ЯШЕЛ ЯР
8
Иртәгесен түгел, аннан соңгы көнне дә түгел, әмма күпмедер вакыт үткәч. Гәүһәр гүя әкренләп йокысыннан уяна башлады. Вакыт әкренләп савыктыра бугай. Гәүһәр балаларга күбрәк игътибар итә. Әлбәттә, балалар моны сизмичә калмады, ләкин алар үз фикерләрен кинәт үзгәртмиләр икән. Хәзергә бары тик боз астындагы агым гына бара, әмма Гәүһәр бу кадәресенә дә бик шатланды. Бу вакытта инде декабрь караңгылары үткән, кышкы каникуллар да узып киткән, көннәр күзгә күренеп озыная башлаган иде. Яктылык һаман арта бара, бу яктылык гүя әкрен генә күңелгә дә күчә. Ә язгы гөрләвекләр күңел төбендәге соңгы керләрне дә агызып китәр. Хәзер Гәүһәр мәктәпкә дәртләнебрәк йөри, яңакларында беренче алсулык күренде. Иртә белән класска кергәндә укытучының йөзендәге бу алсулыкны бигрәк тә балалар сизделәр. Аларга бит, уйнагыз, көлегез, дип әйтергә кирәкми, алар молы үзләре беләләр. Гәүһәр аларның яңгыравыклы тавышларын ишетеп, эченнән шатланып туя алмады. Бигрәк тә аңа Зилә белән Акназар ошады. Бу ике бала бер партада утыралар. Аларны әле Ләмига бер партага утырткан булган. Гәүһәр аларның бер тапкыр да сугышканнары» яки ачуланышканнарын күрмәде. Дәресләрен дә бик ару беләләр, Гәүһәр бер тапкыр да аларга кисәтү ясамады. Акназарның әнисе бар, әтисе каядыр киткән, Акназар аны белми дә. Зиләнең әнисе белән бабасы гына бар, әтисе төзелештә үлгән. Акназар белән Зилә ян күршеләр, бер-берсенең өйләрендә дә булалар. Зилә бик көләргә ярата, көлгән чакта тавышы көмеш кыңгырау кебек чыңлый. Дөрес, аларда ниндидер күзгә күренмәгән үзгәреш бара, сүз арасында әле Зилә, әле Акназар уйга кала. Бала өчен бу бик характерлы түгел, шуңа күрә Гәүһәр моңа игътибар иткән иде, күңеленнән болар- ның өйләренә барып карарга кирәк дип беркетеп куйды, тик үз хәле хәл булганга, вакыт кына таба алмады. Гәүһәрнең чырае яктыруы Миләүшәне дә канатландырып җибәрде. Мәктәп коридорларында аның шат тавышы ешрак ишетелә башлады, кичләрен Гәүһәр янына да ешрак кереп чыккалады. Алар озак-озак сөйләштеләр Миләүшәнең сүзләре күбрәк әлеге дә баягы Вилданы тирәсендә. Вилданы төшендә дә химия белән мавыга икән. Миләүшәне көтеп химия кабинетында сәгатьләр буе утыра. * Ахыры. Башы 6—7 саннарда. Бу үтә беркатлы мәхәббәт маҗараларыннан, билгеле. Гәүһәр үзалдына елмаеп та куя Әле бик күп нәрсә, бик күп нәрсә Миләүшәгә ал да гөл булып күренә, нәкъ жырдагы кебек, соңыннан байтак үзгәрер. тормышның шигъриятен үтеп, прозасы башланыр. Шулай да беренче мәхәббәттән нәрсәдер гомер буена кала бит. вакытлы нәрсәләр югала, бетә, ә асылы һаман күңелдә яши, бер дә тоныкланмый да. сү * релми дә. Ун ел. егерме һәм кырык ел үткәч тә Миләүшәнең шушы ь шат көлүен ишетсә. Гәүһәргә нинди күңелле булыр иде... Менә шундый күңел уяна башлаган көннәрнең берендә Яшел Яр | шәһәренә ярым онытылган филармония артисты Алчын Локман килеп к чыкты. Урамда афишаларны күргәч. Гәүһәр бер мәл уйланып торды ф Алчын инде аны оныткандыр. Артистлар тормышында андый танышлар аз буламыни? Бер тапкыр Гәүһәр ире белән ниндидер бер мәҗлескә барды. Әзрәк башка киткәч. Алчын үзенең артистлыгын күрсәтә башлады, күп сөйләде, күп җырлады Аның тавышы бик ягымлы, кайбер хатын-кызларга эчтән уфтану өчен шул җитә калды, күз атучылар да булды. Гәүһәр ире янында гына утырды, иренең кулын ычкындырмады. Билгеле. Алчынның җырлавы ана ошады, төскә-башка да Алчын чибәр генә, тик буйга гына әзрәк кыскарак. Кайткан чагында Җәгъфәр көлеп: — Хатын-кызларны тилертергә күп кирәкми икән,—диде—Кәрлә артист бөтенегезнең башын әйләндерде бит. — Миңа карата әйтми торгансыңдыр.— диде Гәүһәр.— Миңа аның җыры гына ошады. Болай әллә нәрсәсе юк. күзләре хәтта майлы. Җәгъфәр башын артка ташлап көлде, шуннан соң бер тапкыр да Алчынны телгә алмады Радиодан җырын ишеткәндә я мыскыллы итеп көлде, я гамьсез калды. Ә Гәүһәр аны тагын бер-ике тапкыр концертларда күрде. Алчын ничектер җиңелрәк сөйләште, озата барырга да әзер иде, ләкин Гәүһәр ишетергә дә теләмәде, ирле хатыннарны озата йөрсәң, күзеңне ачырмаслар. диде көлеп. Шунын белән аларнын танышлыклары да бетте. Соңгы бер-ике ел эчендә Гәүһәр аны бөтенләй очратмады. Алчын да. билгеле, аның монда икәнен белми торгандыр. Концертына бәлки барганда да ярар, Гәүһәрнең болай да беркая да чыкканы юк бит. Ял көне Гәүһәр. Миләүшә белән Вилдан һәм Бибинур РДКга концертка киттеләр. Килгәннән бирле Гәүһәрнең монда булганы юк иде әле. Культура йорты ярыйсы зур булса да. төзелешендә дә. бизәлешендә дә беркадәр зәвыксызлык, авылчалык сизелә, өс киемнәрен дә кайсы салган, кайсы пальтодан, шәлдән килеш утыра. Кешеләр гүя ял итәргә дә килмәгән, балачагалар да байтак. Гәүһәргә ничектер бераз уңайсызрак булып китте. Дөрес, аның классыннан балалар юк иде югын, шулай да ничек күз йомасың. Хәер, монысы өйрәнмәгәнгәдер, югыйсә әнә Миләүшә белән Вилдан, хәтта Бибинур да үзләрен бик иркен тоталар, фойеда да бик күңелле йөриләр, залда да тыныч утыралар, күргән-белгәннәре белән дә уен-көлке кушып сөйләшәләр Кеше бөтен нәрсәгә күнегә, соңыннан бер нәрсә дә кирәкми икән. Гәүһәрнең беркадәр художниклык сәләте булганга, мондагы кимчелекләрне ачык күрде. Концерт ике бүлектән иде. күңелле генә тәэсир дә калдырды Кайбер артистлар арзанлы алымнарга күбрәк игътибар бирәләр булса кирәк. ничек тә булса халыкны көлдерергә, кул чаптырырга, бис кычкыртырга тырышалар. Бу Гәүһәргә бөтенләй ошамады. Аннары кайберсе кием-салымга да игътибар биреп җиткермәгәннәр, күрәсең, монда ничек булса да ярар дип уйлаганнардыр Репертуарларында да беркадәр талымсызлык сизелә, һәрхәлдә. Гәүһәр булса, кайбер номерларны рәхәтләнеп төшереп калдырыр иде. Ә. гомумән, концертка килүе ГАБДРАХМАН ӘПСЭЛӘМОВ өчен Гәүһәр үкенмәде, күңеле ачылып китте, иң мөһиме, халык арасына чыкты, бу бикләнеп ятудан мең мәртәбә яхшырак бит. Алчын Гәүһәрне күрмәде бугай. Ул үзен бик иркен тотып, халыкның яхшы каршы алуына күнеккән хәлдә, аз гына кылана төшеп җырлады. Төп җырлары яхшы — тирән эчтәлекле, зәвыклы иде. Кул чабып сәхнәгә кат-кат чыгара башлагач, ул да түзмәде, халыкның бер өлешен кытыклап көлдерергә генә исәп тотылган җырлар җырлады. Гәүһәр кызарып утырды Алчынны күрсәм, үзенә әйтәм әле, дип уйлады. Хәзер хәтерли, Алчын бу җырларны ул чакта мәҗлестә дә җырлаган иде. Мәҗлес мәҗлес инде, үз кешеләр арасында ни җырласаң да ярый, әмма сәхнәдә бераз чама кирәк. Өенә кайтып йокларга яткач та Гәүһәр әле беркадәр вакыт Алчын турында уйланды. Төскә-башка Алчын бер дә үзгәрмәгән кебек, бераз юанайган гына шикелле. Еллар үтә бит. Гәүһәр исенә төшерде, Алчын бер тапкыр аны кара роза, кара аккош дип атаган иде бугай. «Кара роза, кара аккош, кара елан...» дип уйлады Гәүһәр. Аңа күңелсез булып китте. Икенче көнне кич белән, бер дә көтмәгәндә, Гәүһәрләргә Алчын үзе килеп чыкты. Гәүһәр аны личек каршы алырга да белмәде, бик уңайсызланып кына исәнләште, киемен салырга кушты, өстәл янына чакырды, үзе дә, иңенә шәлен салып, каршы якка утырды Кичә Алчынга ерактан, залдан караган иде, хәзер ул ике адымда гына. Юк, Алчын шактый үзгәргән икән, йөзенә җыерчыклар да чыккан, чәчендә көмеш бөртекләре дә бар. Филармония артистының тормышы — чегән тормышы, дип сөйлиләр, дөрес булса кирәк. — Мин, Гәүһәр ханым, барысын да ишеттем, барысын да беләм. Әлбәттә, сезнең бәхетсезлеккә мин көенергә тиеш идем, әмма чынын әйткәндә, мин шатландым гына Мин сезне беренче күргәннән бирле Чын. чын, гаҗәпләнмәгез. Сезнең тормышыгыз башка бер кеше белән бәйләнгән булганга. Хәзер сез... мин сезгә чын йөрәгемнән әйтергә тиешмен... Гәүһәр көлеп җибәрде. — Алчын, дөресен әйткәндә, мин сездән мондый сүз көтмәгән идем,— диде аннары.— Без бит аяк өсли генә танышлар. Минем бә- хетсезлегем мине пычракка ташламады. — Гәүһәр ханым... Мин сезгә алай карамыйм, киресенчә, сез минем алдымда буй җитмәслек югары, мин сезнең бәхетсезлектән файдаланырга уйламыйм. Мин сезне яратам! — Юк, Алчын, мыскыл итмәгез. Мин сезгә яхшы карашта Шул карашымны саклап калыйм. Алчын белә идеме, юкмы, ләкин хатын-кыз мәхәббәт турында бо- лай иркенләп сөйли ала икән, димәк, ул инде бу турыда җитәрлек уйлаган. — Юк, Гәүһәр ханым, юк! Мин сезнең монда икәнегезне белгәч, төн уртасында сезгә килергә уйлаган идем, иптәшләр генә тотып калдылар. Алчын урыныннан торып бүлмә буйлап йөренә башлады. — Тынычланыгыз, Алчын. Сез яш> кеше, сезнең бәхетегез алда әле. Юк белән башыгызны ватмагыз. Чәй эчәсегез килсә, хәзер самовар куябыз. — Рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез Мин сезнең отказны ишетергә теләмим. Яшермим, миңа күз атып йөри торган бер кыз бар. Ул хәтта минем алдымда . Ә мин сезнең янга йөгереп киттем. Мин сездән башка ... Гәүһәр бераз уйланып торды, аннары мөмкин кадәр сабыр тавыш белән: — Сез начар пьеса уйныйсыз,— диде.— Минемчә, үз-үзен хөрмәт иткән бер кыз да... — Юк, юк, чын, Гәүһәр ханым, һич ялганламыйм. — Алай булса, барыгыз аның янына! Хәзер үк! Югыйсә мин сезне куып чыгарам... — Гәүһәр ханым, мин ике ут белән уйнамадым Минем күңелем * сездә генә иде... £ — Барыгыз, Алчын!—дип кабатлады Гәүһәр нык итеп һәм, ниһаять, Алчын чыгып киткәч, беренче тапкыр кычкырып көлде. Зәбирә 2 түти мич алдында ут йотып утыра иде, Гәүһәрнең кычкырып көлүен к ишеткәч, олы якка чыкты. — Гәүһәрем, ни булды? — дип сорады куркып. — Чукындылар! — диде Гәүһәр.— Иреннән аерылган икән, икенче, сенең ачык кочагын күргәч, хәзер атылыр дип уйлыйлар. И бу ирләр!.. Зәбирә түти әле булса куркуыннан арына алмый иде. — Котымны тәмам алдың. — Сон үзең уйла, Зәбирә түти. Бу хәтле үзеңне зурга кую, бу хәтле үзүзеңә ышану. Сөйләшүләре — артистларныкы, моңа алар көн саен күнеккән, ә калганы барысы да үз-үзенә ышану, шапырыну. — Шулай да, Гәүһәрем, болай кырт бору яхшымы икән Хәтере калыр бит егетнең. — Юк, Зәбирә түти, монда кискен итеп, ике уйларга урын калдырмый торган итеп әйтергә кирәк. Акылы булса, соңыннан рәхмәт әйтер. — Ай алла, Гәүһәрем, утын ярасынмыни! Йомычкаларын кая очканын да карамыйсын Зәбирә түтинең күзләрендә очкыннар кабына башлаган иде. Тагын чак кына булса, чәчрәп түгелергә әзер. Ул Гәүһәрдән, аның биргән җавапларыннан да бик канәгать Шул ук вакытта ул кешечә гаҗәпләнә дә белә. Ай-Һай кеше белән болай сөйләшергә, житмәсә шундый четерекле мәсьәлә турында . Күрәсең, бәгыре житәрлек янган да, көйгән дә. Зәбирә түти болай ук түгелдер дип уйлаган иде Аның Гәүһәргә мәхәббәте бермә-бер артты. — Үзең уйла, Зәбирә түти: югыйсә аягына егылырга торган кызы турында сөйли. Минемчә, алар үзара әрләшкәннәр, шуннан бусы, ә алаймы, алай, дип монда йөгергән. Менә мин кем, дип үзен күрсәтергә булган. Зәбирә түти ике кулын селкеп алды. Артистлар хатын-кыз күңелен аздыра дип сөйлиләр, әмма бу кадәресенә хәтта Зәбирә түти ышанмады Ул Гәүһәргә гаҗәпләнеп карады, арттырмыймы? Әле яңа гына аягына басып килгән, караңгы төннән соң әле яңа гына баш-күз ала башлаган кешегә күп кирәкме соң? Гәүһәрнең дә ярсуы үтте булса кирәк, ул ничектер боегып, кечерәеп калды. «Менә хәзер елый инде», дип Зәбирә түтинең коты очты Юк, еламады, ниндидер көч белән кайгысын йотты, ахрысы Чырае, күз карашлары кырысланды. Шулай байтак вакыт эндәшми торгач, кинәт көлемсерәп җибәрде — Зәбирә түти, кара инде, идәнебезне ничек пычратып киткән.— Ул өстәлгә корылган ашъяулыкны күтәрде — Өстәл асты тагы — Ботинкасының олтаны ике бармак калынлыгы, үзләре сырлы. Ул ботинкасын бик күрсәтергә теләгән иде дә. син карамадың — Гәүһәрнең эндәшмәвен күргәч, үзе үк сүзен очларга ашыкты —Хәзер ко рытып алам. Иртәгә барыбер юасы,—Зәбирә түти урыныннан торды чатанлап кече якка чыкты, мич астыннан чүпрәк алды, аннары Алчын пычратып киткән идәнне сөртте. Гәүһәр үз бүлмәсенә кереп китте Ул инде чемоданнарын да бушаткан, бүлмәсен дә җыештырган иде Әле күптән түгел генә шыксыз вокзал почмагын хәтерләткән бүлмә хәзер карашны үзенә тартып тора ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ Стеналарда, бу якта да, олы якта да, Гәүһәрнең үзе эшләгән рәсемнәре. Ул рәсемнәрне Зәбирә түтинең рөхсәте белән элде. — Җаның ни тели, шуны эшлә,— дигән иде Зәбирә түти. Элек бүлмәдә тәбәнәк кенә тимер карават тора иде. Күптән түгел генә Гәүһәр башы ялтыравыклы, биек сеткалы тимер карават сатып алды. Өстән караватына ал чәчәкле япма каплады, мендәрләре өстенә челтәрле җәймә җәйде. Кием эләргә гардероб, карарга зур көзге булмавы бик начар иде, Гәүһәр көзгеле гардероб та алып җибәрде. Стенага газета астына элеп тоткан күлмәкләрен барысын шул гардеробка җыйды. Төрле вак-төяк әйберләр дә алып кайткач, бүлмә бөтенләй ямьләнеп китте. Болар барысыннан да бигрәк Зәбирә түтине шатландырды, димәк, Гәүһәр төпләнергә уйлый. Ялгызак карчык кешегә тагын ни кирәк? Гәүһәр үзенең холкы-фигыле белән дә аңа бик хуш килде, борынын чөйми, өй эшенә кулы ята, әллә ни таләпчән түгел, кирәкмәгән кешене бер дә өйгә китерми. Элекке тормышын Зәбирә түти дә сораштырмый, Гәүһәр үзе дә аңа кагылмый. Ләкин яхшы өйдән чыкканы күренеп тора. Хәер, элегрәк Зәбирә түти башкачарак фикердә иде, Гәүһәрне үз киемен генә белә дип уйлый иде. Аның фаҗигасен тирәнрәк аңлагач, бигрәк тә өй эчен бизәп җибәрүен күргәч, карчыкның карашы да тамырдан үзгәрд^ 9 Алчын Локман икенче көнне үк Яшел Ярдан китеп барган. Моны ишеткәч, Гәүһәр көләргә дә, кайгырырга да белмәде. Мәхәббәт турында шулай сайраган, тавышына шундый мелодраматик төс биргән кешенең, көн күрде, кояш алды, дигән шикелле бик тиз китеп баруы Гәүһәргә бөтенләй аңлашылмый иде. Ул Алчынны әллә ни югары санамаса да, аның бу кадәр җиңел карашлы булуын башына да китермәгән иде. Әнә Билал Шәнгәрәев күпме йөрде бит. Аны акылсыз эше өчен күпме генә хурласаң да, мәхәббәткә шулай беркатлы карый дип гаепли алмыйсың. Шуның өстенә, ул Гәүһәрнең авыр хәленнән файдаланырга да тырышмады. Алчын Гәүһәрнең дөньясы караңгы чакта килде, өстәвенә, бер дә көтмәгәндә килде. Шулай ук ул Гәүһәр шулкадәр тиле дип уйладымы икән? Әллә үзенең исеменә, шөһрәтенә шулкадәр таяндымы икән? Кызык бу кешеләр, уйларга кирәк урында уйныйлар. Тик кайчагында гына Гәүһәр моннан тирән серләр эзли, Алчын кебек кешеләр болан тупас кыланмас, монда нәрсә дә булса бардыр, дип шиккә кала. Ләкин үзеннән Гәүһәр канәгать, ул үзенең дәрәҗәсен, абруен саклап калды, әйтәсен бер дә боргаланмыйча әйтте. Ахыр килеп Алчынның нинди адым атлавы — анысы аның үз эше, әмма Гәүһәр аңа өметләнергә урын калдырмады. Шушылармы тагын бер мәртәбә тирәнтен уйлагач, ул балаларына тагын да якыная төште. Классындагы Акназар Аралбаев исемле баланың беркадәр сәер гадәтләренә Гәүһәр игътибар иткән булса да, үз вакытында моның нәтиҗәсен ясый алмады, бала һаман үзалдына кала бирде, аның яхшысын да, яманын да күрмәделәр. Чамадан тыш берәр нәрсә эшләсә, билгеле, Гәүһәрнең ихтыярыннан тыш та бу нәрсә өскә калкыр иде. Акназар алай шау кубарырлык бер нәрсә дә эшләмәде. Дәрестән сон Гәүһәр Акназарга калып торырга кушты. Менә алар буш класста икәү генә утыралар Гәүһәргә күптән инде сер түгел: теге вакытта тәрәзә төбенә чәчәк куеп киткән бала шул Акназар Аралбаев булган. Димәк, аның күңеле яхшы, тик андагы яшел үрентеләрне генә корытмаска кирәк. Тормыш ул балага болай да каты бәрелгән. Акназар төннәр буе әтисен көткән, ә ул нигәдер улы янына килмәгән. Бу бала каршында беренче аңлашылмас нәрсә бул- ган. Шуннан сои мондый аңлашылмас нәрсәләр өелеп кенә торган. Ләмигага Акназар бик ияләшкән булган, ул да китеп барган Бала элекке укытучысына булган мәхәббәтен яна укытучысына күчергән, аның рәсем ясавын яр буенда яшеренеп күзәтеп торган. Укытучының рәсем ясавы балага бик ошаган, чөнки Акназар үзе дә рәсем ясый икән. ф Ләкин шуннан соң Гәүһәр рәсемнәрен бөтенләй онытты, телгә дә алмый башлады. Акназар, яшеренеп, нихәтле күзәтсә дә, Гәүһәр берва- д кытта да стенага элгән савытын ачмады, гүя аны бөтенләйгә бикләгән д иде... g Ишек төбендә кемдер шыпырт кына йөренә. Зиләдер инде. Теге ва к кытта тәрәзә төбенә чәчәк куйганда да урамның икенче ягында шул ф кызчык кул изәп басып тора иде бит. — Мин, Акназар, сиңа бер нәрсә күрсәтергә йөридер идем,—диде Гәүһәр, рәсемле китап карап утырган балага.— Син рәсемнәр яратасыңмы? — Әллә Тагы,— диде Акназар, китабын тиз генә ябып. — Алайса, әйдә безгә кереп чыгабыз. Анда рәсемнәр карарбыз. Акназар теләр-теләмәс кенә риза булды. Урамда көн кояшЛы иде, һава җылыткан, борынга яз исе килеп бәрелә, кәҗәләр, сыерлар кояшта җылыналар, кайдадыр казлар каңгылдый. Урамның еге ягыннан, бу якка бер дә карамагандай иттереп, кечкенә портфеле белән уйнап, Зилә бара Гәүһәр аңа карап елмаеп куйды. КайчанДар ул да шулай букчасы белән уйнап йөри иде. Нихәтле гомер узган! Шулай да бер нәрсә дә онытылмаган, юк кына нәрсәдән бар да яңара Бер тапкыр, яз көне, шулай букчасы белән уйнап кайтканда, кемдер юри казып калдырган һәм кар суы тулган базга батты. Тәмам чыланган аягын баздан тартып алганда, кемнеңдер чыркылдап көлүе ишетелде. Гәүһәр үзе дә сизмәстән, нәни йодрыгын күтәреп, тирә-ягына каранды.. — Акназар, Зиләне дә дәшәбезме? Ул да безгә керсен, бергәләп рәсем карап утырырсыз,— диде Гәүһәр. — Өенә кайтсын,— диде бала сүрән генә. Менә алар тар тыкрыкка борылдылар, аннары бәләкәй капкадан ишек алдына керделәр. Аякларына ябышкан карларны бусага төбендә каз канаты белән сыпырдылар. Аннары май кебек җылы өйнең ишеген ачтылар. Зәбирә түти мич алдында күренми, ахрысы, каядыр чыгып киткән Менә яхшы! Югыйсә Акназар аңардан азрак шүрли төшә торган иде, чөнки көз көне казларын куганы бар «Тукта, мин сине!» дип Зәбирә түти бармак та янаган иде ул чакта. Акназар аңа телен генә күрсәткән иде. — Киемеңне, киез итекләреңне сал, портфелеңне менә монда куй,— диде Гәүһәр, үзе дә өс киемен чишенде Аннары икенче бүлмәгә кереп китеп, такта стена аркылы гына сөйләште,—Ял итәсең килмиме, Акназар? — Юк. — Өенә кайткач, нишлисең? — Урамга чыгам. — Кайчан ашыйсың? — Ашыйм шунда. Бераздан Гәүһәр иске журналлар күтәреп чыкты. Акназар, башын күтәреп, стенадагы рәсемнәрне карый иде Урман аланнары, яр буйлары, ялгыз наратлар, чәчәкләр. Акназар тәрәзәдән караганы бар, элек бу рәсемнәр берсе дә юк иде. Рәсемнәре матур, тик мәктәп тормышыннан бер дә юк икән. Гәүһәрнең, билгеле, мәктәп тормышыннан да рәсемнәре бар иде, тик аларны стенага элмәде. Акназарга болай күрсәтергә әзерләп куйды Хәзер Акназарның рәсемнәрне үтә кызыксынып каравын күргәч, аз ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ гына көлемсерәде Тик ошыймы дип турыдан-туры сорамады, малайлар моны яратып бетермиләр. — Болар Казан тирәләре. — Әнә теге имәнне яшен суккандыр инде, әйе бит? — Әйе. —Безнең Кама буенда да яшен суккан бер имән бар. Тик ул юанрак. ботаклары да башкачарак. Чәчәкләр Акназарны, күрәсең, кызыксындырмады, ул өстәл янына утырып. Гәүһәр биргән журналларны карый башлады. Гәүһәр чәй куярга чыкты. Чиләктә су беткән иде. Коега чыгып су алганчы, аннан самовар куя-куя байтак узды. Акназар башта журналларны карады, аннары тәрәзә янында кыштырдау ишетеп башын күтәрде. Зилә икән Ул күзләре һәм куллары белән Акназарга ниндидер ишарәләр ясый иде. — Нәрсә бар анда? —диде Гәүһәр, кече яктан кереп. Зилә юк булган иде инде. — Бер нәрсә дә юк,— диде Акназар, кызарып. Гәүһәр үз бүлмәсенә кереп китте. Нәкъ шуны гына көтеп торган шикелле, Акназар күз ачып йомганчы бишмәтен киде дә, бүреге белән портфелен эләктереп, өйдәй чыгып та китте. Зәбирә түти капчык күтәреп кайдандыр кайтып килә иде. Акназарга нидер әйтте. Акназар аңа карамыйча йөгерде. Гәүһәр, иңбашына шәл ябып, ишек алдына чыкканда — капка ябык, ишек алды тыныч иде. Тиз генә капканы ачып урамга карады, аннары арт капкадан башын сузды, ник бер җан иясе булсын. Аптырап өйгә борылганда, чоланнан чыгып килгән Зәбирә түтине күрде. — Зәбирә түти, Акназар кая китте? —Бәй, мин каян белим,—диде хатын, чолан ишеген ачып.— Өйгә кер тизрәк, салкын тидерәсең ич. —Зәбирә түти, Акназар кайда дим? — дип кабат сорады Гәүһәр,— Хәзер генә өйдә иде, бер минутта юк булды. — Кемне әйтәсең әле? Чибәр Талиянең башкорт малаенмы? — Әйе, шул Акназарны. —Ул хәзер генә урамга чыгып китте. Мин аны уйнап ишек алдына кергәндер, дип торам тагы. Таш астыннан чыккан нәрсә. — Мин аны чакырып китергән идем. Үз бүлмәмдә рәсемнәремне чемоданнан алган арада качып та киткән. Рәсемнәремне күрсәтмәкче идем үзенә. —Ярар, юк нәрсәгә кәефең китмәсен, Гәүһәрем. Малай халкы яхшылыкны беләмени Син самовар да куеп җибәргәнсең Озаграк тордым шул. Кибеткә төшкән идем, казларыма җим алды.м. Зәбирә түти өс киемен салды да җиңнәрен сызганды, аннары кулларын юды Гәүһәр күңелсезләнеп тәрәзәдән карый башлады Шулай Акназар белән эшне ансат кына җайлармын дип уйлаган иде, бала барысын челпәрәмә китерде. Баланың икенче минутта нәрсә эшләвен берәү дә белми шул, бигрәк тә Акназар кебек шук малайның. Әлбәттә, рәсемнәргә ул шатланыр иде, ул рәсем ярата, үзе дә рәсем ясаштыр- галый бит Ясаштыргалый Гәүһәр аның белән кызыксынганы бармы соң? Юк бит! Гәүһәр хәзер үк Акназарларга барырга уйлады, киенергә дип чөй янына да килде, ләкин кинәт бу уеннан кире кайтты, иң яхшысы, иртәгә барыр. Анарчы әле мәктәптә Акназарны да күрер, бәлки чакырып та китерер... Зәбирә түти бик тиз табын әзерләде, шаулап торган самоварын китереп утыртты, аннары башындагы озын ак яулыгын рәтләп яшь киленнәрчә колак артына кайтарып бәйләп, самовар янына утырды, Гәүһәрне дә дәште. — Үземнең дә тамагым бик кипкән,—диде ул, хуш исле кайнар чәй ясыйясый.— Көндез мичкә тәгәрәткән бәрәңге ашаган идем, шул сусавымны китергән, ахрысы. Гәүһәр, беркадәр вакыт уйланып, дәшмичә утырды, йөзе болай да ябык, уйга калгач, бу ябыклык ничектер ачыграк та күренә. Ишек ал- ф дына чыкканда шәле иңенә ничек ябылган булса, хәзер дә шулай, хәл- ь буки өй җылы, бик тәмле булып чәй исе таралган. Гөлләр башларын к калкытканнар, озакламыйча чәчәк атарлар. Казанда Гәүһәрнең гөллә- § ре юк иде, ә монда гөлсез өй бик ямьсез булыр төсле. — Я инде, Гәүһәрем, болай балтасын югалткан агай кебек исәпкә х калып утырма, чәй янында күңелле булырга кирәк, аннары чәйнең дә ♦ сихәте арта. — Кызык син, Зәбирә түти,— диде Гәүһәр, чак кына елмаеп. — Шулай ходай яраткан инде, Гәүһәрем. Менә син дөньяда күбрәк яшәрсең, күбрәк күрерсең, шуннан бу дөньяга үзеңнең дә исең китәр әле. — Әллә тагы... Зәбирә түти, син Талияне беләсеңме? — Кайсы Талияне әйтәсең? Чибәр Талиянеме? — Әйе. Акназарның әнисен. — Белмичә, Яшел Яр кызы ич ул. Тәпи йөри башлаган чагыннан бирле беләм. — Нинди кеше соң ул? Зәбирә түти кулын селекте, бер минут чамасы чынаяктагы чәенә карап торды, мөгаен, күп нәрсәләр аның күз алдыннан үтеп киткәндер Гәүһәр бит Яшел Ярда ярты ел, Зәбирә түти — гомер буе. Ул Яшел Ярның кечерәк авыл чагын да, район үзәгенә әверелгән елларын да, ниһаять, шәһәргә әйләнә башлавын да белә. Мондагы кешеләр дә ана бала чактан ук таныш, серләре дә аңа сер түгел. Тик күп вакытта сөйләми генә ул. Табигате белән кеше тикшереп тел чарларга яратмаганга, ул күп нәрсәне белми дә иде кебек. Баксаң, һәр авыл хатыны кебек, аның белмәгән нәрсәсе юк. — Ходай кешегә буй бирсә, акыл бирми ди, Талия дә шуның шикелле,— диде аннары Зәбирә түти.— Төскә-башка дисәң, исләрең китәр, холкы — ташка үлчим. Әтисе мәрхүм Гапсаттарга охшаган Авыр туфрагы мәрхүмнең җиңел булсын, ут ягып кычкырышалар иде. Бөтен тирә-күрше тыңларга чыга торган иде. Без, балалар, исебез китеп тора идек. Каян шулхәтле сүз чыгарырга кирәк!.. Талия нәкъ әтисе инде, хәтта аннан да уздыра. Әтисе аның, ни әйтсәң дә, өе тирәсендә генә шаулый торган иде, ә монысы кая барса, шунда Хәзер бит элекке заман түгел, хатын-кыз да күп йөри, күп җирдә була. Шул теле аркасында Талия бер җирдә дә төпләнеп эшли алмый, хәзер аңлап алалар үзен. Тормышын да рәтләп төзи алмый Баштарак бер башкортка кияүгә чыкты. Башкорты болай бик әдәпле иде, берәүгә бер кычкырмас, берәүнең бер хәтерен калдырмас. Тик курай тарта, озын көйгә салып җырлар җырларга ярата торган иде. Мескен, Урал каен бик сагына торган иде. Без бит Урал тауларын җырда гына ишетеп беләбез, безнең өчен ул җыр гына, ә Аралбай аңа ннәем ди торган иде. Мин үзем аның җырын бик яратып тыңлый идем. Татар да җыр белә, татар да борынгы җырларны ярата, әмма башкортның күңеле киңрәк, ахрысы. Аралбай җырлый башласа, бөтен тыкрыгыбыз аякка баса иде. Без бит җырлаганда кычкырырга яратмыйбыз, башкортның каян тавышы чыга диген. Болай эштә, тормышта Аралбай басынкы иде, машинасын да бик ипләп йөртә торган иде. Шофер иде. Хәзер ат бетеп бара бит, шофер кешегә һәркемнең йомышы төшә Шул беркемне борып кайтармый иде, тик хатынга гына әйтә күрмәгез, ди торган иде. Сөйләшүе гел татарча, тик каймакта гына бар.май. кил .мәй дип кыстыра иде. Куды бит шуны Талия. Аннары тагын кемгәдер чыккан иде, дүрт-бнш ай 2 «к. У » № 8 ГЛБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ 17 тордылармы икән, канга батып сугышып аерылдылар. Хәзер өченчесен йортка кертергә йөри ди. Ата кулы күрмәгәч, малае да . Ата-ана булмагач, бала, билгеле, инде, төрле якка иярә. Күршеләре ул малайдан бик зарланалар... Әллә кайдан көткәнең кайчак үзеннен өеңнән чыга икән. Гәүһәр икенче көнне көтә-көтә алҗып бетте. 10 Акназарның көтмәгәндә качып китүе Гәүһәрне уйланганнан күбрәк куркуга салды. Башта ул моңа бала шуклыгы, бала беркатлылыгы итеп карады, иртәгә кабат чакырыр да эше бетәр, дип уйлады. Акназарны ачуланмады, йомшак кына итеп, хәтта елмаеп, нигә кичә качтың? Мин сиңа рәсемнәремне күрсәтергә уйлаган идем, диде. Акназар: «Кирәге бар иде», дип әйтмәсә дә, күз карашы шуңа бик якын иде. Гәүһәр аптырап калды. Ике тапкыр Акназарларның өенә барып, әнисен очратмады. Өченче тапкыр баруында бер карчык, Талиянең кардәше булса кирәк, Гәүһәрне кызганып: — Кеше баласы артыннан йөрисең дә йөрисең,— диде.— Талиягә синең килүеңне әйткән идем, аларга шуның өчен акча түлиләр, тагын килер әле, ди. Мин үзем мәктәп күрмәсәм дә, укытучыга алай карамыйм, хәзерге яшьләрне белмәссең тагы. Зинһар, үзеңә генә әйтәм, кешегә сөйләмә, бу араларда Талиябез кияүгә чыкты, кеше күрергә вакыты да булмагандыр. ЛАалае да бер разбойник инде, бер дә әйткәнне тыңламый, берничә көн инде кунарга да кайтмый, күршеләрдә кунып йөри... Бу хәбәр Гәүһәрне бик куркытты. Ул шунда ук күршеләренә керде. Олырак яшьтәге бер хатын аны каршы алды. Өйдә тагын бәлтерәп беткән бабай гына бар иде. Укытучыны таныгач, хатын бик ягымлы итеп: — Әйдүк, әйдүк, түрдән уз,— диде.—Хәзер самовар куеп җибәрәм. — Юк, юк, апа, зинһар, мәшәкатьләнмәгез. Мин бер генә минутка. — Укытучыны чәй эчерми чыгарырга ярыймы соң, кызым. Исемеңне белмим. — Гәүһәр исемле булам, бабай. — Гәүһәр дисеңме? Бик яхшы, бик күркәм исем. Алайса Зиләбез сине мактый инде, һич авызыннан төшерми. Кем, килен, самоварың куйдыңмы? Шундый кадерле кунакны чәй эчерми җибәреп буламы! Менә мин үзем йөри алмыйм инде. Сиксән җиде белән барам. Җәйгә чыксам, рәтләнермен дип торам әле. Былтырлары кибеткә хәтле бар- галый идем. Быел бирештем шул. — Зилә кайда соң? — дип сорады Гәүһәр. — Килен, Зилә кайда? Кибеткә-фәләнгә җибәрмәдеңме? — Урамдадыр, әткәй. Чәй эчкән арада Гәүһәр, ниһаять, Акназар турында сорады. — Кеше баласы турында, Гәүһәр, начар сөйләп булмый инде. Бу көннәрдә Талия кияүгә чыккан бугай, өйләре бик зур түгел, Акназар бездә кунып йөрде. — Кем турында сөйлисең, килен? — Акназар турында, әткәй. — Ә-ә, Акназар. . Ут малай. Яхшы ата кулында булса, бик башлы малай чыгар иде аңардан. Атасы юк шул. — Ир балага ата кирәк,—диде хатын да.—Ни хәл итәсең. Аралбае болай бик кешелекле иде дә, Талиянең холкы бераз чуаррак. — Чуар гына түгел, килен, артыгы белән. Җәй көне шулай бер кисәткән идем үзен, шундый яшелле-кызыллы булды, син әле тончык- малынмыни, ди, сакалымны хурлады. Кешенең ак сакалын хурлаганны кая күргәнең бар? Шундый кеше ул, ходай күрсәтмәсен Менә бала... Анасы яхшы булса, бала ана аркан борылыр идеме? Юк. Бала күңеле бик тирән сизә. Икенче көнне дәрестән соң Гәүһәр Зиләгә беразга калып торырга * кушты. Зилә, әлбәттә, карышмады, ләкин бик сагайды. Ул инде укытучының кичә үзләрендә булуын белә иде. Акназар аның янында бик к бөтерелде, ул нәрсәдер әйтергә теләде бугай, ләкин укытучыдан оялды g булса кирәк, чыгып китте. 