БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ, АНЫҢ УҢЫШЛАРЫ
Азат тормышмын беренче көннәреннән үк диярлек «Правда» га- зетасынын 1918 елгы февраль санында «Онытылган корал» исемле бер мәкалә басылып чыга. Сүз анда балалар әдәбияты турында бара. Мәкаләдә балалар әдәбиятының сыйнфый көрәш коралы булуына басым ясала, бу коралны буржуазия кулыннан тартып алу һәм балалар өчен язылган әсәрләрне зарарлы идеяләрдән арындыру кирәклеге әйтелә. Балалар язучылары алдына эшче һәм крестьян тормышын сурәтләү, сыйнфый көрәш, революция язмышын чагылдыру бурычы куела. Мәкаләнең дөньяга чыгуы бик вакытлы була. Иске әдәбияттан балаларга калган мирас шактый чуар иде. Үзебезнең татар балалар әдәбиятын алып карасак, анда без. Г. Тукай. Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ф Әмирхан. Н. Думави. 3 Ярмәки кебек язучыларның реалистик әсәрләре белән бергә, дини эчтәлеклеләрен дә күп очратабыз. Революциядән соңгы беренче айларда чыга башлаган «Балалар дөньясы» журналы битләрендә дә алла һәм пәйгамбәрләр рухына гыйбадәт кылырга чакырган, азан моңнары белән ләззәтләнеп язылган шигырь һәм хикәяләр, дини әкиятләр байтак очрый. Ләкин гомерен кичергән иске традицияләрне дәвам иттерергә теләүчеләр никадәр генә тартышмасыннар, яңалык барыбер юл яра. Бу урында «Кечкенә иптәшләр» (1924—1928 елларда Мәскәүдә чыгарыла) журналының яңа әдәбият өчен көрәштәге ролен аеруча ассызымлап күрсәтәсе килә. Дөрес, «Кечкенә иптәшләр»не «Балалар дөньясы»на каршы куярга ярамый. Алар һәр икесе нигездә революция интереслары белән яшәделәр. Шулай да. «Кечкенә иптәшләр» журналында зарарлы дини хикәяләр. патшаларны. ханнарны мактаган әкиятләр күренми диярлек, басылган әсәрләрнең күбесендә революциянең ярлы баласына бәхет китерүе, аны ачлыктан, кимсетелүдән тартып алуы, җәмгыятькә файдалы кеше булып үсү өчен бөтен мөмкинлекләр тудыруы сурәтләнә. Үткән турында да әсәрләр язылмады түгел Әмма Октябрьның баштагы елларында бүгенге көн темасы өчен көрәш балалар әдәбиятында аеруча кискен төс алды. Социалистик системаның өстенлеген чагылдыру, яңа тормышка мәхәббәт тәрбияләү бөтен җитдилеге белән килеп басты. Революция дулкыннары белән әдәбият мәйданына күтәрелеп чыккан яшь каләмнәрдән һ Такташ, Г. Толымбай. И. Гос- манов. Г. Гали. М. Крымовларнын шигырь һәм хикәяләрендә башлап яңа, совет чынбарлыгы сурәтләнде, шулар татар совет балалар әдәбиятының беренче, нигез ташларын салышты. Заман темасы өчен көрәштә бу язучыларың әсәрләре аеруча зур роль уйнады. Мисалга һ Такташның А «Караборыинын дусты». Г Толымбайның ^Пеннн бабай янында» һәм «Минем эти», . Госмановның «Кечкенә көрәшче үлми». К. Әмнринең «Завод мәктәбендә», Г. Галинең «Бәхет» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, әлеге әсәрләрнең байтагы әдәби яктан шактый йомшак эшләнгән. Тик шунысы әһәмиятле революция яшь буынга нәрсә бирде, аның рухи дөньясында нинди үзгәрешләр китереп чыгарды — ул әсәр ләрнең үзәгендә әнә шул идеяләр торды Янаны сурәтләү, татар совет балалар әдәбиятының үсеше зур кыенлыклар белән барды. Әдәби форма мәсьәләләренә