни күрмим, ә эчтэгесеннән, күңел күзләреннән, күз йомып кына котылып булмый, яңадан бөтенесе — Хәттенең ак яулыгы, кыз белән очрашуыбыз, туйга килүче кешеләр, җырлары — барысы, барысы күз алдына килә! һәм аннары берберсен җитәкләшкән Сәлим белән Хәтте килеп баса! Уң яктан сул ягыма әйләнеп ятам, арка белән яткан җирдән йөзтүбән әйләнәм, ә күңел күзе һаман күрә, күңел колагы һаман ишетә. Шуннан баш вата башладым озак газапланырмынмы болай, нигә икесен дә юк итмим, бәлки, бу газаплардан котылырмын, дим. Хэттене ничек итеп үтерүем төшләремә үк керә башлады. Үзем уң кулым белән пистолет төзим, ә сул кулым аны иркәләп сөяргә сузыла. Йөрәкнең яртысы катып ташка әйләнде, ә калган яртысы гел йомшак. Күңелне суындыру өчен ниләр генә эшләмәдем чи килеш төлке ите ашадым, бөркет тырнаклары пешереп карадым, кыргый мәченең сөтен эчтем! Ахыр чиктә төш керми башлады, һәм мин үз-үземә: «Вакыт җитте, Хәсән, бар, үтер аларны!» — дидем. Өйгә әйләнеп кайттым, миннән беркем берни сорашмады. Үзем дә сөйләмәдем. Тотындым пычак кайрарга... Үзем кайрыйм, үзем уйланам. «Кемгә кадалыр икән бу пычак: Сәлим аркасынамы, әллә Хәттенең сөттәй ак күкрәгенәме? дим. Ул бу якты дөньяда чакта тагын бер генә тал кыр карап калыйм, тагын бер генә тапкыр тавышын ишетим», дим. Тәрәзә каршына бастым да, Хәттенең зифа буен күреп бер сокланыйм дип, ишек алды буйлап суга киткәнен сагалап торам. Мин тәрәзә аша күзлим, э Сәлим бусагага аркылы утырган да шуннан карап тора — ишектән чыгып капка төбендәге чишмәгә җиткәнче берәр яры югала күрмәсен дип курка, күрәсең. Күзләре зур булып ачылган, күзләре зәңгәр аның... Их, Сәлим... «Ярый, карасын, аз гына булса да карап калсын», дим. Хәтте үз бүлмәләренә әйләнеп кайта да җырларга тотына. Өйдә беркем юк. һәммәсе кырда. Хатыны җырлый, ире дә кушыла. Хәтте үзе җырлый, үзе чыркчырк көлә. Шулай көн-төн көлә ул, тик төннәрен көлүе башкачарак була, гүя аны кемдер кытыклый, гүя Сәлим аны сакаллары белән чәнчи. Чыркылдап көлеп кенә җибәрә, тегесе тыя, тагы кэлеп кенә җибәрә, тегесе тагы тыя, таң атканчы шулай... Алар үз бүлмәләрендә, мин үз бүлмәмдә булсам да, барыбер ишетелә. Ишетмәс өчен юрганымны баштан ук бөркәнеп карыйм, колакларны томалап карыйм, ә торып тышка чыгып китмим. Мин йокысыз калдым, ашаудан калдым, кибеп-саргаеп беттем, аякларымны көчкә сөйрим. — Үләргә җыенсаң, бар, Хәсән, үзеңә кабер казып куй,—ди әти.— Әгәр инде яшәргә теләсәң, әнә суканы ал да кырга — җир сукаларга, ашлык чәчәргә бар!—ди. Шул вакыт мин үз-үземә: «Иртәгә тегеләрне бетерәм, аннан ни булса, шул булыр!» — дип сүз бирдем. Безнекеләр, яктыра башлауга, кырга китте. Хәтте су алырга дип ишек алдына чыкты. Сәлим бусагага утырып аны карап тора. Ә мин, хәнҗәремне тотып, арттан гына ана якынлашам. Сәлим яланбаш, колак артына чәчәк кыстырган. Әллә эт үләне, әллә аксыргак, күз алларым томаланып китте — һич аера алмыйм. Ә аның колагы янында, нәкъ әтинеке кебек, кукуруз бөртеге чаклы миңе бар икән. Ничектер шундый бер хәлдә калдым гүя мин