БОРЫНГЫ АРХИТЕКТУРАБЫЗ
Борынгы заманнан сакланган аерым истәлекләр, археологик казылмалар, әдәби әсәрләр, рус елъязмаларындагы мәгълүматлар, халык телендә йори торган легенда-риваятьләр. шул чорны ейрәнүгә багышланган берничә фәнни хезмәт, ниһаять, сәнгать-архнтектура үрнәкләренең соңгы вакытларгача сакланган влементлары буенча, гомуми генә булса да. борынгы архитектурабызның үзенчәлекләрен күз алдына китерергә мемкин. Боларга тагын бу юллар авторының соңгы еллардагы тикшеренүләре дә естәлә (Ф. X. Вәлиев. XV—XVI йезләрдәге Казан татарларының архитектурасы турында. аТарих, филология һәм педагогика мәсьәләләре» җыентыгы. Казан, 1967, русча. Аныкы ук: «Казан татарларында орнамент». Казан. 1968 ел, русча|. XV йезнең икенче яртысыннан башлап XVI йезнең урталарына кадәрге чор зчендә Казан татарларының экономикасы, һенәрчел җитештерүе һәм сәүдәсе генә чәчәк атып калмый, бәлки халыкның милли сәнгате, архитектурасы һәм гомумән культурасы да яхшыра, үсә. Дәүләтнең башкаласы Казан бик алга китеп, тиз арада Волга һәм Урал буйларының политик, культура үзәгенә әйләнә. Шәһәрдә ак таштан һәм кирпечтән монументаль пулатлар, каралтылар салына. Дин, җәмәгать һәм гражданлык зшлерен башкару яки оборона максаты белән күл кенә агач биналар тезелә. XVI йезнең беренче яртысындагы Казан, Болгар дәүләтендәге шәһәрләр кебек үк, калын стеналар, хәрби манаралар белән чолгап алына. Кремльнең беренче класслы крепость булганлыгы, мәсәлән, рус елъязмаларында да искә алына. «Казан каласы бик нык_ ул җиде стена белән әйләндереп алынган, стеналар зур- зур һәм юанюан имән агачлардан салынган... ул тирәләргә яу үтәрлек түгел» (Казанский летописец. Поли. собр. рус. летописей. XIX том, 119 бит). Казан кремленең архитектурасы бик үзенчәлекле булып, шул заман кешеләрен сокландыра торган булган. Ул кремльнең стеналарын һәм хәрби манараларын карап- күзәтеп йоргән Иван Грозный, елъязмачының әйтүенчә, крепость стеналарының биеклегенә һәм чамадан тыш матурлыгына гаҗәпләнгән» (Н. Ф. Калинин. «Казань». Тат- Госиздат, 1955 ел, 38 бит). Бу сүзләрдән Казан кремленең стеналары белән манараларының архитектур кыйммәте генә түгел, бәлки зур фортификацион әһәмияте дә бик ачык сизелә. Эчтәге хан сараена керү ечен кирпечтән бер биек манара салынып, вның дугалы аркасы Б астыннан юл узган. А. Олеарий рәсеменнән күренгәнчә, бу арка XVII йөзнең беренче яртысына кадәр торган (шул ук китап, 56 бит]. Казан кремленең төньяк өлешендә хан сарае була, ә шәһәрнең калган өлешен феодал, бай сәүдәгәр, руханиларның утарлары, таш һәм агач каралтылары, пулатлары били. Шәһәрдә мәчетләр, сәүдә пулатлары, кәрван-сарайлар, базарлар, мавзолейлар, мунчалар күп була. Кремльнең тышында, бистәләрдә яшәүчеләр дә күп булган. А. Курбскийның әйтүенчә, Казан кремленең эчендә «бик тә биек итеп таштан салынган патша пулатлары, мәчетләр булып, анда, үлгәч, патшаларны күмгәннәр-» Мәгълүм тарихчы Ш. Мәрҗани язып алган бер риваятьтә әйтелгәнчә, Казан кремлендә бик зур һәм сигез манаралы >ңами мәчете булган (соңыннан бу мәчет җимерелеп, аның урынына Спас монастыре салына]. Русларның 1556 елгы җан исәбе алу кенәгәсендә (писцовая книга] күрсәтелгәнчә, кремльдә хан сарае, Ширин князьләренең сарае, кайчандыр дәһшәтле-мәһабәт Нургали мәчете, хан мәчете, берничә эре мавзолейның калдыклары һ. б. булган (хан сараеның калдыклары XIX йөз башларынача саклана. Хан ишек алдындагы җимерелгән 4 мәчет урынында Благовещение храмы салынган. Сөембикә манарасы янындагы Мөрәле мәчете дип йөртелә торган мәчет саклана, ләкин соңгарак сарай чиркәве итеп үзгәртелә]. Казан чоры архитектурасы борынгы Болгар традицияләрен үстереп дәвам иттерә, ләкин татар