битараф карау очраклары, социалистик эчтәлекне примитив формалар ярдәмендә сурәтләү күренешләре булгалады Байтак язучылар бала авангардлыгы кебек ялгыш тенденцияләр белән мавыгып киткәләделәр. Мондый әсәрләрдә бала адәм ышанмаслык эшләр башкара, хәтта әтн-әнисен- нән дә өстен торып, аларны үзе өйрәтә иде. Социализмның кызу темплар белән алга атлавы, балалар тормышындагы үзгәрешләр (гомуми мәҗбүри укыту кертелү, пионер оешмасы төзелү һ. б.) әдәбият алдына яна таләпләр куйды. Балалар әдәбиятының әһәмияте күтәрелде Яшь буынны тәрбияләүдә ул гаилә һәм мәктәпнең ышанычлы булышчысына әйләнде. Укыту программаларын камилләштерү өчен көрәш тә балалар әдәбиятына үзенең эзен салды. Егерменче еллардагы татар балалар әдәбиятының үсеше чорның яңа темаларын эзләү, югары идеялелек өчен көрәш юнәлешендә барды. Утызынчы елларда исә әдәби осталыкны күтәрү мәсьәләсе дә көн тәртибенә басты. Балалар әдәбиятына күп санлы яшь каләмнәр килде: А. Алиш, Г. Бакиров, Г. Гобәй, М Әмир. Ф Хөсни. А. Әхмәт, Ф Кәрим, Л. Гыйльми, Г. Галиев, Ә. Айдар, 111 Гәрәй, X. Кави һ б 1928 елда Гыйльми үзәк каршында балалар әдәбияты комиссиясе оештырыла Комиссия балаларга багышланган әсәрләрне тикшереп бастыру, булганнары арасын нан яраклылирын сайлап алып, кечкенәләр кулына тәкъдим итү эшләрен үз өстенә ала. 1931 елда илебездә балалар әдәбиятын тикшерү айлыгы үткәрелә. Әсәрләрнең сыйфатын күтәрү нияте белән, яхшы хикәя, шигырь һәм поэмаларга конкурс уздырыла. Моңа кадәр балалар өчен язылган әсәрләр төрле нәшриятларда (СССР халыклары Үзәк нәшрияты, Татарстан дәүләт нәшрпяты, Гәжур һ. б.) чыгып килә иде Бу — рәссамнарның һәм язучыларның иҗади сәләтләрен бер максатка туплауны кыенлаштырды. Шуны күздә тотып. 1933 елда Детгнз, оякламый Татарстан китап нәшрияты каршында балалар әдәбияты редакциясе оешты, аның баш редакторы итеп талантлы шагыйрь Ф Кәрим билгеләнде. Балалар әдәбияты редакциясе төзелү әдәбият тирәсенә яна әдәби көчләр туплау, китапларның темаларын һәм бурычларын киң перспектив планда билгеләү өчен зур уңайлыклар тудырды. Бу елларда балаларның үз нжадн сәләтләрен үстерү мәсьәләсенә дә игътибар арта башлый 1934 елда яхшы әсәрләр язу өчен балаларның үзләре арасында конкурс нгълан ителә. 1934 елда Татарстан язучыларының беренче съезды булып уза. Балалар әдәбиятының торышы турында Ф. Кәрим доклад ясый. Яна балалар әдәбияты нинди юнәлештә үсәргә тиеш — докладның төп моменты әнә шуңа кайтып кала. Тәрбияви яктан зарарлы китапларны кысрыклап чыгару. илебезне социалистик нигездә яңа баштан үзгәртеп кору процессын югары художестволы образларда чагылдыру бурычы куела Күрелгән чаралар эзсез калмый. Бер яктан, балалар китабы сан ягыннан ишәя, икенче яктан, әдәби әсәрләрнең сыйфаты күтәрелә. А. Алиш әкиятләре, М. Жалил шигырь һәм поэмалары, Г. Гобәй. М. Әмир, Ф Хөсни, Ә Айдар повесть һәм хикәяләре татар совет балалар әдәбияты формалашуда һәм аның сәнгатьчә үсешендә яңа этапны билгелиләр. Бүген дә үзләренең эстетик көчләрен югалтмыйча, яшь укучыларның яратып укый торган әсәрләреннән исәпләнүләре, кат-кат басылулары шул хакта сөйли. Заман таләпләренә бәйле рәвештә.