Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУСЫЗ ДӘРЬЯ

Солдат язмаларыннан өзекләр

АВТОРДАН

Бу язманы мин үзем белән бергә монгол далаларын. Гоби чу- лен. Зур Хинган тауларын кинкән дусларыма багышлыйм Монда сурәтләнгән вакыйгалардан соң чирек гасырга якын вакыт узды Япониягә каршы 1945 е 1гы сугышка катнашкан кешеләр инде шактый олыгаеп баралар, ул чагындагы унтугыз-егерме яшьлек егетләрнең хәзер үз уллары кызлары җитеп килә Бөек Ватан сугышы тарихы, аталары узган юл алар өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Әлеге язмада телгә алынган кешеләрдән күбесенең исем фамилияләре үзгәртүсез бирелде Вакытлар узу белән онытылганнары- ның гына исемнәре үзгәртелде Моның өчен иптәшләр мине гафу итәрләр, фамилияләре аталмаса ди. үзләрен, һичшиксез, танырлар dUn өметләнәм Бер йотым су үк йөзе чалт аяз. Иксез-чиксез дала Тирә-юньдә ник бер агач, ник бер куак булсын. Чәч быртеген селкетерлек тә жил исми. Кояш нурлары гүя бихисап инәләргә әверелгәннәр дә солдатларның арыган гәүдәләрен, талчыккан йөзләрен рәхимсез чәнчиләр. Маңгайларда, җилкәләрдә — тоз. һәркемдә Офицерлар дала картасын барган саен ешрак ачалар, йотлыгып карыйлар. Бу тирәдә су булырга тиеш, кайда ул?.. Кипкән . Колонна салмак адымнар белән алга баруын дәвам итә Тагын карталар ачыла... Кайда кое? Кипкән'. Ә кояш, бернәрсәгә исе китмичә, торган саен катырак кыздыра. Ниһаять, алжыган колоннага дәрт биреп, сафтан сафк I. солдаттан солдатка шатлыклы хәбәр йөгерә: «Алда зур күл булачак!» Башлар югарырак күтәрелә. Тупларга, .хәрби арбаларга жигелгән кыска торыклы монгол атлары да жәһәтрәк атлыйлар. Белмим, бу вакытта хужалык ротасындагы чуваш егете Василий Максимовтан да күбрәк куанучы булды микән. Иртәдән бирле полкта аннан да сүрәнрәк кеше юк иде. Чөнки частьның аш-суга хажәтен шулар ротасы үти. Ә су юк та юк. Ә хәзер ул. ротадан ротага күчеп. бер уй туйганчы эчәсе иде. Әмма гасырлар буе үзе дә шундый уй белән яшәгән чүлле даладан нәрсә көтәргә?! тиздән суга барып җитәчәгебез турында җылы хәбәр салып йөри. Аның авызы колакка җиткән: — Әйттем ич, су пула дип, менә пула! Күлгә якынлашкан саен, адымнар җиңеләя бара. Җилкәгә аскан винтовка каешлары да, капчык һәм противогаз тасмалары да иңбашларны хәзер ул хәтле кисмиләр кебек. Әнә колоннаның башы күлгә барып та җиткән. Чакрымга сузылган ул колонна торган саен җыерыла, кыскара бара һәм, ниһаять, күлгә таба бүлтәеп яр буена тарала. Ләкин... Ләкин күлнең суы кипкән булып чыга. Бөтен киңлегенә җәелеп юка гына тоз катлавы утырган. Уртасында дөя үләксәсе. Аның күләгәсендә кипмичә аз гына су калган. Ул, сусаган кешеләрне үчекләгәндәй, тын гына ялтырый... Күл янында бераз хәл җыйгач, полк тагын кузгалды. Поход йөргәндә шул кыска ялдан соң кабат кузгалып китүдән дә авыррак нәрсә бар микән! Аяклана алмыйча алҗып бетәсең. Табан асларының чәнчүе һәр адымыңны җәзага әйләндерә. Җитмәсә тын алгысыз бөркү. Әнә бер солдат егылган. Эх, су булсачы, бер генә йотым су! Кемдер күлгә йөгерә. — Кая чабасың, кортлы су ич анда! Бу — Максимов тавышы. Флягасын тоткан килеш, егылучы янына ашыга. Менә ул аны солдатның кипшегән иреннәренә тидереп, зур саклык белән күтәрә башлый. Фляга инде иреннәр өстендә авызы белән капланып ук тора диярлек, ә суы һаман килми. Ниһаять, солдатның бугаз төене кузгалып, кашлары селкенеп куя. Тузан кунган иягенә нечкә генә ак юл сызып су ага. Башка солдатларның да б>газ төеннәре тамак төпләрен еш-еш капшыйлар. Ләкин бу сусаудан гына түгел. Анда йота алмаслык төер. Күзләр дымланып Максимовка төбәлгән. Рәхмәт сиңа, чандыр дус, диләр иде алар. Әнә шулай үрчемсез чакрымнар белән тартыша-тартыша Гоби чүленә якынлашканда, алгы сафтан кемдер: «Болыт килә!» дип кычкырды. Кайчандыр су булган җирдә утырып калган тозның яисә кызган һаваның кояш нурында ерактан чыпчын су кебек ялтырап күренүе безне инде күп тапкырлар алдаган иде. Шуңа күрә монысы да мираж түгелме икән дип, яңа күренешкә артык игътибар итүче булмады. Тик бер кавымнан соң, болыт дигәннәреннән җиргә таба кара-кучкыл толымнар сузылып, сизелер-сизелмәс җил дә искали башлагач, моның чыннан да болыт икәнлегенә берәүдә дә шик калмады. Болыт колонна өстенә җитәрәк, скаткаларны сүтеп, плащ-палаткаларны чыгардык. Әмма бу яңгырдан саклану өчен түгел, һич югында тамак чылатырлык кына булса да су җыелмасмы дип талпыну иде. Палаткаларны почмакларыннан тоткан килеш зур өмет белән көтә башладык. Менә болыт колонна турысына килеп җитте. Ләкин ни гаҗәп: баш өстендә коеп яңгыр ява, ә безнең палаткаларга ник бер тамчы су төшсен! һава шул кадәр кызган, яңгыр тамчылары җиргә төшеп җиткәнче үк парга әверелеп бетәләр. Б\ шулай байтак дәвам итте. Тик соңыннан гына, капчык төбен селкегәндәй, берәм-сәрәм тамчыларын калдырды да, үзенә төбәлгән меңнәрчә күзләрне омсындырып, болыт китеп барды... Армиянең интеллигенциясе Радистларны армиянең интеллигенциясе диләр. Бәлки, моны алар- ның уку, өйрәнү, һәртөрле күнегү программалары бик катлаулы булганлыктан, күп вакытларын класста уздырулары өчен шулай чыгарганнардыр. Ләкин бу — өйрәнү чорында, тыныч вакытта гына. Ә походта, сугыш шартларында? Арыганмы син, алҗыганмы,— бер нәрсәгә 104 карамыйча, элемтәңне булдыр Артиллеристмы ул, танкист яисә пехота солдатымы — барасы жнренә барып житкәч, эшлисе эшен эшләгәч, башын төртеп кенә булса да черем итәргә, азмы-күпме көч жыеп алырга жаен таба. Ә радистның хәле башкачарак. Ул юлда да эштә. ♦ кеше ял иткәндә дә эштә. Чөнки штаб бер генә минутка да туктамый, штаб һәрвакыт уяу. Димәк, радист та уяу, радист та эштә. Менә бүген дә без ике радист — карел егете Соколов һәм мин — башкалар кебек үк юл газапларын кичереп, туктаусыз элемтә тотып килүебезгә карамастан, полк штабы белән янәшә үзебезнең ике кешелек кенә палаткабызны тиз-тиз әмәлләп куйдык та тагын эшкә тотындык. Ләкин әле күптән түгел генә колак төбендә сөйләгән күк бик әйбәт ишетелеп торган дивизия штабы, авызына су капкандай, тынып калды. Кайта-кайта дәшеп тә жавап бирмәгәч, шактый ук борчуга төшеп, күрше полк штабларын чакырып карадык. Алар безне дә, дивизия штабын да бик яхшы ишетәләр булып чыкты. Нәрсәдер эшләргә, элемтәне ничек тә ялгарга кирәк иде. Башта радиостанциянең куәтен арттырып карыйсы иттек. Беребез станция яныннан китмичә дежур тора, икенчебез тышкы, жәелмә антеннаны куя. Ниһаять, бар да әзер. Микрофон белән дә, телеграф белән дә чакырып карыйбыз, әмма дивизия штабы элеккечә үк ләм-мим. Ул арада радиограмма тотып, полк штабы начальнигы килеп житте, кайда урнашуыбызны әйтеп дивизиягә хәбәр итәргә куша. — Элемтә өзелде, иптәш капитан,—дибез. — Ничек алай... Беләсезме, бу ни дигән сүз?! — Беләбез, иптәш капитан. — Белсәгез, менә шул, элемтә булсын!.. Микрофон эченә керердәй булып, дивизия штабын чакыруымны бераз карап торды да: — Элемтә булгач ук тапшырырсыз,— дип, капитан китеп барды. Моңарчы жае чыккан саен безне мактап, эшебездән канәгать булып килгән штаб начальнигы алдында бик нык кызардык. Ләкин ни чара, элемтә юк. Инде бер генә юл калды: дивизияне башка полклар аркылы чакырырга. Иң яхшы ишетелгәне 43 нче полк. Анда — Федотов белән Кошкин, шуларны чакырдык. Дежурда Федотов иде. Без, радистлар, бер-беребезгә шулкадәр күнеккән, микрофон аркылы сөйләшсәк—тавыштан, телеграф белән эшләсәк — почерктан иптәшләрне һич тә ялгышмыйча таныйбыз. Ләкин Федотовның тавышы калтырабрак чыга Димәк, 43 нче полк әле ялга туктамаган, радист барган килеш сөйләшә. Безнең хәл шундый инде: радиостанция ике көпчәкле арбага беркетелгән, ә үзең, чегән арбасына тагылган аю кебек, башыңа телефон колакчыннары кигән хәлдә арттан тәпилисең. Ат чапса — чабабыз, туктаса — туктыйбыз. Радиограммаларны да күп очракта барган көе кабул итәбез, үзебез дә тапшырабыз. Ә бу, ай-һай, жинел түгел. Бигрәк тә кич белән, тычкан утыдай кечкенә генә күчмә электр лампасы яктысында — мең бәла. Шуңа күрә аптырабрак калдым: тапшырыргамы радиограмманы, әллә бераз сабыр итәргәме? Ләкин вакыты шундый иде, кичектерергә һич ярамый. Тагын Федотовны дәштем. Федотов безнең радиограмманы алып, дивизия штабына тапшыруын хәбәр иткәч, тынычланыбрак калдык. Инде беребез ятса да була. — Бар, йокла —дим Николайга. — Йокларгамы? Хәзер, хәзер,— дип, ул урын әмәлләргә кереште. Элек бер шинельне бөкләп баш астына салды, икенчесен аска жәйде дә сузылып торып чалкан ятты. Ләкин шунда ук уң ягына әйләнде, аннары сул ягына ятып карады һәм бераздан торып ук утырды. — Нишлисең? — дим моңа. ГАБДУЛЛА ШӘРӘФЕТДИНОВ ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ — Нишлим, дежур торам, бар ят.— ди бу. Ләкин башта аның үзен яткырырга туры килде. Әнә ул изрәп йокыга да киткән. Ара-тирә ыңгырашуы гына ишетелә. Шулай утырам мин. Телефон колакчыннарында, әйтерсең лә, кошлар базары, һәр радиостанциянең үз тавышы. Кайсы йомыркадан әле яңа гына чыккан каз бәбкәләренеке кебек зәгыйфь кенә, нәзек кенә, кайсы бака, кайсы үрдәк һәм каз тавышы чыгара. Болары үтә куәтле радиостанцияләрнеке. Ул да булмый, трансмиттерны эшләтә башлыйлар. Баш өстендә тургайлар сайрыймыни! Барысы да бер дулкында, барысы да бер урынга өелгән. Ә приемник шкаласына карасаң — ул энә юанлыгы гына бер сызык. Әнә шунда нихәтле станция! Ручканы чак кына бордыңмы, күршедә —тагын шундый ук кош базары. Радист шулар арасыннан үз «кошын», үзе элемтә тота торган станцияләрне таный, аера белергә тиеш. Әле ул гынамы, һәркайсы сукыр чебеннәр кебек колагына керергә торганда, минутлар буе син үз адресатыңны бутамыйча аннан радиограмма кабул итәргә тиешсең, һәм итәсең. Инде төн уртасы авышкан иде. Күрше полк радистлары безнең өчен дивизия штабыннан алынган радиограмманы тапшырдылар. Кое казу өчен кирәк-яракларны алып, фәлән-фәләң районга егерме кеше җибәрергә кушканнар. Әлбәттә, болар барысы да яшерен код белән бирелгән иде. Ком дәрьясы Изрәп йоклаганмын. Бары тик Соколовның: — Әйдә, калганын сугыштан соң йоклап бетерерсең,— дип аягымнан тартуына гына күземне ачтым. Баш өстендә бер нәрсә юк. Николай палатканы инде күптән жыеп куйган. Штабныкын да сүтеп маташалар. Радиостанцияне арбага беркетеп, тагын кузгалдык. Әллә ничек шунда, дала кичәге дала кебек түгел. Без барасы яктагы офык та бүген әллә нинди. Кояш чыгышы бит инде, югыйсә. Ә үзе башка тарафларга караганда никтер сәеррәк күренә, томанлырак та, күгелҗемрәк тә кебек. Белмәссең бу даланың хикмәтләрен. Күрәсен, һәркем шулай уйлагандыр, бу хакта сүз озайтучы булмады. Юлның көндәгечә газабы барын да оныттырды. Флягалар кичәгедән бирле буш. Тамак төпләре кипкән. Телне әйләндереп сүз дә әйтәсе килми. Шулац атлыйбыз. Менә бер заманны, җир тетрәтеп, безнең яннан танклар колоннасы уза башлады. Алар артыннан бастырып ук пушкалар тагылган автомашиналар, «Катюшаалар килеп җитте. Иге дә, чиге дә булмас кебек. Тирәякны тузан каплады. Тын алыр да, ни дә булса күрер хәл дә юк. Яныңда килгән иптәшеңне дә танымаслык кыяфәткә кердек. Бару мөмкин түгел. Җилнең әсәре дә сизелми. Тузан ничек күтәрелгән, шул килеш һавада асылынып тора