Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

Автордан алык җәүһәрләре — ул халык көйләре генә, халык иҗатының энҗе-мәрҗәннәре генә түгел, ул — халык көйләрен күңелләрендә саклаган музыка сөючеләр дә, аларны башкаручы халык җырчылары да, халык кәйләрен профессиональ музыка сәнгатенә алып керүче композиторларыбыз белән җырчы артистларыбыз да, көйләргә җырлар язып, аларга яңа сулыш өргән шагыйрьләребез дә. Менә шулар турында сүз бара бу китапта. Халыкның безнең заман көйле җырлары. күп еллар буе төрле урыннарда җыелган 235 җыр тупланды монда. Төп максат: зур тарихы булган халкыбызның социалистик Татарстан шартларында туган музыка иҗатын җыеп, аны өйрәнү һәм үзенчәлекләрен тәгаенләү иде. Ләкин Татарстанда яшәгән татар халкы иҗаты белән генә чикләнү күздә тотылмады. Чыккан җирләренә карап, Татарстан, Оренбург, Пермь, Төмән һәм Тобольск якларында язылып алынган көйләр аерым төркемнәргә бүленеп каралмады. Хәзерге заман халык кәйләре дип әйтәбез икән, бу әле революицядән соң гына чыккан көйләр дигән сүз түгел. Халык иҗаты ул кайнап чыккан чишмә кебек ага да а'а. Аның суын бер борылмасыннан икенчесенә кадәр сөзеп алып булмаган кебек, терле күчмә сүзләргә җырланган халык көйләрен дә бер этаптан икенчесенә кадәр ' Шул исемдәге әсәрдән өзекләр. Х ХАЛЫК ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ төгәл бүлеп булмый Шуңа күрә бу җыентыкта революциягә кадәр чыккан кайбер көйләр очрый икән, моңа әллә ни гаҗәпләнмәскә кирәк. Халык көйләре бөтен тарих буенча җәмгыять интересларыннан, кешенең шәхси кичерешләреннән аерылгысыз. Г. Тукай: «Безнең җырланмакта булган көйләребез һичберсе дә бер-бер сәбәпсез, бер-бер нәрсәнең тәэсиреннән башка чыкмаган», дигән. Димәк. Һәрбер көйнең, кечкенә генә булса да, тарихы бар. Кызганычка каршы, фольклорчыларыбыз Г. Тукай традициясен оныттылар, хәзергә хәтле көйләрнең чыганагына игътибар итмәделәр. Бу җитешсезлекне бераз гына булса да бөтерү теләгеннән чыгып, монда урнаштырылган халык җырларының туу сәбәпләренә, алар турындагы риваятьләргә, ишетеп белгән тарихларына тукталу кирәк саналды. Халык көйләре Һәр чакта җырчылар телендә яши. һәр җырчы исә көйне башкарган чагында, үз зәвыгынннан чыгып, аңа азмы-күпме үзгәрешләр кертә. Шуның өчен көй тапшыручы халык җырчылары яки профессиональ башкаручылар турында да кайбер мәгълүматлар бирү күздә тотылды. Халык көйләренең композиторларыбыз иҗаты өчен илһам чыганагы булуы мәгълүм нәрсә. Катлаулы зур әсәрләр язар өчен кыйммәтле материал булу белән бергә, алар үзләреннән-үзләре дә, эшкәртмә төсендә, музыка сәнгатебездә кыйммәтле хәзинә булып сакланалар. Халык көенең шушы якларына, ягъни аның профессиональ музыка белән үрелеп яшәвенә дә игътибар ителде. Халык көйләре үзләреннән-үзләре тумаган, билгеле. Элек-электән аларны кайнардадыр. кемнәрдер башлап җырлаганнар. Димәк, аларның авторлары булган. Тел- дән-телгә күчеп, алар шомарганнар, безне сокландырырлык хәлгә килгәннәр. Ислам диненең музыканы хәрам санавы аркасында, культурабызның бу өлкәсе караңгылыкта булган, җырларыбызның авторлары билгесезлек томанында кала килгән. Безнең чорда