ХӨРМӘ ИЛЕНДӘ
/ ; f ез ИЛ-18 самолетында очабыз. Нинди милләт кешеләре генә юк I • HLJF монда: негр дисеңме, гарәп дисеңме, терек дисеңме — барысы да бар. Руслар да байтак. Кайсы Кипрга, кайсы Сириягә юл тота. Ә без барсыннан да ераккарак — Иракка барабыз. Минем уң ягымда утыручы күршем Әле яңа гына Мәскәүдә аспирантура тәмамлап, туган иленә — Никосиягә кайтып баручы журналист булып чыкты. Русчаны да әйбәт кенә белә икән үзе. Ә уң ягымда утырган иптәш — урта яшьләрдәге рус агае — Уралдан. Нижний Тагил шәһәреннән икән. Инженер. Моңарчы Иделдә Саратов ГЭСын ләп аңлату. Самолетыбыз тул-туры көньякка таба оча. Курск, Харьков. Запорожье шәһәрләре артта калды, тар гына тасма булЫп Днепр күзгә чагылып кНтте. Аннары. Кырым ярларын үтеп. Кара диңгез өстеннән оча башладык. Аннары, башларын ак кар каплаган Терек таулары өстеннән, күп санлы мәчет манаралары кояшта ялтырап торган Анкара шәһәре өстеннән үтеп киттек тә. урыны-урыны белән генә эшкәртелгән сусыз, агачсыз чүллекне узгач. Урта диңгезгә барып чыктык. Алда көнбатыштан көнчыгышка сузылган зур утрау күренде. Кипр утравы иде бу. Шунда без, Мәскәүдән күтәрелеп киткәннән бирле беренче тапкыр, җиргә төштек. Халыкара аэропорт исәпләнсә дә, Никосия аэропорты бик гади генә икән: кечкӘнэ. караңгы, чисталык та бик чамалы Аннары бер дә көнчыгышка хас үзенчәлеге юк, барысы да европача: шактый кыйммәтле сувенирлар да, витриналарга куелган ярым ялангач хатын-кыз рәсемнәре дә. барларындагы аша-эчү әйберләре дә — барысы Америкадан китерелгән... Һәр ягыннан түбәләрен кар каплаган биек таулар белән уратылып алынган бик зур казанлыкка утырган, алтын мәчет манараларын ялтыратып торган Дамаск — Сириянең башкаласы да артта калды инде. Хәзер без Сирия чүле өстеннән очабыз. Иксез- чиксез кызгылт комнан башка, чүлдә бернинди тереклек билгесе юк. Шулай оч сәгать чамасы очканнан соң, самолет канаты астында бер зур гына елга күзгә чалынып китте. тезүдә катнашкан, ә хәзер, совет белгече буларак, хатыны һәм ике баласы белән гарәп дусларга ярдәмгә — Сириягә. Ифрат елгасында тезелә торган куәтле ГЭСны тезешергә бара. Минем алдагы йомшак креслоларда — безнең делегация членнары. Без — унбиш кеше. Терпебез терле милләт вәкилләре: үзбәк, казакъ, таҗик, теркмән, молдаван. украин, рус һәм мин —татар егете. Милләтебез терле булган кебек үк, һөнәрләребез дә терпебезнеке терпечә: кайсыбыз укытучы, кайсыбыз врач, журналистлар да бар. Кыскасы, фән һәм культура зшлеклеләреннән торган лекторлар группасы без. максатыбыз: Якын һәм Урта Кенчыгыш халыкларына экономика, мәгариф, медицина, сәнгать һәм культура өлкәләрендә Советлар СоЮзы ирешкән уңышлар турында сөй — Ифрат! — диде стюардесса, пассажирларның кинәт тәрәзәгә текәлүләрен күреп. Ярлары ямь-яшел үсемлекләр белән капланган Ифратны үтеп күп тә бармадык, тагын бер елга — Тигр күренде. Монысының яр буйларындагы үсемлекләр һәм агачлар тагын