бирә. Без, радистлар, полкның башында атлыйбыз. Алда тик байрак йөртүчеләр дә штаб кешеләре генә. Шуңа күрә юлда ни булуын элегрәк күрәбез. Әнә колонна каршына йөгерә-атлый бер солдат килә. Ике кулында элмәкләреннән асып күтәргән ике каска. Менә якынлаштык. Максимов икән. Каскаларында туп-тулы су! Үзенең киемнәренә, хәтта битенә, чәчләренә кадәр пычрак ябышып каткан. Танырлык та гүгел. Шешенкери төшкән күз кабаклары арасында тычкан балалары кебек йөгерешкән ягымлы көрән күзләре генә «Мин — Максимов» диләр. I р а н с м и тте р — морзе сигналларын автоматик тапшыра торган аппарат. Каскаларның берсен байрак йөртүчеләргә калдырып, икенчесен безгә китерде. Каскалар шундук, кулдан кулга кучеп. колонна буйлап киттеләр, һәркем бер генә йота да иптәшенә бирә. Ул да түгел, кемдер. «Качать Максимова!» дип кычкырды. Шул кадәр алҗыган халыкка ♦ кайдан көч кергәндер, колоннадан ун-унбиш солдат чыгып. Василийк ны эләктереп тә алдылар. Бичараны чөепме чөяләр. Тегермән канат- £ лары кебек чайкалган чандыр аяклары гына күренеп кала... § Чөючеләр кулыннан ычкынгач: « — Нихәл, якташ, пик арыдыкмы? Хәзер парып жнтәпес, әнә генә 5 калды. Саперларга пулыштык, су пулды,— дип сөйләнә-сөйләнә. Мак- о симов безнең яннан атлый башлады. Анык шулай минем хәлгә кереп, беркадәр бозып булса да татарча сөйләшеп килүе күңелле дә, рәхәт тә иде. Василийның «әнә генә»се өч-дүрт чакрым булып чыкты. Менә соңгы комлык та артта калды. Алда такыр юл. Ул сизелер-сизелмәс кенә сөзәкләнеп түбәнгә алып төшә. Озак та үтмәде, хәтсез киң бер үзәнлеккә килеп кердек. Өч җирдә өч кое казылган, һәркайсын солдатлар, су ташу өчен резинлап эшләнгән дүрт кырлы зурзур капчык резервуарлар яки цистерналар куелган машиналар сырып алган. Ниһаять, су! Жан асрар өчен генә түгел, ә туйганчы!.. Шуна кушып тагын бер шатлык өстәлде: дивизия белән инде юлда барганда ук турыдан-туры элемтә урнашкан иде. хәзер менә радиограмма тапшырдылар, приказ булмыйча кабат кузгалмаска, ял итәргә кушканнар.. Әле кояш чыкмаган. Кыздырмаса да юл бик авыр. Кичәгедәй такыррак урыннар бүген бөтенләй очрамый. Чүлгә кердек. Кая гына карама — иксез-чиксез ком дәрьясы. Бассаң, таралып ишелергә тора. Атлап кына китеп булмый. Аяклар, арба көпчәкләре баталар .. Бара торгач, кояш та чыкты, һәм каршыбызда гаҗәеп бер күренеш ачылды. Үтә күренмәле сыек зәңгәр томан артында караланып, офыкны буйдан-буйга иңләп, кырыйлары күккә тиярдәй булып тоташ койма калыккан. Бу — Зур Хинган таулары. Шундый якын кебек күренә: бер-ике талпыну белән барып җитәрбез төсле. Инде кичәдән бирле ул якның ни өчен шулай сәеррәк күренүен менә хәзер генә акладык. Халык җанлана төште. Барып җитәсе иде дә, бу җәһәннәмнән тизрәк котыласы иде. Ләкин тиз генә түгел икән шул. Ана кадәр әле җнтмеш- сиксән чакрым, диләр. Алай да ашыгырга кирәк. Чөнки вакыты, мондагы сугышның үзенчәлеге шуны таләп итә. Елның бу чорында Гоби аша узарга моңарчы әле беркемнең дә батырлыгы җитмәгән. Сусыз далалар. Гоби чүле. Төньяк Манчжурнядән алып көньякка таба 250— 300 километр араны илләп Сары диңгезгә хәтле сузылган, исәпсез-хнсапсыз тау сыртларыннан торган Зур Хинган борынгы заманнардан бирле дошман көчләре арасында табигый киртә булып килгән. Моннан совет гаскәрләре у за алыр дип японнар башларына да китермәгәннәр. Шуңа күрә бу тирәне хәрби корылмалар белән ныгытуны, анда артык ишле армия тотуны кирәк дип санамаганнар. Алар Хинган тавы итәгенең Хайлар. Халун- Аршан, Солуиь кебек узу өчен чагыштырмача җиңелрәк районнарын ныгыту ягын караганнар Ләкин дошманның бик тиз айнуы, без узасы урында да көч туплап, кичүләрне ныгытуы, хәзергедәй техника белән бернинди армия дә үтә алмаслык дип саналган барлы-юклы тар гына юлларны да бикләве мөмкин. Безнең дәүләт чигеннән дә. Квантун армиясенең төп көчләре урнашкан районнан да Хинганга чаклы булган араның ераклыгы бер үк диярлек. Шула күрә японнар килеп җиткәнче тауны узып Үзәк Манчжурия тигемегенә чыгарга, бәрелешне үзебез өчен уңайлырак шартларда башлап җибәрергә кирәк ГАБДУЛЛА ШӘРЭФЕТДИНОВ һичнинди авырлыклар белән исәпләшмичә ашыгуыбызның сәбәбе шунда иде. Иске таныш Өстән кояш, астан олтан аша аякларны пешерерлек итеп ком кыздыра. Эсселек илле градуска житкән. Анда-санда көпчәкләре батып туктап калган автомашиналар, аларны сөйрәп интегүче артиллеристлар. минометчылар очрый. Радиаторларыннан бөркелеп пар чыга. Ә өстәргә сулары юк. Аны әле кайчан китереп җиткерерләр. Су ташучы машиналар еш кына үзләре дә барханнар арасында батып калалар. Шулай бара торгач, безне монгол атлылары куып житте. Тупларына дөяләр жигелгән. Хәйран гына киләләр. Алай да бик талчыкканнар. Атларның башлары салынган. Бары тик дөяләр генә бик һавалы күренәләр, «без кемнәр» дигән шикелле башларын югары тотып, комына да, кызуына да исләре китмичә, жайга салынган бер адым белән атлауларын беләләр. Якында гына «Сайн байну, СССР цэриг!» 1 дигән тавышка әйләнеп: — Сайн байну, туган, сайн байну! — дидем дә тагын алдыма карап атлый бирдем. Сәлам бирүче монгол солдаты да, атын бераз тыя төшеп. безнең яннан бара. Башта мин аны радиостанция белән кызыксынып шулай киләдер дип уйлаган идем. Юньләбрәк карасам... Муса!!! — Ден-саулыгың калай, жолдас. Танымайсынба? — Кем уйлаган бит тагын очрашырбыз дип. — Дала кең булса да, җолдары тар гой. — Үзеңдә соң ничек? — Аман-сау, җолдас, җапондарды кыйратуга бара җатыр- мыз гой... Муса белән моннан ике ай элек танышкан идек. Сугыш башланыр алдыннан безнең занятиеләр тагын да көчәеп, катлауланып киткән иде. Көнне дә. төнне дә белмәдек. Гарнизоннан машина белән егермешәр- утызар чакрымга илтеп куялар да шуннан торып элемтә тотарга өйрәнәбез. Бервакыт шулай окоп казып маташканда, безнең янга ике монгол солдаты килде. Радиостанциябез дә булгач, сагаебрак калдык. Алар да бик якынлашырга кыеп бетермиләр. Читтән торып кына нәрсәдер әйтәләр. Ләкин аңламыйбыз. Берсе ике бармагын иреннәренә тидереп. — Тамих... Тамих байну? —дигәч кенә төшенеп алдык. «Тәмәкегез юкмы?» — диюләре икән. Күптән түгел генә безгә ныграк итеп бер суырсаң сыныңны катырырлык «вергун» дигән махорка биргәннәр иде. Яннарына барып тәмәке төрә башладык. Кунакларның берәр генә суырулары булды, күзләреннән атылып яшь чыкты. Аннары бер-берсенә карап яшь аралаш көлешергә тотындылар. — Уа жаксы. кайдан сондай жаман зат таптыңдар! Монгол теле татар теленә якын да килми. Ә боларнын сөйләшүен мин яхшы ук аңлап торам. Кызыксынып сораштыра башладым. — Сез кемнәр? — дим. — Монгол цэриглары, оенга шыгып эдек, ана бездең адамдар,— дип, күршедәге сопка ягына күрсәтәләр. — Цэриг икәнегезне күрәбез... Мин менә татар малае,— дим үземә төртеп,— ә сез кем? Мо и го л ч а — СССР солдатына сәлам! — Галымҗанба? Ибраһимов Галымҗан... «Казакъ кызы» кетабын ® җазган ше!.. - ...Бу олы язучының әсәрләре әнә канларга, дөньяның икенче читенs дәге монгол далаларына ук барып җиткәннәр икән ләбаса. н ...Хәзер менә Гоби чүлендә тагын очраштык. и — Ой-бай, көндең ыстыгын айтсаңше. Суың җокпа? — дип Муса ө флягасына үрелде. ' ” — Анысы инде хәзер кемдә дә юк. — Мэнде бар, менеки авызыңды шайка,— дип Муса мина фляга3 сын сузды. < — Болай да беткән ич, ярамас,—дим моңа, төбендә генә суы калган фляганы айкап. >, — Мән җаяу емес, сэн эч,— дип кыстагач, бер йотым суын эчтем. 4 Ниһаять, Гоби чүле дә артта калды. Алда — Зур Хинган. Ул тагын < нәрсә күрсәтер. «- Менә нинди икән ул Хинган! Текә кыяны уеп салынган тар гына юлдан үргә менәбез. Юл шулкадәр тар, җигүле атлар белән артка борылу яисә чак кына булса да читкә тайпылу турында хәтта уйларга да ярамый. Сул якта—төпсез упкын, ә уңда — таш кыя. Тик бер генә якка — алга таба гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Дивизия штабыннан алынган һәрбер радиограмма хәзер лә бары шуны гына кабатлый: алга, алга, мөмкин кадәр тизрәк алга! Дошман мәкерле. Койрыгына бассаң, елан каты чага. Әгәр бу тирәдә чакса, шеше яман булачак. Шуңа күрә дә ашыгырга, ул ис җыйганчы бугазына басарга кирәк. Ә юл текә, хәвефле. Тупларга һәм фургоннарга җигелгән атлар адым саен туктыйлар. Солдатлар, шабыр тиргә батып, аларга булышалар. Юл борылмалы булганга, алла нәрсә бары күренми. Менә бу борылманы гына үтик тә, бәлки, тауга менеп җитәрбез дисең. Әмма’борылма артыннан борылма, тау артыннан тау туктаусыз дәвам итә. Кайвакытта көне буе тауга менеп, таудан төшеп, аның тирәли элмәк ясап, иртән үк узган урынга барып чыгасың. Ниһаять, бүгенгә соңгы тау артта калды. Алда үзәнлек. Тигез юл. Юл бтенда ярым ялангач халык төркеме. Ирләр, хатыннар. Балалар анадан тума. Ябыклар. Колоннага кыяр-кыймас якынлашалар. Гаҗәпсенеп безне күзәтәләр, сыныйлар. Жәбер булмаслыгын сизеп, төркем бераз җанлана төшә. — Японнар кайда? — дибез. Аптырап бер-берсенә карашалар. Аннары, япон дигәнне аңлап булса кирәк, «ә. ә, ә, япониза... Япониза пфулә, япониза маюлә», ягъни «японнар явызлар, японнар юк», дип, көньякка ишарәләп, аларның качуларын аңлаталар. — Ник качырдыгыз соң? —дигәч, тагын аптырашалар. Без көлә башлагач, алар да шаулашып көләләр. Кытайлар белән беренче Мине аялауларына алар да гаҗәпсенәләр иде. Шулай да әле нәрсә соравыма төшенеп җитмиләр. Аннары тагын кабатладым: — Менә бу рус,— дим, гәрчә карел булса да Николайга күрсәтеп,— мин татар, ә сез кем? Шуннан соң көлеп җибәрделәр. — Казакъмыз гой без, казакъмыз... Монау — Муса, монау—Ток- тыбай болады. Монгол казакълары икән. Шулай хәйран гына сөйләшеп киттек. Тора торгач Муса исемлесе көтмәгәндә генә: — Галымҗан туыскан аманбы?