исә гасырлар буенча торган бу билгесезлек томаны таралды. Күп кенә көйле җыр- лэрыбыэның авторлары безгә билгеле инде. Я алар музыкага сәләтле аерым кешеләр, я үзешчән коллективлар. Араларында берничәшәр көй чыгарган иптәшләр дә очрый. Башта «көйче» булып кына саналганнарның кайберләре, берникадәр музыка белеме алганнан соң, «үзешчән композитор» исеме белән йөртелү дәрәҗәсенә дә күтәрелделәр Ләкин бу «ярым профессиональ» иптәшләр турында түгел, ә исемнәрен гадәт буенча яшереп калырга тырышкан кей чыгаручы авторлар турында да сөйләнә бу китапта. Халык көйләренә сюжетлы яңа җырлар язып, аларның гомерләрен озайту традициясе. Г. Тукай башлаган традиция безнең заманда киң канат җәйде. Шагыйрьләре, без аерым көйләргә яңа сүзләр язып, аларның заманча яңгырауларын тәэмин итәләр. Шул ук вакыт халкыбыз талантлары, үз нәүбәтләрендә, шагыйрьләребезнең күңелгә ятышлы җырларына яңа көйләр дә чыгардылар. Бу китап битләрендә безнең чор өчен хас шушы матур күренешкә дә урын бирелде. «Татар халкы бик музыкаль халык» диләр. Хаклы сүз бу. Музыка сөймәгән, халык көйләрен белмәгән кешеләр аз бездә. Колхозчылар һәм эшчеләр, укучылар һәм студентлар, укьг.учылар һәм галимнәр — барысы да халык көйләренең искесен дә, яңасын да беләләр Алар тапшырган көйләргә таянып язылды бу хезмәт. Татарстанның Мамадыш районы Яңа Комазан авылында укыткан Ленин ордены кавалеры, 1964 елда мәрхүм булган Рәшид Диярович Мозаффаров: Татарстанның Чаллы районы Борды авылы уку йорты мөдире (хәзерге көндә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артисткасы) Раиса Тимофеева, Татарстан радиосы хезмәткәре, җырчы Флера Сөләйманова үзләре генә дә берсеннәи-берсе матур иллегә якын җыр тапшырдылар. Культура дәрәҗәсе үскән бүгенге укучының таләпләрен барлык яктан да канәгатьләндерү теләгеннән чыгып, тупланган материал өч кисәккә бүлеп бирелде. Беренче кисәк үзе ике бүлектән тора Беренче бүлек — «Җырлар эзлим» дип атала. Анда, шушы китапка урнашть рылган күп кенә җырларны җыю тарихын ачу теләге белән төрле елларда язылган көндәлектән өзекләр китерелә, фольклористикага караган кайбер тарихи мәгълүматлар бирелә. Икенче бүлек—«Җырларыбыз турында уйланулар» дигән кереш мәкалә. Анда җырларыбызга тематик яктан һәм җыр кейләреиә музыкаль тезелешләре ягыннан мөмкин кадәр тәфсилле анализ ясала. Көйләрнең төзелешләренә карал жанрларга бүлүгә, сүзләрнең көй белән ярашуына һәм халык җырларын башкаруга бәйләнешле мәсьәләләргә кагылган кайбер яңарак фикерләр әйтелә. Икенче кисәк — көйле җырлар. Барлыгы 10 тематик бүлеккә аерылган, 235 сандагы ♦ хәзерге җырларыбызның кәйләре һәм сүзләреннән тора ул. Бу кисектә һәр җырга җентекле аңлатмалар бирелә. Аларның музыкаль төрләрен билгеләү белән, тарихи чыганакларын да ачыкларга тырышылды. Өченче кисәк — көйсез җырлар. Төрле кәйләргә җырлана торган күчмә текстлардан тора ул. Үзләренә беркетелгән кәйләре булмаса да, алар халыкның хәзерге заман поэтик иҗаты буларак игътибарга лаеклылар. Аларда эамандашларыбызның шәхси кичерешләре, рухи дөньясы чагыла. Интим-лирик җырлар, күңелле җырлар һәм такмазалардан торган бу өч бүлеккә 223 куплет