скульптура сәнгатенең алга үсешендә яңа эстетик концепцияләр дә күренә башлый, чөнки дәүләтнең чәчәк атуы, заман культурасы шуны таләп итә. Казан кремлендә сирәк-сирәк кенә ясалган археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Казан шәһәренең таш пулатларын тезүдә Болгар чорының тезелеш традицияләре нык сакланган. (Н. Ф. Калинин. «Известия КФАН СССР», Казан, 1955]. Аерым биналарның калдыклары дәүләт башкаласындагы дини-культ биналарының шактый күләмле булуы хакында сөйли. Мәсәлән, сарай чиркәвенең күләменә карап, Мөрәле мәчетенең никадәр мәйданны биләвен чамаларга була: сарай чиркәве шул мәчет урынына салынган. 1860—70 елларда Казан кремлендә катлаулы гарәби (арабесковый) орнаментларга бай гипс архитектура детальләре, матурлап эшләнгән ишек-тәрәзә яңаклары калдыклары табыла. Шул ук вакытта табылган сырлы орнамент белән яхшылап бизәлгән XVI йөз кабер ташларын да искә алсак («Казан утлары», 1969, № 3], Казан ханлыгы чорының сәнгатендә һәм архитектурасында декоратив билгеләр «Көнчыгыш барокка- сы» дип йөртелгән стильгә хас үзенчәлекләр барлыкка килүен күрәбез. Бу стильдә масса бик ваклана, декоратив яктан бүлгәләнә, формалар, сызыклар киеренкеләнә; орнаментларның да, архитектур формаларның да композицион чишелеше динамикалы төс ала, декоративлык, тантаналылык арта. Бу моментлар югарыда телгә алынган архитектур детальләрнең һәм кабер ташларының орнаментында да яхшы күренәләр; алар шул чордагы Казанның монументаль корылмаларында, биналарында чагылмый калмагандыр, әлбәттә. Француз художнигы А. Бар тарафыннан үткән йөз урталарында Казан губернасының бер татар авылында рәсемгә төшереп алынган мәһабәт таш мәчетнең калдыклары да без тикшерә торган чор архитектурасының стилен шактый тулы күзалларга мөмкинлек бирә («Нива» журналы, 1879, № 45, 881 бит. А. Бар рәсеменең фотосы «Казан утлары»нда бирелде: 1968, № 9). Мәчетнең, А. Бар рәсеменә караганда, XVI йөзнең беренче яртысында салынган булуын күрсәтеп үтәргә кирәк (1 рәсем). Архитектурасы һәм архитектур бизәлеше белән бу мәчет Идел-Кама буе болгарларының шундый ук биналарыннан да, соңгарак XVIII йөзнең ахырында һәм XIX йөзнең беренче яртысында җиткерелгән корылмалардан да аерылып, үзенә бер урын алып тора. Аның Болгар биналарын, аерым алганда, мәчетләр (мәсәлән, җами мәчете] белән якынлыгы шунда, ул озынча формалы нигезгә корылып, колонна-баганалар белән өлешләргә бүлгәләнгән; түшәме гөмбәзле, түбәсе ике кыеклы (реконструкциясен кара]; манараның болгар архитектурасы өчен бик хас булган дүрт кырлы нигезе, кәүсәгә күчкәндә, өчпочмаклы яссылык рәвешендә «мамлүкчә кыелганп. ә Казан татарларының XVIII—XIX йөзләрдәге таш мәчетләре белән (А. Бар рәсеменә таянып Авыл остасы тарафыннан ясалып, Этнадә табылган шамаил. Казан арты мәчетләренең типик үрнәге. Үгез елга авылы. Автор фотосы. мәчетләр XIV—XVI йөзләрдә Төркиядә, караганда] якынлыгы шунда, ул бер гена катлы түгел, нке катлы. Мондый катлылык Казан губернасының агач мәчетләренә хас (Казан ханлыгын рус патшасы яулап алганнан соң ике йөз ел буена диярлек мәчетләр әкренләп юк ителә. Тик XVIII йөзнең икенче яртысында гына яңадан мәчетләр салына башлый, чөнки крестьяннарның берничә тапкыр баш күтәрүләреннән соң патша хөкүмәте, татар руханиларына һәм яшь буржуазиягә, аларның турылыклыгына ышана башлап, эре авылларда гына мәчет салырга рөхсәт бирә]. Бу мәчет архитектурасының үзенчәлеге— манараның бина почмагына туры килүе. Бу композиция XVIII—XIX йөзләрдәге мәчетләрнең архитектурасында очрамый, ләкин ул булган булырга тиеш. Шул хакта, мәсәлән, XIX йөзнең икенче яртысында ниндидер оста тарафынан шамаилгә төшерелгән бер авыл мәчетенең рәсеме сөйли (бу шамаил Татарстан дәүләт музеенда саклана. Ул 1923 елны проф. Н. И. Воробьев тарафыннан Әтнәдә табыла]. Рәсемнең таФасадны борынгыча ике төстәге аралаш буй-буй сызыклар белән бизәкләү үрнәге. Арча. Автор фотосы. белән культура, экономик мөнәсәбәтләр урнаштырган илләрдә киң таралган. Манараның урнаштырылуында, А. Бар рәсеменнән күренгәнчә, Көньяк тәэсиро гын бер әһәмияте бар: ул Казан татарларында куп манаралы мәчетләр булганлыгын раслый. Манарасы почмакка туры килә торган Кырымда һәм Мисырда, ягъни Казан ханлыгы сизелсә дә, аның формасы, югарыда аталган илләрдәге (бигрәк тә Мисырдагы! мана- раларга билгеле бер дарәҗәдә якын торса да, тулаем җирле сыйфатларга ия. Маиз- раиың нигезе дүрт кырлы, аннары түгәрәк, урта элеше сигез кырлы, ә очы тагын Пгарок. |1 рәсем.) Манараның динамик композициясе декоратив бизәкләнгән булуы — Якын йончыгыштагы ме сел ман илләре сәнгатенә хас булган вКеичыгыш барокко» стиленең билгесе. Бу стиль үзенчәлекләре бүтән күренешләрдә дә чагыла. Аерым алганда, бу ♦ мәчетнең стенасы кирпеч белән ак ташны аралаштырып, декоратив буй-буй сызыклап я салган һәм тәрәзә есте гамбәзләп (архивольт) эшләнгән. (Рәсемне кара.) А. Бар рәсемендәге мәчет архитектурасының югарыда карап үтелгән үзенчәлек- < паре, албәпә, XVI йеэдәге Казанның бүтән кнрпеч-таш биналары архитектурасына да. > Казан арты авыл архитектурасындагы фронтон (кыек асты) уемның типик үрнәге. Бәхтияр авылы. Автор фотосы. һичшиксез, хас булган. Бу монументаль архитектура үзенчәлекләре, азмы-күпме үзгәрә тешсп, Казан татарларының авыл архитектурасында да чагыла һәм XIX йезнең икенче яртыларына хәтле сакланып килә. Бу хәл манараларның сигез кырлы һәм катлы-катлы итеп эшләнгән булуында (рәс. 3), мәчетләрнең аралаш ике тоскә: (күк белән сары, сары белән яшел яки сары белән ак) буялган булуында күренә. Соңга табарак тәрле тесләр кулланыла башлый. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: монументаль бина стеналарының бизәлешендә ал, сары һәм күк тесләр аралашмасын XIV—XVI нәзләрдәге Мисыр һәм Теркия архитектурасында да нүреп була (бу архитектур система Византия архитектурасыннан күчә). Мондый тесләр XVI йеэдәге Казанның монументаль корылмаларын бизәгәндә дә кулланылган булырга мемкин. Казан артындагы татар авылларына барып чыккан тикшеренүче авыл йортларының алды һәм фронтоны (кыек асты) декоратив бизәкләргә бик бай икәнлекне күреп таң кала. Мәсәлән, кыек астына кертеп эшләнгән монументаль характердагы уемнар шундый. Ул Идел буе халыкларының бүтән берсендә дә очрамый, тик Казан артында гына бар. Фасадны (алны) буй-буй сызыклап, аралаш тесләргә буяу да, эчкәре кертеп эшләнгән, очлы гембәзле яки кыеклы уемнар да |5 рәс.) Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорының кирпеч белән ташны аралаштырып тезү архитектурасына барып тоташа. Бу уемнарның тап сызыклары Болгар архитектурасының, мәсәлән, Кара пулат* ның, шулай ук XVI йөз башы кабер ташларының шундый ук бизәкләренә якын тора («Казан утлары» журналы, 1968, № 7; 1969, № 3]. Кыеклы һәм очлы гомбәзле формадагы уемнар һәм куышлар XVI йәзнең беренче яртысындагы Казан архитектурасында, Болгар архитектурасындагы кебек ук, монументаль биналар декорациясенең төп сыйфатларыннан булып, соңга табарак авып төзелеше архитектурасына да утеп керә һәм, ныклы архитектура традициясе рәвешендә, XIX йөз ахырларына кадәр саклана. Борынгы Казан культурасының бүтән куп кенә традицияләре кебек ук, бу архитектура традицияләр дә тора-бара татар руханилары, шулай ук татар җәмгыятенең югары әһелләре тарафыннан борынгы татар тормышыНечкэ агач колонналарга утыртылган аркалы авыл каралтыларының бизәлеш үрнәге. Олы Мәңгәр. Автор фотосы. ның «изге» күренешләре итеп карала башлый. Бу традицияләрне үзгәрешсез саклауда патриархаль авыл халкының, крестьяннарның билгеле бер консерваторлыгы да роль уйнаган булырга тиеш. Казан артындагы борынгы ике катлы йортларның архитектур декорациясендәге үзенчәлек — бер яки ике куш нечкә колонна-баганаларга утыртылып, аслары төрлечә бизәлгән аркалар бик кызыклы (6 рәс.]