—дип сорап куйды. Мин аптырап калдым. Нинди Галимҗанны соравы икән? — Белмим, мин әйтәм, кем соң ул? СУСЫЗ ДӘРЬЯ тапкыр әнә шулай очраштык. «Теттереп» сөйләшәбез Куллар, бармаклар хутка китте, кем нәрсәгә маһир. Кыскасы, бик тиз дуслаштык. Булган кадәр кием-салым өләштек. Алар аны шундук киеп, ирләрне хатыннардан, хатыннарны ирләрдән аера алмаслык кыяфәткә керделәр. Барысында да солдат киеме—ак күлмәк белән ак ыштан. Җитмәсә күп ирләрнең хатыннарныкы кебек итеп үргән толымнары да бар. һәммәсе киенде. Тик читтәрәк. күкрәгенә имчәк баласын кыскан бер яшь хатын гына киемсез калган. Оялган, күрәсең, якын килергә базмаган. Ә безнең кайсыбызның гына капчыгында запас күлмәк* ыштан калды икән. Шулай да җае чыкты, ана бер санитар ак халат китереп бирде. Шуннан соң чал кытай карты алгарак чыгып, полк каршына тезләнде дә, маңгаен берничә тапкыр җиргә тидереп, акрын гына басты һәм, без ни дип уйларга да өлгергәнче, юл биреп ике якка тайпылган кытайлар арасыннан, беркемгә дә карамыйча, башын иеп китеп барды. Кытайлар таралыштылар. Без дә, иске дөньяның әле генә күреп уздырган шәрә чынбарлыгы тәэсиреннән авыр тойгыларга бирелеп, дәшми-тынмый гына, төн уздыру өчен палаткалар корырга керештек. Күңелсез дә, моңсу да, рәхәт тә иде бу кич... Таң беленер-беленмәс юлга чыктык. Тагын тау, тагын борылмалы юллар . Томан, үргә менгән саен сыегая һәм. тау өстенә җитәрәк, кинәт бетә. Томан, дөресрәге, болыт, аста кала. Аның арасыннан, диңгездән чыгучы әкият пәһлеваннары төсле, ерактагы таулар артыннан калкып килгән иртәнге кояш нурында штыкларын ялтыратып, солдатлар күтәрелә. Югарыдан караганда тирә-яктагы күренеш чыннан да диңгезне хәтерләтә иде. Тау сыртлары, иләмсез зур су хайваннарының килбәтсез гәүдәләредәй, болыт арасыннан бер калкалар, бер баталар. Зәңгәр күккә ашкан ялангач кыялар да нәкъ диңгездәгечә. Алар тирәсеннән салмак кына аккан катлы-катлы болытлар, дулкыннарны хәтерләтеп, көнбатышка авышалар. Тауны төшеп килгәндә генә автоматлардан аткан, гранаталар шарт лаган тавышлар ишетелә башлады. Аларга артиллерия дә кушылып, хәзер генә тып-тын торган тирә-як шартлау, гөрселдәү авазларына күмелде. Озак та үтми. 47 нче полк радиостанциясе дивизия штабын чакыра башлады. Бик ашыгыч радиограмма кабул итүне сорый. Күрәсең, каршылыкка очрауларын, сугышның ничек баруын хәбәр итәргә теләүләредер. Ләкин дивизия штабы җавап бирми Аннары без дә, безнең арттан килгән 43 нче полк радистлары да кайта-кайта чакырып карадык. Беребезгә дә җавап юк. Инде нишләргә? Ахрысы, теге көнне без эләккән кебек, дивизия штабы да радистлар телендә «тынлык зонасы» дип йөртелүче каһәр суккан нәрсәгә тап булгандыр. Бер бәла инде ул. Әле генә бик әйбәт ишетелеп тәрган радиостанцияң кинәт кенә тына да кала, радиодулкыннар үтми башлый. Алар, тауларга килеп бәреләләр дә. һич кирәкмәгән якка таралалар яки бөтенләй сүнеп калалар. Шуңа күрә як-яктагы радиостанцияләр бер-берсен ишетми. Мондый хәлләр таулар арасында, кайчагында хәтта тип-тнгез далада да. көчле яңгырлар вакытында башка урыннарда да еш була. Бу хәлдән ничек тә чыгарга, шундый четерекле бер мәлдә дивизия штабы белән элемтәне ялгарга кирәк иде. Барган килеш як-якка карана башладык. Бездән ерак та түгел, бер ягы чак кына сөзәкләнеп, икенчесе кырт текә булып күтәрелгән биек кыя тора. Соколов белән икебез дә шуңа текәлдек. Безнең исәп дивизияне кыяга менеп чакырып карарга иде. Элемтә начальнигы да шуны чамалап килә икән. Тиз генә штаб начальнигы янына китте. Озак та үтмәде, ул дүрт автоматчы, атка 113 атланган тагын бер солдатны ияртеп килеп тә житте. Колоннадан аерылдык та жыйнаулашып әлеге кыяга таба юнәлдек... Радиостанцияне арбадан алып, упаковхаларның берсен Соколов, икенчесен үзем күтәреп, кыяның сөзәгрәк ягыннан үрмәләргә тотын ♦ дык. Аннан-моннан чыгыбрак торган таш кисәкләрен искә алмаганда, тотынырлык бер нәрсә юк, кыя шәп-шәрә. Хәер, урыны-урыны белән ул мүкләнгән. Андый урыннары менү өчен тагын да хәтәррәк. Янгирдан соң мүк төпләре юешләнеп лайлаланган, таеп китәргә генә торабыз. Шулай да көч-хәл белән менеп життек. Аска карарлык та түгел, баш әйләнә. Без үрмәләгән арада полк байтак җир киткән иде. Инде 43 нче полк якынлашып килә. Радиостанцияне ничек кирәк алай урнаштырып, дивизия штабын чакыра башладык. Дежурда Херувимов иде, бичараның шатлыгы эченә сыймый. Безнең позывнойны әйткәндә мине чак кына исемем белән атамыйча: — Уборка. Уборка, Уборка, мин Аксиома, мин Аксиома, әйбәт ишетәм, бик әйбәт, Габ...! Син ничек, башкаларны да ишетәсеңме? — дип, беренче дәшүем белән тотлыга-тотлыга жавап бирде. — Барын да яхшы ишетәм, сине Волга чакыра, радиограмма тапшырасы бар. — Анладым. Сина бирсен радиограммасын. 47 нче полктан радиограмма алып, шундук дивизиягә тапшырдык. Озак та үтмәде, жавап килде. Шунын белән бергә безне дә кисәттеләр: «Элемтәне өзмәскә!» Шулай итеп, без кыя түбәсендә калдык. Башка полкларга дигән радиограмманы шуннан торып тапшырабыз. Үзебезгә дигәнен эченә таш төреп аска ыргытабыз. Аны баягы атлы солдат — элемтәче, «чатыр чабып» полк штабына илтә китә. Ә дүрт автоматчы безне саклап кыя янында постта тора Радиограммаларны югарыдан гына ташлап утыруы ярый иде. Ә менә безнең полк штабыннан дивизиягә тапшыру өчен китерә башлагач, хәлләр авыраеп китте. Радиограмманы алырга я үзебез төшәргә, я булмаса кемдер менгереп бирергә тиеш иде Бу бик хәтәр нәрсә. Менүгә караганда төшүе читен. Беребез төшеп китсә, ике кулсыз калачаксың. Урнашкан жиребез тар. жайсыз. Бер-беребезгә тотышып кына диярлек торабыз. Шулай да Соколовка бер төшеп менәргә туры килде. Ничек башына килеп өлгергәндер, безнең турыдан узып баручы 43 нче полк элемтәчеләреннән кәтүкле телефон чыбыгы алып, шуны эләктереп менгән. Хәзер коедан су чыгарган кебек кенә эш итәбез. Чыбыкның бер башына таш бәйләп төшерәбез дә, полк штабыннан килгән радиограммаларны кәтүкне әйләндереп кенә менгерәбез... Атыш тавышлары акрынлап тына, ерагая башлады Бераздан ул бөтенләй диярлек туктады. Тик кайдадыр еракта, онытканда бер генә таулар арасыннан ишетелеп куйгалый Ул арада дивизия штабы белән башка полклар арасында да элемтә урнашып өлгерде Әллә инде дивизия штабы арадагы тауларны кичеп безгә якынлашты, әллә полклар үзләре икенче тауга күтәрелделәр?! Ничек кенә булмасын, бу безгә кыядан төшәргә вакыт житте дигән сүз иде. Үзебезнекеләрне куа киттек. Ләкин арабызда әле 43 нче полк бар, аннан кала, безгә таныш булмаган тагын ниндидер частьлар юлны биләп бетергән. Ә юл тар. читкә чыгарлык түгел Җитмәсә төнлә башланып хәзергә кадәр өзлексез сибәләп торган яңгыр юлны бөтенләй изрәткән. Шулай, жае туры килгәндә узгалап, килмәгәндә чит колонналарга кушылып атлыйбыз. Көн бераз ачыла төште, кыялар да. юл биреп ике якка тайпылгандай, бездән ерагая, чигенә баралар, һәм менә, тарла вык, бүрәнкә кебек кинәт киңәеп, үзәнлеккә алып чыкты ГАВДУЛЛА ШӘРӘФЕТДИНОВ ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ Японнарның зур гына бер диверсия отряды безнең 47 нче полкка нәкъ шушы үзәнлеккә алып чыга торган тарлавык авызында засада оештырган булган. Ләкин бу алар көткән нәтижәне бирмәгән. Күрше авылдан ике кытай крестьяны, таулар арасыннан әйләнеп, полк каршына чыкканнар да засада турында хәбәр иткәннәр һәм самурайларның артларына төшү юлын күрсәткәннәр. Бәрелеш кыска, ләкин каты булган. Японнарның күбесе үзәнлектә ятып калган, таулар арасына качарга маташучыларны тарлавыктан чыгып өлгергән артиллеристлар юк иткәннәр. Әмма сугыш корбансыз булмый. Бу бәрелештә безнең якның да асыл егетләре башларын салдылар. Елганың каршы ягындагы калкулыкта яңа гына күтәрелгән туганнар кабере моның шаһите. Рәйхан Безнең Хинганга аяк басу көннәре монда каты яңгырлар башлану чорына туры килде. Чүл ягыннан Хинганга якынлашканда истә калган бер күренеш хәзер дә хәтердән китми. Таулар арасындагы кысынкылыкка түзә алмыйча алгарак чыгып утырган кебек бик биек бер кыя тора. Түбәсенә кечкенә генә ак болыт кунган. Ерактан караганда кыя, сәләмә чапанын киеп, башына чалма ураган бер дәрвишне хәтерләтә. Әйтерсең лә ул, чүл кырыена чүгәләгән дә, табигать күрсәткән шушы гаделсезлекнең серләрен төшенергә теләп тирән уйга чумган. Ә монда... Монда менә ничәнче көн инде тоташтан яңгыр коя, ничәнче көн инде коры жиргә яткан, коры кием күргән юк. Көннәр коры торганда атлап та чыгарлык ваквак елгалар кинәт бүртен, ярларына сыеша алмыйча тау үзәннәренә жәелделәр. Урыны-урыны белән сутлы балчыктан гына торган тау юллары тоташ тайгакка әверелде. Аннан узу өчен зур саклык, зур тәвәккәллек кирәк. Югыйсә, тау тотмас атларның алдагы йөкләргә, кешеләргә бәрелеп үкенечле хәлләр тудыруы ихтимал. Чөнки юл кара-каршы узгысыз тар. Шуңа күрә андый урыннарда солдатлар атларны йөге-ние белән кулларда диярлек күтәреп менгерәләр. Әнә шундый бер тауны төшеп, икенчесенә якынлашып килгәндә, эчке моң белән сугарылган көр тавышлы берәүнең «Рәйхан» көенә салмак кына, өздереп кенә җырлаганы ишетелде. Аклы ситсы күлмәгемнең Якаларын кем уйган._ Җыр бер төрлерәк гаскәри тормыштан, авыр походларда йөреп кырыслана төшкән солдат күңелләрен иркәләп, сыйпап, гасырлар шаһите чал кыяларга килеп бәрелә дә таулар арасына китеп югала, коеп яуган яңгыр тавышына кушылып эри иде. Җыр барган саен якыная, ачыграк ишетелә башлады. Ниһаять, тау итәгендә утлап йөрүче ике ат, читтәрәк йөкле фургон һәм аның бердәнбер тәртәсен күтәртеп корылган ялгыз палатка күренде. Палатканың як-яклары ачык. Астында дүрт-биш солдат утырган. Җыр тавышы әнә шуннан ишетелә. Артына безнең радиостанция куелган ике көпчәкле арба башында бер аягын салындырып, икенчесен астына бөкләп утырган килеш әсәрләнеп тыңлап килгән олаучы Сарсынбаев түзмәде, палатка ягына ымлап: — Карасаншы, ногаидың баласын, өленде кандай жаксы айтады, Сәүленде сагындыңба!? — дип кычкырды. Әйе, бу 43 нче полктан пулеметчы, ә сугыштан соң танылган жыр* чы булган Габделхак Шаһиев иде. Габделхак белән без Казандагы 80 нче мәктәптә бергә укыдык. Ул чагында ук инде без аны мәктәп сәхнәсеннән, озын тәнәфес вакытла- ♦ рында куела торган концертларда бик яратып тыңлый идек. Озак та үтми, сугыш башланды, һәм без — ул чагында әле туп тибеп, сугыш уеннары уйнап йөргән малайлар — хәзер менә үзебез дә чын солдатлар булып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән Хинган тауларына барып чыктык. Сүз уңаенда әйтеп үтим, без, 1943 елны Казанда тупланган бер эшелон егет, барыбыз да Монголия Халык Республикасына, бер дивизиягә килеп төштек. Өстәвенә тагын биредә Ватан сугышы башланганчы ук алынган татар егетләре дә байтак булып, күп кенә роталар, взводлар яртылаш диярлек татарлардан тора иде. Белмим, Габделхак үзе кемне сагынып моңайгандыр, әмма аның ягымлы, саф тавышы сугышчы күңеленең иң нечкә кылларын чиртеп, азга гына булса да юл газапларын оныттырып, уйларны туган-үскән якларга алып китте, илдә вакытта оялып әле сүз дә кушарга өлгермәгән, шуңа карамастан, йөрәк түрендә саклап, хыялый бизәкләргә төреп йөрткән «ярлар»ны искә төшерде, әйтеп аңлата алмаслык тирән хисләр уятты. Җырның теле уртак бит аның, ул тәрҗемәсез дә яхшы аңлашыла. Әнә Сарсынбаевның да күңеле нечкәрде булса кирәк, атларына берике тапкыр чөңгереп дилбегәсен каккалады да җырлап ук җибәрде: Поезд келед ыжгырып. Чуен жолды кыздырып. Озактамай без кантамыэ Самурайды тоздырып. О дәрига, Самурайды тоздырып... Сарсынбаевның җырын бүлдерделәр. Алда юл янтая башлаган иде, кемдер: — Әй, дәрига, син үзең анда яр астына тузгыма, атларыңны яхшылабрак тот! — дип кычкырды. — Үзеиде бел, штыгыңа карга кунган, пилоткаңны алып кэтпесен... Колонна килеп җиткәндә, Габделхаклар, палаткаларын җыеп, атларын җиккән килеш, безне көтеп торалар иде. — Сез нәрсә, егетләр, сайранга чыктыгыз мәллә? — Әй, малай, сорама инде, типте бия тәртәгә. Бер атыбыз аргач алыштырып караган идек тә уңмадык. Җигелеп өйрәнмәгән, күрәсең, армый да, бармый да. Үзебезнекеләрдән калдык. Привалга кадәр сезнең белән барырга куштылар... Мин оялмадым Пулеметчылар ротасында Кәрим исемле бер егет бар иде. Армиягә кадәр ул итекче булган Шука күрә аны ара-тира камыт ияр кебек нәрсәләр төзәтергә дип сбруйлар мастерскоена кү^-ргәлкләр, Лена шул якташыбызның сәер генә гадәте бар иде. Чак_ кына буш вакыты булдымы, кешеләрдән читкә китеп утыра да, күзен йомып, әллә йокым сырып, әллә инде уйга чума. Кайчагында ¥««"’"• кы,иксь1Н, - Әллә авырыйсынмы сон син. якташ?