Сәлимне түгел, үз әтиемне үтерергә җыенганмын. Кулымдагы хәнҗәрнең идәнгә төшеп киткәнен сизми дә калдым. Сәлим борылып миңа карады, хәнҗәрне алып кесәмә салды да: — Хәсән акыллым, ана бөркетне үләксә белән түгел, ә тере ит белән кулга ияләштерәләр! Ычкын, ычкын моннан! — диде. Киттем мин, башка әйләнеп кайтмадым. Төрле җирләрдә төпләнеп карадым, булмады, тагын киттем. Төркиягә барып чыктым, аннан кире кайттым, берничә тапкыр өйләнеп тә карадым, әмма Сәлимнең әлеге сүзләре һич күңелемнән китмәде: «Бөркетне үләксә белән кулга ияләштермиләр!» — диде ул. Китүе кыен түгел икән, ә кайтуы... Бер киткән урыныңа гомер буе в кайтсаң да, барыбер кайтып җитеп булмый икән... Б Ф Мвхәммәтов тәрҗемәсе. < х Б ДӘРВИШЕВЛАР ОРЛЫГЫ! өресен генә әйткәндә, бик күптән төйнәлгән төен инде бу, дустым. Ул чагында миңа әле ундүрт тә тулмаган, ә минем инде әтием дә, әнием дә юк иде. Әтиемне күрше сыеры сөзеп үтерде, әнием испанка авыруы белән авырып үлеп китте. Мин бабай белән әби тәрбиясендә үстем. Әбиемнең уң «улын паралич сугып, ул йорт эшләрен эшли алмас булгач, бабай мине өйләндерү турында уйлана башлады. Өйләнәсең киләме, юкмы? — дип минем үземнән сорамадылар. Ул заманда синең ризалыгыңны сорап тормыйлар, картлар үзләре генә калдым. Әби: — Яшь бит әле! — дигәч, бабай кырт кисеп: — Яшь булса, үсәр! Кыз күзли башларга кирәк! — диде. Бабай кая барып ниләр күзләгәндер, ансын әйтә алмыйм, тик бер тапкыр кәҗәләрне көтеп өйгә кайтып керсәм, безнең өйдә биленә зур кайчы кыстырган дәү генә бер абзый утырып тора иде. — Рамаданчо, менә сиңа чалбар тектерергә тегүче чакырдым. Нин- дине тектерик: сорынымы, әллә бүтән төсленеме? — диде бабай Шуннан бүтән берни әйтмәде, берни сорамады. Миңа кыз яучылап, туй ясап, башлы-күзле игеп тә, бөтен сораганнары бары шул бер тапкыр: «Ниндине тектерик, сорынымы, әллә оүтәи төслеме?» — дигән сүз генә ДӘРВИШЕВЛАР ОРЛЫГЫ хәл итәләр иде. Мин бары бер тапкыр гына әби белән бабайның икәү шул турыда сөйләшеп торганнарын ище.зп Тегүче -безгә чәршәмбе көнне килгән иде, атна кичкә көрән төстәге, каптырмалы, укалы чалбарны тегеп тә китерде, ә җомга көнне инде безнең ишек алдына барабанчылар килеп, даул 1 кага башладылар. ДА. бер-шатыр китереп даул кагалар, казаннарда быгырдап ит пешә, ә үзем һаман әле кәләшемнең нинди кеше икәнен дә белм-им. Шунда мин, кыюлыгымны җыеп, әбидән сораган идем, әби: — Күчкән авылдан булыр, үзебезнекеннән түгел! — диде. Кем кызы, нинди нәрсә ул? Ансын әби миңа әйтмәде, үзем дә авыз ачып сорарга кыймадым. Кем кызы, нинди нәрсәкәй икәнен кич җиткәч кенә белдем. Мулла никах укып, барабан кагылгач, безгә икебез генә калыр вакыт җитте. Кыз янына керер алдыннан бабай мине бер читкә чакырып алды да әйтте: — Ничек итсәң дә ит, әмма иртәнгә каны булсын! Ир булгансың икән, ирләрчә эш ит! Юкса бөтен авылга хур булырбыз!