ҖЫР—БОМБА
1 /М/ елның 22 июнь таңында туган җиребезнең офыклары кояш нурларының яктылыгыннан түгел, планетабызга дөрләп кабынган сугыш ялкыныннан кызарды Бу афәтле көннәрдә үзләренең Ватан алдында биргән изге антларын татар язучылары да намус үтәделәр. Алар дошман белән бәрелешүнең беренче көннәреннән ук халык белән тыгыз бәйләнештә булдылар һәм Ватан бэйсезлегсн яклап, сугыш кырларына киттеләр Боек Ватан сугышында йөзгә якын татар язучысы катнашты. А ларның күбесе әйләнеп кайтмады Туган илебезнең изге туфрагын бәдбәхет фашистлардан таптатмау өчен, арсландай сугышып, корбан булдылар Билселе булганча Ватан сугышы елларында күп кенә яшь шагыйрьләр үсеп чыкты /I тарның иҗаты моңа кадәр нигезле өйрәнелмәгән — анда бер. монда бер мәкалә я абзац кына очрый һәм вакыт уту белән, ничектер, онытыла баралар иде Яшь шагыйрь Әдхәт Синегулок, аларның иҗат һәм тормыш юлларын өйрәнеп, махсус китап язды Бу әсәрләрнең пафосы илсөяр тойгыларга нигезләнгән һәм яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү өчен бүгенге көндә аларның әһәмияте бермә-бер арта. лТуплар һәм музалар» исемендәге җыентыкка тупланган бу очеркларны нәшрият быел аерым китап итеп бастырып чыгара. Журнал редакциясе әнә шул әсәрләр арасыннан еҖыр— бомба» дигән бүлекне укучыларга тәкъдим итә. Мин геройларның билгесет булмавын. алармы барысы да белүем телер идем, аларның һариайсыиың уа исемнәре. карашлары, уй-тойгылары һәм ышанычлары булган һәм шуңа күрә аларның. хәтта иң билгесезләренең да. газаплары тарих белгән шәхес ләрдән бер дә ним түгел. Сугышта норбан булганнар сезгә дусларыгыз длй. туган-тумачаларыгыздәй һәм үзегездәй һәрвакыт якын булсын! ЮЛИУС ФУЧИК в. Ватан сугышында ләгънәтле фашизмга каршы корал мәче белән генә баруга минем җырлар сеюче йөрәгем гуэә алмый, кулга корал тотып, җыр белән. ата-ана> ларның, сабыйларның күз яшен тизрәк киптерү эчен бомба булган җыр белән дә дошман өстенө барасым килә»’,—дип язды фронтовик яшь шагыйрь Мансур Гаяз. * Мансур Гаяз. Шигырьләр Казан. 1959 ел. • Кульязма кыскартылып басыла — род Әйе... Бу яшь патриотның җырлары фашистэтләрне дөмбәсләүдә бомбадан бөр дә ким түгеп иде. Фашистлар Испания республикасына коточкыч сугыш ачып җибәргән елларда Гаяз үзенең беренче шигырьләре белән күренә башлый. Ул Испаниянең фашизмга каршы корал тотып көрәшүче уллары һәм кызлары турында җырлый. «Испания егетенең җыры» исемле шигырендә яшь автор ерак Пиренеи күгендә шатлык таңы атачагын, ерткыч фашистларның җирдән себерелеп түгеләчәген сурәтли, көрәшнең дәвам итәчәген әйтә: Ул — безнең йөрәкләрдә. Көрәшкә бергә керер. Аның каны тамган байрак Безнең кулларда йөрер. Яшь шагыйрьнең иҗат гомере нибары алты елга сузыла һәм 1937—1943 елларны үз эченә ала. Бу— илДәге бсск бишьеллыклар дәвере, социализмның илдә җиңү чоры, авыл хуҗалыгының һәм промышленностьның зур адымнар белән алга киткән чагы һәм, ниһаять. Бөек Ватан сугышы башланган еллар иде. Шундый кыска вакыт эчендә Мансур Гаяз эпохаль вакыйгаларны, зур омтылышларны үзенә хас осталык һәм күңел керлеге белән матур итеп җырлый алды. Мансурның сугышка кадәр язылган ••Чиктә», "Флотчы егеткә хат», «Ана уйлары", «Пилот» һәм башка шигырьләрендә туган ил темасы төп урынны