. Кайбер сәнгать белгечләре, мәсәлән, П. М. Дульский бу системаны Европа классицизмының рус үзенчәлеген дә эченә алган тәэсире дип карыйлар. Дөрес, бу тәэсир Казан артының бик күп авыл каралтыларында сизелә (бу яклардагы авылларда элек-электән үк йортларның зур проценты ике катлы була), ләкин игътибар беләнрәк өйрәнгәндә, шуны күрәсең: колонналарга утыртылган аркалар системасы борынгырак заманнан килә; ул — XV—XVI йөзләрдәге төрек тәэсирен дә эченә алган Кече Азия ордер системасының үзгәртелгән формасы булырга кирәк. Соңгарак, XVIII йөз ахыры һәм XIX йөз башларына таба, бу система рус классицизмындагы архитектур күренешләр белән кушылып, үрелеп китә. Шунысы бәхәссез, колонналарга утыртылган аркалы система Казан ханлыгы чорының монументаль корылмалар архитектурасында да гамәлдә булган. Казанның ул чордагы декоратив формаларга һәм сәнгатьле бизәкләргә бай монументаль архитектурасы Казан арты авылларының архитектурасына да зур йогынты ясап, XVI йөзнең беренче яртысында үк инде аларда югарыда әйтелгән архитектур ФОАТ ВЭЛИЕВ ф БОРЫНГЫ АРХИТЕКТУРАБЫЗ ф сәнгате барлыкка килүен күрсәтелер. Бу сыйфатлар, заманнар узу белән, күрше халыкларның архитектура сәнгатенә дә билгеле йогынты ясый. Мәсәлән, терле декоратив бизәкләргә бик бай, формасы белән бик үзенчәлекле, югары сәнгатьле Казан монументаль архитектурасының стиле Мәскәүдәге Василий Блаженный чиркәвенең архитектур бизәлешендә чагыла. Бу чиркәү 1555— 1560 елларда Казанны алу хермә- тенә салына. Аның авторы — Посник — рус чорындагы Казан кремлен салучы. Князь Курбскийны сокландырган кебек үк, Посникны да, хәтта җимереккә әйләнгән хәлдә дә, Казан архитектурасы тирән дулкынландыра, үзенең гүзәллеге белән җәлеп итә. Шикләнмичә әйтергә мамкин: бу сәнгатьчә тәэсирләр — терле тесләрнең буй-буй сызыклар рәвешендә аралашуы, эчке орнаменталь бизәкләрнең тоташтан булуы, күл торле галереялар һәм аралыклар һ. б. Василий Блаженный чиркәвенең бизәлешендә үзенчәлекле рәвештә ‘агылдырылганнар. Чиркәүнең сигез (соңыннан гына тугыз) башлы булуына да хан чорындагы Казанның сигез манаралы җами мәчетенең югары сәнгать кече тәэсир итми калмагандыр диясе килә. Бу уңайдан Казан татарларының бишәр манаралы мәчетләрен искә алырга кирәк. Шунысы да кызыклы: Шәрыкъ халыкларының шәһәр тезү практикасындагы 5 белән 9 саннары һәм динкульт йортларының композициясе борынгы заманнардан бирле символик мәгънәгә ия булып, дини мифологиягә китереп бәйләнә торган булган. Мәгълүм ки, Василий Блаженный чиркәве рус архитектурасының үзенә бертерле үрнәге булып, Октябрьга кадәрге чорның кайбер тикшеренүләре аның архитектур сурәтендә татарчалык билгеләрен күрсәттеләр. Шунысы да игътибарга лаек: XVII йез рус руханилары аерым культ храмнарының вертикаль рәвешендә очлаеп күккә сузылган булуына кискен каршы чыккан булганнар, ченки, янәсе, алар татар манараларына ошыйлар. Казан ханлыгының тарихи үсешендә татар халкының сәнгать культурасы, шул исәптән архитектурасы да, катлаулы юллар аша барлыкка килә. Һәм бик югары дәрәҗәдә бупа. Әмма бу үсеш 1552 елгы вакыйгалар аркасында бүленеп кала, туктала. Тик XVIII йез ахырларына таба гына аңа азмы-күпме юл ачыла, ләкин чикләүләр барыбер зур була. Фәкать совет чорында татар архитектура сәнгате чын мәгънәдә үсү мемкинлеге ала