ФИНАЛ
Курыкмагыз, кешедән түгел, үземнән көләм. Бу моннан бик күп еллар элек булган хәл. Ул чакны мин студент идем Айлык стипендиям — нке йөз егерме сум. Иске акча белән, билгеле. Шуннан k башка, беркайдан керер җире юк, чыгар җире генә КУП иде. Аягыма көзге ботинка, башыма бүрек кирәк. Хәзер генә ул бик күп егетләр бүрексез йөри, ә без ул вакытта алай йөри алмый идек — көздән ук батырып киеп куябыз да майтара торалар. Ахырда, газетада эшләүче бер агай, минем хәлемә кереп, бер киңәш бирде: — Бездә барыбер басмаслар, энем. Газет-журналлар, үзен беләсең, әллә ни күп түгел,— синекен бассыннармы анда, минекенме? Шулай булгач, син боларны Сәнгать идарәсенә алып бар. Алар филармония өчен шундый кыска-кыска гына көлке әйберләр ала торганнар иде. Мин, булган хикәяләремне җыеп, катыргы папка эченә салдым да Сәнгать идарәсенә киттем (ул вакытта шундый идарә бар иде). Салкын көнле октябрь ае. Шулай да, янып-пешеп, театр бинасына урнашкан Сәнгать идарәсенә барып кердем Бик зур, бик якты бер бүлмәдә кара-каршы өчәр өстәл куелган, өстәл саен берәр кеше утыра иде. Барысы да берьюлы мина күтәрелеп карадылар. Мин каушап калдым, ишек төбенә басып каткан килеш, салкын тиргә төштем. Шунда, минем бәхеткә, ун тарафтан: — Сезгә кем кирәк? — дигән тавыш килде. — Миңа?.. Мин... юмористик хикәяләр алып килгән идем Шуларны . Мин карашымны өмет белән теге апага юнәлдереп тә өлгермәдем, икенче бер тавыш ишетелде: — Монда килегез. Мин урта өстәлдә утырган агай янына уздым Ул бик ябык, ак чырайлы иде. Күңелемнән: «Кешегә мин дә шулай күренәмдер инде. » дигән уй узды. сыз салмыйбыз — модасы булмагач без гаеплемени? Бүрек белән ботинкадан тыш, өстемә дә берәр сырган фуфайка юнәтеп булмасмы дип уйлыйм. Ике йөз егерме сум стипендиянең ай саен йөз сумын калдырып барганда да. бүрек өчен бер ай, ботинка өчен ике ай, фуфайка өчен биш ай җыярга кирәк. Минем кебек башка егетләр, товар вокзалына төшеп, я ташкүмер, я бүрәнә ташыйлар. Ә мин... хикәя язам. Төннәр буе күз талдырып язам-язам да, иртән институтка чабам. Аннан — редакциягә. Ләкин минем бер хикәямне дә басмыйлар әле — илтә торам, кире кай — Я. нәрсә алып килдегез? Мин кабаланып папкамны аның кулына суздым Ул аны ашыкмыйча гына чиште, иң башта берәм-берәм хикәяләрне, аннары битләрен санап чыкты. — Бер табаклы әйбер икән,— диде ул.—Ярый, иркенләп кенә укып чыгармын. Бу эштә һич ашыгырга ярамый. Фамилиягез ничек әле?.. Әһә, язылган икән Адресыгыз да язылганмы?.. Молодец, бик ыксым егеткә охшыйсыз! Бер атнадан нәкъ шушы вакытта кереп чыгыгыз, яме. Мин булмасам, Нугайбәк агай кайда дип сорарсыз. Сөйләштекме? Миңа бик ошады бу агай. Бер атнадан соң, әйткән вакытын минутка минут туры китереп, Нугайбәк агай янына килдем. Ул минем хикәяләрне укып чыккан икән. — Ничауа, ничауа! Бигрәк тә әнә теге Яна Шомбай, Хуҗа Насретдин турындагылары ничауа! — дип мактап та алды.