да куерак, бөтен җире сугару каналлары белән челтәрләнеп беткән. Атаклы Месопотамия түбәнлеге, дәньяның җәннәте дип атала торган җир меиә шушы була инде! Бик борынгы заманда, әле безнең гасырга кэдәр ук, бу җирләрдә бик куәтле, ботен кешелек культурасына йогынты ясаган Ассирия һәм Ваяилон дәүләтләре булган. Гарәпләр тарафыннан яуланып алынганнан соң, Месопотамия Багдад хәлифәтенең үзәгенә әверелә. Ул чорда анда сәүдә, һонәрчелек, фән һәм архитектура, әдәбият һәм сәнгать бик нык үсеп китә. Математика, астрономия һәм диңгезчелек »шен үстерүгә ♦ дә бик зур элеш кертелә. Алгебра, азимут, зенит, цифр, тариф һәм башка шундый фәнни терминнар әнә шул чордан гамәлгә кереп калган инде, чәнки гарәпләр мате- ~ матика, астрономия олкәсендә бик нык алга киткән булганнар. Магазин, бакалея, =; кофе, халат, тара кебек сүзләрне дә рус сәүдәгәрләре Гарәбстаниаи алып кайтканнар. “ Адмирал дигәи суз чыгышы ягыннан шулай ук гарәпләргә барып тоташа. Ул заман- 2 нарда Тигр һәм Ифрат елгалары үзәнлегендә яшәгән халык та хәзергегә караганда т җиде-сигез мәртәбә күбрәк булган. х Борынгы тарихчылар бу илне муллык, иркенлек иле дип атаганнар. Месопотамия ф нең җире дә бик уңдырышлы булган. Сука калагы тигән һәр урында иген котырып _ уңган... х Әнә шул, заманында атаклы булган ил остеннәи шактый очкач, Иракның башкаласы, исеме әкиятләргә кергән Багдад шәһәренә килеп җиттек. А Менә без шәһәрнең иң җанлы, иң матур урынында — Әл-Рәшид урамында. Баг- S дадны, гадәттә, «әкият* шәһәре дип атыйлар. Ихтимал, заманында шулай булгандыр ~ да. Әмма хәзер бу шәһәргә килгән кеше аны алай дип үк әйтмәс. Багдад, нигездә, о бер-ике катлы йортлардан тора. Йортлардан биек булып күтәрелеп торган мәчет х манараларын һәм пальма агачларын искә алмаганда, алай бик үк шаккатарлык нәрсә- п ләр юк. Дорес, үзәк урамнардагы кибетләре, рестораннары, отельләре шактый бай 2 һәм матур җиһазландырылган, аларга игътибар итми китү момкин түгел. Әмма мои- = дыи зиннәтле биналар алай күп түгел, Үзәк урамнардан аз гына читкәрәк киттеңме — бәтенләй башка шәһәргә килеп зләккаи кебек буласың: караңгы, тар урамнар башлана. Тәбәиек, кечкена йортлар Балчыктан салынган ул йортларның тәрәзәләре тебеи- нән үк диярлек канау уза. Ул канаудан пычрак су агып тора. Үзенә күрә ачык канализация инде бу Һарун-Әл Ргшид — Багдадның үзәк ураны. Юк. Багдадның ярлы халык яши торган бу өлеше һич тә әкият шәһәренә охшамаган. Әмма ул шәһәрнең бүгенге хәлен аңлар ечен, эның үткәненә күз ташлап китәргә кирәктер Багдад — дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Чыннан да, заманында бик шәп. бик матур булгандыр уя. Борыннан калган легендаларга караганда, Багдад элек меңләгән мәчетләре, зурзур кәрван сарайлары, искиткеч бай базарлары. шаулап торган фонтаннары белән бетен дөньяда дан тоткан мәшһур шәһәр булган. иМең дә бер кичә»нең геройлары да шушы шәһәр урамнарында йергән. Ә шәһәр белән Һарун Әл-Рәшид үзе идарә иткән. Аңа баш ияргә терпе илләрдән дәрвишләр һәм илчеләр, сәүдәгәрләр һәм фалчылар килә торган булган. Шул ук вакытта Багдад трагик хәлләрне дә бик күп кичергән. 