Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Паул Михня. Аппассионата •Аппавсионата»дан да яхшырак һични белмим, аны һәркон тыңларга ззермен». В. И. Ленин. I Беренче аккордлар — ни сөйлиләр алар? Нинди ярсуларның ул иң тирән өне? Мәһабәт болытлар калкып гүя таудай баса, һәм яныйлар кебек ерактан күренеп. Бу — яшерен яну, бу — язмыш көчләре тавышы! Иреннәр тетрәп Сөеклеңнең исемен әйткән кебек. Дәшә, тревога уйный, яуга чакыра өндәп. Аккордларда — ачу тавышы, төндәй кара көннәр. Халыкларның ризасызлык өне, шавы. һәм Ленинның йөрәгендә ургып кайный Бөтен хезмәт сыйныфының гаме, давы. Көрәш гөрләвендә ана тиңдәш булып туа. Ачыклана бара. Гүя ярга ерактан килгән дулкын көче — Көйнең пульсы... үсә, үсә бара, гүя Көрәштән көч, ләззәт алган төсле! — Килә төнгә алмаш көн шикелле, Җимерә барысын. Халыкларның адымы ул! Ленин йөрәгендә ургый ташкын — Хезмәт сыйныфының дулкын-давылы ул! II Андан1е. Сөеклен күзләре нурымы. Я хыяллар үсеп чынга әверелдеме? — Чәчәк кебек гүя ачылдылар алда Адаштырыр кннлек-ераклыклар сере. ЛЕНИН— БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ Исемең синең ядымда мәңгегә! — йөрәгемдә — биш хәреф якты йолдызның ул биш нуры! Хыялымда булдың иң сөекле, бик якын кешем, әтием кебек күз алдымда тордың! Туганлаштым синең белән мәңгегә! Җан белән, тән белән. Мин сине күрдем алтын Кояш чыгышы күк итеп. Карагандай аңа гаҗәпләнеп, каушап, кыюсыз, әмма матурлыгына ис китеп! Сорасалар: күрдеңме, дип Аны? Әйтермен, шикләнми әйтермен: «Күрдем, әлбәттә!» Сөйләрмен безнең күп, исәпсез очрашу турында: гәрчә, белсәм дә кайчан үлүең, үземнең тууны, һәм ике арада күпме ел ята! Әйтермен: «Ул иде искиткеч һөнәрмәнд, зур оста. Аның күк икенче останы без тапмабыз җирдә! — Күперләр салды ул, күперләр!— Кешедән — хыялга, хыялдан — максатка, Кояштан — Кешегә, Кешедән — Кояшка, күңелдән — күңелгә! Безгә мирас итте осталык, һөнәрен... һәм безнең күперләр, салават күпередәй! Сузылды: халыктан — халыкка, буыннан — буынга — Җир, Кешеләр өчен иң бөек Туганлык символы». РӘДИФ ГАТАУЛЛИН тәрҗемәләре О, нинди яр анда — кояшлы яр Еракта калка, нурда уйный төсле. Ул — Ленинның йөрәгендә чагыла Безнең бөек көннәребез төсе. Ill Аккорд —гүя шартлау тавышы. һәм давыл чыгып, Кабат күтәрелә, күкри анда. Упкыннар кайный, бөтерелә, үсә бара... Әмма менә марш чыңлар яуда — алда... Җиңү аһәңендә янгырый соңгы көрәш давы Музыкада! Халыкларда — бөек шатлык, һәм Ленинның йөрәгенә бәрелә инде Хезмәт сыйныфының тантанасы, җиңү шавы! Эмиль Потяну. Молдаван шагыйре Ленин Винь Ле. Вьетнам шагыйре Солдат рәхмәте Атакада әгәр пуля екса, Үтәлмәсәм юлның ерагын мин, Исәннәргә васыять булып калсын Хәзинәсе кайнар йөрәгемнең. Зур Хәзинә, изге Хәзинә ул; Елга түгел, ул — тиң киң диңгезгә. Байрак итеп аны саклагыз сез, Шул байлыкны мирас итәм сезгә. Ул хәзинә — Вьетнам горурлыгы, Ул хәзинә — безнең көрәш даны. Ул хәзинә— минем якын дуслар, Сез беләсез, бик күп алар саны! Ләкин, дуслар, телим һәм тырышам Зур җиңүгә барып җитәргә мин. һәм барырмын бер Октябрь көнен Мәскәүләрдә бәйрәм итәргә мин. Мавзолейга керми калмам баргач, һәм әйтермен шунда мин Ленинга: — Җирнең бөек юлбашчысы, сиңа Рәхмәте зур солдат Винь Ленын да. Әйтермен мин: — Йөрәкләрдә булдың. Безнең белән яуда атладың син Мин дөньяга килгәнче үк хәгга Дошманнардан мине якладың син. Уртак җырлар төрле телдә яңгырый... һөҗүмнәргә барган юлыбызда Пресня белән Hie Анда бер үк Байрак йөрде безнең кулыбызда. Җиңү генә куандырды безне, Без елмайдык — күздән яшь чыкмады. Бинокльдән күккә карый идек Күренер дип галәм «Восток»лары. ...Атакага кергән солдат антын Кат-кат әйтәм һәрбер сулышта мин: — Утлар кичеп мавзолейга килдем. Синең белән җиңдем сугышта мин! ЗӘКИ НУРИ гарҗемем