Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙОЛДЫЗЛАР НИЧӘҮ?

Нинди гадәттер, укучы буларак, мин үзем китапның мәгънәсен аның исеменнән үк эзли башлыйм. Матур исемгә кызыгып, алдана язган чаклар да булгалый. Шулай да исеме дә матур булган китапларны күбрәк яратам. Ә хәзер минем кулымда Хәкимҗан Халиковның китабы, аның беренче шигырьләр җыентыгы’. Исеменә караганда, җисеме дә күңелгә ошап калыр кебек. Хәер, «Яшь ленинчы» газетасында, үзе эшләгән «Ялкын» журналы битләрендә аның шигырьләре әледән-әле күренгәләп торды, һәм бәләкәчләр ул шигырьләрне яратып укыганнар иде дисәк, һич тә хата булмас. Бу китапчык мәктәпкәчә яшьтәгеләр ечен дип, нәниләргә атап язылган. Шунысын искә алганда, ул игътибарга бигрәк тә лаеклы. Чөнки нәниләр өчен бик аз языла һәм, аз язылганга күрә, бик аз басыла да. Хәкимҗанның бу шигырьләрен, безнеңчә, ике төркемгә бүләргә мөмкин: юмор һәм лирикага. Болай бүлеп карау 6>ф шартлы нәрсә, билгеле. Чөнки аның лирик дигән шигырьләрендә дә юмор-сатирага хас бизәкле-бизәкле тәңкәләр күзгә ташлана. Артык сайланып-нитеп тормастан, теләсә кайсы шигырьне, мәсәлән, «Яз хәбәре» дигәнен алып карыйк. Бу — төбендә лирик шигырь, әмма баштагы өлеше эчеңнән генә елмайта да торган. Нишләр инде кыш бабабыз, Ут капкан сакалына. Ала-кола тунын сөйрәп, Каядыр чаба гына... Көенең агылышы йөгерек, җитез — дулкын кебек; детальләр алдан ук исәп1 Хәкимҗан Халиков. Йолдызлар ничәү? Татарстан китап нәшрияты. 1969. ләнгән — төгәл. Ә инде соңга таба тон үзгәрә, тукранның җылы якка киткән кошларга «телеграмма сугу» кадәресенә җиткәч, автор җитдиләнә төшә. X. Халиковка гомумән юмор-сатира җиңелрәк бирелә. «Җәйге буран». «Кояш алган», «Торна белән Челән» һәм башка шундый шигырьләрен укыганнан соң, моңа тагын бер кат ышанасың... Тагын шунысы куандыра: Хәкимҗанның шигырьләре буш сүзләрдән генә тормый, аларның һәркайсында диярлек поэтик фикерләү бар. Һәркайсы үзгә, һәркайсының үзенә бер тәм. Малай-шалай, пәке белән уеп, агачка кирәккирәкмәс сүзләр яза, коймаларны чуарлап бетерә... Моны без ничә ишеткән, ничә кат укыган инде. «Йолдызлар ничәү?»нең авторы да шуны ук сөйли, ләкин шулхәтле үзенчә, гүя син бу хакта беренче мәртәбә ишетәсең. ...Пәке түзми, Шунда кинәт Йомыла да Тамга сала Тәкыйның Үз кулына да. «Тәкый һәм пәке» шулай тәмамлана. Һәм бөтен табыш та аның әнә шулай очлануында. Автор малайны какмый-сукмый, гадәттәгечә, син тегеләй, син болай да дими, тәртип бозучының «җәзалаучы»сын да вакыйганың үзеннән, шул процесстан эзли. Нәтиҗәдә, акыл өйрәтү урынына, сурәт. хәрәкәт һәм образ берлеге алгы планга чыга. Бусы инде зуррак сабак, укыгач, онытылмый торган сабак. X. Халиков кыска яза. һәм аның язганнарын парчалар дип кенә дә атарга булыр иде. Ләкин кыскалык үзе дә бик чагыштырмача нәрсә: озын шигырь дә кыска, һәм, шуның кебек, кыска шигырь дә артык озын тоелырга мөмкин. Бәхеткә каршы, Н X. Халиковта мондый авыру барлыгы бик еиэелми. Шулай да кимчелекләр, аксаган урын* нар бөтенләй үк юк түгел. Шулерның иң борчып торганы вакыйганы ике арада чыккан аңлашылмаучанлыкка кору. Мисал өчен, «Акбай бирми» исемле шигырьне алыйк. Әнисе кызына эт эчәгесе җыеп кайтырга куша, күп тә үтми, кыз елап кире керә: — Эчәгесен бирми Акбай, Гел өрә,— ди. Кыз эт эчәгесенең нәрсә икәнен аңламаган булып чыга. Бу шигырь болай матур язылган, бөтен нәрсәсе җитеш. Әмма инде күп мәртәбә кулланылган мондый җиңел алымнан барыбер баш тартырга кирәк һәм Хәкимҗан аны үзе дә белә. Ә гомумән әйбәт, балалар рәхәтләнеп укырлык китап бу. Сүз күбрәк табигать күренешләре, җанварлар турында гына бара икән дип, бер дә аптырап калырга кирәкми, Уйлап-уйлал карасаң, бала-чаганың беренче күргәне дә бит ак-йолдыз, җәнлек-җанварлар.„ X. Халиков байтак еллар мәктәптә укыткан, балаларның нәрсәгә һәвәс булуын, нинди эшкә теләр-теләмәс кенә тотынгая- лыкларын әйбәт белә. Шуның аркасында, күрәсең, тормышка шагыйрь күзе белән дә, педагог буларак та карый һәм бик яхшы итә. Киләчәктә укучылар аңардан тагын да матуррак әйберләр көтә алалар. Хәзер Хәкимҗан икенче китабын, «Шук бабай» дигәнен әзерли. Анда, әлеге дә баягы, йолдызлар турында да шигырь бар: .„Йолдызларны җилләр ереп Сүндерделәр, ахрысы. Бусы да күңелгә ятышлы. Ләкин елв әйтәсе килгән сүз башка. Поэзия дигән олы юл башына чыккан иптәшебезнең җилләр үз йолдызларын гына open сүндер* күрмәсен, киресенчә, күбәйгәннән-күбәй- сеинәр генә... Күге яктырак булыр.