Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ӘДӘБИЯТ МУЗЕЕ Әдәбият-сәнгать һәм гомумән культура Җәүһәрләрен барлау һәм саклау буенча сонгы елларда республикабызда зур эшләр алып барыла башлады Даһи Ленин истәлеге белән бәйләнешле урыннарны бик яхшы күргәзмә төскә китерү, Казандагы Горький музеенда «Горький һәм татар әдәбияты». «Шаляпин бүлмәсе» дигән бүлекчәләрнең булдырылуы, ниһаять, Татарстан сынлы сәнгать музее ачылу шул юлдагы уңышлы адымнар булды. Мондый культура чараларының кечерәк күләмдәге күренешләре район үзәкләрендә һәм зуррак авылларның мәктәпләрендә дә булдырыла башлавы бигрәк тә шатлыклы хәл. ТукайКырлай авылы мәктәбе янында, аерым йортта. Тукай истәлегенә ачылган музей әнә шундый куанычлы хәлләрнең берсе. КПССның Татарстан елкә комитеты, әдәби әсәрләребезне барлау һәм саклау ашен яхшыртуны күздә тотып. Казанда Татарстан дәүләт музее каршында татар әдәбияты тарихының борынгы дәвереннән алып бүгенге көнгә кадәр үсеш баскычларын чагылдырган махсус күргәзмә-бүлек оештыруны кирәк дип тапты Аның өчен дәүләт музееның берничә залдан торган зур бер өлеше билгеләнде, һәм ул хәзер әдәбият музее өчен яраклаштырып ремонтлана. жиһазландырыла, аны милли орнаментлар белән бизәү дә күздә тотыла. Шулай ук музейга тапшырылган кулъязмаларны. фоторәсемнәрне, әдәбият тарихына һәм язучыларның нжатына. тормышына бәйләнешле документларны бозылудан саклау өчен шартлар тудырылган махсус бүлмә дә булдырылачак. Башланган эшнең бу өлешен башкарып чыгуны Татарстан культура министрлыгы күзәтүендә музей администрациясе үтәя чәк. Хәзергә музейның әдәбият бүлегендә биш хезмәткәр эшли. Алар, музейның структурасын һәм булачак экспозицияләренең тематик планын төзеп, гыйльми совет карамагына тикшерүгә куйдылар инде. Галимнәр, язучылар катнашы белән уздырылган ул гыйльми совет утырышы эш башлау өчен шул планны яраклы дип тапты Хәзер бөтен көч материаллар жыюга бирелә. Менә шунда инде жәмәгать оешмаларының. аерым кешеләрнең, беренче чиратта, язучыларның һәм журналистларның якыннан булышлыгы, ярдәме кирәк. Бу ярдәмне башлап Мәскәүдәге В. II. Ленин исемендәге Дәүләт китапханәсе күрсәтте. Ул үзенең фондыннан Галимжан Ибраһн- моп Һади 1лкташ. Фатих Кәрим. Әхмәт Фәйзи. Нур Баян һәм башка татар әдәбияты классикларының үзләре исән вакытта басылган, хәзер сирәк табыла торган китапларын бүләк итте. Казандагы М. Горький музее да бик теләп ярдәм күрсәтте. Ул үзе күп еллардан бирле әдәбият тарихыбызга караган фоторәсемнәр, документ һәм башка экспонатларны жыеп кнлә иде. Ике мең ярымнан артыкка жнг- кән бу материаллар ачылачак татар әдәбияты музее фондына тапшырылды Шундый ук кирәкле һәм мактаулы эшне кайбер әдәбият сөючеләребез дә башлады Алар да музейның әдәбият бүлегенә язучыларның сирәк очрый торган фоторәсемнәрен һәм документларын, хатларын һәм кыйммәтле кулъязмаларын тапшырдылар. Язучыларның уз әйберләре дә бар анда Муса Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым Җәлилова. Әхмәт Фәйзинең туганы Зәйнәп Фәизова. Заһидә ханым Тннчурнна. Гөлчирә ханым Такташ, язучы Габдрахман Әпсәләмов. журналист Хан Җәмил иптәшләр кадерле язучыларыбызның күп кенә әйберләрен бүләк иттеләр. Музейга саклануга тапшырылган материаллар арасында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» дә бар. Әдәби мирасыбызны, культура хәзинәләрен саклауга жаваплы караган бу хөрмәтле иптәшләр башлаган әлеге изге эшкә журналыбызны укучылар да кушылыр дин ышанабыз. Безгә мәгълүм булганча, татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзинең, шагыйрьләрдән Һади Такташ. Фәтхи Бур- наш, Әхмәг Ерикәйнең, прозаиклардан Кави Нәҗми. Мәхмүт Максуд һәм башкаларның кулъязма мираслары туганнарында саклана. Шулардай әдәбият музее экспозициясе өчен бик кирәк булган кулъязмалар һәм документлар һәм. һич булмаганда, аларның фотокүчермәләре алынып бирелсә, бик яхшы булыр иде Чөнки бу язучыларга әдәбият музее экспозициясендә зур урын биреләчәк. Борынгы әдәбият һәм класснкларыбыздан Гафур Коләхметов. Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан. Галнәсгәр Камал. Шәриф Камал. Мәжит Гафури һәм башкаларның тормышына, ижатына бәйләнгән материаллар да әле аерым кешеләрдә саклана. Шуны нстә тотып, без барлык әдәбият сөючеләрдән үзләрендә, архивларында сакланган материалларны: иске кулъязма һәм басма китапларны, хатлар һәм фотокарточкаларны музейга (Ленин урамы. 2 нче йорт) тапшыруларын үтенәбез. Безнең жнде-сшсз йөз еллык әдәбият тарихыбыз бар Шул озак чорның тарихын ку j алдына кигереп бастыра алырлык әдәбият музеен торгызу —зур һәм жаваплы эш. Бу эшне башкарып чыгуда Татарстан культура министрлыгы эшлекле чаралар күрер, ә музейның фондын баетуда язучылар һәм барлык әдәбият сөючеләр кулларыннан килгәнчә ярдәм итәрләр дип ышанабыз ЖУРНАЛ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Татарстан язучылары союзы идарәсенең киңәйтелгән утырышында «Казан утлары» журналының 1969 елгы 5, 6. 7 һәм 8 нче саннарында басылган материалларның әдәби эшләнешен. идеяэОгетик кыйммәтләрен тикшерү булды. Редакция хезмәткәрләре өчен дә. язучылар өчен дә файдалы булган ул утырышта Нурихан Фәттах, Газиз Мөхәммәтшин, Кыям Миңлебаев. Зәет Мәҗитов һәм Мәдинә Маликова иптәшләрнең журналда басылган материалларны анализлауга багышланган чыгышлары тыңланды. Нурихан Фәттах журналның 5—8 саннарында басылган зур күләмле проза әсәрләре — Эдуард Касый- мовның «Көмеш язулы кылыч» повесте һәм Габдрахман Әпсәләмовнын «Яшел Яр» романы хакында суз алып барды, һәр нке әсәрдәге уңай якларны күрсәтеп үткәннән сон, ул. нигездә, бу әсәрләрдәге кимчелекләргә тукталды. Газиз Мөхәммәтшин тикшерелә торган саннарда басылган хикәяләр турында сөйләде. Бу саннарда хикәяләр шактый күп басылуын һәм аларның барысы да әйбәт әсәр икәнлеген билгеләп үтте. Зәет Мәҗитов журналдагы поэзия әсәр- ләренэ киң тукталып, аларның һәркайсы- ның һәм уңышлы, һәм житешсез якларын күрсәтеп барды. Аннары ул журналда басылган шигырьләрнең темалары ярлырак, бер төрлерәк булуын искәртеп үтте, редакцияне киләчәктә поэзия әсәрләренә таләпчәнрәк булырга өндәде. Мәгълүм булганча. соңгы елларда «Казан утлары» журналында тәрҗемә әсәрләргә дә зур урын бирелә башлады. Кыям Миңлебаев үзенең чыгышында әнә шул тәрҗемә хикәяләрнең сыйфаты турында сөйләп, алардагы отышлы һәм житешсез моментларны күрсәтте һәм журналда басылачак әйберләрне киләчәктә тәҗрибәле тәрҗемәчеләрдән генә эшләтергә киңәш итте. Мәдинә Маликова әлеге дүрт санда басылган тәнкыйть материалларына тукталды һәм бүгенге әдәбиятыбызның торышын чагылдыручы материалларның журналда җитәрлек булмавын искәртте. Аннары ул үзенә Ибраһим Нуруллииның «Иҗат методларыбыз турында уйланулар». Фәрваз Миннуллиинын «Туган җир җылысы» исемле мәкаләләре аеруча нык ошаганын әйтте һәм башка тәнкыйтьчеләребез дә менә шулар кебек мавыктыргыч тел белән, тирән фикерле итеп язсыннар иде. диде. Менә шул чыгышлардан соң фикер алышулар булды һәм анда язучылардан Эдуард Касыймов. Фатих Хөсни, Хәсән Сарьян. Рафаэль Мостафин. Гази