Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВӘГЪДӘ ҺӘМ ОМТЫЛЫШ

Заманында бер шагыйребез болай язган иде: Узды Тукай, Такташ язган чорлар Сак булыгыз, гамьсез гуллиаерлар, һәм кайтмас та алар гомергә. Лилипутлар килә шигырьгә. Аннан бирле байтак гомер угге, һәм шул вакыт эчендә татар шигъриятенә бер теркем сәләтле яшьләр килеп керде: Роберт Әхмәтҗанов, Р. Фәйзуллин, Р. Гатауллин, Р. Харисов, Р. Мингалимоа, Г. Рәхим, Рәшит Әхмәтҗанов, М. Әгъләмов, Зөлфәт, Р. Вәлиев... Язган әсәрләренең сыйфаты, идея һәм сәнгатьчә кече ягыннан чыгып караганда, бу шагыйрьләрне инде лилипутлар гына дип әйтеп булмас! Бу шагыйрьләр инде шигырь арбасының артыннан гына чапмыйлар, ә бәлки аны төпкә җигелеп тартып баралар. Аларның иҗатында мин Тукай сатирасының яңгырашын ишетәм, Такташның кыю һәм кочле фикерләрен очратам, Дәрдмәнд лирикасының гүзәллеген тоям, аларның әсәрләрендә Җәлил иҗатына хас зур гражданлык хисен снзәм... Шуның белән бергә, классикларыбыз туплаган мирасны үзләштереп, яшь шагыйрьләр, җитди һәм кыю рәвештә, үз тавышларын, уз юлларын эзлиләр. Билгеле, эзләиуләр юлында уңышлар уңышсызлыклар белән чиратлашып бара.» Бу шагыйрьләрнең байтагы турында матбугатта фикерләр әйтелгәләде.» Алар, күбесенчә, капма-каршы характердарак... Бу фикерләрдән бераз читтә калганы һәм иҗаты турында матбугатта җитди фикер әйтелмәгәне — Гәрәй Рәхим турында бер-ике суз әйтәсе килә... Сөйләштек без грек храмнары, Атом тузаннары хакында, Яңа тормыш ничек булачагын Бу гасырның теге ягында. Бер ярсыдык, бер шаркылдап иелдек, Бер моңаеп калдык тын гына. Кызыл миләш кызыл тәлгәшеннән Миләшләрен койды табынга. Гәрәй иҗаты турындагы сүзне шушы шигырьдән башлап китүем очраклы хәл түгел: чөнки укучылар Гәрәй Рәхимне нигездә лирик шагыйрь буларак беләләр. Шушы кечкенә шигырьдә дә без күпме уйланулар күрәбез». ...Миңа фикер лирикасы ошый! һәм, бәлки шуның өчендер дә, мин Гәрәй Рәхим шигырьләрен көтеп алам. Аның лирик герое балавыз сыкмый. Гәрәйнең лирикасы, тар кичерешләр әрҗәсен җимереп, киң колач алырга тырыша. Аның лирикасы ваемсыз, битараф түгеп, Гәрәйнең лирикасы кешенең шәхси кичерешләренә гади иллюстрация генә булып калмыйча, кеше рухына тирән керергә омтыла торгам лирика-лазер! Мәхоббәттә синең белән Ләкин син дә минем белән Сарайлар коралмадым. Чатырлар куялмадың. Мин Таһир булган чакларда Син Зөһрә булган чакларда Син Зөһрә булалмадың. Мин Таһир булалмадым. Гәрәйнең «Миләш тебендә», «Көзге урман*, «Болыннарны атлар табырлвган« кебек шигырьләре дә фәлсәфи лирика белән тукланганнар.» Гәрәй кырый беренче елны туган, ул сугыштан соңгы буын вәкиле... Бу буын сугыштан соңгы елларның ачлыгын, салкынын, кайгысын нык татыды... һәм сугышка каршы ноталар Гәрәй шигырьләрендә дә урын алалар: — Юк, мин үлемгә ышанмыйм! — дидем, Катафалклар мыскыллап келде. — Юк, мин үлемне теләмим! — дидем. Хәрби заводлар сүземне бүлде. Яшь буын шагыйрьләренең, бер-берләреннән шактый аермалары булса да. үзара охшаш яклары да куп. Ул