Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

эоееос -ое ОО о о Шөпшә Кергәч тә бер Көпшәгә Шөпшә төшкән Шөбһәгә — Иң өстә дә, Төптә дә Юк монда бер Шөпшә дә . Югы юк та, Бары бар — Бире кил дә Ары бар — Монда ядрә, Дары бар! Соңардың ла. Чыкма ла, Үрмәләмә, Чапма ла — Аучы басты Чакмага. . һәй, менә шул Чакларда, Ядрә төрткәч Артыннан, Шөпшә чыгып Атылган!! Ай-Һай тыгыз Килгәндер. Шөпшә филгә Тигәндер, Филне бәреп Еккандыр, Фил торалмый Яткандыр, Әй ачуы Чыккандыр! Үч әмәлен Тапкандыр, Янап күкрәк Каккандыр: — Мин дә керәм Көпшәгә, Атылам шул Шөпшәгә! Шөпшәгә! 1 Шөпшәгә!!! Яңгыр яуганда Яңгырдан кечеләр Кешеләр. Яңгырдан качалар Песиләр. Качалар маэмайлар, Чебешләр — Барсы да чыланган, Юешләр Үрдәкләр һәм казлар Качмый тик — Дөньясын шунда су Басмый ник! Ничә мәче? Әбиемнең мәчеләре Тезелгәннәр, карагыз — Мин күрсәтәм, сез карагыз, Абайламый калмагыз! Чамалагыз, Чамалагыз, Бармакларны бөгә-бөгә, Бергә-бергә санагыз: — Менә бусы — Соры мәче, Менә бусы — Сары мәче, Менә бусы — Ак мәче! Соры мәче — Батыр мәче, Сары мәче — Куркак мәче, Ак мәчесе — Сак мәче! Батыр мәче — Шаян мәче, Куркак мәче — Наян мәче, Сак мәчесе — Шук мәче! Сорауны тагын кабатлыйм, Мәчеләр барсы ничәү? (Белмәгәннәр юк та бугай, Барсы да әйтә: ...!) Зөһрә Бәп-бәләкәй булса да Зупзурлар кебек Зөһрә — Укый да белә Зөһрә, Яза да белә Зөһрә. Әгәр чыксам шәһәргә Укыр нәрсә аера күп: БАКАЛЕЯ, АПТЕКА, УНИВЕРМАГ, А Э Р О П О Р Т... Ерактан ук күрә дә Шул якка таба бора: — Күрәмсең, тагын бер «А», Әнә ул кайда тора! Өйгә кайткач, киштәдән Китаплар барып ала, Алдына ачыл сала, һәм тагын танып ала: — Бу да «А» ди, бу да «А» — Табуына куана. Чөнки әле хәзергә Шул гына таныш аңа... Карандашын учлый да Язып куя зур «А»ны. Яза бер бит тутырып — Бик ярата ул аны. ...Укый да белә Зөһрә, Яза да белә Зөһрә, «А»ны гына белсә дә, Әмма белә — гомергә! Борын Кызык та карта буенча Сәяхәт кылулары, «Язганны кем дә табар!» дип. Карамый Сылу аны... Укытучы дәшкәч кенә Тешләп булмый терсәкне— Күрсәт Гибралтар бугазын, Дежнев борынын күрсәт, ди. Кыяр-кыймас кына чыгып Зупзур карта янына. Сылу каушап карап тора Америка ягына... . Итләшләре пышылдыйһар: — Борыл, уңгарак борыл! Бугазга төер тыгылды, Түбәнгә төште борын... Икелене ник алганны Өйдә дә төпченәләр... Җитмәсә, эчне пошырып, Кысыла кечкенәләр: Итәктән тарта Вәлия: — Үзем әйтеп бирәм, ди, Менә — бугаз, менә — авыз. Өйрән берәм-берәм, ди. Шелтәләр дә бик җирендә, Көлсәләр дә урынлы... Мондый чакта иң дөресе — Картага төрт борынны! Җәен Күпме йөрсәк тә без Җәен, Каптыралмадык Җәен. Җәен эләкмәсә Җәен, Язын табарбыз Җаен!