Кщвшаф Һәм Ибраһим Гази катнашты. Ахырдан утырышка катнашучылар журналнын алдагы саннарын тикшерүне киңрәк аудитория алдында, мәсәлән, берәр югары уку йортында яисә китапханәдә уздырырга кирәк дигән карарга килделәр. ШАГЫЙРЬНЕ ИСКӘ АЛУ КИЧӘЛӘРЕ Үткән елның ноябрь аенда күренекле татар совет шагыйре мәрхүм Шәрәф Мөдәрриснең тууына 50 ел тулды. Шул уңай белән шагыйрьнең туган авылы Каракитә клубында (Чүпрәле районы) һәм язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында Шәрәф Мөдәррисне искә алу кичәләре үткәрелде. Каракитәдә бик зурлап үткәрелгән кичәдә (26 октябрь) язучылардан шагыйрьнең якташы Шамил Рәкыйпов. Галимҗан Латыйп, Рәдиф Гатауллин һәм Ш. Мөдәрриснең хатыны язучы Ләбибә Ихсанова да катнаштылар. 30 октябрьдә Г. Тукай клубында уздырылган кичәгә дә халык бик күп жыелган иде. Күп санлы язучылардан тыш. шагыйрьнең авылдашлары. замандашлары һәм гомумән әдәбият сөючеләр катнашында үткәрелгән ул кичәдә Шәрәф Мөдәррис иҗаты турындагы докладны яшь шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов ясады. Язучылардан Баян Гыйззәт. Атилла Расих, Снбгат Хәким. Гариф Ахунов. Галимҗан Латыйп Ш. Мөдәрриснең тормышы һәм ижатына бәйләнешле истәлекләрен сөйләделәр. Шагыйрьләрдән Рәшнт Гәрәй. Галимҗан Латыйп һәм Мәхмүт Хөсәен Ш. Мөдәррискә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Аннары Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров. Тукай премиясе лауреаты Айрат Арсланов. Татар дәүләт филармониясе җырчысы Наҗия Теркулова, үзешчән композитор Сара Садыйкова һәм башкалар катнашында бик әйбәт концерт бирелде. СПЕКТАКЛЬ БҮЛӘК АЛДЫ 1968—1969 еллар сезонында РСФСР театрларының В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган фестиваль-смотры үткәрелгән иде. Безнең драматургыбыз Риза Ишморатның Муса Жәлилгә багышланган «Үлмәс жыр» әсәрен сәхнәләштереп, ул фестивальдә Новгород өлкә драма театры да катнашты һәм. тугандаш республикалар драматурглары иҗат иткән әсәрләрне сәхнәгә куюда ирешкән уңышлары өчен, бу театр коллективына 500 сум күләмендә акчалата бүләк бпрелде. ЭРМИТАЖ ХӘЗИНӘЛӘРЕ КАЗАНДА Ленинградтагы дәүләт Эрмитажында саклана торган сынлы сәнгать әсәрләре турында ишетмәгән кеше, мөгаен, юктыр. Әмма ул әсәрләрне үз күзләре белән күрүчеләр хакында алай дип әйтеп булмый, чөнки Ленинградка бару һәркемгә дә тиз генә насыйп булмый. Менә шуны истә тотып һәм үзендә саклана торган сынлы сәнгать әсәрләрен мөмкин кадәр күбрәк халыкка күрсәтү максаты белән эрмитаж илебезнең төрле шәһәрләрендә күчмә күргәзмәләр оештыра башлады Шундый күргәзмәләрнең берсе Казан шәһәрендә дә булды. Фламанд һәм Голландия художникларының XVII йөздә ижат иткән әсәрләреннән торган ул күргәзмәгә йөзгә якын картина куелган иде. Ике ай буе дәвам иткән ул күргәзмәне карарга бик күп кеше килде һәм алар барысы да аннан канәгать булып киттеләр. «ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР» - РУС ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ Каэаннын В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуриннын «Җилкәнсезләр» исемле әсәре буенча эшләнгән спектакльне тамашачыларга күрсәтә башлады. Татарстанның 50 еллыгына багышлап күрсәтелә башлаган бу әсәрне сәхнәгә РСФСРның һәм ТАССРнын атказанган сәнгать эшлек- лесе, Тукай премиясе лауреаты Ш. Сарымсаков куйган. Спектакльнең художнигы — ТАССРнын халык художнигы. Тукай премиясе лауреаты Э. Гельмс, алып баручылары — Э. Ливнев һәм С. Митюгов. «ТИРӘН ТАМЫРЛАР»-СӘХНӘДӘ Г. Камал исемендәге Тагар дәүләт