-дип кызыксына идек. Ә ул, сүзне озайтмыйча: — Юк, болай гына,—дип жавап бирә. 8. «К У.» М 9. ГАБДУЛЛА ШӘРӘФЕ ГД HHOU ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ пз Әнә хәзер дә, солдатлардан чнткәрәк китеп, үзенек пулеметы куелган фургон көпчәгенә аркасын терәгән дә күзен йомып тын гына утыра. Шул чагында арадан берәү: Егетләр, Кәрим Нәвем базарына китте, йокы бүген кыйммәт тора микән, уятып сорыйк әле,— дип Сәлимовка таба борылды. Ә тегенең исендә дә юк. Күзен йомган килеш дәшми-тынмый утыруын белә. Шуннан сон теле тиктормас баягы солдат тагын тотынды: — Карале, Сәлимов, әллә син теге ефрейторның туганымы? Бу юлы инде Кәрим, күзен ачып: — Кайсы ефрейтор? — дип сорап куйды. — Ник, белмисеңмени?.. Егетләр, сөйлимме, тач безнең Сәлимов инде, аның шикелле шорник та булган әле ул... — Менә шулай. Булган ди бер ефрейтор. Кая гына куймасыннар, һаман йоклый икән бу. Старшина аптырап беткән моның белән. Ләкин үзе ничектер сәбәбен, җавабын таба икән бит, каһәр: «Юк, йокламыйм, я эчем, я башым авырта, ятып кына торган идем, фәлән-төгән, фәсмә- тән», дип аклана икән. Шулай, кәнүшнидә дежур торган бер төнендә тагын килә моның янына старшина. Карый: йоклый бит бу, утырган җиреннән гырылдап йоклый. Тукта инде, бу юлы аклана алмассың дип, чөйдән бер камытны ала да кидертә тегенең муенына. Кидертә дә кычкыра моңа: — Ефрейтор, ник йоклыйсың?! Ә ефрейтор күзен ача да: — Уйлаганым да юк, иптәш старшина, камыт төзәтәм,— ди. — Ишетәсеңме, Сәлимов, тапкыр икән ләбаса туганың, шуннан өйрәнергә иде сиңа. Югыйсә...— дип көлешә башладылар. Бу юлы Кәрим үзе дә башын артка ташлап рәхәтләнеп көләргә тотынды... Ул арада дивизия штабыннан радиограмма тапшырдылар. Шуны тотып штаб начальнигы янына киттем. Эчтәлеге шундый иде: «Аеруча әһәмиятле һәм чиктән тыш ашыгыч. Армиянең алдынгы отряды Удань- чэн шәһәре тирәсендә каты сугышлар алып бара. Бөтен полкларга да темпны арттырырга!» — дигәннәр. Җыена башладык. Ләкин күп кенә атларның моңарчы килгән темп белән дә бара алмаулары мәгълүм булды. Казылмалы, ташлы, тайгак юлдан атлап кайсысының тояклары бозылган, кайсылары я бәрелеп, яисә егылып аякларын имгәткәннәр. Хәзер генә алыштырырга башка атлар юк. Йөкләрен дә киметеп булмый. Чөнки калган атлар үзләре дә көч-хәл белән киләләр. Шуңа күрә эштән чыккан атларны, арып хәлдән танган солдатларны барлап, аерым бер колоннага тупладылар. Алар, әлеге тау итәгендә тагын бераз ял итеп, озын привалга чаклы үз җайлары белән генә полк артыннан барачаклар. Колоннага баш итеп штаб офицерларыннан берәүне билгеләделәр дә, аның карамагына автоматчылар отделениесен һәм расчетлары белән ике пулемет калдырып, полк тагын кузгалды. Якташыбыз Кәрим Сәлимов та пулеметы белән әлеге колоннага эләкте. Шул ук юл, шул ук газап Күкнең төбе тишелгән диярсең. Янгыр бер генә минутка да туктамый. Әле вагы, әле эресе сибеп кенә тора. Менә атларның тагын байтагы бармас булды. Ат түзмәгәнне солдат түзә. Пулемет станоклары, патрон тартмалары һәм башкасы пот өстенә пот булып аның җилкәсенә төште... Тауны менеп тау төштеңме, елгага килеп чыгасынны көт тә тор. Кайсы билдән, кайсы күкрәктән, һәр җирең болай да лач су булуга карамастан, һич керәсе килми. Хәзер әнә тагын бер елганы кичәсе бар. Солдатлар шунда да әле: — Саграк, чылана күрмәгез,— дип шаяртырга чамалыйлар. Алай да уеннан уймак дигәндәй, кайвакытта күңел күтәрә торган бер шуклык эшләп ташлыйлар. Әнә икәү сөйләшеп киләләр: — Карале, кем. әйдә бу юлы син мине күтәреп чык. Киләсендә чират минеке булыр Нигә, була ул. Тик үземә генә авырга туры килер, әнә Новиковны да алыйк компаниегә. Ризамы, Петя? — Сон инде... Риза. һәм менә, елгага ун-унбиш адым кала ук. беренче булып башлаган солдатны икәүләп күтәреп тә киттеләр. Әмма суга керәбез генә дигәндә: — Юк, авыр икәнсең, бар, автоматың белән капчыгыңны бсрәр- сенә биреп тор,— дип, кире төшерделәр. Тегесе болар кушканны үтәп тагын килде. Елга уртасына гына җиткәннәр иде, сүз куешкандай, тоттылар да егетеңне суга ташладылар. Бичара күздән үк югалды. Елга өстендә плаш-палаткасының итәкләре генә чайкалды Аннары үзе дә калкып, солдатларның шау-шуы, шаркылдап көлүләре астында, кулларын йодрыклап нәрсәдер кычкыра-кычкыра, елганың икенче ярына чыгып җитә язган иптәшләре артыннан китте... Уданьчэнга караңгы төшкәндә генә барып җиттек. Ләкин анда инде безгә эш калмаган иде. Японнар, армиянең танклар, үзйөрешле орудиелар белән көчәйтелгән алдынгы отряды кысрыклавына түзә алмыйча, күп кенә мәетләрен, яралыларын ташлап, Чнфын шәһәренә таба чигенгәннәр. Менә Уданьчэнны да уздык, тигезлек башланды. Атнага якын туктаусыз яуган яңгыр да, ниһаять, тыйлыга төште һәм акрынлап бөтенләй туктады. Гаолян, чумиза, кукуруз кырлары аша сузылган пычрак юлны изә-изә салмак кына атлыйбыз. Караңгылык һаман куера бара. Бүген узган юл кырык биш чакрым булды, диләр. Туктарга да вакыттыр инде. Ләкин үзәнлеккә чыкканга хәтсез вакыт узды, ә колонна башыннан зарыгып көтелгән «Привал!» командасы һаман ишетелми. Винтовка каешларының, капчык һәм противогаз тасмаларының иңбашларны рәхимсез каезлавы гына җитмәгән, тирә-юньне чолгап алган караңгылык та гүя күтәрә алмаслык йөк булып җилкәләргә, күз кабакларына баса, аякларга уралып адымнарны барган саен авырайта кебек. Алгы сафтагыларнын берәрсе йокымсырап килгән җиреннән сөртенеп, арттагылары аның өстенә авардан булып сөрлегәләр дә. теге бичара, үкчәләренә басуга түзә алмыйча, сафтан йөгереп чыга. Моны күргән солдатлар: «Ну, чыдам да соң үзе, аруның ни икәнен дә белми, йөгереп кенә бара», «Төшендә җанашын күргән ул, кавышырга ашыга», дип көлешәләр... Ниһаять, иген кырлары бетеп, полк тагын үргә күтәрелә башлады. Озак та үтмәде, кайсы батальонга юлдан кайсы якка кереп төн кунарга икәнлеген белдергән тансык командалар ишетелде. Батальоннар шундук, үзләренә күрсәтелгән якка борылып, тау итәгенә сибелә бардылар. Менә сонгы роталар да урнашып бетте. Палатка чабуларын беркетеп казык каккан, атлар пошкырган һәм поход кухнялары янында котелоклар шалтыраган тавышлар тынды. Сакчыларны, дежур офицерларны искә алмаганда, полк тирән йокыга чумды ... Колак төбендә генә Соколовның дивизия штабы белән сөйләшүенә уянып киттем. Ул мин уянганны сизде, ахры: — Командир (уенын-чынын бергә кушып, ул мине шулай дип йөртә), радиограмма бар. штабка илтәсе иде, — дип. телефон колакчыннарын кигән башын минем якка борды. Изрәп йоклап яткан связ« нойны уятып тормадым, радиограмманы тотып палаткадан чыктым. һәр яктан таулар белән уратып алынган тигез үзәнлеккә җәелгән иген кырларын, әйтерсең, алтынга манганнар. Каршы якта, сыек зәңгәр томанга төренгән тау тезмәләренә җнтәрәк. йөзек кашын хәтерләтеп түгәрәк күл ялтырый. Кояш, зәңгәр күккә ашкан таш кыялар - 115ГАБДУЛЛА ШӘРӘФЕТДИHOB ф СУСЫЗ ДӘРЬП артыннан баш калкытып, мәңге шушы юлдан күтәрелсә дә, бу хозурны әле беренче кат күргәндәй хәйран калып, үзәнлекне күзәтә. Анда уракка төшкән кытайлар балачагалары белән гөж киләләр. Үз куллары белән игеп, жан тирләрен түгеп үстергән дөгене ашаган өчен дә авыр жәза көтеп яшәгән әлеге кытайлар өчен туган жирләре өстендә шулай балкып аткан беренче таң, беренче көн иде бу. Кытайлар бүген иртә уянганнар, баш та күтәрмичә дәртләнеп эшлиләр. Кичәге походның ни өчен шулай чамадан тыш озакка сузылганын мин шунда аңладым. Өлгергән игенне таптатып, болай да ач халыкның соңгы өметен өзмәс өчен, төнге ял кичектерелеп, үзәнлекне узганчы барганбыз икән. Күз алдымнан кара җиргә калдырганчы японнар таптаткан иген кырлары, җимерек фанзалар, гаурәтләре генә капланган кытай картлары, шыр-ялангач ябык балалар узды. Узды да, үзебезнең газиз Совет Армиясе, аның изгелеге, кешелеклелеге өчен күңелем горурлык һәм чиксез шатлык хисләре белән ташып, күзләремнән яшь бөртекләре тәгәрәде. Алар меңнәрчә чакрымнар атлап талчыккан аякларым очына тамдылар. Әмма мин солдат булганнан бирле беренче һәм соңгы мәртәбә тамган бу саран яшьләремнән оялмадым. Якташлар Радиограмманы илтеп штабтан кайтып киләм. Кояш чыкканга инде байтак узса да, халыкны әле һаман күтәрмиләр. Күрәсең, кичәге марштан соң озаграк ял иттерәсе булганнардыр. Шулай да палаткаларыннан чыгып кояшка битләрен, аркаларын куеп кызынып утыручы солдатлар күренгәли. Әнә безнең палатка белән янәшә генә урнашкан телефонистлар взводыннан да дүрт-биш солдат чыккан. Үзәнлектә кайнашкан кытайларга карап әкрен генә сөйләшеп утыралар: — Бездә дә хәзер урак өсте бит инде, ә, егетләр,— ди берсе. — Их, киерелеп торып бер эшлисе иде, ат урынына, арыганчы,— Син үзең кантарлы. Тургае булмаса, чикерткәсе бар аның. Билләһи. малайлар, миңа хәзер үзебезнең тургайлар да, чикерткәләр дә бер. Бакаларына хәтле тын да алмый тыңлар идем. Бакалардан бигрәк Мәстүрәңне сагынмадың микән? Хаты да күренми бугай бу арада... Кайткан солдатлардан берәрсе эләктергәндер әле. г дип куәтли аны икенчесе. Өченчесе боларга карап көлде дә: — Ник. аруыгыз җитмәдемени әле? — дип куйды. Шуннан китте инде, һәркем үзенчә сүз кыстыра: — Бу ару арумыни, алҗу ич бу! — Чыгып китәсең бер заманны кырга . Кара инде боларныкын, кырмыни бу. Кызып җиттем дигәндә генә тауга барып төртеләсең. — Кичә алай бик тиз килеп төртелгән кебек күренмәдең үзе, телең асылынган иде. — Кичә бит ул... — Арбага кырын ятасың да... Баш өстендә тургайлар сайрый!.. — Менә монысы кантарлы ялган инде. Бу вакытта тургай сайрамый шул. Хат ул, брат, аяксыз. Син әнә аякларың белән дә чак кына киләсең. Ьолан да бик үк туры түгелләр иде, хәзер бөтенләй камыт булып беттеләр. Ә Мәстүрәгә килгәндә, син инде, брат, борчылма, безнең сүз куешкан, ди аңар Әхмәт исемле бу егет. Ул тагын нәрсәдер әйтергә җыенып авызын ачкан иде дә, үзәнлек уртасыннан килгән колоннага күзе төшеп, туктап калды Бүтән солдатлар да шул якка текәлделәр. — Егетләр, безнекеләр түгелме соң болар? Бу, чыннан да, кичә полктан аерылып калган безнең колонна иде. Бик акрын атлыйлар. Каршыларына барасы иде дә. тик әле подъем да булмаган, икеләнебрәк калдык. Юлның азагында бер адым атлавы да ай-һаи зур газап. Моны һәркайсыбыз татыган. Шуңа күрә ни булса ул дидек тә унбишләп солдат колоннага каршы йөгердек. Иптәшләрне танырлык та түгел, талчыкканнар, сүрәннәр. Үзләрен дәртләндерергә тырышып: Менә ичмасам пехота, тәгәрәп кенә килә!