Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН УТЛАРЫ 1970 ЕЛДА

ЖУРНАЛЫБЫЗНЫ УКУЧЫЛАРГА РЕДАКЦИЯДӘН ХАТ Быел, ягъни 1969 елда. ■Казан утлары, журналы 80 меңнән артын тираж белән чыгып иилде. Татар телендә басыла торган бердәнбер әдәби журнал буларак, ул Советлар Союзының барлык почмакларында таратыла һәм, билгеле булганча, аңа илебездәге теләсә найсы почта бүлегендә язылырга момкин. Журналны пропагандалау һәм таратуны оештыру эшендә, язучыла- рыбызиың һәм редакциянең үзләреннән тыш. авыллар һәм шәһәрләрдәге, районнар һәм елкәләрдәге элемтәчеләр, партия һәм совет органнары, «ңәмәгать оешмалары, ж*- мәгатьчелен тәртибендә матбугат таратучылар актив катнаштылар һәм катнашалар. Без аларга моның ечен Язучылар союзының һәм редакциянең зур рәхмәтен тагын бер кат белдерәбез, журналга 1970 елга яздырганда да аларның шундый ук тырышлык һәм активлык белән эшләячәилә- ренә ышанабыз. 1970 елда илебез һәм бетен прогрессив кешелек дөньясы бәен юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу бәйрәмен тантана итәчәк. Бу уңай белән без журнал битләрендә «Ленин — беек якташыбыз» дигән даими бүлектә иң яхшы әдәби әсәрләрне. истәлекләр һәм язмаларны, Казаннан киткәч Ленин булган урыннардан (Шушенское, Псков. Уфа. Ленинград. Мвснәү. Польша. Финляндия һ. б.) язучыларыбыэ репортажларын тагын да күбрәк итеп бирәчәкбез. Алар мәктәпләрдә һәм клубларда Лениниана кичәләре үткәргәндә бик кирәкле яңа нулланма булырлар. «Төрле телләрдән һәм терло илләрдән» сайлап алып тәржемә ителгән яңа әсәрләр бу теманы тагы да киңәйтәчәк һәм баетачак. Киләсе елда республикабыз тагын бер истәлекле датаны — Татарстан АССР тезелүгә 50 ел тулу кенен шаулатып бәйрәм итәчәк. Ленин васыятьләрен үтәп, промышленностьны, авыл хужалыгыи, культура һәм фәнне күтәрү буенча эшчеләр белән игенчеләр, ижат кешеләре белән галимнәр ирешкән зур уңышларны, халкыбызның батыр улларын, дуслык һәм тугандашлык хисләрен зурлаган материаллар 1970 елда журналда аеруча күп буласы бик табигый. Сез аларны министрларыбыз, бетен илгә данлы кешеләребез белән беседа формасында. замандашларыбыз турында очерклар яки язучыларыбызның. сәнгать эшлек- леләренең әдәби портретлары дигән циклда укырсыз. Төп урын, әлбәттә, халкыбызның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырып заман темасына язылган яңа әсәрләргә биреләчәк. Андыйлар редакция портфелемдә хәзер ук бар инде: мәсәлән. Мирсәй Әмирнең «Җан көеге» повесте. Газиз Мехәммәтшинның • йөрәктәге эзләр» романы, Нурихан Фәттахның тарихи темага «Идел суы ака торыр» дигән романы. Эдуард Иасыймое («Сорбонна профессоры»), Әмирхан Еники («Җиз кыңгырау»), Барлас Камалов («Күршеләр»), Вакыйф Нуруллин («Күпер чыи- канда»), Фәнил Мансуров («Хәерле юл»). Мөхәммәт Мәһдиев («Авылым көндәлеге*). Мөсәгыйть Хәбибуллин («Тормыш чоңгыллары»). Рәфкать Нәрамиеа («Кичке утлар») повестьлары. Сибгат Хәкимнең. Нури Арс- лановның. Сажидә Саләймановамың, Илдар Юзеевиың яңа поэмалары һ. б. Без барлык прозаиклардан яңа хикәяләр, барлык шагыйрьләрдән яң.1 шигырьләр һем жырлар көтәбез. Арада «Елмаел-нелеп иенә._» бүлегенең юмористик һәм сатирик әсәрләре. • Балаларга уныгыз» дигән циклда мәктәпкәчә яшьтәгеләр ечен шигырь һәм хикәяләр журналның һәр санында диярлек була килде һәм булачак. Безнең китап нәшриятыбызда хәзер һәр өч кен саен бер яңа матур әдәбият китабы чыгып тора. Без киләчәктә укучыларыбыз- ны шулариың иң зур күлчелеге белән, я рецензия, я китап күзәтү, я аннотация биреп таныштырып барырга телибез. Шулай ун борынгы әдәби мирас, хәзерге халык ижаты. әдәби тәнкыйть материаллары да күбрәк урын алырга тиеш. Кыскасы, язучыларыбыэ һәм редакция коллективы журналда басыласы барча тор материаллар тагын да киңрәк масштаблы, тирәнрәк эчтәлекле булсын ечен тырышалар. Урыннарда да журналны күбрәк тарату һәм киңрәк пропагандалау буенча тагын да зуррак тырышлык күрсәтелсен иде. Журналга язылу шушы елның I сентявренмем башлана. Язылу бгясе: вео елга — в сум. аерым санның белее — 30 тиен. Язылганда. каталогтан тизрек язлеп тапсыннар ечен журналның WHO номерлы индексын ейтгрг» кирек. Теге ччи бу себеп белен журналга урыннарда язылу момкин билмаса, түбендгге адрес белен алча еңибгреп те язылырга мамкин Казам», ул. Куйбышева. дам ПЩ. Татарсков областное отделение •Союзпечать». , Журнал редакциясе узе подписка акчасын кабул итми.