3 — Зилә, бабаң ничек? —дип сорады ахырда Гәүһәр,—син бабаңны « кыерсытмыйсыңмы? ♦ — Юк. и — Аңа кычкырмыйсыңмы? ° — И-и! Ул үзе дә бер дә әрләми Мин аны яратам. — Әниеңне дә яратасыңдыр инде. ч — Яратам. ® — Аңа авыр шул, Зилә. Әнәбабаңны да, сине дә карарга кирәк, в житмәсә больницада да эшли әле. ® — Әнине больницада да яраталар, ул кемгә дә ачуланмый. Әнә я Талия апа гына бөтен кешегә кычкыра. — Зилә ярамаган сүз әйтеп < ташлавын аңлады булса кирәк, башын аска иде. Шуннан сон. Гәүһәр никадәр генә тырышса да, Зилә артык сөйләмәде, Акназар турында < да бернәрсә дә әйтмәде. Кызарып, аска карап торды. Гәүһәр Зиләнең =■ Акназар турында күп нәрсә белүен аңлады, ләкин нихәтле сораштыр- м са да, бала эндәшмәде Тагы бер-ике сорау бирсәң, еларга тора Бала- < ны елату ярамый, аннары бөтен эш бозылып китүе мөмкин. Гәүһәр u Зиләгә кайтырга рөхсәт итте. Кызчык, портфелен алып, класстан әкрен генә чыгып китте, аннары коридорда аның йөгергән аяк тавышы ишетелде. Бераздан Гәүһәр тәрәзә янына килде. Зилә ялгыз гына мәктәптән чыкты. Спорт мәйданчыгы янында аның катына Акназар йөгереп килде һәм алар чатта күздән югалдылар. Гәүһәрнең күз карашы уйчан иде. Хәзер инде яшерен-батырын түгел, Акназар, бала булса да, үз эченә бикләнеп йөри, сабакташлары әкрен-әкрен аннан читләшәләр, ул үзен ялгыз сизә. Аның беркеме дә юк, ул даладагы ялгыз тирәк, кайсы яктан жил катырак иссә, шул якка бөгелә, башкача аның бер чарасы юк. Гәүһәр шул ук көнне Акназарның әнисенә хат язды Талия килмәде. Икенче хатка да шул ук җавап, дөресрәге, бертөрле дә жавап юк иде. Гәүһәр ни уйларга да белмәде Яшь ананың шундый гамьсезлеге аны чиксез гаҗәпләндерде. Баланың өч-дүрт көн бөтенләй кунаргд кайтмавы аны бер дә борчымыймы икән? Хәзергә ул күршеләрендә куна, ә бераз үсә төшкәч? Хәзер үк инде ул әнисен санга сукмый, ә соңыннан? Гәүһәр мәктәп директоры янына керде, нәфрәтен яшермичә, Акназарның әнисе турында сөйләп бирде. Бибинур апа бик дикъкать белән тыңлады. Талия аларның мәктәбендә җнде классны тәмамлаган. Соңгы вакытларда Бибинур Талияне бөтенләй күздән югалткан. Аның семья тормышы турында бик аз белә Дөрес, кычкырышулары турында ишеткәләгән, Яшел Яр — кешеләрнең семья тормышлары тоташ сер булып кала торган зур кала түгел. — Тагын бер тапкыр, Гәүһәр, барып кара. Укытучылар балаларның өйләренә йөргән өчен акча алмыйлар, ләкин бала язмышы аларга кадерле. Гәүһәр шул ук көнне Талияләргә барды, ләкин тагын ананы очратмады, икенче көнне Талия үзе мәктәпкә килде. Өсте-башына тел тидерерлек түгел, район үзәгендә хәтта артык модный киенгән. Хәзер кечкс- нә калаларда да яхшы киенәләр, шулай да чамасын беләләр. Талия гүя моны искә дә алмаган. Үзем матур булгач, киемем генә кеше хуры булмас, дия иде шикелле аның күз карашы. Хәер, Гәүһәр аның киеменә артык игътибар итмәде, Зәбирә түтинең нәфрәтләнеп әйткән сүзләре, Рәми бабайның рәнҗүләре әле аның колагы төбендә. Ул Талиягә урындык тәкъдим итте, үзе дә ана каршы утырды. — Балагыз бик сәләтле, укырга да, рәсем ясарга да... Аңа хәзер бөтен нәрсә җиңел бирелә, шуңа күрә дәрес хәзерләүгә бөтенләй көч куймый диярлек. Иптәшләре белән аралашмый, үз эченә бикләнеп бара. Минемчә, аны бу хәлдә калдырырга ярамый, югыйсә бик күңелсез бетүе мөмкин. Ишетелгән хәбәрләргә караганда, ул берничә көн кунарга да кайтмаган икән... — Аһ!—диде Талия, тирән эчке кичерешкә охшатып.— Мин болар- ны белмиммени! Минем инде болай да башым каткан... Әтисе кире беткән бәндә иде. Мин, хатын-кыз кеше, нишли алам... Колониягә озатырга кирәк аны, тимер сак астына' Минем артык көчем җитми, теләсә нишләтегез үзен, минем башка бер әмәлем дә юк... Теләсә нинди очракта да ана баласына карата мондый авыр сүзләрне әйтмәс, дип уйлаган иде Гәүһәр. Ул белгән кадәренчә, Акназар андый өметсез малай түгел бит. Әлбәттә, ул шаяра, арттырыбрак җибәргән чаклары да бардыр, ир бала бит ул, көче, энергиясе ташып тора, ләкин аңардан кул селтәү, аны колониягә озатырга теләү — моны Талия малайның үзенә дә әйтә торгандыр! — бу бит коточкыч, Гәүһәр моны беренче тапкыр ишетә. Ул үзенең барлык уйтойгыларын яшереп, Талиягә ана вазифасы, ана мәхәббәте турында сөйләде. Хатын- кызга бала тәрбияләү, бигрәк тә ир бала тәрбияләү, җиңел эш түгел, мәктәп белән, укытучылар белән берлектә булганда гына... — Аһ!—диде Талия, күзләрен әйләндергәләп,—минме бу турыда уйламаган... Мең уйлаган, башым менә чуен кебек, дың-дын итә... Ходаем, нишләргә инде миңа? Мәктәп тә бер ярдәм итми. Кая барып бәрелергә дә, кемнән ярдәм сорарга да белмим Шундый бәйдән ычкынган диюне тәрбияләү хатын-кыз эшемени? Әйткән сүзеңне тыңласа иде, ичмасам. Югыйсә бер сүзеңне колагына элми, мәктәптән кайта да чыгып китә. Күршеләрнең Зилә исемле бер башкисәр кызлары бар, гел шуның белән. Мин ул кызны... — Туктагыз әле. Талия... Зилә, минемчә, бик акыллы кыз, бабасы белән әнисе дә яхшы кешеләр. — Ходаем, шулар да яхшы булса! Ул тончыгуны белмәс явыз карт, больницада кеше астын чистартудан артыкны белмәгән килене... — Юк, Талия, яхшы кешеләргә яла якмагыз. Сез үзегезнең балагыз турында сөйләгез. — Аның турында мен сөйләгән инде. — Акназарның әтисе кайда? Аны күреп булмыймы? Без чакыртыр идек. — һ-һ-һ! Койрыгын күтәрде дә очты, бар, эзлә, хәзер, табарсың... — Алимент ала торгансыздыр бит? — Алды ди менә... Аның унбиш-егерме сумы... Айгыр хәтле малайны ашатырга... Ул вакытта Акназарның хәзерге әтисе белән сөйләшергә рөхсәт итегез. Гәүһәр Талиянең ай саен Аралбайдан акча алып торуын белә иде, шулай ук Талиянең яна ире барлыгы да аңа билгеле. Шуларны ис- кәртмәстән әйткәч, Талия бер минут тын калды, матур йөзе коточкыч үзгәрде, сөрмәләнгән күзләре түгәрәкләнде. Бу укытучы Талияләрнең өенә генә килеп калмаган, ул күршеләрдән дә... Тукта Талия аларга күрсәтер әле, ник ишекләрен ачуларына үкенерләр Бу укытучы да күп җиргә борынын тыкмасын, югыйсә кемлеген бик тиз әйтеп бирер >әр үзенә. — Анысы тагын нәрсәгә?—дип сорады Талия ачу белән —Бүген килгән кешенең кемнеңдер баласында ни эше бар?! Төкерә ул аңа. — Туктагыз әле, Талия. Минемчә, ул акыллыдыр. Өйләнгән икән, ♦ бала турында белми булмас. Белә икән, ул ихтыяри рәвештә аны х уллыкка ала, аның тәрбиясе турында да кайгыртырга тиеш. — Кайгыртты ди менә. Кеше баласыннан янтыгы авырта ди менә. § — Болай булмый бит, Талия. Акназарга тәрбия кирәк. Бергәләп Э шул турыда уйлашыйк. ® — Ярар, алдан баш ватарга... Пычагым да булмас әле үзенә, ничек ♦ торды, шулай тора бирер. Талия белән артык сөйләшеп торуның мәгънәсе юк иде. Гәүһәр моны бик яхшы сизсә дә, әле байтак утырды, тавышын бер дә күтәрмәде, ачуы бик килгәндә дә эчкә йотты, ул бер генә минутка да үзенең укытучы икәнен онытмады. Мәсьәлә артык катлаулы, аны ордым- бәрдем хәл итәргә ярамый, төрле яклап карарга кирәк. Ул Талиянең аналык хисләрен дә, горурлыгын да, халык арасындагы яхшы исемен дә телгә алды. Тагын бер мәртәбә Акназарның ул хәтле бозык юлга басмаганлыгын, аны колониягә озату турында сүз дә була алмавын әйтте. Талия бер нәрсә дә ишетергә теләмәде. Аның үз туксаны туксан1 Бары тик шуннан соң гына Гәүһәр: — Минемчә, сез бүген артык дулкынлангансыз, Талия,— диде.— Кирәкмәгән сүзләр дә әйтеп ташладыгыз. Мин аңлыйм, анага баладан да газиз кеше юк. Сез әле уйларсыз, үзара киңәшерсез. Билгеле, үз өстебезгә төшкәнен без дә кайгыртырбыз, тик ана мәхәббәтенә, ана кайгыртуына җитми инде ул. Талия бик җилләнергә дип килсә дә, вакыты-вакыты белән җиллә* неп китәргә әзер торса да, Гәүһәр аны коралсызландыра барды. Талия хәтта мәктәптән чыгып киткәндә дә үз-үзеннән канәгать түгел иде. Шул чүпрәк баш алдында эреп төште бит. Ире ни өчен куганын битенә бәреп әйтсәң, аннан сон кеше белән ничек сөйләшергә кирәк икәнен белер иде. Исе китте ди Талиянең бер башкорт калдыгына. Уйларсыз, үзара киңәшерсез, имеш. Киңәштеләр ди, тот итәгеңне! Талияне озаткач, Гәүһәр директор янына керде. Аның чырае караңгы, кәефе кырылганлыгы әллә кайдан күренеп тора иде. Бибинур моны ачык сизде. Аның бераз бавыры авыртып торса да, Гәүһәрне хәзер үк тыңларга риза булды. Шул чакта кабинетка өстенә соры каракүл якалы пальто кигән, бүреген кулына тоткан, озын буйлы, тар йөзле бер кеше килеп керде. Күзләре тере, кешегә игътибар белән карыйлар. Бик ягымлы иттереп Бибинур белән күреште, аннары директор аны Гәүһәр белән таныштырды. Гәүһәр районда эшләүче Әгъзәм Ибраһимов турында ишеткәне бар иде. — Менә үзегезне күрергә дә насыйп булды,— диде Әгъзәм, Гәүһәрнең кулын кысып — Бик шатмын. Тик сезнең кәефегез нигәдер кырылган кебек. Авырмый торгансыздыр бит? «Кара, күзләре очлы икән»,—дип уйлады Гәүһәр. Акназар турында сөйләп бирде. Аннары чак кына кызарып: — Сезнең начальник икәнегезне онытып та торам тагы, әллә нәрсәләр сөйлим шунда,— диде. — Юк, нигә әллә нәрсәләр булсын, шулай бит, Бибинур апа? — диде Әгъзәм. директорга таба борылып — Әлбәттә,— диде Бибинур. — Мин белмим,—диде Гәүһәр, яклау сүзләрен ишеткәч,— бу чибәр Талия... Баласы турында тәмам яг кеше төсле сөйләшә. Үзенең бәгырь алмасын хәтта колониягә озатырга хәзер Әйтерсең, колонияГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ «ен нәрсә икәнен белми. Минемчә, баланың язмышын мәктәп үз кулына алырга тиеш. — Әтисе юкмыни аның? — дип сорады Әгъзәм. — Аерылышканнар. Әйтүләренә караганда, ул шофер булган, йомшак холыклы. Семья тормышлары бозылгач, каядыр китеп барган. Бәлки белә торгансыздыр, башкорт Аралбай... — Юк, белмим Малае яхшымы соң? — Мин үземнең балаларыма начар характеристика бирә алмыйм, иптәш Ибраһимов. Малай бераз үзенчәлекле булса да, кул селтәрлек түгел Аннары ул өченче класста укучы бала бит Бөтен киләчәге алда. Бергәләп уйлашырга дигән фикергә килделәр. 11 Яшел Яр^ың урамнарында да. мәктәп бинасында да кояш нурлары мул иде. Гәүһәр генә ничектер кояшны күрмәде. Ләкин бер көнне иртән күзенә кояш нуры төшүдән уянып китсә, ни күрсен, бөтен өй эченә кояш нуры тулган1 Гөл яфраклары, гөл чәчәкләре кояшка шулхәтле шатланганнар кебек, Гәүһәрнең исе китте. Ул күзен йомды, ләкин йомык күзләргә дә шул кояш яктырткан гөл чәчәкләре генә күренде. Мондый чакта урында аунарга мөмкинме соң! Кай арада Гәүһәр сикереп торды да. кай арада халатын киеп, гөлләр янына килде, чәчәкләрне иснәде, тышка карады. Җылытканлыгы тәрәзәдән дә күренеп тора. Кар әле куп булса да шактый утырган инде, яз ишек кага, тәрәзәдән карый. Аңлашылмый торган бер шатлык Гәүһәрне биләп алды. Болай шатланырга сәбәп юк иде шикелле. Шәхси тормышында да, мәктәптә дә ул-бу юк, Акназар язмышы да хәл ителмәгән. Бибинур апа да, Әгъзәм дә берни эшли алмыйлар, ахрысы. Ишек ачылган тавыш ишетелде, күрәсең, Зәбирә түти тыштан керде. Кошкортлары белән кәҗәсе янына ул таңнан чыга. Бүген ял көне булгач, Гәүһәр озаграк йоклар дип уйлаган иде, күр, тынгысыз җан, торган да инде. — И-и, минем самоварым да куймаган әле,—диде Зәбирә түти, Гәүһәрнең үз бүлмәсеннән чыгуын күргәч. Шунда ук иске бишмәтен сала башлады. — Зәбирә түти, тышта бик җылытып җибәргән, ахрысы. — Бик. Чыксаң, керәсең килми. Мартта шарт диләр. Бераздан Гәүһәр юынып керде, чәчен тарады. Толымлы чакта рәхәт иде, хәзер менә парикмахерга да барырга кирәк. Монда мастерлары да шулчаклы гына, ә хатын-кыз бу мәсьәләдә аеруча таләпчән. Казан Мәскәүгә, Ленинградка карап йөз тотса, Яшел Яр Казаннан күчерә. — Әйдә, Гәүһәрем, утыр инде. Көзгегә бик күп карадың, харап матурайгансың инде. — Зәбирә түтинең ике күзе, тел очында безе. Минамы соң инде матураерга. — Ярый, ярый, Алабуга җиңгәсе булма әле. Пәри шәһәрчегеннән төтмәгәнсеңдер. Гәүһәр, чәй эчә-эчә, бүген Миләүшә белән Вилдан килергә булдылар, диде. — Бик яхшы. Кунак килсә, өй ямьләнә. — Өн ямьләнер дә, өстәлгә ни куярбыз Миләүшә генә булса, ничек тә узар идек, Вилданы бар бит. Беренче тапкыр килә Син Вилданны беләсеңме? Яшел Яр егете бит. — Җаным-бәгырем Нурдидә малаен белмәскә тагы! Тәпи йөргән чагыннан бирле беләм. Укыган елларында гына бераз югалып торды. — Күгәрчен суы алабызмы? — Ансыз дөнья сансыз булса да, укытучы кешегә кирәкмәс. Атай- болай булса,бөтен гаепне үз өстемә алырмын. Бәлеш пешерәбез, чәй- коймагын кайнарлый гына өлгертербез. Кәнфитебез бар Шул җитеп торыр. Бик кирәк булса тагы, чәйгә салырга кәҗә сөте куярбыз. — Синең белән югалмабыз, Зәбирә түти. Хәзер башыма яулык ябам ♦ да яныңа булышырга чыгам. ш Таралып торган чәчен арттан резинка белән кысып, биленә ак алъ3 япкыч бәйләп Гәүһәр бер минуттан кече якка чыкты, уен көлке сүзләр § белән Зәбирә түтисенә булыша башлады. Камыр бастылар, бәлеш яса- 3 дылар. Ул арада Зәбирә түтинең миче өлгерде. Бәлешне тирән таба бе- ® ләнкайнар күмер өстенә куйдылар. Мич алдында Зәбирә түтинең йөзе ♦ кызарып киткән иде. Яулык чите белән тирен сөртте дә инде савыт- саба юарга керешкән Гәүһәргә карап тора башлады. Зәбирә апа үзе гомер буе инде мич каршында, ә менә Гәүһәр каян өйрәнгән? Савыт-сдбаны юып бетергәч, бәлешнең ничек пешүен тагын бер тапкыр тикшерде дә, Гәүһәр өстен-башын рәтләргә китте. Сәгать инде бер тула, озакламыйча Миләүшә белән Вилдан килерләр. Аларга сәгать бергә-икегә килегез дип әйтелгән иде. — Ярый, Гәүһәр, мин чыгып каз-тавыкларымпы карыйм, кәҗә бәтиләрем дә әнә мич астыннан туктаусыз тавыш биреп торалар. Аларны да әнкәләре янына чыгарасы бар. Зәбирә түти, тагын иске бишмәтен киеп, өйдән чыгып китте. Гәүһәр үзалдына җырлый-җырлый киенә, бизәнә башлады. Радио кысып кына куелганга, татарча концертны ишетми дә калдылар. Гәүһәр радионың тавышын көчәйтеп куйганда, ниндидер пьеса тапшырыла иде. Гәүһәр тыңлап-тынлап карады да нинди пьеса икәнен белә алмады, күрәсең, яна бер нәрсәдер. Тик артистлардан Габдулла Шамуков белән Нәҗип Гайнуллинның һәм Рәшидә Җиһаншинаны гына таныды. Соңгысы бәлки Рәшидә дә булмагандыр, чөнки яшьләр өлкәннәргә бик нык охшатырга тырышалар. Шунда Гәүһәрнең исенә бәлеше төште. Тиз генә мич каршына барып, мич капкачын ачты да бәлешне карады, Зәбирә түти әйткәнчә, алгарак тартып куйды. Аннары өстәлгә яңа ак ашъяулык япты, кәнфитләрен, вареньесын чыгарды. Ул арада Зәбирә түти керде, коймак пешерергә тотынды. Әллә ни юанмаслар инде. Шулай гына уйлаганнар иде, капка ачылган тавыш ишетелде. Гәүһәр тәрәзә янына килде. Өстенә әйбәт язгы пальто, башына эшләпә кигән Вилдан, бераз алдарак, өстенә зәңгәр пальто, башына ак шапка кигән Миләүшә күренде. — Зәбирә түти, кунаклар. Ул арада ишей ачылды, алдан Миләүшә, аның артыннан Вилдан килеп керделәр. — Ничек көттерәләр, бәяләре мең алтын торганны яхшы беләләр,— диде Зәбирә түти, кунакларны каршы алып.— Үзегез сау-исәннәрме, әниегез Нурдидә йөгереп йөриме? Гәүһәр Миләүшә белән үбешеп күреште, Вилданга кул бирде, киемнәрен салырга кушты. Вилдан Миләүшәнең пальтосын, аннары бүреген чөйгә элде, соңыннан үз киемен салды, чәчен тарый-тарый түргә узды. — Үзебез, Зәбирә түти, тимер кебек таза, әнкәй дә бирешми. — Алай булса, бик яхшы. Әйдә, яхшылап утырыгыз, мин хәзер. Гәүһәр белән Миләүшә Гәүһәр бүлмәсенә кереп китеп, нидер пышылдаша башладылар, Вилдан стеналардагы рәсемнәрне карап алды. Ул Гәүһәрнең рәсем ясавы турында ишеткәләгән булса да, әмма эшен бүгенгә хәтле күргәне юк иде. Рәсемнәрендә кояш нуры ялтырын кебек. Шул ук вакытта бер рәсемдә д.» кояш үзе күренми Монда инде ниндидер күләмдә осталык башлана Дөрес, Вилдан бу өлкәдә үзен белгеч санамый, аның карашы бик субъектив булуы да мөмкин. Ләкин рәсемнән рәсемгә күчә-күчә аның шул уе ныгый барды. ГАБДРАХМАН ЭПСӘЛЭМОВ — Менә шул инде Гәүһәр апаның рәсемнәре. Мин сиңа сөйләгән идем бит. Бу бүлмәдә дә бар әле. Карыйсыңмы? — Ярыймы, Гәүһәр апа? — Рәхим итегез, ләкин бу рәсемнәр бар да өйрәнчек эшләр генә. Бу бүлмәдәге рәсемнәр Вилданны тагын да кызыктыра төште бугай. Менә монысы Кама буе. Миләүшә сөйләгән иде. Текә яр башындагы карт имән, яфракларында көз бизәкләре. Тын, кояшлы кич, ниндидер тантана һәм яшерен бөеклек. Кеше дә юк, елга өсте дә буп- буш, әмма бөтен рәсем яшәү җырын җырлый. Алай гына да түгел, менә шушы имән артында Миләүшә яшеренгән кебек, әнә ул... көлә, көмеш тавышы чыңлый, аңа кушылып, су өсте дә, меңләгән яфраклар да көләләр кебек. Гаҗәп икән, буяу белән ничек итеп кеше көлүен бирергә кирәк? Әллә Вилдан Миләүшәгә гашыйк булганга гына, Миләүшә ялтырап торган күзләре белән аңа карап торганга гына шулай тоеламы икән? — Әйе,—диде Вилдан, башын селкеп,— бу рәсем күп уйландыра. Гаҗәп. Миләүшә сөйләгәч, ышанып бетмәгән идем... _ — Минамы ышанмадың? Менә, Гәүһәр апа, ирләр,—диде Миләүшә, ә үзенең күзләре шундый бәхетле, шундый нурлы, аның сөйгәне белән горурлануын әллә кайдан күреп була. — Миләүшә тагын нәрсәләр булса сөйләгәндер инде... — И, Гәүһәр апа, хәзер сүзне читкә борасыз. Миләүшә каршы килеп маташса да, йөзе алсуланган иде. Бу Гәүһәргә җитә калды. Әмма хәзергә берни әйтмәде. Ә менә туй көнне бу рәсемне ул Вилданнарга бүләк итәр. Башкаларга ул яр башындагы бер имән генә булса, Миләүшә белән Вилданга күп нәрсәне искә төшерер. Бу бәхетле уйның башка килүенә Гәүһәр бик шатланды. — Я, рәхим итегез, табын янына утырыгыз, калганын биредә сөйләшерсез,— диде Зәбирә түти теге яктан. Башта Гәүһәр, аның артыннан Миләүшә белән Вилдан чыгып, өстәл тирәсенә утырыштылар Миләүшә өстенә бик килешеп торган шоколад төсендәге күлмәктән, кулында алтын сәгать. Чәче дә нәкъ шул алтыннан коелган төсле. Аз гына алсуланган йөзендә яшьлек нуры, бигрәк тә зәңгәр күзләре бәхетле. Ул Вилданын өй шартларында да күрсәтергә теләде. Мәктәптә, укытучылар арасында, кеше үзен саграк тота, бик акыллы сыман күренергә тырыша, ә өйдә болар барысы да югала бит. Өйдә кешенең яңа кара костюмы да, бизәкле галстугы да, хәтта аз гына сипкелле йөзе дә артык күзгә бәрелми, өйдә кеше кеше булып, һичбер бизәксез-нисез кала. Шул турыда Миләүшә бая Гәүһәргә дә пышылдаган иде. Ул Гәүһәргә ышана, аның тәҗрибәсенә, сәләтенә, күзләре үткенлегенә югары бәя бирә. Менә хәзер дә ул Гәүһәргә астан гына карап алды. Гәүһәр сизелер-сизелмәс кенә керфек какты, елмайды. Димәк, аңлый һәм Вилданны хуплый. Миләүшә моңа тәмам эреп китте. — Зәбирә түтинең бәлеше тәмле икән, телеңне йотарсың,— диде ул кайнар бәлешне ашый-ашый. — Телеңне йотсаң, Миләүшә җаным, миңа үпкәләмә, бәлешне Гәүһәр апаң пешерде,—дип көлде Зәбирә түти. — Гәүһәр апа? Ул ашка да шундый остамы? Менә миннән бер нәрсә дә чыкмый. Бер көнне Вилдан булып Вилдан да бәлешемне яратмады. — Ышанмагыз, Миләүшә әзрәк хәйләли. — Зәбирә түти дә әзрәк хәйләли. Гаеп булса, икебез өстенә төшсен ди. Монда Зәбирә түтинең өлеше зуррак,— диде Гәүһәр, көлеп. — И-и, китте төяп... Зәбирәнең нинди булса да берәү бер сүз әйтмәс. ә менә яшьләргә әле куп нәрсә кирәк Кая. Вилдан, тәлинкәңне бирче бирегә. Миләүшәң сыйламас, үзем бәлешнең төбен кисеп куйыйм. Сиңа да, Миләүшә. Нечкә билләргә дә ярый торган итеп кенә. Югыйсә, кыз сайлаучы егетләр бу нәзберек икән, бәлеш төбен дә ашамый, дип әйтерләр. — И инде, Зәбирә түти, оялтып бетерәсең. Хәзерге егетләрнең кесәләре бик такыр. Азрак ашаганны яраталар. — Вилдан, сизәсеңме, синең эшең бик хөрти бит. Гел синең бакчаңа таш ташлыйлар. — Борчылма, Зәбирә түти, һәммәсен дә мыекка урыйм. Барысы көлеп алдылар. Шулай уен-көлке белән бик тәмләп чәй эчтеләр. Сүз арасында Миләүшә кич белән кинога барасыларын әйтте Гәүһәрне дә чакырды. Гәүһәр бераз уйлап торды да барырга риза булды. Әллә Вилданын бу яктан да күрсәтәсе киләме? Әллә Зәбирә түтидән яшерен сүзе бармы? Нәрсә әйтсен? Вилдан, билгеле, Гәүһәр стилендәге кеше түгел, буе да кыскарак, гадирәк тә, ләкин сөйкемле, эчкерсез. Иң мөһиме, Миләүшәне ярата, әнә, күзен дә алмый бит. Гәүһәр аңардан бу мәктәптә күптән эшлисеңме? дип сорады. Егет бу сорауның ни өчен бирелгәнен дә аңламады бугай, әмма җавабы Гәүһәрне канәгатьләндерде. Вилдан бу мәктәптә Миләүшә килгәнчегә кадәр үк эшли башлаган. Миләүшә монда дүртенче кыш укыта. Бер-береңне белер өчен дүрт ел бик җиткән... 12 Бу якларда кар ява башласа, югаштан бер атна буранлый да кинәттән туктый, ялтырап кояш чыга, дөнья ниндидер аклык, пакьлек белән балкый, һичбер авырлык сизелми, барысы да җиңел сыман, күбекләнеп тора шикелле, кырга ятып туйганчы бер ауныйсың килә. Кышның мамык җәймәсен, мамык юрган кебек төреп, култык астына тыгып алып китәрсең кебек. Бөтен тирә-якта тынлык һәм тынычлык хөкем сөрә, тик юллар чистарткан көрәк тавышлары гына ишетелә. Яктылык тантана итә. Кичә генә бу тәбәнәк күк, бу тоташ кар, бар дөньяга сарылган бу караңгылык бик озакка килгән күк тоела иде, бүген күр, эзе дә юк боларнын, бер-ике көннән елгалар чылтырап агып китәрләр. Ихтыярсыз Кама буйларына карыйсың: анда әле кар, ап-ак диңгез, калын боз, ләкин күп тә үтмәс, бу калын бозлар шаулап ярылыр, язның бөек көче бар нәрсәдән куәтле сыман тоелган бозларны челпәрәмә китереп ватар, мәгърур елганы кышкы зынҗырлардан тулысынча азат итәр, елга, иркенләп бер сулыш алгач, уйнап, шаярып, үзенең озын юлына чыгып китәр. Дулкыннары әкрен генә үз алларына, моннан мең ел элек булган төсле, чайкалырлар, тибрәнерләр, мәһабәт теплоходлар, олылыкларын саклап, елга уртасыннан йөзәрләр Язны бигрәк тә балалар сагынып көтәләр. Аларның күзләве тәнәфес вакытларында гына түгел, дәрес барган чагында да тәрәзәдә, кошлар чыркылдашуында да, машиналар гөрелтесендә дә алар әллә нәрсә-, ләр ишетәләр. Дәрес бетүгә ал арны мәктәптә тотармын димә, тимер чылбырга бәйләсәң дә тышка омтылалар. Тышка чыгуга ялан кул, ялан баш кар атышырга керешәләр, бит урталары кызарып чыга, күзләре очкынлана... Билгеле инде, укытучы балалар күңеле белән яши, аларның беркемгә дә әйтмәгән һәм әйтелмәячәк серләрен укый. Бу серләр аны кайчак шатландыра, сөендерә, кайчак бик куркыта. Кайчагында классындагы бөтен балалар түгел, бәлки берничәсе яки берсе генә аны җәлеп итә. Менә хәзер дә Гәүһәр күбрәк Акназарга карый. Терсәгенә таянып, тәрәзәдән күзәтә. Укытучының сүзләрен гүя тыңламый да. Сорасаң, җавап бирә. Әмма Гәүһәр ачык сизә: Акназар гүя табигатьтәге һәм ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ф ЯШЕЛ Яр ф кешеләрдәге үзгәрешнең нәкъ киресе булырга тырыша, чырае көниән- көн караңгылана бара, иптәшләре белән сөйләшми, хәтта Зиләгә дә ачуланган бугай, ана карамый, сорауларына җавап бирми, мәктәптән берүзе китә. Әйтүләренә караганда, Акназарның әнисе Зиләләргә кереп бик каты тавыш күтәргән, улын кулыннан җитәкләп, сөйрәп алып киткән. Берничә сәгатьтән Акназар, качып, тагын Зиләләргә килгән, ләкин Рәми бабай да, Зиләнең әнисе дә Акназарга өенә кайтырга, әнисен бимазаламаска кушканнар. Бала моны үзенчә аңлаган булса кирәк, Зиләгә бик каты үпкәләгән. — Әни дә, бабай да Акназарны кумадылар, әниеңне генә ачуландырма, диделәр. Көндез дәресләрен хәзерләргә килергә куштылар. Хәзер Акназар безгә бөтенләй керми, гел урамда йөри. Мин аны әллә ничә тапкыр чакырып карадым, ул сөйләшми дә,— диде Зилә Гәүһәргә, үзе чак еламый. Башка укучылар да Акназардан гел зарландылар, әле анысын, әле монысын үкертеп кыйнаган. Элек Акназар мәктәптә артык сугышмый иде, әнисе килеп киткәч, бигрәк зәһәрләнде. Бала күзгә күренеп бозыла, бүген менә дәресен дә хәзерләмәгән. Интернатта бер урын юк, Бибинур апа күпме тырышып та таба алмады. Шул ук вакытта балалары кыйналган ата-аналар әледән-әле директор янына кереп Акназардан зарланып чыктылар. Гәүһәр, аптырагач, Әгъзәм Ибраһимов янына районга барып, Акназарга ничек тә ярдәм итүен үтенде. — Бала күз алдында бозыла бит. Пароход юлы төшкәч, аның бөтенләй китеп баруы бар. Аннары безнең беребезгә дә аклану булмаячак. Әгъзәм иптәш. Бер көнне мәктәп коридорыннан киләм шулай. Акназар белән бер малай багана артында сөйләшеп торалар Акназар нидер ясап бирүләрен үтенә. Синең әтиең мастер, ул ясап бирер, ди. Икенче малай әтисенең кәефе юклыгын, кичә телевизор да карамаган- лыгын әйтә. Аларның заводында хезмәт хакын кассирсыз бирәләр икән. Өстәлгә куялар да һәркем үзенекен ала. Кемдер малайның әтисенә дигән эш хакын алган, әйтмәгән дә. Элек аларда шундый бер хәл булган, ялгышлык белән алган акчаны икенче көнне үк китереп биргән- ' нәр. Ә бу юлы өч-дүрт көн узган, китереп бирүче юк. Күрәсең, яна эшчеләрдән кем дә булса алгандыр. — Алай, акчасыз калдыгыз?—ди Акназар. — К>к,—ди икенче малай. Аның әтисенә иптәшләре акча җыеп биргәннәр. — Ә сез шуны балаларга сөйләргә уйламыйсызмы? — диде Әгъзәм. — Туктагыз, Әгъзәм иптәш. Сез мине аңламадыгыз бугай,—диде Гәүһәр.— Акназар әйтә: акчаны саклап торырга бер кеше куярга кирәк. ди. Икенче малай әйтә: безнең әтиләр сакчы куймыйлар. Бөтен цех каракны сүгә. Ул артык урламас, ди. Акназар көлеп җибәрде. Бала көлә. Мыскыллап көлә. Димәк, ышанмый, акчаны сакчысыз куючыларны ачык авызларга саный. Йомгаклап әйткәндә, баланың тәрбиясендә ике башлангыч бар, аның кайсы өстенлек алуы безгә, тәрбиячеләргә, бәйләнгән. Акназарның әнисе нинди икәне сезгә мәгълүм. Мин анардан, һәрхәлдә, яхшылык көтмим. Сез мине дөрес аңлагыз, Әгъзәм иптәш: укытучылар тәрбия эшеннән баш тартмый, әлеге очрак турында да сүз булыр. Ләкин баланы өй тәэсиреннән тартып алырга кирәк. Әгъзәмнең тар йөзенә күләгә ятты. Ул вәгъдәләр бирмәде, юатмады, тынычландырмады, бары тик бу мәсьәлә белән тагын шөгыльләнәчәген әйтте. Гәүһәр үзе дә ел бетәргә торганда интернатка бала урнаштыру никадәр читен икәнен белә, ләкин шундый хәл килеп чыккан икән, нишлисең, юкны да табарга кирәк, читтән килеп табып бирмәсләр бит, Әгъзәм аны игътибар белән тыңлады, тик бер тапкыр гына ана тутырып карады. Гәүһәр моны сизде, уңайсызланды. Бәлки бу Гәүһәр аңлаган мәгънәдә дә булмагандыр, Әгъзәмнең гади бер күз карашы Гәүһәргә шулай тоелгандыр. Үзеңнең шикләреңне кешегә тагарга ярамый, әллә нинди җайсыз хәлләргә калуың бар. ф Өйгә кайткач та Гәүһәр беркадәр вакыт Әгъзәм Ибраһимов турын- ь да уйланды. Бу аларның икенчеме, өченчеме очрашулары иде. Бек ренче очрашулар бер дә истә калмаган. Азмыни укытучылар район § кешеләре белән очраша. Дөрес, хатын-кызларга хас кызыксыну белән 3 Гәүһәр Әгъзәм турында аз-маз сораштыргалаган иде. Шул гына. Бүк тенге очрашуда да әллә ни булмады. Бер тапкыр Әгъзәм аңа тутырып ♦ караган икән... Тик шунысы гаҗәбрәк: Гәүһәр аны үзе дә сизмәстән Җәгъфәр белән чагыштырды. Дөрес, бу тыштан гына чагыштыру иде, чөнки Әгъзәмнең эчке дөньясын ул бөтенләй белми. Аһ итеп торырлык бер нәрсә дә тапмады Гәүһәр. Кайбер хатын-кызларның аны мактап телгә алулары Гәүһәргә кимендә сәер булып тоелды: Җәгъфәр әнә нинди иде дә нишләп ташлады.. Икенче көнне Гәүһәр Акназарны тагын үзләренә чакырды. Бармас, дип уйласа да, Акназар бик тиз риза булды. Гәүһәр журналын укытучылар бүлмәсенә кертеп, киенгән арада Бибинур тагын бер күңелле хәбәр әйтте: иртәгә интернатта Акназарга урын табачаклар. И шатланды Гәүһәр, ә директор әйткәч, Әгъзәм турында уйлап алды: сүзләрен җилгә чәчми, эшен эшли икән. Акназар киенеп аста көтеп тора иде. — Мин хәзер,— диде Гәүһәр малайга,— менә ачкычны гына куям. Бераздан алар урамга чыктылар. Көн тәмам җылыткан, шабырдап тамчылар тама. Юлларда чыпчыклар инде чыркылдашып су коеналар, түбә кыекларында күгәрченнәр гөрли, кайдадыр казлар гайрәтләнеп каңгылдый. Күк йөзе чиста, зәңгәр, кояш көлә, бик йомшак булып җылы җил исә. Урамнарга кәҗәләр чыккан, юл буенда чемченәләр, түшләрен киереп әтәчләр кычкыралар. Ашханә каршында әллә нихәтле машина күренә. Халык та бик күп, әле берсе, әле икенчесе Гәүһәр белән исәнләшәләр. Менә алар таныш капкадан ишек алдына керделәр, бусага төбендә аякларын кактылар, аннары өйгә атладылар. Зәбирә түти мич каршында булаша иде. Зәбирә түти, безгә чәй эчермәссеңме икән, минем кунагым бар. — Ә-ә, Акназар икән. Хәзер, хәзер, Гәүһәр. Бик тиз табын әзерләделәр. — Син тартынмыйча аша, эч, Акназар. Менә таба бәлешен Зәбирә түти бик тәмле итеп пешергән. — Кая, чәй дә ясап бирим үзеңә, Акназар. Акназар сүзсез генә чынаягын сузды, бит алмалары кызарды. Ул бик аз сөйләште, бирелгән сорауларга беркатлы гына җаваплар кайтарды. Аның шәхси ягына кагылмадылар, әнисе турында да, үги әтисе турында да сораштырмадылар. Ахырда чәй эчелеп бетте. Аннары Гәүһәр үз бүлмәсенә кереп китте. Бу юлы барысы да алдан хәзерләп куелган иде, ахрысы, Гәүһәр рәсемнәр күтәреп чыкты. Ул арада Зәбирә түти өстәлне дә җыйды. Гәүһәр урындыкларга рәсемнәрен тезде. Акназар ашыкмый гына рәсемнән рәсемгә күчеп карады, бер якынрак килде, бер ераграк китте. Гәүһәр аны тын да алмыйча күзәтте Юк, бу баланың тумыштан рәсем карарга, рәсем ясарга сәләте бар булса кирәк, әнә ничек карый бит, әнә ничек яктылыктан файдалана, йөзендә ашыгу да, кабалану да юк. Ва- кыт-вакыт алсу иреннәрендә чак кына елмаю сизелә, вакыг-вакыт ул тәмам уйчанлана. Бу баланы бер хулиганга санау һич тә дөрес түгел, хулиган бала матурлык дөньясы алдында болай тын калмый Билгеле, ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ул әле рәсемнәрнең эчке мәгънәләрен аңламый, гомумән, сәнгать әйберләренең табигате дә ана караңгы әле, әмма шулай да, күр, ул нинди житди! Башка кеше моны ачык сизмәсә дә, Гәүһәр, аз гына художник кеше, яхшы аңлады. Аның эчке тойгысы бу балада алданмаганлыгын әйтә иде. Стеналардагы рәсемнәр әүвәлгечә торалар Тик берничәсен генә Гәүһәр алмаштырып куйган Акназар аларга бер йөгерек караш ташлаган, хәзер кабат карый. Бигрәк тә Кама буенда ясалган рәсемгә ул озак карап торды. Аннары тәрәзәгә башын борды, урамда кар булуына һич тә ышанасы килмәде. Әллә кайчан яз булгандыр да, Камада дулкыннар тибрәлә торгандыр. Ниһаять. Акназар «Юлдаш» дип исемләнгән рәсем алдына кабат кайтты. Гүя хәзер аңа калган рәсемнәр берсе дә юк, бары шул «Юлдаш» кына бар. Бу рәсем алдында ул шактый озак торды, бераз арт- карак чигенеп тә, кырыйга китә төшеп тә карады, йөзе ничектер уйчанланды, күз карашы да ничектер үзгәрде, әйтерсең, баланы күз алдында алмаштырдылар. Зәбирә түти дә күптән инде рәсемнәрне карый. Ахырда ул да әлеге «Юлдаш» алдында туктады, озак кына карап торгач: — Акназар балам, бу син түгелме соң? — диде. Акназар кычкырып көлеп җибәрде. Аның күзләре үткенрәк, малайның авыз-борын тирәләре, хәтта тырпаеп торган колаклары, чәче дә охшаган төсле, ләкин бу Акназар түгел, бу Юлдаш, бу башка малай. Мәктәпкә илтеп күрсәтсәң, менә кызык булыр иде. Мәктәптә Юлдаш исемле малайлар бармы? Бар бугай, әллә унынчыда, әллә тугызынчыда, тик чәче чем-кара түгел, ниндидер җирән, янып тора. Рәсемнең балага охшавы Гәүһәрне канатландырып җибәрде. — Әгәр ошаса, бу рәсемне сиңа бирәм, Акназар,— диде. — Миңа? — Малай куркып артка чигенде.