—диде. Шулай дип. мине бүлмәгә төртеп кертеп җибәрде дә шалтыратып бикләп тә куйды. Мин, тел тибрәтеп эндәшергә дә, чаршауны ачып карарга да кыймыйча, ярты сәгать чамасы бүкән шикелле катып тик утырдым Шуннан соң кәләшем чаршауны үзе ачты. Мин инде бабай миңа буй җиткән дәү бер кыз алып кайткандыр дип уйлаган идем, карасам, ни күрим: каршыма күбәләк шикелле генә бер кыз бала килеп чыкты: йөзе сөттәй ак. шундын-шундый керфекле күзләре. Моңа мин кыргый бер җәнлек баласы шикелле карап катканмын да калганмын, ә кыз миңа күзен сир- пеп торды-торды да чыркылдап көлеп җибәрде. — Ояласыңмы әллә? — ди бу. v — Оялам шул,— мин әйтәм. — Нәрсәдән ояласың? Шундый юиң балаклы матур чалбар кигәнсең. Әнә нинди билбау бугансың. Әйдә, бөтерчек уйныйбызмы?—ди. Мин «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтергә өлгермәдем, кыз мине билбавымнан эләктереп алды да бөтерчек кебек әйләндерә-әйләндерә, билбавымны сүтәргә дә кереште. Шулхәтле мавыгы-п уйнал киткәнбез без, беренче әтәчләр кычкырганны да ишетмәгәнбез. Тик шул чакта гына мин, теге кам исемә төшеп, борчыла башладым. «Менә хәзер яктырып җитәр дә кан турында сорарга -килерләр. Нишләрмен?»— мин әйтәм. Кәләшем минем шулай борчуга сабышканымны сизде, ахры, ни уйлап бу кадәр кайгыга калдың? — дип сорады. — Кан турында,— мин әйтәм. — Мин аны хәзер булдырам! — ди бу. Битләре бузарыныл кызарганчы бер көчәнде дә борыныннан кан килә башлады. Калганын сөйләп тормыйм инде.— үткән эшкә салават,— шуннан соң без Сильвина белән ирле-хатынлы булып тора башладык. Бер үк вакытта ул әле кыз бала да, өлгереп җиткән хатын-кыз да иде. Кызларда бала чакларыннан ук хатын-кызлык сыйфаты була бит. Керфекләрендәме, тырнак асларындамы шул сыйфат яшеренгән була, ә егетләр — башка. Кызлар битен кытыкларлык сакал-мыегы булмаган егет егет түгел ул. йөрәгең хатын- кызга омтылса, башыңнан да, сакалыңнан да сорап тормый икән ул. Минем белән дә нәкъ шундый булды. Без Сильвина белән, уйный-көлә, бөтерчек булып бер бөтерелә, бер сүтелә торгач, минем йөрәк тә, билбавым кебек, кызга уралган һәм. шуны сүтәргә дил тарткач, йөрәгемне төбе-тамыры белән йолкып алдылар. Турысын әйтим: бу хәлнең ничек булганын беребез дә сизмәдек. Безнең тормыш язгы ташу суы кебек шаулап-герләп ага башлады. Су ’ Төрекләрдә зур барабан. ным барлыгы аның исендә дә юк, күккә сикереп, аны таяк белән сугып “ төшерәсе иде дә бүтән бер дә чыкмаслык итеп җиргә күмеп куясы ь иде. = Гел төн генә булып торсын иде дә мин Сильвина янында гына ятсам к иде, яисә аның керфекләренә өреп уйнасам иде. Безнең икебезнең үзара = уен сымак бер шаяруыбыз бар иде: мин иртән, йокыдан уянгач, Силь- < винаның керфеге керфеккә тигәнче сулыш өрә башлый идем. Мин аңа, 6 бабай белән Филибегә 1 ярминкәгә баргач, керфегеңне тарарга сөяк та- 2 рак алып кайтырмын дип вәгъдә дә иткән идем. Тик вәгъдәм вәгъдә бу- = лып кына калды. Бер көнне без бабай белән болынга печән чабарга китs тек, кич белән кайтып өйгә керсәк— минем яшь хатыным өйдә юк. өй эче буп-буш, караңгы иде. Сильвинаны абыйлары килеп алып китте, диде әби. Әби аны бирмәскә дә тырышкан, Сильвинаның абыйлары әбине читкә төргеп җибәргәннәр дә сеңелләрен алып