җыр урнаштырылган. Әгәр бу тыйнак хезмәт заманыбызның татар музыка фольклорын өйрәнү эшенә кечкенә генә бер өлеш кертә алса, автор үзен бик бәхетлөләрдәи санар иде. Һаваларда очкан кошлар кебек Ярсыйярсый канат кагынып, шул, Туган илем, кайттым мин талпынып, Күз нурларым, сезне сагынып. Өермәдәй чиксез далаларда. Үрелдем мин ерак юлларга, шул, Алтыи кырлар, матур кызларыбыз. Бик сагындым сезне мин анда. Дулкыннардай ярсу, диңгезләрдәй Давылланды егет йөрәге, шул, Сезне сагынып иртә, кичләрендә Тыныч көннәр бер дә күрмәдем. 11 «К У ҖӘҮДӘТ ФӘЯЗН ф ХАЛЫК ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ 24. Кошлар кебек Уртача J = 76 161 Кырыгынчы еллардан башлап, татар халкы арасында зур популярлык казанган бу кой артистларыбыз репертуарында да, Татарстан җыр һәм бию ансамбле репертуарында да зур урын алган иде. Ләкин 1947 елда бу кой шушы сүзләре белән башкарылудан тукталды. Тик моңа нврап кына кой яшәудән туктамады. Музыкантларыбыз аны торпе инструментларда уйнадылар, о Җыр һәм бию ансамблебез яңа сүзләр белән җырлавын дәвам итте. Ул яңа сүзләр Хәмит Ярминең «Татар халык иҗаты» китабында «Аккошлар җыры» исеме астында басылган [1951 ел, 87 бит] иде. Билгеле, биш куплеттан торган бу җыр халык тарафыннан әлеге койгә чыгарылган бик күп вариантларның берсе гекә булырга тиеш. Чонки X. Ярми иптәшнең әйтүенә караганда, ул үзе үк шушы җырның тагын бер вариантын язып алган (6 искәрмә, 502 бит]. Ләкин X. Ярми варианты репертуарда озак сакланмады. Концертларның берендә бу җыр башкарылган вакытта залдан бер иптәш: — Нигә сүзләрен бозып җырлыйсыз! — дип кычкырды. Койне эшкәртүче автор үзем булганга, мин аны филармония репертуарыннан Да сыздырдым, радио аша да тапшырырга рохсәт итмәдем. Соңгы елларда гына ул яңадан үзенең тулы яңгырашын тапты. Тезелеш формасы белән «Авыл көйләре» төренә кергән бу җыр ике музыкаль теземнән тора. Соңгы тезем кабатлана. Теземнәрдәге һәр өч җөмләнең бер үк мотив белән башланып китүе дә яңалык түгел. Эмма күтәренке матур кое, күңелгә якын интонация алымнары һәм ритмик ачыклыгы белән бу көй үзенең бик күп «Авыл кое» төрдәшләреннән өстен тора. Мин аны 1940 елның кышында Татарстан дәүләт академия театры артистлары Касыйм Шамил һәм Фоат Халитов иптәшләрдән язып алган идем. Алар көйнең исемен дә, кайдан отып алуларын да әйтмәделәр. «Зимагорлар көе» бугай, диделәр. Исемен минем үземә табарга туры килде. Көйнең характерыннан һәм җырның эчтәлегеннән чыгып, мин аны «Кошлар кебек» дип атадым, эшкәрткәндә дә шул образдан чыгып эш иттем. Инде туган илгә мәхәббәт кейләгән бу җырның сүзләренә килик. Җырның сүзләрен Фәтхи Бурнаш язган булып чыкты. «Яшь йөрәкләр» опера-либреттосының күптән түгеп басылып чыккан беренче пәрдәсендә аны Хәйри җырлый («Казан утлары» журналы. 