Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хәзинә эзләп...

... ду—ормышта һәрвакыт шулай бит ул. Җитди эш эзләнүдән баш- [уЖ- М лана. Разведкадан. I III Дошманның үз оясында, үлем куркынычы астында, кыю ьХДгДҢ | Vjl эш алып баручы, һөҗүм планнарына нигез булып ятачак Bi мәгълүматларны табучы курку белмәс тәвәккәл каһарманнарны да. йокы-ялларын онытып, лабораторияләреннән чыкмый ятучы галимнәрне дә, булачак машиналарның иң камил вариантын эзләүче инженер-конструкторларны да, һәм. билгеле, уз тормышларын җир асты хәзинәсен ЗЭләүгә багышлаган кешеләрне дә халык разведчик дип атап йөртә. Соңгылары инде табигать белән, ныклап торып карасаң, китапларда язнпган төсле үк юмарт һәм юаш булудан хәтсез ерак торган табигать белән эш итәләр. Ул табигать дигәннәре, үч иткәндәй, хәзинәләренең иң кыйммәтлесен, кешегә иң кирәген меңнәрчә метр тирәнлектә, үтә каты җир токымнары астында яшереп яткыра. Ә аны табу җиңел эш түгел. Еллар буе бер уңышсызлыктан икенчесенә дучар була килеп, кем әйтмешли, чегән тормышы белән яшәп тә, айлар буе хатыныңны, балаларыңны күрә алмыйча, кеше аягы басмаган урыннарда уннарча разведка скважиналары бораулап та, аларның «кыгыр» булуын, еллар буе эзләнүләрнең нәтиҗә бирмәвен күргәч, үзең сайлап алган шул һөнәреңнән күңелеңне кайтармау, аңа кул селтәмәү өчен кыю җанлы кеше булырга, үзең хезмәт итә торган эшкә чиксез ышанган булырга кирәк Тарихчыларның әйтүенә караганда, нефтьнең беренче булып кайда һәм кайчан табылуы турында бернинди мәгълүматлар юк. Кешеләр могҗизалы бу сыек ягулык белән моннан 7—8 мең еллар элек үк таныш булганнар. Сакланып калган риваятьләргә, легендаларга караганда, ул заманнарда ук кешеләр Кече Кавказ тавы итәкләрендә. Иранда, Кытайда, Бохарада, Әрмәнстанда янган «мәңгелек ут» турында хәбәрдар булганнар. Аларның котын алган бу ут нефть һәм янар газның җир өстенә чыгуы белән, һичшиксез, бәйле булгандыр. Борынгы Мисыр территориясендә казу эшләре вакытында кипкән нефть—битум калдыклары катыш яктырткыч тау токымнары табылган. Евфрат елгасы буенда үткәрелгән археология эзләнүләре безнең көннәрдән 6—8 мең ел элек үк инде бу урыннарда бик гади нефть промыселлары булуын раслаганнар. Европада нефтьнең әчүе нәтиҗәсендә туган продукт — асфальт моннан 4—5 мең ел элек үк билгеле булган. Бик озак еллар нефть кешеләргә тыныч максатларда гына кирәк булган. Аның белән өйләрне яктыртканнар, аңардан дарулар ясаганнар, аның ярдәмендә таш стеналар корганнар. Ләкин бервакыт кешеләр бу сыекчаны дошманнарга каршы көрәштә дә файдаланып булуын аңлаганнар, һәм менә тарихчылар борынгы Рим галиме Плиниянең язма парында камалган Лукула шәһәре өчен булган көрәшне сурәтлеген юлларга тап булалар. Бу сугыш вакытында камалган шәһәрдә яшәүчеләр, крепость стенасыннан т тыл, һөҗүмчеләрнең башларына янып торган нефть агызганнар. Безгә тарих буенча илгеле булган «грек уты» да шул ук нефть белән бәйле. Мәсәлән, 941 елда борынгы Византиянең башкаласы Константинопольгә яу белән килгән князь Игорьнең флотилиясе шул «грек уты» белән яндырыла. Безнең ватаныбыз территориясендә нефть беренче булып Кавказның кеньяк-көн- чыгышында табыла. Моннан мең ел элек гарәп галиме географ Масули үзенең Апшерон ярыматавына ясаган сәяхәте турындагы язмаларында бу урыннарда күп „ нефть табылуы һәм Кече Азия илләренә чыгарылуы турында искә ала. Апшерон ярыматавын биләгән республиканың Әзербәйҗан дип аталуы да юкка булмаган, әлбәттә, ченки иранча «әзер» — «ут» дигән сүз. о Нефтьне промышленность максатларында файдалану 19 гасырның урталарында = гына башлана Аңа кадәр нефтьне бик примитив ысул белән чыгарганнар: коелар казып, сыек ягулыкны шуннан чиләкләр ярдәмендә чумырып ала торган булганнар. * Табылган нефтьне махсус чокырларда саклаганнар, ә башка урынга илтәсе булганда ♦ аны күн капчыкларга — бурдюкларга тутырганнар. а Каспий диңгезе буенда да шулай булган. Тик 1848 елда гына А. Ф. Семенов ® фамилияле тау инженеры проекты буенча биредә скважина борауланган. Бу — дөнья- 3 да беренче нет скважинасы. АКШта исә мондый скважина 11 ел соңрак— а 1859 елда борауланган. * Бораулау нефтьне җир астыннан промышленность ысулы белән чыгару өчен гаять зур мөмкинлекләр ача. Нефть чыгару искиткеч кызу темплар белән үсә. Әгәр 1860 елга = кадәр бөтен җир шарында елына 2—5 меңәр тонна нефть чыгарылган булса, о 1862 елда бу сан 30 мең тоннага җитә. 1955 елда инде бөтен дөньяда 868 миллион тонна нефть чыгарыла. Ә 1968 елда исә безнең илдә чыгарылган нефть күләме генә дә 300 миллион тоннадан артып китте. Нефтьнең килеп чыгышы мәсьәләсе озак еллар буе галимнәр арасында зур һәм принципиаль бәхәскә сәбәпче булып килгән. Берәүләр аның килеп чыгуын хайван яисә үсемлек организмнарының таркалу нәтиҗәсе итеп санаганнар. Икенчеләре исә биологик процессларның ролен бөтенләй икрар иткәннәр һәм нефтьнең органик булмаган юл белән килеп чыгуын раслап дәлилләр кигергәннәр. Шул рәвешчә, «кара алтынның» барлыкка килүе турында 3 дан артык фәнни гипотеза туган. Безнең гасырның 30 елларында гына совет нефть фәненең атасы саналган академик Иван Михайлович Губкин бу ягулыкның органик юл белән килеп чыгуы турында кире кагылгысыз дәлилләр китергән. Бу теорияне. И. М. Губкин теориясен, гадәттә «сапропель теориясе» дип, яисә «сапропелит теориясе» дип