били. Аны, барыннан элек, җиңүлө һәм данлы көрәш юлы, тормышыбыз муллыгы рухландыра. Туган ил һәм аңа чиксез бирелгәнлек хисләре — сугыш кырларында кулларына корал тотып һәм штык очлы каләмнәре белән көрәшүче башка яшь фронтовик шагыйрьләр иҗатында да үзенең якты чагылышын тапты. Бу теманы алар Бөек Ватан сугышы елларында тагын да үстерепкиңәйтеп җибәрделәр. Алар үз әсәрләрендә илебезгә каракларча басып кергән шәфкатьсез дошманга карата рәхимсез, куркусыз- батыр йөрәкле булырга, аннан каты үч алырга өндиләр. Әйтелгәннәрне мисалда күреп китү өчен, М. Гаязның «Ватан» (1942) дигән шигыренә тукталасы килә Яшь автор ирек сөюче Ватаныбызның Минин һәм Пожарский кебек батырлары һәм Суворовтан атаклы полководецлары. Пушкин һәм Тукай кебек әдипләре белән горурланырга хаклы булуын сөйләп килә дә: Басып керде явыз ерткыч дошман Талантларның азат җиренә. Басып йөри пычрак итек белән Бабайларның изге кабренә,— дип үзенең тирән нәфрәтен белдерә. Гитлерчы-фашистларның сугыш елларындагы явызлыклары кешеләр күңелендә мәңге онытылмас. Совет кешеләре Киевтагы, Одессадагы, Черниговтагы һәм башкв күп урыннардагы дар агачларын һәм Майданиктагы коточкыч «үлем фабрикасыж әле булса исләрендә тоталар. Фронтовик шагыйрьнең дә йөрәгендә ачу кайный. Ул да нәфрәтләнеп Буыннарга турый кешеләрне, Тере килеш күмә җирләргә... Мондый оятсызлык, вәхшилекне Әйт, кешелек, нигә тиңләргә!! — дип. кешелеккә мөрәҗәгать итә. М. Гаяз иҗатының без күбрәк героик лирикага тартым булуын күрәбез. Бу характердагы әсәрләргә агитацион ендәү. тантаналы рух һәм югары пафослы сөйләм хас... Мансур Гаяз күпләр исеменнән сөйләргә ярата. Ул, башка фронтовик шагыйрьләр кебек үк, үзенең лирик герое «мин»ендә күпләргә хас уй һәм кичерешләрне, типик тойгыларны чагылдыра. Укучылар аның шигырьләрендә үз рухларының гәүдәләнешен тирәнтен тоялар, дулкынланалар. ф Тыныч вакытта шагыйрьнең «мин»е: Якты теләгемә ирешермен. Ышанычын аклап халкымның: Колхозымның иген кырларына I Мин агроном бупып кайтырмын,— с. («Синдә матур тормыш кайный». 1938.) дип белдерсә, беек сынаулар көне килеп җиткәч, лирик горой, ил патриотлары белән берлектә, Ватанны саклауның алты сызыгына баса. Туган илнең ике ягыннан без. Юлларыбыз бергә очрады. Бер дошманга карап юнәлтелгән Кулда үткен штык очлары. («Тетрәсен дошман». 1943.) «Минонең йөрәге, шул ук вакытта, Туган илгә тирән сею. дошманнарга утлы үч белән тулы: Җан борчыла, йөрен әрни, сыза, Вупкан булып кечпәр кабына; Дошманнарны сытып ташлар ачу. Тирән үчлер кайный канымда («Савык, туган». 1943.) Биредә барысы да; ритм һәм шигъри образлар да, сурәтләү чаралары да. публицистик пафосның тирән лиризм белән аралашуы да бөтенесе бергә сугыш чорының киеренке рухы белән аваздаш. Фронтовик шагыйрьләрнең 1941 —1942 елларда иҗат иткән әсәрләрендә аеруча сугышның тәүге чоры характерлы сызыклар аша күренде. Бу чор поэзиясенә бигрәк тә халыкның патриотик омтылышларын гәүдәләндергән кайнар йөрәк сүзләре, чакыру шигырьләре — агиткалар хас иде. Ул чорда язылган әсәрләрнең исемнәре үк аларның идея-эчтәлекләрсн, формаларын ачык күрсәтеп торалар: «Коралга, халкым, коралга!» (Н. Баян), «Кисеп ташла фашист тилчәсен» (Ә Фәйзи). «Үлем — фашистларга!» (М. Вәдүт), «Утлы егет