—Кирәкми. Урладың дип бәйләнерләр. Сез аны үзегез мәктәпкә алып барыгыз. — Мәктәпкә? Эшләнеп бетмәгән көенчәме? Миннән көлсәләр, Акназар? — Көлмәсләр. Эшләнеп бетмәгән дип уйламаслар да әле. Былтыр бер Казан художнигының Яшел Ярда күргәзмәсе булган иде, мин барып карадым. Анда да эшләнеп бетмәгән рәсемнәр бар иде. Беркем берни әйтмәде. — Ярый, алайса, мин риза,— диде Гәүһәр, уйланып — Ләкин минем рәсемне генә куймыйбыз. Бөтен башлангыч классларныкын җыябыз. Ул чагында тулырак га, кызыклырак та булыр Мин иртәгә үк Бибинур апа белән сөйләшермен, рәсем дәресе укытучысын да ярдәмгә сорарбыз Син, Акназар, беренче булышчы. Ярыймы? — Ярый. Үз рәсемнәреннән Гәүһәр бер-икене генә куяр. Алар күзгә бәрелеп тормасыннар, укучыларның рәсемнәрен басып китмәсеннәр. Төп игътибар балаларның рәсемнәрендә булырга тиеш. Эш күп булыр. Гәүһәр моны ачык сизде, ләкин Акназарны коткару өчен ул барысына да риза иде. Әлбәттә, шундый уе барлыгын Гәүһәр беркемгә дә әйтмәс, әмма үз алдына төп бурыч итеп шуны куяр. Акназарны чакырган вакытта Гәүһәр күргәзмә турында уйлап та карамаган иде. Акназар да бары тик шул бер рәсемне генә алып бару тарында әйтте, калганы шул әңгәмә вакытында туды, әмма бу нәрсә тора-бара Гәүһәрне дә, Акназарны да биләп алды. Ахырда, Акназар кайтырга җыена башлагач, Гәүһәр әйтә куйды: — Акназар, интернатка күчерсәләр, риза булыр идеңме? Әниләрең каршы килмәсләрме? — Мин алардан китсәм, әниләр шатланачак кына... — Ә син үзең ничек уйлыйсың? — Мин риза, алсыннар гына. — Син бүген әниең белән яхшылап сөйләш. Ул мәктәпкә килсен, мине яки Бибинур апаны күрсен. Төшендеңме? — Утка янсын мәктәбегез, дип әйтә ул. — Юк, син яхшы гына сөйләш, килер. Ниһаять, Акназар чыгып китте. Зәбирә түти ияген тотып озак к кына утырды да әйтте: g — Әй, заманалар.— диде,— кешенең үзеннән алда уйлыйлар, ага- g анасы да кайгыртмый, укытучылары барысын да эшлиләр. Гәүһәр көлеп җибәрде, чәчелеп яткан рәсемнәрен җыя башлады, ф Берничә көннән балалар мәктәпкә үзләренең рәсемнәрен китерә башладылар. Рәсемнәр бик күп иде. Акназар аларны аерым шкафкя җыя барды. Ул бик мавыгып китте. Аңа каравы күңелле иде. Кара инде, күңеленә ошаган эш баланы да нишләтә! Тик күргәзмә беткәч кенә суына күрмәсен, нәрсәдер уйларга кирәк булыр. 13 Җиңел кулдан гына башланган күргәзмә мәктәптә зур уңыш казанды, аны балалар гына түгел, укытучылар да кызыксынып карадылар Балаларның рәсем сәләте әллә кайдан күренеп тора Әлбәттә, Гәүһәрнең үз рәсемнәрен дә күрми калмадылар. Алар бер читкә генә һәм караңгырак почмакка куелсалар да. алар алдында һәрнакыт кеше булды, күпләр Гәүһәрнең шундый сәләте барлыгын беренче тапкыр белделәр. Мәктәп директоры «Юлдаш» рәсеме турында: — Мин рәсемнәрне тирән бәяли белә торган кеше түгел, шулай да синең бу рәсемең. Гәүһәр, балаларда нык тәэсир калдыра, мин үзем күзәтеп тордым,— диде һәм. күргәзмә беткәч, бу рәсемне мәктәп коридорына элеп куячагын әйтте. Бу хәл Гәүһәрне шатландырды, ләкин иң мөһиме Акназарның үзгәрүе иде. Ул шаярмый башлады, башкаларга кагылмады, дәресләрен яхшы укыды, ә дәрес беткәч, күргәзмә тирәсендә бөтерелде Хәлбуки, хәзер язның шундый бер вакыты килгән иде, өйдә, мәктәптә бер минут артык утырасы килми, каядыр урамга, бакчаларга, су буйларына чыгасы, дөньяны җимереп уйныйсы, шаярасы, я булмаса бөтен җанлы-җансыз әйберләргә әкрен генә сеңеп барган кичке алсу тынлыкны күзәтәсе килә. Ниһаять, күргәзмәне җыеп алдылар. «Юлдаш>ны, бик матур рам ясатып, коридорга элделәр. Хәзер инде дәресләр бетәргә дә күп калмаган иде. алда җәйге каникул. Чиксез шатлык белән бергә балаларда ниндидер яшерен гамь дә сизелә, бигрәк тә моны Акназарга караганда ачык күрергә була иде. Гәүһәр хәтта Зиләдән: «Акназарга нн булган?» дин берничә мәртәбә сорады. Зилә белмим дип кенә җавап бирде. Шуннан соң Гәүһәр интернат җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итте. (Акназар анда тора башлаган иде) Тик анда да бер нәрсә дә әйтмәделәр. Акназар үзен бик тәртипле тота, диделәр. «Күргәзмәнең ябылуы аңа да тәэсир иткәндер, ахрысы. Без аның белән күбрәк мавыктык шул. Балаларның төп бурычы — уку елын яхшылап тәмамлау икәнен онытып җибәргәнмен», дип уйлады Гәүһәр. Кайчагында ул тагын да тирәнрәк уйларга бата иде. Күп вакытта баланы чын кеше итеп тәрбияләү өчен зәмин югалган яки бик аз гына калган була. Укыучы бер нәрсәне сөйли. бер нәрсәне алга сөрә, ә семьяда бала шуның нәкъ киресен ишетә, киресен күрә. Шул ук Акназар. Нәрсәгә өйрәтте аны семья? Гамьсез- леккә, икейөзлелеккә. Шул яшендә бала тормышта идеалсыз калса, кая бара инде ул? Ул бит нәкъ шушы елларда зур тормышның нигезен сала, нәкь шул елларда оеткы барлыкка килә. Тсте яки бу сәбәп белән нигез булмый калса, оеткы начар булса, баланың бик кыен хәл кичерүе мөмкин. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ О В Тын, җылы, аяз кичләрдә су буенда утырганда да Гәүһәр еш кына шул турыда уйланды. Аның үз тормышында да телгә алырлык бер нәрсә дә булмады шикелле, тик кайдадыр күңел тирәнлегендә генә нәрсәдер хәзерләнә иде бугай. Гәүһәр Галимҗан абыйдан берничә хат алды. Әлбәттә, тормышның ачысын, төчесен күргән олы кешенең хатлары гыйбрәтле. Тик алар күбрәк беркая да чакырмыйлар, бернәрсә дә вәгъдә итмиләр шикелле, бары тик дөрес юлны үзеңә табарга кирәклеккә өндиләр. Гәүһәр исә яшь кеше, ярдәмгә, күрсәтүгә мохтаҗ. Әйе, булсын иде менә шундый нәрсә, аның канын да, җанын да актарсын иде. Гәүһәр күзен дә йоммыйча менә шул юлдан атлар иде. Менә хәзер дә ул шушы каршылыклы уйлар эчендә су буенда кичке Камага карап утыра. Су гаҗәп киң, олы, тыныч. Бер карасаң, хәтта җылы да кебек. Әмма су керергә иртәрәк әле, бу вакытта бик чыдам кешеләр дә коенмыйлар. Алай гына да түгел, бу вакытта җиңел булса да өскә пальто кирәк әле, бөтен яр буенда күлмәкчән йөргән бер кешене күрмәссең. Ләкин шулай да яз үзенекен итә. Гәүһәрләрдә:» аерылып киткән Миләүшәнең шат көлүе ишетелә, ул да булмый, шундый ук шат тавыш белән Вилдан җавап бирә. Әйе, аларга рәхәт, күңелләрен бер болыт кисәге дә басмаган, мәктәптә укулар беткәч тә гөрләп туй итәргә җыеналар. Бәхетле булсыннар инде, бер дә кояшлары батмасын. Гәүһәрнең дә кайчандыр шундый чаклары бар иде. Бар иде... Гәүһәр янында Әгъзәм Ибраһимов утыра. Соңгы вакытларда ул ничектер очраклы сыман булып һаман аның янына килеп чыккалый башлады. Гәүһәр аңа болай килешми бит, дип әйтергә дә уйлаган иде, менә һаман әйтми килә, гүя нәрсәдер көтә. Әгъзәмнен өстендә күгелҗем плащ, башы ялан баш, кара тутлы тар йөзе бик ачык. Бүрек яки эшләпә кигәндә аның йөзе ничектер түгәрәгрәк, олырак сыман күренә. «.Аңа ялан баш килешә төшә», дип уйлады Гәүһәр. Бүген Гәүһәр бернәрсә ачты әгәр Әгъзәмгә озаграк карап торсаң, ул бик күп кыенлыкларны башыннан кичергән, утка кергән солдатка охшый. Үзе шунда ук көлемсерәп тә алды, ул аның армиядә булуын-булмавын да белми. Сорар иде, уңайсыз, Әгъзэмнең әллә ни уйлавы бар. Бәхеткә каршы, яннарыннан гимнастеркалы бер кеше узып китте. — Менә шундый кеше күрсәләр, балалар хәзер батырлык турында уйлыйлар,— диде Гәүһәр аның артыннан карап.— Батырлык турында сөйли башласаң, авызыңа керергә торалар. Менә чын геройны аларга күрсәтсәң иде. — Нигә, безнең шәһәр план бүлегендә чын Советлар Союзы Герое эшли. Чакырсагыз, килер. — Чынмы? Сез аны беләсезме? — Мин дә беләм, директорыгыз да. Балалары сездә укый ич. — Алайса чакырабыз. Сез дә килерсез бит? — Мин герой түгел ич,— дип елмайды Әгъзәм. — Армиядә дә сугыш беткәч кенә булдым.— Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнүен телгә дә алмады. Әйтүләренә караганда, Әгъзэмнең тормыш иптәше геолог булган. Күршедә салынып ята торган Яшьлек шәһәренең урынын эзләшкән, бик күп корылмаларның урынын билгеләгән, аннары бер көнне. Кама ташыганда, өенә кайтмаган. Бер атнадан соң аның үле гәүдәсен Яшьлек шәһәреннән утыз чакрымнар түбәндәрәк тапканнар. Бу бер бәхетсезлек булганмы яки бер җинаятьме — вакытында ничектер ачылмаган. Шау-шуы күп булган, бигрәк тә Әгъзәм күп йөргән, соңыннан әкрен- әкрен тынган, тормыш яңа мәшәкатьләр, яңа шатлыклар, яңа кайгылар алып килгән. Хәзер бу эшкә өч ел инде. Шулай да иптәшләре әгъзәм бар вакытта бу вакыйгага кагылмаска тырышалар, чөнки Әгъ- зәм моны бик каты кичерә. Ихтимал, шул тирән кайгысын белгәнгә, Гәүһәр дә тыйнаклык күрсәтә торгандыр. Кайгыны уртаклашуда хатын-кыздан да сизгер күңел юк бит. Хәзер караңгылык дөньяны капларга ашыкмый, мул сулы елгсгз сәгатьләр буе карап тор. Яна туфрак исе. әчкелтем ~эре исләре башлы ф әйләндерерлек. Елгадан дым тарта, ә шәһәр ягыннан төрле тавышлар ишетелә, бер карыйсың, ап-ачык булып йөк машинасы гүли, аннары к кемдер кычкыра, кемнәрдер көләләр, чыр-чу ишетелә, шуннан соң rj барысы да~ тына, бетә, аннары барысы па яна бер көч белән яңгырый 3 башлый. Елгада пароходлар күренгәли, берничә көннән пристаньнар * тирәсе үзенә бертөрле тавыш белән герлм башлар Хәзер пристань ♦ ягыннан күбрәк буяу исләре генә килә. — Гәүһәр, Билал Шәнгәрәев биредә бит,—диде Әгъзәм көгмэгәндә. Гәүһәр кинәт сискәнеп китте. — Билал Шәнгәрәев? — Әйе, Яшьлек шәһәренә урын карарга килгән. Ул бөтенләйгә күчәргә уйлый бугай. Ленинградтан туйдым, дигән була. Ленинград андый шәһәр түгел. Билал үзе аның турында никадәр ялкынланып сөйләде. Юк. монда сәбәп башка. Ләкин ни кирәк ул Билал Шәнгәрәевкә? Гәүһәр аның яшерен уйларын белә, ләкин ул аны барыбер кабул итмәячәк бит. Билал шуны аңламыймы икән? Нәрсәгә исәп тота ул? Югыйсә Гәүһәр ана ике аңларга урын калдырмыйча ачык итеп әйтте бит. Әллә Гәүһәрнең авыр хәленнән файдаланмакчы буламы? Бусы бит шулай ук нигезсез. Әнә Алчынга әйтте бит. Данына, шөһрәтенә бер дә карап тормады. Хәер, Шәнгәрәевнең Алчын турында бер нәрсә дә ишетмәгән булуы мөмкин. Яшел Яр хәбәрләре Ленинградка барып җитми инде Соң, нәрсәгә исәп тота ул? Ни булса да Билал Гәүһәрдән гафу үтенергә тиеш әле, аның аркасында купме газап чикте. Хәзер инде Гәүһәр Дидаровнын тыкшынуларын белә, ләкин утсыз төтен чыкмый бит. Ә ут ягучы шул Билал Шәнгәрәев булды. Ут ягучы... Бәлки ул котылгысыз нәрсәне генә тизләткәндер? Юк, шулай да... шулай да Гәүһәр аны гафу итмәячәк, бу мөмкин тугел. — Әгәр мин аны кайчан да булса бер күрсәм, аңа гагын бик каты итеп әйтәчәкмен. Мин күрәзәче булырга җыенмыйм, шулай да ул бул- маса, мин бу хәлгә калмас идем шикелле. Мин аңа бгргэрле дә вәгъдә бирмәдем, аны бертөрле дә өметләндермәдем, киресенчә, безнең арада бер нәрсә дә юк, булуы мөмкин дә түгел, дидем. Ә ул... — Туктагыз әле, Гәүһәр. Бәлки ул бөтенләй гаепле дә түгелдер. Сөйгәч, кеше нишләсен... Гәүһәр Әгъзәмгә бик сынап карады. Бу карашта нәрсә генә юк иде: кисәтү дә, шикләнү дә, ятсыну да бар иде. — Мин бер генә яклы мәхәббәтне аңламыйм. Яшәргә туган, яшәүне раслаган мәхәббәт ике яклы, бер-береңә тулы ышаныч хәлендә булырга тиеш. Минемчә, Билал менә шуны аңламый яки уенда башка бер нәрсә бар... — Бәлки, Гәүһәр ханым Шулай да мәхәббәт мәсьәләсендә салкын акыллы булырга кирәк, дип әйтәләр бит Минемчә, Билал ничек кенә уйламасын, аңа бик үк каты бәрелмәскә кирәк, Гәүһәр көлеп җибәрде. — Сез яучылыкка язылмагансыздыр бит? Әгъзәм башын селекте. — Юк. әлбәттә. Гомумән мондый эшкә минем сәләтем юк. Ләкин сөйгән кешене аңлыйм бугай. Ул сезне бер күреп, сандугач шикелле, дөньясын онытып сайрамый. Ялгышмасам. Билал сезне студент чактан ук белә, шул чактан бирле сезне ярата да. Шулчаклы гомер истә тоту, ярату — уен түгел, Гәүһәр ханым. Бик күпләр моңа сәләтле дә була алмын, анысын да әйтик, һәрхәлдә, төрле яклап уйларга кирәк. ГАБДРАХМАН ӨПСӘЛӨМОВ — Бигрәк акыллы киңәшче икәнсез, Әгъзәм иптәш. Тикмәгә сезне начальник итмәгәннәр икән. — Юкка көләсез, Гәүһәр ханым. Минем монда бер гаебем дә юк. Л1ин сезгә турысын әйттем, ә нәтижә ясау — ул сезнең эшегез. Гәүһәрнең йөзенә тирән сагыш ятты. Якынлашып килгән караңгылык моны тагын да көчәйтте. Кешенең иңбашларына кинәт биниһая авырлык салсалар, шулай була: җиргә ташларга да йөрәк җитми, күтәреп тотсаң да тез буыннары калтырый. Шушы йөк белән бергә аусаң, бетәсең, югаласың. Гәүһәр куллары белән йөзен каплады, берничә минут шулай тын торды. ’ — Сез Билал Шәнгәрәевне каян беләсез?—дип кинәт сорады Гәүһәр, кулларын йөзеннән алып. Аның күзләрендә яшь юк, ләкин алар тирән бер кичереш белән карый. Ихтимал, ул Кама буендагы ял йортында үткәргән ваемсыз көннәрен яки Казанда җимерек йорттан чыгып килгәндә Билал белән очрашуларын исенә төшергәндер. — Билал белән без Казанда бер гостиницада тордык, шунда таныштык. Ул мина үзенең төпле егет булуы белән ошаган иде. Тормышка бик реаль карый. Ике атна эчендә без аның белән шактый дуслаштык. Ул миңа үзенең мәхәббәт маҗаралары турында да сөйләде. Бер нәрсәне дә яшермәде, хәленең чамасыз авыр булуын әйтте. Мин аны ул вакытта ук бик кызгандым. Кыш көне ул миңа тагын бер хат язды. Гәүһәр иреннән аерылган, ләкин минем өметем тагын да ераклашты дигән. Мин анын бу сүзләрен төшенеп җитмәгән идем, инде менә сезнең белән сөйләшкәч, аңладым бугай. Минемчә, аның соңгы өмете аны сезнең янга китерә... — Рәхмәт, мин дә аңладым.. Әнә Миләүшәләрнең тавышы да ишетелә. Безгә кайтырга вакыт. — Сез монда икән... Бер нәрсә дә ишетмәдегезме, Гәүһәр апа? — диде Миләүшә, агачлар арасыннан килеп чыгып. — Юк. Миләүшә. Нәрсә бар? — Җиһан апаны да күрмәдегезме? Җиһан апа интернатта өлкән тәрбияче иде. Гәүһәр берьюлы сискәнеп китеп, әмма котылгысыз хәбәрне ишетмәскә теләп: — Нәрсә бар соң? — диде. — Акназар. . каядыр киткән. — Акназар? — Әйе, эзлиләр, эзлиләр, һаман таба алмыйлар. Без дә Вилдан белән эзләштек... Бу вакытта Гәүһәр торып аякка баскан. Әгъзәм дә аяк өсте иде. — Әрләмәгәннәрдер бит? — Әллә тагы.. Анысын мин сорамадым да. Менә сиңа мә! Шулай ук... Юк, бу мөмкин түгел, монда нәрсәдер бар. Бер минуттан алар шәһәргә таба баралар иде инде. 14 Акназар югалганнан бирле, Гәүһәр аның турында гына уйлады. Хәзергә ул аны әрләми дә, ачуланмый да, бары тик пошына гына. Милициягә күптән хәбәр ителде, Яшел Ярның бөтен җирен актарып чыктылар, ә Акназар юк та юк Камада пароходлар күренә башлаган, әллә шуларга утырып киттеме? Милиция, билгеле, анда да хәбәр иткән, ләкин аннан да куанычлы хәбәр юк әле. Гәүһәр еш кына дулкыннарга карый Алар, ярга кагыла-кагыла, гүя нәрсәдер пышылдыйлар әйтергә ниндидер серләре бар шикелле. Берничә мәртәбә мәктәпкә Талия килеп китте. Ул инде сүз дә сайлап тормый, такт та белми, хәтта баласы югалганга борчылмый да кебек, бары тик күңелендәге ачуны — мәктәпкә укытучыларга, тәрбиячеләргә булган ачуын әйтерга җай туганга гына килгән кебек. Гәүһәргә дә, Бибинур апага да. Җиһан апага да. хәтта каян белеп алгандыр, Әгъзәм Ибраһимовка да әллә нәрсәләр әйтеп ташлады. «Күз нурымны әнисе кочагыннан тартып алдылар да суга салдылар», дип бөтен Яшел Ярга кычкыра, яхшылап әйткәнне, сабыр булырга кирәк, эзлиләр бит әле, дигән сүзләрне колагына да элми, > буш сүзләр белән, ичмасам, күңел ярама тоз салмагыз, сезгә ни, кеше fc кайгысы сезне борчыймыни, ди. Ана бик каты әйтерләр иде дә, бала 5 табылмагач, ни әйтәсең? Барыбер аныкы дөрес булып чыга бит. Тузга § язмаганны сөйләсә дә дөрес булып чыга, синең бер сүзеңә каршы унны a кайтара ул. Җитмәсә, чын дөресен белергә комачаулый. Мәктәптә, ® класста андый-мондый хәл булмаган шикелле. Интернатта балалар ♦ сугышканнар, Мөбинә исемле тәрбияче, дөрес булса, хәтта Акназарга суккан, хулиган, дип кычкырган, ди. Мөбинә ант итеп әйтә, Акназарга тырнак та тидергәнем юк, ди, кычкырмадым да. ди. Балалар эндәшмиләр, алар нәрсәдер беләләр, ләкин әйтмиләр. Җиһан апаның сүзләренә караганда, алар хәтта төннәрен дә үзара нәрсәдер бәхәсләшәләр, тәрбияче яки укытучы керсә, су капкан шикелле тын калалар. Үз классындагы балалар булса, Гәүһәр алар күңеленә ничек тә ачкыч табар иде, башка классныкыларны белми. Шулай да гора-бара кайбер нәрсәләр ачыкланды. Дөрес булса, вакыйганың башы әлеге дә баягы шул күргәзмәгә барып төртелә икән. Күргәзмәне япканда анда катнашучы бик күп балаларга, шул исәптән Акназарга да, яхшы рәсемнәре өчен, мактау бүләге бирделәр. Бишенче класста укучы Фаил дигән малайның рәсемнәрен күргәзмәгә бөтенләй куймаганнар. Фаил класста әйбәт укучы саналганга, кайбер укытучылар да аңа яхшы мөнәсәбәттә булганлыктан, ул рәсемнәренең күбесе үтәр дип уйлаган. Әмма күргәзмә ачылганда Фаилнең бары тик бер генә рәсеме калган була. Анысы да күзгә бәрелерлек түгел, йомгаклау вакытында жюри ул рәсем турында ләм-мим әйтмәде. Соңыннан балалар арасында бу турыда бәхәс чыккан, Фаил, минем рәсемнәремне юри куймадылар, югыйсә мин иң зур бүләкне аладыр идем, дигән. Акназар нидер каршы әйткән. Шуннан бәхәс киткән, балалар ике төркемгә бүленгән, ди. — Беләбез,— дигән Фаил, Акназар яклы малайлар алдына басып.— Әллә белмиләр дисезме? Үзенең рәсемнәрен барысын да укытучыныкы янына куйдырган. Менә карагыз, ул нинди художник, имеш Җитмәсә, үз рәсемен газетага да җибәргән. Белмиләр дисезме, беләбез! Балаларның әйтүләренә караганда, Акназарның газетага рәсемнәр җибәргәне юк, анда җибәрергә ярый икәнен дә белмәгән. Кем җибәргәндер — анысы балаларга билгеле түгел. — Ялганчы! Мин редакциянең адресын да белмим,—дип кычкырган Акназар. — Аны беләсе дә юк, газетаның актыккы битендә басыла Син үзең ялганчы, ялганлап интернатка да урнаштың. Югыйсә сине монда якын да җибәрмиләр иде. Синең әниең урамда кычкыра гына белә ич Шуннан инде балалар арасында түбәләшү башланган. Кем беренче булып кул күтәргәндер, билгесез, һәрхәлдә, алар яхшы ук сугышканнар булса кирәк, Мөбинә йөгереп килгәндә, бүлмәнең асты өскә килгән була. Гәүһәр хәлнең менә шул өлешен җентекләп сораштырырга теләсә дә, никадәр тырышса да, берни ачыклый алмалы, балалар да, Мөбинә дә белмибез, күрмәдек, дип кенә җавап бирделәр Югарыда сөйләнгән кадәресен дә Гәүһәргә ачык кына әйтмәделәр, ул төрлесен төрле җирдән, өзек-өзек кенә белде. Соңыннан тагын бер нәрсә билгеле булды: балалар сугышканны күргән бердәнбер олы кеше Мөбинә — Талиянең якын кардәше икән. Моны белгәч, Гәүһәр унга калды. Талиянең кардәше булгач, ул Акназарга яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш ләбаса! Димәк, аның Акназарга КҮЛ сузуы. ана әшәке сүзләр белән кычкыруы j «к. ГАБДРАХМАН ЭПСЭЛЭМОВ 33 турындагы хәбәр ялган булып чыга. Ул чагында инде хәл бөтенләй аңлашылмый. Шул ук вакытта Җиһан апа Мөбин«нең кырысрак табигатьле булуын, балалар аны яратып бетермәүләрен әйтте. Берничә тапкыр мәктәпкә Әгъзам Ибраһимов килеп кигге. Ул куанычлы хәбәр китермәде, киресенчә, үзе килгән саен ул-бу юкмы дип сорашты. — Юк шул,— диде Гәүһәр, тирән кайгы белән. Әгъзәмнең аңарга керүе бик аңлаешлы иде. Ә менә шундый чакта Билал Шәнгәрәевнең килеп чыгуы Гәүһәрне бөтенләй ачуландырды. Әйтүләренә караганда, ул милициягә йөри. имеш. Аңа ни калган? Кайдадыр бер бала югалган икән, аның Билалга ни катнашы бар? Газетада исемен атасыннар өчен тырышамы? Ленинградтан килгән бер инженер да үз теләге белән эзләшүгә катнашты, дип язсалар бик шат булыр. Кайчагында кешеләр бәхетсезлектән дә үзләренә файда чыгаралар бит. Икенче көнне бер тәнәфестә Бибинур апа Гәүһәрне читкә чакырып: — Күптән түгел генә милиционер Акназарны китерде... Тәмам пычранып беткән,— диде. Гәүһәрнең күзләре ялтырап кигге, ул шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрмәде, бик зур көч белән үзен тыеп калды. — Кая ул? — диде. — Интернатта, Җиһан карый. Дәрестән соң минем янга кер, киңәшергә кирәк. Гәүһәрнең әле Акназарны күргәне юк, әле бернәрсә дә белми, ләкин ниндидер коточкыч бәла үтеп китте шикелле. Ул исән. Югыйсә Гәүһәр эченнән әллә нәрсәләр уйлап беткән иде бит. Ни әйтсәң дә, Акназар — бала, ә баланың алда ни эшләве берәүгә дә мәгълүм түгел, дөресрәге, ул үзе дә белми. Кыерсытылган, кимсетелгән балаларның үз-үзләренә кул салулары да мөмкин. Әлбәттә. Гәүһәр качкынны кочагын җәеп каршы алырга уйламый. Үзенең борчылулары турында да ул беркемгә дә әйтмәс, болар аның үз эчендә калыр. Аннары бик күп ачыклыйсы нәрсәләр дә бар әле. Дәрестән соң, Бибинур апа белән киңәшкәч. Гәүһәр туп-туры интернатка китте. Әле коридорда ук ана Җиһан апа очрап, Гәүһәрне үз кабинетына чакырды. — Табылды бит,— диде ул а“уын да, шатлыгын да яшерә алмыйча.— И борчылуымны белсә идең... Әллә кайдан пароходтан тотып алып кайтканнар. Тәмам пычракка баткан, ябыккан, ике күзе генә ялтырый. Әниләргә кайтарсагыз, тагын качып китәм. ди. Минемчә. Мөбинәнең гаебе бар шикелле. Акназар аның белән сөйләшергә дә теләми, Мөбинә шулай ук кара көеп йөри. Мин аны чакырткан идем, эштән чыгарыгыз, ди. Кич белән балаларны җыярга булдык. Сөйләсеннәр! — Мин Акназарны күрим, Җиһан апа,— диде Гәүһәр. — Әйдә, рәхим ит. Хәзер әле укучылар мәктәптән кайтып җитмәгән. Акназар өсгә, бүлмәсендә утыра Гәүһәр белән Җиһан апаны күргәч, Акназар аякка басты, башын түбән иде. Җиһан апа озакламыйча чыгып китте, Гәүһәр урындыкка утырды. Берничә секунд. акылын җыеп, эндәшми торды. Акназарны инде мунча керткәннәр, киемнәрен алмаштырганнар. Әйе, ана җиңел булмаган, гәмам ябыккан, аннары суык та тидергән, ахрысы, әледән-әле йөткергәләп ала. «Врач белән сөйләшергә кирәк булыр», дип уйлады Гәүһәр. — Нинди начар эш эшләп ташлавыңны беләсеңме, Акназар? Иптәшләрең барысын да гафу итәрләр дип уйлыйсыңмы? Малай эндәшмәде. Башы тагын да түбәнрәк иелде. — Берәү белән дә сөйләшмичә, берәүгә дә әйтмичә, шулай эшлиләрмени? Болай эшләгән нинди баланы күргәнең бар’ Ә син качкын. Монда синең класстагы барлык иптәшләрен борчылып беттеләр. Көн 34 саен эзләп йөрделәр. Хәзер инде сине нишләтергә0 Әниеңә кайтарып жибәрсәк кенә Җиһан апа интернатта тотмас бит. Иртәгә тагын качып китәрсең дип уйлар. Качмассыңмы? — Әниләргә кайтармасагыз... качмам,—диде Акназар әкрен генә — Ни өчен әниләреңә кайтырга теләмисең? ♦ Акназар эндәшмәде, аннары каядыр читкә карап тора башлады. ь — Мөбинә апаңны да күрергә теләмисеңме? — дип сорады Гәүһәр. - гүя сүз арасында гына. Акназар сискәнеп китте, авыр сулый башлады 2 Хәзер бертөрле дә шик юк, Мөбинә малайны бик нык рәнҗеткән булса = кирәк. Ләкин Акназар аның турында барыбер бер нәрсә дә сөйләмәя- * чәк, шуна күрә аны хәзергә бу мәсьәлә белән азапламау яхшы Бәлки. ♦ соңыннан ничек булса да буа ерылыр. Гәүһәр урыныннан торды. — Иртәгә, Акназар, кичекмичә дәрескә кил. Яме? — Килермен. — Мин Бибинур апа белән дә, Җиһан апа белән дә сөйләшермен, интернатта калдырыгыз, дип сорармын Ләкин моның өчен. Акназар, синең дә тәртипле булырга чын күңелдән сүз бирүең кирәк. Бәлки алар сиңа ышанырлар. Төшенәсеңме? — Төшенәм. Ашханә коридорында Гәүһәр Җиһан апаны күрде, аның белән шыпырт кына сөйләште дә ишек алдына чыкты. Шунда Зилә белән очрашты. — Зилә, син кая? — дип сорады Кызчык ни әйтергә дә белмәде, кызарды. — Акназар янына киләдер идеңме? — Бала жавап бирмәгәч. Гәүһәр елмайды —Мин күреп торам лабаса. Ярый, бар. ул өстә, үз бүлмәсендә утыра. Зилә йөгереп кереп китте. Гәүһәр уйга чумып әкрен генә урамга атлады. Әле бу Акназар белән күп эш булыр булуын, шулай да артык качмас шикелле. Моны аның бөтен торышы, бөтен күз карашы сөйли. Гәүһәргә дә ничектер җиңелрәк булып китте, күз аллары яктырды Тыкрык башында Билал Шәнгәрәев көтеп тора иде — Мин ишеттем,— диде ул. Гәүһәр белән исәнләшкәннән соң.— мин бик шатмын. Сез шулхәтле борчылган идегез. — Укытучы борчылмый булмас Менә сез ни өчен көясез? — Мин ни... Мин болай гына. Менә сезнең өчен мин чыннан да бик шат. — Рәхмәт. Мин. Билал, турысын әйткәндә, һаман аңламый йөрим ни кирәк сезгә? Өченче көнге тупаслыгым өчен гафу итегез, әлбәттә. Үзегез күрәсез, минем хәлләрем нинди иде. Бүген кеше белән сөйләшә алам шикелле. — Минем. Гәүһәр, сезгә җитди сүзем бар Мөмкин булса, әйдә су буена төшик яки бераз урам буйлап барыйк. — Бик азга гына, Билал. Озакламыйча минем мәктәпкә барасым бар. — Өченче көн әйтә башлаган идем дә. сез тыңламадыгыз. Шундый хәл килеп чыгуына мин сездән бик нык гафу үтенергә тиешмен, Гәүһәр. Мин сезгә һичбер начарлык теләмәдем. Җ.-гъфәр белән дә бер тапкыр да сөйләшмәдем, сез миңа рөхсәт итмәдегез. — Исрафил Дидаров белән сөйләштегезме? — Әйе, мин электән аны бераз белә идем. Тик ниятен сизмәгәнмен. Моны мин Җәгъфәрнең Фаяга өйләнүен ишеткәч кенә аңладым Элек Дидаров балдызын миңа бик тәкъдим итә иде. — Сезгә?! Менә монысы минем өчен яңалык. — Мин Исрафилның тәкъдимен нәфрәтләнеп кире кактым, яратмагач. Фая мина нигә кирәк?.. — Ярый, Билал, бу кадәресенә рәхмәт. I А Б Д Р A X M A H ӘПСӘЛӘМ ОВ Алар берсүзсез кире борылдылар, Билал эчке сабырсызлык белой сөйләде, Гәүһәрне чиксез яратуын, анын артыннан дөнья читенә барырга риза булуын әйтте. . — Мин сезнең сүзгә ышанам... Сезнең чын күңелдән сөйләвегезгә шикләнмим. Ләкин. Билал, без икебез ике сыңар. Аларны бергә кушсаң да, барыбер бәхет килеп чыкмаячак. Башта мин сергә бик нык ачуланган идем, аннары шундый фикергә килдем: сез болан да өзелергә торган мөнәсәбәтләрнең уртасына килеп эләккәнсез... Туктагыз, бүлдермәгез, әйтәсе сүземне әйтим. Хәзер мин сезгә үпкәләмим, сезне гаепләмим. Ачык итеп тагын бер мәртәбә, соңгы тапкыр, әйтергә тиешмен: мин сезнең турыда яхшы истәлек саклармын, сез минем яннан китегез. Әйе. әйе! Бу сүзләр, ихтимал, әллә ничек яңгырый торгандыр, шулай да мин аларны әйтергә тиешмен. Менә шул. Билал. Зинһар, киресен сөйләмәгез. Чөнки файдасыз. Сезгә дә кайдадыр бәхет табарга кирәк. Мин сезгә чын күңелемнән бәхет телим. — Әйтмәгез, әйтмәгез моны! Мин ишетергә дә теләмим! — Шулай да дөреслекнең күзенә бер карарга кирәк. Билал. — Гәүһәр, сез ничек... Юк. бу мөмкин түгел! — Л1ин. Билал, кайгы шәрабен тустаганның зурысыннан эчтем, артык теләмим. Бу очракта карарым нык. Тагын әйтәм: сез мине калдырыгыз. Яшьлегемдә үз характерыгызны шулай тирән ачсагыз, мин каршы тора алмас идем, хәзер... бүләккә минем бер кыйммәтле нәрсәм дә юк. күләгә белән алдарга, юатырга теләмим. Бу. иң элек, минем үзем өчен газап булса, сезгә дә бер җиңеллек тә китермәс. — Гәүһәр, сез мине үтерәсез! — Юк. мңн дөресен сөйлим, Билал.— Гәүһәр сәгатенә карап алды.— Миңа вакыт инде. Гәүһәр тиз генә сумкасын ачты, кулъяулыгын алды. Аннары китеп барды. Билал тораташка әйләнеп, баскан урынында кузгала алмыйча калды. 