Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ДУСЛЫК СӘЯХӘТЕ Июль ахырларында Татарстанның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре һәм тел белеме галимнәреннән бер төркем Идел акчарлагы «Метеор»да сәяхәткә чыктылар. Бу сәяхәтнен максаты — нефть тудырган шәһәрләр белән танышып йөрү Идел өстендә «Метеор» тирбәлә. Салоннарда ижат кешеләре гәпләшә. Бер салонда Мирсәй Әмир. Атилла Расих, КПССиыч Татарстан өлкә комитеты культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин, Гариф Гобәй, композиторлардан Рөстәм Яхин. Хөснул Вәлиуллин һәм музыка белгече Зәйнәп Хәйруллнна нәрсәдер турында бик житди сөйләшәләр. Шулар янында ук җырчылардан Әмил Җәләлетдннов. Риф Сафиуллин, музыкант Рәзинә Сабитовская һәм скрипач Шамил Мөнаснпов үзләренең программаларын тикшерәләр. Ә урта салонда шагыйрьләрдән Нәби Дәүли, Галимжан Латыйп. прозаик Сафа Сабиров, композитор Бату Мулюков. художниклардан С. Гатауллин. А Прытков. Г. Ибраһимов исемендәге Казан тел. әдәбият һәм тарих институтының директор урынбасары Илбарис Надиров шул ук институтның гыйльми секретаре Азат Әхмәдуллин һ. б.лар да нәрсә турындадыр жай гына гәпләшеп утыралар. Шашка шахмат өстәлләре тирәсендә дә җанлылык. Анда Татарстан язучылар сою- зынын җаваплы секретаре Гариф Ахунов. Әхсән Баянов, Мәхмүт Хәсәнов, Малик Хәмнтов, Мөдәррис Әгъләмовлар көч сынаша. «Красный ключ» пристанена пионер лагерьлареннан бик күп пионерлар килгән. Аларнын кулында урман, кыр чәчәкләре. Түбән Кама шәһәре үзенең киң проспектлары. тугызар, бишәр катлы матур йортлары. мәктәпләре, техник училищелары, техникумнары яна төзелешләре белән кунакларны бик җылы каршы алды. Кунаклар ШУЛ көнне үк тимер-бетон конструкцияләре эшләп чыгара торган завод белән таныштылар. Бу завод эшчеләре үзләренең хезмәт җимешләре белән Түбән Кама шәһәрен генә түгел, илебезнен башка зур төзелешләрен дә тәэмин итә икән. 'Анын футбол кырыннан да зуррак булгйн цехларында хезмәт гөрләп тора Андагй техниканың көче чын-чынлап гаҗәпләнерлек. Түбән Кама Химия комбинаты да үзенен гигантлыгы белән, гаҗәеп киләчәге белән һәркемдә зур тәэсир калдырды, һәркемне дулкынландырды. Культура работниклары Түбән Камада ике очрашу үткәрделәр- берсе — шәһәрнең Химиклар клубында, икенчесе — Химия комбинаты клубында КПССнын Түбән Кама шәһәре комитеты беренче секретаре Н Юсупов шәһәр халкы исеменнән культура работникларына иҗатларында уңышлар теләде. «Безнең шәһәр иҗатыгызда чагылыш табар!» дигән ышаныч белдерде. КПССнЫң Татарстан өлкә комитеты Әдәбият һәм сәнгать вәкилләре *Дуслык» нефть үткәргеченең башланган урнында. культура бүлеге мөдире М Мусин шәһәр хезмәт ияләрен язучылар, композиторлар, художниклар, артистлар, галимнәр белән таныштырды Соңыннан культура работниклары тамашачыларга үзләренең әсәрләрен укыдылар, композиторларыбызның жырларын башкардылар, татар әдәбиягы- иын. музыкасының, гомумән, культурасының бүгенге