1258 елда бу шәһәргә бик зур һөҗүм ясалган. Андагы 800 мен кеше суелган, шәһәр үзе яндырылган. Чәчәк атыл утырган Месопотамия җирләре таланып, чүлгә әйләндерелеп калдырылган. «Дөнья яратылганнан бирле мондый коточкыч үтереш һәм талауның булганы юк һәм дөнья беткәнче дә мондый тамаша булмас», дип язган ул сугыш турында гарәп тарихчыларының берсе. Хулагу башлаган ул әшәке эшне йөз илле елдан соң Тимур тәмам итә. XVI гасырдан алып безнең гасыр башына кадәр, ягьни дүрт йөз елга якын. Ирак төрек пашалары хакимлеге астында була. Ә беренче Бөтендөнья сугышы елларында Ирак җирендә Төркия белән Англия үзара сугыша башлыйлар. Нәтиҗәдә инглизләр төрекләрне куып чыгарып. Ирактагы бай нефть чыганакларын үз кулларына алалар, ә Багдадны төзекләндерү турында уйлап та карамыйлар. Ирек сөюче иранлылар инглизләргә каршы берничә мәртәбә кораллы восстаниегә күтәрелеп карасалар да. ул восстаниеләр инглиз гаскәрләре тарафыннан бастырыла килә. Ә икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Америка һәм Англия империалистлары Иракны хәрби агрессив блокка — Багдад пактына керергә мәҗбүр итәләр. Иракның хезмәт халкы тагын да ныграк бөлгенлеккә төшерелә. Моңа монгол, фарсы, төрек яулап алучылары һәм инглиз империалистлары гаепле. Дөнья цивилизациясенең бишеге булган Багдадны алар шундый кыен хәлгә калдыра. 1958 елның 14 июлендә Иракта революция була. Баш күтәргән Ирак хәрби частьлары. халык белән бергәләп, үз илләрен колониализмнан азат итәләр. Ирак республика булып игълан ителә һәм Багдад пакты белән элемтәдән чыга. Без Иракта яз көне булдык. Ләкин андагы яз безнең язга һич тә охшамаган иде. Анда кар бөтенләй юк. Кая карама — чәчәкләр, ә җылылык 20 градустан да югарырак. Иракның җире бик юмарт, анда елына ике-өч мәртәбә уңыш чәчеп үстерергә мөмкин. Шунлыктан базарларында ел буе яңа өлгергән җиләк-җимеш сатыла. Багдадка килеп төшүебезнең икенче көнендә без табигатьнең гаҗәеп күренешенә юлыктык. Кызыл яңгыр яуды. Әйе. әйе. нәкъ кан төсле кып-кызыл яңгыр! Үзе ул нәкъ бездәге шикелле яңгыр, әмма кызыл. Без яңгыр башланганда машинада бара идек. Яңгыр ява башлауга, машинабыз тукталып калды. Бер безнеке генә түгел, бүтән машиналар да тукталган, чөнки яңгыр шундый куе — биш-алты метрдан ары берни күрә алмыйсың. Кызыл яңгыр бу якларда гадәти хәл һәм аның хикмәте менә болай икән: җил чул комын туздыргач, аның тузан кебек кенә вак кисәкләре һавага күтәрелеп. болыг сыман очып йөри. Менә шул тузан болыты белән чын болыт кушылып, яңгыр ява башлаганда тузан бөртекләре дә яңгыр тамчыларына ияреп җиргә төшәләр һәм. шулай итеп, кызыл, пычрак яңгыр ява. Яңгыр яумаса да, тузан болытлары күтәрелгән вакытта самолетлар оча алмый — кук йөзе караңгылана. Ә андый вакытларда аэропортта халык шыгрым тулы була. Без дә шундый чакта туры килдек. Безнең аэропортларда да һава шартлары самолетлар очарлык булмаганда халык куп була бит. Шунлыктан ул хәл гаҗәпләндермәде безне. Безнең игътибарны икенче нәрсә — халыкның кузгә терәлеп торган ике төрпелеге җәлеп итте. Берәүләре бик купшы, зиннәтле киенгән, ә икенчеләре коточкыч начар кием кигәннәр. Зиннәтле киемлеләре аэропорт эчендә, йомшак урыннарда, әйбәт җиһазланган залларда утыра, ә ярлылар тышта, яңгыр астында, калтырап, үткән-барган баерак кешеләргә кулларын сузып, хәер теләнеп торалар. Багдадта гомумән ярлылар күп һәм алар бик кыен хәлдә яши. Торыр җирләре булмаганлык- тан, урамдагы тротуарларда төн үткәрүчеләрне бик еш очратырга мөмкин анда, вмма S9I •hHtwt£ еианеииеэм nuxec 'nuatfow и мд 'oMiadeutA 'uA weq Hexuadamax deuMOtug oudex неиэд чтАх мА меиАт eHHdeusa недех еэмв OHiadeuMHgAx иве e нени еиеитс иеиАт наио нэзеитех әсАм WaHdeudM INK аххни-ннхах Ад -нехинснэ deuNKcna неиэд чтАх edvM eHadeuxng weq eHHdeuHHdHM tnee eV хяж1аиснм-ннаех dagweM неминк ехАвмх ’нехиези aMaodMAxex euadeuxMg ‘XaHdeuahAema eVnaaedMa инее ex MedaMg 'Инн -daucHM-ннхех енәм uAq udaM ияаех max ипэа auxewwMRM миа ewdHXueN ннхиа *амиа eraaxadtba undog ХА 'иаинз KdeutHM-ннхех VHwq 'deHHHxex чти dagnex еиенез nueV ow иид мама dautHN-тчхах — Ada», инхах иәсеиәд ахиАи weq емиву deuwdaN ueuewox HadeueVAex назад uaxeodAM енәх Hadeuxwg них ndeg adeudagneM a 'ueuHandM 'инне иахмв нхие HHdtuBHtge adeudagwex edox uamax аиимх CHadeutaw ива неннхч4еитед 'ннсо имд HdeuBwegy wdaH uawewdag наиак adaM нахиаха uwtf «внадеп enadeutaM ‘иәии MBWUAH HHCO adaM әэадАх deuBWM ками ahauodaa weq MUUMW atf deucNM-HHxax -HdaM uiajax мАхзиах 'иакх HewuAx на HSweMdaq weq WOIXSON ehauodea ахехзах xunxdoi-edeM 'deu -хиаХАхэ ex wedxMg deuuedax чти wndho ma нгчхмет etf deuahAdaH ungs мифАи ме-иа 'иәии Wш клДле — «имел сумкада *Сә- хаф*г». килсә дә, миңа суз әйтүче булмады. Алай гына да түгел, гарәпләр үзләре үк мине тошер дип үтенә башладылар. Күрәсең, мине газета корреспонденты дип уйлаганнардыр һәм газетада рәсемнәрен чыгарырга теләгәннәрдер. Ислам дине рәсемгә тошерүиз генә түгел, бүтән бик күп нәрсәне дә тыя. Әмма шул ук ислам дине буенча бер иргә берничә хатын алып торырга рохсәт ителә. Багдад шәһәренең үзәгендә, хормә агачлары арасында ике катлы бер йорт бар. Ул йортның хуҗасын бетен шәһәр халкы белә икән. Хикмәт шунда, ул йорт хуҗасының сигез хатыны бар. Шул сигез хатыннан кырык ике бала туган һәм аларның барысы да ир балалар. Карап торырга апай шаккатарпык кеше дә түгел ул, авырлыгы нибары илле килограмм гына икән. Андый куп хатынлы кешеләр бер уп гына түгел, күп анда. Теләгән кешегә ничә хатын алса да рохсәт ителә. Тик туй ясарга һәм хатынына кыйммәтле бүләкләр, киемсалымнар алырга акчасы гына булсын. Эмма бик күп гарәпләрнең