алга ашкына» (М. Садри)... Мансур Гаязның бу елларда иҗат иткән шигырьләренә дә шундый ук хислар характерлы иде. Аның «Ана васыяте» (1942) шигырендә ипне һелакәттән саклап калу өчен үзенең улларын героик көрәшкә өндәгән ана сүзләре Ватан сүзләре булып яңгырыйлар. Аның «Ана уйлары» (1939) дигән икенче бер шигыре, датасыннан күренүенчә, сугышка кадәр үк язылган Шунысы кызыклы: »Ана васыяте» дә. «Ана уйлары» шигыре дә үзләренең темалары, идея-эчтәлокләое ягыннан берсе икенчесенең дәвамы булып тора. Сугышка кадәр туган «ана уйлары» улын сугыш кырына озатканда ананың «васыяте» булып яңгырыйлар. Бу ике шигырьдә ана һәм бәла образларының эволюцион үсештә бирелгәнлеге күренә. «Анә уйлары» шигырендә ана: Синең, улым, тазалыгың саклау. Тәрбияләү — минем бурычым, Ә син, үскәч, туган ипебезгә Яраклы бер кеше булырсың — дигән изге патриотик теләктә булган булса, «Ана ааеыяте»ндө ул: Тар-мар ит дошманны, улым, Таза-сау йере, Җиңү белән үтсен юлың, Аннан кайт кире...,— дип озатып кала 1 Шагыйрьнең иҗат архивындагы шигырь. Татар шагыйрьләое сугыш чорында да халык авыз иҗаты традицияләрен, тагар совет әдәбиятына нигез салучы Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Һади Такташларның иҗат традицияләрен тырышып өйрәнделәр, илебезнең башка милләт халыклары әдәбиятларының иң гузәл үрнәкләрен үзләре дә иҗади файдаландылар. М. Гаяз иҗатына М. Гафури, В. Маяковский поэзиясенең уңай йогынты ясавы күренә. Ул Маяковскийны «поэзиядә сүнмәс нурлар чәчеп балкучы маяк» дип атый. Яшь шагыйрьнең турыдан-туры Маяковскийга багышлап язган «Байракларда бара» (1943) шигыре бу шагыйрьгә карата зур хермәт һәм ихтирам бөлдерүе булып яңгырый. Сугышчы шагыйрьнең юл капчыгында һәрвакытта китаплар һәм шигырьләр язылган дәфтәрләр йөри. Шулар арасында Маяковскийның да җыентыгы була._ Онытылмаслык походларда йөрим, Ә китабың бара сумкамда; Алып укыйм аны ял иткәндә, Талчыккан һәм арган булсам да... М. Гаязның бу әсәре әлегә кадәр укучыларга билгесез булуы белән дә кыйммәтле. Ул шагыйрьнең иҗат архивындагы төп нөсхәдән күчереп алынды. Бу әсәр тагын шул ягы белән кызыклы, аның бетемен М. Гаяз Маяковскийның үз сүзләре белән тәмамлый. Болай эшләү, беренчедән, шигырьнең әһаңлеген, икенчедән, аның укучыларга тәэсир көчен арттыруга ярдәм итә: Яңгыр юа алмас, җилдә уңмас, Йөрәктәге сүзләр җуелмас: «Я всю свою звонкую силу поэта тебе отдаю, атакующий класс!» М. Гаяз иҗатына тирән оптимизм, дошманга нәфрәт, авырлыкларны җиңеп чыгарга әзер тору кебек мотивлар хас иде. Бу тойгылар Мансурның «Түләтербез», «Йөрәк нәфрәте» кебек шигырьләрендә югары поэтик көч белән яңгырыйлар: Азатлыкны сөйгән горур халык Коллык богауларын кимәскә — Күтәрелде көчле давыл төсле. Күтәрелде изге көрәшкә! («Түләтербез».) Шагыйрь, әнә шулай, дошманнарына һәрвакыт җирәнү, чиркану белән карады. Гитлерчылар. СССРга каршы сугыш башлаган чакта, бездә милләт белән милләт арасындагы бердәмлекнең җимерелүенә исәп тоткан иделәр. Ләкин нацистларның мәкерле өметләре барып чыкмады. Милләтләр белән милләтләр арасындагы дуслык, туганлык, киресенчә, авыр, сыиаулы сугышта тагын да ныгыды. Чөнки партиябезнең ленинчыл политикасы барлык милләт хезмәт иясе халкын бердәм сафка туплады. Телләребез