торышы турында сөйләделәр. Кунаклар үзләрен иң беренче булып каршы алган пионерлар янында да булдылар, алар алдында чыгыш ясадылар, аннары «Красный ключ» кош фабрикасын карадылар Быел үзенең 50 еллык юбилеен үткәргән бу совхозның тулысы белән машинага кейләнгән тавык кетәкләре дә кунакларда зур соклану тудырды. Түбән Кама белән Әлмәт арасындагы юл асфальт кына түгел, ул бетоннан коелган. Ә юлның ике ягында — ямь-яшел урманнар. иксез чиксез иген кырлары Автобус алга ыргыла. Менә Зәй ГЭСы. Аның су саклагычы дингез булып әллә ничә чакрымнарга жәелгән Шуннан инде Әлмәт районы чите башлана Район вәкилләре үз автобуслары белән «чик буенда» кунакларйы көтеп торалар икән. Сәяхәтчеләр Түбән Кама кешеләре белән хушлашып, юлны дәвам иттеләр. КПССныц шәһәр комитеты вәкиле Сания Хәкимова кунакларны юлда очраган промыселлар, буровойлар, колхозлар белән таныштырып бара Әлмәтлеләр үз яклары белән чын чынлап горурланалар БУ бик табигый дә: аларда Татарстан нефтенең үзәге, деньядагы иң зур «Татнефть берләшмәсе» Татарстан нефте — илебездә чыгарыла торган нефтьнең өчтән берен тәшкил итә. Ә бөек юлбашчыбыз В И Ленинның тууына 100 тулачак елда — 197(1 елда — алар 100 миллион тонна нефть бирергә ышандыралар Бер «ӘлмәтӨефть* Үзе генә дә Баку биргән кадәр нефть бирә Аннары шунысы да бар «Дуслык* нефть үткәргеченең башы да Әлмәттә бит «Әл- мәтнефть» идарәсе үзе генә дә илнең нефгь эшкәртү заводларына һәм «Дуслык» нефть үткәргече буйлап социалистик илләргә ел саен 20 миллионнан аргык «кари\алтын» озата Бу турыда килгән кунакларга! Сания Кадыйровн.1 да. «Тәтнефть» берләшмәсе начальнигы Әгъзам Валиханов та. КПС.С- нын Әлмәт шаһәр комитетының берекме секретаре В В Ермаков та күп сөйләве Нефтьчеләрнең эшләре. тормышлары бетән танышканда уен-көлке, шаярулар тынып тормады Әнә Мирсәй Әмир А зелии бригадасы бораулый торган вышка янында нефтьчеләр каскасы киеп рәсемгә дә төш кән. Нефтьчеләр турында ике роман, куп хйкэя һәм очерклар язган Гариф АХУЙМКВ бригада Житәкчесе шул квска.Тариын берсен бүләк иткән. һәрнәрсә сокландыргыч, һәрнәрсә дулкынландыргыч һәм гажәплэнлергеч айда — нефтьчеләр янында Менә Манлебей гат- бензин заводы Бу чын мәгънәсендә гигант ■чвод Казан Оргсинтез заводына да. Түбән Кама Химия комбинатына да, ИлебеэйӨН башка бик күп шәһәрләренә дә(бутаны ля пропаны да. башка бик күп Iкыйммәтле продуктлары һәм. ниһаять, беэ-^яга торгам Сулдан уңга .М. Әмир С. Хгкимсва. М Мусин. газы да биредән китә. Ә аның кешеләре! Директоры Фәйз.