әдәбиятның проблемалары да үзгәрә тора. Егерменче еллар татар балалар әдәбиятының үзәгендә бәхет мәсьәләсе торган нде, хәзер исә тормыш яшь совет укучысының батырлыгын чагылдыруны алгы планга куя Утызынчы еллар авылда да сыйнфый көрәшнең кискенләшүе белән характерлы. Ул елларда социализм дошманнары, кулак корткычларга каршы көрәштә балалар зур булышлык иттеләр. Герой пионерлар турында газета-журнал битләрендә хикәяләр, очерк, мәкаләләр басылды. Кыю пионер Павлик Морозов, Оля Балыкина исемнәре илебездә киң таралды, балаларны батырлыкка дәртләндерде Совет яэучыла- рынын Беренче Бөтенсоюз съездында сөйләгән докладында А. М. Горький батыр пионерларның үлемсез образларын әдәбиятта чагылдырырга чакырды. Чорның геронк вакыйгалары татар балалар язучыларын да жәлеп итми калмады. Прогул ясауга, эчкечелеккә, һәртөрле искелек калдыкларына каршы яшь пионерның героик көрәше татар балалар әдәбиятында киң урын •лды. Бу еллар яна тема һәм проблемаларны сурәтләү белән генә түгел, аларны мавыктыргыч итеп чишү алымнарын эзләү белән дә характерлы. М Әмир, Г. Гобәй, Ә. Айдар повестьлары, А. Алиш әкиятләре белән, мәсәлән, татар балалар әдәбиятында романтик юнәлеш калку төс ала. Мисалга Г. Гобәйнең «Каланча» һәм «Маякчы кызы», М. Әмирнең «Батыр исемле малай турында хикәяләр», Ә. Айдарның «Ташбай» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Авторлар тормышның вак-төяк мәшәкатьләренә. икенче дәрәжәдәге күренешләренә әллә ни илтифат итмиләр. Әсәрләрнең сюжетында очраклылыклар, гадәттән тыш вакыйгалар, мажара элементлары байтак. Аларда социализм өчен көрәшкә, олылар белән беррәттән, кечкенәләрнең дә катнашулары күтәренке-патетик стильдә сурәтләнә, бүгенге бәхетле тормышның зур корбаннары хисабына яулап алынуы турында сөйләнә, революция көчләренең жиңелмәс- легенә ышаныч тәрбияләнә. А. Алиш әкиятләрендә аеруча пейзаж оста гәүдәләнә. Аның әкиятләрен укыганда, бала мул уңыш бүләк иткән киң кырларда йөри, аны тук башаклар, әкрен искән жил белән сәламләп каршы ала. Автор һәр агачнын үзенә хас шаулавын ишетә, болындагы һәр чәчәкнең исен тоя, төсен күрә, һәр бөжәкнен холкын белә, телен аңлый. Алиштагы табигать сине күтәренке хисләр дөньясына алып керә. Табигать белән бергә, А. Алиш кеше образларын да романтик планда сурәтли. Моның өчен ул халык әкиятләрендәге жанландыру, метафора, гипербола, шартлылык элементларын унышлы файдалана. Батыр егет («Капкорсак патша»), Шмидт («Бозлар- явызлар») образларын искә төшерик. Алар гадәттән тыш көчкә ияләр, халык әкиятләрендә сөйләнә торган батырларны хәтерләтәләр. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, А. Алиш татар балалар әдәбиятында совет чынбарлыгына нигезләнгән хәзерге заман әкиятләренең беренче матур үрнәкләрен бирде. («Бозлар-явызлар», «Чуар тавык», «Нечкәбил», «Кем көчле?» һ б) Геронк характер тудырганда, А. Алиш, Г Гобәй, М. Әмир, Ә. Айдарлар романтик сурәт чараларына мөрәжәгать итсәләр, Ф Хөснидә реалистик тасвир зур урын ала «Җәйге кич» хикәясендәге кечкенә Фәридәнең ындырдан ашлык урлап киткән ике каракны колхоз идарәсенә килеп әйтүе — һәр совет укучысы булдыра ала торган гадәти эш. Ф Хөсни көндәлек тормышны гади детальләр белән салмак тонда хикәяли Монда бернинди идеаллаштыру да, күпертү дә юк. Язучыны хәтта кечкенә Фәридәнең авыру әнисе дә, сыерларының көтүдән кайтмый калуы да кызыксындыра. Шулай итеп, татар балалар әдәбиятында тормышны эстетик сурәтләү алымнары шактый төрлеләнә бара. Утызынчы еллардагы татар балалар әдәбияты тема һәм жанр ягыннан киңәйде, язучылар тарафыннан масштаблы повестьлар ижат ителде (Л. Гыйльми. Чын мәхәббәт; Г. Гобәй. Маякчы кызы; Ә Айдар. Ташбай). Язучылар яна төзелешләрдә, колхоз кырларында балаларның олыларга булышып йөрүләрен өйрәнәләр. Нәтижәдә яна жанр — кечкенәләрнең үз хезмәтләрен яктырткан очерклар дөньяга килә. (А. Алиш. Кабан жннелде; Г. Разин. Әгер уллары; Ш. Гәрәй. Яна совхозда ) Ерак тарихка күз ташласаң, татар балалар әдәбиятында драма жанры да Октябрь революциясеннән сон гына туган дигән карашка киләсең. Балаларга багышланган пьесалар егерменче елларның беренче яртысында күренә башлый. 1922 елда Ф Бурнашның «Ожмах кошы» исемле пьесасы басыла Озакламый Г Ба- кировның «Беренче жиңү», С Әдһәмова- нын «Хәзер бул», «Авыл тормышыннан бер күренеш» пьесалары дөнья күрә. Шуннан бирле балалар өчен драма әсәрләре системалы чыгып килә Утызынчы елларда X. Кави үзенең географик елъязмалары белән таныла («Кавказ таулары аркылы жәяү», «Боз диңгезенә таба» һ. б). Ф Кәрим фән мәсьәләләренә багышланган «Электр фонарьлары» исемле әдәби әсәр ижат итә. Ватан сугышының дәһшәтле көннәрендә дә балалар әдәбиятына игътибар кимемәде. Сугышның иң кызган вакытларында Н. Исәнбәтнең «Татар халкының балалар фольклоры» исемле хезмәте, «Безнең балалар». «Яшь патриотлар» исемле жыентык- лар басылып чыкты. Соңгы икесенә рус Азучыларының сугыш кырындагы батыр пионерларга багышланган хикәя һәм очерклары тәрҗемә итеп урнаштырылган. Ф. Хөсни белән А. Әхмәт кыска хикәяләр естендә эшләделәр. Әдипләрнең хикәяләрендә бүгенге балаларыбызга хас күркәм сыйфатларның үткәндәге героик традицияләребезгә барып тоташуы чагыла Ф. Кәримнең бу еллардагы поэмалары татар балалар әдәбияты үсешендә зур вакыйга булды. Аның «Пионерка Гөлчәчәккә хат». «Тирән күл», «Үлем уены» поэмаларындагы балалар немецларга каршы көрәштә һәр- кайсысы үзенчә бер батырлык эшли. Ф. Кәрим сүз уйнатмый, купшы эпитетларга, катлаулы чагыштырулар һәм метафораларга да артык исе китми аның. Поэмалар шул яклары белән күңелгә кереп калалар: аларның сюжеты динамик, автор табигатьтәге тынычлык һәм гармония белән фашизмның ерткычлыгын контраст куя, сугыш вакыйгалары арасыннан иң киеренке бер моментны сайлап ала, шул моментта эчке көче һәм тышкы хәрәкәте ачык беленеп торган жанлы образ пәйда була. Шагыйрь көндәлек тормышта еш кулланыла торган гади сүзләрнең эчке матурлыгын ача. Сугыш чоры татар балалар әдәбиятында 30 еллардан ук килә торган героик- романтик линия тагын да жанлана төште. 