15 Уку елы бетсен дә бер класста икенче елга утырып калучылар мәсьәләсе килеп чыкмасын, имеш! Хәер, бу хәзер генә түгел, уку елы тәүлегендә дә иң кискен, укытучының төн йокыларын качыра торган бер күренеш булып торды. Әйтүе генә ансат бит, әмма лозунглар язылган, без тулы өлгереш өчен көрәшәбез, диелгән. Аерым очракларда, аерым классларда бу бик мөмкин, ә тулаем алганда? Шәһәр яки район күләмендә? Монда инде бәхәс китә. Берәүләр отчет, докладлар өчен бик кирәк булган, аларны үзенә күрә бизәп, матурлап торган бу саннарны яклый, шәһәр мәгариф бүлеге кешеләре аларны күккә чөя. укыту-тәрбия эшенең бердәнбер күрсәткече итеп саный, башкалар ачыктан-ачык каршы килмәсәләр дә. мәсьәләнең укытучылар өчен чиксез катлаулы, четерекле булуын әйтеп, саграк булырга чакыралар. Ахыр килеп, бу мәсьәләне отчетлар, докладлар, киңәшмәләр хәл итми биг. Бөтенесе укытучының намусында. Шәһәр мәгариф бүлеге бер яктан, мәктәп дирекциясе икенче яктан бик бәйләнә башласалар, укытучы, намусына каршы килеп булса да. укучыга өчле билгесе куя. Барысы да аның дөрес эшләмәвен беләләр, ләкин отчетлар матур чыга: мәктәпләрдә тулы өлгереш! Ихтимал, намуслы укытучы мондый хәлдән соң төн йокламый торгандыр, ләкин моны кем күрә? Начар укытучыга икенче яктан шәп: бәген күрсәткечләр бар—тулы өлгереш. Аңа үз эшеңә җитәрлек әһәмият бирмисең дип әйтеп кара, иллә җилләнер, син гайбәтчеләр сүзе белән эш итмә, эшнең нәтиҗәсенә бак! Макаренкога да сылтамагыз... Макаренко кайчан укыткан да. без кайчан укытабыз. Берәү дә бәхәсләшми, Макаренко заманында Балмесовлар булган, алар иске заман калдыгы, ә хәзер без коммунизмга аяк баскан кешеләр, совет властеның уңышлары... Элек, әле Казанда торган чагында, Гәүһәр бу турыда күп бәхәсләшә, хәтта җыелышларда сөйли торган иде. Бер укучысына да билгесен арттырып куймады. Бу мәсьәләдә укытучы бердәнбер хужа, ул укучысы > өчен тулысынча җавап бирә. Мәктәп администрациясе дә, ата-аналар ь да аңа берни әйтә алмыйлар. Бер хатын бар иде, яшелле-күкле тавыш- « лар белән кычкырырга ярата иде, әтисе янәсе профессор, ә улы икеле £ ала, имеш. Баласын хәзер үк икенче класска күчерүне таләп итте. = Ә Гәүһәр риза булмады, бала миндә икеле алган икән, миндә төзәтергә к дә тиеш, диде. Хәер, мондый хәлләр берәү генә булмады, байтак булды < алар, ата-аналар белән шактый сугышты ул. Кайберләре ана соңыннан а рәхмәт әйтте, кайберләре беренче баскыч беткәнче ана үпкәләп йөрде, э Ләкин ни хәл итәсең, теләсә нинди очракта да укытучы намусы өстен * Яшел Ярга килгәч, Гәүһәр җыелышларда, киңәшмәләрдә булсын бу ң турыда сөйләмәде. Аныңча, монда да мәсьәләнең куелышында бертөр- ® ле дә аерма юк. с Гәүһәр Яшел Ярда өченче классны алды. Балалар элекке укытучыны ® һаман исләрендә тоталар булса кирәк, гүя ул әллә кая ерак китмәгән. - ишек ачылыр да кайтып та керер кебек Ләмига кырыс булган. Гәүһәр < кебек йомшаклык күрсәтмәгән Әйтүләренә караганда, ул әле беренче * классны алганчы ук тик ятмаган. Нәтиҗәдә өлгереш ягыннан аның < классы һәрвакыт алда булган. Ләмига киткәч, Бибинур аның классын ь тулысы белән Гәүһәргә биргән. Баштарак Гәүһәр кайбер балаларның а кисәктән генә уйга калуларын, каядыр читкә карап нәрсәдер көткән < сыман утыруларын күрде. Укытучы үз классын сулышыннан белергә u тиеш, диләр. Казанда чакта Гәүһәр шулай белә иде дә кебек. Монда исә өзеп кенә әйтә алмый. Акназарның бер дә уйламаганда качып китеп югалып торуы аны бик тирән уйландырды. Бу беренчесе һәм соңгысымы, әллә дәһшәтлерәген көтәргәме? Уку бетәргә күп калмаган булса да, Гәүһәр классын һаман күзәтте. Бер карыйсың, класс класс кебек, шикләнергә, пошынырга һичбер урын юк шикелле, бар да ачык, икенче карыйсың, класста нәрсәдер бар кебек. Менә шундый минутта айнык акыл ясаган нәтиҗәләр ышанычлы булып күренми Әнә бер укучы башын иеп, күзләрен яшереп утыра. Димәк, сабагын белми. Гәүһәрнең элек тә аны шул хәлдә күргәне бар иде. Нигә күрмәмешкә салынды икән? Беренче чиратта сабагын сорамады, ә дәрестән соң калырга кушты. Ул апа күңеленнән икелене куйган иде, ә сөйләшә башлагач, бу фикернең дөрес түгеллеген аңлады. Нәрсә бу, һәрбер укучыга индивидуаль якын килүме, әллә укытучылык сәләтенең яраксы шыгымы? Бер көнне мәктәптәге киңәшмәдән сон, Бибинур белән Гәүһәр урамга берг» чыктылар. Караңгы төшеп килә иде. Әллә кайдан гына чыр-чу ишетелә, балалар йөгерешә. Укытучы инде бу тавышларга колак салмыйча булдыра алмый. Бу аның ихтыярыннан тыш эшләнә торган профессиональ үзенчәлегедер. Куркыныч булмаса, ул башын да күтәрми. Балалар уйный икән, әйдә уйный бирсеннәр. — Бибинур апа,— диде Гәүһәр, кичке саф һаваны рәхәтләнеп бер сулагач,—һаман сорыйсым килә дә ничектер кыймыйм да. Ләмига апа нинди кеше булган? -- Ләмига? Нинди Ләмига? — Минем классның элекке җитәкчесе — Аһ. Ләмига! Бик үзенчәлекле укытучы иде Күп сөйләми, үз фикерен әйтергә ашыкмый, әйтсә, шул фикернең киресен аңа һич төшендерә алмыйсың. — Ул сездә озак укыттымы? — Ун елга якын. — Сез аны хөрмәт итә идегезме? — Мин мәктәп директоры лабаса, Гәүһәр. Ничек инде үз укытучымны хөрмәт итмим. — Кеше буларак, күңелегездән? — Кеше буларак та, күңелемнән дә хөрмәт итә идем, Гәүһәр. Сез нигә әле кинәттән генә Ләмига турында сүз башладыгыз? — Кинәттән генә түгел, Бибинур апа. Мин аның турында күп уйлыйм. Бу чыгарылыш көннәрендә бигрәк тә. — Алай булса, бер хәл. Нинди фикергә киләсез? — Фикерем шул, Бибинур апа. Сез бүген минем классымны мактап телгә алдыгыз. Мин Ләмига апа турында уйладым Ул үзе булмаса да, күзгә күренмичә һаман минем классымда утыра кебек Балалар күп очракта, миңа түгел, аңа карыйлар кебек. Бу бер елдан соң шулай. Мин. билгеле, аңа үпкәләмим, рәнҗемим, тик аның авторитеты никадәр зур булуын гына уйлыйм. — Сезнең үзегезне дә балалар яраталар бит. — Ихтимал. Ләкин мин, Ләмига апаның киресе булмасам да. башка кеше, Бибинур апа. Ул монда булса, мин Ләмига апа белән бик киңәшер идем. — Кызганычка каршы, ул юк шул. Хәтерем ялгыштырмаса, ул Башкортстанга ук күчеп китте шикелле. — Кызганыч. Ләкин дөньяда шундый кешенең булуы мине шатландыра. — Нәтиҗә ясарга ашыкмагыз, Гәүһәр. Сез бит аны якыннан күрмәдегез. Кайберәүләр аны яратып та бетермиләр иде. — Мин Ләмига апаны йөз процент яхшы димим, кимчелекләре бардыр Ул яхшы укытучы булган, моны мин бер ел күреп, сизеп килдем. Бер ел эчендә ул мине укытучы буларак бик нык үстерде. Моны минем бүтәннәргә әйткәнем дә юк, әйтмәм дә. Моны аңларга кирәк. Сезнең белән уйларымны бүлешәм икән, димәк, сезгә ышанам, сезне якын саныйм. — Рәхмәт, Гәүһәр. — Вакыт-вакыт укытучының үзендә генә яшереп калдырып булмый торган уйлары туа бит. Бибинур апа. Ул аларны кемгәдер сөйләргә, үзен сынарга тиеш. Бигрәк тә минем хәлдә. Яңа урын, дуслар юк, шәхси тормышым чыгырыннан чыккан. . Мин бөтенләй укыта да алмам дип уйлаган идем. Ләмига апаның классына туры килүем өчен үземне бәхетле саныйм. Алар тыкрык башында туктаганнар иде. Гәүһәрләргә моннан ике-өч кенә йорт, Бибинурларга бераз барасы бар әле. Инде бөтенләй караңгы төшкән Барлык тәрәзәләр электр утлары белән балкый. Саф һава белән бергә кичке тәмле аш исләре йөзеп йөри. Кайбер өйләрнең ачык тәрәзәләреннән урамга җыр ишетелә, әллә радио уйный, әллә магнитофон куйганнар. Кайчак бик ачык булып Илһам Шакировның тавышы яңгырый. Кызык бу артистлар, үзләре күренми, үзләре әллә кайда торалар. ә тавышлары һәр өйдә диярлек. Аларны белмәгән кеше юк.. Ә Алчын’ Аны да җырчы буларак беләләр, ә кеше буларак? Гәүһәр ирененең бер почмагы белән генә көлемсерәп куйды. Әгәр теге вакытта килеп, мәхәббәтен сайрамаган булса, Гәүһәр дә аны яхшы кешегә санап йөрер иде. Хәер, аңа тирәнтен уйланырга вакыт та булмаган, һәрхәлдә. Гәүһәр янына тирәнтен уйлану нәтиҗәсендә килмәгән, кем беләндер әрләшкән дә алаймы-алай дигән булса кирәк... Хәзер кайда икән? Бер дә тавышы-тыны ишетелми, радиода гына әллә нигә бер җырлый. Дөресрәге, радионы көн саен тыңларга Гәүһәрнең вакыты да юк Менә Билал төплерәк кеше иде. Гәүһәр аны актыккы мәртәбә борып кайтарды, инде аның кабат Яшел Ярга килмәвенә дә ышана, кайда булса очраклы очрашсалар гына. Кама буенда пароход тавышлары яңгырый. Чыгып, суга карап уты расы иде. Су буе уйлата бит. Ләкин вакыт соң инде, аннары ялгыз- ярым чыгып утырып та булмый. — Ярый, Гәүһәр, мин кайтыйм, Гөлназ да күптән көтә торгандыр,— диде Бибинур апа. , — Булмаса мин сезне базар читенә кадәр генә озата барыйм. Тышта бигрәк рәхәт. Алар әкрен генә сөйләшеп култыклашып атладылар. Сүз инде башка s темаларга күчкән, Бибинурга да, Гәүһәргә дә турыдан-туры кагылмый =; иде. Яз килгән бит, аннары жәй, ял вакытлары. Хатын-кызның хәле § нинди генә булмасын, ул тегүчеләрен оныта алмый, аннары Яшел « Ярда алар әллә ни күп тә түгел. Бер-береңә адрес бирешмәсәң, ниш- < ләргә кирәк. Гәүһәр кайтканда, Зәбирә түти капка төбендә утыра иде — Уф, арыдым,—диде Гәүһәр, Зәбирә түти янына утырып.— Башта киңәшмә булды, аннары Бибинур апаны әзрәк озата бардым... Киче нинди матур, Зәбирә түти. Әллә нигә өйгә кермәс идем. — Тамагың ачкандыр инде. Чәем ничә кайнап сүнде. — Мәшәкать ясыйм да инде сиңа, Зәбирә түти. — Мәшәкате берни түгел, Гәүһәрем, минем ашыгасы жирем юк. Баярак Әгьзәм кагылган иде, сөйләшеп утырдык,— диде Зәбирә түти бик гади нәрсә турында әйткән кебек. Аннары Гәүһәрнең бу турыда сөйләтәсе килеп тә, сүзне дәвам иттермәвен сизеп өстәде: — Сүзнең тәмен белә, шул ягы белән безнең ише карчыкларга да ошый. Без бит такылдарга күнеккән кешеләр. Әзрәк такылдамасаң, безгә нәрсә кала аннары. Безнең бит киңәшмәләребез юк. — Киңәшмәләрегез булса, үзегез качып китәр идегез әле,— диде Гәүһәр, көлеп.— Анда бик четердәвек кешеләр дә түзми, сызу ягын карыйлар. — Мәгънәсез сүз сөйләсәләр, билгеле, шулай инде. Мәгънәсез сүз йокыны китерә.. Ярый, Гәүһәрем, әйдә, тамагыңны туйдырыйм. — Хәзер, Зәбирә түти. Син әйтмәсәң, аш искә дә килми иде. Күрәсең, сүздән тук булганбыз. — Синең кебек берничә кеше сүздән тук булып ашны бөтенләй ашамый башлаганнар ди,— Зәбирә түти күңелле генә көлеп алды.— Хәзер утырган урыннарыннан тора алмыйлар ди. Кайдадыр якында гына гармун сыздырып җибәрделәр. Әле генә агачлар артыннан күтәрелгән ай да, болытсыз йолдызлы күк тә, тынып барган Яшел Яр урамы да, капка төбендәге кешеләр дә, яшел яфраклы бакчалар да юк иде кебек. Инде барысы җанланып, үз телләрендә сөйли башладылар. Сихерле һәм моңлы гармун тавышы Ник шундый ул? Күрәсең, гармун шул авыл яки әлегә шәһәр булып җитмәгән авыллар урамында туган, аларның моңын көйли. И-и-и, кара инде, Зәбирә түти булып Зәбирә түти дә күз төпләрен сөртә! Гармун тавышы ераклашты, аннары бөтенләй тынды. Зәбирә түти урыныннан торды. — Әйдә инде, Гәүһәрем, керик. Нәкъ шул чакта өй алдындагы карт тирәк башында сандугач сайрап җибәрде. И сайрый да инде, өздереп кенә ала. Зәбирә түти дә, Гәүһәр дә баскан урыннарында тынып калдылар. Гүя гармун моңы дәвам итә. тик тагы да нечкә, тагы да ләззәтле булып яңгырый. 16 Мәктәптәге соңгы атна бик киеренке үтте. Монда укулар тәмамланырга тора, \ку елы йомгакларын ясарга кирәк. Акназар вакыйгасыннан соң Гәүһәр беркадәр тынычланган булса да, күңеле әле үтырып җитмәгән иде. Интернаттагы җыелыштан Гәүһәр бик курыкты, кызулык ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ белән балалар да. тәрбиячеләр дә төп мәсьәләдән читкә китәрләр, Акназар язмышы икенче мәсьәлә булып калыр дип уйлады. Бәхеткә каршы, җыелыш тыныч үтте, кирәкмәгән шау-шу булмады. Мөбинә җыелышка килмәде. Акназарның качуында аның роле зур булган булса кирәк, тик моның сәбәпләре ачылып бетмәде, шуна күрә бу хәл Гәүһәрне шактый борчыды Акназарның әнисе, берничә чакыртсалар да, шулай ук мәктәпкә килмәде. Бала язмышы бер мәктәпкә генә тапшырылмаган бит. Ана кеше монда берничек тә читтә кала алмый. Ләкин Талия башкача уйлый иде бугай. Бик сәер иде бу. Акназар югалгач, көн саен диярлек мәктәпкә килеп йөргән, тавыш кубарган, истерикага бирелгән ана. баласы табылгач, мәктәпкә бөтенләй килми башлады, баласы турында һич тә кайгыртмады. Гәүһәр интернат кешеләре белән сөйләшкәндә дә, Бибинур апа һәм башка укытучылар белән киңәшкәндә дә, ниһаять, Зәбирә түтигә зарланганда да моны һичничек аңлый алмавын әйтте. Ана бит, ана! Ул Талиянең кызулык белән әйткән сүзләрен онытырга әзер иде. Тирән кайгы эчендә ана ни әйтмәс. Алай гына да түгел, элек баласына беркадәр гамьсез булган Талия, авыр кайгы янагач, бөтенләй үзгәргәндер, баласы өчен канга батып с\гышырга әзердер, дип уйлады Гәүһәр, һәм менә шул Талия.., хәзер мәктәп ишеген дә ачып карамый. Бу нәрсә? — Мин моны аңлый алмыйм,— диде Гәүһәр, ачынып.— бу минем башыма сыймый. Зәбирә түти. Ничек кенә булмасын, Талия Акназарның әнисе бит. Бөтенләй югалдыга исәпләнгән баланың табылуы, исән- сау булуы — моннан да зур шатлык бармы? — Син, Гәүһәрем. Талияне белеп бетермисең әле. Ул бер күзеннән канлы яшь агызыр, бер күзе белән көләр. Син боларны йөрәгеңә якын алма, Гәүһәрем. — Кеше язмышы хәл ителгәндә ничек алмыйсың, Зәбирә түти. Акназар бит тал-чыбык шикелле әле, ул алай да бөгелә, болан да. Без аның яхшы кеше булып тәрбияләнүен телибез. Аптырагач, Гәүһәр үзе дә Талияләргә барып кайтты, Талияне тагы өендә очрата алмады. Үзенчә бик тәэсирле, шул ук вакытта куркыту да сиздертеп торган язу калдырды. Икеме, өчме көннән соң Талия мәктәпкә килде. Аны танырлык та түгел иде, әйтерсең, абзар чистартып йөргән җиреннән кергән. Иске телогрейкадан, иске шәлдән. — Чакырттыгызмы? — диде ул укытучыларга. — Утырыгыз, Талия. Чакырткан идем шул,— диде Гәүһәр. — Минем күп утырырга вакытым юк. Әйтәсен әйтегез дә китим. — Ашыкмагыз әле. Эш бик мөһим, ипләп сөйләшик. — Сөйләшеп, вакыт әрәм итәсе юк. Минем Акназарны карарлыгым юк! Болай да башым катып беткән, кая карарга да белмим. — Болай кырт өзмәгез. Сез ана кеше Балага ана кирәк. — Төкерә ул мина. — Минемчә, сез балагызга гадел түгел Сез аның белән кайткач сөйләштегезме? Чәчен йолыктым, сөйләшүем шул булды. Икенче качса, буып ташлыйм. 5?к .' Талия, аны кыйнап җиңеп булмый. Ипләп сөйләшергә кирәк... — Сөйләшегез, сөйләшкән өчен сезгә акча түлиләр. Сөйләшкән өчен безгә берәү дә акча түләми. Бала безгә кадерле булса, сезнең йөрәк җимешегез,—диде Гәүһәр, тыныч кына. Талия аның бу кадәрле тынычлыгына исе китеп, аклы-күкле булды Суз таба алмый торды. — Мөбинә сезгә кем була? — дип сорады ахырда Гәүһәр. — Бәрәч, кем булсын... Нигә миннән сорыйсыз, ирдәүкә Җиһаннан сорагыз. Җиһан апа кебек олы хатынны «ирдәүкә» дип чәчен кыска итеп кистергәнгә, тавышы ирләрнеке кебек калын булганга әйтә торгандыр инде Талия. Гәүһәр бу кадәресе белән бәхәсләшмичә: — Аны сезнең кардәшегез диләр,— диде. — Хәзер ата-ананы да кардәш дип белмиләр. Мөбинә кебек чыбык ♦ очлары күп булыр. ь Димәк, Талия Мөбинә турында сөйләргә теләми! — Акназарны нишләтәбез сон? Хәзер җәй бит. — Мин сезнен тел төбегезне әллә кайдан сизеп торам. Сез Акназар- 3 ны тәгәрәтергә тырышасыз. Тәгәрәтми торыгыз! Мин сездән зуррак к начальникларга да барып җитәрмен,— һәм Талия пыр тузып чыгып ♦ китте. Гәүһәр бермәл сүзсез торды. Башын иде. Шул чакта карт укытучы Гөлсем апа кереп, ни булды дип сорады. Гәүһәр сөйләп бирде. — Син артык борчылма, Гәүһәр,— диде Гөлсем апа.— Укытучыга төрле ата-аналар белән эш итәргә туры килә. — Моның кебекләре булмый торгандыр инде, Гөлсем апа. — Талияләр атлаган саен очрамый, шунысы яхшы да, Гәүһәр. Минемчә, Акназарның язмышын Бибинур белән сөйләшеп хәл итәргә кирәк. Бу Талияләр белән сөйләшүдән мәгънә чыкмас. — Талия, Гөлсем апа, нинди генә б, лса да ана бит. Баласына бөтен мәхәббәте корыгандыр дип ышанасы килми. Менә шул мәсьәлә әле хәл ителеп бетмәс борын Гәүһәр өчен икенче бәла килеп чыкты. Дөрес, монысы мәктәпкә бәйләнгән эш булмаса да. Гәүһәргә бик авыр минутлар китерде. Мәсьәлә шунда, Гәүһәр Билал Ш-әнгәрәев Яшел Ярдан киткән, дип исәпли иде. Дөрес, Билал ул чакта бик кызды, элек, ирегез бар чакта мәсьәлә башка иде, мин сезне янып сөйсәм дә, бу турыда сезгә әйтергә батырчылык итмәдем, инде язмыш сезне ирегездән аерган икән, дөресрәге, мине кызганган икән, нигә яңадан киреләнергә? Сезне минем кебек саф күңелдән сөюче бүтән кгше дөньяда да юк бит, диде. Шуннан соң да Гәүһәр аны кире какты, мин сезгә ачуланмыйм, ләкин үз туксаныгызны туксан дип сайрый башласагыз, мин бүтәнчә эшли алам бит, диде. Билал башын иде, озакламыйча Яшел Ярдан бөтенләй китеп барды. «Авыр булса да, аңлагандыр», дип уйлады Гәүһәр. Никадәр ялгышкан! Билал Шәнгәрәевнең яңадан кайтканлыгын әйттеләр. Моны ишеткәч, Гәүһәр аптырап калды, бнк нык ачуланды, Билал Шәнгәрәен белән асла очрашмаска булды. Ләкин бер дә көтмәгәндә Билал Шәнгәрәев анын каршына килеп чыкты. — Куркыттым буган, гафу итегез,—диде Шәнгәрәев, ялан башын иеп.— Беләм, минем өметем юк... — Билал, сез, ахрысы, мине чыннан да ачуландырырга уйлагансыз. Сез шуны телисезмени? — Юк. Ләкин минем сезнең көләч төсегезне соңгы тапкыр күрәсем килә. Сез белмисез бит, белергә теләмисез дә: мин сезне бик сагыначакмын. озак сагыначакмын. — Билал, ихтимал, сез дөресен әйтә торгансыздыр. Ләкин минем йөрәгем буш, салкын. Мин сезгә яхшы дус итеп карыйм Артык бернәрсәм дә юк бит. Мәхәббәт өчен бу бик аз, чамасыз аз. Нигә сез шуны аңламыйсыз? — Мин бәлки аңлый да торганмындыр, бәлки көн кебек ачык нәрсәләрне дә аңламый торганмындыр, бәхәсләшмим Ләкин Гәүһәр аңа башын кыйшайта төшеп карады. Юк, Билал алдамый кебек, пароходтан төшеп юлдан кайтуы да дөрес. Ничек, нинди йөрәк белән шундый кешегә каршы тупас кыланасың да. онытылмас авыр сүз әйтәсең? Ләкин нишләсен соң Гәүһәр? Билал янында булса да ул бер рәхәт тоймый, дөнья да ана башкача күренми, тирә-як та киң түгел, күгендә кояшы да юк. Күп булса, аның күңелендә Билалны кызгану ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМOB бар. ә кызгану — мәхәббәт түгел бит. Бәлки. Гәүһәр бервакытта да чын мәхәббәт тапмас, гомер буе ялгыз калыр, үткән хисләр, тонык күләгәләр белән яшәр, нишләсен, өлешенә төшкән көмеше... Ә белә торып кешене ничек алдарга, үз уйларыңны яшереп кыланыргамы? Юк. ачы булса да, тагын бер тапкыр, бусы инде соңгы тапкыр, турысын әйтергә тиеш: — Билал, сез мине гафу итегез, боларны бәлки кешегә сөйләргә ярамый торгандыр, мин кешенең ин нечкә хисләренә кагыла торганмындыр... Менә сез киткән идегез, ә мин, турысын әйтәм, һич ялганламыйм, сезнең турыда... якын итеп уйлап та карамадым. Бәлки, кайчан булса, искә алыр идем, ихтимал, уйлар да, әзрәк сагышланыр да идем. Ләкин болар барлык кешеләргә дә хас нәрсә, болардан мәгънә эзләү яки шул булмас нәрсәләргә ышанып, гомереңне заяга үткәрү, минемчә, тилелек, ихтимал, артыграктыр да әле. Үзем хөрмәт иткән кешемне мин шундый хәлдә күрәсем килми, Билал, дөресен әйткәндә...— Гәүһәр ачы гына елмаеп куйды,— Күрәсең, мин нинди акыллы булдым, нинди тирән мәгънәле сүзләр сөйлим,—һәм җитди итеп өстәде:— Мин бик авыр чакта сүз кушарга бер кешем бар дип уйлый идем, инде аның белән дә мәңгегә саубуллашам. Мин беләм, хәзер сез бернәрсә дә әйтә алмыйсыз, соңыннан, күпмедер вакыт үткәч, теләсәгез, бәлки, хат язарсыз, теләмәсәгез, бу сөйләшү онытылганчы, бер истәлек булыр. Билал бу кадәр мәрхәмәтсез булмауны, яныннан бу кадәр тиз кумауны үтенде. — Минем әйтәсе бик күп сүзләрем бар иде, күрәм: хәзер аларны сөйләп тору, ниндидер өмет баглау — буш нәрсә. Мин, билгеле, күп нәрсәне аңламыйм. Бу яман төш кенә кебек. Менә уянып китәрмен дә барысы да үзгәрер шикелле... Бу кичке кояш белән яктыртылган тын урамнарны, мәһабәт Каманы һаман уйлармын. Сезнең Нева елгасын күргәнегез юк. Бик күп нәрсәне искә төшерә ул, бигрәк тә менә шундый кичке тын сәгатьләрдә. Мин Невага карап Каманы күз алдыма китерермен, сезне сагынырмын... Яшермим, пароходтан төшкәндә минем әле кечкенә генә өметем бар иде. Хәзер ул да юк. Мин бөтен дөньяда ялгыз... — Зинһар, мондый сүзләрне әйтмәгез, Билал. Аларны кемнәрдер әйткән инде. — Яхшы. Менә яр буенда бераз утырыйк, Камага карыйк, аннары мин китәрмен... Алар яр буендагы ялгыз урындыкка утырдылар. Кичке кояшта Кама җемелди. Ул шулай җемелди-җемелди айны каршы алыр, аннары су өс- тенә ай юлы сузылыр. Батмыйча, шул ай юлыннан туйганчы бер йөрсәң иде. Бәлки, кычкырып, бар дөньяга ишетерлек итеп бер җырларга кирәктер. Нәрсә турында? Бәлки, мәхәббәтне кабул итмәгән бер чибәр турында, бәлки, тагын берәр нәрсә турындадыр. Җыр бит үзеннән-үзе чыга, аның башы да, азагы да булмый. Ә бәлки, җырларга да кирәкми торгандыр, кайгыңны агым суга сөйләп яр буенда утырсаң да җитәдер... Билал Шәнгәрәев тирән итеп көрсенеп алды, еракта күренгән пароход утларына күз төшерде Пароход әллә килә, әллә китеп бара. Салкын да түгел кебек, ә Гәүһәр йөзен жиңелчә пальтосының якасынз яшергән. Әдәп йөзеннән Билал янында утырса да, уйлары кайдадыр еракта, ахрысы Нәрсә уйлый ул? Әйтүе кыен. Бәлки классы, бәлки Казандагы тормышы турындадыр. Алар бит җәй җитүгә Идел буена чыга торганнар иде, дача тәрәзәсеннән яки ярга чыгып утырып, менә шулай киң елгага карыйлар иде... Карагыз, Кама нинди киң, тирән, салмак... Ул кешеләрнең бөтен нәрсәне кабаланып эшләүләрен яратмый торгандыр,— диде кинәт Билал, карашын елга түренә төбәп.—Сезнең Кама турында уйлаганы- гыз бармы, Гәүһәр? Мин Нева турында куп уйланам. Менә шулай анын дулкыннарына карыйм да әллә нәрсәләр исемә төшә. Онегиннар, билгеле, әдәби геройлар гына Ә мин аларны да Нева ярында кү- рәм, алар да тирән уйларга батканнар кебек. Бер карасаң, заманалар башка, күп сулар аккан, революция жилләре искән, ә кешеләр... Мине үз заманының дәһшәтле елларын йоклап үткәргән бер өтек жан дип уйламагыз тагы, мин үз заманымны, анын хисләрен яхшы беләм. әл- s бәттә. Мин монда мгновениеләр турында,— Билал елмаеп жибәрде,— = гафу итегез, татарчасын тапмадым, менә шул күз ачып йомганчы үтә | торган вакыт турында уйлыйм Менә шундый чакта мәхәббәт бер дә х үзгәрмәгән кебек. Сезгә шулай тоеламы? * — Белмим,— диде Гәүһәр, бераз хәйләләп —Мин алай зурдан уйламыйм. — Сез юри үзегезне каралтырга тырышасыз, Гәүһәр. Бер дә каралмыйсыз. Мин моңа ышандым инде. — Юатуыгыз өчен рәхмәт. — Юк, мин юатмыйм, сез аңа мохтаж да түгел... Әгәр кирәксенсәгез, үпкәләмәсәгез. мин сезгә әйтер идем дә... — Кирәкми, Билал. Болар, минемчә, сүз уйнату гына. Әйдәгез кайтыйк инде. Билал урыныннан торды, аннары икесе дә яр буйлап сүзсез генә кайттылар. Инде караңгы төшкән, урамнарда халык кайный, кино каршында яшь-жилкенчәк, кайдадыр бик матур музыка, чыр-чу, авто мобиль тавышлары. Әллә каян гына Миләүшә белән Вилдан килеп чыктылар Аларның сөйләшергә теләкләре бик зур булса да, Гәүһәр янында чит кеше күргәч, исәнләшеп кенә узып киттеләр. Бик киенгән, бизәнгән Талия очрады. Гәүһәр аның белән исәнләште, Талия башын да имичә үтеп китте Анын бу кыланышы Гәүһәрне кимсетмәде, тик Билал аны күрдеме-юкмы дип уйлады. Ләкин Билалның уз уйлары чигеннән ашкан, ул беркемгә дә карамый иде. Ниһаять. Гәүһәр туктады, алар тыкрык башына житкәннәр иде. Билал сискәнеп китте, тирә-ягына карады. — Я. сау булыгыз, Билал. Иртәгә самолет белән очасызмы? — Әйе, самолет белән,— диде Билал әкрен генә — Мин сезгә тагын ни әйтергә дә белмим. Әллә ничек кенә шунда... Шулай аерылабызмы икәнни? — Кирәкми, Билал Бераздан барысы да онытылыр. — Мин бит сезне бүген генә күрмәдем . Менә Гәүһәрнең күләгәсе дә югалды инде. Билал тын тыкрыкка тагын бераз карап торды да ай яктырткан урамга борылды. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК 1 Пароход әкрен генә кузгалып, агым өстендә салмак кына борылды да Яшел Яр пристаненнан китте Минутлар үткән саен, ул кечерәйгән- нән-кечерәя бара, ә Әгьзәм Ибраһимов һаман яр буеннан кузгала алмыйча тора. Инде озатучылар да шау-гөр килеп, кайберләре тирән уйга батып, башларын түбән иеп, кайтып киттеләр Юл юл инде ул, озынмы, кыскамы — анын бер башында билгесезлек. Кешеләр шул турыда уйламасалар да, ул кайдадыр күнелнең бер почмагында яшеренеп ята. Шуңа күрә күңелеңнән әллә нәрсәләр уйлыйсың, әллә нәрсәләр көтәсең. Әгьзәм Ибраһимов башка озатучылардан бер ягы белән дә аерылмый иде. Ул дебаркадерның түбән катында кул болгап басып торды, пароход моннан начав күренә башлагач, ашыгып, өске катка менде. ГАВДРАХМАН ӘПСЭЛӘМОВ Су өстендәге пароходны моннан ярыйсы шәйләргә була әле. Вакыт- вакыт аннан күңелле музыка ишетелә. Әгъзәм күз алдына китерә: хәзер анда, пароходта, берәү дә каюталарда калмагандыр, барысы ла палубага чыгып, яр буйларын карап бара торганнардыр. Көн кояшлы, эссе, җил бөтенләй юк. Мондый чакта җир өстендә баш тыгарга урын таба алмыйсың, ә су өстендә рәхәт, җиләс. Миләүшә белән Вилданның гитара-мандолиналары бар, домино да алып чыкканнардыр, алар бит бу сәяхәткә озак хәзерләнделәр. Укулар беткәч тә шаулатып туй ясадылар, җитмәсә, шатлык өстенә шатлык дигәндәй, аларга шәһәрнең югары өлешеннән менә дигән ике бүлмәле аерым квартира да бирделәр. Квартиралары өске катта, тәрәзәләреннән Кама күренеп тора. Менә шул шатлыкларның барысын бергә жыеп, Миләүшә белән Вилдан туй сәяхәтенә чыктылар, хәзер берсе гитара, берсе мандолина чиертә торгандыр. Гәүһәр дә алар янындадыр... Иделдә сәяхәт итәргә аның бер дә теләге юк иде. Бигрәк тә сонгы вакытта Акназар вакыйгасы аны нык борчыды. Башта бер дә бирешмәгән иде кебек, Акназар табылып, ачыкланасы хәлләр бар да ачыкланып беткәч кенә Гәүһәр кинәт туарылды да калды. Җитмәсә, нәкъ шул вакытларга Билал Шәнгәрәев тә туры килде. Барысы бергә булгангадыр, ахрысы, ул укулар тәмамлангач, авырып, урынга ук егылды. Бик озакка дип уйлаган иде, яшь организм үзенекен итте, күрәсең, берничә көннән соң ул аякка басты. Хәзер, күңеле һәм тәне тәмам ныгысын өчен, аңа яхшы ял кирәк. Әгъзәм ана санаторийга путевка да тәкъдим итеп карады. Гәүһәр моңа бик гаҗәпләнде, сагая калды. Бер кыш укыткан кешегә ни сәбәптән мондый хөрмәт? Әйтми генә, мөгаен, үзенә дигән путевканы тәкъдим итә торгандыр әле. Гәүһәр ана җылы карый башлаган иде, болай булгач, Әгъзәм дә. Алчыннар, Билаллар кебек, бер иштән була түгелме? Әй, бу ирләр! Гәүһәр путевкадан баш тартты. Үгетли торгач, Иделдә сәяхәт итәргә генә күнде. Казанда алар Идел пароходына утырырлар, аннары Горькийга юл алырлар. Соңыннан яңадан Казанга кайтып, Астраханьга таба төшеп китәрләр. > Ни өчен ул үзен шулкадәр яраткан, шулкадәр озак еллар аның артыннан йөргән Билал Шәнгәрәевне борып җибәргән, дип уйлады Әгъзәм. Билал начар егет түгел. Яшел Ярдан кайтып китәр алдыннан ул Әгъзәм янына да кереп чыкты. «Бар да бетте, минем барлык өметләрем челпәрәмә килде,—диде ул, башын ике кулы белән кысып,— Ләкин мин аны гомердә дә оныта алмам шикелле. Минемчә, дөньяда икенче шундый хатын-кыз юк». Шунда Әгьзәмнең үз өмет йолдызы кайдандыр томан эченнән күренгәндәй булды, ләкин бу йолдыз шулкадәр кечкенә, аңа нинди булса бер ышаныч баглау тилелек булыр иде. Әгьзәм Билал Шәнгәрәевнең бөтен мәхәббәт тарихын белә, бу мәхәббәт бар чакта ул үз хисләре турында авыз ачарга да курыкты, чөнки шундый олы тойгыга кул сузу чиксез зур мөртәтлек булыр иде, дип санады. Бнлалның мәхәббәте кире кагылгач, ул тагын шиккә төште: бу —нәрсә, Гәүһәрнең бик эредән сайлавымы, әллә тормышы бер җимерелгәч, икенче тапкыр үтә сак кылануымы? Сәяхәткә китәр алдыннан Гәүһәр Әгьзәм белән бераз эчке дөньясы турында да сөйләште. Идел буйларында йөрү, андагы шәһәрләрне бер күрәсе килүе — күптәнге хыялы булуын әйтте. — Чынлап уйласаң,— диде,— Идел-Камада торып, буйларында бер йөрмәү —әллә ничек, бигрәк тә укытучы кешегә. Укытучы бит үзенең зәүкы турында гына уйламый, аның классы бар, классында ничәмә- ничә бала бар. Балалар барысын да белергә телиләр, бу алариың табигате. Аларга бит теләсә ничек сөйләп булмый. Әгьзәм Гәүһәрнең күңел яраларын яхшы белгәнгә, бик сак кыланды, бер артык сүз әйтмәде. Гәүһәр үзенең шәхси тормышын яңадан төзергә ашыкмас, шуңа күрә ул Алчынны да, Билалиы да кире каккандыр, хәтта Ленинградка да кызыкмагандыр. Гәүһәрнең чын уйларын белү бик авыр, аның каравы, Әгъзәмнең үзенең дә хәле хәл. Сылу ф һәлак булганга өч елдан артык инде, ә Әгъзәм аны әүвәлгечә сагына. ь бигрәк тә ялгыз калганда түзүләре читен. Хәтта Гәүһәр турында уик лаганда да аның уйлары Сылу белән үрелделәр. Шуңа күрә Әгъзәм g кайчагында саташа сыман хис итә үзен. Чын менә, сәламәт акыл бо- 3 лай булмаска тиеш шикелле. Авыр, бик авыр булса да. ахыр килеп ул бу хәлгә күнәргә тиеш, чөнки башны ташка бәреп булмый, улгән артыннан үлеп булмый, ә ул... һа.ман эзли. Билгеле, юкны эзли, аңа карап Сылу табылмаячак. Акылы айныграк булганда. Әгъзәмне бер нәрсә куандыра: соңгы вакытларда Сылу нечектер бераз артка чигенә төште, гүя ихтыяри рәвештә ул үзенең урынын башкага бирде. Кемгә? Монысын ул әйтми, шулай ук Әгъзәм дә анык кына белми. Әнә пароход киткәнгә күпме булды инде, анын аксыл томанга кереп югалуына да байтак, ә Әгъзәм һаман да суга карап тора. Су өсте тибрәнә, дулкыннар гүя нәрсәдер әйтергә телиләр, тик әйтмиләр. Суның өсте генә бераз шадра, төбе — кара, серле, анда бернәрсә дә ачык күренми Шул дулкыннар кебек, йөрәк тә серле, каядыр чакыра да кебек, нәрсәдер чабудан да тота шикелле. Атна-ун көннән Әгъзәм үзе дә ял алырга тиеш. Дөрес, ул Идел буйлап сәяхәткә чыкмаячак, монсы хәзер көн кебек ачык, ул каядыр көньякка, диңгез буена китәчәк. Аңарчы ул телеграмма көтәчәк. Бу телеграмманы Горькийдан әйләнеп кайткач, Вилдан сугарга тиеш. Өмете дә юк Әгъзәмнең. шулай да .. Нәрсә бу? Тилелекме? Әгъзәм сабыр гына елмаеп куя. Телеграмма көтмичә, анын үзенә пароходта китәргә мөмкин идеме? Чарасын күргәндә, мөмкин иде. Ул бармады, хәтта бу турыда авыз да ачмады. Ник? Гәүһәрнең аның белән бармаячагын белгәнгәме? Әллә үз күңеленә үзе ышанып бетмәгәнгәме? Хәер, буласы булган инде хәзер, үкереп еласаң да пароход кире кайтмаячак, ул һаман үз юлы белән бара бирәчәк, ике ара торган саен ераклаша барачак. Әгъзәм тагын бераз суга карап торды да түбәнгә төште, ашыкмый гына ярга чыкты. Аяк астында такталар әкрен генә сыгылып калды. Узышлый яр буена сыенып утырган пристань биналарына күз төшереп алды да — бу җирләр ана күптән таныш иде — бераз барып, текә тауга күтәрелде. Аннары коры елга аркылы салынган озын басмага юнәлде. Ничектер артына борылып, бик киң булып җәелеп яткан Камага карады. Кояш төшкән, су чак кына тимгелләнеп тора, монда аз гына да җил булмаса да, елга өстендә, күрәсең, бераз бар. Кама ялтырыйҗыл- бырдый кешеләрне үзенә дәшә кебек. Бүген Яшел Яр Әгъзәмгә күңелсез булып тоелды. Урамнарында, тыкрыкларында шулай ук халык кайный, бар да күбәләктәй матур итеп киенешкәннәр, шау-гөр килеп сөйләшәләр, көлешәләр, кинолар, кибетләр, кафелар эшли, машиналар йөреп тора, әнә кемнәрдер больницага ашыга — өзекөзек сүзләреннән шул аңлашыла, әнә кемнәрдер Яшьлек шәһәренә бара торган автомашиналар туктаган урынга юл тоталар. сәгатьләренә карый-карый, кызурак атлыйлар. Ә Әгъзәмгә болар- нын кызыгы юк. Ул кемнедер юксына, билгесез сәбәпләрдән борчылып та куя. Нәрсәдән икән? Шундый нык, таза ир кеше куркамы? Әгәр берәр таныш хатын-кыз очрап, нигә болан күңелсезләндең, дип турыдан- туры сораса, ул ни әйтә алыр иде анарга? Әгъзәм эш урынына —ронога кайтып керде. Ике катлы агач йорт, борылмалы текә баскыч, тар һәм ярым караңгы коридор. Башка вакытта Әгьзәм боларны сизми дә иде, мең кат моннан узган, һәрбер ГЛБДРАХМАН ӘПСЭЛӘМОВ борылышы, һәобер ишеге таныш, коридорларда айкалып торучы халыкны исәпләмәсәң, монда эшләүчеләрнең һәрберсен ул исемнәре белән белә. Икенче каттагы кечерәк кенә эш бүлмәсе аның инде аерылмас бер кисәге булып киткән. Көтеп торучылар юк. Әгъзәм кесәсендәге ачкыч белән ишекне ачып керде. Монда бераз салкынчарак. Ул ачык тәрәзә кырыендагы өстәл янына килеп утырды, маңгаена бәреп чыккан тирләрен кулъяулыгы белән сөртте. Өстәле тулы кәгазь, газета, шунда ук телефон. Кәгазьләр бар да бүген хәл итүне, сөйләшүне сорый. Әгъзәм үзе дә кабинетка керү белән үк эшкә чумармын дип уйлаган иде. Ләкин бүген ана әллә нәрсә булды, ашыгыч эшләренең берсенә дә кулы күтәрелмәде. Тәмәке кабызды да, төтенен ачык тәрәзәгә өрә-өрә, уйга чумды. Карасу яшел агач яфраклары арасыннан күк күренә. Бу якта кояш юк. Бакчада бер генә яфрак та селкенми, бер генә чыр-чу тавышы да ишетелми. Урамдагы машина гүләве дә монда килеп житми диярлек, ниндидер оеганлык, талгынлык. Ботактан ботакка, яфрактан яфракка сузылган тожым жепләре күренә. Күптән җил, яңгыр булганы юк. Көннәр, ахрысы, шактый озакка утырган. Әйе, июль башы шулай була инде ул. Әгъзәм Гәүһәр турында ихтыярсыз уйлана башлады. Башка вакытларда да шулай була торган иде, бүген бигрәк тә. Ул әллә ничә мәртәбә кесәсенә тыгылды. Нәрсәдер онытканмы, төшереп калдырганмы. Әйе, шулай. Юк, исенә төште. Фотограф Гәүһәрнең бик матур рәсеме бар дигән иде. Әгъзәм махсус бер-ике данә эшләргә кушты. Шунысын әйт, бу рәсем Әгъзәмгә кирәк икәнен каян белеп алган фотограф? Әгъзәмнең бит аңа Гәүһәрнең исемен дә, фамилиясен дә әйткәне юк (Гәүһәр ире белән аерылганнан соң яңадан кыз чактагы фамилиясен — Гарипова дип йөртә башлады). Җор була шул фотограф халкы, күрәсең, иснәнгән. Хәер, моның әһәмияте бармыни? Әгъзәм урыныннан торды да бүлмәсеннән чыкты. Фотограф шул ук бинаның беренче катында — район газетасы белән янәшә кечкенә генә бер бүлмәгә урнашкан. Ләкин фотограф бүлмәсе бикле иде. Әгъзәм шундагы кешеләрдән күрмәдегезме дип сораштырып та карады. Төшкә хәтле бүлмәсе гел ачык булган, хәзер кая киткәндер — күрүче юк икән. Өчме-дүртме төшкәннән сон гына Әгъзәм фотографны очратты. Рәсемне эшләмәгән булып чыкты, тик пленкасын гына әзерләп куйган. — Сез. Әгъзәм абый, бер дә борчылмагыз. Рәсем менә дигән. Тик хәзер вакытым гына юк, номерга рәсемнәр өлгертәм. Бераз вакытым булу белән үк эшлим. Әйткән сүз — аткан ук, бетте. — Онытырсың,— диде Әгъзәм фотографка бик үк ышанып бетмичә. — Минме? Что сез. Кайбер кешеләр яулык почмагын бәйләп кесәләренә тыгалар. Ә минем хәтер сандыгы — менә чәнчә бармак очында,— ул йөзекле бармагын шундый мәзәк итеп кыймылдатып алды, Әгъзәм ихтыярсыздан елмаеп куйды. — Хәтер сандыгың әйбәт кыймылдый, ләкин кайсы якка,— диде Әгъзәм. — Фотограф белән сапожникка анысы да кирәк, ләкин сез тыныч булыгыз. Әйттем, бетте. Үлсәм, үләрмен, но эшлим. — Үлә күрмә, болай өметкә ышанабыз, үлгәч, өмет тә калмый бит. Фотограф кычкырып көлде. Әгъзәм, алайса иртәгә керермен, дип чыгып китте. 