—дип шаяртуыбызга да җавап бирүче булмады. Без дә, нидер сизеп, кинәт тынып калдык, йөкләрен бүлешеп барган килеш алгы сафтагылардан ни булуын сораштыра башладык. — Әнә арткарак калыгыз, күрерсез,— дип кенә жавап бирделәр. Юлдан читкә чыктык та арттагыларны көтәбез. Элек жәяүлеләр узды. Аннары башлары, куллары бәйләнгән яралылар утырган арбалар килеп житте. Атларны ял иттергәч, полктан аерылып калган «хәлсезләр» командасы да юлга чыга. Янгыр. пычрак. Юл. туктауны белмәгән бу яңгырдан тәмам туеп, ышыкланыр өчен үзенә керер урын эзләгән елан төсле, тау тирәли бормалана-бормалана да. кинәт тураеп, тараеп, уелган кыя яныннан шуыша башлый. Аның һәр борылышын, һәр сыгылышын кабатлап, ялгыз колонна килә. Артта калырга һичкемнең хакы юк. ялгызлык дигән нәрсә кешеләргә җитдилек өстәгән. Колонна хәзер кысылган пружинаны хәтерләтә. Ә илле солдат, аның илле боҗрасы кебек, һәркайсы үзендә аерым бер көч, аерым бер киеренкелек туплаган. Уңда — таш кыя, сулда, юлдан байтак аста — ургылып, болганып аккан елга. Көннәр коры чакта үзәнлек уртасыннан сабыр гына, юаш кына үрмәләгән бу инеш хәзер як-яктагы тау итәкләренә хәтле җәелгән дә дөньяны шаулата, күңелләргә шом сала. Тирә-юньдә беркем юк. Үзәнлектәге калкулыкларга сырышкан кытай авыллары да. камыш эшләпәләре астына яшеренеп, тирән уйга чумганнар. Юл һаман тарая, хәтәрләнә бара. Күп җирдә аның кырыйлары ишелеп, чак кына узарлык булып калган. Андый урыннарда йөкләр кыяга сыенып, ышкылып кына үтәләр. Урыны-урыны белән кыя юлның өстендә үк диярлек асылынып тора. Менә-менә җимерелеп төшәр төсле. Бара-бара ул кинәт кенә борылыш ясый да елгага кереп китә Әмма аны кичәргә батырлыгы җитмәгәндәй, ярты юлда туктап кала Нәкь шул җирдән ялгап тар гына күпер салынган. Тар булса да жәяүлеләр. атлылар йөрү өчен бик ярый. Ана житәрәк бер урыннан танклар төшәргә сөзәклек ясаганнар. Кырыена багана утыртып такта кадаклаганнар да «кичү» дип язып куйганнар Ләкин бу кичү, күрәсең, бик җайлы булмагандыр. Елганың уртасына җитәр житмәс батып калган Т-34 танкы шул турыда сөйли. Хәзер аның башня түбәсе белән туп көпшәсе генә күренеп тора. Күпергә элек колонна башында килгән җигүле атлар керә. Берен- челәревә ннде чыгып китарга дэ куп калмык һәм менә, һич көтмәгәндә кыя артыннан ату танышы ишетелә. Алдагы фургонга жнгелги пар атның берсе шундук егыла. Башкалары да туктап калалар. Ат тотып баручыХар аны-моны абайлап өлгергәнче кыя артыннан тагын аТа^™р Т °=Р ү-Р-к түгел. Анда кереп калган олаучылар да. атлары дулаганлыктан. утка каршы ут белой жавап бирә алмыйлар. ГАБДУЛЛА ШӘРӘФЕ ТД И НОВ ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ Шул вакыт атлар, арбалар өстеннән сикерә-сикерә, яшен тизлеге белән күпермен икенче башына бер солдат уза. Менә ул алдан өченче булып кергән фургонга атылып төшә дә корулы пулеметка ябыша һәм кыя артына төзәп ут ача: андагылар бер мәлгә тынып калалар. Шуннан файдаланып күпергә тагын берничә солдат кереп өлгерә. Хәзер алар да ата башлыйлар. Әмма безнең пулемет кинәт туктап кала. Ул да түгел, пулеметчы сикереп тора да, кулларын алга сузып, күпернең култыксасы аркылы башы белән суга ташлана Шул секундта ук, нидер акырып, кыя артындагы ташлар арасыннан бер самурай күтәрелә дә, күпергә таба муенын сузып, катып кала. Аннары кинәт сискәнеп күкрәгенә ябыша да таш өстенә каплана. Озак та үтми, күпернең икенче ягында суга ташланган пулеметчы күренә. Ул бер калка, бер бата. Агым шундый көчле булуга карамастан. үзе һаман бер урында. Аны нидер тота кебек, һәм менә ул, кинәт кенә кузгалып, элеккечә үк бата-калка ага башлый. Әллә йөзә белми, әллә инде яраланган, агым белән тартышуы, ярга таба омтылуы сизелми. Моны күреп ярдан ике солдат сикерә һәм: — Сәлимов, браток, бераз түз! — дип ана каршы кыеклатып йөзәргә тотыналар. Боларны да агым эләктереп ала. Шулай да, ничек кирәк алай. Сәлимовка якынлашалар. Әмма үзләренең дә хәлләре беткән. Хәзер өчәү бергә агалар. Ә су тирән, елганың нәкъ үзәге. Су өстендә инде аларны бары тик агым гына тотып тора. Шул чагында ярда калган солдатлар: — Сулгарак, сулгарак, танкка таба йөзегез! — дип кычкыра башлыйлар. Судагылар әллә шуны ишетеп, әллә инде үзләре күреп, актык көчләре белән танкка таба ыргылалар һәм, менә-менә читләтеп узабыз дигәндә генә, берсе туп көпшәсенә, икенчесе башня түбәсенә тотынып өлгерәләр. Ул арада күпердәге пулеметка кабат жан керә. Ана Кәримнең иптәше, икенче пулеметчы Соловьев барып житкән була. Кыя артыннан хәзер анда-санда гына жавап бирәләр. Ә бераздан соң ату тавышлары ул якта бөтенләй тынып кала. Шулай да сак булырга кирәк. Ике солдат күпернең кыяга тоташкан турысыннан елга кырыена сикерәләр дә японнар яшеренгән урынга шуыша башлыйлар. Анда элеккечә үк тынлык. Тик берсенең ара-тирә ыңгырашуы гына ишетелеп куя. Күтәрелеп таш артына күз салалар — биш жирдә биш япон солдаты аунап ята. Бая күпергә таба муенын сузып катып калган теге самурайның аяк очында гына өстенә түгәрәк тотка сыман нәрсә беркетелгән әржә тора. Аның бер ягына изоляцияләнгән чыбык тоташтырылган. Ул ташлар арасыннан елгага кадәр сузылган да суга кереп югалган. Шундый кискен бер вакытта пулеметын калдырып. Сәлимов менә ни өчен суга ташланган икән. Атып ятканда ул күпер астыннан кыя артына таба суга тияр-тимәс кенә булып сузылган чыбыкны күреп ала. Пулеметчы аның бер очы шартлаткычка тоташканлыгын белә һәм дошман кнопкага басып өлгергәнче дип чыбык өстенә сикерә. Чыбык, шартлаткычтан ычкынып, Кәрим кулында кала. Башта ук агып китмичә тоткарланып торуының сәбәбе шунда була. Әмма ул күпердән ташланган вакытта ук инде яраланып өлгерә... нан башын иеп нәүмиз генә атлзгаи олаучы солдатны күреп барысын да акладык. Авыр йөк, авыр хәсрәт төялгән арба иде бу. Анда безнен дүрт иптәшебез, бергә утнысуны кичкән дүрт дустыбыз ята. Иякләренә әле пәке дә тиеп өлгермәгән, шуңа карамастан солдат тормышы- нык бөтен авырлыкларын тагып өлгергән унтугыз яшьлек бу егетләр күзләрен мәнгегә йомганнар, йөзләре тыныч: әйтерсең лә, алар үлмәгәннәр, әйтерсең лә, алар чиксез зур, чиксез авыр эш башкарып арыганнар да, хәзер инде менә тирән йокыга талганнар. Арбада яткан дүртәүнең берсе Кәрим Сәлимов та гадәтенчә күзен йомып уйга гына чумган төсле. Буш вакыты булган саен, күзен йомып,уйлачырга яратучы якташыбыз күкрәгендә әнә нинди арыслан йоклаткан икән! Әхмәт дусының маңгаеннан, бигеннән сыпырып, йөзен яңадан плащ белән каплады да олаучы солдат янына килде. Тегесе апа күтәрелеп: — Юлда үлде,— диде. Арттарак тагын бер фургон килә. Анда да кемдер ята. Өстенә шулай ук плащпалатка япканнар. Бите ачык, башы бәйләнгән. — Монысы кем? — дибез. — Шунда ук дөмектерәсе иде дә бит, лейтенант кушмады, ди олау хужасы.— Болан да чыкмаган жаны гына калган иде инде. Хәзер ярыйсы бугай. Егетләрне харап иттеләр, бәдбәхетләр... Хәле авыр булса да, япон солдаты әле үләргә жыенмый иде. Врачлар карап, яңадан ярасын бәйләгәч, тагын да жанланыбрак киткәндәй булды. Тәржемәче аркылы сораштыра башладылар; — Ничә күпер шартлаттыгыз? — Соңгысы белән өч буласы иде. — Нигә шундук шартлатмадыгыз? — Элек солдатларыгызны кырып бетермәкче идек. — Ә чыбыкны ник яшермәдегез? — Өлгермәдек, колонна килеп житте. — Император Хирохитоның белдерүе сезгә мәгълүмме? — Ишеттек. — Ни өчен корал ташламыйсыз? — Ул турыда приказ булмады. Сугышта җиңелүләрен дошманның хәзер солдатлары да аңлаган. Күпер шартлатырга жыенучы үлемдарлар төркеменнән булган әлеге самурай да, гәрчә үзен күптән инде «теге дөнья» кешесе дип санап йөрсә дә, хәзер әнә бу дөньяга чытырдап ябышкан, һәр сорауга ипл.ш кенә, карышмыйча жавап бирә. — Шартлаткычларны, сугыш припасларын кайдан аласы»? — Таулар арасында яшерен базабыз бар иде. — Ә хәзер? — Хәзер белмим, аннан чыгуыбызга бүген өченче көн. — Карта таныйсыңмы? — Разведчиклар мәктәбендә укыдым... Әсирне сөяп утырттылар да алдына карта жәеп салдылар Ул аңа бик озак карап торды. Тик шуннан соң гына калтыранган бармагы белән бер урынга төртте. Бу турыда радио аша шундук дивизия штабына хәбәр иттек. Әлеге базаның озакламый көле күккә очасына бернинди шигебез юк иде. Күршеләр Фашистларның ерак тылларына үтеп, коммуникацияләрен туздырып йөргән атлы армия, анын легендар команд,юшне Исса Алексан- мов"°Рп"|1ев турында Совинформбюро хлбэрларе аркылы ла болан да кү^ нәрсәләр^ ишеткәнебез бар нде. Хәзер менә шул армия. МонгоГАБДУЛЛА ШӘРӘФЕТДИ110В ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ лия Халык Республикасы гаскәрләре белән берлектә, бездән уң якта- рак, күршедә генә һөҗүм итә. Шуңа күрә аларның кайбер частьлары белән юлларыбыз да кисешкәли, әледән-әле хәбәрләшеп тә торабыз. Әле күптән түгел генә Плиев җитәкчелегендәге шушы атлы армия группасының Жэхэ шәһәрен алуы турында ишеткән идек. Бу хакта солдатлар арасында ниләр генә сөйләмәделәр. Имеш, командующий үзенең адъютанты, тагын берничә солдат һәм күпмедер офицер белән шәһәргә барган да, ди, японнарның ун меңнән артык солдаты булган бөтен бер гарнизонын капитуляция ясарга мәҗбүр иткән, ди... Бу вакыйга, аның турындагы имеш-мимешләр хәтергә ничектер бик нык сеңеп калган иде. Ә чын хәлне мин бары тик егерме елдан соң, Исса Александровичның мемуарларын укыгач кына белдем. ...Текә кыялар тирәсеннән, төпсез упкыннар өстеннән бормаланган юлларны өчдүрт көн буена туктаусыз коеп яуган яңгырлардан соң күз алдына китереп карагыз! Ә аның әле туктарга исәбе юк, тагын ике-өч көн явар, бәлки. Юллар, атлаган саен очрый торган эреле-ваклы күперләр, кичүләр, барысы да диярлек юылып, җимерелеп беткән. Бу вакытта җирле халыклардан берәү дә Хинган юлына чыкмый. Шуңа күрә японнар Совет һәм Монголия Халык Республикасы гаскәрләренең яңгыр чорында гына т\гел, ә ул узгач та әле, һич югында, бер атнасыз да Жэхэ шәһәренә килеп җитә алмаячагына исәп тоталар. Әмма Плиев бернәрсәгә карамыйча һөҗүмне дәвам иттерергә приказ бирә. Гаскәрләр икегә бүленеп, икесе ике «юлдан» китәргә һәм өченче көнне таң атканда берсе шәһәргә көньяк-көнбатыштан, икенчесе төньяктан килеп чыгарга тиеш булалар. Ә турыдан алдынгы отряд сыйфатында 129 нчы полк һәм кайбер башка частьлар китә. Ләкин беренче эшелонда һөҗүм итүче дивизияләрнең төп көчләре билгеләнгән урынга тиешле вакытка килеп җитә алмыйлар. Инде таң атып килә, акылга сыймаслык шундый авырлыклар белән отылган вакытның әрәм булуы бар. Шул чагында командующий тәвәккәл бер карарга килә: кул астындагы барлы-юклы көч белән булса да атака ясарга һәм, дошман сизенеп өлгергәнче, шәһәргә кереп, гарнизондагы частьларны аерым-аерым корал ташлатырга! Хәлне ачыклап кайту өчен, генерал үзенең адъютанты капитан Семенидо белән майор Шведовны әле күптән түгел генә шәһәр тирәсенә киткән алдынгы отрядка җибәрә. Алар китеп берничә минут үткәч, оператив группа белән Плиев үзе дә кузгала. Үзәнлеккә төшеп борылышны узгач та, каршыларында Жэхэ шәһәре пәйда була. Аңа кадәр әле ике-өч чакрым бар, шулай да бинокльдән караганда кырый урамнар аермачык күренә. Берсе аркылы әнә япон подразделениесе чыгып бара. Кая ашыгалар алар? Шәһәр халкыннан нигә берәү дә күренми? Ә алдынгы отряд... Ул кайда соң? Командующий борчылып юлны күзәтә башлый. Ләкин полк беркайда да юк. Әллә инде шәһәргә үк кереп киткәннәрме?.. Ә монысы тагын нәрсә? Генерал үзләреннән ерак түгел генә кулларын болгый-болгый ни турындадыр бик кызып сөйләүче кешеләр төркемен шәйләп ала. Әмма алар куак артында, юньләп күренмиләр. Шулай да Плиев боларнык Маньчжоу-Го гаскәрләре формасына киенгән солдатлар икәнен таный. Шунда ук куаклар арасыннан «виллис» машинасы күренеп тора. Әллә насы?! ВеД ° В б елән Семенидо пленга төшкәннәрме, бу бит алар маши- — Тизрәк алга!.. безнеИң еофицерларР’ ко₽алланган маньчжурлар арасында чыннан да Төркемнән аерылып, Семенидо командующий янына ашыга. — Ни булды, бу нинди кешеләр? ’ — Юлда очраттык, иптәш командующий, Жэхэдан килешләре. Японнардан качтык, — диләр. — Алдынгы отрядта булдыгызмы? — Өлгермәдек. Кая киткәннәрдер, һич белер хәл юк. Шуннан соң Плиев та маньчжурлардан сораштыра башлый: — Безнең полкны күрдегезме? Ул шәһәргә кермәдеме? — Юк. юк. рус полклар юк, без күрмәдек.