берничә хатын түгел, бер хатын алырга да хәле җитми шул. Әгәр дә инде ойләнгән икән, алар хатыннарын аермаска тырышалар, чөнки бүтән хатын алу өчен тагын зур расход чыгарырга кирәк булачак. Шунлыктан анда хатын аеру бик сирәк хәл. — Иракка килеп тә Вавилонны карап кайтмау — җинаять булыр иде! — диде безнең белән барган бер иптәш һәм бер көнне шунда киттек. Вавилон Багдадтан ерак түгел, нибары туксан биш километрда гына икән. Кукуруз, ясмык, хөрмә кырлары аша барганнан соң. автобусыбыз «Вавилон» дип язылган багана янында тукталды. — Сез хәзер изге җирдә, борынгы Вавилон дәүләте җирендә басып торасыз,— диде гид, без автобустан төшүгә сөйли башлап.— Әнә теге чокыр-чакырлы урыннар — борынгы каналлар урыны. Ә менә шушы юл буеннан ук башланып киткән балчык стена элек бөек шәһәрне әйләндереп алган булган һәм койма хезмәтен үтәгән. Заманында бу урын дөнья цивилизациясенең үзәге булган. Көннәрне җиде көнлек атнага, елны унике айга, түгәрәкне өч йөз алтмыш тигез кисәккә булу һәм шул кисәкләрнең һәркайсын градус дип атый башлауны шушында. Вавилонда уйлап тапканнар. Биек каланчага менеп, күк җисемнәре хәрәкәтен өйрәнергә керешү дә шушы җирдән башланган... Аннары гид безне бер катлы йортка — музейга алып керде. Анда борынгы Вавилон корылмаларының макетлары куелган. Анарга карагач хәйран калмыйча мөмкин түгел. Безнең эрага кадәр дүрт мең ел чамасы элек барлыкка килгән һәм ике мең ел чамасы элек юкка чыккан Вавилон дәүләте заманында, чыннан да. бик бай һәм югары культуралы дәүләт булган. Аның шулай икәнлеген музейдагы күп санлы экспонатлар — йорт-җир әйберләре, алтын, көмеш бизәнү әйберләре һәм гаҗәеп зур осталык белән эшләнгән хайван сурәтләре «әйтеп» тора. Ә хәзер шул дәүләт урынында таш. балчык һәм ком өемнәре генә. Шәһәр үзе аста күмелеп калган. Вавилон дәүләте җире хәзер дә Ирак дәүләте тарафыннан сакланып тора, чөнки җир астындагы бик күп хәзинә әле дә тулысынча казып алынмаган. Хәзер анда казу эшләре алып барыла. Шәһәрнең кайбер урамнары казылып, чистартылган иде. Ул тар урамнарның стеналарына ясалган хайван сурәтләре хәзер дә күренеп тора әле. Вавилондвгы асылма бакчалар урыны. Хәрабәләрдән бераз чмттарак биек пьедестальде кара таштай ясалган бии зур арслаи скульптурасы бар. Заманында Вавилон дәүләтенең куәтен күрсәтел, куркытып торырга тиеш булган ул. Вааилои дәүләтеннән калган күп кенә жәзинәләрне бик күп талаганнар, күбесен чит илләргә дә алып киткәннәр. Әмма, күрәсең, бик зур булгандыр инде, әлеге арсланга тимәгәннәр. Куркыныч арсланнан талаучылар да курыккан булса кирәк. Заманында Вавилонда асылмалы бакчалар булган һәм алар җир йеэендәге җиде ♦ могҗизаның берсе булган дил сеилиләр. Хәзер ул бакчаларның урынын казыганнар һәм алариың эленеп тормаганлыгы ачыкланган. Калын таш стена кәрнизләренә балчык х түшәп кенә утыртылган булган алар. Ә ул бакчаларның утыртылу тарижы болай. 