2 Сылу исән чакта аларның бүлмәләре шактый иркен иде. Әгъзәм мәктәптә укыту бүлеге мөдире булып эшли иде. Сылу һәлак булгач, Әгъзәм торган шәһәреннән дә, мәктәбеннән дә китте. Аңа монда, һәр адымы Сылуны хәтерләткән шәһәрчектә, яшәве бик кыен иде Иптәшләре моны аңладылар, анын икенче шәһәргә күчеп китүенә каршы килмәделәр. Әгәр теләсәк, безгә кабат килерсең, без һәрвакыт сине кабул итәрбез, диделәр. Бер киткәч, Әгъзәм кайта алмады инде. Ул әти- әниләренә кунакка гына кайткалады. Анда да бер-ике көн эчендә тәмам кешелектән чыга. Яшел Ярга кайткач та бер атна буе диярлек - әйле-шәйле йөри иде. Тик Гәүһәр белән танышкач кына бераз үзгәр- ч де. Элек ул Гәүһәрне читтән торып кына белә иде. Барысы да шул оч- |? раклы рәвештә Казан гостиницасында танышкан Билал Шәнгәрәев - аркасында башланды. Бер яктан, ул Гәүһәрне күкләргә күтәреп мактады, икенче яктан Гәүһәрнең ирдә булуы, үзенең бернинди дә өмете юклыгын сөйләде Бу вакытта Әгъзәм Билалны бары тик кызганды ® гына, ана бертөрле дә киңәш бирә алмады. Хәтта Билалнын үгетләве- s нә дә карамастан, Гәүһәрне читтән генә күрү теләге дә тумады. Гәүһәр ® әллә нинди генә матур булса да, ул ирдә чакта Әгъзәм Билалга бер- „ ничек тә булыша алмаячак. Хәер, Билал да артык бәйләнмәде, апты- « раганнан гына, диде һәм озакламыйча кайтып та китте. Соңыннан. ® Гәүһәр Яшел Ярга килеп чыккач, Әгъзәм аны читтән генә күзәтте _ Гәүһәр матур булса ла, Билал мактаганча ук түгел. «Гашыйкның кү- < зенә сөйгәне фәрештә булып күренә», дип уйлады ул. Хәзер, әгәр Би- г= лалнын карашы үзгәрмәгән булса, Әгъзәм ана, ихтимал, булыша да * алыр иде. Гәүһәр белән танышу бары тик вакытка гына бәйләнгән, ир- тәме, сонмы алар барыбер танышачаклар, алар бит бер өлкәдә эшли- =* ләр. һәм таныштылар да. Бер күрүдә генә Гәүһәр ана тәэсир итмәде. ® Әгъзәмнен Билалга булышу теләге арткаянан-артты. Ул хәтта Билал u Шәнгәрәевкә хат та язды. Ә Билал; «Пароход төшү белән үк Яшел Ярга барам», дип телеграмма гына сукты. Бу вакытта әле кар-бураннар уйный иде. Әгъзәм әкрен-әкрен Гәүһәргә ияләште, ана ничектер башка күз белән карый, анын вак-төяк йомышларын бик теләп үти башлады, аның белән очрашу юлларын үзе эзләде, анын белән урамга да чыккалады. Кама буена да төште. Ихтимал, сизгер хатын-кыз кешегә аның күз карашы күп нәрсә әйткәндер, әмма Әгъзәм, Гәүһәрне ачуландыра язып, Билал турында гына сөйләде. Гәүһәр бераз киреләнсә дә, бик гиз риза булыр, Ленинград турында күптән хыяллана торгандыр дип уйлады. Шундый тәкъдимне кире кагаргамы? Билал бит төпле егет, инженер, Ленинградта квартирасы да бар, тормышны алып бара белә. Төскә-башка да ямьсез түгел, сөйләшергә дисәң дә булдыра, белгеч буларак та яхшы исәптә булса кирәк, урыны зур, үзе бер дә шапырынмый. Гәүһәрнең гел кире кагуы хатын-кыз назлануы гынадыр. Әллә, элекке ире аның бик яхшы булып, аны һаман оныта алмыймы? Кире кайтырга нияте бармы? Гәүһәр пароходта сәяхәткә киткәч, Әгъзәмнен бу фикере тагын да көчәйде. Гәүһәр пароходтан төшеп калыр да элекке иренең каршына барыр күк тоелды ана. Әгәр шундый уе булмаса, нишләп Билал Шән- гәрәевне кире борып жибәрер иде икән? Ишек шакыдылар. Күршеләре Әгъзәмгә телеграмма кертеп бирде. Әгъзәм аны көне буе көтә иде, алгач, ачарга куркып торды. Телеграмма әллә нәрсә хәбәр итәр күк тоелды. Ниһаять, укыгач, жинел сулап куйды. «Казаннан исән-сау чыгып киттек, һичбер үзгәреш юк. Вилдан»,— диелгән иде анда. Әгъзәмнен иңнәреннән тач төшкәндәй булды. Ул телеграмманы ка- бат-кабат укыды. Бу инде Горькнйдан кайткач жибәрелгән телеграмма. Хәзер Гәүһәрләр кайда икән? Ульяновскийны узганнардыр инде. Әгъзәм фотографтан алып, матур рамкага куйган Гәүһәр рәсеменә карый. Фотографка сүз әйтерлек түгел, рәсем чыннан да матур чыккан. Гәүһәр чак кына көлемсери төшкән Байтак уйланып утырды Әгъзәм, аннары сәгатенә карап алды. Җиде тулган, сигезенче. Ашыйсы да килә. Әгъзәм, буфетны ачып, коры- сары белән тамагын туйдырды, аннары ишеген бикләп урамга чыкты. Эңгер-меңгер төшкән, җылы, жил бөтенләй юк. Бу вакытта өендә утыручы кеше бик аз булса кирәк, бөтен халык ишек алдында, капка төпләрендә, урамда, һәммәсе әкрен генә нидер гәпләшәләр, яшь-җилкенчәк кулында кечкенә радиоалгычлар, бөтен тирә-якка талгын гына музыка тарала, шунда ук бала-чага да чыр-чу килә. Өйләрнең караңгы тәрәзәләре ачып куелган. Әгъзәм зур урам буйлап бераз барды да тынрак тыкрыкка борылды. Биредә дә капка алларында олырак яшьтәге абый-апалар сөйләшеп утыралар. Әгъзәмгә берсе дә игътибар итмәде, монда аны танымыйлар күрәсең. Кайдандыр тәмле токмач исе килә иде. Бераздан Әгъзәм Зәбирә түтиләр каршында иде инде. Әле ерактан ук ул капка төбендә кулына газетамы, журналмы тотып утырган Зәбирә түтине күрде. Якынрак килгәч, исәнләшеп янына утырды. — Әле менә яңа «Азат хатын» журналын алдым. Элек ничә бәйрәмдә бер кулыма эләксә генә аз-маз йөртә торган идем. Яна елдан Гәүһәрем өйгә яздырды. Хәзер көтеп алып, бар эшемне ташлап укыйм. Бик кызык язалар да инде, хикәяләре дә бар — Бик яхшы, Зәбирә түти, димәк, ан-белемгә тартыласың. — һәй, әйттең инде. Әгъзәметдин, аксак Зәбирә дә аңлы булган дисәләр, тигез жирдә егылып үләрсең. Эч пошканнан гына инде. — Эч пошканнан көтеп алып укымыйлар, яратканга укыйсыңдыр. — Билгеле, яратканга, яратмасам, вакыт әрәм итәмме. Я, ярый, Гәүһәрдән хат-хәбәр юкмы? — Ә мин сезгә юкмы дип белешергә кагылдым әле. — Юлдан язган бер ачык хаты килде. Сиңа зур хат язгандыр дигән идем. — Миңа, Зәбирә түти, ул язмас. Мин кем ул хәтле? — Син кем дә түгел түгелен, тик нигә ул сиңа язмасын? Пароходта эш юк лабаса. Менә миңа язган бит. — Син, Зәбирә түти, башка. Сиңа берне дә, икене дә язар. — Әйдә кереп укыйсыңмы? — Хәзер керербез. Киче бик яхшы бнт. Нинди тын, нинди жылы. Җәй айларында Яшел Ярдан һич китәсе килми. — Ялга барам дигән идең түгелме соң? — Шулай дигән идем дә, белмим, барыйммы икән? Берничә көн уйлыйм әле, Зәбирә түти. — Кыш көне бит сиңа ял бирмәсләр. Яшь кешегә бераз дөнья күрергә дә кирәк. Үз ояңнан чыкмасаң, жиһанның зурлыгын каян беләсең. Укып кына яки кинода гына әллә ни күренми. — Анысы шулай да, ялкаулык зур. — Юкны сөйләмә әле, Әгъзәм. Ялкаулар житәрлек булса да, син алар исәбенә керми торгансыңдыр әле. — һай, Зәбирә түти, синең яныңда итәкләрне жыя төшеп утырырга кирәк икән. — Миннән, Әгъзәм, жыйдың ни дә, жыймадың ни. Мин барыбер кешегә сөйләмим Менә хәзер, Гәүһәрем өйдә булмагач, өйгә керәсем дә килми. Ярый әле, кичләр озын, капка төбендә утырып була. — Эч пошу ул, Зәбирә түти, бездә дә житәрлек. Шуңа күрә, бүген ял көне дип тормадым, иртүк торып лагерьга киттем. Рәхәт анда, Зәбирә түти. Гәүһәр укыткан балаларны да күрдем. Акназар исемле малайлары суга батучы бер баланы коткарган икән, бик зур итеп сөйлиләр. — Гәүһәр әйткән иде шул. Акназарның әнисен дә күргән идем. Авызыннан төкерек урынына ут чәчә, имеш, Гәүһәр аның улын харап итәргә алынган. Качырып башына житә алмагач, суга батырырга ыргый. — Чеп-чи ялган бит бу, Зәбирә түти! — Акны кара дип сөйләүчегә синен чынын ни дә, ялганын ни. — Гәүһәр моны ишетсә, ана бик авыр булыр. ф — Юк, ул Талиянең кемлеген белә инде хәзер. Балан турында бер х гәләп кайгыртыйк дип күпме мәктәпкә чакыртты, өенә дә барды, Та- = лиянең кашы да селкенмәде. § — Менә ана кеше! — Аналар, Әгъзәм, балалары өчен утка да керә, бусы анык арадан х чыккан... Әйдә Гәүһәрнең хатын укыйсыңмы? Берәр стакан чәй дә ♦ эчәрсең. Мина да күңелле булыр. я — Чәй эчәсем килми, Зәбирә түти. Менә хатны рәхәтләнеп укыйм. 2 — Укы да, Әгъзәм балам, үзең дә яз. Мин кая язарга икәнен дә £ белмим, аннары минем таракан эзләреннән әллә ни мәгънә дә чыкмас ң Алар өйгә керделәр, ут кабыздылар. Бүлмә эче балкып китте. Гөл- £ ләр, рәсемнәр —бар да элеккечә, Гәүһәр үзе дә такта белән генә в бүлгән икенче бүлмәдән әкрен генә елмаеп килеп чыгар төсле. Зәбирә түти, аксый-аксый өстәл янына килеп, Әгъзәмгә открытка суз- х ды. Өстснә Идел күренеше белән ап-ак пароход төшерелгән бу хатка < Әгъзәм берничә секунд карап торды, аннары кире ягын әйләндерде. х Бу хатны Казаннан салган икән, язуы әле Камада булган. Бик яхшы < барабыз, Идел пароходына утыргач ничек булыр тагы, белмим, дигән. “ Хатта язмаса да, һәр сүзеннән, һәр юлыннан яшерен борчылу сизелә. а Күрәсең, көтелмәгән очрашудан курка. Вилданның телеграммасы соң- < рак, Горькийдан әйләнеп кайтып, кабат Казаннан кузгалыр алдыннан сугылган Димәк, очрашу булмаган. Гәүһәрнең үзенең күңеле нык булса, бу очрашудан әллә ни куркыр урын да юк шикелле. Гәүһәр үз күңеленә үзе ышанмый булса кирәк. Хатны укыгач. Әгъзәм кайтырга жыена башлады. — Чәй эчмим дисең инде. — Рәхмәт, бик рәхмәт, Зәбирә түти. — Алай булгач, ни әйтим. Хәлемне белгән өчен үзенә рәхмәт Мөмкин булса, хат язып. Гәүһәремне дә шатландыр инде Әгъзәм Гәүһәргә хат язу турында уйламаган иде. Әллә чыннан да язаргамы? Өенә ул бик ашыгыч эше бар кеше кебек кайтты, кәгазь алып өстәл артына утырды. Тәрәзә ачык, караңгы төшкән. Җил бөтенләй юк, бер яфрак селкенми, тик бакчадан бик нечкә агым булып ниндидер хуш ис керә һәм менә шушы саф ис нәрсәнедер Әгъзәмнең исенә төшерә кебек. Әгъзәмнең бик күп тапкырлар пароходта йөргәне бар. Кич белән бөркү каютадан чыксаң, палубада шундый рәхәт салкынча була, кап- кара күктән бихисап йолдызлар карый. Ниләр, ниләр генә искә төшми. Ә хәзер, ачык тәрәзә каршында утырганда. Әгъзәмнең уйлары Яшел Яр белән пароход арасында айкала, һәм кинәт хат язу гажәп бер кыен эш булып тоела аңарга. Ничек итеп беренче сүзне язарга? Ул синең борчылуыңны да, хисләреңне дә күрсәтмәсен, шул ук вакытта, кипкән яфрак кебек коры да, кирәксез дә булмасын. Әгъзәм бик озак бернәрсә дә яза алмый. Сәгать унике була, аннары бер тула, икенче ярты китә. Ул Гәүһәрнең рәсеменә карап тора һәм, ниһаять, бер сүз яза: «Гәүһәр!» Ахрысы, шул тотып торган. Акназар турында да. Зәбирә түти янында булуы, аның хат язарга тәкъдим игүе турында да, ниһаять, соңгы яңалыклар турында да яза. Миләүшә белән Вилданга күп итеп сәлам куя, үзенең алар бәхетенә кызыгуын әйтә... Хат язылып беткәндә сәгать өченче иде инде. Тышта инде яктыра башлаган. Таң алдыннан була торган ниндидер сихри тынлык. Тик « «к У » А* 8 49 кайдадыр пароходмы, буксирмы кычкырта. Аннары нәрсәдер ухылдаган кебек ишетелә дә яңадан тирән тынлык урнаша. Әгъзәм бер ачык тәрәзәгә, бер өстәлдә яткан конвертка, рәсемгә карый. Соңыннан урынына ята. Йокысы килми, ул чытырдатып күзләрен йома. Шулай күпмедер ята, аннары кинәт күзен ача: күр, бөтенләй яктырып киткән! Өстәлдән ап-ачык булып рәсем күренә. Әгъзәм ел.мая. Ул яткан җиреннән рәсемгә карый һәм шулай карап ята-ята йоклап та китә. Төш күрә. Имеш, рәсемнән карап торган Гәүһәр кинәт иңбашларын селкетеп ала, Әгъзәмнен бәләкәй бүлмәсен күздән кичерә, аннары берни әйтми, сүзсез генә чыгып китә. Яшел Яр урамы буйлап каядыр бара. Бераздан инде ул мәктәпкә керә, классына юнәлә. Ул да булмый, Гәүһәр бик матур бакчада утыра, имеш. Гыңлый. Сандугач сайрый. Әгъзәм дә шунда, имеш. Якын килми, әллә сандугачны куркытырмын дип борчыла, әллә Гәүһәрне. Зәбирә түти дә чыккан икән. Ул, кулын изәп, Әгь- зәмне янына чакыра, имеш. Әгъзәм ана таба бара, ләкин алда ниндидер зәңгәр урман. Шунда балалар уйнап йөриләр, имеш. Менә текә яр, ниндидер бер зәңгәр күзле кызчык кулы белән аска күрсәтә. — Менә шуннан сикерде ул! — ди. Әгъзәм балалар каршында, имеш, акыллы батырлык турында сөйли, имеш. Аныңча без балаларда нәкъ менә шундый батырлыкны тәрбияләргә тиешбез. Күз ачып йомган арада хәрәкәт итәргә кирәк булганда, берәү дә батырлык турында сафсата сатмый, ләкин шушы бик кыска вакыт эчендә аның тәрбиясендәге бөтен яхшы сыйфатлар хәрәкәткә килеп өлгерә. Ул бер секунд эчендә соңыннан тан калып сөйләрлек батырлык эшли... Әгъзәм артына борылып карый. Агач төбендә Гәүһәр елмаеп басып тора. Әгъзәм анын кулын кыса. Гәүһәр шунда: — Юк, юк. Бу Ләмнга апаның эше,— дип, әкрен генә күздән югала. 3 Гәүһәр Казан — Горький — Казан — Астрахань пароходына бик озак ияләшә алмады. Пароход Казаннан киткәнче аның җаны уч төбендә торды: пароходка әллә кемнәр утыргандай булды, әллә кемнәрне чемоданнары белән пароходка килгәндәй итеп күрде. Хатыны Фаягөл белән Җәгъфәр яки Исрафил Дидаров утырса, Гәүһәргә нишләргә кала? Ә курыккан күзгә әллә нәрсәләр күренә бит. Аның хәтта палубадан каютага яшеренгән чаклары булды, соңыннан, тынычлана алмыйча, бик озак калтыранды. Пароход Идел уртасыннан барганда да ул палубага чыга алмыйча йөдәде, анысының чәче охшаган, монысының күлмәге... Миләүшә килеп мен бәла белән ышандыргач кына Гәүһәр палубага чыкты, анда да әле анын күзләре тынычсыз иде. Миләүшә, Вилданнарның ваемсыз көлүләре, музыка чиертүләре, әледән-әле дөньяларын онытып домино уйнаулары, ким дигәндә, аңа сәер тоелды. Бары тик кичкә таба гына әзрәк тынычланды, әле Миләүшә, әле Вилдан белән, әле танышып өлгергән күршеләре белән әкрен генә палуба буйлап әйләнде. Ул чәчрәп көлми, чак кына елмая, тынычсыз зур күзләре белән тирә-ягына карап ала. Миләүшәләр беренче сәгатьләрдә үк актарып чыккан түбәнге катларга, буфетка, почтага, кино залларга төшми, һаман палубада йөри, я челтәрле урындыкка утырып, кичке тонык суга карый. Икенче көнне. Горький шәһәренә якынлаша башлагач, Гәүһәр шактый ачылып китте. Аның Горькнйда булганы юк иде. Әле пароходтан төшмәс борын ук ул, исе китеп, яр буендагы мәһабәт Чкалов һәйкәленә, ярминкә вакытларын хәтерләткән бик кызыклы борынгы архитектура корылмаларына, яна стильдә салынган елга порты корылмаларына карады. Бөтен дөньяга атаклы булган автомобиль заводлары кайдадыр ундарак, диделәр. Барыннан да бигрәк, укытучы буларак. Гәүһәрне бөек пролетар язучысы Алексей Максимович Горькийга бәйләнешле урыннар кызыксындырды. Оят, ләкин анын әле бүгенгә хәтле Каширин йортында булганы юк, бары тик китаплардан укып кына Горький- ның бабасын, әбисен, кызыл күлмәкле Цыганокларны күз алдына китерә... i Соныннан. Каширин йортын караганда, Гәүһәр үзен бу йортнын g һәрбер почмагын белә күк хис итте, анын гүя буяу мастерскоена да g әллә ничә тапкыр кергәне бар кебек, сәндерәле тәбәнәк бүлмәләрдә к дә әллә ничә тапкыр йөргән кебек, Алешаның әбисе бүлмәсендәге ♦ бизәкле обойлар да, стенадагы борынгы сәгатьнең авыр гере аңа таныш кебек. Билгеле, музей хезмәткәренең борынгы Ннжегородчарак итеп сөйләвен ул игътибар белән тыңлады. Бу сөйләү, китаплардан укылганнар белән бергә кушылып, кабатланмас дөнья тудырдылар... Горькийда алар күп җирләрдә булдылар, һәйкәлләрне, борынгы Кремльне карадылар. Соңыннан, пароходка утырып, яңадан Казанга кайтканда да Гәүһәр гел шул турыда гына уйланды. Ә икенче көнне аның күңелен тагын курку һәм шик биләде, күзенә әле хатыны белән Җәгъфәр, әле Исрафил Дидаров күренгәндәй булды. Билгеле, хәзер Гәүһәр шактый тыныч, чөнки пароходка утырасы кешеләр утырган иде инде, тик моны бит акыл әйтә, ә күңел һаман үзенекен итә. Вакыт сон булганга, Казанда Гәүһәр беркая да бара алмады, бары тик вокзал тирәләрендә генә йөрде. Эчке уйларын барысын да А1иләүшә белән Вилданга да ачмады, Галимҗан абыйларына бик барасы килгән иде, соң булу сәбәпле, анда да бармады. Каяндыр Миләүшә белән Вилдан килеп чыктылар. — Кайчандыр монда кызлар күлләре, әнә тегендәрәк Бакалтай булган,— диде Вилдан.— Бу тирәләр бит утын оясы. Каравылчылар янына Тукай килә торган булган... Бер кыз белән ул шунда күз бәйләш уйнаган... — Абау, син дә уйнамакчы идеңме? Кара, нәрсә турында хыяллана бит, Гәүһәр апа? — Хыялланыр чагы,— диде Гәүһәр, сәгатенә карап алып.— һай, соң икән инде. Унике тула. Әллә кереп ятабызмы? Алар пароходка керделәр. Якты утлары кабынып торган палубадан бер әйләнделәр дә Гәүһәр үз каютасының ишеген ачты. Ул бер кешелек каютада бара иде. Икенче көнне, йокыдан уянганда, Гәүһәр инде шактый тынычланган иде. Әле бик иртә булса да, киенеп, палубага чыкты, буп-буш мәйданда арлы-бирле әйләнә башлады. Кешенең җаны гаҗәп икән: бер ачыла, бер йомыла. Кичә аның күзенә бернәрсә күренмәгән иде, бүген, күр, тирә-як нинди якты, һәр тарафта кабатланмас матурлык, мәһабәтлек. Әле карыйсын, томанлы киңлек, әле су эчендәге агачлар, куаклар күренә, күтәрелеп барган кояш турысына киек үрдәкләр очып килеп төшәләр. Әнә пароход тирәсендә акчарлаклар ялкау гына очалар. Па- Й)ход кузгаткан дулкыннар арасыннан балык эзлиләр булса кирәк. енә берсе суга омтылды, һавага күтәрелде, томшыгында ак балык ялтырады. Яшеллеккә күмелгән яр буйлары әкрен генә артка шуалар, текә ярларда кайчак мәһабәт имән яки нарат күренә. Ул пароходны каршы алып озатып кала. Су өсте тип-тигез, шоп-шома. Кайдадыр ерактан якынлашып килгән «метеор»ныңмы, — Ярыймы? И-и, әллә инде тагын чәйгә? — диде Әгъзәм, оялып.— д. Кайчан килмә, чәй! к — Димәк, яхшылык теләп йөрисен. Шулаймы, Зәбирә түти? 5 — Безгә дә начарлык теләсә, җир күтәрмәс үзен. Гәүһәр инде Әгъзәм сузган китапларны алырга, баш битләрен актаргаларга өлгерде. Барысы да нәкъ кирәкле китаплар икән. А — Каян таптың? — дип сорады Гәүһәр, шатланып. — Таптым инде,— диде Әгъзәм, елмаеп. — Ярый, Гәүһәр, син кунакны аяк өсте тотма. Табынга рәхим итсен. — Рәхмәт, Зәбирә түти. Минем өчен борчылмагыз. Әлерәк кенә эчтем. — Мин эчмәгәнсең димим бит. Менә утыр шунда. Гәүһәр дә тамагым кипте дип тора иде әле. Гәүһәр китапларны язу өстәленә куйды да Әгъзәмне чакырды — Әйдә, рәхим итегез. Минем җыелышта сөйли-сөйли тамагым кипте. Сезнең дә кипкәндер әле. Киче бераз бөркү бит. Әгъзәм елмайды. — йөзгә карап беләсез дисәм, алдау булыр инде.—диде ул, өстәл янына утырып,— Безнең дә яңарак кына җыелыш бетте. Тәнәфес вакытында буфетка кереп бер стакан чәй генә эчкән идем. — И. буфет чәе — чәймени, үтәсеннән Казан күренә. — Зәбирә түти әйтер инде... Җыелышта нинди мәсьәлә карадыгыз? — Укытучыларның өлгереш өчен көрәшләре. — Кайсы мәктәпне алдыгыз? — Бишенче һәм җиденче мәктәпләрне. Бибинур апа бар иде. Бер күрдем дә, тик сөйләшергә генә вакыт булмады. — Алайса, тиздән безгә дә сәлам бирерсез. — Бик сагындыгызмыни? — Начальство игътибар итсә, күңеллерәк була. — Итне дә капкала, Әгъзәм. Шулпа булса, яхшы буласы иде дә... — Рәхмәт. Зәбирә апа. Минем тамак кына әзрәк кипте, ашыйсы һич килми. Обедны бик ныгытып ашаган идем. Ә чәегез чыннан да тәмле, буфет чәе белән чагыштырырлык түгел. — Без, Әгъзәм балам, салкын су бирсәк тә телеңне йотарлык диярсең. Зәбирә түтинең кем бакчасына таш ташлавы ачык булса да, Гәүһәрнең ничегрәк уй йөртүен белеп бетермәгәнгә, Әгъзәм ачыктаначык хупларга батырчылык итмәде. 8 Кышын чатлама аяз көннәр сирәк һәм кыска була. Иртән үк кояш теләртеләмәс кенә, колакланып туа. Мәктәп эчендә рәхәт, тыштагы суык борыннан, яңак очларыннан чеметә, тизрәк җылыга куа. Тәрәзә яннарына да бик якын бармыйсың, салкын монда да үзен сиздерә. Әмма көн урталарына таба көн шактый җылыткан сыман тоела, ялан өс тышка йөгереп чыгасы, туйганчы кар атышасы килә. Тик берәү дә моны эшләми, яхшылап киенмичә берәү дә тышкы ишекне ачмый. Шулай да мондый көннәрдә Гәүһәрнең күнеле шактый күтәренке була, балаларга шаян сүзләр дә әйткәли, берәрсенең йокымсырый башлавын күрсә, хәзер бөтен классны аякка бастырып, дәртле, күңелле ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ тавыш белән физкультура командалары бирә, әлбәттә, үзе дә хәрәкәтләнә, карыйсың — дүрт-биш минуттан бөтен класс үзгәрә. Яна дәрт белән Гәүһәр бүленеп калган дәресен башлый. Укытучылар практикасында еш кына шулай була: бер якта ул үзе — укытучы басып тора, икенче якта утызлап-кырыклап бала. Укытучы сөйли дә сөйли, карап торсаң, бик акыллы да, бик матур да кебек, программада күрсәтелгән дәресне бик төгәл башкарып чыга, кабатларга да өлгерә, өйгә эш тә бирә, укучылардан бераз сорарга да вакыт таба. Әмма класс барыбер икегә бүленеп кала, звонок булу белән укучылар төрлесе төрле якка чабып китә, укытучы үзе дә, дәресе дә онытыла, ул яңадан класста күренгәнче ул әйткәннәр балаларның башына кереп тә чыкмый. Инде сорый башласа, берсе дә рәтләп жавап бирми. Гәүһәр менә шундый хәлдән качарга бик нык тырыша торган иде. Хәтта кәефе бик начар булганда да моны онытмый, классны икегә бүлүгә юл куймый. Әлбәттә, күп вакытта аңсыз рәвештә, тәҗрибәгә буйсынып кына эшләгән чаклары да була торгандыр. Укытучы җансыз курчак түгел, ул минут саен үзгәреп торган җанлы коллектив эчендә эшли, аннары ул үзе дә кеше, теге-бу йомшаклыкларның берсе дә аңа ят түгел. Тик йомшаклыгыңны класска күрсәтмә — менә шунда осталык. Гәүһәр шуннан бик оста файдалана, классның аз гына тыпырчынуын сизсә, хәтта тәнәфес вакытларында да классыннан китми, төрле уеннар уйната, күңелле җырлар җырлата. Дәрес вакытында карыйсың, бөтен классның игътибарын үзенә тарткан, бөтен балалар аны йотлыгып тыңлый яки дирижер таягына буйсынган шикелле әле анда, әле монда кул күтәрәләр, җавап бирәләр. Берәү дә читтә калмый, онытылмый, кагылмый, бөтен класс әңгәмәгә дәррәү катнаша. Күзләр ялтырый, сулыш ешая, вакыт үткәне сизелми. Балалар үзләренең көчләре җиткән кадәрле төрле уйлап табуларны бик яраталар. Төрле кәгазь, картон кисәкләреннән ясалган кубик, пирамидалар, сәгатьләр, фанер кисәкләреннән лобзиклар белән бик матур итеп кисеп ясалган төрле бизәкләр, тартмалар, җыйнак савытлар, пластилин һәм балчык кисәкләреннән ясалган төрле сурәтләр Гәүһәр классында бик күп иде. Бик еш уку барышында аларның әле берсен, әле икенчесен алып күрсәтә. Табигатьне танып белүгә Гәүһәр бик игътибар итә. Аның классы кечкенә бер музей почмагы шикелле. Төрле үсемлекләр, яфраклар, гөлләр — барысы да бар. Ул рәсемнәр! Аларның иң яхшыларын сайлап, үзләре үк ясаган матур рамкалар эченә куеп, стенага элгәннәр. Иң мөһиме тагын шунда, балалар класстагы бернәрсәне дә ватмаска, сындырмаска, җимермәскә өйрәтелгәннәр. Бер тапкыр шундый хәл булды: кемдер гөл сабагын терәтеп куяр өчен ясалган баскычны ватып киткән иде. Балалар ике көн буена шауладылар, дежурныйлар рәтләп карамый, дип нәфрәтләнделәр. Дәрестән соң калып, баскычны төзәттеләр, класс старостасы Зиләдән тәртипне ныграк күзәтүне таләп итте. Гәүһәр балалар эшенә турыдан- туры «тыгылмаса да», балалардан барысын төгәл эшләтү аның эш планында бар иде. Балаларның шулай дәррәү кубуы, класс эшен шулай йөрәкләренә якын алулары аны бик шатландырды. Хәзер Гәүһәрнең күз аллары яктырганнан-яктыра бара. Класска килеп керүе, класста үткәргән сәгатьләре аңа үзенә күрә бер кечкенә генә бәйрәм сыман тоела. Класска, балаларга ул ияләште. Ул килгәндә үк стеналар шәпшәрә булмаса да, Гәүһәр үзе монда ят кеше иде әле. Тора-бара ул класска күнекте, аның аерылмас бер кисәге булды, балалары белән бүлмәне бизәүне дә дәвам иттерде. Шунысы кызык, монда дәрес өчен кирәк булмаган бер генә үсемлек тә, бер генә чәчәк тә, таш та юк иде. Шуңа күрә алар барысы да җанлы сыман, кирәк чакта телгә киләләр. Биология укытучысының кабинеты тагын да шәбрәк, дип сөйлиләр. Гәүһәр мона гаҗәпләнмәде дә, көнләшмәде дә. Биологияне өлкән классларда үтәләр, димәк, вакыты белән Гәүһәрнең классы да укыр. Дөрес, биология укытучысы турында әллә нәрсәләр сөйлиләр, имеш, аның нервлары тимердән, диләр. Гәүһәр моңа елмая гына. Укытучыга ♦ гомумән нервларын тота белү кирәк, таш яуса да алар «кузгалмаска» ь тиеш. Бу — тәҗрибә белән бергә килә, күктән йолдыз чүпләүче укытух чылар, белмим, бармы икән. Шулай да Гәүһәр биология кабинетына 5 әледән-әле кергәләп торды. Төрле кошлар, җәнлекләр утыртылган чит- Э лекләргә, балыклы аквариумнарга, чәчәк, муляж, гербарийларга кызыксынып карап йөрде. Барысыннан да бигрәк шунда эшләүче укучы ♦ балаларны — малайларны һәм кызларны күзәтте. Барысы унлап бала булыр. Кайсылары читлекләрдәге комнарны, кайсылары тагаракларны чистарталар, аквариумнардагы суларны алмаштыралар. Берәү дә алармы син аны эшлә, син моны эшлә дип өйрәтми. Үзләре белә. Бер керүендә Гәүһәр нстенә кара халат кигән кызчыкны күрде һәм бары тик исәнләшкәч кенә танып алды Гөлназ иде ул! Гәүһәр, өстенә киенеп, мәктәптән чыкты. Күр, шундый суыкта да балалар аны көтәләр, таралмаганнар. — Салкын тидерәсез ич, нигә кайтмыйсыз? — диде Гәүһәр, мөлаем гына — Безгә суык тими, без үзебез суыкка тиябез,— диделәр балалар, бертавыштан. — Гәүһәр апа, кыш көне кар астында җир йоклыймы? — Йокламыйча. Язга чаклы тын да алмый. — Ә көн уртасында, кояш караганда? — Кояш караганда да йоклый. Мин бер китапта укыган идем, аю бармагын имеп кыш буе йоклый. Шулай бит. Гәүһәр апа? — Ә шатун аюлар. Алар кыш көне дә йөри. — Ә син. Нияз, китап укымыйсыңмыни? »— Укыйм да... — Ул күбрәк космонавтлар турында гына укын. Үскәч космонавт булам, ди — Шулаймы, Нияз? — Менә мин суыктан бөртек тә курыкмыни,*— дип, Нияз ялан кулын чыгарып күрсәтте.— Анда, космоста, бөтен яктан нык булырга кирәк, ди. — Ә мин химик булам, Яшьлек шәһәрендә эшлим. — Ә мин Камада «Ракета» йөртәм! — Мин автомашина. Үгезлене! — Үгез түгел ул, зубр. Балалар өйләренә таралдылар. Гәүһәр таныш тыкрыкка борылды. Нигәдер аңа бик күңелле иде. Балалар хыялланалар! Кем аларның хыяллары тормышка ашмас дип әйтә ала? Быел кар шактый, тыкрыкка машина керерлек түгел Җәя үле юлы гына. Кар ап ак, кояшта җемелдәп ята. Туктап карасаң, чаткыланып та тора кебек. Биек агач башында бер ала карга утыра, шунда ук зур башлы чәүкәләр дә кунган. Күрәсең, алар нәрсәдер көтеп торалар. Пыр тузып Гәүһәр яныннан гына чыпчык көтүе очып үтте. Гәүһәр өйгә керде. — һәй, Гәүһәрем! Мин әле сәгать унике генә дип торам. Бәрәч, ул гөнаһ шомлыгы туктаган икән!—диде Зәбирә түти, ачынып тиз генә самоварын куя башлады. — Ашыкма.— диде Гәүһәр, өс киемен чишенә-чишенә —Бишенче яртыга хәтле мин өйдә Биштә мәктәп укытучыларының го.м>ми җыелышы. яомеггеэие яүнхүлИт Гәүһәр портфелен олы бүлмәдә язу өстәленә куеп, үз бүлмәсенә узды, гардероб ишегендәге көзгегә карады, чәчен, күлмәген төзәтте. Яңаклары кызарган, күзләре ялтырыйлар. ~ — Мә әле, аягыңа җылы каталар ки,— диде Зәбирә түти, мич башыннан каталар алып.