йөртәләр. Сапропель грекчадан тәрҗемә иткәндә «черек ләм» дигән сүз. И. М. Губкин нәкь сапропельнең нефть өчен ана матдә булганлыгын исбат иткән. Бик катлаулы һәм озак дәвам иткән химик процесслар нәтиҗәсенә нефтькә әверелергә сәләтле органик матдә хайван организмында да, үсемлекләрдә дә бар. Алар коры җирдә дә. су бассейннарында да. һавада да яшиләр. Берәүләре бик зур, икенчеләрен микроскоп аша гына күреп була. Хәзер галимнәр 500000 төрле үсемлек һәм 1 000 000 төрле хайван бар дип саныйлар. һәлак булган организмнарның шактый өлеше йомык су бассейннарының төпләрендә яисә ачык диңгезләрнең яр буе өлешендә туплана. Билгеле, бу нигездә тормышлары су белән бәйле булган организмнарның калдыкларыннан тора. Җирдә яшәгән организмнарның калдыклары исә азчылыкны тәшкил итәләр Менә шушы органик калдыклар, балчык белән бергә кушылып, желатинга охшаш ләм — сапропельне хасил итәләр. Вакыт үтү белән су бассейнының режимы үзгәрү сәбәпле, сапропельнең туплануы туктала, аның өстенә башка катламнар, мәсәлән, ком утыра башлый һәм шулай итеп сапропель аста күмелеп кала. Ләкин органик матдәләрнең таркалу процессы тукталмый, һәм бу процесс төрле шартларда төрлечә бара. Температура югары һәм коры булганда ул бик тиз бара, органик матдә газ хәленә керә һәм атмосферага оча. Салкын булганда, мәсәлән, мәңгелек туңлык шартларында, органик кушылмаларның таркалуы, кислород аз үтеп керү сәбәпле, әкрен бара. Сапропель катламы һаман аста кала барып, тыгызлана, аста калган саен югары тем- пература һәм басым зонасына эләгә, аңа радиоактив нурлар йогынты ясый башлый. Шул ук вакытта черү процессының гадәти юлдашы булган бактерияләрне дә истән чыгарырга ярамый. Алар органик матдәләрне таркатып кына калмыйлар, үзләре дә үрчеп, бу матдәләрнең күләмен тагын да арттыралар Шулай итеп гасырлар үтү белән ахыр чиктә майлардан, аксымнардан һәм углеводлардан торган органик матдә газ хәлендәге углеводородка әверелә. Бик кыска гына һәм гади генә итеп әйткәндә, академик И. М. Губкинның теориясе менә шуннан гыйбарәт. Сапропельләрдән барлыкка килгән нефть күпчелек очракта үзенең «туган җирендә! генә утырып калмый,— аерылгысыз юлдашлары — газ һәм су белән берлектә җир асты буйлап зур сәяхәткә чыгып китә,— галимнәр әйтмешли, үзенең миграциясен башлый. Җир катламнарындагы ярыклар, бушлыклар аша үтеп кайчак җир өстенә үк килеп чыга һәм өлешчә һавага очып бетә, өлешчә әчеп, асфальтка әверелә Күпчелек очракларда исә ул, зур күзәнәкле булганга, үзенә сыекча һәм газны күп итеп «сеңдерергә» сәләтле катламларга — коллекторларга эләгә дә. чыгар урын таба алмыйча, шунда торып калырга мәҗбүр була. Мондый коллекторларда өч дус — нефть, газ Һәм су, чагыштырма үлчәүләре нинди булуга карап, түбәндәгечә урнашалар: иң аста су, уртада нефть, ә өстә—газ. Димәк, җир астында бер урыннан икенчесенә сәяхәт итеп йөрүче нефтьне әле промышленность өчен яраклы ятма дип булмый. Мондый ятма барлыкка килсен өчен аның «капкынга эләгүе» кирәк. Тынгы белмәс геологлар, бораулаучы-разведчиклар менә шулай «капкынга эләккән» нефтьне эзлиләр дә инде. Нефтьнең тарихы турында кыскача менә шуларны әйтеп була Инде Татарстан нефтенә әйләнеп кайтыйк. Аңа әле яңа гына егерме биш ел тулды. Әйе, республикабыз нефтенең тарихын Шөгердәге фонтан биргән беренче скважинадан башласаң, бу шулай. Ә менә Идел һәм Кама буйларында кешеләр беренче тапкыр нефть билгеләренә тап булган ерак заманнарны күздә тотсаң, безнең нефть елъязмасының башы каядыр 18 гасырларга барып төртелә. Меннан ике йөз ел элек үк инде кешеләр безнең тирәләрдә «җир асты мае» белән кызыксына, аны эзли, аны үз файдасына «җигү» турында хыяллана башлаганнар. Бу дулкынландыргыч елъязмага өстән генә булса да күз йөртеп чыгыйк. Идел-Кама буйларында һәм. аерым алганда, Татарстан җирләрендә сыек ягулык ятмаларының булуы турындагы беренче рәсми мәгълүматлар 17 гасырның 80—90 елларына туры килә «...Ярлылык һәм байлык турында» дигән мәгълүм китапта Иван Посошков дигән кеше, мәсәлән, болай дип язган: «Нефтьне мин күпләп таптым., меңәр потлап чыгарып була». «Казаннан күпләп нефть табылуы турында язалар .» IV Монысы инде безнең көнгә кадәр сакланган икенче бер чыганактан — Петр I заманында чыгарылган «Хәрби эшләр һәм бүтән эшләр турындагы ведомостьлар» дигән китаптан алынган. Хәбәрнең датасы 1703 елның январь ае. Билгеле, бу хәбәрләрдә сүз бүген без аңлаган мәгънәдә нефть ятмалары турында түгел, бәлки җир өстенә астан бәреп чыккан нефть турында, ягъни «нефть чишмәләре» дип йөртелгән нәрсәләр турында гына бара. Ә чын хәзинә үзе кайдадыр еракта, ул заманнарда әле кеше үтеп керә алмаслык тирәнлектә яткан. Бик күбәүләр җир мае — нефть турында хыялланган, аны табу хакында күп төрле прогнозлар корган. Г. Романовский, П. Еремеев, П. Паппас. И Лепехин. А. Иванов, А. Павлов, А. Штукенберг һәм башка күл кенә галимнәр, инженерлар һәм геологлар Казан губернасының һәм гомумән Идел буеның җир асты хәзинәләрен өйрәнүгә күп көч куйганнар, шуңа гомерләрен багышлаганнар. Нефть белән кызыксынган, бу байлыкны эзләген һәр кешене халык өчен тырышып йөргән дип әйтеп булмый, билгеле. Үткән гасырның 60 нчы елларында, уллары белән бергәләп. Сок һәм Чишмә елгалары буенда бораулау эшләре алып барган Малакивнко фамилияле Бөгелмә алпавытын да, беренче бөтендөнья сугышы алдыннан «Казан ойл филд» («Казан нефгь промыселы компаниясе») дигән исем астында акционер IV В. В. Данилевский Русская техника. Ленгосиздат. 