академия театры коллективы әдәбиятыбызның классигы Галнмжан Ибраһимовнын «Тирән тамырлар» романы буенча эшләнгән сп к- такльне тамашачыларга күрсәтә башлады. Романны Хәким Сәлимжанов сәхнәләштергән. Татарстанның 50 еллыгына багышланган ул постановканың режиссерлары — ТАССРнын атказанган сәнгать эшлек ле Празат Исәнбәт һәм театрның баш режиссеры Марсель Сәлимжанов. Рәсемдә: спскгммдеп вее япггмгл. КУБА ЖУРНАЛИСТЛАРЫ КАЗАНДА Куба журналистларыннан Куба Компартиясе Үзәк Комитеты органы булган «Гранма» газетасының халыкара бүлеге редакторы Реиольд Росси Суарес һәм Геренса — Латино агентлыгы фотохәбәрче- се Пабло Гнльдайн Пратс, Советлар Союзында В. И. Ленинның тормышына һәм революцион эшчәнлегенә бәйле урыннар буйлап сәяхәт итеп. Ильич юбилеена әзерлек турында Куба матбугаты ечен материаллар жыйнап йөреш ли Казанга да килеп киттеләр. Алар Казанный тарихи урыннары белән таныштылар. Университеттагы В И. Ленин бүлмәсен, Казан Кремлен карадылар. В. И. Ленин музей- йортында. Куйбышев исемендәге химия заводында булдылар, Татарстан журналистлары белән очраштылар. Куба журналистлары Леннно-Кокушкино һәм Питрәч районының Вахитов исемендәге колхозына да барып кайттылар. БАШКОРТСТАННЫҢ ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ МОСТАЙ КӘРИМГӘ 50 ЯШЬ 1969 елның ноябрь аенда, кардәш республикабыз Башкортстанның башкаласы Уфада бер атна буена шигърият бәйрәме үткәрелде. Күп милләтле совет әдәбиятының күренекле вәкиле, башкорт халык шагыйре. РСФСР Верховный Советы депутаты, РСФСРның Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе һәм Башкортстанның Салават премиясе лауреаты Мостай Кәримнең юбилее башкорт халкының милли бәйрәменә әйләнде. Юбилярны котларга Мәскәүдәи һәм Ленинградтан. Дагстаннан һәм Татарстаннан, Украинадан һәм Калмык АССРдан кунаклар килгән иде. Ленин премиясе лауреаты Рәсүл Гамзатов, Калмык АССР- иың халык шагыйре Давид Кугультинов, күренекле рус шагыйре Михаил Дудин, шагыйрьнең ижатын рус укучысына җиткерүче шагыйрьләр Яков Козловский, Елена Николаевская. Ирина Снегова юбилярга багышланган кичәләрдә Мостай Кәрим поэзиясенә һәм аны үстергән Баш- кортстан жиренә тирән ихтирам хисләрен әйттеләр. Башкортстан безнең ут күршебез, ягъни берберебезгә ут алырга йөргән туганнарыбыз. Татарстаннан Мостай Кәримнең юбилеена катнашырга Тукай премиясе лауреаты Хәсән Туфан, Татарстан язучылар союзының жаваплы секретаре Гариф Ахунов, язучыларның Әлмәт бүлегеннән Равил Фәйзуллнн һәм Рафаил Төхфәтуллин бардылар. Мостай Кәримгә багышланган тантаналы кичәләр Уфа дәүләт университетында, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында, шагыйрьнең туган җире — Башкортстанның Чишмә районында үткәрелде. Шундый ук тантаналы кичәләр декабрь аенда Мәскәүдә һәм Казанда да үткәрелде. ӘДӘБИЯТ КИЧӘСЕ Узган елның 22 ноябрендә республикабызның Зеленодольск шәһәрендәге «Родина» культура сараенда әдәбият кичәсе үткәрелде. В. И. Ленинның тууына 100 ел һәм Татарстанга 50 ел тулуга багышлап уздырылган ул кичәдә язучылардан Идрис Туктар. Хәсән Сарьян. Фаил Шәфигуллин, Вакыйф Нуруллин, яшь шагыйрьләрдән Зөлфәт, Әхмәт Рәшнтов, Әхмәт Гадел совет власте елларында татар әдәбияты ирешкән уңышлар турында сөйләделәр, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Аннары тамашачыларның үзләренә сүз бирелде. Зеленодольск халык театры режиссеры Үмәров, культура сарае хезмәткәре Назыйм Ханзафаров һәм Әминә Галимова иптәшләр язучыларыбызның әсәрләренә карата үз фикерләрен, теләкләрен әйттеләр. —