— Фасоны яшьләргә бераз туры килми дә, өйдә ят кеше юк. Син бит өстәл артында утырасың, идән салкын. Бу вакытта Гәүһәр, җилкәсенә мамык шәл салып, язу өстәле янына утырган иде. Зәбирә түти биргән җылы каталарны рәхәтләнеп аягына киде, аннары көлеп җибәрде. —Моның белән Казанның Бауман урамында гына йөрергә! Иртә белән бөтен матур кызлар кибеттә ката эзләп мәш килерләр иде. — Минем иске катам да хутка китәр идеме? — Зәбирә түти, кулын селкеп, кече якка кереп китте. Гәүһәр дәфтәрләр тикшерә башлады. Кулына Нияз дәфтәре эләккәч, ул аны әйләндереп-әйләндереп карады. Булачак «космонавт» яхшы ук тырышып эшләгән, язуы да ару гына, хаталары да юк. Дәфтәрләрне тапшырганда бераз мактарга кирәк булыр үзен... Зәбирә түти ишек алдыннан кергәндә дә, Гәүһәр һаман өстәле янында утыра иде. Ишек ачылган тавышка башын күтәрде. Вакыт инде бишенче булган. Кай арада минутлар да, сәгатьләр дә үтә. —. Миңа җыенырга да вакыт җиткән, ә мин әле дәфтәрләремне дә карап бетермәдем. — Кайткач карарсың. — Юк. бетерим инде. Ике генә дәфтәр калды. Укытучы өчен укып чыктың да билге куйдың түгел шул. Эш анда гына булса, әллә ни кыен да булмас иде. Гәүһәргә һәр дәфтәр иясе турында уйланырга кирәк. Шунда аның иртәгәге дәресенең өстәмә планы да туа, үзенең көчле якларын да, көчсез якларын да күрә, балалар белән сөйләшәсе сүзләре дә бер-бер артлы исенә килә. Ниһаять, ул дәфтәрләрен төреп, иртәгә сөйлисе сүзләрен төгәлләп куйды да тиз генә үз бүлмәсенә кереп, өстен алмаштырды. Берничә минуттан ул тәмам киенеп, ишек тоткасына тотынды: — Ярый, Зәбирә түти, мин киттем. Кайчан кайтырмын, анык кына әйтә алмыйм. Гәүһәр артыннан ишек ябылгач, өй эче тирән тынлыкка чумды. Зәбирә түти бәйли башлаган оекбашын киштәдән үрелеп алды да мич буена утырып инәләрен кыймылдатырга тотынды. 9 Караңгы һәм җилле кышкы кичләрдә ялгызы гына калган минутларда Гәүһәр үзенең тормышын Миләүшәләр тормышы белән чагыштырып карый иде. Күптән түгел генә ул аларда булды. Яна мебельләр алганнар. шуларны \ рнаштырышты. Вилданның әнисе Нурҗидә апа белән сөйләште. Күңелле иде аларда. Ләкин Гәүһәр шундый тормышта яши алыр идеме? Бер профессия кешеләренең, аерым алганда, укытучыларның тормышларында уртак яклар байтак. Ни әйтсәң дә, профессия үзенең билгеләрен сала, алардан качып булмый торгандыр, күрәсең. Шулай да Гәүһәр Миләүшәләр тормышы белән яши алмас иде шикелле Нинди дә булса кимчелекләре булганга түгел, кимчелекләрне бел- сән, аларны бик тиз бетерергә мөмкин. Әнә бүлмәләрен бизәүдә кимчелекләре барлыгын белгәч, Миләүшә минуты-сәгате белән аларны бетерде. Аннары нәрсә ул бүлмә бизәү? Тормышны бизәү авыррак шул. Аның бормалы юлларының очы күренми. Гәүһәр бары тик шуны гына күңеле белән тоя Миләүшәләр тормышында да ул әкренләп күп нәрсәне үзгәртер иде. Тик ул моны эшләмәячәк, эшли алмаячак, чөнки берәү дә аның ярдәмен сорап килмәгән Миләүшә белән Вилданга үз тормышлары бик яхшы, Нурҗидә апа шул тормышка хәтта гашыйк, ул бит аны төшендә дә күрмәгән, һәр кеше үзенең шәхси тормышын үзенчә төзи. Кешенең тормышы — аның холкы, диләр. Ә һәр кешенең холкы үзенчә була. Кайчагында Гәүһәргә болай да тоела: аның көннәре гажәп дәрәжә дә берберсенә охшаганнар, бер аермасы юк кебек. Атналар, айлар бер берсен алмаштырып торсалар да. көннәр үзләренең ыгы-зыгылары белән бик киеренке үтсәләр дә, тормышны ничектер алга итмиләр, аны ниндидер яна бер баскычка сизелерлек күтәрмиләр шикелле. Гәүһәрнең гомерләре заяга үткән кешеләр турында укыганы бар. Элек ул моны аңламый иде. Ничек инде акыллы кеше гомерен трай тибеп үткәрсен. Хәзер аңлый шикелле. Кеше бер дә трай типми, ул яши. башкалар кебек эшли, тирә-ягында кайнап торган тормышка да көче җиткәнчә катнаша кебек, алай гына түгел, тормыштагы бик күп мөһим вакыйгалар аңа турыдан-туры килеп кагылалар шикелле. Шулай еллар гына түгел, гомер дә үтә. Соңыннан икенче берәү тикшерсә, күрә әлеге кеше тирәсендә чынында зур тормышның шау-шуы гына булган, ә тормыш үзе бер читтән үтеп киткән! Кайчагында кеше, тормыштан китмәс борын ук, исенә килә, аның әле үз тормышын әзме-күпме үзгәртергә кулында көче була, ләкин башта әле шаккатып карап тора күрсәнә, ул бит һаман бер эздә таптанган' Иптәшләрең сине ачуланмыйлар да, син зур тормыш белән яшисен дип уйлыйлар. Хәлбуки, кая ул зур тормыш! Гәүһәр калтыранып китте. Үз тормышында да нәрсәдер күргәндәй, сизгәндәй булды. Әгъзәм. Җәгъфәр . Җәгъфәр соңгы вакытларда онытыла, хәтта бөтенләй күңел күзеннән югала башлаган иде. Әллә Гәүһәр үз-үзен генә алдап килдеме? Әгъзәм янында булгач, аны күбрәк үз иттеме? Алар бит Әгъзәм белән бергә «Зәңгәр шәл»гә дә бардылар, соңыннан халык театры турында бик озак сөйләшеп утырдылар Спектакль аларга ошады, артистларның уеннары да, кием-салымнар да, декарацияләр дә ярыйсы Гәүһәр хәтта Яшел Ярда шундый театр барын күз алдына да китермәгән иде. Бүген. Гәүһәргә соң тагы ни кирәк? Нәрсә көтә ул? Бу сорау аның башына еш килә башлады. Тормышы ана әле бик әкрен бара күк тоела, әле кар-буран шикелле, бер урында бөтерелә, кайчагында каядыр чакырып ишек тә кага кебек Икенче көнне эшкә тотынам дип торса, бер нәрсә дә юк. бар да элеккечә бара. Гәүһәр тагын аптырап кала Ул башын авырттырганчы уйлый, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә тырыша, тик бер нәрсә дә исенә төшми. Шулай да Гәүһәр нәрсәдер көтә. Кинәт ишек ачылса да, ишек алды на бер тавыш ишетелсә дә. ул сискәнеп китә. Хәтта соңгы вакытларда бу артыграк була башлады бутан. Элек ул тынычрак, болай юк-бар нәрсәгә пошынмый иде. Нәрсә борчый соң аны? Ни тели Гәүһәр? Аның нәрсәгәдер каршы барганы, көрәшкәне сизелми Бер карасаң, ул бик булдыксыз кеше, аның бер максаты, бер омтылышы да юк Барысын вакыт иркенә генә куйган. Ә вакыт бит алай да, болай да борыла, кая юл тотасы да билгеле түгел. Тормышта кешенең акылы, ихтыяр көче кирәк, мәрткә киткән кебек кылану бернәрсә дә бирмәячәк Хәер. Гәүһәр боларны белмимени? Белә, бик яхшы белә дә, ни хәл итсен. Менә шундый көннәрнең берсендә Бибинур апа Гәүһәрне мәктәп коридорында күреп, дәрестән сон үз янына кереп чыгарга кушты. Вакыт бик тар. юрашып торырга мөмкинлек юк иде Гәүһәр ярый диде дә үз классына кереп китте, чөнки звонок булган иде инде Актыккы ике дәрес — арифметика Гәүһәр хисап мәсьәләләрен яхшылап аңлат ты да тактага Зиләне чакырды Соңгы вакытта алар Акназар бел i ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВф ЯШЕЛ ЯР шаяргаладылар, кайчагында укытучының сүзен дә яхшылап тыңламыйлар кебек. Гәүһәр, бу бер нәрсә дә белми торгандыр, дип Зиләне тактага чакырды, үзе моны юри эшләгәнлеген күрсәтмәс өчен аңа текәлеп карамады. Гади бернәрсә кебек китаптан мәсьәләне укыды. Аннары тагын бер мәртәбә укыды да Зиләдән: — Аңладыңмы? — дип сорады. — Аңладым,— диде кыз, бик тиз мәсьәләне чишә башлап. Аның иреннәре үзалдына кыймылдый, кыска толымнары әкрен генә чайкалалар. Гәүһәр сагаеп караштыргалап торды, бу кызчык никадәр генә үз-үзенә ышанган булып тотынмасын, дәресне игътибар белән тыңламавы өчен җәзасын алырга тиеш. Шулай булды да, Зилә бармагын авызына кабып, төртелеп калды. Гәүһәр юри дәфтәрләргә күз салган булып, кайчагында теге-бу укучының ялгышын төзәтеп, Зиләгә игътибар итмәде. Аның исәбе Зиләне такта алдында күбрәк тотып, аңа үзенә күрә җәза бирү иде. Әмма кызчык үзенең ялгышын бик тиз сизеп, язганын бозды да мәсьәләне яңабаштан чишә башлады Бу юлы ул төртелмичә, бик ару эшләде. Гәүһәр ана карады да сизелер сизелмәс кенә елмайды. Зиһенле балаларны ярата иде ул. Л1әсьәләнең дә юри кыенрагын сайлаган иде. Болан булгач, Зилә молодец. — Бик яхшы,— диде ул кызчыкка,— инде аңлатып бир. Зилә — чая кыз. Җавап биргәндә аның тавышы өлгер, ачык, кыю. Моның өчен Гәүһәр әллә ничә тапкыр аны класс алдында мактаган иде. бу юлы да Зиләгә берничә җылы сүз әйтүдән тыела алмады. Шуннан соң Гәүһәр тактага бер-бер артлы дүрт-биш укучыны чакырды Балаларның берсе әзрәк тотлыккаласа да, ахыр килеп ул да мәсьәләне дөрес чиште. Калганнарына яхшы, бик яхшы билгесе генә куярга мөмкин иде. Гәүһәр канәгать булды. Күңеле күтәрелеп китте. Юк, ни әйтсәң дә, балалар белән эшләве күңелле. Вакыты-вакыты белән алардап туйганчы көләргә мөмкин, вакытывакыты белән бик тирән уйга каласың, чөнки алар бала эшләмәстәй эшләрне дә эшләп ташлыйлар Кемдер, балалар арасында бик оста көймәче булырга кирәк, дигән. Әйе. Гәүһәр үзе дә аларның су астындагы ташларга таба баш әйләндергеч тизлек белән барганнарын күрде. Бик оста кул гына аларны актык минутта куркынычтан коткарып кала, ә балалар, гүя моңа аз гына да игътибар итмичә, юлларын дәвам иттерәләр, куркыныч булганын гүя сизмиләр дә. Икенче дәреснең азагында Гәүһәр өйгә биреләсе мәсьәләләрне аңлатты. Ул арада звонок та булды. Балалар дәрес беткәнгә кинәнешеп, шау-гөр килеп, коридорга чыктылар. Тавыш, көлү, йөгерү, баш өстендә портфельләр уйнату, аннары чиратта бер-берсен төртешүләр китте. Монда инде укытучының: «Балалар, сабыр, әкрен», дигән тавышлары беркемгә дә ишетелми иде. Гәүһәр директор бүлмәсенә юнәлде. Ник чакырды икән бу Бибинур апа? Ул-бу юкмы икән? Дүрт-биш укытучы берьюлы директор кабинетына керде. Гәүһәр белән аларның кайсы күрешкән иде, кайсы шунда аяк өстән генә башын иеп исәнләште. Башка укытучылар Бибинур апаны сырып алдылар. Гәүһәр, аның бушаганын көтеп, диванга утырды. Ул арада Миләүшә дә килеп керде. Үзенә хас омтылышлы итеп Гәүһәр белән күреште, аның хәлләрен, кәефләрен сорашты. Аннары тәрәзәгә карап. — И, ябалак-ябалак кар ява башлады,— диде. Берьюлы бөтен дөньяны кар басты шикелле. Бернәрсә күренмәс булды, бары тик кар бөртекләре генә бөтерелә иде. Миләүшә тәрәзәдән бераз карап торды да яңадан Гәүһәр янына диванга килеп утырды. Ул арада Бибинур апа, башкалар белән сүзен бетереп, Гәүһәргә борылды. Гәүһәр тиз генә урыныннан торып, аның өстәле янына килде. — Гафу ит, Гәүһәр, көттердем. Исәнлек-саулыкмы? — Бик яхшы, Бибинур апа. Бибинур апа гөлләр өстеннән каядыр зур тәрәзәгә таба карады. Тышта инде кояш, тик кояш үзе моннан күренми, һавада болытлар гына йөзә, алар гүя беркая да ашыкмыйлар, беркая да чакырмыйлар. — Ә безнең өйдә хәлләр шәп түгел әле,—диде Бибинур апа, тирән көрсенеп. Шунда Гәүһәр беренче тапкыр Бибинур апаның йөзенә тутырып * карады. Нәкъ шул вакытта кояшны да болыт каплады, ахрысы, бүлмә £ эче берьюлы караңгыланып китте. Бибинур апаның тулы ак йөзе сулган сыман күренде. Гәүһәр эчтән сискәнеп китте. Ничек соң ул элегрәк i моңа игътибар итмәде? Ул бит кешегә карата сизгер була белә иде. 5 Гәүһәрнең авыр көннәрендә Бибинур апа күпме булышты, ә ул... — Ни булды, Бибинур апа? — дип сорады ул, борчылып. •— Гөлназ авырый. Менә бер атна була инде.—Ак чәчле өлкән укытучының йөзендә хәзер ана хәсрәте генә ярылып ята иде. Гүя мәктәп тә, уку-укыту эшендәге көндәлек мәшәкатьләр дә — берсе дә юк, бары тик ана борчылуы гына калган. Шул ук вакытта ул моннан минуты белән чыгып та китә алмый. Ихтимал, ул Гөлназның әкрен генә ыңгырашуын ишетә торгандыр. Күрше карчыгына Гөлназны кер- гәләп караштыр, дигән дә, карт кеше, онытуы бар. Ә Бибинур апаның бөтен шатлыгы — шул бердәнбер баласы. — Тәмам башым каткан, төннәр буе йокламыйм — Мин бернәрсә дә белмәдем бит Белгән булсам... — Рәхмәт, мин аның өчен чакырмадым.— Бибинур апа. авыр хәсрәтеннән аерылырга теләгәндәй, башын селкеп алды. Әллә чыннан, әллә Гәүһәрне тынычландырыр өчен генә өстәде:—Бүген бераз хәле җиңелрәк шикелле. Врач та шулай дигән иде. — Салкын тидергәнме? — Грипп. Без гриппка еш кына жинел карыйбыз, ә ул бик әшәке нәрсә икән... Я. ярый, Гәүһәр. Син керсәң берничә көннән керерсең. Классны куркыныч астына куеп булмый. Үзем дә шуның аркасында сиңа керә алмадым. Гафу итәсең. — Бибинур апа, мин гафу үтенәсе урында... — Ярый, Гәүһәр, анысы үткән эш инде Синең эшең никадәр күп икәнен күреп торам ич. Хәл-әхвәлләрең турында да сорашырмын дигән идем. — Минем хәлләр болан ярыйсы кебек. — Галимҗаннардан хат аласынмы? — Бу араларда юк,—диде Гәүһәр, кызарып.—Дөресен әйткәндә, үземнең дә язганым юк. Сәлам генә язасым килми, үз хәлем белән кешеләрне борчырга яхшысынмыйм. Мин бит аларга болай да баш тиңентен бурычлы. Хәзер алар саулармы икән? — Бар да исән саулар. Сине һаман сорашалар. — Рәхмәт. Мин аларга хат язарга тиешмен. Язмый торып... — Язсаң, шатланырлар. — Бибинур апа портфеленнән бер конверт алды — Менә шул хатны өеңә кайткач, яхшылап укырсың әле, Гәүһәр. Галимҗаннан бу. Гәүһәр конвертны алды да портфеленә салды. 10 Әйе, бу хат Галимҗан абыйдан иде... Нәрсәдер сизенгән сыман, Гәүһәрнең бу хатны мәктәптә укырга көче җитмәде. Гади хат б-.лса. Бибинур апа ла болай кереш ясап тормас иде. Аннары чтггтә буласы, уйлары белән берүзе каласы килде Гәүһәрнең. Кешеләр бнт аларны күп вакытта аңлап та бетермиләр. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМOB шуңа күрә әллә ниләр сөйлиләр. Гәүһәр исә эчке уйларын кешегә чыгарырга бик теләми дә иде. Гәүһәр чишенде, киемен алмаштырды, чәчен тарады, аннары чыгып кулларын юды. Зәбирә түти өйдә юк. күрәсең, каядыр киткән. Өстәлгә кашык, тәлинкә куйган. Димәк, кайнар ашы мичтә. Гәүһәр мич авызын ачып, чуенны алгарак чыгарды да аш состы, аннары итен, компотын алды. Ашыкмый гына, вакыт-вакыт гөлләргә, стеналардагы рәсемнәргә күз төшергәләп. тамагын туйдырды. Хат аның йөрәген тырный, күңелен кытыклый иде. Шулай да өстәлдән савыт-сабаларны жыйганчы ул үзен-үзе тыеп торды. Шхннан соң гына үз бүлмәсенә кереп, портфеленнән зәңгәр конвертны алды. Хатның беренче ике бите Гәүһәргә бөтенләй кагылмый иде. Монда Бибинур белән Гөлназга сәлам, семья хәлләре, озак хат булмаганга борчылулары язылган иде. Хатның бу өлешен Гәүһәр күз йөгертеп кенә укып чыкты Өченче биттән ахырга кадәр диярлек хат Гәүһәргә багышланган. «Мин, әлбәттә, дигән Галимҗан абый, турыдан-туры Гәүһәрнең үзенә дә яза алган булыр идем. Ләкин сездән озак хат алмагач, мин андагы хәлләрне белмим. Шуңа күрә сиңа язу хәерлерәк шикелле тоелды. Кирәк тапсаң, хатны Гәүһәргә укытырсың, кирәк тап- масаң, үзеңдә калдырырсың. Ихтыяр тулысынча синеке». Шуннан инде төп нәрсә башлана. Күрәсең. Бибинур апа хатын Гәүһәргә укытырга, хәтта аның кулына бирергә ярый дип тапкан. Хатның бу өлешен Гәүһәр утлы күмер тоткан шикелле укыды. «...Август башларында Гәүһәр Казанга килгәч, без аның белән тормыш хәл-әхвәлләре турында байтак сөйләштек. Миндә Гәүһәр элекке тормышы белән араны бөтенләй өзмәгән дигән тәэсир калды. Ул элекке ирен сагына булса кирәк. Ул миннән дә бу турыда фикерләремне сораган иде. Мин, кеше тормышына кирәгеннән артык кагыласым килмәгәнгә. бик сак булдым. Моның өчен аның хәтере дә калды бугай. Теге вакытта Җәгъфәрнең өйләнергә әзерләнүен әйтмәгән өчен дә миңа әзрәк үпкә белдерде. Дөрес, үзе һич үпкәләмим, дигән булды. Ләкин монысы инде гади хатын-кыз хәйләсе булгандыр дип уйлыйм. Хәзер эш тагын да житдирәк. Бу арада Гәүһәрнең башында нинди уйлар булгандыр — белмим. Теге вакытта алган тәэсирләремне дәвам иттерсәм, шактый күңелсез нәрсә килеп чыгар төсле. Шулай да мин Гәүһәргә тирәнтен ышанам, ахыр килеп, ул дөрес адымны атлар дип уйлыйм. Исрафил Дидаров Гәүһәр алдында бер әйткән иде инде: Җәгъфәр яңа хатыны Фаягөл белән начар тора дип. Ихтимал, ул вакытта ук аларның аерылулары хәл ителгән. Дидаровның безгә килеп чыгуы да шуңа бәйләнгән булгандыр. Хәзер инде алар рәсми рәвештә аерылышканнар. Рәхимә дә ишеткән. Кичә ул тагын бер яңа хәбәр сөйләде: Җәгъфәр, ди. Гәүһәрне бик сагына, юләр булганмын, шундый турылыклы хатынымны кеше сүзенә карап аерганмын, ди. Хәзер ди. Гәүһәрнең аягына егылырга әзер. Чын булса. Гәүһәр янына да барырга уйлый икән. Боларны мин. Бибинур, син дә белеп тор, Гәүһәр дә белеп торсын дип кенә язам. Кинәттән генә кеше шундый хәлләр алдында калса, аңа акылын җыю бик кыен була, дөрес юлны тапмавы да мөмкин. Аңа бит мәсьәләне дөрес хәл итәргә, халык әйтмешли, жиде үлчәп бер кат кисәргә кирәк. Гәүһәрнең хәзер беркадәр тәҗрибәсе бар. кешеләрне дә яхшырак таный, тормышны да тирәнрәк төшенә. Ихтимал, киңәшергә дуслары да бардыр. Хаттан, юл араларыннан, минем үз карашым сизелә торгандыр. Тәфсилләп язмыйм. Гәүһәрнең уйларына тимер тагасым килми. Син дә. Бибинур, аңа үз карашыңны такма. Моны Гәүһәр үзе хәл итсен. Ул яшь кеше, аңа дөньяда яшәргә кирәк. Ә яшәү, үзең беләсең, уен түгел. Безгә, тормышның ачысын-төчесен күргән кешеләргә, күп нәрсә ачык. Ләкин бөтен хикмәт тә шунда, һәркем үз юлын үзе үтә, анысын алай эшлә, монысын болан ит, днгт кеше әйтүгә карап мәсьәләнен асылы үзгәрми. Кыскасы, Гәүһәргә үзенә уйларга мөмкинлек бирергә кирәк. Исрафил Дидаров турында бары тиң алдагы мәсьәләләргә берникадәр бәйләнеше булганга гына язам. Син мине.м бу кешегә чын мөнә- ф сәбәтемне ачык беләсең. Ниһаять, гаделлек тантана итте, Дидаровны эшеннән алдылар, бүлектә гади бер инженер итеп кенә калдырдылар, к Минемчә, монда ул озак утырмас. Аңа кыерсытылган инженер, кыерсы- ч тылгаи җитәкче ролен уйнарга кирәк. Дидаровны яхшы белгән кол- = лективта моны эшләве кыен, хәтта мөмкин түгел. «Ул җитәкчеләрне “ шулай бертуктаусыз иләп торалар инде», дип сөйләнгәли икән, ләкин ❖ заманнарны гомумиләштерү, үзең беләсең, бик хәтәр. Аннары вак җан- а нар зур фаҗигаләрдән дә файдаланырга тырышалар. Алар, хәчтерүш о җаннарын яшереп, фаҗигагә эләккән кешеләр арасында, үзләрен дә ® хаксызга кимсетелгән дип йөриләр. Тыңлаучылар табыла бит » ч Гәүһәр хатны бер укыгач, әле тагын нәрсәдер калган кебек, икенче £ кат та, өченче кат та укыды. Аннары аны читкә куеп, уйга чхмды. Ул в артык дулкынланган иде, шуңа күрә хаттагы күп фикерләр хәзергә ® читкә очтылар, ул хатның, мондагы хәлләрне белмәүдән тыш, тагын = нинди төп максат белән Бибинурга җибәрелүе турында уйлап та 5 карамады. «Җәгъфәр Фаягөл белән аерылган, Җәгъфәр яңадан ялгыз», дип < уйлады Гәүһәр. Хатын-кызның иң көчле хисе — кызгану хисе Гәүһәрне ~ биләп алды. Ул Җәгъфәрне кызганды. Ялгыз бит, тамагына да рәтле а азык булмас. Ачлытуклы йөреп, ашказанын тәмам бозуы бар Болай < да ашказаным авырта, дип зарлангалый иде бит. Гәүһәр гүя аерылмаган да, куылмаган да, мең газаплар да кичермәгән. Ул үзен гомумән оныткан. Җәгъфәр генә бар. Ул элеккечә саф, эчкерсез. Ихтимал, аның өсте-башы бераз каралгандыр, ләкин Гәүһәр аны бик тиз чистартыр. Ул бит Гәүһәрне сагына, ул аңардан кеше сүзенә карап кына, юләр булганга гына аерылган. Ул хәзер Гәүһәрнең турылыклы булганын, һичбер вакытта да аңа хыянәт итмәвен аңлаган, ул Гәүһәрнең аягына егылырга әзер... Бу уйлар татлы да, газаплы да, очы да. кырые да юк аларның. Гәүһәр бик озак уйланды. Аңа берәү дә комачауламады, өйдә бер кеше юк. Зәбирә түти һаман кайтмый иде. Тышта караңгыланса да, Гәүһәр ут кабызмады. Дәресләргә әзерләнәсе дә, дәфтәрләр карыйсы да бар Ләкин уйларыннан аерыласы килмәде, алар җиңел канатларында аны тирбәтәләр кебек. Җәгъфәр килсә, ул аны ничек каршы алыр? Кая утыртыр, ни әйтер? Әйтәсе сүзләр, орышу, үпкәләр дә бик күп. Алары калып торсынмы? Билгеле, ансы ашыгыч түгел, соңыннан, жае туры килгәндә әйтелер Зәбирә түти Җәгъфәрне, билгеле, яратмас инде Соңыннан. Гәүһәргә яхшы булганын күргәч, ул да йомшар Зәбирә түти — яхшы күңелле карчык, ул куенында Гәүһәргә таш асрамый Тукта, кайчанрак килер икән ул Җәгъфәр? Хатның килгәненә байтак инде. Димәк, аның иртәгә үк килүе мөмкин, хәтта бүген үк. Әнә капка ачылды түгелме? Әйе. ачылды. Гәүһәр сагаеп көтә, бер, ике. өч Гәүһәр урыныннан кузгалмый. Вакыт үтә, ишек ачылган яки ишек каккан тавыш ишетелми. Әллә нервлары бик киеренке булганга, Гәүһәр үзе алдандымы? Ахрысы, шулайдыр. Гәүһәр тәрәзәдән карый. Тышта кар очкалый. Торып ут кабызгач өй эче берьюлы яктырып китте. Олы якка чыгып монда да ут кабызды Тышта әүвәлгечә тынлык. Гәүһәр бервакытта да курку белми иде. бүген аңа нигәдер куркыныч булып китте. Әллә канда гына, өй почмакларында нәрсәләрдер кыштырдый, шыгырдый, тәрәзә төбендә кемнәрдер йөри кебек. Яшел Ярда күпме торды, күзгә төртсәң күренмәслек кара төннәрдә дә кайтканы бар, әмма аның күңеленә бервакытта да шик килмәде. Әлбәттә, бу тирән борчылудан, рухында Гәүһәр әле үзе дә аңлап җиткермәгән кузгалышлар башлану алдыннан була торган хәл. Моннан котылу да юк. биш каг юрган астына кереп ятсаң да, күзләреңне чытырдатып йомсаң да. тонык күренешләр барыбер синең күз алдыңа киләчәкләр. Ичмасам, тизрәк Зәбирә түти кайтсын иде. Зәбирә түти сәгать җиделәрдә генә кайтты. Вакыт күп түгел әле. иртә караңгыланганга гына соң булып күренә. Зәбирә түтине бер кардәшенә чакырган булганнар икән, шул кардәше кинәт авырып китеп, дөнья белән саубуллаша башлаган. Аны тынычландырып, врач чакырып китергәнче байтак вакыт үткән. Врач әллә ни куркыныч нәрсә тапмаган, бик каты салкын тидергән, ди. дарулар биргән. — Мичтә аш калдырган идем, ашадыңмы? — Ашадым. Зәбирә түти. — Алайса ярый, хәзер чәй куям. Үземнең дә тамагым кипкән, авыру янында ашың аш буламыни. Зәбирә түти, мич алдына үтеп, киемен алмаштырды да чәй куйды. Аннары олы якка чыгып өстәл хәзерли башлады, үзе гөлләр арасына утырып уйга чумган Гәүһәргә карап-карап алды. — Бая. көндез. Талияне күргән идем. Бер галәмәт тузына. Сиңа да ачуы килгән, ахрысы. Ни кирәктер ул хатынга, һич аңламыйм. — Миңа ни дип бәйләнә? Минем аның белән алыш-бирешем юк бит. — һай. алла! Аңа нигә синең алыш-бирешең?!. Теленә килә — сөйли. — Нәрсәмне яратмый соң минем? — һаман шул малае өчен.. Минем багалмамны тартып алды, ди. Бик кирәксә, үз баласын интернатка урнаштырсын иде. ди. Мин. ди, барыбер Акназарымны аннан алам. ди. — Акназарны ала? Әгәр ул әнисенә кайтырга теләмәсә? — Менә шуны ишеткәндер дә инде... Зәбирә апа кече якка чыкты, бераздан кайнар буларын бөркеп торган самоварын өстәлгә кертеп куеп, чынаякларга чәй коя башлады. Өстәлдә варенье белән ак күмәч бар иде. шуларны Гәүһәр алдынарак этәрде. Гәүһәр уйчан иде. Зәбирә түти, моңа бая ук игътибар итсә дә. берьюлы шул турыда сүз ачарга курыкты. Ул Гәүһәрнең холкы тигез б\ лмавын белен алган иде инде. Моңсу чагында Гәүһәр аз сөйләшә. Нәрсәдән бу —Зәбирә түти анык кына белми. Элекке тормышын сагына булса кирәк. Хәзер инде Зәбирә түти белә, Гәүһәрләрнең Казан уртасында менә дигән квартиралары булган, үз машиналары, дачалары... Ире зур галим, акчаны күп алган, ди. Билгеле, хатын-кыз бо- ларны сагынмый булмас. Хәзер Гәүһәрнең нәрсәсе бар? Бернәрсәсе дә юк. ә хатын-кыз кешегә яңадан тормыш кору җиңел эш түгел. Зәбирә түти Әгъзәмнең дә ник йөрүен белә. Ул бераз кыюсызрак. ахрысы. Ә хатын-кыз андыйлариы яратып бетерми бит. Бәлки, шуңа күрәдер. Гәүһәр аңа әле бик ягымлы була, әле салкынаеп китә. Менә хәзер дә Әгъзәмне телгә алмый, димәк, караңгы көннәр башлана. Зәбирә түти кайгы йотып яшәргә күнекмәгәнгә генә түгел, гомумән кешенең сагышка чумуын өнәмәгәнгә. Гәүһәрнең бу гадәтен яратып бетерми. Аңа күбрәк табын янында да, болай да шат көлү яңгырасын Тормыш ике килми бит, ах-вах итеп кемне шаккатырасың. Ялгыз торган чагында да. рәтләп җырлый белмәсә дә, җырлый иде. Тик Гәүһәр килгәч кенә, юләргә санамасын дип, аның алдында җырламас булды. — Гәүһәр, хәлең бармы, башың авыртмыймы? — диде ул ахырда, хәйлә белән.— Нигәдер бераз төсең киткән кебек. — Хәлем дә бар. башым да авыртмый, Зәбирә түти, ә канатларым салынган. — Кирәкми. Гәүһәрем, сагышка бирелмә. Менә минем ахирәт дус бер көн авырган да дөнья белән бәхилләшә. Без чакырып тормасак та. актыккы көн килер, саулык бар чагында яшәп калырга кирәк. Бигрәк тә сезнең ише яшьләргә. •— Анысы шулай да. Зәбирә түти, уй баса шул... •- Уйны урамга чыгарып ат. Гәүһәр сабыр гына елмайды. ♦ ндый аклык һәм к пакьлык — самолеттан сикереп төшәсе килә. Гәүһәрнең мондый йомшак S аклыкны гомерендә күргәне юк әле. Элек әйтсәләр дә. бик үк ышанмас = иде. «Алданса, күңел алдана икән!» дип уйлады ул. Гәүһәрне каршы алучы юк. Кем каршы алсын, кем көтсен Тиз генә автобуска кереп утырды. Озакламыйча машина, авыр үкереп, киң юлга чыкты. Еракта Яшел Яр шәһәр чеге күренә башлады. Аңа якынлашкан саен юллар карала бара. Бер мәл Кама күренеп китте, ләкин ул тирән кар астында әле. Әнә беленер беленмәс кенә сукмак сузыла, кешеләр йөри Кама өстендә кешеләр йөри! Автобус шәһәрчек урамнарыннан бара башлады Бүген урамнарда кешеләр күбрәк кебек йөзләре дә көләч сыман Нинди шатлыклары бар? Гәүһәрнең аларны болай күргәне дә юк иде шикелле. Кызык икән, тора-тора үз шәһәреңне яңадан ачасың! Якындагын яхшырак күрер өчен каядыр еракка барырга кирәк дип сөйлиләр, чын икән. Машина дан төшкәч, бу тойгы тагын да көчәйде. Әллә нинди күрмәгән, белм > гән ят кешеләр, туктатып, исәнлексаулык сорашалар, кышкы имтихан < нарны уңышлы бирүе белән котлыйлар Каян белгәннәр икән, гаҗәп. Гәүһәр беркемгә дә әйтмәде кебек Ярый әле. кешеләр барысын да шул укуга гына кайтарып калдыралар Чынлап карасаң. Гәүһәрнең башында бер уку кайгысы гына идеме5 Үз-үзен өзгәләрдәй булып елаган чаклары да, акны-караны күрмичә институттан кайткан чаклары да бу унунбиш көн эчендә аз булмады аның. Инде болар һәммәсе дә. һәммәсе дә артта калды, ул җиңел сулап үзенең бәләкәй шәһәрчегенә кайта. Озакламыйча Зәбирә апаның капкасын ачып керер. Гәүһәр үзендә сүз белән аңлатып булмый торган бер җиңеллекме, тагын башка бер нәрсәме ачык тоя Анда. Казанда, бу хис бөтенләй юк иде. ул өстенә биниһая авыр йөк салган кеше кебек иелә-сыгыла йөрде. Ярабби, бу хатын исерек дип тә уйлаганнардыр очраган кешеләр. бәрелмәсен, кагылмасын дип читкә тә тайпылганнардыр, һава нинди сөремле, караңгы иде. Тик имтиханнарны биргән бүлмәдә генә бераз яктырак булып, сулыш алулары иркенәя төшә иде. Ә хәзер ул тәмам җиңеләйгән кебек, кайгы хәсрәте — барысы да самолет ишеге төбендә торып калды кебек Хәзер мөмкин булса, йөгереп тә китәр, җырлап та җибәрер иде. Ләкин ул боларны берсен дә эшләми Күзгә күренмәгән җепләр бәйләп тота кебек. Казанда чакта Гәүһәр Әгъзәмне бер тапкыр күрде Ләкин сөйләш теме икән? Хәтерләми «Мин сиңа ышанам, син акылын кушканча эшләрсең» Бу сүзләрне Әгъзәм әйттеме, әллә Гәүһәр соңыннан уйлап чыгардымы5 Юк. әйтте шикелле Тагын нәрсәләрдер әйтте. Гәүһәр боларның барысын да үз башыннан чыгара алмас иде Әгъзәмнең институтка килүе хак Гәүһәр чираттагы имтиханын тапшырып чыгып килә иде. Андый чакта бит кешенең туктахсыз сөйлисе килә, гуя \з барысын да бик яхшы белә, кай төшеннән кушсалар, шул җиреннән шартлатып әйтеп бирер кебек . яокенеэие HvwxvaVn Менә шул уйларны күңеленнән кичереп чыкканда аңа институт коридорында Әгъзәм очрады. — Әгъзәм . Син кайдан? Син ничек монда? — дип сорады Гәүһәр. Әгъзәм берничә көнгә генә Казанга киңәшмәгә килгәнен әйтте. Коридорда бер буш урындыкка утырып сөйләштеләр дә шикелле. Нәрсә турында? Гәүһәрнең хәтерендә ачык калмаган. Шунда Әгъзәм: «Мин сиңа ышанам, син күңелең кушканча эшләрсең», диде. Ул чакта Гәүһәр аны тизрәк кайтарып җибәрергә ашыкты, чөнки менә-менә Җәгъфәр килергә тиеш иде. Сүзләрнең мәгънәләре турында уйлау аның башына да килмәде. Аерылышкан чагында гына, аңлаудан битәр сүз өчен генә кабатлап әйтә куйды: «Миңа үземә уйларга вакыт бир әле, моны мин үзем хәл итәргә тиешмен», диде. Әгъзәм үз сүзләрен көчләп тагарга тырышмады. Гафу үтенде дә китеп барды. Гәүһәр тиз генә бер буш аудиториягә керде һәм Әгъзәмнең чыгып киткәнен көтте. Әгъзәмгә минем тагын имтиханнарым бар, дип әйтте бугай. Хәлбуки, ул көнне аның бүтән имтиханы юк иде Соңыннан Әгъзәм тагын ике тапкыр институтка килгән булган да Гәүһәрне очрата алмаган Кайтыр алдыннан ул Галимҗан абыйларга да кергән, язу язып калдырган. Гәүһәр аңа адрес бирмәгән иде, күрәсең, Бибинур ападан алган булгандыр. Ул көнне Гәүһәр гадәтенчә соң кайтты, кәефе начар иде — Имтиханнарыңны тапшырдыңмы? — дип сорады Рәхимә апа, Гәүһәргә аш жылыта-җылыта. — Тапшырдым. Рәхимә апа. — Алайса ярый. Мин тагы әллә нәрсәләр уйлап беттем... Сиңа записка бар. Көтте-көтте дә, син кайтмагач, самолетка ашыгам, дип китеп барды. Гәүһәр, апасының сүзләрен ишетсә дә, мәгънәсен аңламады, язуны укыды, аның да мәгънәсен аңламады булса кирәк. Кухняга чыгып тамагына капкалады. Шуннан соң гына аңына килгәндәй, тиз генә урыныннан торды. Әгъзәмнең язуын кабат укып чыкты. Тиз генә сәгатенә карап алды. Тагын егерме минуттан самолет очарга тиеш. — Рәхимә апа, мин аэропортка барам, самолет әле китмәгәндер,— диде һәм, пальтосының төймәләрен дә төймәләмичә, баскычка йөгерде, урамга атылып чыкты. — Зинһар, аэропортка... тизрәк,—диде. Такси шоферы сүзсез генә башын иде. Син ашыкканда ул кабалана дигәннәр, чат саен кызыл светофорга туры килделәр Ниһаять, туры урамга чыктылар, машина кош кебек очты. Бер-ике минуттан инде алар аэропорт каршына килеп туктадылар Гәүһәр аэропортта справочныйдан Яшел Ярга оча торган самолетны сорады. — Хәзер китә.