1948 ел, 36 бит. җәмгыять оештырырга да өлгергән инглиз империалистик акулаларын да халык ихтыяҗлары кызыксындырмаган. Ләкин ничек кана булмасын, бу эзләнүләр еллар гасырлар буена нәтиҗәсез кала барганнар. ...һәм менә ботен дөньяга яңа эра, социализм эрасы килүен хәбәр иткән Октябрь революциясе. ...Дәһшәтле 1919 ел Ботен яктан революция дошманнары тарафыннан камап алынган, ач, ялангач яшь Совет республикасы үзенең киләчәге турында уйлый илнең _ байлыгын арттыру турында кайгырта. Яңа туган республиканың зирәк юлбашчысы бөек 2 Ленин кушуы буенча «кара алтын • хәзинәләрен эзләүне дәвам иттерү өчен Идел 2 буйларына геологлар китә. _ Менә бер кызыклы документ Аны әле күптән түгел генә Казан галимнәре 5 Октябрь революциясенең Үзәк архивында таптылар 1919 елның 26 августында - В И. Ленин адресына җибәрелгән теле.рамма Аңа академик И М Губкин һәм Бөтен- * россия халык хуҗалыгы советы президиумы члены Сыромолотов кул куйган ♦ «Мәскәү, Кремль. Ленинга а Сюкеево нефть ятмасын беренче тикшерүләр тирәнгә бораулауның кирәк икәнен күрсәттеләр Скважинага урын сайлау өчен профессор Ионскийга еч атна срок эчендә = ятманың геологик төзелеше детальләре турында мәгълүматлар хезерлэр'э кушылды - Бораулау эшләренә керешү мәсьәләсен конкрет тикшерү без Мәсиәүгә кайткач, * Главконефтьтә булачак. Идел аръягының күп кенә пунктларында нефть билгеләренең булуы күптән билгеле Сугыш аркасында бу пунктлар Главконефть каршындагы = Геология комитетының эш программасына кертелгән иде Скважиналарны урнаштыру өчен аерым урыннар сайлау башта геологик яктан җентекләп тикшеренүләрне һем ~ разведкалар ясауны таләп итә, һәм бу эшләр Главконефть Тау эшләре Советының һәм, беренче чиратта, Геология комитетының эш программасына кертеләләр Хәзерге вакытта геолог Бутовка Чистай районында гудроннарның җир өстеиә чыгуын тикшерү тапшырылды. Уңай мәгълүматлар алынса, бу районда нефть өчен тирәнгә бораулый башлау мәсьәләсе куелачак Эшләрнең торышы турында тулы доклад без Мәскәүгә кайткач ясалачакV . Ул вакыттагы искиткеч күп эш. баш әйләнгеч ыгы-зыгы арасында менә бу доку- лгентка игътибар итү. аңа ышану, аның буенча шунда ук чаралар күрә башлау ечөи ленинча алдан күрә белү сәләтенә ия булырга, социалистик Россиянең якты киләчәгенә, аның чиксез мөмкинлекләренә, аның потенциаль көченә ленинча нык ышанырга, шул илнең киләчәктәге экономик үсеше турында ленинча акыллы итеп кайгырта белергә кирәк иде. Төркстан Үзәч Башкарма Комитеты адресына үзенең мәшһүр телеграммасын җибәргәндә, Владимир Ильич академик Губкин җитәкчелегендәге белгечләр группасы тарафыннан Татарстан һем Идел буеның бүтән районнарында башкарылган шул эшләрне дә күз алдында тота. Менә ул телеграмма «1919 ел, 29 октябрь Главконефть моннан эләк Мартукта. Джуста нефть өчен салынган скважиналарның разведка нәтиҗәләрен ачыклау өчен Тимер районында эшләр башлый һәм бер үк вакытта бораулау инструментының бер өлешен гомуми интересларда Идел районында ашыгыч нефть разведкасы өчен файдалана. Главнефтьиең бөтен эш программасы җаваплы һәм чиктән тыш ашыгыч характерда Программаны тормышка ашыруиы һәртөрле әкренәйтү Совет Республикасына төзәтеп булмастай зыян кигерә Глав- нефтьнең тулы җаваплылыгы астында үткәрелә торган эшкә бернинди да киртәләр һәм волокита кормаска тәкъдим ителә. Каршы эш итү республика эшен харап итү өчен аңлы рәвештә тормоз ясау дип каралачак Совнарком председателе Ленин» . Бу инде гасырлар буе дәвам иткән эшкә бөтенләй яңа нигездә керешү аңа яңа эчтәлек салу дигән сүз иде. Бу Идел буенда һем илебезнең бүтән районнарында V «Советская Татария» газетасы. I960 ел 14 апрель саны. ’ XXIV Ленин җыентыгы, 74 бит табигый байлыкларны эзләү турында эшче-крестьян власте үзе кайгыртачак, бу мөһим эшне үз кулына алачак дигән сүз иде. һем, ниһаять.— моны хәзер һич икеләнмичә әйтергә мемкин.— бу Татарстанның экономик киләчәге хәл ителде, сукыр лампалы Татарстан, чабаталы Татарстан нефть Татарстанына, химия Татарстанына әвереләчәк, дигән сүз иде. Гражданнар сугышы, экономик җимереклелек, ачлык аркасында килеп туган коточкыч кыенлыкларга да карамастан, Идел тирәләренә уннарча, йөзләрчә геологлар китә. Алар аерым районнарның геологик карталарын ясыйлар, структура бораулавы алып баралар. Ләкин бу энтузиастларның башлаган эшләрен уңышлы алып баруга булган ышанычлары күп киртәләргә очрый. Ул вакытта әле геология фәнендә, шулай ук илебездә файдалы казылмаларны эзләү һәм файдалану белән шөгыльләнүче үзәк ведомстволарда Идел буеның нефтькә бай булуына бөтенләй ышанмаучы, аны бу яктан перспективасыз дип санаучы галимнәрнең һәм инженерларның позициясе шактый көчле иде. Менә бер генә мисал. 