башка булсалар да, теләкләребезнең, максатларыбызның бер булуы ачыкланды. Бурычыбыз; дошманны тар-мар итү иде. Шушы изге идеяне М. Гаяз болай әйтте: Телләребез башка, теләкләр—бер. Эчтә кайный йөрәк ялкыны; Якынайдык бер туганнар кебек Ленин әйткән сүзләр аркылы. («Тетрәсен дошман».) Кан койгыч сугышны без башламадык, аны безгә немец илбасарлары — кешолек- сеэлектә, ерткычлыкта тиңе күрелмәгән фашистлар такты. М. Гаяз шул уңай белән: «Үзе башта тешләгәне өчен эткә күсәк таза эләгә!» —дип язды, һәм коралдашларын дошман белән рәхимсез булырга өндәде; «Тетрәт аны, һич аяма көчең, чумсын канга — тура, телгәлә!» Сугышчы яшь шагыйрьләр көрәшнең иң авыр минутларында дв. дошман гаскәрләре Мәскәү капкасы төбенә килеп җиткәндә, Сталинградта һәр Йорт, һәр бүлмә, һәр карыш җир өчен дәһшәтле чөрәш берган чакларда да җиңүгә булган ныклы ышанычны ю.-алтмадылар, чөнки алар беек сосет халкының бетмәс-төкәнмәс көчен, ныклыгын тоеп тордылар. Алар йөрәгендә киләчәккә булган өмет һәм ялкын һич ■акытта да сурелмәде: Өмет белән алга карыймын дз бөтен борчулардан бушанам. Кояш чыгуына ышанган кук, Җиңәренә илнең ышанам! («Ватан». 1942.) Җирдәге тормыш сулышын буарга фашистларның кулыннан килмәде... Яшәү, “ мәңгелек яшьлек сугыш бураннарын җиңеп чыкты. Фронтлардагы дәһшәтле вакый- ф галар һәр көн яңадан-яңа образлар, яңадан-яңа геройлар тудыра килде. Сугыш тормышындагы менә бу яклар поэзиядә катлаулырак формаларны таләп итте. Шуның өчен шагыйрьләр, кыска лирик шигырьләр язу белән беррәттән. тормыш мөнәсәбәтләрен тирәнрәк чагылдырган сюжетлы әсәрләр, легенда, поэма шикелле киң колачлы полотнолар да иҗат иттеләр. Шагыйрьләребезнең Ватан сугышы чорындагы иҗатларына күз салганда, без балладалар белән дә очрашабыз. Ф Кәримнең «Үлем уены», «Тимер һәм тимерче», М. Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә», Ә Фәйзинең «Көлүче тавыклар турында баллада», «С. Батталның «Әкият һәм тормыш турында баллада», Н. Бэянның «Шофер һәм малай» дигән әсәрләре шушы жанрның үрнәкләре булып торалар. Боларның барысы да Ватан сугышы мотивларына корылган. Күбесе реалистик нигездә. Ватан сугышы героикасында барлыкка килгән образларның батырлыкларын күрсәтә торган сюжетка нигезләп язылганнар. Тик Ә Фәйзинең «Тавыклар» һәм Ә. Исхакның «Ике сугышчыисы гына ярым фантастик образлар аркылы сурәтләнә. Баллада язучылар фронтовик яшь шагыйрьләр арасында да бар Безгә Касыйм Вахитның «Егет турында балладаясы (1941), Гиз эль-Габидның «Куш агач» (1944) һәм Мансур Гаязның «Оясыз калган сыерчык»VII дигән балладалары билгеле. Кошчык — сыерчык образына үз әсәрләрендә М. Җәлил дә, Ф. Кәрим дә, Ш. Мөдәррис тә мөрәҗәгать иттеләр Алар иректәге канатлы кошчык образы аша Туган илгә, туган-үскән якларда калган иң кадерле кешеләргә булган үзләренең йөрәк хисләрен белдерәләр,- сугыш хәбәрләрен тасвирлау аша илебезнең авыр, шомлы көннәр кичерүен сурәтлиләр. Оч смн, кошчык, көчле җырым булып. Шушы сиңа соңгы теләгем. Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тәи!