киткәннәр, Сильвина бирнәсен алып китеп бетермәде әле, дигәннәр. Атларына атланганнар да, кеше-кара җыелганчы, тизрәк урманга чапканнар. Үземнең нинди хәлгә төшкәнлегемне сөйләп бирә алмыйм инде. Бабай минем пычакка үрелгәнемне күрде дә, мине бөтереп алып, әбигә; — Бау китер! — дип кычкырды. Әби бау китереп биргәч бабай мине коймага бәйләп куйды һәм, — Алай-болай качарга уйлама! Син миңа нәсел орлыгына кирәк. Иң элек шушы өйдә Асан Дәрвишевның оныгы чырылдап кычкырып ятсын, аннары теләсәң кая кит, теләсәң кем белән сугыш,— диде. Шуннан соң атка атланды да әбигә: — Бу Дәрвишевлар орлыгын ычкындырасы булма, юкса муеныңны барып ташлармын!—дип, атын чаптырып ишек алдыннан чыгып китте. Бабайның холкын бик яхшы белә инде әби, шуна күрә ул мине коймадан чишмәде. Минем йөрәгемә берьюлы йөз сөлек ябышкан кебек булды, йөрәгем үлептүнеп калды. Сильвинаның абыйлары бәлки чыннан да шул бирнә аркасында килгәннәрдер. Алар аңа чит-ят кеше түгел бит, үз абыйлары! — дигән бер өмет кенә тилпенеп куйгалый иде күңелдә. Иртә таң җитеп, бабай кайтып кергәнче мин шул өмет белән юанып яшәдем. Бабайның аты ап-ак күбеккә баткан, үзенең, куак араларында • Пловдив. астында кыя ташлар булыр, көймәбез шуңа бәрелер дә челпәрәмә килеп ватылыр дип беребез дә башына китермәде. Сильвина күбрәк өйдә утыра, әбине карый, ботка пешереп куя, безне көтеп тора. Өй эчен җыештырып, идәннәрне себерел чыгаргач, безнең иске генә йортыбыз кояштай балкып, көлеп тора сыман. Матча булып матчалар да көлеп тора шикелле — Сильвина аларны төрле чәчәк, үлән сабаклары белән бизә- ♦ гән. ә бүлмә тәрәзәсен инде ул көненә өчәр тапкыр юып сөртә, һәм һәр иртәне тәрәзә пыяласына карап чәчен тарый. Аның чәчләре менә монда тикле, бер карасаң,— аксыл-сары, чак кына китебрәк карасаң—җем- жем итеп кызгылт-сары булып күренә, тагы да арырак китеп күз салсаң,— кызыл алтын төсенә кереп, өстендә елык-елык иткән нурлар уйный. Ул чәчен тарый башладымы, мин аның янына килеп, тик карап торам. Шунда бабай: — Әй, Рамаданчо, кәҗәләрең ачтан үлә бит!—дигәч кенә исемә киләм. Мур гына кырсын инде ул кәҗәләрне! Җәйге кояш иренеп кенә төшлеккә менеп җитә дә шунда туктап оеп кала Авылда минем яшь хаты ДӘРВИШЕВЛАР ОРЛЫГЫ сыдырылып йөри-йөри, өс-башы таланып-ертылып беткән иде Ул мине ак бүлмәгә кертеп җибәреп, өстемнән бикләп алды да үзе әби белән икәү үз бүлмәләренә кереп бикләнде. Бу ике бүлмә арасы стена белән генә бүленгән, стенаның урта бер җиренә морҗа салынган. Шул морҗа кырыенда стена юкарак, күрше бүлмәдә ни сөйләшкәнне ишетерлек иде. Мин колагымны стенага куйдым да тыңлый башладым. Бабай каты кычкырып сөйләмәсә дә, мин аның сүзләрен ачык ишеттем. — Безнең килен юк иңде хәзер! Абыйлары, эт җаннар, аның кыз икәнең сизгәннәр. Ике кәҗә тәкәсе бәрабәренә Руфатка биргәннәр,— диде. — Хәзер алар кайда соң? —дип сорады әби. — Аның белән урманда качып йөриләр Кайчан кайталар,— шайтан белгән. Кайтса да, карынында чит нәсел орлыгы булгач, мина нигә кирәк ул? — диде бабай. — Инде ни эш