1918—1920 елларда К. Калицкий һәм Н. Тихонович җитәкчелегендә геологлар группасы Сок һәм Чишмә елгаларының югары агымында, шулай ук Сюкеево тирәләрендә тикшеренү эшләре алып баралар. Тикшеренү нәтиҗәсендә бу галимнәрнең нинди нәтиҗәгә килүләрен К. Калицкий кулы белән язылган түбәндәге юллар яхшы күрсәтә: «Казан, Уфа һөм Самара губерналарындагы ятмалар, практик күзлектән караганда, бернинди игътибарга лаеклы түгелләр» VI. Сүз ялгышып, ашыгычрак нәтиҗә ясаган бер галимнең шәхси фикере турында гына барса, бәлки, хәзер көлке тоелган бу юлларга игътибар итүче дә булмас иде. Геология фәнендә һәм геология комитетында шактый югары урын биләгән бу кешеләрнең ялгыш һәм хәтта зарарлы карашы, кызганычка каршы, тиздән шушы комитет йөзендә үзәк дәүләт органының рәсми документы көченә ия була. Комитет Идел буенда нефть эзләүне бөтенләй туктату турында карар чыгара. Идел-Урал районында җир катламнарының нефтькә бай булулары турындагы идея беренче тапкыр практикада 1929 елда расланды. Бу елның апрель аенда Уралда Чусовские городки тирәсендә тоз табар ечөн бораулана торган скважинадан, һич көтмәгәндә, нефть фонтаны бәреп чыкты. Бу моңа кадәр күрелмәгән шау-шулы язның иң беренче карлыгачы иде. Көтелмәгән ачыш геологларны канатландырып җибәрде. Эзләнү эшләре икеләтә, өчләтә артык энергия белән башланып китте. Уңышның моннан да зуррагы, моннан да куанычлырагы тагын 5 елдан соң — 1933 елда килде Бу юлы чын мәгънәсендә бәйрәм безнең якын күршеләребез — башкорт туганнар җирендә булды. Ул елны Ишимбай шәһәре якынында «кара алтын»ның шактый зур промышленность ятмалары табылды. Күп тә үтмәде, промышленность нефте Сызраньда, аннары Бугуруслан янында һәм, ниһаять, Татарстанның нәкъ чигендә — Туймазада табылды Бу инде Идәл-Урал районына ким сетеп караучы скептик-геологларга зур удар, академик И. М. Губкин теориясенен тантанасы иде. Шушы вакыйгалардан соң, бигрәк тә партиябезнең XVII съездыннан соң. совет халкы телендә яңа сүз — «Икенче Баку» дигән нәрсә йөри башлады. Еллар үтте. Коммунистлар партиясенең чираттагы XVIII съезды яңадан бу мәсьәләне кузгатты. Ул кабул иткән резолюциядә менә мондый юллар бар: «Идел һәм Урал арасында яңа нефть базасы — «Икенче Баку» тезәргә». Бу инде хыялның бөтенләе белән чынбарлыкка әверелүе, илебезнең якындагы иң мөһим экономик бурычларыннан берсе булып китүе иде. Разведчиклар Татарстан җирләрендә эзләнү эшләрен торган саен киңрәк җәелдерделәр. Казан архивларының берсендә сакланган тагын ике документ белән танышып китик. «ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретарена, Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы председателенә СССР Халык Комиссарлары Советының 1937 ел 17 ноябрь № 2042 карарын үтеп VI К. Калицкий. «Казан, Уфа һәм Самара губерналарының нефть ятмалары». «Известия Геологического комитета». 1920 ел. 39 том. 535 биг. һ®м сезнең республиканың табигый байлыкларына разведка алып баруга чиктән тыш зур еһэмяит биреп. Авыр промышленность халык комиссары... 1938 ел 28 июль № 275 карары белая, Татарстан АССРның Махсус геология идарасеи оештырырга боерык бирде. Авыр промышленность Халык Комиссарлыгының Баш геология идарәсе, Сезгә... приказын җибәреп. оештырыла торган идарәнең эзләнү һәм разведка алып бару эшләрен үз күзәтүегез астына алуыгызны үтенә. СССР Авыр промышленность Халык Комиссарлыгының ♦ Баш геология идарәсе начальнигы академик И. М. Губкин. Август. 1938 ел». «8КП(б)нь ң XVIII съездының кенчыгышта «Икенче Бакуяиы тезү турындагы карарына туры китереп, ВКП(б) олкә комитеты һәм ТАССР Халык Комиссарлары Советы о S КАРАР БИРӘЛӘР: . х 4. . Кама тамагы һәм Шөгер районнарының структуралары 1939 елның ахырына ф промышленность разведкасына хәзерләнәчәкләр, һәм бу эшләр кичекмәстән башлап а җибәреләчәк». © ВКП(б)иың Татарстан елкә комитеты бюросы һәм Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советының 1939 ел. 17 апрель карарыннан). щ Шул ук 1939 елда Казанда Геология-разведка тресты оештырыла Соңрак аңа < «Татнефтегазразведка» тресты исеме бирелә. Бу махсус предприятиенең оештырылуы нефть эзләү эшләрен тагын да киңрәк күлемдә алып бара башлау ечен зур этәргеч булды Бу вакытта инде Татарстан территориясендәге нефть ятмалары булуы ихтимал дип 1 саналган төп районнарның (аерым алганда Шегер районын) структура-геологик карталарын эшләү тәмамланган иде. Ләкин тиздән күп планнарны чәлпәрәмә китереп, күп эшләрне куеп торырга мәҗбүр иткән сугыш башланып китте. Әмма илебез мондый шартларда да нефть эзләү эшләрен туктатмады. Буровойларда сугышка киткән бораулаучылар урынын совет тылының чын каһарманнары хатын-кызлар алды. Күз алдыгызга китерегез: буровойда хатын-кыз... Хәер, нәрсәгә гомуми сүзләр? Шундыйларның берсе белән генә танышып үтик ... Әле менә соңгы вакытка кадәр «Татнефтегазразведка» трестының Минэеләдеге бораулау конторасында дизелист булып инде чәченә көмеш йөгергән тыйнак бер хатын эшләп йөрде. Баш әйләндергеч рекордлар куйганы юк аның. Үз урынында та- вышсыз-тынсыз гына эшли бирә. Ләкин бу хатынның тормышы, утыз елга якын сузылган хезмәт юлы — үзе бер каһарманлык. Миһербансыз сугыш Полина Ивановна Маэалованы семьясыннан мәхрүм итә Ирсез калган яшь тол хатын, туган якларын, йорт-җирен ташлап, илнең көнчыгышына юл тота. Сыеныр урын эзләп. Идел буе шәһәрләрендә, авылларында озак йөри. Ниһаять, язмыш аны Кама буендагы Булдыр авылына, Чистай тирәләренә китерә Әле революциягә кадәр үк нефть билгеләре булып, разведка эшләре алып барылган тирәләргә. Телдән телгә күчеп, хәбәр тарала: авылдан ерак түгел генә җирдә разведчиклар җир бораулый башлыйлар икән. Хәбәр Полина Ивановнаны гаҗәпләндерә дә, шатландыра да: ичмасам, шул эштә ничек тә онытылып, йөрәк ярасын дәвалап булмасмы? һәм ул, озак уйлап