— диләр солдатлар. Гаҗәп. Кай арада югалды соң бу алдынгы отряд? Бәлки, инде шәһәргә үк кергәндер? Плиев, һөҗүмне тизләтсеннәр дип әйтергә кушып. 59 нчы Совет дивизиясенә бер офицерны җибәрә дә үзе алдынгы отряд артыннан Жэхэга китә. Озак та үтми, оператив группаның берничә машинасы шәһәр кырыендагы тар урамга килеп керә. Шәһәр капкасы янында бер винтовка, бер кул пулеметы аунап ята. Аларны, күрәсең, әле хәзер генә ташлаганнар, өсләренә тузан да кунып өлгермәгән. Әнә кулларына тасма бәйләгән ике япон солдаты килә. Патрульләр булса кирәк. Совет сугышчыларын күрү белән аларның төсләре китә, ә куллары әкрен генә югары күтәрелә. Шул арада якындагы ишек алдыннан бер солдат атылып чыга. Ул: — Туктагыз! — дип Плиев утырган машина янына йөгереп килә дә — Иптәш командующий, шәһәрдә япон частьлары. Алар шәһәр читендәге крепостьта. Безнең разведчиклар шәһәр үзәгенә барып кайттылар, япон дивизиясе штабы шунда урнашкан.— ди. — Алдынгы отряд кайда? — Без. иптәш командующий, дивизия разведкасыннан, алдынгы отряд турында белмибез. Плиевның күңеленә шик төшә һәм ул торган саен көчәя бара. «Әгәр дә алдынгы отряд үзенең дивизия командирыннан яңа приказ алып шәһәрне көньяктан урап киткән булса?». Чигенергә инде барыбер соң. кыю һәм тәвәккәл бер чара күрергә кирәк. Командующий машинасын туктата да адъютантына гарнизон штабына бара торган юлны белешергә куша. Капитан Семенидо белән тәрҗемәче, машинадан чыгып, әле һаман да кулларын күтәреп торган теге ике патруль янына киләләр Японнар бик озак һәм буталчык итеп маршрутны аңлатырга тотыналар — Үзегез белән алыгыз,—ди командующий моны күреп,—шулай ышанычлырак булыр Машиналар тагын кузгалып китә. Урамнарда шомлы тынлык, менә- менә нидер булыр кебек. Ниһаять, почмаклары югарыга таба бөгелгән чирәп түбәле бер йорт янына килеп туктыйлар. Ишек төбендә — сакчылар. Безнең автоматчылар машиналарыннан сикерешергә тотыналар. Әмма Плиев аларга кул изәп тавышланмыйча гына приказ бирә: — Барыгыз да урыннарыгызда калыгыз! Шуннан соң ул майор Шведов белән капитан Семенидога японнарның өлкән офицерларын чакырып чыгарга куша. Тик алар өлгермиләр. бер төркем офицерны ияртеп, өйдән кыска аяклы, таза гына гәүдәле полковник чыга. Плиев машинасыннан төшә дә, үзенә доклад ясауларын көткән кеше кыяфәтенә кереп, кыска аяклыга кырыс кына карап тора. Тегесе күзлек пыялаларын ялтыратып бер унга, бер сулга карый һәм. карашы Плневныкы белән очрап, туры аның янына атлый «Башлап үл сүз башласын, доклад ясаган арада хәзерге мәлгә кемнең хуҗа икәнен яхшырак сизәр», дип уйлый Плиев Ләкин япон бер ГАБДУЛЛА ШӘРӘФЕТДНИОВ ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ сүз дә дәшми. Шулай да командующийның кырыс һәм боеручан карашына түзә алмыйча телгә килә: — Мин полковник, дивизия командиры, сезгә ни кирәк?—ди ул, ниһаять. — Сезнең каршыгызта Совет командованиесе вәкиле. Берсүзсез бирелергә тәкъдим итәм. Каршылык күрсәтү файдасыз. Шәһәрне Советлар Союзы маршалы Малиновский гаскәрләре камап алды. — Ләкин бит... Полковник сүзен әйтеп бетерә алмый, аның янына тагын бер офицер килә. Монысы генеральный штаб вәкиле булып чыга. Хәлгә төшенгәч. анысының да күзләре акая. Ул капитуляция турында 44 нче армия командующие генерал Хонгога җиткерү, аннан соң башкомандуюший белән императордан рөхсәт алу өчен ике атна вакыт сорый. — Судзуки кабинетының төшүен беләсезме соң сез? — ди моңа каршы Плиев.— Хәрби министр Анами, югары хәрби Совет члены генерал Иосио Синодзука һәм башкалар үзләрен үзләре үтерделәр. Капитуляция мәсьәләсен килештерү өчен сезнең хәзер беркемегез юк. Япон офицерлары тирән уйга чумалар. Шулай да әле йөзләрендә өметсезлек билгесе күренми. Алар хәзер каршыларында басып торган Совет сугышчыларының менә шулай кыю һәм тиз хәрәкәт итүләренә исләре китеп аптырашта гына калганнар. Кем белә, гаҗизлектән бу ике самурай ниләр эшләп ташламаслар. Шуңа күрә Плиев аларга ис җыярга ирек бирмәскә тырыша һәм: — Капитуляция ясарга хәзер үк килешмисез икән, ике сәгатьтән минем приказ көченә керәчәк һәм гаскәрләр шәһәрне штурмлый башлаячаклар.— дип кисәтә.— Ул чагында инде үзегезнең дә, солдатлары- гызпың да исән калуына өмет булмаячак. Генеральный штаб вәкиленең йөзендә мыскыллы елмаю чагылып китә. Ул нидер әйтергә җыенып авызын ача, ләкин шул чагында штаб янындагы мәйданга «Катюшалар» куелган машиналар һәм артиллерия батареясы килеп керә. Моны күрү белән самурайлар борчылып бер- берсенә карашып куялар. Плиев, хәзер инде боларның чын-чынлап шүрләүләрен сизеп: — Полковник, әгәр дошман бирелми икән, аны тар-мар итәләр, диләр бездә, аңлыйсызмы? — ди. Самурайлар тагын бер карашып алар да генеральный штаб вәкиле үзләренең шартларын белдерә башлый: — Ярый, бу хәл мине буйсынырга мәҗбүр итә. Ләкин мин ике нәрсәнең төгәл үтәлүе очрагында гына корал ташлый алам. Беренчедән, капитуляция шартлары почетлы булырга, ә офицерларның кылычлары үзләрендә калырга тиеш. Икенчедән, сөйләшүләр алып баручы сезнең кешегез дәрәҗәсе һәм чины ягыннан минем белән бертигез яисә миннән дә югарырак хәрби начальник булырга тиеш. Шәһәрне үземнән түбәнрәк офицерга бирсәм, минем үземә, туганнарыма һәм бөтен нәселемә йөз карасы булачак. — Беренче таләбегезнең үтәлүен гарантияли алмыйм,— ди Исса Александрович.— Тик шуны гына әйтәм: барыгыз да исән калачаксыз. Ә инде икенче шартыгызга килгәндә, борчылмагыз, сезнең каршыгызда — Совет Армиясе генералполковнигы Плиев. Комбинезон кигән кешедән шуны ишетү белән генеральный штаб вәкиле кинәт үзгәреп, яшь солдатлар кебек итекләрен тарткалап куя һәм, үтә түбәнчелек белән: Без сезне беләбез, галиҗәнап, беләбез,— дип, кулларын күкрәгенә кушыра. Белсәгез, бик әйбәт.— ди Плиев,— гарнизон ике сәгатьтән капитуляциягә әзер булсын. Парламентерларыгызны монастырь янына җибәрегез. г — Ярый, галиҗәнап, ярый... Ә алдынгы отряд шәһәргә чыннан да кермәгән, ул аны уратып көньяк читенә чыккан да һөҗүм итәргә приказ көтеп туктап калган икән. Бу турыда полк командиры дивизия командирына шундук хәбәр итә. Ләкин оператив группа инде Плиев белән алга китеп өлгергән була. Нишлисең, сугышта әнә шундый көтелмәгән хәлләр дә килеп чыккалыи. Аның каравы, меңләгән сагышчыларыбыз исән кала. Япон татарча белми Моңарчы төш вакытында да рәтләп ял итә алмый идек. Бер, күп булса ике сәгатьләп юанасың да тагын кузгаласың. Ә бүген никтер ашыктырмыйлар. Иртә белән дә соң гына уяттылар, юлга да сон гына чыктык. Сигез-ун чакрым киттек микән —төш җитте. Аннан бирле дә инде хәтсез вакыт узды, ә кабат юлга җыенуыбыз сизелми. Тик шунысы бар: дивизия штабыннан радиограммалар гына ешрак ява башлады Ул да түгел: — Тиздән смотр үткәреләчәк, бар да тәртиптә булсын! —дип, полкны аякка бастырдылар. Шуннан китте чистарыш, китте төзәтенү... Тартасы тартылды, борасы борылды, сәгать ярым дигәндә олаучысы олавы, пулеметчысы пулеметы янына, кыскасы, һәркем үз урынын белеп, үзенә тиешлесен җиренә җиткереп сафка бастык. Күздән кичерелмәгән бер генә нәрсә лә калмады. Сугыш коралларын инде әйткән дә юк. солдат капчыгыннан алып арбаларга хәтле каралды. Шалтырамыймы алар, тавыш чыгармыйлармы — барысы да җентекләп тикшерелде. Аннары таралырга, тагын бераз ял итәргә, йоклап алырга куштылар. Солдатка аңа нәрсә, урыны жәелгән, кайда ятса, шунда түшәк, йокысы да әллә кайда назландырып йөрми, башын төрттеме—китте барды. Җае чыкканда ул сиңа запаска дип тә. казага калганнары өчен дип тә йоклап күрсәтә ала... Шул ятудан сон кояш баеганда гына уяттылар. Анда да гадәттәгечә ашыгу, ыгызыгы юк. барысы ла жае белән, ипле генә бара. Әмма күңелләр нидер сизенә, шулай ашыкмыйча, каударланмыйча гына ниндидер бер зур эшкә җыенуыбызны чамаларга була иде. Озакламый полк штабы урнашкан палатка янына «Виллис» машинасы килеп туктады. Аннан дивизия командиры полковник Баджа- лидзе белән ике офицер төштеләр. Без. радиостанцияне юлга әзерләп яткан җиребездән туктап, честь биреп катып калдык. Дивизия командиры полк командирының докладын тыңлап бетерде дә, рус сүзләрен грузинча йомшарткалап: — Ну, как дела, радисты?! — дип сөйләнә-сөйләнә безнең янга килде. Аннары: — Моңарчы тырыштыгыз, маладци, шулай әйбәт. Бүген сезгә эш күп булачак, бүген дә сынатмагыз,— дип, мактавы белән без фәкыйрьләрне каушатып, штаб палаткасына кереп китте. Борылып киткәндә мыек астыннан гына елмаюын күреп калдык. Белмим, әллә безнең кыяфәттән көлдеме, әллә инде эшебездән шаннан да шулай канәгать булып елмайдымы, ул чагында аларын ук тикшереп торырга чамабыз да. вакытыбыз да юк иде. Күрәсең, икесе дә булгандыр. Бердән, иптәшем Соколов бик сузан, ябык, мин үзем исә тәбәнәк, үтә чандыр идем. Шуларга тагын безнең яшьлекне, малайлыкны да китереп кушсаң, солдатлар телендә «сары томшык» дип йөртелгән бер нәрсә килә дә чыга (ул заманда, яше җиткәч алынып га. инде алты* ХАЬДУЛЛА ШӘРӘФК1ДИНОВ ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ жиде ел хезмәт иткән карт солдатлар безнең ише ел-ел ярымлык кына стажы булган яшь солдатларны шулай атап йөрттеләр). Икенчедән, штаб офицерлары арасында радистларга карата жылы гына караш та урнашып өлгергән иде. Аннары, фронт газетасыннан бер хәбәрче килеп, безнең хакта мәкалә язып чыгарды. Янәсе, без көнен-төнен бел- мичә тырышабыз, янәсе, нинди генә шартларда да элемтәне өзмибез. Моның шаукымы, күрәсең, дивизия командирына да йоккан булгандыр. Хәер, ул турыда әле бер җае белән сүз булыр, хәзер әнә полкны тезә-* ләр, ашыгырга кирәк. һәм менә полк «П» хәрефе рәвешендә тезелеп, әлеге шул «Виллис» машинасына менеп баскан дивизия командирын тыңлый: — Иптәшләр! Фронт командованиесе куйган гаять катлаулы һәм чиксез авыр бурычның беренче этабын без намус белән үтәдек. Сусыз монгол далалары, Гоби чүле һәм, ниһаять, японнар Совет армиясе үтә алмаслык дип санаган Зур Хинган сырты артта калды. Дөрес, моңарчы безгә дошманның төп көчләре белән бәрелешкә керергә туры килмәде. Әмма безнең алда торган киртәләр жанлы дошман белән бер булды. Без тиңдәшсез чыдамлык күрсәтеп, мөмкин ту гел дип караган нәрсәләрне эшләдек. Шуңа күрә Верховный Башкомандующий безгә бүген үзенең рәхмәтен белдерде. Квантун армиясен тулысы белән камап алу һәм аны кисәкләргә бүлгәләү төгәлләнеп килә. Ләкин әле дошман коралны һаман ташламый. Безнең 17 нче армия алдында торган бүгенге бурыч — самурайларның бердәнбер чигенү юлын кисү. Моның өчен безгә тиз арада Сары диңгезгә чыгарга кирәк. Алда — Чифын һәм Циньцюань шәһәрләре. Иртәгәге таңга без Чнфынга җитәргә тиешбез. Сезнең полк бүген авангардта барачак, бәрелешкә беренче булып керүегез мөмкин... Сынатмагыз. Уңыш телим, иптәшләр!.. Хинган сырты артта калса да, тау әле һаман дәвам итә. Ләкин ул көннән-көн түбәнәеп, үзәнлекләр белән аралаша бара. Менә әле дә, бер тауны төшеп, үзәнлеккә кердек, гаолян кыры башланды. Гаолян дигән үсемлек Кытайда күп таралган. Ул үзенең сабагы һәм яфрак- кыяклары белән бездәге җикән камышын хәтерләтә. Тик аның очында—җикән урынына ат кузгалагыныкы төсле тәлгәшләр. Үзе кукуруз кебек биек, җире килешкән урыннарда җигүле атны дугасы-ние белән күмәрлек булып үсә. Шулай тавышланмаска тырышып барабыз. Юлның як-ягында әлеге шул гаолян урманы. Монда кергәч, караңгылык тагын да куера төшкәндәй булды. Ул арада безне дивизия штабы чакыра башлады. Радиограмма кабул итәргә кушалар. Ләкин берни күренми, нишлисең, лампочка кабызырга туры килде. Алай да әле яктылык таман гына. Анысы инде бер хәер, моңа без күнеккән, ә менә телефон колакчыннарындагы чит-ят тавышларга һич тә түзәрлек түгел, шатыр-шотыр иткән* атмосфера бушанулары радиограмма алырга ирек бирми. Әнә шулай бөтен игътибарны туплап, тапшырыла торган цифрларны язып калыйм дип азапланганда, атыбыз, моңарчы җайга гына барган җиреннән кинәт чәбәләнеп, бер кызулап, бер туктап интектерә башлады, ^л да түгел, алдан да, арттан да, баш очымнан да, сызгырышып, ялт-йолт килеп пулялар очарга тотынды. Бу хәлгә төшенеп тә өлгермәдем: Сүндер утыңны, әллә үләсең киләме?!