Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Дифгать Сирай

Аның сүзе

«Шигырь язасыңмы? — дип сорый күк, Күзен төбәп дәфтәр битенә.— Ил турында уйлап иҗат итү Ләззәтле дә, улым, читен дә. Тик баш имә кыен чакларда да, Ялкынлансын дәртең йөрәктә. Без дә шулай яңа Россияне Иҗат иткән идек көрәштә»... Як-ягыма карыйм. Беркем дә юк. Тик чыңлый күк сүзе колакта: — Каләмеңне нык тот, Бәхет өчен Көрәш кебек авыр иҗат та1 Ишкәкче Идел уяу. Давыл дулкыннарны Китереп суга сөзәк ярларга. Суда көймә. Ишкәкләрен киереп, Ильич бара кебек аңарда. Карашында — туар таңнар нуры, Омтылышы — чыгу диңгезгә. Чал дулкыннар ярсып күкрәк кага, Юк дигәндәй бер көч тиң безгә. Ничә тапкыр алар усалланып, Ишкәкләрне читкә чөймәде! Ләкин Ильич зәңгәр киңлекләргә Алып чыкты барыбер каймане... Эзләр Ак таш бина, һәрчак күрәм аны Килгән саен туган Казанга. Очрар күк миңа яшь Ульянов, Шул тирәдән үтеп барганда. Ул биредән күптән киткән инде, Эзе ләкин калган ташларда. Киткән Ильич моннан ялкынланып, Чын бәхетнең серен ачарга... Килгән саен Казан каласына- Шул бинага төшә күзләрем. Атлаганда Ильич эзләренә Туры килер кебек эзләрем. Аяк тавышын тоеп өсләрендә Кузгалыр күк урам ташлары... Россиянең яңа тормыш юлы Ильич салган эздән башланды. Йөз еллык имәннәр Җил йөри шаярып-шатланып, Бөредә утыра имәннәр. Яшьтәше бит алар Ильичның, Дөньяга бер көнне килгәннәр. Як-якка таратып бөдрәсен Имәннәр бүген дә шау килә. Йөз яшьлек Ильичны тәбрикләп, Йөз еллык имәннәр баш ия. Сынмассың давылда, диләр күк, Тугансың син охшап корычка. ...Имәннәр картаеп үләрләр, Мәңгегә үлем юк Ильичка. Язмыш аны үзе саклаган Фин култыгы. Бозлар өсте — көзге, Бер карала, тагын агара. Ильич шуннан түше белән шуышып Чыккан, диләр, күрше ярларга. Кешеләргә булган мәхәббәтен Йөрәгенә салып үткән ул. Бәхет юлын якынайту өчен, Ерак юлны якын иткән ул. Дулкыннары өскә күтәргәннәр, Ватылса да бозлар, батмаган. Бәхетебезгә, бөек юлбашчыны Язмыш үзе безгә саклаган. Кояш турында легенда Саамчадан кыскартып бирелә Хәбәр килде ерак илдән Суамаландыга безнең: Ленин килә икән тиздән, Бозларын кичеп диңгезнең. «Ленин, Ленин? Кем икән ул?» — Сораштылар тундрада. «Ленин иң көчлеләрнең дә Көчлесе бөтен дөньяда!» Саамнар җир яңгыратты: «Ленин — кояш, тормыш биреп, Нурга бизә безнең якны». Инде тәмам куркып калган, Коты чыккан, калтыранган, Алдашып йөрүчеләрнең, Талап көн күрүчеләрнең, Өерләре безгә янап, Яшәр өчен һаман талап, Тавышлана, җәнҗал ясый, Чиксез ачу белән ярсый. Мурман кала утта кала, Чит-ят дошман камап ала. Чумнарны басып дошманнар Туйганчы мыскыл иттеләр, Саамнар һәм боланнарны Каядыр куып киттеләр. Тундрада еллар үтте, Кышкы ачы җилләр исте, Котырган генералларны, Талаучы инглизләрне — Килмешәк кансыз җаннарны, Кыю Ленин куа китте. Тундраны нур урады, Яр буе иркен сулады... «Әй, чәчәк ат, мүк җиләге, Пеш, карлыган, тулып-тулып, Бөек көрәшчебез, Ленин, Безгә кил син кунак булып!» Тагын бер ел үтеп китте, Кемдер менә хәбәр итте: Тундра кояшы сүнгән: Киң күңелле Ленин үлгән... Ышанмый моңа беркем дә, Учак ягып салкын көндә, Көйләп-җырлап көн дә, төн дә, Көтәләр диңгез артыннан Кояшның монда килүен, Яңа тормышны күрүен: Бозлы диңгездә Бар бик зур атау, Зәңгәр атауда Бар биек бер тау. Биек тауның бар Якты кояшы; Ул кояш син бит, Безнең юлбашчы! Куып байларны Ерак диңгезгә, Тундра һәм диңгез Бирдең син безгә! Тиңсез зур кеше — Безнең Ленин син, Син төзгән бу ил Рәхәт, матур, киң! Нинди үрчеде Болан көтүе! Әйбәт бит болай Гомер итүе! Бик яхшы безгә, Искиткеч яхшы, Үзебез таза, Көнебез якты! Безнең Ленин син, Безнең зур кеше, Чиксез бәхетебез — Ул синең эшең! Диңгез дулкыны Ярларны юа, Салкынны җылы, Шаян җил куа. Йөрәкләр тели Бәхетен сөйләргә, Кунак булып кил Безнең өйләргә!

МӨХӘММӘТ САДРИ тарҗамасе.