— диде белешмә бирүче кыз. Гәүһәр перронга йөгереп чыкканда, самолет инде кузгалган иде. Ул әле җирдән бара. Менә самолет еракка китеп борылды, аннары үкереп җибәрде, бер минуттан инде болай таба кызулап килә башлады, тәгәрмәчләре җирдән аерылды. Ул да булмады, өскә күтәрелеп, вокзал турысыннан узып китте. Озатучылар дәррәү кул болгадылар, аннары, самолет күздән югалгач, таралыша башладылар. Гәүһәр иң актыктан чыкты. Күңелендә бер уй: ул аны Әгъзәмгә әйтергә теләгән иде, әйтә алмады. Бәлки хәерлегәдер, бәлки... Гәүһәрнең күзенә яшь килде. Озатучылар арасында күз яшьләрен сөртүчеләр байтак булганга, Гәүһәргә берәү дә игътибар итмәде. Вокзал почмагында ул күзләрен сөртте дә җәяүләп кенә кайтып китте. Бераздан Әгъзәм бөтенләй онытылды, әйтерсең, самолет аның турындагы уйларны да алып китте. Хәзер бер Җәгъфәр генә калды. Ул көн дә бер сәгатьтә Гәүһәр янына килә, бик җитди, бик эшлекле кыяфәттә Гәүһәр белән күрешә, аннары урамга чыгып китәләр. Күп вакытта гомердә йөрмәгән буп-буш урамнар буйлап йөриләр, кайчан, бик салкын булса, кинога да керәләр Җәгъфәр ничә тапкыр Гәүһәрне өенә чакырды. Гәүһәр баш тартты. Ул сизә иде, әгәр барса, Җәгъфәр үзенең иркәләүләре белән аның бөтен ихтыяр көчен алачак, аннары инде Гәүһәр бар нәрсәгә дә риза булачак. Кайчагында Гәүһәр Җәгъфәрнең ф аһ-зарлары алдында бөтенләй коралсызланып кала яза, тагын аз гына омтылса, Гәүһәр бөтенләй бетәчәк кебек. Хәлиткеч минутта Гәүһәр к үзендә ниндидер яшерен көч таба, горурлыгын, намусын саклап кала, g Тагын анын бер генә имтиханы калды. Моңарчы булганнары ничек- з тер чагыштырмача жиңел тапшырылды, соңгысы Гәүһәрне нигәдер бик 1 куркыта Бу имтиханны Гәүһәр жиңә алмас, ул үзе Гәүһәрне «егар> ♦ кебек Имтихан сәламәт кешедән дә күп көч сорый, Гәүһәр кебек көчен башкага сарыф иткән кешене әйтмисең дә инде. Бүген ул көне буе укыса да. башында берни дә калмады. Аэропорттан жәяү кайтуының сәбәбе дә шунда: саф һавада зиһене ачылмасмы дип уйлады ул Кайтып, дәресләргә утырырга кирәк бит. Бу тубал баш белән ничек утырасың инде. Җәгъфәр белән өзеп бер нәрсә дә сөйләшенмәгән булса да, Гәүһәр аны артык көтми иде инде. Әллә Җәгъфәрнең барыбер киләсем белгәнгәме, әллә башка бер сәбәптәнме, бүген ул тыныч. Иртәгә дә Җәгъфәр үткәндәгеләрне кабатлар, яна бернәрсә дә әйтмәс. Нигә ул шундый? Гәүһәргә ни кирәген белмиме соң ул? Гәүһәр ничә әйтте бит Җәгъфәр һәрвакыт сүзне сиздермәстән генә икенчегә бора. Әллә сүзгә мавыгып моны сизмиләр дип уйлыймы? Ихтимал, анын бүтән әйтер сүзе юктыр? Ул чагында шулай туптуры әйтергә дә кирәк, сәгатьләр буе урам таптаудан ни мәгънә? Гәүһәр анн акыллырак дип. тирәнрәк дип уйлый торган иде. Шулай ук ул Юк. моңа ышанасы килми. Иң хәтәр минутларда да уеннан чыгармый йөртте бит ул аны. Шулай ук ул өметсез алданган идеме? Иртәгә Гәүһәрнең көне бик авыр булачак, имтиханы ничек булыр да, Җәгъфәр белән сөйләшүләре ничек үтәр. Гәүһәр белә: өметеңне бөтен дөньядан яшереп йөртсәң дә. бер тапкыр аны ахыргача ачарга кирәк. Я син аңа ышанасын да бөтен киләчәгеңне аның белән бәйлисең. я аңардан өметеңне өзәсең дә бөтенләй яна юлдан китәсең. Тегесе дә. монысы да Гәүһәрне куркыта. Тегесе дә, монысы да караңгы. Ул инде чатка житкән иде. Монда троллейбуслар да йөри, трамвайлар да. Гәүһәр бераз уйлап торды да тагын бер остановка жәяү барырга булды. Көтелгән сафлану килмәгән иде әле. Гәүһәр Җәмиләне исенә төшерде. Аның, инде Казанда күптән булса да. бу кыз янына бара алганы юк иде әле. Вакыт та тар. ләкин эи1 анда гына түгел. Җәмилә, һичшиксез, сүзне ахыр килеп абыйсына кайтарыр. Гәүһәр ни әйтер? 2 Гәүһәр, соңгы имтиханнан бик курыкса да. нәкъ шуның киресе буларак, бик ансат тапшырды, хәтта башын да ватмады Ихтимал, сораулары бик жинел туры килгәндер, ихтимал, сораган кадәресен үзе белгәндер. ничек булса да булгандыр, кулына имтихан кенәгәсен тотып укытучы яныннан чыгып киткәнен үзе дә сизмәде. Аудитория ишеген япкач, беркадәр вакыт, ан жыеп. шунда басып торды. Кемнәрдер килеп нинди сораулар эләкте? дип сорадылар, аннары китеп, тиз генә дәфтәрләренә төртелделәр Ишек янында өстенә соры каракүл якалы кара пальто, пыжик бүрек кигән, озын буйлы карап торырга бик интеллигент кыяфәтле күренгән Җәгъфәр Мәүлиханов басып тора иде. Алтын күзлектән, кулында күн папка. в «к. у * м в ГАБДРАХМАҢ ӘПСЭЛӘМиВ 81 Башка кемнәрдә Гәүһәр аны күрүгә эчтән генә булса да шатлана иде. бүген ул аз гына да куанмады, гүя Жәгъфәр институт коридорында йөренгән йөзләрчә кешеләрнен берсе Жәгъфәр коридор буйлап килгән Гәүһәрне күреп алды, тиз генә анын алдына килде. — Әйтмә, кирәкми.— диде ул, елмаеп.— мин барысын да беләм. Йөзен әйтә, барысы да яхшы. Шулай бит? — Әллә тагы... Тапшырдым. — Бик яхшы булган. Димәк, бүген актыккысы инде? —Әйе. иртәгә кайтып китәм. Хәзер яшел булмаса да, Яшел Ярымны сагындым. Бу сүзләргә каршы Җәгъфәр берни әйтмәде, киемнәр бүлмәсе янында Гәүһәрнең киенгәнен көтте дә, алар урамга чыктылар. Урамда халык мыж килә, күбесе кулларына сумка тотып, базарга ашыгалар. Кайчандыр Гәүһәр дә базарга йөри иде. Алар сүз куешып түгел, кеше аз булганга гына Болак буйлап киттеләр. Жәгъфәр шунда ук сүз башлады. Гәүһәр белеп алган иде: Җәгъфәрнең сүзе ничек кенә һәм кайдан гына башланмасын, һаман бер тирәдэрәк әйләнә. Тыштан күрсәтмәсә дә, бүген ул да аз гына дулкынланган, актыккы сөйләшү икәнен сизә. Ни булса да бүген була Тик Гәүһәрнең артык тыныч булуы гына ана ошап бетми. Кичә сөйләшәсе калган, кичә Гәүһәрнең җаны болай тыныч ук түгел иде. Җан тыныч булмаганда, ни сөйләгәнен кеше үзе дә белми. —« Ярый инде,—диде ул, тирән сулап,— хаталар бик күп булды, ахмаклыклар җитәрлек эшләнде. Әгәр шунда нокта куймасак, алар эшләнүдә дәвам итәчәк. Безгә озын юлны бергә үтәсе бар. Хаталарны кабатларга без ул хәтле яшь тә түгел. Кыскасы, алсу томаннардан арынырга вакыт. Тормышның үз буяулары бар. Әгәр чынлап карый башласаң, алар бик үк ямьле дә түгел. Җәгъфәрнең сүзе күп була, кирәк икән, тоташ берничәшәр сәгать сөйли ала. Әмма Гәүһәр никадәр калтыранып көтсә дә, ул бер тапкыр да гади сүзләрне әйтмәде. Бүген, әгәр бер-бер борылыш ясалмаса .. Ләкин Җәгъфәр үзенә хыянәт итми, тел төбе һаман бер, аныңча, килеп чыккан күңелсезлекләрдә бары тик Гәүһәр генә гаепле, әгәр ул акыллы булса, мондый хәлләр һич буласы түгел икән, чөнки Җәгъфәр тузан кадәр дә хата ясамаган, ул бары тик... мәҗбүр булган. Әлбәттә, Гәүһәр үз гаебен дә инкарь итми, кызу чакта башны иясе, сүз катмыйсы, түзәсе, салкынрак акыл белән эш итәсе урында ул тотты да китте, семьядан гына түгел, Казаннан ук китте. —Җәгъфәр, күрәсең, без бер сүзгә килә алмабыздыр. Син гел үз туксаныңны туксан дисең. Әйтерсең, мин каршы киләм, теләмим, бөтен эш миндә генә. Мин сина ничә аңлаттым инде... — Юк. Гәүһәр, юк, син... Без аерым аерым тора алмыйбыз. Син мина һава кебек кирәк! — диде Җәгъфәр. Гәүһәрнең тел төбе кай якка таба баруын сизеп алып. Гәүһәр ачы көлемсерәде. — Өй караучы булыпмы, аш пешерүче булыпмы? Синең бар капризына да баш иеп торыр өченме? — Гәүһәр, зинһар, юк нәрсәләрне тезмә Алайга китсә, мин дә әллә нәрсәләр тезә алам. Моның кирәге бармы’ Бер-беребезне без болай да җитәрлек кимсеттек. — Мин сине кимсетмәдем, сина кара елан дип әйтмәдем. — Зинһар, кирәкми. Кызулык белән әйткәнмен икән.. Нигә аларны телгә алырга?! —Мин бик алмас идем дә. синен канында шул бит. Хәзер син барысына күз йомасың, ә соңыннан йөземә бәреп әйтәчәксең. Юк, Жәгъфәр, без бер кискәнне ялгый алмыйбыз Мин төрле яклап уйладым Синең белән сөйләшкәнгә кадәр минем әле ниндидер ышанычым бар иде. Бәлки үзгәргәнсеңдер дип уйлаган идем. Хәзер барысы да... — Алай димә. Әгәр теләсәм... Алар стадион янына җиттеләр, яңа каток бинасы кырыеннан узды < Сине һич оныта алмасам да, син теләмәгәч, бүтән чарам калмады, ч Белмим, башка белән мин бәхетле булырмынмы, аны да сине яраткан ® кебек ярата алырмынмы — киләчәк күрсәтер. Бу хатны язуымның сә = бәбе башкада. Әлбәттә, туем турында сиңа мактанып хәбәр итәргә дә а уйламадым Мин Җәгъфәр белән бервакытта да сөйләшмәдем, син = рөхсәт итмәдең, ә моннан бер ай элек анын үзеннән хат алдым * Билгеле инде, ирле хатыннарга күз атуым өчен ул мине эт итеп сүккән. * киләчәктә дә моны онытмавын искәрткән. Анысына минем исем китмә < де. Мин сине яратып йөрүемне хатынымнан да яшермәдем, барысын ачыктан-ачык ана сөйләп бирдем. Сөйләмәсәм дә ышанмас иде. чөнки х минем яшемдәге егетләр хатын-кызга бер карамый булдыра алмый, зур * мәхәббәт кенә аларны бозыклыктан саклап кала ала Ни булса да. шундый мәхәббәткә сәбәпче булуыгыз өчен мин сезгә рәхмәт әйтергә тиешмен. Син мине бер адым да якын җибәрмәдек, әмма үз чиратымда мин мәхәббәтемә турылыклы булдым Менә Җәгъфәргә гаҗәпләнәм. Шундый укымышлы кешедә шундый түбән әхлакый җан Чин бит синең кыз чагыңны беләм, беренче мәхәббәтем дә шунда уянган иде. Син Җәгъфәргә чыккач та. онытырга теләп тә, сине оныта алмаганмын икән, монда мин гаеплемени? һәрхәлдә, син миңа юләрләнергә бертөрле дә сылтау бирмәдең Ихтимал, син иреңә бик турылыклы булырга телә гәпсеңдер. Ни әйтим? Җәгъфәрнең шундый түбән җан икәнен белгәч, мин бик кайгырдым, синең өчен кайгырдым. Әлбәттә, син миннән бер төрле ярдәмемне дә кабул итмәс идең. Бер бер нәрсә әйтсәм, киресенчә, мине түбән җанлылыкта гаепләр идең. Хәзер инде мин башка кулында, аңа хыянәт итәсем юк. шуңа күрә бу соңгы хатны сиңа язарга булдым. Җавап көтмим, аннары син язмассың да. Ни генә булса да мин сиңа тормышта үз бәхетеңне табуыңны телим. Хөрмәт белән Билал Шәнгәрәев» Бу хатны укыгач. Гәүһәр тирән уйга калды Җәгъфәр турында ул уйламады. Гәүһәр өчен бу хат Җәгъфәрне артык ачмый да иде Әмма Билал... Гәүһәрнең аны әрләгән чаклары булса да, аңа бервакытта да чынлап торып ачуланмады. Ләкин Билалнын шундый намуслы булуын күз алдына китермәгән иде Чын күңеленнән шатланып, бу хаты өчен аңа рәхмәт укыды. Шундый кешенең үзен еллар буе яратуы өчен горурланып та куйды. Ахыр килеп, аның өйләнүенә дә кинәнде Бәхетле булсын! Икенче хат... Алчыннан булып чыкты. Хәтта бер җирдә дә аның имзасы булмаса да, Гәүһәр аны беренче сүзеннән үк таныды. Хатны укып чыккач, ихтыярсыздан көлеп җибәрде Алчын үзен эзәрлекләмәвен үтенгән, болай да мең газаплар кичерүен язган. Күрәсең, бу Җәгъфәрнең эше. Гәүһәр аны эзәрлекләү түгел, исемен дә телгә алмады Хатларны укып бетергәч, Гәүһәр Зәбирә түти янына чыкты. - Әйдүк, Гәүһәрем, утыр. Син киткәннән бирле чәем чәй булмады. Бер тәме дә юк. Гәүһәр чемоданын ачып конфетлар алды, Рәхимә апа әллә нинди чәкчәкләр куйган. Аларны чыгарды. — Бигрәк миһырбанлы кешеләр икән Рәхимә апаларың. Кара инде, нихәтле күчтәнәч... Мен рәхмәт үзләренә. — Менә боларын Бибинур апаларга жибәрделәр. Монысын аерым Гөлназга куйдылар. Аларнын игезәк кызлары бар, бер-берсенә шундый охшаганнар, һич аерып алырлык түгел. — Бибинурлар да бик шатланыр. Ул, бичара, көннең көн буе мәктәптә. Беркөнне үзен урамда күрдем. Зарлануын зарланмый да. аңа никадәр кыен икәнен сизмимме мин. Бичараның чәче ап-ак булган, күз төпләре каралган. Мәктәп хәтле мәктәпне алып барырга көч кирәк бит. Зәбирә түти Гәүһәр алдына чынаягы белән чәй куйды, күчтәнәчләрне этәрде. Ул сораштырудан тартына, үзенең Гәүһәр кайтканга шатлыгы эченә сыймаганлыгы күренеп тора, йөзендәге вак җыерчыкларына кадәр — барысы да әкрен генә елмая кебек. Иртәгә каникулның соңгы көне. Гәүһәр, чәйләр эчеп, өйдә бераз тегесенмонысын тәртипкә китергәләгәч, мәктәпкә кереп чыгарга булды, бәлки Бибинур апаны да күрермен, диде. — Бар, бар,— диде Зәбирә түти, өстәлдәге чынаякларын кече якка ташыйташый.— Мәктәптә укытучыларны да күрерсең. Гәүһәр киенде дә урамга чыкты, күзләрен кыса төшеп, тирә-ягына каранды. Каршы очраган кешеләр аның белән исәнләштеләр, кайсылары, туктап, бер-ике авыз сүз дә алыштылар, Казанны сораштылар. Кызык икән ул, кемгә Казан бер сәгатьлек юл, кемгә гомергә бер генә барырга туры килә торган бик ерак кала. Дөньяны үз аршыныңа гына үлчәргә һич ярамый шул. Сораганы юк, Зәбирә түтинең Казанда булганы бармы икән? Тимер юл булмагач, элек бу урыннар, бигрәк тә кыш көннәрендә, Казанга чыннан да ерак булган, хәзер һава юллары ачылгач, Яшьлек шәһәре кебек кенә якын булып китте. Мәктәп коридорына кергәч, Гәүһәрнең күңеле бөтенләй ташыды, мондагы һәр гөл ямь-яшел, кояшка каршы аларның һәр яфрагы көлә кебек. Бүген монда тып-тын, ә укулар башлангач, иртәдән кичкә кадәр шау-шу гөрләп торыр. Директор бүлмәсендә Бибинур аг.а белән тагын биш-алты укытучы киләчәк дәресләр турында сөйләшеп утыралар иде. Гәүһәрне күргәч, сүзләреннән туктап, ачык йөз белән ана таба борылдылар Бигрәк тә Бибинур апаның йөзе яктырды. Аңа Гәүһәр турында төрле уйлар уйларга туры килгәндер, ул бит теләсә нинди очракта да классны укытучысыз калдыра алмый. Кыш уртасында яна укытучы табуы да җиңел эш түгел, әмма ул шундый хәлнең булуын да исендә тоткандыр. Моннан дүрт-биш көн элек Әгъзәм белән сөйләшкәч, ул шактый тирән борчуга төшкән иде, күрәсең, бушка булган. Ләкин ул үзенең тирән хисләрен тышка чыгарырга өйрәнмәгәнгә, бик сабыр елмаеп: — Я, ничек, кайттың? — диде. —< Менә, күрәсез,—дип елмайды Гәүһәр. — Бик яхшы булган. Менә без расписаниеләрне карап утыра идек. Туры килеп бетмәгән урыннар килеп чыккалый. — Директорның шул булыр инде. Ә мин, Бибинур апа, мәктәбемне сагынып беттем. Гәүһәрнең бу сүзләрен ишеткәч, Бибинур көлеп куйды. — Ә монда һаман шул. Менә үз расписаниеләреңне кара. Укытучылар, саубуллашып, чыгып китә тордылар. Ниһаять, Гәүһәр белән директор икәү генә калды. — Бик тирән борчу салган идең, инде шәят тынычландым шикел- ле, лиде Бибинур апа,— Әгьзәм хәлләреңне сөйләгәч, йөрәгем жу иткән иде. — Булды инде, Бибинур апа. Гәүһәр Казан хәлләрен сөйләп бирде. — Ничек дип әйтим, Гәүһәр... бик зур адым ясагансың, уйлагансың ♦ да Хатын-кыз шулай инде. Әзрәк тынычлан, уйларын урынына утырсын. Инде күңелеңне балаларга тулысы белән бир. Алар сине сагынып ® беткәннәр. Минем яныма да кергәннәр иде. Алар бит, Гәүһәр, укытучы § күңелен бик яхшы сизәләр. Бигрәк тә бу аларның беренче баскычта 3 соңгы еллары. Синең дә соңгы елың, киләсе елда син инде өлкән классх ларны алырсың. Бу турыда вакыты белән сөйләшербез әле. Ишек ачылып китте, шау килеп Миләүшә керде. — Исәнме, Гәүһәр апа? Ябыккансың диимме? Бибинур апа. ябыккан бит? — Имтиханнар бит, бераз бардыр,—диде Бибинур.—Миләүшә, синең бер-бер йомышың бармы? — Юк, Бибинур апа, мин Гәүһәр апа артыннан гына кердем. — Алайса, сөйләшегез. Минем райкомга кереп чыгасым бар иде. — Без дә китәбез. Рәхимә апайлар Гөлназ белән икегезгә күчтәнәчләр җибәргәннәр иде. Кич белән кертермен. — Ярый, көтәрмен. Бигрәк тә Гөлназ шатланыр. Сорамадым да, абыйлар исән-саулармы? — Бар да исән-саулар. Сезгә күп итеп сәлам әйттеләр. Алар кабинеттан чыктылар. Бибинур, коридорда кемнедер туктатып, сөйләшә калды, Гәүһәр белән Миләүшә урамга атладылар. Гәүһәр шактый йончыган иде, урамда вакыт-вакыт иснәп тә алгалады. Башта моны сиздермәскә тырышты, Миләүшә дә сизмәмешкә салынды. Култыклашып, бер берсенә сыена төшеп, сөйләшә-сөйләшә кайттылар. 4 Бу көннәрдә Гәүһәр ничек тә булса Зиләләргә ярдәм итү уе белән янып йөрде. Ул Бибинур апа белән сөйләште. Рәми бабайның үлүе турында ишеткән булса да. Талиянең җәнҗалы аның өчен дә яңалык иде. Моңа бик каты нәфрәтләнде. — Шундый кешеләр карт-корыларны, бала-чагаларны кимсетүдән тәм табалар, ахрысы,— диде Бибинур апа. ачуын чак тыеп. Аннары ул Гәүһәргә, дәрестән соң Зилә берничә көн сезгә кереп торсын, ул арада мин аның турында ни дә булса уйлармын, диде. Квартир белән утын мәсьәләсе бик авыр икән, Бибинур апа нишләргә дә белми.— Зиләләрнең йортлары да бик иске, утыннары да беткән иде. •— Ул турыда мин үзем больница җитәкчеләренә, аннары шәһәр башкарма комитетына барырмын. Сез, зинһар, мәшәкатьләнмәгез,— диде Гәүһәр. , — Шулай итә күрегез,—-диде Бибинур апа.—-Укытучының сүзен искә алмаслармы. Югыйсә Яшел Ярда торак мәсьәләсе бик читен. Гәүһәр больница җитәкчеләре белән телефоннан сөйләште дә. икенче көнне, дәрестән соң, туп-туры больницага китте. Зиләне Зәбирә түти янына кертеп калдырды. Баш врачның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Гәүһәрне ачык йөз белән каршы алды. Аның чәче яртылаш коелып беткән, йөзе ябык, муены нечкә. Гәүһәрнең нинди ният белән килгәнен иснәп белергә тели кебек иде. — Укытучылар безгә сирәк килә,—диде ул. бер күзен йома төшеп.— Хуш, нәрсә белән ярдәм итә алам?. _ Гәүһәр аңа Зиләнең әнисе турында бәйнә бәинә сөйләп бирде. Аның утыны беткән, квартира сораган булган, ана да игътибар юк. Хәлләре ГАВДИАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ бик авыр Күптән түгел бабалары үлгән. Дүртенче класста укучы кызы Зилә өйгә керергә дә курка. Әнисе эштән кайтканчы урамда тора икән. м Кызганычка каршы, балага без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз шул,— диде абзый, борынын тарта-тарта.—Моның өчен мәктәп бар. Инде әнисе турында... Бабалары үлгәч, без аларга ярдәм иткән идек. Билгеле, күп түгел, үзегез беләсез, андый эшләргә акчаны күп бирмиләр. Менә утын. Быел безнең хәл бик авыр. Больницаны да ничек җылытырга белмибез. Шулай да бер ике кубометр ничек тә табарбыз дип уйлыйм. — Хәзер бит февраль ае гына, бер-ике кубометр белән генә нишләр икән ул. — . — Белмим. Без мөмкинлегебездән чыгабыз. — Өч-дүрт кубометр табыгыз инде. Минем белүемчә, ул хатын больницага бөтен вакытын бирә. — Эшеннән зарланмыйлар. Шуңа күрә юк нәрсәне бар итеп бирәбез дә. —• Бу инде сезнең актык сүзме? — Күрәм, сез бик каты сөйләшергә уйлыйсыз, ахрысы,— дип елмайды башлык — Мөмкинлегем булса, мин ун кубометр да бирер идем. Ярар, бәлки ничек тә рәтләрбез. — Рәхмәт, бик озакка гына сузмагыз. Ягарларына бөтенләй юк. Салкын чак. — Ярый, иртәгә, берсекөнгә китерербез. — Квартира ягын ничек уйлыйсыз5 — Монысы инде, Гәүһәр ханым, безнең эш түгел Кәгазьләр горсо- ветта. Кайчан бирерләр — анысы алар кулында. Икенче көнне Гәүһәр шәһәр Советына барды. Председатель үзе кабул итте. Ул Гәүһәрне бик игътибар белән тыңлады. Рәмиеваның хәлен бик өстән генә белә икән ул, ныклап кызыксынырга булды. — Без хәзер су баса торган урыннардагыларны күчерәбез. Халыкның күбесе үзенә йорт салырга ашкынып тормый, дәүләттән сорый. Рәмиеваның хәлен аңлыйм мин. хезмәт хакы аз ала торган хатынга йорт тоту авыр. Иптәше төзелештә бәхетсезлек аркасында үлгән дисезме.-' . Хәзер өзеп кенә вәгъдә итә алмыйм, истә тотармын... Семьясы ике кеше дисезме? Председатель бик йомшак сөйләште, аз гына вәгъдә дә итте, тел төбеннән шул аңлашылды. Ләкин күз-колак булмасаң, вәгъдә вәгъдә көенчә калуы мөмкин Ул ихтыярсыздан Әгъзәм турында уйлады. Бу тирәләргә ул якынрак тора, кешеләре дә аңа таныш. Гәүһәр туры өйгә кайтты. Сәгать дүрттә Зилә белән аларга китте. Зәбирә түти ишек алды себерә иде. Гәүһәр Зиләләргә барасын, бик озак тормыйча кайтасын әйтте. — Ярый, хәере белән. Мескеннәремә ярдәм итә күр инде,—диде. Аяк астындагы кар шыгырдый, әле тиз генә эретер көне күренми шикелле. Өйләр икенче тапкыр ягылган, һавага әчкелтем төтен исе таралган. Мондый чакта эссе мич каршында утыру үзе бер рәхәт. Әмма бер ягарлык кына утының булса нишләргә? Утын китергән булсалар ярый, китермәгән булсалар... Әле ерактан ук өй каршына утын аударганлыкларын күргәч, Гәүһәрнең эченә җылы йөгерде: китергәннәр! Өстенә иске сырма гына кигән Зиләнең әнисе дә шунда Зилә аңа каршы йөгереп китте. — Мәрхүм Рәми бабай әйтә торган иде. укытучы фәрештәләр белән сөйләшә дип,— диде Зиләнең әнисе, Гәүһәрне каршы алып,—< валлаһи чын икән. — Булган икән,—диде Гәүһәр, мактауга игътибар итмичә.*—Утыны бик үк яхшы түгел шикелле. Ии, Гәүһәр, биргәннең битенә карамыйлар. Больницабызда да шуның ише генә утын.— Хатын әкрен генә көлеп куйды —Бу укытучы кемең була дип сорыйлар. Кызымның укытучысы дим дә, ышанмыйлар. Син, Гәүһәрем, ул завхозны әллә нишләткәнсең. — Үзенекен бирми лә ул,—диде Гәүһәр. ♦ — Сорарга калган кеше кемнеке икәнен уйламый ииде. Бирсә, рәх- t мәт, бирмәсә.. К Гәүһәр утынны ташыша башлагач, Зиләнең әнисе каршы килде. 5 Кит инде, кит, Гәүһәр, шундый яхшы пальтоңны пычратырсың = Үзем дә ташып бетерәм. Әнә Зилә дә ярдәмгә чыга. Гәүһәр, хатынның ай-ваена карамыйча, юкарак утыннарны Зилә- * вың чанасына төяште, аннары бергәләп чананы тартып киттеләр. Сөйләшә-сөйләшә утынны ташып та бетерделәр. Шуннан киемнәрен каккалап, Гәүһәрне өйгә алып керделәр. Мич яккан, чытырдап яна иде. — Хәзер кайнар күмер белән самовар да куеп җибәрәм, күз ачып йомганчы кайнап чыга,— диде апа, сырмасын сала-сала. — Миңа дип борчылмагыз, апа. Без Зилә белән хәзер генә эчкән идек. — Әллә ни сыем юк, Гәүһәр. Бер стакан чәемне эчсәң, рәхмәт әйтер идем. Зиләм дә борчый инде үзегезне. — Бер дә борчымын. Безнең Зәбирә түти ул яктан ачык күңелле, килгән кешене үз кунагы итеп каршы ала. Апаның кулы кулга йокмый иде. Озын ак яулыгы, чуар күлмәге җилфердәп кенә тора, соры оекбашлары идәндә тавыш тынсыз гына шуалар Өй салкынча иде, тора-бара бераз жылынды. — Шәһәр Советына да бардым,— диде Гәүһәр, кайнар чәен эчә- эчә.— Председатель ачык кына, өзеп кенә әйтмәде әйтүен, болай вәгъдә иткән кебек күренә. Менә майга яна йортта бер бүлмә бирсәләр, тормышыгыз бөтенләй үзгәреп китәр иде. — Рәхмәт ииде сиңа, Гәүһәр, мен рәхмәт. Әле утыны өчен дә бая елап алдым. — Әле әйтмәгән идем, әгәр теләсәгез, иртәгәдән Зилә сәгать дүрткә кадәр интернатта тора башлар. Зилә, ничек, акыллым, телисеңме? — Телим, апа... — Менә инде, бала да бала, ул да бала. Гәүһәр апаларыңа авыр көнеңдә керткән өчен мең рәхмәт әйтергә кирәк. — Рәхмәт,— диде Зилә, әкрен генә. Гәүһәр Зиләләрдән чыкканда инде караңгы төшкән иде. Ул әллә ни эшләмәде дә кебек. Әмма үзалдына булса да елмаясы килә иде. Икенче көнне мәктәптә укытучылар бүлмәсенә кереп барганда Гәүһәр коридорда Зилә белән Акназарны күрде. Алар икесе дә бик шаг, ниндидер бик күңелле нәрсә турында сөйләшәләр иде. Гәүһәрне күргәч, чак кына кызарып, аның белән исәнләштеләр. Гәүһәр бу балаларның дуслыгын күптән белә иде. Бу дуслыкка салкын кул белән кагылырга гына кирәкми. Ихтимал, ул берничә елдан үзениән-ү.зе сүнәр, ихтимал, зур дуслыкка әверелеп китәр. Укытучы, билгеле, сукыр була алмый, ул һәрвакыт күзәтә, чөнки балалар алдында жаваплы. Зилә гүя чәчәк аткай, яңадан аңа ж аклылыгы, өлгерлеге кайткан. Интернатка барып берничә сәгать анда торуына шулай шатланганмы? Гәүһәр өенә бүген шактый сон кайтты, педагогик утырыш булды. Утлар инде кабынган. Бөтен тәрәзәләр яп-якты. Гөлләр арасында кемдер йөренә кебек. Кем булыр икән? Гәүһәр тәрәзәгә якынрак килде. Пыялалар туңган, берни күренми. «Әгъзәм түгелме?> Гәүһәр ишеккә таба ашыга башлавын үзе дә сизмәде. Кинәт ишек ачылды, эчгән хатын-кыз тавышы: ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ — Гәүһәр, бу синме? — дип сорады. — Мин, мин, Зәбирә түти. Бездә кем бар? — Ят кеше түгел инде. Әгъзаметдин хәл белә кергән. Хәзер кайта диядия... Әгьзәм, өс киемен салып, гөлләр арасында арлы-бирле йөренә иде. Бер кулы чалбар кесәсендә. Менә ул ишек тавышына борылды. Ишек төбендә бит очлары кызарган Гәүһәрне күрде. — Кунак бар икән,—диде Гәүһәр, кулын сузып.—Исән-сау кайттыңмы? Кешенең сүзләренә карама, ул сүзләрнең ничек әйтелүе кыйммәт. Гәүһәрнең көләч тавышы ишетелгәч, Әгьзәмнең авыр уйлары гүя юкка чыкты Ул әкрен генә елмайды, Гәүһәрнең сузган кулын кысты. — Зәбирә түти, Әгъзәм ябыкканмы? Янаклары тәмам суырылган. — Авырган шул. — Авырдың? Салкын тидердеңме? — Үтте инде. Үзең исән-сау кайтып җиттеңме? — Мин кайтканга биш былтыр инде. Менә син генә авырып йөрисең. Гәүһәр чишенде. Әгьзәмнең аны бу матур җылы күлмәктән күргәне юк иде, сокланып карады. — Гәүһәр, ашыйбызмы, чәй эчәбезме? — Тукта, Зәбирә түти, кунактан сорыйк. Әгъзәм, ашыйсың киләме, эчәсең киләме? — Мина карама. Син эштән кайткан кеше. — Алай булса, Зәбирә түти, башта ашат, аннары чәй эчәрбез. Кунагыбыз бик тәртипле, хуҗалар җырын гына җырлап тора. Гәүһәр кулларын юды, Әгъзәмне дә чакырды. Бик тәмләп, уен-көлке сүзләр кыстыра-кыстыра, шулпа һәм ит ашадылар. Гәүһәр больницага, шәһәр Советына барулары турында сөйләде, Зиләләрнең кәгазьләрен таптырып өскә чыгарткан, ләкин алар шунда тагын еллар буе ятмагае. — Мин кызыксынырмын,— диде Әгьзәм, Гәүһәрне ярты сүздән аңлап. — Кызыксына күр инде,— диде Зәбирә түти дә — Ятимнәр сөенече мен рәхмәт булып әйләнер. Гәүһәр белән Әгъзәм күзгә-күз карашып алдылар да пырхылдап көлеп җибәрделәр. Бер-берең белән аңлашканга кадәр күңел яшерен җылылыкны тоя. Шул яшерен җылылык булмаса, синең купшы сүзләрең кирәк түгел, чөнки алар җанга рәхәт бирми. — Син миңа бераз үпкәләгәнсеңдер дә инде, мин бит теге вакытта аэродромга озатырга килгән идем, тик мин килеп җиткәндә самолет кузгалган иде инде. Күңелең синең бик төшенке булгандыр, әйеме? — Булгандыр инде,— диде Әгьзәм, елмаеп. Бу кичне алар озак сөйләштеләр, гүя аларның җаннары ачылган- наначыла барды. 5 — Әгъзәм, синең балаларны кыйнаганын вврмы? — дип сорады Гәүһәр. — Балаларны?! — Әйе, нигә болай карыйсың? Соравым гаҗәпме? Көн дә була торган хәлләр турында сорап та тормыйм. — Шулай да соравың бик кискен. Әйтерсең, мин балаларны кыйнарга тиеш Нәкъ элекке хәлфә кебек. — Күрем, күрәм, кыйнаганың бар икән,—дип көлде Гәүһәр. — Каян күрәсең^ рыймы^°Ң ' ГОМеР ДӘ балаларга кул күтәрмәгән кеше болай апты- ’ Эләктем, диде бераздан Әгъзәм, әкрен генә елмаеп.— Дөрес, кыйнавын кыйнамадым, бер баланы якасыннан алып селектем * — Я, я, ничек булды, ни өчен? =. — Монда әллә ни кызык нәрсә юк. Авыл укытучысының көндәлек * практикасыннан бер күренеш. 3 Шулай да сөйлә әле. Югыйсә, укытучының тормышы гел бер i төрле, ул борчылмый да, гарьләнми До, еламый да диярләр. Балалар » бар да коеп куйган кебек, дәресен сорасаң, шартлатып җавап бирәләр, имеш. a Әгъзәм башын селекте дә Гәүһәргә мәгънәле генә итеп карады, s — Бик тәти булып йөрмәгез, үзегезнең дә гөнаһларыгыз бар. дип го әйтмәкче буласыз инде. Мин курыкмыйм. Аннары заманында мине җитәрлек кыйнадылар да. u — Шулай да, Әгъзәм, укытучы логикасына буйсын әле. Тәртип бе- ® лән генә сөйлә. Укытучы булган кеше ләбаса син. — Кечкенә бер төзәтмә белән. Укытучы булганым бар, анысы дө- < рес, ләкин... а — Алданакланасыңмы? Кирәкми, чалмалыишан түгеллегеңне * күрәм. < Әгъзәм рәхәтләнеп беркөлде, аннары сөйлибашлады. =t — Мин авыл мәктәбендә эшли идем. Беркөнне минем класс алтын- “ чы «б» классына каршы сугыша. Бөтен класс, хәтта кызлар да кал- * мый. Мондый хәлдә үзең беләсең, бөтен мәктәп аякка баса, умарта оясы кебек гөжли: групповой сугыш! Җитмәсә, кем сугыша? Үрнәк класс! Ни өчен сугыш чыккан,— анысын яхшылап тикшерү юк, бары* сына шелтә чәпиләр. Билгеле инде, класс җыелышы да, мәктәп җыелышы да, ата-аналар җыелышы да — берсе дә калмый. Ул чакта роно- да бер бик белдекле хатын эшли иде, шул бик тырышты. Мин аңа башта мәсьәләнең төбенә карыйк, нәрсәдән сугыш чыккан, аннары ъәгиҗә ясарбыз, дим. Әле дә онытасым юк, вәкил апа мина шундый итеп карады: син, ди, ничә ел укытасың? Мин әйтәм, икенче ел. Күренеп тора, ди, классыңда групповой сугыш, ә син демагогия сатасың, ди. Синең үзең турында мәсьәләне куярга кирәк, ди. Син мондый чакта яшь укытучының хәлен беләсең, сөйләп торуның кирәге юк. Шулай да мин класс җыелышын җыйдым. Ни өчен сугыш чыкты, сөйләгез, дим балаларга. Моңарчы безнең арада сер булмый торган иде, днм. Берәү дә эндәшми. Бик озак газаплангач кына белдем. Ул көнне мәктәптә пионер сборы булырга тиеш була. Алтынчы «б>дан Әһли исемле бер малайны пионерга алу мәсьәләсе каралырга тиеш. Ул Әһли дигәннәре бер сугыш чукмары, бөтен дәресләрдән артта бара иде. Алтынчы «б»дан берәү дә аңа каршы сөйләми, Әһли барысының котын алган. Алтынчы «а»дан аңа каршы чыгалар Нәтиҗәдә Әһлине пионерга алмыйлар. Сбордан чыкканда, урамда әлеге сугыш. башлана. Алтынчы «а» җыелышта чыгыш ясаган иптәшләрен яклый, Әһлиләргә каршы бер кешедәй булып сугыша. Менә шул. Җыелыштан соң минем күңелем күтәрелеп китте. Үзегез уйлагыз: балалар коллективны яклап сугышалар. Минемчә, алтынчы «а»га шелтә түгел, рәхмәт белдерергә кирәк иде. Ләкин эш шунда бетмәде. Беркадәр вакыттан соң, әлеге шул Әһлине безнең класска күчерәләр. Күрәсең, алтынчы «б»да аңардан туеп беткәннәр. Безнең мәктәптә алтынчы класслар икәү генә, «а» һәм «б». Карыйм, Әһли иң арттагы парта ta ялгыз гына утыра. Пычрак йодрыкларын парта өстенә үк чыгарып салган. Башта тәнәфес вакытларында гел үз классы малайлары янына китә торган иде. Бервакытны мин Әһлинең бәдрәфкә йөргән өчен класстан акча жыйганын ишетәм. Башта шаккаттым, бу эшкә кем батырчылык итәр? Мин Әһлине чакыртып, бу әшәкелек оят түгелме? дип сорадым. Малай минем йөземә карап мәсхәрә белән көлде. Ул үзенә бернәрсә дә булмасын белә, ничә еллар буе аны үгетләгәннәр, мораль укыганнар. Ул бер укытучыдан да курыкмый, аларның сүзен санга сукмый, чөнки болай гына каты сөйләшкән булалар, ә үзләре бернәрсә дә эшләмиләр. Мин малайны үгетләп тормадым, якасыннан алдым да селкә башладым. Күрәсең, каты селеккәнмен, малай куркуыннан елап җибәрде, миннән гафу үтенә башлады, бүтән бервакытта да начарлык эшләмәм, ди. Әлбәттә, соңыннан миңа шактый тиде, ронодагы апа миңа тешен бик кайрап йөрде. Министрлыкка да хәбәр иткәннәр. Анда мәсьәләгә ачыклык керткәннәр, ахрысы, миңа артык бәйләнми башладылар Шуның белән минем сугышуларым да бетте. — Соңыннан син ул Әһлине күрдеңме? — Кыш көне генә күрдем. Казанда Авыл хуҗалыгы институтында укый. — Ул сиңа якасыннан тотып селкүең турында әйтмәдеме соң? — Бәлки әйткәндер дә. Моны мин нинди булса гыйбрәтле вакыйга булганга сөйләмәдем бит, син сораганга гына. — Ә син минем балаларны кыйнавымны күз алдыңа китерәсеңме? — Юк, син андый түгел. — Менә белмәдең шул. Укытучыга тыштан гына карарга ярамый. Тыштан без барыбыз да ал да гөл. Әмма безнең профессия кайчак җилекләреңне суырып бетерә. Әгәр синең үзеңдә шундый четерекле хәл булмаса, мин сиңа сөйләп тә тормас идем. Тыңла. Әле Казанда чакта шундый бер хәл булган иде,—дип, Гәүһәр классындагы мәгълүм вакыйганы сөйли башлады. Үзенең «батырлыгын» артык күперт- мәсә дә, моның бер гаебе дә юк икән, дигән шикелле күмеп тә калдырмады.