кылырга уйлыйсың? — дип сорады әбием. — Ни эш кылыйм? Мин ул Руфатлар токымын ике көбәкле мылтыгым белән атып-кырып, бет урынына сытып-изеп бетерер идем. Кырып бетерәчәкмен мин аларны! Тик хәзер түгел. Менә Рамаданны өйләндерим, оныгым тусын, аннары ул Руфатның әнисеннән кан-яшь түктерермен әле! Бабайның шушы сүзләрен ишеткәч, мин мичкә тагы да сыена төшкәнмен һәм иртәнгә чаклы көл өстендә утырып чыкканмын! Иртән бабай мулла алып килеп, мине асылынып та, суга батып та үлмәскә... беркем белән талашмаска, сугышмаска... ин элек бабайга онык китерергә, аннары гына үч алырга дип ант иттерде. Шуннан соң булганнары инде менә шушы йөрәк аша энә кебек кадалып узды! Беренче энә йөрәгемә Сильвина авылга кайткач кадалды. Руфат безнең күрше егете иде, ике ара койма белән генә бүленгән булса да, аларның кайчан ничек кайтып кергәнен беркем дә күрмәде. Сильвина бер ай буена күзгә-башка күренмәде, чөнки әлеге Руфат хәшәрәт аның битләрен тешләп, чәйнәп бетергән, шунлыктан Сильвина кеше күзенә күренергә оялган. Соңыннан инде без ул хәлнең ничек булганын барысын ишетеп белдек. Руфатның аңа беренче көнне безнең ишек алдында күргәч үк күңеле төшкән булган — ул аны күзләр өчен коймага тишек тә тишкән. Руфат миннән җиде яшькә олырак, гаҗәп ялкау бер егет иде. Утын җыярга да, кырга да бармый, әтисенә терлек суйганда гына булыша. Аракы эчеп ала да масаеп, сугышып йөри иде. Руфатларның дәү сакаллы ике кәҗә тәкәләре бар иде. Аларнын муенына зур гына кыңгырау тагылган, шул кыңгырауларның чыңлаганы бөтен тирәюньгә ишетелә иде. Сильвинаның Рәҗәп һәм Ямер исемле абыйлары көтүче булып, бик комсыз кешеләр иде. алар өчен дөньяда шул кәҗә тлкәләое белән кыңгыраудан да кадерлерәк нәрсә юк иде. Менә шуннан инде алар Руфаг белән килешкәннәр. Алар әлеге ике кәҗә тәкәсен сораганнар, ә Руфат аларның сеңелесен сораган. Сильвинаның әле һаман кыз икәнен сизгәннәр дә, бездән алып китеп, Руфатка биргәннәр. Минем Сильвинаны бик күрәсем кклсә дә, һич күрә алмыйм: теге аәхшн аны өендә бикләп тота икән. Шулай да бер әмәлен таптым мин. караңгы төшә башлау белән, үзебезнең өй түбәсенә менәм дә, моржа артына посып, Руфатлар тәрәзәсенә карап торам. Аларның тәрәзәләре менә мондый бәләкәй генә, шулай да керосин лампасын кабызып куйгач, тыштан да күрерлек. Бөтенесе үк күренмәсә дә, аларның табын янына утырганнарын, урын җәюләрен, йокларга ягуларын күреп була... Әнә Руфаг билбавын чишә... Сильвинаның күзләре күренми, әмма башы тотрыксызланып калган кебек аска иелгән. Руфат бармагы белән аның иягеннән тотып башын күтәртә дә шашынып үбә башлый... Лампа янып торганда, минем йөрәк тә шәм кебек сызып яна. Исең китәр, ничек ул бөгенләй янып бетмәгәндер дә икенче, өченче кичкә дә җиткәндер! Әби минем морҗа артына посып карап торганымны күреп, бабайга әйтте, бабай исә аны сүзеннән кырт кына өзеп: — Менә шулай, бераз ут йотсын әле Эченә ачу җыйсын! Кызлар янында егет була белергә өйрәнсен! —диде. Бабайның бу сүзе дөрес булгандырмы, юкмы — анысын әйтә алмыйм, әмма