1968 ел. 1 сан. 102 бит]. Кайберәүләрдә шикле фикерләр тууы мөмкин. Янәсе, ни өчен «Яшь йорәкләрянең 1917 елда язылган һәм аннан соң редакцияләнгән вариантларда бу җыр юк! Янәсе, бу либреттода булган текстларның күбесе халык җырларыннан алынган ич. «Кошлар кебекинең дә шулай булуы мөмкин бит! Җитмәсә, Ф. Бурнаш- та ул җырның ике юллык өстәмә кушь-мтасы да бар. Мондый шикләнүләргә урын юк. Бердән, язучы халык иҗаты белән файдаланырга хаклы гына түгел, тиеш тә. Икенчедән, халык бит ул җырны отып алып башкаручы гына түгел. Ул — тәнкыйтьче дә, ул — редактор да. Ятышсыз сүзләрне ул төзәтә, кирәк тапмаганнарын кабул да итми. Шуңа күрә, халык җырлаган сүзләр белән Ф. Бурнаш язган сүзләр арасында аерма булуы бик табигый. Күп еллардан соң тагын бер сер ачылды. Көйне тапшыручыларның берсе Фоат Халитов сүзләренә караганда, 1939 елда «Яшь йөрәкләр» сәхнәгә куела. Ф. Бурнаш язган яңа җыр спектакльгә кертелә. Ә көен шул елларда гына Тау ягыннан отып кайтканнар икән. Шушы урында нокта куярга да булыр иде. Әмма, бу мәсьәлә тулысынча ачыклансын өчен, көй турындагы кайбер ялгышуларга тукталмыйча ярамый. И. Надиров иптәш үзенең «Татар халык җырлары» китабында «Кошлар кебек» җырын борынгы җырлар бүлегенә керткән. Ә искәрмәсендә ул җырның Татарстан радиокомитеты архивыннан алынуын һәм ансамбль репертуарында булуын гына әйтеп китә. Бу бит әле «Кошлар кебекпне борынгы җырлар дип санарга нигез була алмый. Радиога да, ансамбльгә дә җырны мин тапшырган идем. Җитмәсә, бу җырның яңа сүзләре X. Ярми китабында да бар. Һәм ул «Аккошлар җыры» исеме астында Совет чоры җырлары бүлегенә урнаштырылган. Искәрмәдә аның 1947 елда гына язылып алынуы күрсәтелгән. Димәк, бу мәсьәләдә И. Надиров иптәш хаксыз шикелле. «Кошлар кебек» — совет чоры фольклоры. Сүзләрен Ф. Бурнаш язган. Мин бу урында халык теленә кергән вариантны урнаштыруны тиешле таптым. 45. Һаман истә Ашыкмыйча J»44 Йомшак кына җемелдиләр Йолдызлар айлы кичтә. Туган якның зәңгәр күге Истә, һаман да истә. Маңгай чәчем тибрәндереп Таңнарда җилләр исә. Туган якның таң җилләре Истә, һаман да истә. Яшел шәл ябына каен Сандугачлы яз килсә, Шәлен болгап озатып калган Сердәш каеннар истә. Яктыра куңёлем кырлары Шат кояш нурын сипсә. Күңелемнән чыкмый һич тә, Истә, туган як истә. Ләбиб Айтуганоа сүзләре белән җырлана торган бу җырны мин беренче мәртәбә 1965 елның язында радио буенча бирелгән концертта ишеттем. Аны яшь җырчы Флера Сопәиманопа башкарды. Әйтерсең лә, бу кой белән Флераның тавышы аерылгысыз булып үрелгәннәр иде. Кей шул кадәр матурмы, әллә һавада йеэгән тесле тигез, бәрхеттәй йомшак тавыш аны шулай моңлы итеп яңгыратамы! Ни генә булмасын, җырның тәэсире гаять кечле булды. Ләбиб Айтугановның чын йәрәктән язылган сүзләре белән бу кәй арасында тулы бердәмлек бар. Апостроф (.) куелган урында аваз йотылып кала. ҖӘҮДӘТ ФӘЛӘН Ахырдан ачыкланды: бу ка£ле башлап җырлаучы Илһам Шакиров булып чыкты. Үзенең әйтүенә караганда, аның дөньяга тууы болай булган. Ләбиб Айгугановның бу матур сүзләрен бик охшатып, бер һәвәскәр композитор аңа кәй яза. Җырны Илһам Шакировна тапшыра. Ләкин ул кәй Илһамны дулкынландыра алмый. Ә сүзләре күңел, гә кереп кала. Ул аларны шыңшып йери. Көннәрнең берендә, үз тавышына контроль ясау теләге белән, магнитофонга: Йомшак кына җемелдиләр Йолдызлар айлы кичтә,— дип койләп җибәрә. Үз тавышын тыңлап карый. Үзе белмәгән яңа көй. Тик ахры юк. Бу матур кейгә җыр строфасының соңгы ике юлын да җырлап карый. Шулай итеп озын кәйләрнең бер теземле төренә керерлек хәзерге заман көе барлыкка килә. Җырлаган саен кой шомара һәм хәзерге матур хәленә килә. Мин бу җырны беренче ишеткәнемчә, ягьни Флера Сәләйманова җырлаганча яздым. 