лла Галиуллин үзе дә институтны ун ел гына элек тәмамлаган Киң карашлы, зур колачлы, киләчәккә карап эш итә торган һәм шул ук вакытта бик мөлаем, кешелекле eier ул. Өр яна техникага, гел автоматка көйләнгән бу заводта эшләүче белгечләр —егетләр һәм кызлар — башлыча шушы VK тирә-яктә туып үскән. Әлмәттә. Казанда укыган элеккеге авыл малайлары, авыл кызлары Үзләренә тапшырылган шундый зур заводның данын алар бөтен союзга таратканнар. Бөгелмә шәһәре дә нефть белән тыгыз бәйләнгән Биредәге Татарстан нефть-фән ни-ТИКШеренү институтының (Таг НИИ) фәнни эшләр буенча директор урынбасары Р Максудов кунакларны үзләренең эшләре белән, андагы лабораторияләр, катлаулы электрон хисаплау машиналары белән таныштырды. Хәзер биредә 4 фән докторы, уннарча фән кандидатлары эшли икән Алар нефть геологиясе, «кара алтын» ятмаларын эзләү, скважиналар бораулау, нефть һвм газ эшкәртү проблемалары буенча унышлы зшләп киләләр. КПССнын Татарстан өлкә комитеты оеш тырга I бу сәяхәт ижат эшлеклеләре өчеи чын-чыннан бик гыйбрәтле булды Ижаг эшлекле тәре бик кү п нәрсәләр белдйлар, күпне күрделәр. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕНДӘ Татарстан язучылары союзы идарәсенең чираттагы утырышында «Казан утлары» журналының I. 2. 3. 4 саннары тикшерелде Докладчылардан М Әмир бу саннарда проза әсәрләренә житәрлек урын бирелмәвен журналның кимчелеге итеп күрсәтте. «Ә басылып чыкканнардан күңелгә и» яхшы тәэсир калдырганнары,—диде ул,— Р Төхфәтуллиннын «Гомермен 48 минуты» хикәясе һәм М. Хәбнбуллнннын «Унсигезенче яз* повесте булды. Шулай ук Ф. Хөсни- нен «Гыйльмениса» повесте да игътибарга лаеклы әсәр». Икенче докладчы Ш. Бикчурнн башлыча хикәяләргә һәм очеркларга тукталды. Ул да шулай ук М. Хәбибуллин. Р Төхфәтуллип әсәрләренә уңай бәя бирде. М. Хәмитовнын «Мировой Әмир», К. Тимбикованың «Алтын сәгать» очеркларының уңышлы булуыч билгеләп үтте. Әхмәт Исхак исә поэзия әсәрләре турында сөйләде. «Бу саннарда,— диде ул.— йөздән артык шигырь, өч зур поэма басылып чыккан Ә Давыдовның «йокысыз төннән соң» шигъри романыннан фрагментлар. С. Хәкимнең «Дугада җиде көн» әсәре уңышлы Ә Маликовның «Чигүле кулъяулык» поэмасы эшләнеп бетмәгән, ышандырырлык итеп мотивлаштырылмаган урыннары күп» Аннары ул Г. Латыйп. Р Гатауллин, Г. Сәгыйров. Г. Афзал. Р Вәлиева. Б. Сөләйманов. Р Гәрәй. М. Шабай һ. б ларның шигырьләренә тукталды. алардагы уңышлы һәм кимчелекле якларны күрсәтте. Гази Кашшаф үзенең докладын журналда басылган тәнкыйть әсәрләренә багышлады. Н. Исәнбәтнең «Тукайның бер шигыре». Г. Бәшировның «Гөлжамал кайсы як кызы» мәкаләләренең танып белү ягыннан әһәмиятен әйтте. Г. Халитның Әмирхан Еникига, Р. Мингалимовнын Ә. Давыдовка. С. Хәкимнең Ф Кәримгә багышланган мәкаләләре хәтердә кала. Ә Исхак белән Г. Ишмөхәммәтовнын академик басмаларга карата мәкаләсе үтә кирәкле проблемалар күтәрә. Ләкин журналда китап күзәтү бүлеге шактый ук зәгыйфь — Г. Кашшаф докладының дәвамында башлыча әнә шулар турында сөйләде Фикер алышуга Ф Хөсни. Г. Бәширов, Н Фәттах Г. Иделле. Ш Маннур, Г. Ахунов, X. Туфан һ. б.