— Бөтенесе дә исән-сау үтеп китсә, мең ярым акча дигән сүз! Студент кешегә ярап куя ул. Инде сезгә бәләкәй генә бер формальность үтәргә кирәк булыр: сез хәзер үк, бездән чыгыгыз да, Язучылар союзына барыгыз. Алар анда иҗат секциясе дигән бер нәрсә җыеп, хикәяләрегезне тикшереп алсыннар да, безгә: «Тәкъдим итәбез» дигән кәгазь язып бирсеннәр. Булдымы?.. Мин Язучылар союзына чаптым. Әдәби консультант шул чакны Союзга килгән берничә язучыны: — Рәхим итеп, керегез әле! — дип чакырып алды да, мин шуларга кычкырып хикәяләремне укып чыктым. Җиде хикәянең икесен яратып бетермәделәр, калган бишесе турында «тәкъдим итәргә» диелде. Икенче көнне мин, шул протоколны бастырып алдым да, кул куйдырып, Сәнгать идарәсенә йөгердем. Нугайбәк агай мине көтмәгән иде булса кирәк — бик аптырады: — Бик ти-из!.. — Шу-лай! —дидем мин. Эчемә сыймаган шатлык белән, катыргы папканы өстәленә куйдым. Ачты бу папканы, укыды бу протоколның иң сонгы өлешен. — Эһе, икесен суйганнар икән,— диде.— Ярый, болай да меңнән артык алачаксыз. Сезнеке түгел, кайчак өлкәнрәк абзыйларныкы да шулай киселә. Аңа бер дә исегез китмәсен. Инде сезгә тагы бер формальность эшләргә туры килер: сез хәзер филармониягә чабыгыз. Дилбаева иптәшнең үзен күреп әйтегез, шулай-шулай дигез. Укып чыгып, безгә рәсми заявка бирсен. Ул анысын үзе белә инде. Курыкмагыз, курыкмагыз, без бар авторларны да аларга җибәрәбез. Чөнки бу әйберләр безгә түгел бит, филармониягә кирәк. Филармонияне беләсездер инде?.. Алайса ярый, хуш иттек — пока! Дилбаева авырын иде. Ул бер ун көннән сон гына эшкә чыкты. Хикәяләрне алып калгач та әле, менә бүген укыйм, менә иртәгә укыйм дип, шактый йөртте. Инде тышта көзге суык, ачы җил ыжгыра иде. Минем башта җәйге кепка, аягымда брезент туфли — башы күн дә, үкчәсе күн. Ярый әле, башта чәч, аякта йон оекбаш бар. Чәчне алдырмыйм — хәзерге кызлар кебек, бик кадерләп кенә кепка эченә өеп куям Бөтен шәһәр урамында миннән дә кызу йөргән кеше юк; кайсы көнне трамваена хәтле узып китәм. Суык шулай йөртә, суык! Ниһаять, Дилбаева да укып чыкты әйберләрне. Ул да берсен яратмаган. — Анысының финалы юк,— диде ул. һәм, бик озак итеп, финал турында сөйли башлады: — Сәхнәдә укый торган һәр Нәрсәнең финалы булырга тиеш. Газетага чыгарганда, бәлки, финалның ул кадәр кирәге дә юктыр. Әмма ләкин сәхнәгә — финалсыз әйберне чыгарып булмый. Чөнки газетаны аны укыганы укый, укымаганы — юк. Ә сәхнәдән сөйләгәнне барысы да тыңлый. Шуңа күрә һәр әсәрнең яхшы финалы бу лырга тиеш. Финалсыз әсәр — әсәр түгел ул. Кешеләр «ха-ха-ха» дип кенә көлмәсеннәр, финал аларны уйландырсын. Финал — аккорд ул!.. Шунда секретарь-машинистка миңа дигән заявканы басып кертте. Мин, кабат килергә язмасын, финалы шушы була күрсен иде дип, чыгып киттем. Нугайбәк агай мине онытып бетерә язган иде инде, кабат сөйләп ♦ биргәч: — Ә-ә-ә!..— дип, исенә төшерде тагы. Союздан бик тиз урап с; килгәч аптыраса да, филармониядә бер ай йөрүемә бер дә аптырамады. 