62. Ату кырлары Кызурак J«112 Су - гыш - чи - лар ме - неп йе - ри ял-тырзп тор-гам Без ал - дыи-гы у - дар - ник - лар со вет и - лен ‘ Сугышчылар менеп йөри Ялтырап торган атларга. Без алдынгы ударниклар Совет илен саклауда. Кушымта: Эх, матур була ату кырлары, Комсомолецларның шатлык җырлары! Ату кырына барабыз. Бәр җан. бөр күңел белән. Әй. сугышчы, төз атарга — Ворошилоәча әйрән. Кушымта: Эх, матур була ату кырлары, Комсомолецларның шатлык җырлары! 5936—37 елларда бу җырны Казан урамнарында солдатлар җырлап узганны ишетергә туры килә иде. Ул вакытта марш характерындагы бу көйне хәрби тынлы оркестрлар да башкаралар иде. Жанры белән кыска кәйләрнең кушымталы торенә кергән бу җырның авторлары соңгы елларда гына билгеле булды. Аның сүзләрен драматург Зәини Шаһиморатое |Ш Зәйни), ә квен РСФСРның халык артисты мәрхүм Нәҗип Гайнуллин чыгарганнар. Бу — бик күптән булган хәл. Ул турыда Нәҗип Гайнуллин үзе болан сөйләгән иде: «1926 елда без Зәйни белән 1 нче татар полкында — лагерьда хезмәт иттек. Безнең вида драма түгәрәге бар иде. Ш. Зәйни лагерь тормышын чагыштырган «Ату кырлары» исемле пьеса язды. Без аны сәхнәгә куйдык, дз-маз музыкаль сәләтем булганга, җырның кәен миңа маташтырырга туры килде. Халык яратты үзен».» 100. Галиябану Уртача J»76 Тәрәзәдән карыйсың ла, Карап кемне таныйсың? Карап куэең талдырганчы, Галиябану, сылуым иркәм, Ник чакырып алмыйсың? Тәрәзәңне ачык куеп, Кемгә күлмәк кистең син? Кара кашым, карлыгачым, Галиябану, сылуым иркәм, Кем бәхетенә үстең син? Тәрәзә тәбем каты бал. Ашыйсың килсә ватып ал; Сөюләрең чыннан булса, Галиябану, сылуым иркәм, Тәрәзәдән тартып ал. Татар халкының «Кара урман», аЭллүки», «Салкын чишмә», «һаваларда йолдыз» кебән классик кәйләре рәтенә кергән «Галиябану» — аеруча игътибарга лаеклы әсәр. Шушы кәй белән илһамланып Мирхәйдәр Фәйзи язган «Галиябану» драмасыннан татар театр сәнгатендә яңа жанр — музыкаль драмалар жанры башлана. «Галиябану» музыкаль драмасының язылуы очраклы хәл түгел, әлбәттә. Халык иҗатының матур үрнәкләрен җыеп туплавы белән Мирхәйдәр Фәйзи Габдулла Тукай традициясен дәвам итүчеләрнең иң елкәне. „1916 елда, элекке Орск еязе, Дүрт Күл авылында Мирхәйдәр Фәйзи бик моңлы кәйләнгән «Сәгадәтбану» исемле яңа җыр ишетә. Бу җыр аның күңеленә шул кадәр ҖӘҮДӘТ Ф Ә113 И ф ХАЛЫК ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ -- JT» f* 1. f . г- П rt. v Тэ - рэ - зэ - дан ка-рый- сын ла , ка-рал кем - не r₽-*ii—1----------ГЭ—1— ^n-t—1 ------------ к 1g,» J U та - ный - сын? И? J 4 ы — Из-рал кү - зек тал - дыр - гак - чы, • rl-j—Г, Г, и ■ ■ i г t i . -J 9 9 ___ -z 9 Гали-я - Sa ну, Силу ым ир-кам, ник ча - кы ■ рып алмый сын? хуш кила ки, ул: «Мин бу җыр турында бер асар язачакмын», ди. Шул елның җаенда үзенең туган яклары Малмыж һәм Татарстанның хәзерге Балтач районына кайта. Озак кына Шода авылында яши. Авыл яшьләре белән аралаша. Аларның чишмә буйларын* дагы уеи-келкеләрен, җыр-биюләрен күреп соклана. Нәтиҗәдә, хыялында йергән «Сәгадәтбану» кәенә карата сәхнә әсәре язу фикере формалаша һәм әсәр языла. Бу кечкенә тарихны шушы хәлләрнең шаһите Сәгыйт ага Файзуллин сөйләде. «Сәгадәтбану» драмасы 1917 елда Оренбургта куелырга тиеш була. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Вәли Мортазин-Иманский киңәше белән «Сәгадәтбану» «Галиябану» га алыштырыла. Драмада «Сәгадәтбану» (хәзер инде «Галиябану»] көен әсәрнең төп образы үзе чыгарган итеп күрсәтелә: «Ай, шушы көй, өзә бит минем үзәкне. Бер көн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне. Инде менә үз исемемне кушып җырлый башладылар. Мин аны үземнең сөйгәнем өчен генә җырлаган идем; ул каршымда булган вакытта гына җырлый алган идем бит...» ди ул. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, без «Галиябану» көенең баштагы исеме «Сәгадәтбану» булуын, аның 1916 еллар тирәсендә генә чыгуын һәм «Галиябану» буларак безнең совет чорында гына, Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча гына киң популярлык алуын раслый алабыз. «Катлаулы көйләр»нең эндәш сүзлеләре төренә кергән бу «Галиябану» көе, үзенең форма төгәллеге, интонацияләренең яңалыгы белән композиторпарыбызның иҗат игътибарын җәлеп итте. Аның интонацияләрен без Нәҗип Җиһановның «Алтын чәч» һәм «Намус» операларында ишетәбез. Рөстәм Яхин аны үзенең фортепиано өчен концертында файдаланды. Ниһаять. Мансур Мозаффаров Ә. Ерикәйнең М. Фәйзи мотивлары белән файдаланып язылган «Галиябану» либреттосына операсын иҗат итте. Ул опера 1940 елда безнең театр сәхнәсендә куелды. Соңгы елларда М. Мозаффаров аның икенче редакциясен тәмамлап калдырды. «Галиябану» драмасына Салих Сай- дәшев тә, Александр Ключарев та музыка яздылар. Аларның «Галиябану» увертюралары хәзерге көндә дә концерт программаларында урын тота. Әнә шундый бәхеткә ирешеп мәңгеләште ул «Галиябану» көе. 101. Асылъяр Уртача J-яо Әйдә барыйк сахраларга, сахраларга, Гөлләр араларына, Асылъяр; Асылъяр, гүзәлем, Өзелә лә үзәгем. Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз Былбыл балаларына, Асылъяр. Асылъяр, күгәрчен. Күрми ничек түзәрмен. Яшьлек безнең багыбыз, багыбыз, Гөлләр үпкән чагыбыз, Асылъяр, Эй дэ fia-рыйк га» ра - лар-га, гах • ра • лар - га. Л сылъ-яр, гу - зә - лем, ө - Зе - лә-лә ү • зә - гем. Матур яр, кошкаем, Аерылабыз, дускаем. Түтәлдәге гөлләр кебек, гөлләр кебек. Гөрләп үскән чагыбыз, матур яр, Асылъяр, аппагым, Ни теләгең бар тагын? Агыйделне киң диләр, киң диләр. Яр буйлары җим диләр, җим диләр, Матур яр, кенәри, Бергә булырбыз әле. Сөймәгәнне димлиләр, димлиләр, Без сөйгәнне белмиләр, Асылъяр. Асылъяр, сандугач, Сагынып кайттым, ишек ач! Бу кой шушы исеме белән 1920 елда Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» пьесасы сәхнәгә куелганнан соң халкыбыз теленә керде. Асылда ул бик күптән чыккан көй. Кайчандыр «Матур яр, кенәри» дип аталган. Моның шулай булуын Н. Надировның «Татар халык җырлары» китабыннан да күрәбез (1965 ел. 157 бит(. Җырның искәрмәсендә аның 1907 елда Казанда басылган «Менә дигән шәп