тормастан, бораулау бригадасына эшкә килә Ирләр булып ирләрнең күбесе күтәрә алмастай авыр эшкә Полина Ивановна барына да түзә, сугыш вакытының кыенлыкларын бернинди шыңшусыз батыр кичерә, ирләр эшенә тиз ияләшә. алардан калышмый эшли Тәҗрибәле бораулаучылар да бу хатынның тырышлыгына. батырлыгына хәйран калалар Мазалова бригадада кочегар булып та, дизелист булып та, бораулау эшчесе булып та эшли, үзе ияләшкән коллектив белән бергә республиканың күп кенә районнарында була Шөгердә Де. Әлмәт якларында да. Акташта. Чаллыда һәм хәтта Куйбышев өлкәсенә чыгып та нефть скважиналары бораулый. — Булды инде, төрлесе булды — ди Полина Ивановна — Бервакыт бригадада тик бурильщиклар гына ирләр иде. Калган бетен эш хатын-кыз җилкәсендә Полина Ивановна Татарстан нефть промышленносте тарихына алтын хәрефләр белән язылачак тарихи август кечен дә яхшы хәтерли. 1943 елның августын. Ул көнне алар яшәгән авылга шаккатыргыч шатлыклы хәбәр килеп төшә; Шөгер районында Хемидуллин бригадасы, ниһаять, нефть тапкан!! Башка иптәшләре . белән бергә, Мазалова дә бу уңышка чын күңелдән шатлана һәм нәкъ менә шул көнне күңеленә хуш килгән авыр профессияче беркайчан да ташламаска дип. үз-үзенә сүз бирә һәм ташламый да. Утыз ел чамасы, чәчләренә чал кергәнче, нефть разведчиклары белән кулга кул тотышып эшләп йөри. ...Шөгер нефть ятмасы. Никадәр авырга төште ул геологлар беләч бораулаучыларга. Ничек зарыктырып, никадәр тир түктереп килде ул хәзинә! Хәзер бөтен илебезгә таныш булган Шегер авылы янында салынган ул тарихи скважина үзе генә дә ике елдан артык вакыт бораулана. Ике ел. Гитлерчыларга каршы сугышның иң авыр чакларына туры килгән, бүген кешегә әйтсәң кеше ышанмас коточкыч читен хезмәт белән үткән ике ел. Чын күңелдән ышану һәм өметсезлеккә бирелү еллары Кыенлыкларга каршы, ачлыкка каршы, үз-үзеңә каршы, үзеңнең торып-торып әнә шул өметсезлеккә төшүеңә каршы, барын да ташлап, башка бер җиргә күчеп китү теләгенә каршы көрәш еллары. Геологлар, бүгенге Дәүләт премиясе лауреатлары С. П. Егоров һәм А. М. Мельников. шәхси үрнәк күрсәтеп, кешеләрне кыенлыклар алдында баш имәскә өйрәтәләр, аларның күңелләрен күтәрергә, канатландырырга тырышалар. Мастерлар Гариф Хәми- дуллин һәм Яков Буянцев, механика мастерское мөдире Николай Свиягин, ару-талуны бел мичә, үз коллективларын әйдәп баралар. Шөгер разведкасының өлкән мастеры С И. Маковский һәм өлкән инженер И. Г. Шеламонов та алар белән бергә атналар буе буровойдан китми яталар, төпле киңәшләре, ягымлы «үзләре белән бораулаучыларга рухи азык бирәләр. Бригадалар вахтада бер берсе белән ярышып эшли. Туган якларына әйләнеп кайтканчы, озак еллар буе Грозный нефть промыселларында эшләп йөргән, шунда шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, бораулау остасы буларак шомарган мастер Гариф Хемидуллин күп кенә матур башлангычларның инициаторы була. Менә бер генә мисал. 1943 елның буранлы февраль иртәсендә вахтага килгән бораулаучылар культбудка дип йөртелгән шыксыз гына алачык ишегенә ябыштырылган кәгазьгә игътибар итәләр. Анда. «Әйдәгез, дуслар, кайсы вахта, кайсы бригада нефть ятмасына тизрәк барып җитәр икән?! ' Ашык-пошык язылган бу сүзләр арыган, йончыган, скважинаның «бәхетле» булачагына өметләрен югалта башлаган кешеләргә бөтенләй көтелмәгәнчә тәэсир итәләр. Димәк, бу урында нефтьнең булмавы турында ике төрле сөйләү урынсыз, бу хәл ителгән, бәхәссез нәрсә. Хәзер менә мәсьәлә бары тик шунда; ул нефтькә кайсы бәхетлесе тизрәк барып җитәр икән? һәм ярым шаярып башланган бу нәрсә бораулаучылар арасында айлар буе дәвам иткән һәм хезмәттә зур этәргеч булган бик җитди ярышны китереп чыгара. Гариф Хәмидуллин бригадасы шул ук елның апрель ахырында икенче бер патриотик адым ясый: Май бәйрәме көннәрендә ял итүдән баш тарта һәм ул көннәрдә эшләп алган акчаларын оборона фондына тапшырырга була. Бу тәкъдимгә башка бораулаучылар да кушыла. Шөгер янындагы скважинаны бораулау тирә-күршедәгө барлык авыл хезмәт ияләренең, бетен районның, бөтен республикабызның уртак эшенә әверелә. Колхозлар, колхозчылар кулларыннан килгән бар нәрсә белән бораулаучыларга ярдәм итәләр: өмәләр оештыралар, атлар биреп торалар, үзләреннән өзеп булса да, азык- төлек белән тәэмин итәләр. һәм менә ул озак, бик озак көтелгән шатлык. Нефть табылды! Татарстан, ниһаять, нефть республикасы. Бик күбәүләрнең гасырлар буе дәвам иткән хыялы тормышка ашты! Дөрес, бу беренче карлыгач, хәзерге күзлектән караганда, әллә ни зур түгея: скважина тәүлеккә нибары 20 тонна нефть бирә. Ләкин эш ул санда гына түгел бит, нефть бар — халык өчен менә шунысы мөһим. Кара алтын эзләүчеләр дөрес юл белән баралар—менә шунсы куанычлы. Шөгернең тагын бер бик мөһим ягын әйтеп үтәргә кирәк. Андагы беренче скважинаны бораулау уннарча геологлар, инженерлар, бораулаучылар өчен бик зур өйрәнү мәктәбе булды. Биредә Гариф Хәмидуллин һәм Яков Буянцев кебек тәҗрибәле оеталар янында, алар кул астында соңыннан бетен республикага танылган Н. Михайлов, С. Кузьмин кебек атаклы бораулау мастерлары мын мәгънәсендә профессиональ сабак алдылар. Дәүләт премиясе лауреаты, яше шактый булса да яраткан эшен ташламаган геолог Сергей Петрович Егоров шундыйларның берсе турында бүген менә ‘нәрсә сейли: ■ — Сугыш әле яңа гына туктаган чак. Мин—Шегер