ачу җыюга килгәндә, дөрес әйтте ул! Гарьлегең чигеннән ташып ашканда сиңа шул ачу-ярсу гына ярдәм итәр, сине коткарыр. Саламнан ясаган карачкы күргәнең бармы синен^ Аның эче буп-буш була! йөрәге дә, сөяге дә юк, саламнан гына тора. Шуның шикелле, минем дә бөтен эчем тоташ ачугарьлек, Руфаттан аласы. Руфаттан кайтарасы үч-ачудан гына тора иде Уемда һаман шул гына иде. Ятсам да, торсам да, кырга-басуга китсәм дә, көн-төн Руфатны балта белән чабып ташлау яисә, озаграк ятып газапланып үлсен дип, эченә пычак тыгып ♦ чыгару турында гына уйладым. Аның эчәкләрен савып, таптап, тырнак- а ларым белән өзгәләп бетерүемне күз алдыма китердем. Мина алай итү о генә дә аз кебек тоелды: пычак белән эчен ярсам, әллә ни озак азапла- £ нып ятмас дип, икенче төрле җәза уйлап таптым. Руфатны мин әкрен- < әкрен буып үтерәчәкмен. Бер эләктерсәм, мин аны ычкындырмаячакмын * инде! Әмма бу уемны да әйбәт дип тапмадым, Руфатка янадан-яңа = газап уйлап чыгара тордым. Мин аны йөз тапкыр үтереп, йөз тапкыр < терелттем. Мең тапкыр турап ташлап, мең тапкыр тиресен тунап алдым. Минем баш ут кебек яна, кулларым йодрыкланып йомарлана, х тешләрем шыкырдап кысыла иде. Шул хәлдә йөри торгач, карачкы ж эчендәге саламга ут капты, һәм мин, авыруга сабышып, урынга ят- = тым. Бабай, бу хәлне күреп, тәмам куркуга төште Минем өчен түгел, Дәрвишевлар орлыгы өчен курыкты ул, әлбәттә. Мине култыклап алды да Триградка — Юан Гайшә янына алып китте. Юан Гайшә миңа әллә нинди эчемлекләр эчертте, тәнемә әллә нинди үлән сулары сөртте һәм бер атна эчендә миндәге зәхмәт авыруын чыгарып, аягыма бастырды. Ләкин бабай мине яңадан авылга алып кайтмады, Триградта Дәли Юмәр кәҗәләрен көтәргә калдырды, ә Юан Гайшәгә, син аңа теләсәң ни эчерт, әмма авылга сакал-мыек үстермичә кайтмасын, диде Шулай булды да: әллә үлән суының файдасы тиде, әллә вакыты килеп җиткән идеме, берничә ай эчендә минем ияк-яңакларыма сакал-мыек шытып чыкты. Сакал дигәнем әллә ни искитәрлек булмаса да. барыбер сакал иде! Әлеге үләннең дә шифасы тиде, ахры (анын суын эчкән кешенең рухы терелә икән), җаным тернәкләнә башлады. Менә шуннан соң инде бабай мине үзебезнең авылга алып кайтырга дип килде — Җитте, булды, сине өйләндерергә вакыг, ул Руфатның әнисеннән үч кайтармыйча түзәрлегем калмады! —диде бабай. — Өйләндерәм дисәң өйләндер, җиргә күмеп куям дисәң, күмеп куй,— теләсәң ни эшләт, әмма Руфатка тимә! Мин аннан үзем үч алачакмын! — дидем бабайга. Бабайны Руфатка тимәскә ант иттереп, шунда Триградта ук өйләнеп тә куйдым. Бу юлы инде уйнап кына өйләнмәдем, чынлап торып өйләндем. эчке күлмәк мәсьәләсе дә тиешенчә хәл ителде, балабыз да тугыз айга калып түгел, җиде айда ук дөньяга килде. Бабасының көтәрлек чамасы калмаганлыгын ул да сизгән, күрәсең, ике айга вакытыннан элек туды. Ни гомер яшәп тә бабайның көлгәнен-елмайганын күргәнем юк иде, минем бала дөньяга килгәч, ул шатлыгыннан елмаеп җибәрде... ДӘРВИШЕВЛАР ОРЛЫГЫ һәм шунда ук үләргә ятты! Оныгы туып өч көн тулуга, бабам елмаеп йөргән