җырлар» китабының беренче бәйләменнән алынганлыгы күрсәтелә. Сүзнең, мөгаен, шушы җыр турында баруы: «Матур яр, кенәри» җыры «Асылъяр» дигән исем белән дә йөри» дигән искәр, мә белән дә раслана. А. Ключарев бу көйне «Никрутлар җыры» дип саный. «Татар халык көйләре» җыентыгына ул аны «Асылъяр, кенәри» исеме белән һәм шул эчтәлекне ача торган сүзләре белән урнаштырган. (1941 ел. 89 бнт|. Көенең ике вариантта язылуы, типографик хаталар очравы көйнең сафлыгына комачаулык китерә. Дәрес, А. Ключарев үзенең икенче китабында бу кимчелекләрдән арынган һәм аны Гөлсем Сепәйманова җырлаганча урнаштырган (1955 ел. 100 бит]. Мин исә бу көйнең тарихын егерменче гасыр башы белән генә чикләмәс идем. Ул борынгырак кой булырга тиеш. Чөнки И. Надировның шул ук китабында борынгы дәфтәрдән күчереп алынган тагын бер «Матур яр» исемле җыр урнаштырылган (175 бит). Озын көйләр калыбындагы бу җырның икенче, дүртенче юлларындагы өчәр иҗекле сүзләрнең кабатлануы нәтиҗәсендә, алар 12 иҗекле булып күренәләр. Хәлбуки, өчәр иҗекле ул сүзләр көйгә яраклашу өчен генә шулай кабатланырга мәҗбүр булганнар. Бәлки, шул өстәлүләр тора-бара «Матур яр» дигән өч иҗекле мөрәҗәгать сүзләре белән алыштырылганнардыр. Шулай булмаса, ни өчен соң бу җырның исеме «Матур яр» булып та, әлеге сүзләр җыр теистында юк!.. Димәк, найчандыр «Матур яр» дигән көй булган. Бәлки, А. Ключаревның беренче китабындагы Исмәгыил Мусин тапшырган көйнең беренче вариантындагы кайбер мотивлар шул борынгы «Матур ярпның истәлекләредер!.. Ни булса да бу көй, бик борынгы булып, үз гомеренда өч үзгәреш дәвере кичергән диясе килә. Беренче дәвер эндәш сүзсез озын көй, икенчесе — эндәш сүзле катлаулы көй һәм өченчесе — хәзерге хәлендәге, кушымта сыман эндәш сүзләрен эченә алган форма. Халык җырлары, халык көйләрен ифрат хөрмәт иткән драматург Мирхәйдәр Фәизи «Галиябанухдан соң, бу көйне дә күздә тотып, 1920 елда «Асылъяр» пьесасын яза. Шушы көйгә ул Шәрәф белән Лаләне җырлата. Бу ике мәхәббәт шушы кой белән вакытлыча аерылышалар һәм шушы кой белән, мәкер-явыэлыклариы җиңеп, кавышалар. «Асылъяр» кәенең халык тарафыннан чыгарылган җырлары бик куп. Аларны төрле китапларда очратырга мөмкин. Нигездә алар, М. Фәйзидәгечә, турылыклы мәхәббәт турында сөйлиләр. 4- бергә килгәндә, сузык аваз йотыла һем яңа аваз ясала. ҖӘҮДӘТ ФӘИЗИ ф ХАЛЫК ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ 102. Хәмдия Сабыр J = 6O Тәрәзәләрдән караган, ай, караган, Түшләренә мәрҗән кадаган. Кушымта: Хәмдиянең ак калфагы Яңа каралган чагы. Хәмдиягә сүз кушмагыз, Зиһене таралган чагы. Яргынай булып яралмаган, Җаннар кәйдерер эчен яралган. Кушымта. Су буена чыклар тешкән, чыклар төшкән, Иртә үк тә генәй суга кем төшкән? Кушымта. Синең миңа буласың юк, буласың юк, Мәхәббәтем сиңа ник төшкән? Кушымта: Хәмдиянең ак калфагы Яңа каралган чагы. Хәмдиягә суз кушмагыз, Зиһене таралган чагы. Мирхәйдәр Фәйзи 1923 елда үзенең өченче музыкаль әсәре «Ак калфакпны яза. Кайбер иптәшләр бу драмада да «Хәмдия» көенең тарихы язылган дип уйлыйлар. Бу дөрес түгел. М. Фәйзи бер вакытта да әсәрләрендә көйләрнең чын тарихларын язуны максат итеп куймаган. Кәйләр аның әсәрләренә музыкальлекне кечәйтер ачен зарури компонент буларак кына кергәннәр. «Галиябану», «Асылъяр» кайләре турында сайләиде инде. Драматург ул әсәр* ләрие нәкъ шул кәйләргә таянып язган. Моны ааторның: «-.