1944 елда Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте басылып чыкты һәм шунда ук яшь укучыларның мәхәббәтен казанды. Әсәр күтәренке-патетнк тонда язылган, романтик рух, көрәш пафосы белән сугарылган. Явызлык һәм яхшылыкның кискен бәрелеше, сюжетта искәртмәстән борылышлар ясау, гадәттән тыш вакыйгаларны соңгы чиккә кадәр җиткереп кискенләштерү кебек фантастик жанрга хас алымнарны автор совет пионерының героик характерын, типик образын ачу өчен гаять оста файдаланган. «Рөстәм маҗаралары» повесте татар балалар әдәбияты үсешендә эзсез калмады, фантастик жанрның үсешенә этәргеч ясады. Ватан сугышыннан соң А. Расихның «Бәхет орлыклары», Л Ихсанованын «Җнр астында җнде көн». А. Ти мергалнннын «Жир уллары» исемле маҗаралы повесте һәм хикәяләре дөньяга чык ты. Киеренке сюжет төзү ягыннан дисенме, яшь буында батырлык, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә нык игътибар бирелү ягыннан дисенме, ул әсәрләр «Рөстәм маҗаралары» повесте белән аваздаш яңгы рыйлар. W* Ватан сугышыннан соңгы тыныч төзелеш елларында татар балалар әдәбияты яңа баскычка күтәрелде. К. Нәҗми, Ә Фәйзи. Ш. Маннурның матур һәм образлы шигырьләре, А. Шамовнын «Озын мыеклы абый», «Югалган билет» кебек балалар психологиясен белеп язылган хикәяләре яшь укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Вакыйгаларының мавыктыргыч булуы, үсмерләрнең рухи ихтыяҗларына җавап бирүе ягыннан Г. Әпсәләмовның «Ак төннәр» повесте балалар арасында зур популярлык казанды. Н. Исәнбәтнең «Пескәем» исемле китабы яхшы әсәрләргә уздырылган конкурста югары бәя алды. X. Туфанның кечкенәләргә багышланган жылы лирик шигырьләре нәшриятта да, «Ялкын» журналында да әле- дән-әле басылып торды. Г. Хужнев, Ә Давыдов шигырьләре һәм поэмалары татар балалар әдәбиятын публицистик рух һәм гражданлык мотивлары белән баетты. Каләм көчен тулысы белән яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган язучылардан Г. Бакиров. Г. Гобәй, Ж- Тәрҗеманов, Ә. Бик- чәнтәева, Л. Ихсановаларнын сугыштан соңгы еллардагы нжадн активлыгын ассы- эымлап билгеләп үтәсе килә. Сугыштан соң татар балалар әдәбияты яна баскычка күтәрелде дибез икән, бу үсешне 3 Нури, Г. Мөхәммәтшин. Ш. Рә- кыйпов, Г Ахунов. Ә. Маликов, Б. Камалов. Р Мингалимов һәм башка язучыларның әсәрләреннән башка күз алдына китерү кыен. Ш Галиевның юмористик шигырьләре татар балалар әдәбиятында үзенә аерым урын тота. Балалар өчен язылган әсәрләрнең саны слдаи-сл арта бара. 1945 елда, тәрҗемәләрне кертмичә, нн бары 5 исемдә китап басылып чыккан булса. 1969 елда аларның гомуми саны 90 га җитте Балалар өчен язылган нн яхшы әсәрләрдән сайлап алып, «Мәктәп библиотекасы» сериясе чыгарыла башлады. Татар балалар әдәбиятының географик офыгы тагын да киңәйде. Бүгенге яшь укучы, үз илебездәге күп төрле вакыйгаларны күреп тору өстенә. Америка балаларының ачы язмышы белән дә таныша (Ж. Тәрҗеманов. Судан табылган хат), солтан Төр- киясе буенча сәяхәт итә (М. Юныс, Р. Ба- туллин әсәрләре)... Әдәбиятта беркайчан да искерми, эстетик һәм тәрбияви әһәмиятен югалтмый, буыннан-буынга күчеп килә торган мөһим темалар була. Батырлык — балалар әдә147 бинтындагы шундый темаларның