2 — Эһе, Дилбаева да берсен суйган икән. Ну, ничауа, ярты табак- | лык әйберегез калган әле монда — Ул минем дүрт хикәяне. Союз протоколын, филармония заявкасын папкадан алды да жәһәт кенә аягына ♦ басты.— Сез утырып торыгыз, мин хәзер башлык янына кереп чыгам. = Тик сорарга онытканмын, хикәяләрегез бер җирдә дә басылмаганмы? ~ Минем тән буйлап бер көтү таракан йөгереп төшеп киткәндәй булды, а. Әгәр, басылмаган дигәч, «басылмаганны алмыйбыз», дисә? Яки «нигә < басылмады?» дип сорый башласа?.. Мин көчкә генә: — Юк... басылмаган...— дидем. — Басылмавы яхшы. Юкса без басылганны алмыйбыз,— дигәч кенә и иркен сулап куйдым. » Ул чыгып китте. Мин шевиот кепкамны өстәлгә куеп, туфли башына карап утырам. Утыз ике сантиметр киңлек чалбар балагымның үкчә ягы пычранып идәндә ята, алгы ягы туфлиемнең брезент йөзен каплап алган, миңа күн башлы очы гына күренеп тора. Икенче аягым читтәрәк—анысы бөтенләй ачык. Мин ул аякны да якынрак тарттым. Хәзер ике аягыма да кун туфли кигән кебек. Нугайбәк агай да ишектән бик тиз килеп керде. — Булды бу, энем! Менә күрәсезме, договор төзергә дип, мөбарәк куллар куелды. Ул миннән дә бигрәк шатланган кебек иде. Аның шатлыгы секунды белән миңа да күчте: мин утырган җиремнән сикереп куйдым. — Хәзер договор төзибез!—диде ул. Әллә каян гына бланкасын да тартып чыгарды.— Тә-әк, тулар-тулмас ун өч бит — димәк, ярты табак. Бер табагы мең ярымнан — җиде йөз илле сум. Студент кешегә ярап куя ул, шулай бит?.. Ул шул кадәр кычкырып сөйли, әйтерсең лә бу бүлмәдә бер ул гына инде. Теге биш кешенең әле берсе, әле икенчесе безгә карап куя. алар караган саен мин аягымны урындык астынарак җыя төшәм, ахырда балак эченнән туфлинең очлары да күренмәс булды Ниһаять, без ике данә итеп договор төзедек. Мин һәр икесенә кул куеп чыктым. Нугайбәк агай иң түрдә утырган юан бер апага дәште: — Нина Ивановна, менә бу егетнең бездән акча аласы булачак, кайчанрак килсен дип әйтим? — Через недельку... Мин коштай очып чыгып киттем Институтка да коштай очып кына йөрим. Инде мин трамвайларны гына түгел, машиналарын да узып кн- тәм кебек. Уенмыни — җиде йөз илле сум! Мең ярым булганда, тагы да әйбәтрәк буласы иде дә бит... Ярый инде монысы да. Йке йөзенә уйламый да туфли белән галош алам, бер йөзенә бүрек, калганына... Көчкә үтте бу атна!., йөрәгем: «Җиде йөз илле!.. Җиде йөз илле!» — дип шашып типкән хәлдә Сәнгать идарәсенә очып барам. Якыннанрак самолет очса, аны да узып китәрмен төсле. Ләкин Нугайбәк агайның гаять коры һәм кырыс йөзен күргәч, очып килгән йөрәгем каядыр түбәнгә төште дә китте. Шулай да үземне уйламыйм. Нугайбәк агайны уйлыйм. бер-бер хәл булгандыр моңа, дим. Беткәнмени дөнья кайгысы ... Курка-курка гына өстәле янына барып бастым. ’ — Бүген... акча алып булыр микән?.. — Нинди акча тагы?! Әнә бит— договорга кулын куймый кире чыгарган. Мин каттым да калдым. w — Монда Язучылар союзы гаепле,— дип сөйли Нугайбәк агай.