—дип, кемдер минем аркага камчы белән тамызды. Сискәнеп башымны күтәрсәм — янымда берәү дә юк. Бары тик колонна койрыгына таба чапкан атның тояк тавышын гына ишетеп калдым. Радиограмма өзелде. Телефон колакчыннарын салып, як-ягыма каранам, әмма һични аңламыйм. Юлда атлар да, солдатлар да юк, һәммәсе гаолян кырына сибелгәннәр. Ату тавышлары арасыннан офицерларның: — Беренче взвод, уңнан алга! — Икенче взвод, сулдан алга!—дигән командалары ишетелә. Юлда тик без генә калганбыз. Соколов белән олаучы Сарсынбаев икесе ике яктан атның тезгененнән тотканнар да минем радиограмма алып бетергәнне көтәләр. Ул арада, радиограмма тотып, штаб начальнигы йөгереп килде: — Хәзер үк тапшырыгыз! — ди. — Ут яндырырга ярамый бит, иптәш капитан. — Син нәрсә... Хәзер үк тапшыр, тап җаен! — Озынмы соң ул, иптәш капитан, ятлап булырлыкмы? — Зиһенең ничектер бит... Гаолян арасына чүгәләп, плащ-палаткалар белән капладык та, кесә фонаре яктысында радиограмманы карыйбыз. Ул шактый озын иде, күңелдән ятларлык түгел. Шундый ашыгыч, каушаган вакытта бигрәк тә. — Иптәш капитан, эчтәлеге ничек соң моның? — дим аптырагач. — Эчтәлегеме? Японнарның менә шушы җирдә безгә засада ясаулары турында. — Ә кайсы цифрлар координантны күрсәтә? Штаб начальнигы, планшетыннан тиз генә кызыл карандаш чыгарып, рәттән торган берничә цифрның астына сызды. — Ярар, алай булгач, ут яндырмый гына тапшырып карыйм. — Ничек?.. Ачык текст беләнме! — Юк, иптәш капитан, японнар түгел, үзегез дә аңламассыз. — Яле, яле, ничек итеп? — Менә шулай, иптәш капитан,—дип, мин ана радиограмманың эчтәлеген татарча сөйли башладым: — Өлкән абзыйга әйт: кысык күзләр безгә менә шушы җирдә (бу урында бая астына карандаш белән сызылган цифрлар әйтелә) гаолян арасыннан ут ачтылар, хәзер сугыш алып барабыз. Капитан бер миңа, бер радиограммага карап шиккә калды. Аннары иңбашыма сугып: — Шайтаным да аңламадым, ни булса ул, әйдә, валяй,— диде. Шулай итеп, радиограмманы штаб начальнигына сөйләп күрсәткәнчә тәвәккәлләдем... Бераз сирәгәя барса да, ату тавышлары әле һаман дәвам итә. Баш өстеннән, якяктан пулялар сызгырышып узган саен тәннәр чымырдап, йөрәкләр кысылып куя. Кулыңа мылтык тотып, дошманга каршы башкалар белән янәшә барсаң, алай ук куркыныч булмас иде төсле. Ә болай, өч бөртек кеше төн карасына күз текәп, кая атарга, нәрсәгә атарга белмичә, ниндидер бер адашкан, очраклы пуляның бер дә юкка гомереңне кисүен көтеп ятуы ай-һай авыр икән. Әмма иксез-чиксез булып тоелган бу газаплы минутлар да үтте Атыш туктап, тирә-юнь кинәт тынып калды. Дошманны эзәрлекли киткән взводлар, роталар бер-бер артлы кире кайттылар. Кешеләрне, атларны барлау башланды. Бәхеткә каршы, солдатлардан үлүчеләр юк иде, ләкин яралылар байтак булып чыкты, берничә ат үлде. Тыныч вакытта кырыгар, иллешәр чакрымлык төнге маршларда йөреп, барган шәпкә дошман белән бәрелешләргә кереп өйрәнүләрнең җимешен бу көнне без тагын бер кат татыдык. Төннәрен дә мәче кебек эш итә белүләре белән һәрвакыт шапырынып килгән һәм моңа зур өмет баглаган самурайлар әнә өч пулемет, биш үлек ташлап качканнар. Болары да безнең тылда диверГАБДУЛЛА ШӘРӘФЕТДИНОВ ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ сиен эш алып бару өчен калдырылган шул үлемдарлар отряды булып чыкты. . Озак та үтми, штаб начальнигы безнең янга тагын килде. Аның артыннан ук атына атланган полк командиры подполковник Костров та килеп туктады. Ул ат өстеннән безгә таба иелеп: — Җә. кайсыгызга эләктердем мин бая, бик каты түгелме? — дип сораштыра башлады. — Миңа, иптәш подполковник, миңа.— дим. — Алайса, үпкәләмә, сержант, гафу ит. Мин бит юри түгел, узышлый кисәтим дидем. Чекерәеп торган мишень идең ич. Сак булырга кирәк. Аннары штаб начальнигына: — Бәрелешнең ничек беткәнен дивизиягә хәбәр итегез,— дип, китеп барды. Полк командиры бик тә таләпчән бер кеше иде. Сүзгә дә бик хәтәр, ачуы килгәндә һич сайлап-нитеп тормас. Ник туганына үкенеп йөрүче җебегәннәргә карата бигрәк тә. Ана син ут бул, юкны бар ит, уч төбендә кургаш эрет. Юк икән, күзенә чалынма, йомрыйомры сүзләр беләк томыра башласа, кая керер тишек тапмыйсың. Бүгенгедәй хәтердә, походның әле беренче көне генә иде. Шулай, ун-унбиш чакрым киттек микән, кайберәүләрнең аяклары кырылып, аксаклый башладылар. Баралар, баралар да. түзә алмагач, юл кырыена чыгып утыралар. Алар янына санчасть кешеләре җыела, кырылган-суелган җирләрен бәйләргә, бик жәлләгән кыяфәт белән киңәш бирергә тотыналар. Полк командиры моны күзәткәләп килде, килде дә, күрәсең, инде түзмәде, юл кырыенда аягын бәйләтеп утырган бер солдат янына туктады: — Нишләвегез бу?! — Менә, иптәш подполковник, аяклары суелган,— ди санитар. — Шулаймыни!..— ди полк командиры. Аннары солдатка карап: — Ботинкаң кысмыймы? — ди. — Кысмый. — Чолгавың чистамы? — Чиста, иптәш подполковник. Шуннан китте, китте командирыбыз... түз генә, санитарын да, солдатын да элеп алды, селкеп салды: — Үз кадерен үзе белмәс бер җебегән янында биеп йөрергә!.. Марш үз урыныңа!—дип. башта санитарын пранлатты. аннары: — Ә син, хәсрәт, аяк та киенә белмәгәч... әбиеңә кунакка җыендыңмыни?!— дип тегесен туздырды... Ә шулай да солдат җанлы кеше иде полк командиры. Какча гәүдәле, инде алтынчы дистәсе белән барган бу өлкән офицер һәрвакыт солдатлар тирәсендә булырга тырыша. Походта да шулай, атын туктатып, колоннаның я уртасында, я артында кала. Бөтенләй хәле бетеп егылыр дәрәҗәгә җиткән берәүне күрсә, шуның яныннан бара башлый. Бераз киткәч: — Ягез әле, иптәшләр, атны кайсыгыз алып бара торыр икән, аяклар оеды, яздырып аласы иде.— дип сафтан сафка күзен йөртә башлый. Аннары берни булмагандай: — Менә, син булсаң да ярый, әйдәле, туган, ярдәм ит,— дип, теге арыган солдатны сафтан чакырып чыгара да атына атландыра... Карап торуга бик кырыс күренгән әлеге кешенең, Гоби чүлен кичкәндә алҗып, сусап егылган солдатлар янына чүгәләп, флягасы төбендә калган суын сонгы тамчысына кадәр өләшеп йөргән чакларын да күрдек. Ни генә әйтмә, ярата идек без аны. һәм шүрли дә идек үзеннән. Ләкин куркып түгел, сөеп, ихтирам итеп, аяың алдында оятка калмыйк дип шүрли идек. Әле менә маскировканы бозган өчен безне дә туздырыр дип торган идем. Ничектер, алай итмәде. Үзенен камчысы белән мине үлемнән саклап калган бу кешене гомеремә онытасым юк. ...Чифынга таң атканда ки.те.т .киттек. Әмма безгә кадәр разведка отряды инде шәһәргә кереп өлгергән иде. Чигенүче дошман частьлары белән ике арада кыска гына бәрелеш булып алган. Японнар Чнфын янындагы күперне дә шартлатырга өлгермичә качканнар, хәрби складлары да ничек булган шул килеш безнең кулга төште. Шәһәрдән чыгып байтак жир киткәч кенә ялга туктадык. Озак та үтми, радиограмма тапшырдылар, радио аша барган элемтәне туктатып, телефон чыбыклары сузарга кушканнар. Димәк, тиз генә кузгалмаячакбыз. Монысы әйбәт, кырык чакрым узганнан соң безгә дә ял бик кирәк иде. Әмма ул миңа тиз генә насыйп булмады. Инде ятам дип кенә торганда, штабка дәшеп: — Сине дивизия штабына чакыралар, хәзер үк,— диделәр. Дивизия штабы бездән өч-дүрт чакрымда урнашкан булып чыкты. Радиостанциянең аккумуляторлары да утырган иде, беррәттән шулар- ны да атыштырып кайтырмын дип, ат сорыйсы иттем. Каршы килмәделәр, барган җиреннән йоклый торган бер мәхлукны иярләп тоттырдылар. Барам мин шулай. Ләкин күңел тыныч түгел, башта әллә нинди уйлар бөтерелә. Нигә дип чакырталар, нәрсә булды икән? Бер карасаң, борчылыр сәбәп тә юк шикелле, тәүге чакырулары түгел бит. шулай ял вакытларында радиостанция начальникларын җыеп, инструктаж бирү гадәтләре элек тә бар иде ич... Килеп житү белән башта радистлар янына туктадым. — Хәлләр ничек, малайлар, мине нигә чакырдылар икән, белмисезме? — дим. — Юк шул, белмибез,— диләр иптәшләр. Ул арада: — Кем ул анда, кем?—дип. радиостанция машинасыннан элемтә начальнигы килеп чыкты. Чыкты да: — Әәә, килдеңме, әйдә, белерсең,— дип, мине туп-туры штабка алып китте. Анда кеше байтак иде. Арада дәрәжәсе белән иң өлкәне — оператив бүлек начальнигы. Үземне кем чакыруын тәгаен генә белмәгәч, туры шуңа мөрәжәгать иттем. Майор тынлап бетерде дә: — Шушымыни инде ул теге тәти егет,— дип, бармаклары арасында карандашын уйната-уйната, миңа карап тора башлады. Аннары, өстәлдән бер кәгазь кисәге алып: — Бу радиограмманы кичә син тапшырдыңмы?—дип миңа сузды. Укып карасам... чыннан да шул. — Мин тапшырдым, иптәш майор. •— Кем кушты сина ачык текст белән эшләргә?! — Башкача мөмкин түгел иде ич,— дип аңлатырга тырышып карыйм, әмма майор авыз ачарга да ирек бирми. — Әгәр ул радиограмманы Чифындагы японнар алган булса? оез- нен килгәнне белгән булсалар?.. Трибуналга бирерлек бит сине моның өчен! — дип котны алды. Маңгаема салкын тир бәреп чыкты, тез буыннары калтырый, инде нишләргә? Аптырагач, элемтә начальнигына карыйм, ни әйтсәң дә. ул мине яхшы белә. Юк, анын да йөзендә шәфкать әсәре күренми. Бу хикмәтләрем өчен үзенә дә инде, күрәсен, шактый ук эләккәндер. Шулай хафага чумып торганда, ничектер, үзем дә сизмәстән: — Японнарда тагар радисты юктыр әле, — днп ычкындырдым. ГАЬДУЛЛА ШӘРӘФЫДИиОВ ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ — Булмаса сон... Шуннан ни? — Радиограмманы мин татарча тапшырдым. — Татарча?! Кем алды сон аны синнән? — Херувимов. — Херувимов? Ул татарча беләмени? — Белә. Майор писарьлардан кемгәдер Херувимовны чакырырга кушты. ...