лар катнашты. ФИНЛЯНДИЯ ҺӘМ ТАТАРСТАН Финляндиядә тугыз йөзгә якын татар яши. Алариын ата-бабалары ул якларга моннан йөз еллар элек вак сәүдә эшләре белән барып чыкканнар һәм шунда берничә шәһәрдә урнашып калганнар. Тумышчыгыш- лары буенча күбесе элеккеге Ннжгород губернасының (хәзерге Горький өлкәсе) Сергач тирәсендәге татар-мншәр авылларыннан Сонгы елларда Финляндия татарлары арасында безнең Татарстан республикасы, аның культура, фән. әдәбият, мәгариф өлкәсендәге казанышлары белән КЫЗЫКСЫНУ көчәнгәне сизелә. Узган ел апрель аенда анда Габдулла Тукай исемендәге бер җәмгыять төзелеп актив кына эш башкарып жибәрде. Бу җәмгыятьне оештыручыларның берсе Хельсинки университетында ал- тай-төркн телләр УКЫТУЧЫСЫ, философия фәннәре лиценциаты — Гомәр Таһир әфәнде. Сонгы вакытларда ул ике мәртәбә Казанда булып китте. Тукай турында язачак фәнни хезмәте өчен материаллар жын- ды. белгечләр белән очрашты. 1968 елнын маенда Г. Тукай жәмгыяге чакыруы буенча ТАССРның атказанган артисты Айрат Арсланов җитәкчелегендә бер төркем татар совет артистлары Хельсинки һәм Тампере шәһәрләрендә концертлар бирделәр. Быел Тукай җәмгыятенең чакыруын кабул нтеп. шагыйрьнең туган көненә багышлап Хельсинкида үткәрелгән җыелышта катнашу өчен Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты И. Надиров һәм шул институтның гыйльми хезмәткәре, тел белгече И Абдуллин бардылар Алар Финляндиядә ике атна булдылар. И. Надиров Хельсинки һәм Тампереда «Г. Тукай һәм татар халык жырлары» дигән лекция укыды. И. Абдуллин Г. Таһирның Тукай теленә багышланган хезмәтен баету буенча ярдәм күрсәтте. Безнең галимнәр Хельсинки университетының алтай, угро-фин телләрен өйрәнүче галимнәре белән очраштылар. тел. әдәбият, тарих институтында алып барылган фәнни эшләр турында чыгыш ясадылар Тампереда В II. Ленин музее белән таныштылар. ПЕРМЬНӘН КУНАКЛАР Пермь китап нәшрияты 1970 елла В И. Ленинның 100 еллыгы уңае белән, Кама буенда яшәүче тугандаш татар, башкорт. удмурт һәм коми-пермяк халыклары поэзиясе үрнәкләреннән «Дүрт жил» («Четыре ветра») исемле жыентык чыгарырга әзерләнә. Күптән түгел Татарстанга Пермь язучылары С. М. Гинц һәм А. М. Домнин иптәшләр килеп китте. Алар рус телендә чыгарылачак бу китапка татар шагыйрьләреннән X. Туфан. С. Хәким. Н Арсланов, Н Дәүле, 3 Нури. LLI. Галиев. X. Камалов, И. Юзеев. Ә Баянов. С. Сөләйманова, М. Шабаев. Р Харисов һәм Зөлфәт шигырьләрен сайлап алдылар. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Июнь аенда яшь язучылар Роберт Ба- туллин, Гәрәй Рәхим һәм Рөстәм Мннгали- мов Актаныш һәм Чаллы районнарында В II. Ленинның тууына 100 ел һәм ТАССРның төзелүенә 50 ел тулуга багышланган әдәби кичәләр оештырдылар. Клубларда, культура сарайларында, пионер лагерьларында, җәйләүләрдә китап укучылар белән очраштылар. Яшь язучылар Яр Чаллы районы милиция бүлеге хезмәткәрләре белән дә очраштылар. Бу очрашуда милиция хезмәткәрләре белән язучылар арасында кызыклы әңгәмә булды Әнгәмә барышында татар әдәбиятында милиция хезмәткәрләренең кыен һәм фидакарь хезмәте турында әсәрләрнең аз булуы әйтелде, чытыш ясаучылар язучыларның бу кызыклы темага кыюрак мөрәҗәгать итүләрен теләделәр.