уртаклык барыннан да бигрәк тормышка фәлсәфи һәм аек караш белән карый белүдә күренә. Тормышны бар катлаулыгы белән кабул итеп, рухи күтәренке шигырьләр яза алалар бу шагыйрьләр. Гәрәй — шуларның берсе. Аның менә бу бәләкәй шигырен генә укып карыйк: Чемоданны куеп йөземә. Авыл буйлап туең уйнады. Кире киттем килгән эземнән. Гармуннарга тынгы булмады. Кире киттем капка төбеңнән. Ә буш кырда буран дулады, Өзел-езеп бүре улады... Әлеге шигырь бер карауда гаять ямансу кебек. Кайбер тәнкыйтьчеләр әйтмешли. пессимизм исе килә аннан. Ләкин шушы бәләкәй генә шигырьдә күпме киеренкелек, күпме тирән кичерешләр! Әмма алданган ир-егет һич тә мескен булып күренми. Бу кеше куәтле һәм горур адәм! Юк, ул алданмады, ул кызганыч түгел. Теге кыз кызганыч, ул хатын шундый мәгърур, көчле ярата белә торган кешесен югалтты. Һәм шигырьдә кайдадыр ишарә бар: кайчан да булса, ул хатын үкенер, ялгышын аңлар!. Тормышта Гәрәй Рәхим — гаять кызык, беркатлы, шаян кеше. Ләкин шигырьләрендә ул, бигрәк тә дус-ишләренә багышлаган шигырьләрендә, үзсүзле, хәтта кырыс, рәхимсез дә! Теләге бар диңгез аша Күрә, дисең. Дөреслек бит нәкъ каршыңда — Ник күрмисең)! да, вакыт-вакыт Гәрәй төкселәнә, ирониягә күчә Яшь шагыйрьләребезнең иҗатын күзәтеп барганда, шул нәрсә күзгә ташлана: безнең шагыйрьләр кыска шигырь өлкәсендә үзләренең көчле икәннәрен исбат иттеләр инде. Ләкин шунсы кызганыч, әле татар шигырендә, яшьләр иҗатында, бәхәс кузгатырлык поэма күренми. Яшь шагыйрьләр асыл ташларны яхшы эшкәртә, шомарта беләләр, ләкин әле алар гади кирпечләр белән зур шигьри архитектура биналары сала белмиләр. Гәрәй бу турыда күптәннән сөйләнеп, борчылып йөри инде, һәм зур күләмле шигьри әсәр язарга вәгъдә дә биргәне бар. Йөрәкләр турында язасым бар әле— Атылган йөрәкләр, Тукайлар да киттеләр, Җәлилләр дә киттеләр. Җырлары бар, үзләре юк,— Сәнгать корбаннар сорый. «Ә буш кырда буран дулады» Тормыш көрәшсез булмый, Көрәш корбансыз булмый. Яшь титаннар, сез сафтамы)! Сәнгать корбаннар сорый. зур сагыш, лирика белән сугарылган: Ир-егетләр утларга да Көрә, дисең. Каршында тик су гына бит — Ник кермисең)! Нигездә лирик шагыйрь булса ала: Олыларны хөрмәт игәбез. Эшебездә әйбәт эшлибез. Яшьләргә каты бәрелмибез — Әдәп белән генә яшибез. Мәҗлесләрдә төптән уйланган Дөрес сүзләр генә сөйлибез. Тормыштагы бөтен эшләрдә Бик акыллы, ипле кеше без. Утызга да тулмый яшебез, Шулкадәрле төгәл яшибез, Әллә артык кызык кеше без, Әллә бер дә кызык түгел без. Ватылган йерәкләр, Сатылган йәроклэр турында... Ул вәгъдәсен онытмагандыр, үз сүзендә торыр, дип омег итик-. Соңгы елларда әдәбият мәйданына килгән шагыйрьләрнең тагын бер уртаклык* лары күзгә бәрелеп тора: шагыйрьләр гел шигъри әсәрләр иҗат итү белән генә мошгульләр. Алар башка жанрда эшләргә шүрлиләр һәм күбесе, мин театрны белмим яки мин бит проза яза алмыйм, дип әйтәләр. Шуңа күрә аларның иҗаты берьяклырак. Г. Рәхим исә торле жанрларда эшләргә омтыла. Ул хәзер — оч китап авторы, аларның икесе — проза әсәрләре тупланган җыентык. Прозаик Гәрәй Рәхим турында сойлә- гәидә, шагыйрь Гәрәй Рәхим янәшәдә генә. Аның прозасы шигъри фикерле, кыска, шигъри образлы проза, бигрәк тә «Омтылыш» китабындагы лирик парчалары. Форсаттан файдаланып, мин бу китапка кергән берике парчасына күз ташлап китмәк булдым. «...