разведкасының'өлЯән геоло- • гы. Безнең разведчиклар инде бу ятмада бишенче скважинаны бораулап маташалар. _ Кеше җитешми. Шулай да очраган бер кешене аласы килми. Менә кеннәрдән бер кен- « не буровой янына әле погонын да салырга елгермәгән бер яшь офицер килеп тук- Д тады. Бик озак карап горды һәм бер сүз эндәшмичә китеп барды. Икенче кенне тагы килде. Бу юлы сейләшеп киттек. Күрәм, безнең тирәдә тикмәгә йерми егет, нияте “ җитдигә охшый, үзе һаман разведчикларның эше турында сораша. Читләтеп кенә J үзенең җитди бер эшке тотынырга телввен сиздерә Ошады бу егет миңа: шапырынх мый. ашыкмый, тепле кеше күренә. Разведкага яңа кеше алганда, ашыкмаска дип ♦ үз-үземә сүз биргән булуымны да онытып, әйтеп ташладым! а — Соң әйдә, безгә кил, безнекеннән дә җитдирәк нинди эш табарсың бу ° тирәдә? _ — Шулаен шулай. Тик ошарбыз микән соң без бер-беребезгә: мин разведкага, » разведка — миңа?.. Фәсхетдин Шәрәфетдинов разведкага әнә шулай килә Бораулау эшчесеннән башлап мастерга кадәр үсә. Татарстанның иң танылган разведчикларыннан берсе булып ~ китә. Социалистик Хезмәт Герое диген исемгә лаек була Узган егерме оч ел эчемдә » уннарча мең метр тау токымын тишеп үте. республикабыз территориясендә үз брига- “ дасы белән берничә нефть ятмасы ача. . Бегелмә шәһәреннән чыгып, киң асфальт юл белен йончыгышка таба баручы юлчының игьтибдрын барыннан да элек бер туктамый баш иеп, җиргә сәлам биреп торучы скважиналар җәлеп ите. Алар кемеш сыман трапларын Һем нефть үлчәгечләрен кояшта ялтыратып, тугандаш Башкортстаи җиренә кадәр рәт-рет булып тезелешеп утыралар. Шигырьләрдә мактала, җырларда җырлана торган Баулы нефть мәйдены әнә шул инде. Мөбарәк Керимов өчен болар: скважиналар товар парклары, әле һаман әида- санда янып торган газ факеллары җыр да шигырь дә түгел. Аның очен болар — һәр көн күз алдында тора торган реаль чынбарлык Үз күз алдында, аның үз куллары белән барлыкка китерелгән чынбарлык Ләкин кон саен шулар яныннан үткендә, ул дулкынланмый кала алмый. Мөбарәк Керимов оператор Ул ирте тору белен скважиналары яныма ашыга, аларның ничек «сулауларын» тикшерә, кирәк икән еларга «ярдәм ите», трубаларым парафиннан чистарта, сальникларын тыгызлый. 1966 елның 17 сентябрендә дә ул гадәтенчә ирте уянды Тын поселокның буш урамнарыннан үтте, кырга чыкты. Егерме еллык гедәт үзенекен итте. Керимов салмак кына атлый-әтлый бүген, иртәгә, бу атнада эшлисе эшләрем үзалдына санеп-барлал барды, кичәгеләрен уйлады Менә ул бер скважина янына туктады Нерсесе белән җәлеп итте соң әле бу скважина операторның игътибарым’ Болей тыштан карашка ул бүтәннәрдән бернәрсәсе белем дә аерылып тормый лабеса Ә чынлабрак карасаң ул бөтенләй «тынсыз калган» бугай әле. Чыннан да беренче номерлы скважина хәзер эшләми инде Мебарек вахта журналына үз кулы белен ул биргән нефтьнең күлемен күрсәткән соңгы санны язып куйган кәшә 800 мең тонна Яшәү һәм «эшләү» дәверемдә скважине-«аксакал» әнә шул кадер сыек ягулык бирергә өлгергән Аз түгел бит1 Ләкин Көримовның скважинага ихтирамы моның өчен генә түгел. Аңа китсә, Баулы нефть мәйданында хәзер нефтьме миллион тоннадан ертык биргән скважиналар да бар Кәримовның ихтирамы скважинаның нәкъ менә беренче буяганы ечен. Яңа нефть мәйданы — Баулы мәйданы турында хәбәр иткән тәүге карлыгач булганы ечен, Кәримов тормышына яңа мәгънә, яңа эчтәлек салганы ечен. Ә бүген. 17 сентябрьдә, аның, «аксакал»-скважинаның, туган көне Сугыштан соңгы беренче көздә, яңгырлы сентябрь көнендә туды ул Кәримов бу көнне яхшы хәтерли. Баулыда бик күп кеше хәтерли ул көнне Моңарчы бер нәрсәсе белән дә әллә ни аерылып тормаган татар авылына шаушу алып килде ул скважина. Авыл читендә аның гөрелтесе көне-төне ишетелеп торды. Кәримов исә бу шау-шуны ерактан гына тыңлый алмады, шунда барып, бораулаучыларга булышты. Аннан ул шул скважинада оператор булып калды, нефтьче булып китте. Менә егерме ел инде дистәләрчә скважинаның хуҗасы булып йөри... Шул көнне кич Баулыда митинг булды. Поселок уртасындагы мәйданда обелиск ачтылар. Мөбарәк Кәримов анда кешелеккә кия торган киемнәрен киеп барды, соңгы елларда танымастай булып үзгәргән Баулы урамнарыннан, бу көннең җитдилеген бөтен җаны-тәне белән аңлап, салмак һәм горур атлады. Нефтьчеләр поселогына ул кичне күп кешө җыелган иде. Беренче скважинаны бораулауда катнашкан кешеләр, бу тирәләрнең байлыкларын үзләштерүдә беренче- ләрдән булып көчләрен түккән кешеләр, нефть ятмасының икенче яшьлеге өчен бүген көрәшүчеләр, аталарының, өлкән туганнарының эшләрен хәзер дәвам иттерүчеләр җыелды. Кыска гына митинг. Аның түренә, мактаулы урынга ветераннар баскан. Оркестр уйный. Обелискны каплап торган җәймә салмак кына җиргә төшә. Анда алтын хәрефләр белән түбәндәге сүзләр язылган: «БАУЛЫ ЯТМАСЫН ҮЗЛӘШТЕРҮГӘ КАТНАШКАН БАРЛЫК КЕШЕЛӘРГӘ БАГЫШЛАНА» Бу обелиск — геологларга, галимнәргә, разведчикларга, инженерларга, бораулаучыларга, гасырлар буе килгән хыялны чынбарлык итеп, девон тирәнлекләренә үтеп керүчеләргә, аның байлыгын халык файдасына эшкә җигүчеләргә рәхмәт билгесе, совет кешеләренең, Мотаһар Нургалиев, Мөбарәк Кәримов, Степан Баклушин кебекләрнең ныклыгына, батырлыгына һәйкәл. ...