Якташым, татар авылында үскән тимерче малае Херувимов хәзер минем янда, ул да җавап тота. — Бу радиограмманы син татарча алдыңмы? — Әйе. иптәш майор, татарча. Монысы аның тәржемә, төп нөсхәсе радиостанциядә. Рөхсәт итегез?.. Николай чатыр чабып радиостанциягә китте. Күрәм, майор да, элемтә начальнигы ла; бер-берсенә карап, мыек астыннан гына елмайгандай итәләр. Аннары, исләренә нидер төшкән шикелле, майор өстәленә иелде, ә элемтә начальнигы палатканың бер почмагына поскан телефонист янына атлады. Минем дә эчкә бераз жылы кереп, әкренләп тернәкләнә башладым. Кызык бит кеше дигәнең, баш өстемдә әле генә яшенләп, күкрәп торган болытлар таралырга өлгермәгән, авыз инде ерылырга чамалый. Кысыр хәсрәт Дивизия штабында мин бик кызыклы хәбәрләр дә ишеттем. Безнекеләр Харбин шәһәренә десант төшергәннәр һәм Квантун армиясенең штаб начальнигы генераллейтенант Хатаны, тагын күпмедер генералны пленга алып, барысын бер самолетка төягәннәр дә Ерак Көнчыгыштагы Совет гаскәрләре Башкомандующие маршал А. М. Василевский янына озатканнар. Хәзер менә алар белән капитуляция шартлары турында сөйләшүләр бара икән. Мукден шәһәренә төшерелгән икенче бер десант отряды Япониягә качу өчен самолет көтеп утырган җиреннән Маньчжоу-Гоның курчак императоры Пу-ины эләктереп алган. Самурайлар фронтның кайбер участокларында корал ташлый башлаганнар, ди. Полкка мин әнә шулай бер кочак яңа хәбәрләр белән кайтып кердем. Атны хуҗасына тапшырдым да. дивизия штабына үземне ни өчен чакыруларын әйтим дип, элемтә начальнигын эзләп киттем. Әмма аны беркайдан да таба алмадым. Инде төш вакыты якынлашып килсә дә, тирә-як тып-тын, лагерь әйләнәсендә йөргән часовойларны, поход кухнялары янында кайнашкан поварларны искә алмаганда, бар да йоклыйлар. Аптырагач, үземнең турыдан-туры начальнигымны читләтү булса да, штаб начальнигы янына киттем. Әмма штаб палаткасы тирәсендә дә бер автоматчыдан бүтән кеше-кара күренми. Туры палаткага керергә кыймыйча, башта автоматчы янына бардым. — Штаб начальнигы мондамы, йокламыймы икән? — дим. — Мондасын монда да, белмим шул, күрәсең, йоклыйдыр. Борылып китәм дип кенә торганда, палатка эченнән тавыш ишетелде: — Кем ул анда, радист, синме? Кер әйдә, кер,— дип капитан мине чакырып кертте. Штаб начальнигы тәбәнәк кенә поход өстәленә җәеп салган карта өстенә иелеп, төсле карандашлар белән нидер сызгалый иде. Читтәрәк бер телефонист утыра. Керүем белән капитанның беренче сүзе шул булды: — Я, сөйлә, ник чакыртканнар? Мин Харбинга, Мукденга десант төшерүләре, Хата белән Пу-инын плен алынуы һәм башкасын тезеп киттем. Соңга табарак инде, кем каршында басып торуымны да онытып, ишеткәннәремә нәтижә ясагандай: «Болан булгач, японнарның эше бетте, иптәш капитан!»—дип куйдым. Менә бит, ә, каян килгән генеральный штаб начальнигы. Диви- ♦ зия штабына шуларны әйтү өчен чакыртканнармыни үзеңне? Ә мин тагын, беркатлы нәрсә, белми дә торам,— дип, штаб начальнигы көлеп җибәрде. Аннары, минем кинәт сүрелеп, уңайсызланып калуымны күргәч, өстәп куйды: — Ярар, нигә дип чакыртканнар, сөйлә. — Төнге радиограмма өчен, иптәш капитан. — Нәрсә диләр, бик каты эләктеме? — Трибуналга бирәбез дигәннәр иде дә... — Я, шуннан ни булып бетте? — Белмим әле, беткәндерме, юкмы, хәзергә эшләп тор, диделәр. — Син соң, пешмәгән нәрсә, минем рөхсәт белән тапшыруыңны әйтмәдеңмени? — Әйтмәгән идем шул. Ярамагач ярамый инде ул, нәрсәсен әйтәсен аның... Капитан бераз уйланып торды да: — Ярар, Чифын инде алынды, әллә ни булмас, икенче саграк кыла нырбыз, хәзер бар ял ит,—дип, мине чыгарып җибәрде... Ләкин ял дигәне миңа бу юлы да эләкмәде. Үзебезнең палаткага кайтып, башны гына төрткән идем, «подъем» уйнадылар һәм обед ашарга да ирек бирмичә, юлга әзерләнергә куштылар. Монысын инде мин башыма һич сыйдыра алмадым. Менә, менә сугыш бетә дип торганда, капитуляция хакында сөйләшүләр барган бер вакытта, ут капкандай, ниемә дип ашыктыралар? . Солдатлар хәтсез генә ял итеп алганнар иде. Ә мин көч-хәл белән сөйрәләм. Кичәдән бирле аякта. Тамчы да йокы күрмәгән. Шуның өстенә тагын нихәтле кичереш, нихәтле уйлану, курку һәм, ниһаять, дивизия штабында ишеткән әлеге җылы хәбәрләр.. Барысы да бергә укмашып, өсте өстенә өелеп, башны тубал иткәннәр. Әнә шул миңгерәйгән башымны салындырып, радиостанция куелган арба яныннан атлыйм. Озак та үтми, минем янга бая полк штабында дежур торган телефонист килде. — Нишләп болай башыңны салындырдың әле? —ди бу. — Ял итеп булмады бит менә, арыганмын. — Беләм ич инде, кайгырма, берни булмас. Син дивизиягә киткәч тә штаб начальнигы белән телефоннан сөйләшкәннәр иде. Ачык текст белән тапшырырга үзем рөхсәт иттем, диде капитан. — Шуннан? — Шуннан соң шул инде, бераз эләкте аңа да. — Татарча тапшырганны әйтмәдемени? — Юк бугай, андый сүз булмады... Шулай барабыз. Ә мин һаман уйланам: «Ни булыр да ни белән бетәр? Күпме гомер инде менә элемтәне бер генә сәгатькә дә өзмичә килдек, нихәтле мактау сүзләре ишеттек, нинди генә четерекле шартларда да әмәлен-җаен табып тырыштык. Инде сугыш бетә дин кенә торганда, мә сиңа, телгә кер, эшен дивизия штабына хәтле барып җитсен, имеш. Хәер, соңыннан бераз йомшардылар йомшаруын да, кем белә, «моны болай гына калдырып булмас, чара күрербез», диделәр бит... Ул да түгел, колонна башыннан: «Адымнарны тизләтергә!» — дигән команда тапшырдылар. Нәрсә булган, ник болай ашыгабыз, һич аңлап булмый. Бу хәлгә олаучы Сарсынбаев та гаҗәпсенеп килә икән, һәм менә ул, арба башында утырган җиреннән сикереп төште дә: — Үзең сугыш бетә дип кайттың... Ник чаптыралар, белмим. Әллә 8. «к. У.» № 9. ГАБДУЛЛА ШЭРОФЕТДИНОВ ф СУСЫЗ ДӘРЬЯ 129 инде, тизрәк килегез, биреләбез, дип японнар безне көтеп торалармы? Бу килешеңне күреп кире уйламасыннар тагын, бар арбага утыр, ял ит,—"дип казакъча сөйләнэсөйләнә минем яннан атлый башлады... "Моңарчы әле ерактан гына күренеп торган таулар, кыялар, колоннаны як-яктан кысарга теләгәндәй, акрынлап безгә таба якынлаша башладылар. Бара торгач, алар якын ук килеп җиттеләр һәм полк тарлавык эчендә калды. Ун якта да. сул якта да хәзер — кырт кискән* дәй текә кыялар Юл кырыеннан ук, ташлар өстеннән сикерә-сикерә, тау елгасы ага. Кояш баш өстендә’ генә кыздырса да. монда җиләс, дымсу. Бердән җиңеләеп, сулышлар иркенәеп киткәндәй булды. Тарлавыкка. әйтерсең лә, салават күпере сузылып яткан. Елга, үзен туктатырга теләгәндәй, каршысына чыгып баскан зурзур шома ташлар өстеннән сикерә-сикерә күбекләнеп, вак-вак тамчылары белән сыртын кабартып ага да ага. Ә тамчылар, бу йөгәнсез ташкыннан азга гына булса да аерылуларына шатланган кебек, кояш нурыннан яшел, зәңгәр. шәмәхә һәм тагын әллә нинди төсләргә кереп балкыйлар. Менә тарлавыкны да чыктык. Кыялар тагын як-якка чигенә башладылар. Алардан калмыйча елга да сул якка борылып күздән югалды. Без турыга киттек. Каршыдагы калкулыкка күтәрелеп бераз бару белән юлның сул ягына кереп тезелешкән машиналарны, алар тирәсенә куелган яшел палаткаларны күрдек. Бу —дивизия штабы иде. Аннан арырак 43 нче полк урнашкан. Озак та үтми, без дә туктадык Ләкин бх юлы тиз генә урнашып бетә алмадык. Башта һәр батальонга, һәр ротага палаткалар кую өчен урын билгеләп чыктылар, аннары аерым бер тәртип белән тупларны, арбаларны тезеп куйдык, юынтык сулар, чүп-чар түгү өчен чокырлар казылды, кыскасы, бар да озакка дип эшләнә. Дивизия штабының һәм полкларның шулай бер тирәгә урнашуыннан да тиз генә кузгалмаячагыбызны чамаларга була иде... Икенче көн инде ял итәбез. Дивизия белән элемтә дә телефон аш? бара Элекке көннәрне искә алып, ахрысы. Соколов белән мине бөтен эштән азат иттеләр. Барлык эшебез хәзер радиодан сонгы хәбәрләр тыңлау да аның белән халыкны таныштыру. Ә хәбәрләр берсеннән берсе куанычлы. Менә японнарның 3 нче. 5 нче армияләре капитуляция ясаганнар, әнә совет гаскәрләре Харбин. Гирин. .Мукден һәм Чан-Чунь шәһәрләрен алганнар. Порт-Артурга безнең корабльләр кергән. Икенче бер хәбәр Дальный шәһәрендә атаман Семеновның, ак эмигрантлар бюросы начальнигы генерал Нечаевның, Чита шәһәрендәге элекке комендант генерал Токмаковның һәм башка шундый «элекке»ләрнен кулга алынулары турында сөйли. Кыскасы, японнар хәзер полк һәм дивизияләре, тоташ армияләре белән плен төшәләр икән. Шулай сонгы хәбәрләр тыңлап утырган җирдән Соколов белән икебезне дә элемтә начальнигы дәштереп алды. Безне дивизиягә җибәрергә кушканнар, шуның өчен чакырткан икән. Теге радиограмма вакыйгасын оныта төшеп, бераз тынычлана башлаган идем. Хәзер менә дивизиягә чакыралар дигәч, үзегезне тәртипкә китерегез дип тә өстәгәч, «моны болай гына калдырып булмас, чара күрербез», дигәннәре искә төште дә эчем «жу» итеп китте. ’ __ Нишлисең, әзерләнергә кирәк. Башта Сарсынбаевның көпчәк мае белән ботинкаларны ялтыраттык, аннары керләнеп, каешланып, кояш* та унып беткән ала-кола гимнастеркаларыбызга ап-ак яка тегеп куйдык. Тәртип икән, полный тәртип булсын дип, мыек чыгасы урынны биләп торган барлы-юклы төкләрне дә кырып аттык. Әнә шулай шома- рып-чистарып. ят күзләргә күренерлек хәлгә кергәч, автоматларны астык та чыгып киттек без. Кайсы гына якка күз атма — өсте-өстенә өелгән таулар кыялар. Алар киң генә мәйданны уратып килгәннәр дә бер-берсенә кушылганнар, Менә шул кыя-таулар белән әйләндереп алынган бу мәйдан хәзер 130 сажәеп зур табаны хәтерләтә Бер якта әнә яшеллеккә күмелгән зур гына авыл күренә. Аның тирәсендә гадәттәгечә вак-вак кисәкләргә ♦ бүлгәләнгән иген кырлары җәелеп ята Авылның уң ягындагы басулар, ~ игеннәрен җыеп алгангамы, яктырып калганнар. Ә сул яктагылары jZ кап-кара. Бу тирәдә японнар белән каты гына бәрелешләр булып S алган. Самурайлар чигенгән вакытта, безнең частьларны тоткарлау g өчен, өлгереп җиткән иген кырларына ут төрткәннәр. Җилле көннәрдә _ ул тирәдән кара тузан күтәрелә. Бүген исә һава тын. көн аяз. кояшлы w Янган кыр уртасындагы түгәрәк күл дә, кара хәтфә өстенә кадалган ф алмаз бизәк төсле ялтырап, очкынланып тора . Дивизиягә килү белән иң элек гадәттәгечә штаб радиостанциясе янына бардык. Анда инде безнең кебек үк полкларда торып эшләүче башка радистлар да җыелган иде. Нигә дип чакыртканнар, ни була’ Барыбызның да шуны ачыклыйсы килә. Ләкин тәгаен генә белүче юк Бу нәрсә мине, мөгаен, башкаларга караганда да күбрәк кызыксындыргандыр. Ниһаять, түзмәдем, Херувимовны бер читкә алып китеп сораштыра башладым — Ничек, мин әйтәм, теге радиограмма турында сүз чыкканы юкмы? — Юк, ул-бу ишетелми. — Нигә чакырдылар икән, син беләсеңдер инде? — Юк, малай, белмим. Ниндидер приказ укыйсылар бугай, бар белгәнем шул... һәмозак та үтмәде, элемтә батальонын сафка тезеп, приказ укырга тотындылар. Бу әлеге сугышта батырлык күрсәткән, үзен таныткан кешеләрне бүләкләү турындагы приказ иде. Исемлек алфавит тәртибендә төзелгән. Бүләкләнүчеләрнең исем-фамилияләрен атый-атыи алфавитның ахырына ук якынлашып киләләр. Соколов белән Херуви- мовның да «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнүен әйттеләр. Инде менә минем фамилия башланган л, киң биг ул... Идел, Идел... Кип дә ул. тирән дә ул чал Идел! Ярларыңда тәгәрәп үскән улларыннан кем генә сине сагынмый да, сиңа ашкынмый икән-'! Идел, Идел... Көмеш пута! Шул путадан билен буып, мәңге нурлы, мәңге дәртле Казаныбыз каршысына баскан пәһлевандай, күз алдында әнә Ослан таулары... Идел. Казан, Ослан таулары... Алар шулай мәңге бергә, җырыңа да, төшенә дә бергә керәләр... Концерт һаман дәвам итте, солдат күңеле һаман ургыды, уйлар шулай кайта-кайта т^ган илкәй белән үрелде...