Урамнан «Галиябану» кае* иә». яки «Шәрәф,- «Асылъяр» кәенә» дигән ремаркалары да раслый. «Хәмдия» кеенә карата исә андый күрсәтмә юк. Чанки «Ак калфак» драмасы сәхнәгә куелганга кадәр «Хәмдия» исемен йарткәи кәй булмаган. Моны карт музыкантыбыз Мехәммәт ага Яушев та раслады. Алай булгач, бу «Хәмдия» каен спектакль ачен махсус чыгарганнармы әллә! Бәлки, М. Фәйзи үзе дә шуны смет иткәндер! Әсәрнең теп образы Хәмдиянең: «Ах, Тәфтиләүләр, Ашказарлар, Мәдинәкәйләр кебек минем дә үз коем булса!.. Мин исемемә кәй чыгаручы егетне мәңге иркәләр идем. Ах, никадәр телим үз атыма бер кәй булуын» кебек сүзләре шул хакта сайлидер!.. Һәрхәлдә, «Ак калфак» драмасының билгеле бер кейгә нигезләнеп язылмаганлыгы ачык. Хәзер безга билгеле «Хәмдия» каенең җыр үлчәүләре дә моны раслый. Аның кәе 12—9 һәм 8—7 үлчәүле җыр калыбына гына туры килә, М. Фәйзидә исә. 9—9 һәм 8—7 үлчәүле җырлар. Шуңа күрә: Тәрәзәләрдән, ай, карагай, Түшләренә мәрҗән кадаган,— дигән юлларны сәхнәдә җырлаган артистлар да. халык та: Тәрәзәләрдән караган, әй, караган. Түшләремә мәрҗән кадаган,— дип җырлыйлар. Җырның кушымта олеше үзгәрешсез. Әгәр дә берәр музыкант «Хәмдия» каен язган булса, ул ааторның җыр үлчәвем бозмаган булыр иде. Мондый ритмик үзгәреш җыр сүзләрен нинди дә булса билгеле бер әзер кәйгә яраклаштырган чакта гына була ала. Чыннан да, тикшерә торгач, «Ак калфак»тагы «Хәмдия» кое күптән билгеле «Шакир солдат» каенең бераз үзгәргән варианты булып чыкты. Мехәммәт Яушевның сейләвенә караганда. «Шакир солдат» революциягә кадәр терле инструментларда уйнала торган кой булган. Аны «Сәйяр» драма труппасы каршындагы милли оркестр да бик еш башкарган. 1924 елда, Казандә. «Ак калфак» драмасын сәхнәгә куйганда Бакый белән Хәмдия мәхәббәтләре әнә шул «Шакир солдат» кеенә җырланган икән. Соңыннан гына ул, бераз үзгәрә тешеп, «Хәмдия» булып мари башлаган. «Шакир солдат» кое егерменче елларда «Талга басып» исеме белән дә билгеле иде. Талга басып, тал тибрәтеп Сайрый сары сандугач. Җырлау түгел, еларсың да Өзелел-азелеп сагынгач,— дигән кушымта белән җырлаганга, аны шулай атаганнар булса кирәк. Бу җырны Әхмәт Фәйзи үзенең «Качкын» либреттосына керткән. Нәҗип Җнһа- ноаның операсында бу кой Кирәмәт белән хор башкаруында дулкынландыргыч кочло яңгырый. «Хәмдия» җыры безнең халык теленә бик күптәннән кергән булса да, сүзләренең тезелешен бозып, кеенә үзгәрешләр, кыскартулар кертеп башкарулар хәзер дә очрый әле. Минем карашымча, А. Ключарев язмасы арада дәресе. Ләкин кемне тапшыручы артистка Динә Смраҗетдинова сүзләрне койгә җайсыз урнаштырган. Җырның ритмик тезелеше 8—12 булып чыккан. (Татар халык кәйләре. 1941 ел. 12S бит]. Шул ук җитешсез пекләрне Әзһәр Абдуллин да кабатлый (Вопросы татарской музыки. 1967 ел, 9 бит). Мин сүзләрне редакцияләп, койне үзем белгәнчә язып урнаштырдым. «Хәмдия» катлаулы кәйләрнең кушымталы торенә керә.