килешеннән урын хастасы булып егылды, сул кашы тартыша башлады. Шунда ул мине янына дәшеп алды да: — Рамадан улым, менә Дәрвишевлар орлыгын күрдем инде, әтиеңнән сөенче алырга китәм. Руфатны сиңа калдырам! —диде. Шул сүзләрен әйткәннән соң, бабай, миңа баланы, хатынымны һәм Руфатны калдырып, дөньядан китеп барды. Я менә, Рамадан, карап карыйк инде хәзер: берүзең берьюлы өч йөкне күтәрә алырсыңмы икән! Өч йөк бит: дошманым, балам һәм хатыным! Ә салам карачкы, аягында нык басып торсын дип, саламын ныгыта. Кәҗәләр көтә, җир сөрә, ашый-эчә. Ә йөрәгең итче Руфат кулында, ул аны пычак белән телгәли. Иң элек балам бераз үсә төшсен инде, әнисе имидән аерсын, аннары Руфатның корсагына пычак тыгып чыгарырмын, дидем. Аннары, балам тәпи йөри башласын, дидем. Балам тәпи йөреп киткәч, Сильвина да, кулына бәби күтәреп, тышка чыгып йөри башлады, ул бик ерак юл кайтып арыган кеше шикелле, әкрен генә атлап ишек алдында йөри. Мин аның битен каплаган бөркәнчеге астыннан йөзен күрмәдем, әмма күзләре белән мине эзләп еш-еш карануын сиздем. Мин, сарай стенасына тишек тишеп, аны күзәткәли башладым. Мин шуннан Сильвинага карап торганда, Руфат тәрәзәдән хатынын күзли, ә мине үз хатыным күзәтеп тора Ярый әле. кычкырмый, тиргәнми торган юаш бер хатын туры килде. Кешегә күрсәтмичә генә балавыз сыга да шуның белән тына. Шулай итеп, көн артыннан көн үтә мин җир сэрам, җир казыйм яки кәҗәләр көтәм, шулай да өйгә яктыдарак кайтып җитәргә ашыгам. Сарайдагы тишеккә киләм дә Сильвинаның күренгәнен көтәм. Аны күрү белн ару-талуым да, ачу-ярсуым да су белән юып ташлаган кебек юкка чыга. Күрмәсәм — төн буе тешемне кысып йокламый чыгам: Руфатны җәзалыйм, буып үтерәм, агулыйм, ләкин йөрәк ярсуымны ничек тә баса алмыйм. Мин аны әллә ничә талкыр инде юк итәргә җыендым, тик төрмәгә кереп утыргач, тишектән Сильвинаны күрә алмаячагымны уйлап, карарымнан кире чиктем. Шул рәвешчә көн артыннан көн, ел артыннан ел үтте. Әгәр балаларым үсеп, өйләнеп, үзләре дә бала-чага үстерә башламасалар, мин күпме гомер узганын да белмәгән булыр идем. Безнең ике арадагы имән койма инде череп бетсә дә, үзебезнең ике арада төйнәлгән төен һаман да чишелмәгән иде. Руфат- ка да һәр кичне карга ятып, боздан торуы җиңел булмагандыр. Чөнки, ник дигәндә, элек ул эчеп-кызып, типтереп йөргән генә булса, хәзер тагы да яманрак эчүгә сабышты. Рәхәт тормышыннан да колак какты — аның нт кибетен тартып алдылар. Бу хәлне бик авыр кичерде ул. Кайгысын башка берни белән дә баса алмагач, аракы белән юарга кереште. Аракы зәхмәте аркасына төшеп, аны урын хастасы итте. Кызы икенче авылга кияүгә киткәч, Сильвина Руфат белән ялгызы гына торып калды. Моннан бер ай элек мин теге черегән койманы аягым белән төртеп аудардым да, Сильвинаны үземнеке санап, алар ишек алдына кердем. Аннары ишек алдыннан Руфат бүлмәсенә кердек. Кырык ел эчендә беренче тапкыр өчәү бергә җыелдык, беренче тапкыр Руфат белән күзгәкүз караштык һәм Сильвина беренче тапкыр безнең арага басты. Гөнаһлымын, дустым, дөресен