5 Наеужудоноср исемле Вааилои патшасы таулы, урманлы җирдә туып үскән Амитис “ исемле кызга әйләнгән дә аны Вавилонга алып кайткан. Вавилонда тора башлагач, g Амитис уз илендәге агачларны, тауларны сагына башлаган Менә шуннан соң патша. > жатыиыиың күңелен юатыр эчен, әлеге «эленеп» тора торган бакчаларны ясаткан. * Еллар үткән, Вааилои яулап алучылар кулы астына эләккән. Бәла естенә бәла ди- ♦ гәндәй, аннары Ифрат елгасы ташып чыгып, Вавилон стенасын җимергән дә шәһәрнең s бер елешен юып алып киткән. Тора-бара Ифрат агышын үзгәрткән дә Вавилоннан = ботенләи еракка киткән. Шәһәр, коргаксып, ком бураннары жекемеиә калган һәм тора-бара бетенләй ком белән күмелгән. Заманында чәчәк атып утырган Вавилон > дәүләте әнә шулай юкка чыккан. Багдадтан без Басра шәһәренә бардык. Басра — Тигр һәм Ифрат елгаларының 2 тамагына урнашкан. Аны Иракның диңгез капкасы дип йертәләр. Ирак күп кенә илләр - белән сәүдә эшләре алып бара. Шунлыктан Басра портында. Ирак корабларыннан * тыш, чит ил кораблары да һәрвакыт бик күп була. Без барганда анда оч Совет “ тепложоды Иран завод-фабрикалары ечен кирәкле әйберләрне бушатып торалар иде. 2 Ирактан алар жормә алып кайтачаклар. Ә Иракта хермә агачлары бик күп. Тигр-Ифрат = елгаларының һәр ике ярында да жормә плантацияләре җәелеп ята. — Иракны,— днде безне алып йорүче гид,— кәйчакта жормә республикасы дил атыйлар, һәм ул, чыннан да, шулай. Деньядагы бетен жормәнең 80 проценты безнең илдә үстерелә. Утыз өч миллион чамасы хөрмә агачы бар безнең илдә һәм аларда өч йез илле сорт хөрмә үсә. Хөрмә агачы утыртканнан ары өч елдан соң сиксән-туксан ел рәттән хөрмә бирә. Һәр агачтан елына уртача йөз-йөз егерме килограмм хөрмә җыеп алалар. Хөрмә безне туендыручы гына түгел, аның агачын төзү материалы итеп тә. ягулык итеп тә кулланабыз. Ә яфраклары белән түбә ябабыз, ботакларыннан кәр- зиннәр үрәбез... Ирак турында сүз алып барганда нефтьне искә алмый үтү мөмкин түгел. Капиталистик дөньядагы нефть запасының 10 проценты Иракта һәм ул нефть чыгару буенча дөньяда бишенче урынны алып тора. Анда ел саен 70 миллион тонна чамасы нефть чыгарыла. Куп еллар буена империалистик илләр шул нефть өчен үзара талашып килделәр. Хәзер исә нефть ятмаларын тулысы белән Ирак халкы кулына алу өчен көрәш бара. Иракта безгә бик күп мәртәбәләр җирле халык белән сөйләшергә туры килде. Уку йортларындамы, хөрмә плантацияләрендәме, авыллардамы яки Багдад урамнарындамы — кайда гына сөйләшергә туры килсә дә, гарәпләр безгә ике бармакларын бергә куеп: — Руслар белән гарәпләр дус! — дип әйтәләр иде. Ирак республикасы әле яшь. Колониаль системадан котылуына нибары ун гына ел әле аның. Шунлыктан хәзергә гарәпләрнең тормышы шактый авыр. Әмма гарәпләр — бик тырыш һәм эшчән халык. Алар хәзер үз тормышларын яхшырту өчен зур һәвәслек белән эшлиләр. Тырышлыклары бушка китмәс — Ирак яңадан бай, куәтле илгә әйләнер дип ышанасы килә.