— Алар бит әнә: «Кайбер житешсезлекләре булуга карамастан» дип язганнар. Тикшерүдә булган һәр язучы диярлек шуны әйткән. Шулай булгач, без нишләргә тиеш? «Кайбер житешсезлекләре» бар килеш алырга тиешме?.. Бүлмә караңгыланып китте. Мин әкрен генә эреп югала башладым. Бөтенләй югалып кигкәнче әйтеп калыйм дип, Нугайбәкнең караңгы бүлмәдә кара коелган йөзенә карадым. — Алай булгач нигә мине, Союздан кәгазьләр алдырып, филармониягә чаптырып, бу кадәр гомер азаплап йөрттегез?! Нугайбәк агай, никтер, бөтенләй бүтән агай кебек иде. — Алай бик кыю булсагыз, энем, бу сүзләрегезне барыгыз әнә, башлыкның үзенә кереп әйтегез. Мин катыргы папкамны өстәл өстеннән себереп алдым да бу бүлмәдән атылып чыгып киттем. Прие.мныйдагы секретарь кыз: «Ул занят, керергә ярамый!» —дип әйткәндә, мин начальникның кабинетында идем инде. Ул аптырап, ләкин елмаеп, миңа урын күрсәтте: — Утырыгыз. Ни йомыш?.. Мин аңлатып бирдем. Мин инде өметсезлекнең аръягына чыккан идем. Миңа хәзер атна буе ымсынып көткән акча да кирәкми, миңа фәкать: «Нигә мине айлар буе шулай алдап йөрттеләр?» дигән сорауга туры жавап кына кирәк иде. Башлык мине тынлап бетермәде. — Ул тикле агрессив булу ярамый, энем,—дип бүлдерде.—Сезнең хикәяләрне мин дә укып чыктым. Ләкин аларнын берсе дә чын сәнгать әсәре югарылыгына менеп җитмәгән. Аның үтә ягымлы тавышы мине дөрләтеп кенә җибәрде: — Алай булгач нигә язучылар алай димәгән? Нигә филармония директоры алай димәгән? — Әгәр акчаны алар түләсә, алар да шулай дияр иде. — Алай булгач нигә сез үзегез Дилбаева биргән заявкага договор төзергә дип кул куйдыгыз?.. Кинәт аның чыраендагы ягымлылык юкка чыкты. — Сез әле минннән допрос ала башладыгызмы? — дип, ул кызарынып мина кадалды.—Минем белән шундый тонда сөйләшеп утырырга сез кем? Мин сезне сагынып китермәдем, шулай булгач хәзер үк кабинеттан чыгып китүегезне утенәм... — Җавап бирә алмагач, шулай итми чарагыз да юк. — Җавабын да бирә алам,— диде дә сикереп торды башлык.— Безгә сезнеке кебек Шомбайлар, Хуҗа Насретдиннар кирәкми, безгә Гогольләр, Щедриннар кирәк! Аңладыгызмы? — Бу кадәр ачык әйткәч, ничек аңламыйсың инде? Аңладым, билгеле. Тик сез — утырыгыз, утырыгыз, юкса мине басып озатып калган кебек була...— дидем мин. Шевиот кепкамны киеп, авыр ишеккә юнәлдем. Менә мин сөйрәлеп кенә тулай торакка кайтып барам. Бүген миңа бар нәрсә: ишелеп яуган беренче кары да, аягыма уралган киң балаклы чалбары да. урамның теге башыннан бу башына искән җиле дә — һәммәсе каршы иде. Бала-чагасына кадәр мине узып китә башлады. Әнә бер баланы әтисе җитәкләгән. Бәхетле бала!.. Мин тулай торакка көчкә кайтып аудым. Тәнем уттай яна — минем авырып китүем ихтимал иде. Ләкин яшьтән үк, авырсам карар кешем булмый үскәнгәме, минем бервакытта да авырып ятканым юк. Әле дә авырып китә алмадым. Тәнем ут янып иртәнгә кадәр яттым да, иртән торып, ташкүмерме, бүрәнәме бушатырга тимер юлына төшеп киттем.