берсе. Батырлык проблемасы татар балалар әдәбиятының буеннанбуена сузылып килә. Утызынчы елларда татар язучыларының герой пионер образын сыйнфый көрәшнең иң кызгав учагы —колхоз авылы тормышыннан алып чагылдыруларын әйткән идек Ватан сугышыннан сонгы елларда моңа немец фашистлары белән көрәш вакыйгалары бай материал бирде. Г. Гобәйнең «Замана балалары», Г. Әпсәләмовның «Ак төннәр» кебек сугыш темасын белеп һәм тирән итеп ачкан повестьлары. Г. Бакировның «Партизан малай» әсәрләре дөньяга чыккан көнгә байтак вакытлар үтте. Хәзерге көндә «Ялкын» журналы. «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә хәрби-пат- риотик темага багышланган әсәрләр еш басыла Аларның күбесендә сугыш елларындагы бала язмышы алына, аны геройлыкка этәргән патриотизм көче ачыла. Язучылар хәзер сугыш елларындагы кеше язмышының төрле якларына күз төшерәләр Фронт сызыгы белән генә чикләнмичә, совет кешеләренең дошман тылында алып барган көрәшләрен дә яктырталар Мисал өчен Н. Дәүлинен «Җимерелгән бастион» романын. Ә Давыдовның «Муса абый» повестен күрсәтергә мөмкин. Бөек Октябрьның һәм Совет Татарстанының 50 еллыгы, В И. Ленинның 100 еллык юбилее унае белән, героик традицияләребезгә игътибар аеруча көчәйде. Сонгы вакытта Ленин темасы өстендә эшләүче язучыларның саны артты. Чөнки илебездәге бөек тарихи борылыш — иске җәмгыятьтән яна җәмгыятькә күчү, бүгенге совет кешеләренең искиткеч могҗизалары турыдан-туры анын исеме белән бәйле Ә Давыдовның «Илнең ямендә», 3 Мансурның «Сүнмәс дәрт», Ш. Мөдәрриснең «Ильич чаңы», Ә Юнысның «Яз хикәясе» шигырьләрендә Ленин шәхесе аша революция һәм илебез язмышын күрү, юлбашчы тәгълиматының бөеклеге һәм үлемсезлеге турында уйланулар, халыкнын үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген Ильич исеме белән бәйләп карау зур урын тота. Күрәмен мин Ленинны Илнең бөтен ямендә. Ачлык коллык дөньясын Ул юк иткән мәңгегә,— ди Ә Давыдов «Илнең ямендә» исемле шигырендә. 60 елларда Г. Хуҗиевныц юлбашчы образына багышланган шигырь һәм поэмалары «Ялкын» журналы битләрендә басылып килде. «Идел хикәясе», «Биредә 11лып яшәгән», «Күнел яктысы» поэмаларында Г. Хужиев Ленин биографиясендәге мәгълүм даталарны теркәп бару белән генә чикләнми, юлбашчы эшчәнлегенен эчке асылын, фәлсәфи мәгънәсен, кешелек тарихында тоткан урынын яктырта. Ленин идеяләре вакыт үткән саен заман рухына якыная бара, ди автор. Ленинизмның яшәүчән көчен ул татар халкының язмышында чагылдыра. Мәсәлән, «Күнел яктысы» поэмасында исә шагыйрь үзәк образ итеп нәкъ менә татар хатыны Нурдидә апаны сайлап ала. Чөнки күпләр белән бергә, Нурдидә апаны да революция караңгылыктан тартып чыгарган, аңа тулы хокук биргән. Поэмада Ильич эшенен үлемсезлеген ышандырырлык итеп күрсәтерлек тапкыр чагыштырулар бар. Нурдидә апа. Ленин турында уйлаганда, туган елгабыз мәңгелек Иделне күз алдына китерә. Шушы бер деталь юлбашчының кешелекле образын шактый тулы җанландыра. Нурдидә апаның кичерешләре хезмәт ияләренең юлбашчыга булган җылы мәхәббәтен чагылдырырлык югарылыкка күтәрелә. Татар балалар әдәбияты битләреннән