әйтим: Сильвинаны Руфат күз алдында кочып алмакчы идем, үзем гомерем буена хыялланганча, аны кулларыма күтәреп Руфатка күрсәтмәкче идем, тик Сильвина рөхсәт итмәде — Безнең шушында бергә булуыбыз да җиткән! Ул кансыз булса да, син андый булма! —диде. — Ә хәзер ничек соң? — дип сорарсың инде. Хәзер болай. Руфат өйләрендә туңып-өшеп ята. Сильвиналарнын ишәкләре юк. Сильвина утын ташып интекмәсен, Руфатны җылытыр өчен мичкә ягып азапланмасын дип, утынны мин китереп бирәм. Урман каравылчысы минем өстән бер акт язды инде, икенчесен язарга җыенып йөри, шуиа күрә мин утынга төнлә генә барам. Кайвакыт ботак чәчрәп күземне бәреп чыгарырдай була, кулларым талып өзелеп төшәргә җитешә, шулай да мин утын кисәм, урман каравылчысы йоклау белән утынны чокыр аша чыгарып өйгә ташыйм, йөрәгемне утка салган кеше өчен эшли-эшли имгәнеп бетәм инде. Кырык ел буе үземне газапта интектергән кешене җылытам бит! Шулай итми хәлем юк. Мин эшләмә- сәм, утынны Сильвина ташырга тиеш булачак. Ул гынамы соң. кайвакыт Руфатны ашатам да әле мин: гәүдәсе таш кебек авыр үзенең, аны күтәреп торгызырга, урын-җирен алмаштырырга кирәк, хәтта, гафу итегез, астын да җыештырырга туры килә. Хатын-кызның андый эшләргә көче җитәрлекмени?! Шуннан соң инде шул: Руфатны әлеге дә баягы Рамадан багарга тиеш була! Бакмый булмый да, югыйсә бөтен авырлык Сильвина өстенә төшәчәк. Авыл халкы кайвакыт минем хакта әйтә: «Исең китәр, менә нинди кеше, менә нинди күрше!» — ди. Минем эчемдә ни кайнаганны күрмиләр шул... Эчемдә сумала казаны кайный бит, агай-эне! Мин, Сильвинага өйләнермен дип өметләнеп, Руфатнын үлгәнен көтәм, ә ул явызның үләргә исәбендә дә юк әле. Эчемне ут урынына көйдергән сумала әнә шул инде! Минем Сильвина белән, ир белән хатын кебек, бергә ятасым килә, аннары ни булса да булыр... Хатыным, балаларым, бер көтү оныгым аркылы атлап чыгып, Сильвина янына барыр идем, тик безнең арада бүкән шикелле каткан Руфат ята шул, тормый да, кымшанмый да! Ә гомер дигәнең узып бара, дустым, дәрт-дәрман да яшь чагындагыча түгел инде, кем белә бит: Сильвина белән ир-хатын булып ятарсың, ә иртән абый белән сеңел булып уянырсың. Вакыт-вакыт күңелгә шундый уй да килгәли: Руфат үзе дә газаплана, безне дә газаплый, әллә, мәйтәм, тәмуг капкасын ачып, аны шунда гына кертеп җибәрим микән, икенче ел җәһәннәм ишеген шакый бит инде, дим. Мин аны буып үтерергә дә, суга батырырга да җыенмыйм, бер өч көн суыкта калдырсам, үзе дә катып үләчәк. Шулай дип уйлыйм уйлавын да, уйдан гамәлгә күчәргә вакыт җиткәч. Сильвинаның күзен тутырып миңа каравын күз алдыма китерәм дә, Руфатны җылытырга утын кирәк бит дип, тагы урманга чыбык-чабык җыярга китәм Менә мин хәзер дә шул ике юл чатында баскан килеш нишләргә белми тик торам: уңга китәргәме, сулгамы, әллә әлеге төеннең үзе чишелгәнен көтәргәме? Белсәң, әйт, дустым, әйтә алмасан. менә ишәгем сыртына утын төяш, аннары мин кайтып китәрмен, югыйсә теге явыз, салкыннан калтырана-калтырана, мине көтеп ятадыр. Я. Халитов тәрҗемәсе.