Сандугач — табигатьнең сайрар патшасы, ләкин сал <ын яңгырлар кон буе ялангач ботакларны тараган, кайчандыр эре чәчәкләр күтәреп торган гел сабаклары соргылт кура гына булып калган козге кемнәрдә инде сандугачлар да тыналар. Аның каравы, тәрәзә каршыгыздагы шәрә ботакта әле яңа гына авылга килгән шул кара- лы-сарылы песнәкне күргәч, сезнең күңелегез шатланып куя: «Табигать әле ботенләй үк үлмәгән икән...» Бу юлларны укыганда, гомумән, «Омтылыш»тагы лирик парчаларны укыганда, ирексездән уйлап куясың: Гарәм натуралист икән, ә аның бу парчалары натуралист язмалары икән, дисең. Бу бер карауда гына. Эчкәрәк кереп, уйланып укысаң, һәр парчаның фәлсәфи әсәр икәненә ышанасың. Менә әле генә китерелгән кисәк — натуралист күзәтүе кебек, ләкин сандугач, песнәк турындамы соң бу парча! Сандугач, песнәк турында булса да, ул парчаны укыган кешедә чагыштыру туа: тормышның авыр вакытларында купшы киенгән, гел җырлап кына йори торган «сандугачпар»мы. әллә юньләп җырлый да белмәгән, кеше күзенә артык ташланып яшәмәгән гади «песнәкләрпме безгә омет ести. кыенлыклардан коткара!! Яисә «Сыерчык» парчасындагы түбәндәге җомләләр күпме хисләр уята, уйланырга мәҗбүр итә: «...Урамда апрель. Эре панельле йорт түбәсендә сыерчык сайрый. Өзгаләна. Урамнан узучылар аңа карал сокланалар: «Тормышыбызның яңаруына сыерчык та шатлана, күр. ничек дәртләнеп җырлый»,— диләр. Ә мин белмим, сыерчык кешеләр тормышына шатланып җырлыйдырмы, әллә үзенең зәңгәр тостоге оясын сагынып сайрыйдырмы». Тормышыбыз матурланган чорда, күпләргә бәхет ташыйм дип. кайчакларда без каиберәүләргә зыян эшлибез һәм зыян эшләгәнебезне зур уңышлар шаукымында күрми калабыз, күрергә теләмибез. Кешеләр үзләренә зур-зур оялар коралар, ашыгалар. соенәпәр, сыерчыкның бәләкәй генә такта оясын исләренә дә алмый- лар. Әле шатланалар: «...күр. ничек дәртләнеп сайрый»,—диләр. Ә баксаң, сыерчык аларны каргый икән... Гәрәй гади бер детальгә тукталып күзәтә башлый һәм шул деталь аша гыйбрәтле бер фикер китереп чыгара Гади комбайн утыргычы турында Гәрәй менә нәрсә ди «Ярый әле җирдәге кресло очен корош сииең дермантин утыргычың очен түгел! Никадәр бюрократ артыр иде. Ә бит кешеләр кырларда ашлык күкрәп утырган бер чорда синең утыргычыңның бор кон буш торуын затлы бәрхетләр белән тышланган креслоларның ай буе буш торуына караганда ныграк кызганалар. Кешеләр очен сии бик күп нәрсәләрдән кадерлерәк» Чыпчык, песнәк, сыерчык, комбайн утыргычы — барысы да Гәрәй күңелендә хикәя булып туганнар. Бу хикәяләрдә прозаик Гәрәйгә шагыйрь Гәрәй нык ярдәмләшә. Гәрәй Рәхимнең «Вагьдә»се бар. «Омтылыш»ы бар! Прозаик та, шагыйрь до булырга аның ныклы нигезе дә бар*