Татарстан нефтен табучылар турында сүз чыкканда еш кына: «Ә-ә. кем соң ул Баклушин?! Таптыгыз сөйләр нәрсә. Бәхетле кеше ул — менә шул гына, Кешенең фамилиясендә дә, характерында да түгел ул бәхет дигән нәрсә. Ивановка да, Сидоровка да, Хәкимуллинга да иыгуы бар аның Аларга чыкса, алар герой, сиңа чыкса — син герой, вәссәлам!» — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әйе, разведкада, озак вакыг, чыдамлык таләп итә торган бу кыен эштә, иртәгә нәрсәгә ия буласыңны, нәрсә табасыңны һәм нәрсә югалтаеыңны һич әйтеп булмый торган эштә, бәлки, бәхет дигән нәрсә дә бераз кирәктер. Тик менә нигәдер шул бәхет дигәннәре нәкъ Баклушин, Нургалиев кебекләр тирәсендә, куйган максатына ирешү өчен көчен кызганмый торган, тырыш, эшчән, кыю кешеләр, бу эштә бәхет миңа чыгармы, икенче берәүгәме, дип алдан ук күрәзәлек итми торган кешеләр тирәсендә йөрүчән була. Авыр разведкада бәхетне яулау һәр кемнең дә кулыннан килми. Адым саен алдын-артын карап йөри торган, иң башта үзе, үз файдасы турында. аннары гына эш турында уйлый торган артык сак кешеләргә мондый бәхет турында хыялланырга һәм бүтәннәр бәхетенә кызыгып, алардан көнләшеп яшәргә генә кала. Ә менә моннан егерме елдан артыграк элек, Степан Баклушин Баулыга, соңыннан «бәхетле» булып чыккан әлеге беренче скважинага киткән вакытта, анда барырга ашкынып торучылар күп түгел иде... Ул чак геологлар нефтьне Урал тавы итәкләрендә, башкорт җирендә эзлиләр иде. Шундагы разведка конторасы директоры көннәрдән бер көнне Степан Филипповичны үзе янына чакыра. «Тыңла әле, Филиппыч, сиңа Ыкның теге ягына китәргә кирәк бит... анда борауларга кирәк. Бүтән җибәрер кеше юк, аңла шуны: берсенең сәламәтлеге җитенкерәми, икенчесенең семьясы, балалары...» Баклушин контора директорының күптән пәке тимәгән, соргылт тут йөгергән йөзенә карап, бик озак сүзсез утыра. Каршы суз әйтәсе, баш тартасы, кычкырасы "" «ын: .Б.шк.л,р«у,ң „„„„„ , иинек< 1үг>л икде „авд,_дя.„ «.п.-Лчз.ыа у»»«д ,удд„ Ко„, ап> 6ыдл рыид ииеич> ж... биштә генә, ә Света бөтенләй бяил Ср,. -.„а 0И оөке Ьит эле...,— дип кычкырасы килә аның. Хатыны да башыннан сыйпамас, тотып сүгәр, кешенең ире ир төсле, семья дип, хатыным, балаларым дип үлеп тора, дияр син генә өеңдә утырып тора белмисең, менә әле дә. кыш уртасында, бар нәрсәңне ташлап, өч-дүрт йөз чакрым җиргә китәргә ашкынып торасың, дияр...» * Баклушин, директорга сүзсез текәлгән килеш, әнә шулариы уйлый, ә тегесе һаман үзенекен сөйли, яңа урындагы эш шартларын аңлата: Бер дә курыкма син, Филиппыч... Без сиңа торыр урын табарбыз, һич югында үзебез салып бирербез. Шулай булгач, син баш өстеңдә түшәм бар дип сана. Мин п сиңа чын дөресен әйтәм... 2 Сәер кеше бу директор! Әйтерсең, Баклушин анда, яңа җирдә торырга бернинди Ч урын юклыгын белми Торакны аны буш урында төзмиләр Әгәр менә нефть табылса 3 инде—ул вакыт башка хәл Йортлар гына түгел, әллә нәрсәләрең үсеп чыгар. Тик ул ф вакытта разведчик инде бүтән җиргә, әлеге дә баягы торыр урын булмаган җиргә и киткән булыр. о Хәер, директорның башка чарасы юк, шулай дими, үгетләми Һәм хәтта алдашмый 2 хәле юк аның. Ә тагын да төплобрәк уйласаң, ерак җиргә, бу кыен разведкага аны j директор түгел, ил үзе җибәрә... Сугышның әле яңа гына тәмамланган чагы Дошман < җимергән Грозный промыселлары әле яра-җәрәхәтләрен дәвалап бетермәгән Ә илгә J нефть кирәк, нишләсен ил нефтьсез?.. — һәм Баклушин үзе дә сизмәстән әйтә сала: — Я. ярар, барам. һәм китә. Ә ике айдан, аякны җирдән суырып алгысыз көзге пычракта, хатыны балаларын алып килә. Баулыдагы беренче скважинаны нәкъ өч ел бораулыйлар. Баклушин анда инде өченче мастер булып килә. Кыш буе, бу тирәләрдә шактый еш очрый торган урман хуҗасы — пошиларны өркетеп, бораулау җиһазлары ташыйлар, тракторлар белвн естерәп, авыр машиналар китертәләр, ә кар эрү белән, тагын борауларга керешәләр . Баклушйн беренче кеннән соңгысына кадәр буровойдан китми, шунда яши Ә 1946 елның 17 сентябрендә •■Советская Татария» газетасындагы кыска бер хәбәр ул кон турында болай дип яза: «Татарстанның Баулы районында девон нефтенә разведка бораулавы алып барган «Туймазанефть» тресты нефть разведчиклары коллективы зур производство уңышына иреште. I номерлы бораулау скважинасы 1770 метр тирәнлектә девон чыгышлы нефтьле горизонт ачты. 18 сентябрьдә скважинаны сынап карау үткәрелде. Скважинаны ачканда нефть фонтанының биеклеге 40 метр биеклеккә җитте. Тәүлегенә 600—800 тонна промышленность нефте бирә торган скважина эксплуатациягә тапшырылды. I номерлы скважина бораулау мастеры ип. Баклушин тарафыннгч эшләнде.» Степан Баклушинның чыннан да кулы җиңел булып чыкты. Канда гына скважина борауламасыннар — нефть, кайсын гына сынап карамасыннар — фонтан Степан Филиппович белән бергә Баулы нефть мәйданын «эшкә кушуда» хәзер бетен Татарстанга билгеле булган ветераннар Мотаһар Нургалиев, Газыйм Гайфуллин. Петр Костюхин һәм башкалар катнашты. Күп т. үтмәде, геологлар республикабыздагы беренче девон ятмасын картага төшереп те алдылар. Ә бу эш т.гелләнеп бетәр-бетмәс Тимеш- Ромашкино вакыйгалары кузгалды... туи„ ,.»»» 6» «•»•»» —ж ..... .........................»•- ЖИМ.Р.П ..ШЛ.Р ««Л.Ч.Г.» «•■« дигән язуга күз төшерми калмассыз. Болай гына үтеп китмәгез сез бу язу яныннан, бу исем белән ныклабрак кызыксыныгыз, ялгышмассыз: Кама буе нефте турында күп кәнә нәрсә белерсез. Иң яхшысы: сез Алабугадагы разведка бораулау конторасына керегез һ.