Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬНЕҢ КӨЧЕ— ФИКЕРДӘ, ХИСТӘ (

Рецензия урнына) агыйрьләр шигырьләрен озынрак язган саен кыска формаларга ныграк сусадым мин. Минем чордашлардан да кыскадан башлап караучылар булды, ләкин тиз киттеләр, тиз оныттылар. Ватан сугышыннан соң поэзиягә килүчеләр арасында бу формаларны яңартырга теләучеләр бар иде, алар да сүнеп калды. Донья поэзиясено үзләренең дүртюллыклары, кыска шигырьләре белән кергән Гомэр Хайям, Хафиз, Сәгъдиләр искә ташкән саен, үзебезнең Тукайларның, Дордмондләрнең халык тарафыннан ятланган, җыр булып әверелгән лирик парчалары искә тешкән саен сусау хисе миндә арта гына барды. Ә безнең шагыйрьләрне озын шигырь, озын поэмалар күбрәк тартты. Юллар саны үсте, фикер саекты, хис, ялкын кимеде. Вакыты-яакыты белән шигырь укучы күзеннән тешеп торды. Ни ечен кыска формалар сагындыра! Шигырь ул — хисләр, фикер концентрациясе, фикернең, хиснең кристаллашкан формасы. Ул шушы кыска формага заманның каршылыкларын, бетен омтылышларын бер фокуска җыеп әйтә белүе белән кыйммәт. Дордмәнднең «Корабиына салынган мәгънәне киңәйтеп, һичшиксез, позмэ язып булыр иде. Дәрдмәнд поэмалык фикерне сигез юлга сыйдырган, ниндидер символик яңгыраш формасын тапкан, ярты гасыр инде телдән тешми! Яки шул ук Дордмәнднең: Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад, Бер янып ат алдылар. Мин гарип, мең кат янып та Яндыга саналмадым,— кебек юлларын без үзебезнең иптәшләргә атлаган саен нинди илһам белән укыйбыз, күңелдән укыйбыз. Шигырь шулай булса гына яши бит Моннан соң да ярым романтик, хиссез, юл артыннан куган иезләган поэмалар доньяга килер, укучы барыбер әйләнер дә «Бүзләрем манапмадым»га кайтыр. Сәнгатьнең теп принципларын сикереп узып китәргә мемкин түгеп. Заман түзел торыр торыр да күпмедер вакыттан соң бер кенне шәфкатьсез рәвештә чистартырга керешер, яңвдан поэзия үрнәкләрен бу шигырь Тукайдан. Дәрдмәндтон. Такташтан дип саный башлар. Поэзиядә эзләнгән шагыйрьләр генә үзенә юл яра. Яңа килүче ечен алдан әзерләнеп куелган әзер бернәрсә дә юк. Хәтта традицион шигырь формаларына таянып күтәрелгән шагыйрь дә, әгәр ул талантлы икән, барыбер беркемне дә шул килеш кабатламаячак. Муса Җәлил белән Фатих Кәрим кебек бер чорда яшәп, бер чорда нерәшеп иҗат иткән ике шагыйрьне күз алдына китерү дә җитә Бетенләй икесе ике торле яңгырый. Минем бетен курыкканым эзләнми, җиңел юл белән килүчеләр, андыйлардан күбрәк поэзияне кәсеп итеп алучылар, карьеристлар чыга. Ш Мин ачык карашлары, эстетик принциплары булган, кечкенә шигырьләрендә зур киләчәк күренеп юрган, поэзиянең бетен байлыгын ойрәнеп эзләнүчеләр ягынд! Ренат Харисов — шундыйларның берсе. Ренат Харисов гадәттәге дүртюллыклар, снгезюллыклар авторы түгел. Һәр шигыре аның үз формасын таба, һәркайсы үзенчә бер бетен. Яз көне Кибән-кибән болыт Җиргә сеңгән. Көз көне Җиргә шытып чыккан оолыт-болыт кибән. Яки менә икенче характердагы тагын бер шигырь: Аңымны юа да мана. Юа да мана Замана. Иске төсләр кушыла бара. Кушыла бара яңага. Барлык төсләр эремәсе Ак диләр — Нинди төскә манмый калуын — Чамала! Нинди төстән башладың син, Замана. Шигырь фермасы — шагыйрьнең деньяны ничек күрү формасы. Мин яшь шагыйрьнең фикерләрен, шигырьдә эзләнүләрен Дәрдмәндчә — үзенчә дияр идем, һнтснацисн яңгырашларны күл спг.ардан соң да танып була, тоеп була. Шигырьнең көче фикердә, хистә, яза торган предметның эченә, үзәгенә үтеп керә алуында. Шигырь тыгызлап тутырылган хисләр хисабына карап зурая, масштаб — уйлануның киңлегендә. Поэзиядә хәзер уйланучылар күбәйде, тыныч юл белән шигырь пзып яшәүчеләргә торган саен кыенрак булыр, аларны әкречләп чын талантлар кысрыклап чыгарыр, бу минем күптәнге хыялым, мин анык тормышка ашырына хәзер бик нык ышанам чөнки яшь поэзиянең ометле вәкилләре: күреп торам. Әдәбиятның, сәнгатьнең мәйданы киң. тик талантлы кешеләр генә килсен, үзенчә килсен