| Барсын илгә минем йөрәгем. (М. Җәлил. «Кошчык».) М. Гаяз балладасындагы кошчык образы да сугыш булып узган җирләрдәге ирек хәбәрчесе булып очып йөри. Җир шарында тормыш язы белән бергә ул да туган- үскән якларына урап кайткан.. Кешеләр генә түгел, хәтта кошлар да нәсел калдыру өчен (бала чыгару өчен) җирдә көрәш алып баралар Ләкин бу җирдә хәзер сугыш шәүләсе булып хәрабәләр генә торып калган, кош ояларына кадәр янып беткән. Тормышны дәвам игәр өчен, шагыйрь кошчыкка дошман кул-аягы тимәгән якларга китәргә киңәш бире: Оч син моннан, назлы кошчыгым. Биек таулы Урал ягына. Җыйнак, матур, җылы оялар Анда сезне күптән сагына. VII Шагыйрьнең иҗат архивында. 1 «Алга, дошман естекә» газетасы. 1943 ел. Ноябрь. 2 Бу хат шагыйрьнең иҗат архивында саклана. ӘДХӘТ си НЕГУлив Оч син иркен Идея буена. Мактаулы, киң Казан артына — Кайда йезми порх тегене. Кайда уйнын киек үрдәкләр, Очып йери кошлар төркеме... Бу кичерешләр, ургыл торган бай хисләр, коточкыч сугыш хәрабәләре ечан эчке сыкранулар, бер яктан, сыерчыкны реаль образда чагылдырса, икенче яктан, шагыйрь укучының тойгыларын шул кошчык — сыерчык образы аша кешеләр язмышын, тормыш чынбарлыгын күз алдына китереп бастыра. Җыеп кына әйткәндә, туксан юллык бу баллада — зур көч салып, җитлеккән шагыйрь каләме белән язылган чын сән.ат. ссәре. Монда риаль сугыш картиналарын сурәтләү дә, сәнгатьчә дөреслек тә үзенең тулы гәүдәләнешен тапкан. Баллададагы вакыйгалар шагыйрьнең лирик кичерешләре белән бергә үрелеп баралар. Болай эшләү әсәрнең тәэсир итү көчен арттыра, вакыйгаларны укучыга тулы килеш күзалларга ярдәм итә. Поэзиянең нинди генә жанрына тотынмасын. Мансур Гяэ узен талантлы лирик шагыйрь итеп танытты. Зур һәм кечкенә нәрсәләр турында ул гади, ләкин табигый образлар аша сөйли белде. Аның әсәрләрендә иң элек без лирик охшатулар, образлы чагыш!ырулар, тирән йөрәк кичерешләрен күрәбез Үзенең каләмдәшләреннән ул әнә шул яклары белән аерылып тора иде. Фронтовик шагыйрь Шәйхи Маннур «Алга, дошман өстонә» исемле фронт газетасында: «Яхшы шагыйрь булачагы күренеп торган Мансур Гаязның җырчы йөрәге немец- фашисглары тарафыннан зур бәхетсезлеккә дучар ителгән халкыбыз өчен әрни, аларның михнәтләре өчен дошманнан үч алу дәрте белән яна.» *,— дип язды. Шагыйрь ҺИНДИ генә теманы алмасын, әгәр аны җиңел агышлы һәм табигый итеп җырлап бирә икән, ул инде аның иҗади осталыгын, хисләр белән теләкләренең бердәмлеген, үз әсәре естендә мәхәббәт белән бирелеп эшләсен күрсәтә. М. Гаязга карата да шул сүзләрне әйтә алабыз. Тагын шул кадәресен аеруча басым ясап әйтергә кирәк: Мансур Гаязның ялкынлы шигырьләре дошманны җиңүгә утлы корал булдылар. «Хәзер көч безнең якта, күрәсез, көн саен шәһәрләр алыьа, безнең армия алга бара, дошман та.э-мар ителә. Тиздән җиңү кояшы балкыр!» *,— дип яза ул соңгы бер хатында. Ләкин көрәшчә шагыйрь җиңү кояшының балкуын күрә алмады. Аның дошманнарга бомба булган җырлы гомэре, үт Ватанына турылыклы булып, 1943 елның 19 ноябрендә Белоруссиядәге Ускорова авылы өчен барган кәрәшгә өзелде Шагыйрәгә шушы урында үз сүзләре белән: Чикләнмәде әле яшәвең. Синдә яңа гомер кабынды. Күчердең син боек сәнгатькә Каләм белән иерәк какыңны. Дошманнарга булдың аяусыз. Тынгы бирмәдең Һич аларга. Белә идең үткен сүзләрне Кай җиренә, ничек кадарга. Шаулы тормыш белән шигырьләрең Ерак еллар аша барырлар һам яшьләрне иҗат эшенә Чакыру тавышы булып яңгырар,— («Сагыну».)