м бу контораның директоры Я. Сейфетдиновтаи яисә баш инженеры Е. П Фирсовген: «Нигә бу урәмны Виктор Землянухин исәме белен атаганнарГ» - дип Шагер һам Баулы Татарстан нефтьчеләре өчен беренче җитди мәктәп булса, ТимәшРомашкино исә нефть эшенең чын академиясенә әверелде Ромашкиио нефть фәнендә, нефть эзлеү практикасында, нефть ятмаларын эксплуатацияләүдә, скважиналар бораулау эшендә моңа кадар бәхәссез дип саналган күл кенә кануннарны кире какты. зур ятма иде. о Ә аннары чират Камага җитте. Кама. Алабуга тирәсенә якынлашкан саен, бу мәһабәт елга гүзәллене бара о. Аеруча аның урман-куаклар белән капланган уң як яры. Яшел бүрекле мәңге яшь наратлар, бер-бер артлы тезелешеп, су чигенә үк тешеп җиткәннәр. Бу урыннарны халык боек Шишкин исеме белән бәйләп йерте. Бу беек рус рәссамы биредә туып үскән, шунда, Алабугада, үзенең үлмәс рәсемнәрен иҗат иткән. Әле хәзер дә җәй көннәрендә бу тирәләрдән пароходта йеэеп үткән һәр кеше ирексездән Кама ярларында Иван Иванович Шишкин картиналарына охшаш урыннарны эзли. Юк шул, ул заманнардагы тынлык юк хәзер Кама буйларында. Пейзаж да ботеи- лей үзгә. Әнә урман эчендә, андагы иң биек купшы наратлар белән узышып, металл челтәрле нефть вышкалары буй сузып утыралар. Болары инде Шишкин полотноларында бетенлей юк. Алар барган саен күбәя. Димәк, тиздән пароход Алабугага Камв буе нефтьчеләренең башкаласына җитәчәк Сез пароходтан төшәсез дә аякларны бераз яэыр өчен бу борынгы шәһәрнең, инде безгә мәгълүм Иван Шишкин һәм 1812 елгы Ватан сугышы каһарманы Надежда Дурова туып үскон шәһәрнең урамнарын урап кайтырга буласыз Бүгенге Алабуга үзенең икенче яшьлеген кичерә. Үсә, яңара, матурая. Һем әләге дә баягы шул җир сорагыз. Алар бу соравыгызга бик теләп җавап бирерләр. Аларны туры китермәс», геэ, башкалары сөйләр — Землянухинны белмәгән кеше юк анда. ...1954 елда разведчиклар Каманың уң як ярына беренче бораулау җайланмасын күчердедер һәм бу тирәләрдә негЬтьне ныклап торып эзләргә керештеләр. Бераздан 15 номерлы скважина салынды. Менә шул буровойда мастер булып талантлы борау- лаучы-раэведчик Виктор Землянухин эшли иде. Ул һәм аның иптәшләре бер ел буе аруны белми каты җир катламын борауладылар, хәзинә эзләделәр, һәм таптылар. 1955 ел Татарстан нефте тарихына Бондюг ятмасының туган елы булып керде. Каманың уң як яры нефтькә ифрат бай булып чыкты. Тагын өч елдан, 1958 елның сентябрендә Д. Чуркин бригадасы бораулаган 104 номерлы скважина җир өстен» көчле фонтан ыргыта башлады. Первомайск нефть ятмасы. Шул ук елны И. И. Сидорин бригадасы Алабуганың үзендә «кара алтын» хәзинәсенә тап булды. Ә алардан соң Салауш, Ык тамагы һәм башка ятмалары табылды. Буровойларның берсендә Виктор Землянухин һәлак булды. Солдат кебек, үзенең постында, үзенең гражданлык бурычын үтәгәндә һәлак булды, һәм чын батырлыкны таный белүче Алабуга халкы шәһәр урамнарының берсен Кама буенда беренче булып чын хәзинә тапкан нефтьчеразеедчик исеме белән агарга, аның исемен мәңгеләштерергә булды. Разведчиклар Татарстан җиренең һәр километрын бии җентекләп капшап йөриләр. Каманың уң як ярында да җир асты байлыкларын үзләштерү кызу темплар белән бара. Республикада гомуми озынлыгы 4,5 миллион метрдан артык 2,5 меңнән артык разведка скважиналары борауланган. Татарстан территориясендә 150 дән артык нефть ятмасы ачылган. Хәзер Татарстан разведчиклары нефтьне республика чикләреннән чыгып та эзлиләр. Алар Оренбург далаларында, тугандаш Удмуртия урманнарында, төньяк күршебез Киров өлкәсе җирләрендә дә «кара алтын»ны күпләп табалар. Үткән еллар эчендә бик күп нәрсәгә ирешелде. Ләкин илебезгә нефть елдан ел күбрәк кирәк. Моторларга азык, зур химиягә чимал кирәк, һәм нефтьне эзләү бер генә көнгә дә тукталмый. — Хәзер безнең разведчиклар Казан гөмбәзе дип йөртелә торган урынның төньяк өлешендә тирәнгә бораулау эшләре алып баралар,— ди «Татнефтьгазразведка» трестының баш инженеры Павел Андреевич Терказаров. (Сүз уңаенда шуны да әйтик, Павел Андреевич бу трестта менә егерме ел эшли инде. Татарстан территориясендә табылган күп кенә нефть ятмалары теге яисә бу күләмдә аның исеме белән бәйләнгән. Ул разведчикларның эшен яхшырту өчен күп көч куйган кеше.) — Бу район әле аз өйрәнелгән. Моңа кадәр биредә тирәнгә бораулау эшләре алып барылганы юк иде. Хәлбуки, геологлар бу районның, алар теле белән әйткәндә, перспективалы булуы турында зур ышаныч белән сөйлиләр. Аннары безнең егетләр Татарстанның төньяккенбатышына, Казан тирәсенә киләчәкләр... Күптән түгел Татарстан нефтьчеләре республикада нефть табылуның егерме биш еллыгын тантаналы рәвештә бәйрәм иттеләр. Алар белән бергә бу бәйрәмне разведчиклар да билгеләп үтте. Алар бик күп бездә. Тырышлыклары, фидакарь хезмәтләре белән ничәмә ничә нефть ятмасын ачкан, ул байлыкларны ил файдасына «җиккән» бу кешеләрнең барысын да санап бетерергә мөмкин түгел. Алар йөзләп, меңләп. Степан Баклушин, Фәсхетдин Шәрәфетдинов, Виктор Землянухин кебек кыю, батыр кешеләр, Степан Егоров, Василий Драгунов, Полина Мазалова кебек бу кыен эшкә чын күңелдән бирелгән кешеләр. Коммунистлар Һәм партиясезләр, руслар һәм татарлар, башкортлар һәм чувашлар — Татарстан һәм Башкортстан җирләрен дә, Удмуртия урманнары белән Оренбург далаларын да берүк төсле якын күргән совет кешеләре. (Дәвамы бар)