Ленинның тулы тормыш юлы үтә. Алда әйтелгән шагыйрьләрнең шигырьләрендә һәм Г. Хужиев поэмаларында Ленинның үсмер вакытлары һәм бөтендөнья хезмәт ияләренең, Коммунистлар партиясенең җитәкчесе булып формалашкан еллары сурәтләнсә, М. Ногман үзенең «Кокушкнно таңнары» поэмасында Ильичның балачагын яктырта Кечкенә Володяның характеры шул чордагы социаль каршылыклар тәэсирендә формалаша. Поэмада сурәтләнгән Кокушкнно авылы дөньяның бер идиллик почмагы түгел. Крестьяннарның моң- зарлары, ярлылык һәм хокуксызлык сабый Володяның күңелен тирәнтея җәрәхәтли, аны яшьтән үк социаль тигезсезлекнең сәбәпләрен эзләүгә этәрә Гомумән, хәзер яшь буынны героик шәхесләребез үрнәгендә тәрбияләү җитди төс алды Тарихыбызда тирән эз калдырган байтак күренекле шәхесләрнең әдәби образлары иҗат ителде: «Муса абый» (Ә Давыдов). «Көмеш дага» (Җ Тәржеманов), «Тукай турында хикәяләр» (И. Нуруллин), «Чәчәкләр сөйли белә» (Ш. Рә- кыйпов), «Йолдыз тапкан егет» (К Латыйпов), «Идел баһадиры» (А. Сәләхетди- иов) һ. б Бу әсәрләр бүгенге совет кешеләрендәге күркәм сыйфатларның тирән тамырлары трак үткәнгә барып тоташуы турында сөйлиләр, героик характермын формалашу этапларын чагылдыралар ...60 еллар татар балалар әдәбиятында психологик анализ алымы шактый ныкси- аелә башлады И Газимын «Ак сирень», Г Мөхәммәтганиның «Без әле жирдә яшибез», Б. Камаловнын «Көзге янгыр» әсәрләрендә лирик башлангыч өстенлек ала. Б. Камаловнын «Көзге янгыр» хикәясендә, мәсәлән, вакыйга юк диярлек Монда бөтен нәрсә Рафис нсемле малайның табигать халәтендәге иң нечкә үзенчәлекләрне тоя белергә тырышуына кайтып кала. Рафис өчен көзге янгыр табигатьнен бер күнелсез күренеше генә түгел, аның тамчылары, калай түбәдә биешеп сихри бер көн көйлиләр, аларда гүя көзге муллык дәрте, хисләр канатланды бар, әйтерсен лә, янгыр тамчылары келәтләрне тутырган гәрәбәдән бодай бөртекләре булып сибеләләр, борчак «ядрәләр» булып биешәләр. Югары сәнгатьчәлек, заман темасы өчен көрәш һәрвакыт татар совет балалар әдәбиятының үзәгендә торды һәм ул шулай булып кала да. Заман темасын сәнгатьчә гәүдәләндергәндә килеп туган кыенлыкларны, һәртөрле ялгыш тенденцияләрне жиңә барып. Совет власте елларында инде берничә буын балалар язучылары житеште. Шуның белән бергә, зурлар өчен ижат итүче талант ияләре яшь буынны матур сүз ярдәмендә тәрбияләүгә үз өлешләрен кертә килделәр. Нәтижәдә татар совет балалар әдәбияты яшь буынны идея-эстетик тәрбияләүнең куәтле чарасына әверелде. Үзенең юлын кыска-кыска шигырь һәм хикәяләрдән башлап, зур масштаблы повестьлар, роман һәм зур күләмле поэмаларга кадәр үсте, гражданлык мотивлары белән баеп, бөтендөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы В. И. Ленин образын ижат итәрлек югарылыкка күтәрелде. Ил һәм балалар тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар аның битләрендә үзенең чагылышын тапты Милли рамкалар эчендә генә калмыйча, татар балалар әдәбияты Бөтенсоюз аренасына чыкты. Татар балалар азучыларының күп санлы әсәрләре, рус һәм бүтән телләргә тәржемә ителеп, халкыбызның уртак хәзинәсенә әйләнде.