БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫ ҖЫРЛЫЙ
Башкортстан татарларының авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы зур эш алып бара Татарлар яшәгән районнарга татар бүлегендә укучы студентлардан һәр ел саен махсус экспедицияләр оештырыла, читтән торып укучылар да бу мөһим эшкә җәлеп ителә. Нәтиҗәдә, кафедра карамагында хәзерге көндә бик бай фольклор материаллары саклана Әлбәттә, күпкырлы бу бай иҗат әле ныклап тикшерүне, күмәк көч белән тәртипкә салуны сорый Шулай да аларның үз вакытында язып алынуы бик әһәмиятле булуы бәхәссез. Без хәзергә укучылар игътибарына Башкортстанның төрле районнарында 1168 елда язып алынган берничә борынгы җырны тәкъдим итәбез. Алар тематикасы белән төрлеләр, художество эшләнеше ягыннан да бер дәрәҗәдә түгелләр. Әмма халыкның бай рухын, олы талантын күрсәтү җәһәтеннән, һичшиксез, игътибарга лаеклар. Риф МӨХӘММӘТҖАНОВ, Башкорт дәүләт университеты укытучысы, фольклор экспедициясе җитәкчесе. Көчләп бирелгән кыз Кыз: Астымдагы менгән күк толпарым Аяклары таеп сөренде. Күк толпарга карап уйлап торсам. Әҗәл генәм якын күренде. А т а: Толпар тайса, балам, ат табылыр, Ата сүзен истән чыгарма. Тәңре хакы, диләр, ир хакында, Киявемне кулдан җибәрмә. Кыз: Тәңре хакы иткәч, бала иткәч. Ник соң күз яшемне күл иттең. Алтмыш яшьлек картка көчләп биреп, Ник соң балаң хакын оныттың? Ата: Тыңла атаң сүзен, куйма, балам, Сакла хәтереңдә ир хакын. Ахирәттә рәхәт күрә алмас Тыңламаган хатын ир затын. К ы з: Яшь башымны бәйләп карт кияүгә, Сөяргәме аны тиң итеп?! Үз сөйгәнен эзләп типкән йөрәк Рәхәт күрмәс бәхет, мал көтеп. Ата; Урнаштырдым сине, хур булмас дип, Дәүләт эре кунган бай жиргә. Өстең бөтен булыр, тамагың тук, Шат булырсың, балам, гомергә. К ы з: Син ата дип тордым, хөрмәт иттем, Яшь башыма савап алам дип. Аяусызлык иттең, малга саттың, Зинһар, әйтмә миңа балам дип. Бәләбәй районы Яна Шах авылында яшәүче 64 яшьлек Хөсәен ага Баязитовтан язып алынды. Ике җирән, пар кашка Атлар чаба такырдин, Дагалары бакырдин, Дусларым, Үзем җырлыйм, үзем елыйм, Ахры, язам акылдин. Ике җирән, пар кашка, Басып тора вак ташка. Ашый да алмыйм, эчә дә алмыйм Сез дусларымнан башка. Атым арый башласа, Дага юклыктан күрәм, Дусларым, Юлга чыксам, юлым уңмый. Бәхет юклыктан күрәм. Ике җирән ат симерттем, Гөл яфрагы ашатып. Инде кемнәргә карармын Сез дусларга охшатып. Яшел тарантас, җиктем пар ат, Җибәрдем чәчем тарап, Дусларым, Чыкты озата, калды карап, Сау бул, җаныем, дип елап. Туп-туп баскан туры атлар Урта юлга бер баса. Ялгыз башым нишләр иде Сез дусларым булмаса. Чакмагыш районы Иске Калмаш авылындагы 97 яшьлек Мәфтуха әби Акчурина- дан язып алынды. Айһайлүк Берне генә куйдым, Дүртне генә кундым, Берәү, икәү, өчәү, дүртәү Яланнарда кибәнем. Айһайлүк! Чатта сайрый пар чыпчык, Дусларын килгәч, каршы чык Берәү генә калды, Бик жәл калды, Берәү калды, бик жәл калды Чит илләрдә туганым. Айһайлүк! Чатта сайрый пар чыпчык, Туганнар килгәч, каршы чык. БәләбәГ* шәһәрендә яшәүче ирле-хатынлы Хәмзә һәм Сафия Тажиевалар яздырган бу җырнын да көе борынгы булырга тиеш. Җырлап күрсәтүчеләр: <Без аны Оренбург якларындагы картлардан огып алып кайтт-ык», диделәр. Киек казлар 1. Ерак җирдин бугай килә очып Тәмам арыган ялгыз киек каз. Киез каз. Оча да ул туктап, туктап кына, Тагын оча хәлен җыеп аз, Җыеп аз. 2. Үзе артта калган, жиргә карый, Белмим нидән, һаман каерылып, .Каерылып42 43 ... ....... 3. Туган илләремдин мин аерылдым. Сахраларга чыгып югалдым, Югалдым. Өзелеп төшкән мескен гөлчәчәктән, Мин дә өзелеп сулдым, уналдым44, У нал дым. 4. Бармыйм дидем, әнкәй, син, бар, дидең — Мәҗбүр иттең шундый сәфәргә, Сәфәргә. Үз иркемә куймыйча, көчләп үк Салдыгыз ла утлы хәтәргә, Хәтәргә. Бу жырны яздыручы Хәлимә апа Әсхәдуллина. Тәтешле районының Зиримзибаш авылыннан. 42Сонгы өч юл (кушымта) ике тапкыр кабатлана. 43 Бу куплетный азагын Хәлимә апа хәтерләми. Белүчеләр булса, хәбәр итәрләр днп ышанабыз. 44 Уналдым — төсем уйды мәгънәсендә (редакция). Мыртин тавы Кошлар да чыгар Мыртиндин, Мыртин тауларының артындин. Инде үкенсәк тә җитәлмабыз Яшьлек гомерләре артындин. Сикереп тә мендем мин тирәккә, Тирәк яфраклары кирәккә. Тирәк яфракларын дару диләр, Уттай дөрләп янган йөрәккә. Алты атлар җиктем, берләр сабан, Урта буразналар бер табан. Бергә йөрүләре — бер-бер заман, Аерылышулары бик яман. Бакалы районының Боҗыр авылындагы Куприян Сергеевич Кутлнн агайдан язып алынды Киҗелекәй чаршау Кпҗелекәй чаршау, чите бурлат, Теккән җебе анык күпме икән? Узган гомеремнең юк хисабы. Киләчәктә гомерем күпме икән? Кыйблалардин искән, ай, җилкәйләр Толпар башкайларын селкетә; Картаелгач тормыш бигрәк авыр. Карт йөрәккәйләрне җилкетә. Аргы яккайларның ай шепкәнен, Җилләр кагып китә җиткәнен. Белми генә калдым, күрми калдым Яшь гомерләр кая киткәнен.