— Үзең күрәсең, укытучы тормышында еш булмаса да була торган хәл,— диде аннары.— Мин сиңа ул вакыйганы тулысы белән сөйләмәдем, вак детальләре онытылган да инде. Мин, билгеле, үземә нәтиҗәләр дә ясадым. Тик бер яклы гына. Хәер, бу уй минем башыма соңыннан килде, ә ул чакта барысын да дөрес эшләдем шикелле тоелган иде. Тупаслыгым өчен гафу да үтендем. Безнең мәктәпнең директоры Шәриф Гыйльмановнч миңа бер сүз дә әйтмәде. Ихтимал, ул чакта минем тормышымда авыр хәлләр булганга бу мәсьәләне йомып калдыргандыр. Уку елы азагында мин ул мәктәптән киттем. Ләкин соңыннан гел үкенеп йөрдем. Мин — укытучы, теләсә нинди очракта да гасабиланмаска, кулыма ирек бирмәскә тиеш идем... — Хәзер дә шул турыда уйланасыңмы? — Соң, уйланмыйча! Минем тәҗрибәм әллә ни зур түгел бит. Бөртекләп жыйнамасам, ярга чыгарып ташланган балык кебек булачакмын. Мин үткәнне кире кайтарырга да, бигрәк тә кайчандыр эшләгән хатам өчен җәза алып тынычланырга да уйламыйм. Сүз киләчәктә тулы канлы укытучы булу турында бара. Мин шул турыда гына борчылам. — Башта миннән ни өчен сөйләтүең хәзер аңлашыла,— дип көлемсерәде Әгъзәм.— Кимендә, син үзеңә союзник эзләгәнсең. Ә мин шуны да сизмәгәнмен. — Әгәр син барысын ярты сүздән сизсәң, даһи кеше булыр идең. Без үз каңгыбызны сөйләп тә тормас идек, шундый чүп-чар белән даһи кешенең вакытын алалар димени?! Әгъзәм башын артка ташлап көлде: — Син, Гәүһәр, бик шаян да, акыллы да. Әгәр мин ялгышмасам, син үз хатаңнан — әгәр шулай дип әйтергә яраса — күптән нәтиҗә ясал киләсең. Элек мин синең, укытучы буларак, теге-бу адымыңны бик үк төшенеп җиткерми идем. Кояш язга таба борыла инде, көннәр озая, жылыта башлады. Март башларында суык әле бер биетеп алды, гүя кыш яңадан кайтырга, яңадан гайрәт чәчәргә уйлый иде. Мартның урталарында инде көннәр ♦ тәмам сындырды, апрельнең беренче атнасында яшь-жилкенчәк пальтоларын сала башлады. Дөрес, иртә-кичләрен суыграк, кыш тартыша с иде әле, аннары ул, хәлсез карт шикелле, тәмам биреште, һавада көн- 5 дезләрен генә түгел, кичләрен дә жылы жилләр нскәләде. Мондый Н чакта инде кешеләрне, бикләсәң дә, өйдә тота алмыйсын. Былтыр Гәүһәр әллә күрмәдеме, әллә елы шулай идеме, яз монда ♦ гадәттәгечәрәк килде. Баксаң, Кама елгасы буенда яз үзенчәрәк икән, аның әллә никадәр кабатланмый торган яклары бар. Яктылык бермә-бер көчлерәк, эри башлаган кар гажәеп Сер нур белән же.мел- ди, исәпсез-хисапсыз елгачыклар, ерганаклар, Кама якынлыгын сизгәндәй, тыелгысыз гөрлиләр. Кая карама, яз ашкынуы. Бу ашкыну шундый көчле, \лгәнне терелтер кебек. Башта аяк асты бик пычрак иде, су чамасыз күп булыр төсле иде, соңыннан ул ничектер юкка чыкты, сукмаклар әкренләп кибә башлады. Гәүһәрнең дәресләрне тизрәк кырга, болыннарга, елга буйларына чыгарасы килде. Табигать матурлыгын, табигатьнең яңаруын класста сөйләмәссең бит. Илһамланыр өчен киңлек кирәк. Балалар да моны сизәләр, «Гәүһәр апа, кайчан Кама карарга барабыз?» дип шаулашалар «Тиздән, тиздән», дигәч, баскан урыннарында сикерешәләр. Ниһаять, бер көнне алар Кама буена төштеләр... Иа алла, монда нинди матурлык, нинди киңлек! Жәен тар гына булып кала торган коры елга хәзер ничек киңәйгән! Берничә көннән ярларыннан бөтенләй ташып чыгар. Ә Кама! Ул дингез булган бит, аргы як күренми дә. Зур-зур бозлар әнә ничек актарыла! Нинди яшерен көч аларда! Үз-үзеңне онытып, сәгатьләр буе карап утырырсың! Табигатьнең бу стихиясен үлчәрлек куәт бармы икән? Нинди тыныч бит ул кыш көннәрендә, теләсә кемгә өстеннән йөрергә, курыкмыйча, хәвефләнмичә йөрергә рөхсәт итә. Ә хәзер янына барып кара! Ин батыр йөрәкле ир дә артка чигенер. Ә жәй көне балалар да аның ярларында колач салып йөзәрләр, уйнарлар, көймәләр, пароходлар, теплоходлар салмак кына йөзәрләр Вакыт! Хәтта елгаларны да котырта, шаштыра. Әнә кара, су һаман арта бара. Иртәгә инде бүген кешеләр басып торган жирләрне дә су басып китәр. Күзеңне йомсаң, хәтта туфан булыр сыман! Гәүһәрнең табигать белән күзгә-күз карап торуы күпмегә сузылгандыр, әйтүе кыен. Бәлки берничә минут, бәлки бераз артыграк булгандыр. Мөмкинлеге булса* табигать белән озаграк та серләшер иде. Ул табигатьнең башкаларга мәгълүм булмаган бик күп якларын күрә, әгәр кирәк булса, алар ту рында сөйли дә ала Укучылары өчен Гәүһәр күп белә, күп белергә тиеш тә, чөнки ул укытучы. Сөйләгәндә ул балалар аңлардаен гына сөйли. Аннары кызык итеп сөйли. 1 абигать серләре балаларны мавыктыра. Әнә кояш жылытканга үләннәр ничек баш калкыткан, әнә чылтырап аккан су туфракка яшәү азыгы бирә, әнә кошлар ничек рәхәтләнеп һавада очалар, әнә беренче бөжәкләр туфракта мәш киләләр. Гажәеп серле дә, гажәеп гади дә хәл бу. — Гәүһәр апа, Каманы бугач. бездә ташу булырмы? — Гәүһәр апа, жәй көне дә Камада шулай боз аксын иде. Без гел карарга килер идек. — Әй, тиле! Жәй көне Камада боз акса, без кайда коеныр идек. Мондый сәер сораулары өчен балаларга ачуланырга ярамый. Бик жнтди итеп, бик төгәл итеп аларга жавап бир. Гәүһәр моны белә, сдбырлыгын җуймыйча, шул ук вакытта үзе дә ничектер бала сымаг* ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ рак булып, аларга аңлата. Ихтимал, өлкәннәргә бу сәер тоела торгандыр. бу турыда әдәбиятта да әллә ни юк шикелле. Балаларның һәрберсе үзенә күрә кабатланмас бер дөнья ача бара бит. Тик, кызганычка каршы, алар моны гомумиләштермиләр, соңыннан болар эзсез югала Тагын шунысы кызык, моның югалуын берәү дә белми, ачканда исә яна бер дөнья ача кебек. Алар Кама ярыннан кайтып кергәндә, кояш тагы да җылыта төшкән иде. Балалар беркадәр арыганнар, ләкин бераз ял иткәч, тагын көчләре кайтачак. Өйләре якын булганнарны Гәүһәр кайтара торды, өйләре югары якта булганнарны мәктәпкә кадәр алып барды. Ул үзендә эчке бер канәгатьлек тойды. Ниндидер бер бик яхшы эш эшләде шикелле. Күңеле күтәрелеп китте. Шул күтәренке күңел белән ул мәктәпкә керде, шул күтәренке күңел белән өенә кайтты . Өй эче бик ямьле, гөлләр барысы да кояшка борылганнар. Күбесе шау чәчәктә. Ниндиләре генә юк ул чәчәкләрнең^ак, зәнгәр, кызыл, алсулары, энже бөртекләре кебек ваклары, төймә-төймәләре, бала йодрыгы хәтле зупзурлары да бар. Күбесенә Зәбирә түти терәкләр ясап куйган. Гөл сабагы нечкә бит, авыр чалмаларын күтәрә алмыйча бөгелеп төшәләр. Чәй эчеп, Гәүһәр китапларын гына карый башлаган иде, Зилә белән аның әнисе килделәр. Шатлыклары эчләренә сыймый. Монысы сүз катмас борын ук күренә. — Эштән кайттым да. шатлыгыбызны сиңа әйтергә йөгердек, Гәүһәр. Ялган булмастыр инде. Эштән чакырып алып әйттеләр. Әнә теге югары яктагы яңа йорттан бер бүлмә бирәбез, диделәр. Кухнясы да бар. имеш.— Зиләнең әнисе күз яшьләрен сөртә башлады. Аңа карап Гәүһәрнең дә күзләре томанланды. Тик Зилә генә зурларның шатланасы, биисе урында елап утыруларына исе китеп торды. Аның каравы, Зәбирә түти кереп, эшнең нәрсәдә икәнен белгәч: — Бәрәч, шуңа елашып утырасызмы? — диде.— Валлаһи, урамга чыгып кычкырасы урында ела, имеш! Сон. кай җирдән бирәбез диләр? — Шул инде, югары якта, Зәбирә апа. Теге тиле хатынныкы төсле, шатлыктан яшь ага инде. — Менә бик яхшы булган. Үзебезнең советски влач. Картың, мәрхүм, төзелеш кешесе иде. Сезгә дә бирмәгәч, кемгә бирсеннәр. — Безнең шикеллеләр күп бит ул, Зәбирә апа Менә Гәүһәргә рәхмәт. Ул булмаса, безнең кәгазьләр бәлки озак ятар иде әле... — Юк, апа, алай ук димәгез. Зәбирә түти, чәй куеп җибәр булмаса. — Юк, юк, зинһар, мәшәкатьләнмәгез. Без шатлыгыбызны гына әйтергә дип килдек. Рәхмәт инде, Гәүһәр. Теләгәнеңне ходай бирсен. Син дә. Зәбирә апа. сау булып тор. Зиләләр киткәч, Зәбирә түти тәрәзәдән карап торды да: — Кешенең шатлыгын күрсәң, үзең сөенгән төсле буласың,— диде. Икенче көнне иртүк мәктәп тәрәзәләрен каерып ачып җибәргәннәр иде. Коридордагы гөлләрнең чәчәкләре тәмам ачылган. Балаларның шат тавышлары бөтен мәктәп буенда яңгырый, гүя язны сәламлиләр иде. Укытучылар бүлмәсенә узып барган Гәүһәр кинәт туктады. Мәктәптә түгел, кайдадыр урамда шундый ачык, шундый саф булып бала көлүе ишетелә. Чү, Зилә түгелме соң бу? Балалар арасында ул гына шулай тирәякны яңгыратып эчкерсез көлә шикелле? Сонгы вакытларда Гәүһәр Зиләне туктаусыз күзәтте. Кызык икән ул бала күңеле. Зәбирә апа белән Гәүһәр Зиләгә бөтен шартларны булдырырга тырышканнар иде кебек. Мәктәптән кайтуга ашарына дисеңме, җылы бүлмә дисеңме, ачык чырай дисеңме—бар да бар, әба- ла моңаеп утыра, сәгатькә карый-карый әнисенең эштән кайту вакытын көтә, ул кайткач, җан-фәрманга өйгә чаба. Ә соңыннан нинди зур теләк белән интернатка китте. Аңа г\я тамагына да кирәкми Ниһаять, көннәр җылыткач, интернатка да бармый башлады Портфелен куеп, икмәк кисәге ала да ишек алдына, ура.мга чыга. «Әле һаман ♦ куркасыңмы?» дип сорасалар, «куркам» дип бер сүз белән генә җавап х , бирә. Дөрес, интернатка торып торырга күчкәннән бирле ул шат күк нелле балага әверелде. Әмма бүгенге кебек бу кадәр чыркылдап көл- 5 ми иде. Укытучыга моннан да зуррак сөенечнең булуы мөмкинме?! Э Кешенең шатлыгына да, кайгысына да кинәттән бәреп керергә ® ярамавын Гәүһәр белә. Балаларны күргәч, нидер исенә төшкән кебек. ♦ кырт борылып китеп барды. Коридорның икенче башында, аулакта, ике кулы белән ике яңагын кысып тотты. Кинәт ана әллә нәрсә генә булды кебек. Ниндидер зур, бик зур бәхет биләп алды аны. Тик аны башкаларга сөйләп кенә булмый, кешеләргә белдерсәң, челпәрәмә килер төсле. — Гәүһәр, ни булды? Күзләрен ачса, каршысында Әгьзәм басып тора иде. Ул Гәүһәрне ерактан ук күргән, ахрысы, борчылуы йөзенә чыккан иде. Гәүһәр, кулларын яңакларыннан алмыйча, бер секунд басып тор ды, аннары әкрен генә елмайды — Юк, бернәрсә дә булмады. Әнә ишетәсеңме? Ерактан, бар тавышларны күмеп, бала көлүе генә ишетелә иде. Әгьзәм аңламады. Ул сәерсенеп бер тавышка колак салды, бер Гәүһәргә карады. — Бала көлә, бала. Бу — ул, Әгьзәм, ул!.. 7 Яз уйный диләр. Апрель башларында көннәр бик җылы булса да, ай азагына таба шундый салкынайтып алды, кешеләр яңадан кышкы киемнәрен чыгардылар. Кар да яуды, инде яшелләнә, бөреләнә башлаган үләннәр, агачлар яңадан йомылдылар, гөрләвекләр бөтенләй ишетелми башлады. Урамнардагы кешеләр йөгереп-атлап кына узалар, йөзләре көлсыман, каралган, боеккан. Аяк асты яңадан чамасыз пычранды, озын кунычлы резин ботылар булмаса, эшен тәмам харап. Машиналар таш җәйгән үзәк урамнарда гына йөри, башка җирләргә борылсалар, чыга алмаслык баталар Белмәссең, әллә кар, әллә яңгыр сибәли. Яз түгел, кара көз килгән сыман. Ниһаять, тагын яхшы ук җылытып җибәрде. Кешеләр әле язга бик үк ышанып бетмәде, кыш яңадан калдык-постык суыкларын, кырып- себереп, җиһанга куып чыгарыр төсле тоелды. Тик яшь-жилбәзәк кенә, калтыранса да, язгы юка киемнәрен кигән. Ахыр килеп, кояш аларны кызганды кебек, көн урталарында яхшы ук кыздыра башлады, кышкы киемнәрнең бөтенләй кирәге бетте. Гәүһәр белән Миләүшә мәктәптән бергә чыктылар. Башта бер көтү мәктәп балалары, алардан аерылырга теләмичә, шаулаша-шаулаша бергә кайттылар. Гәүһәрләр тыкрыгы башында алар инде таралып беттеләр. — Нәкъ чебиләр кебек. Тәмам янына ияләштереп беткәнсең үзләрен,— диде Миләүшә, елмаеп. Элек ул мондый чакларда тавышланып көлә торган иде. Хәзер күр, елмая гына, елмаюында да ниндидер моңсулык бар шикелле. Гәүһәр Миләүшәдәге бу кадәр үзгәрешкә башта гаҗәпләнде, аннары аның ана булырга җыенуын уйлап, ана хөрмәт белән карады. Ул үзе тормышта ничә ел булып та бу бәхетне татымады Башта, беренче елда, кибетләрдә бала киемнәренә күз салгалап йөрде, йөрәгендә аңлашылып га бетми торган кузгалышлар булды, ГАБДРАХМЛН ӘПСӘЛӘМ ОН соңыннан барысы да онытылды, күрәсең, бу бәхетнең аңа түгеллеген аңлады. Менә хәзер дә, Миләүшәнең сагышлы шатлыгын күргәндә дә аның яшерен йөрәк тибешен сизмәде. — Бөтен куанычың шул булгач, нишлисең,— диде, үзенең бераз хәйләләвеннән чак кына кызарып —Менә сиңа карап, Миләүшә, шатланам, чын менә! Син тиздән бәгырь алмаңны күтәреп йөртәчәксең. — Белмим,—диде Миләүшә, әкрен генә.—Нигәдер бик куркам. Вилдан белән сөйләшәбез. Ул мине юата да... Өйдә, кайчан, тиле хатын кебек, гел бер җырны җырлап йөрим. Элек нинди җыр икәнендә белми торган идем, соңыннан бер көнне Вилдан жырлап күрсәткәч кенә белдем. «Әлли-бәлли» икән ул.—Миләүшә оялып кына көлеп җибәрде — Мондый чакта кеше бераз юләрләнә дисәм, арттырып җибәрү булыр, һәрхәлдә, шактый сәерләнә икән. Аларның авыз тутырып бер сөйләшәселәре дә килә иде. Хатын- кызның азмыни сүзе Бигрәк тә ана булырга җыенучының. Дөрес, Гәү* һәрнең бу өлкәдә тәҗрибәсе юк, ләкин тормышта ул күбрәк күргән, холкы да утыра төшкән. Ә Миләүшә нәкъ шуңа мохтаҗ да. Гәүһәр .Миләүшәне өенә чакырды, бераз серләшеп утырырбыз, диде. Миләүшә мөмкин булса, автобуска кадәр генә озат, диде. Озак кайтмасам. Вилдан да бик борчыла, бер-бер хәл булмадымы дип, хәзер артымнан килеп җитә. диде. Миләүшәнең әкрен генә көлүе иреннән бик канәгать булуын күрсәтә иде Гомумән. Вилдан бик яхшы икән. Акыллы да. Кичә Бибинур апа ана бер эш кушкан. Ана теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсем апа укулар беткәч тә пенсиягә китә икән. Укулар бетәсе көннәрдә мәктәптә аңа багышланган бик зур кичә буласы Шул кичәдә Вилдан Гөлсем апа турында доклад ясарга тиеш икән. Вилдан үзе дә кайчандыр Гөлсем апаның яраткан шәкерте булганга, бу эшкә аңардан да кулай кеше табылмаган. Вилдан хәзер бөтен буш вакытын шул докладка әзерләнүгә бирә икән. Шуннан соң Миләүшә, сер әйткән шикелле, Гөлсем апаның классларын Гәүһәргә әзерләүләрен сөйләде. Бибинур апаның шулай еракка карап эш итүе Гәүһәрне бик сөендерде. Әмма җавабы тыйнак иде: — Минем бит әле, Миләүшә, имтиханнарым бар,—диде, тирән көрсенеп.— Болай, үземчә хәзерләнгән булам да, күңел тынычсызлана. — Имтиханнар бирү җиңел эш түгел. Моны безнең һәрберебез белә,— диде Миләүшә, юлда корырак урыннарны сайлый-сайлый,— тик син башыңны имә. Син имтиханнарны яхшы бирәсең ич. Бу юлы да сынатмассың. Инде мондагы эшеңә килсәк, Гөлсем апа — минем бик яхшы танышым Мин аның белән сөйләшермен Ул сина ярдәмен кызганмас. — Рәхмәт,—диде Гәүһәр —Мин үзем Гөлсем апа белән әллә ни таныш түгел. — Минем таныш булуым җитәр,—дип елмайды Миләүшә,—Менә Әгъзәм абый белән араларыгыз ничек? Бер көнне икегезне урамда к\ргәч. Вилдан белән сөенеп киттек әле. Сез чын менә, берегез өчен берегез тугансыз кебек. — Юк. Миләүшә, сез хискә биреләсез... — И инде. Гәүһәр апа, бик акыллы булып, актык миллиметрына кадәр үлчәп кыланмагыз. Мәхәббәттә бераз тилерәк булганың яхшы. Без менә Вилдан белән шулай идек. Гәүһәрнең көләсе килсә дә, ул бик җитди иде. — Сез башка ул. Миләүшә Миннән инде әүвәлге юләрлекләр очкан Мин теләсәм дә алай була алмыйм. Әгьзәмне начар димим, ләкин без . гомумән, сөйләшүдән узган кешеләр түгел. Сөйләшәбез дә аерылабыз. — И-и-и. Сезнең турыда инде... — Юк, Миләүшә. Кеше кешенең күңел эченә керми. — Минемчә, монда эчкә керәсе калмаган. Бер көнне минем Вил дан Әгьзәм абыйларның өенә кагылган булган. Әгъзәм абыйларда укытучылар булгалый икән. Шул Вилдан әйтә: Әгьзәм абыйның язу ♦ өстәлендә I әүһәр апаның менә дигән рәсеме тора, ди. Үзе, ди, һаман, х һаман шул рәсемгә^ карапкарап ала, ди. Ул әйтми генә, ди, Вилдан к әйтә, Әгьзәм абый Гәүһәр апаны бик ярата, ди. § Автобус әле күренми. Миләүшә белән Гәүһәр тукталышка күптән 3 килеп җиткән булсалар да, яннарыннан бер машина да узганы юк. к Хәер, яшь хатыннар моны сизмиләр дә. Тик кайчагында Гәүһәр генә ♦ Миләүшәгә авыр була күрмәгәе дип борчыла. Ичмасам, урындык-фә- лән дә юк. — Белмим,— диде аннары Гәүһәр, өзелгән сүзне ялгап,— без бит тустаганның ачысын тутырып эчкән кешеләр. Яшьлекнең беренче мәхәббәте, бер-береңә бетмәс-төкәнмәс ышанулары да, бергә булгач, бөтенесе ал да гөл булыр дип киләчәкне хуш итеп күз алдына китерүләр дә очкан инде. Яшьлегемә бик теләп кайтыр идем дә, вакыты үткәч, булмый икән, Миләүшә. — Ярый, әллә нәрсәләр уйлап башыңны әйләндермә. Әнә безнең автобус та килә. Укуыңны тәмамлагач, кая булса барырга булдыгызмы? Путевкаларга заказ биргәнсездер инде? Без менә беркая да бара алмабыз инде. Кечкенә әле тумаган, ә дөньяга үз таләпләрен куя. Миләүшә, бер сагышланып, бер шатланып сөйләде. Гәүһәр моны бик ачык сизде. Миләүшә белән бик җылы саубуллашып, аны автобуска утыртып җибәргәч, Гәүһәр кул болгап, озатып калды. Аннары тирә-ягына каранды: кая барырга? Кайтыргамы? Юк, үзәк ун-унбиш минутлык кына юл булса да, монда гел килеп булмый бит. Форсаттан файдаланып калырга кирәк. Китап кибете якында гына. Гәүһәрнең күдтән кергәне юк. Кибетне шушы арада гына ремонтлаганнар, бөтенләй иркенәеп киткән, нәкъ зур шәһәрдәгечә булган. Барысы да күренеп тора. Гәүһәр күргәзмәгә куелган китапларны карап чыкты да күңеленә ошаган бер шигырь китабы, бер роман сатып алды. Элек аңа «китап жене» кагылган иде. Казанда кайда яна китап күрсә, шунда сатып ала иде. Яшел Ярга килгәч, ул китап алмаска тырышты, күңеле утырып җитмәгән, тагын барысын ташлап калдырырга туры килмәгәе, дип уйлады. Быел, бигрәк тә кышкы каникулдан соң, ул ничектер төпләнде кебек Һәрхәлдә, моннан тиз генә китәргә уйламый шикелле. Үз-үзенә ачык кына әйтмәсә дә, әкренләп тормышны яңабаштан корырга кереште, кибетләргә чыккалады, күңеленә ошаган теге-бу әйберне сатып алды. 8 Әле моннан бер атна элек балаларга: шимбә көн тимер-томыр җыярга чыгабыз, дип әйтелгән иде. Шуннан соң классны бишәр-бишәр итеп төркемнәргә бүлделәр, һәр төркемнең үзләреннән башлыклары билгеләнде. Тимер-томыр хәзер һәр җирдә аунап ятмый, балалар алдан күз сала торырга тиеш, кем кайда күрә, онытмасын, утын сарайларында бәлки искедән калган ватык тимер караватлар, тимер әйберләр бардыр. Өлкәннәр белән сөйләшергә, алар ярдәм итәр. Өлкәннәр белән сөйләшүгә Гәүһәр аеруча басым ясады, чөнки балаларның күбесе әле кайда нәрсә ятканын белми дә бит. Гәүһәр балаларга урамнардагы яна машиналарны, Камадагы яңа пароходларны күрсәтте. Мвнә шундый машиналар күбрәк булсын өчен, безгә тимер-томыр кирәк, диде. ' «К. У.» м 8 ГАБДРАХМАН ОПСӘЛӘМОВ 97 Шимбә якынлашканда барысы да кат-кат сөйләнгән иде кебек. Гәүһәр балаларга сиздерми генә борчылды да. «Укытучы әйтте...», «Укытучы кушты дигән сүзләр генә хәзер балаларга аз бит. Хәзер бала гаҗәп күп белә, бөтен планета тормышы аның күз алдында: һәр өндә радио, телевизор бар. Тик өлкәннәр һәр җирдә... бер төсле сөйләмиләр. Кайсыберләренең шул ук тимер-томыр җыюдан да көлүләре мөмкин, хәтта: «Ярар, синнән башка да җыярлар әле, аларның бүтән эшләре юк!» дип кычкырулары бар. Балаларны, бер сәгатьтән жыелырга кушып, кайтарып җибәрделәр. Гәүһәр тагын бер мәртәбә класс эчен күзәтеп чыкты. Стенада яңа рәсемнәр. Уртада «Ленин Кремльдә өмәдә» рәсеменең репродукциясе. Балалар аның алдында бик озак туктап торганнар иде. Мәктәп ишек алдында, биек мачта башында, дружина байрагы җилферди. Мәктәп радиосы «һәрвакыт булсын кояшэны җырлый. Бераздан балалар җыела да башлады. Гәүһәрне беренче шатландырганы шул булды: аның классындагы балалар барысы да килгәннәр. — Бригадирлар,—диде Гәүһәр.— Хәзер эшкә керешегез. Кая барырга кирәген беләсезме? — Беләбез! — Мин монда булачакмын. Тагын бер мәртәбә әйтәм: төзелешләр» гә кереп, эшкә яраклы бернәрсә дә алмаска. Соңгы елларда аяк астында аунаган тимер-томырларны балалар жыярга өлгергәннәр иде инде. Ләкин алар һич уйламаган җирдән янадан-яңаларын табалар. Тутыгып, күтәреп беткән төрле тимер кисәкләрен каян гына казып чыгармыйлар. Гәүһәр күбрәк алып кайткан бригадаларны мактады. Барысын балалар белән бергә үлчәде, язды. Ә яңадан-яңа балалар тимер-томыр кисәкләрен кайсы сөйрәп, кайсы кечкенә арбаларга салып мәктәпкә китерә тордылар. Акназарлар каяндыр ике тәгәрмәчле арба алганнар да шуңа шактый зур машина кисәге салганнар. Гәүһәр исе китеп: — Каян алдыгыз моны, ничек арбага күтәреп салдыгыз? — диде. — Ул чокырда әллә кайчаннан ята инде. Туфрак белән күмеле!'1 беткән иде. Тимер көрәкләр белән казыдык. Аннары бер шофер абьГ' чылбыр белән бәйләп, юлга чыгарышты, бергәләшеп арбага куйдык. Балалар кызарышканнар, яңаклары ут булып яна. үзләре чиксез канәгать иде. Үлчәүгә куйгач, барысыныкыннан күбрәк тартты. — Эттә генәсе! — диде завхоз.— Младец, егетләр һәм кызлар! Гәүһәр бүген эштән бик канәгать булып кайтты. Бөек бәйрәм алдыннан өмәнең яхшы үтүе, андый-мондый начар хәлләр булмавы шатландырды. Алтынчы класс балалары гына күршедәге төзелеш мәйданына кереп труба «чәлдергәннәр». Аннан бер абый килеп бик яман тавыш куптарды. Шундый хәл була калса, оятыңнан керер тишек тапмассың. Өмә тиздән булачак бөек бәйрәмнең бер пункты иде. Дүшәмбедән башлап чынлап торып бәйрәмгә әзерләнүгә тотынырга мөмкин. Гәүһәрне бәйрәм комиссиясенә керткәннәр. Гәүһәр юынган арада да, өстәл янына утырып, тамагын туйдырганда да Зәбирә түти дәшмәде, ашарга утырмады, нигәдер ашыйсым килми, дигән булды. Гәүһәр рәхмәт әйтеп урыныннан торды да Зәбирә түтине муеныннан кочып: — Урамда шундый күңелле, һавадан бәйрәм исе аңкый, ә син шундый чакта ут йоткан кебек йөрисең. Ни булды. Зәбирә түти? Әйт тә бир, мине дә хафалама, үзең дә кара көймә. Кешеләр шатлыкларын да, кайгыларын да бергә-бергә күтәрә дисең бит. — һаң, Гәүһәрем, шундый шатлыклы көннәреңдә әйтәсем дә кил- мәгән иде, күрәсең, бөтен кешегә дә шатлык берьюлы килми. Талия авырый бит. — Талия!? — Нигә шулхәтле гаҗәпләнәсең? Без бер урам кешеләре ләбаса. Яхшысы, яманы — барысы бергә. — Ул каядыр киткән дип сөйләгәннәр иде бит. * — Өч аймы, өч ай ярыммы кайдадыр Урта Азия ягында йөргән, i Шунда ниндидер яман бер зәхмәткә туры килгән. Дүшәнбедә дә. Казанда да докторларга күрендем, ди, бер файдасы булмады, ди. Сары g яфрак кебек кипкән, мескен, таный да алмый тордым. — Син аларга кергән идеңмени? — Өйдәше килеп чакырды. Ул чакырмаса, белмәгән дә булыр идем Акназарын бик күрәсе килә. Теленнән дә төшерми. — Интернат ерак түгел бит. Чакыртырга иде. — Чакырткан, килми, ди. — Ул чагында үзенә үпкәләсен, Зәбирә түти. Яхшы анадан бала китми. Колониягә озатырга кирәк ул разбойникны, дип үземә әйткәне бар. — Ачуы килгәндә әйткәндер инде. Әйткән сүзенең ахырын уйламады. Бер үк, Гәүһәрем, актык көннәрендә кешеләр бәгырьсезләр дип рәнҗи күрмәсен. Берәү дә бу дөньяга мәнгегә килми — Зәбирә түти, мин сине аңлап бетермим. Шулай бик каты авырыймыни? — Каты дип кенә әйтү аз, Гәүһәрем. Әжәл түшәгендә. — Алайса врачларга әйтергә кирәк, больницага салсыннар — Әйткәннәр инде. Ничә килеп караганнар. Больницага барырга үзе теләми. Үз өемдә үләм, ди. Гәүһәрнең Талиягә бөтенләй хөрмәте юк. бу аның һәр сүзеннән сизелеп тора иде. Зәбирә түти беркадәр вакыт эндәшмәде. Аннары әрнеп әйтте: — Укытучыларны да әйтер идем инде Сез мәңге дөрес, мәңге хата сүзләр белән генә эш итәсез, ахры Җитмәсә, үзегез югары мәктәп •етергәнсез. Талия, яхшы.мы, яманмы, шәкертегезнең әнисе. Үлеп китә, нишләрсез? Бала бит үскәч сездән сорар, нигә үләр сәгатендә шемне күрсәтмәдегез, дияр. Ул әнисенә гел ачулы булмас t Гәүһәр урыныннан торды. Мәктәпкә барырга вакыт иде. Ул сүзсез генә киенә башлады. Аннары әллә Зәбирә түтине, әллә Талияне кызганып: •— Узышлый кереп чыгармын. Син, Зәбирә түти, зинһар, борчылма,— диде. — Шулай итә күр, Гәүһәр Ярамаган эшләре күп булса да кеше бит... Әле урамда чакта да, Талияләрнең капкасын ачканда да Гәүһәрнең күңелендә кызгану хисе юк иде. Ул Талиядән әрләү сүзләре ишетергә әзерләнде. Чама белән җавапларын да уйлады. Әлбәттә, Гәүһәр тупас сүз әйтмәс, шул ук вакытта укытучы дәрәҗәсен дә саклар. Гәүһәр өйгә керде. Сөлгеләр белән бизәлгән олы бүлмә. Янда бер тәрәзәле тагын бер кечерәк кенә бүлмә Бу бүлмәгә Гәүһәрнең элек кергәне юк иде. Караватта Талия ята. Аны күргәч, Гәүһәр бер адым артка чикте, үзе белән бүлмәгә кергән карчыкка карады. Карчык хәсрәтле кыяфәт белән башын селкеп алды. Сүз әйтү кирәкми иде. — Әби, Акназарым килдеме? — диде Талия, йомган күзләрен ачмыйча Тавышы бик зәгыйфь, бик хәлсез ишетелде. — Юк. бу Акназарның укытучысы килгән. Таныйсыңмы аны? — Укытучы...— Талия берничә мәртәбә авыр сулыш алды, күзләрен ачмады. — Талия, хәлең ничек? — дип сорады Гәүһәр. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМOB — Сез... хәлем... Акназарым да килдеме? — Хәзер чакыртырмын. — Күрәсем килә... Әнисенә... Уф. янам! Су бирегез, су! Гәүһәр аптырап карчыкка карады Карчык тастымалны тәрәзә төбендәге суга чылатып Талиянең маңгаена куйды. Бераздан Талия тирән сулыш алаала тынды. Ул тагы да кечерәебрәк калды шикелле. — Доктор чакыртканыгыз бармы сон? — диде Гәүһәр әбигә. — Чакырттык, килеп тә карадылар. Дару да бирделәр. Файдасы гына юк. Син, кызым, Акназарын чакыртсаң иде. Дөнья хәлен белеп булмый бит. Гәүһәр урамга чыкты. Хәзер ул Зәбирә түтинең хәлен аңлый иде. Үзе дә тирән итеп көрсенеп куйды. Әле кайчан гына Талия сау-сәламәт иде. менә. Зәбирә түти әйтмешли, әҗәл түшәгендә ята инде. Соңыннан Талиягә әйтәсе сүзләр дә булыр әле. аның барлык адымнарын. барлык эшләрен акламаслар, әмма хәзер... бары тик кызгану хисе һәм. мөмкин булса, аңа ярдәм итү теләге генә өскә чыккан. Гәүһәр йөгерә-йөгерә мәктәпкә ашыкты, туп-туры Бибинур янына керде. Талиянең хәлен сөйләп бирде. Бибинур шунда ук урыныннан торды, аннары алар интернатка киттеләр. Башта Акназар әнисе турында ишетергә дә теләмәде, күрәсең, аны яңадан әнисе янына кайтаралар дип уйлап, мин аның янында барыбер тормыйм, диде. — Без сине аның янына кайтармыйбыз, Акназар. Ул авырый, аның хәлен барып белергә кирәк. Гәүһәр апаң әниең янында булган, ул сине күрергә тели. — Мин ана кирәк түгел, Дүшәнбегә киткәндә мине чакырмады ич. Бибинур белән Гәүһәр ике яклап үгетләделәр. Җиһан да килеп кушылды. Ахырда малай җиңелде. Бераздан алар өчәүләп урамга чыктылар. Гаҗәп, урамда музыка уйный, бөтен җирдә яшәү тантана итә. Шул ук вакытта Талия үлем түшәгендә ята. Гәүһәр дә. Бибинур да шулай уйладылар, тик Акназар гына үлемне күз алдына китерә алмый иде. Ул укытучылары әйткәнгә генә әнисе янына бара. Анда бераз торыр да күңелле интернатка кайтыр. Алар бәйрәмгә бүлмәләрне бизиләр. Гәүһәр Акназарны кулыннан тотты һәм алар өчәүләп өйгә керделәр. Кечкенә бүлмәгә уздылар. Талия һаман күзләрен йомыл ята. Аяк тавышлары ишетелгәч, керфекләре калтырап китте. — Улым... Гәүһәр баланы әнисенә таба этәреп. — Талия, менә биредә ул,— диде. Бала инстинкт белән артка чигенде, әнисенең күкрәгенә капланмады. Ул аңа сәерсенеп карап торды, бу аның әнисеме? — Кая?—Талия әкрен генә кулын кыймылдатты, күзләреннән ике бөртек яшь чыгып, ябык яңаклары буйлап тәгәрәде. Укытучылар сүзсез үгетли торгач, бала әнисенең кулын тотты, аннары үзе дә сизмәстән аның күкрәгенә капланды. Талия күзләрен ачмады. тик сулышы гына ешайды. Бераздан аның сулышы тәмам тукталды. Бибинур апа белән Гәүһәр урыннарыннан тордылар. Карчык калтыранган кулларын сүзсез генә кыймылдатып торган иреннәре янына китерде... 9 Бәйрәм араларында көннәр дә бик җылы торганга, Яшел Ярга Хәйбүш бабай килде. Өстенә җылы бишмәт, башына киез ак эшләпә, аягына резин галош белән киез итек кигән Хәйбүш бабай, кулындагы тамыр таякка таянып, Гәүһәрләр өенә озак кына карап торды да: — Борынгы авыл өендә яшиләр икән,— диде. Моны ул әллә би тәрләп, әллә яхшыга юрап әйтте инде, карт кешенең бик үк белеп бетермәссең, — Хәйбүш бабай, исәнлек-саулыкмы? Гәүһәр карт белән ике куллап күреште. — Ә. килен, саумы, сәламәтме?—диде карт, Гәүһәр белән Әгъ- ф зәмнен, елмаешып, күзгә-күз карауларын сизмичә.— Менә сине дә а күрер көн бар икән. Тамаша. ® — Хәл белә килгән өчен бик зур рәхмәт, Хәйбүш бабай. Әйдүк, өй- § гә керегез. Тирләгәнсездер дә. 3 Гәүһәр белән Әгъзәм, бабайны икесе ике яктан култыклап, өйгә к алып керделәр. Аларны бик ачык чырай белән Зәбирә түти каршы ♦ алды. Исәнлексаулык сорашты. Хәйбүш бабай нечкә мыегын, кечкенә ак сакалын сыпырып, дога кылды да әкрен генә елмаеп куйды: — Кем. Зәбирә, мактанырга урын калмаган инде. Егерме-утыз ел элек булса, бабаңның дәрманы бар иде әле Мине Стахеев абзаң өрмәгән җиргә утыртмады. Сез инде, яшьләр, Стахеевны белми дә торгансыздыр. Камада шундый бер миллионер бар иде Алабугада тора иде. Яр буенда менә дигән таш пулатлары. Бөтен Кама буеның ашлыгы ана агылып торды. Вяткадан да, Агыйделдән дә. Кама белән Иделдән дә. Мин бер гади крушник кына, ә бай минем белән исәнләшер өчен кул бирә. Сизә иде ул, шельма, миндә нинди көч барын. — Стахеев. бабай, егерме-утыз ел гына элек булмаган, ул революциягә кадәр яшәгән. — Мин яшәмәгән димме? Яшәгән шул. Син менә. Әгъзаметдин. Алабуга янында Пәри шәһәрен күргәнең бармы? Шайтаннар аны бер төн эчендә салганнар, ди. Әтәчләр кычкырмаса, алар аны салып бетерә торган булганнар, әтәчләр кычкырган.. Зәбирә түти белән Гәүһәр табын әзерләделәр, кайнар пәрәмәчләр китереп куйдылар. — Хәйбүш бабай, якынрак утыр әле. Менә шулай. Зәбирә түти, катык та бар түгелме? — Бар. бар. Гәүһәр. Кар базына, бераз суынсын дип. төшереп куйган идем Хәзер китерәм. Бу вакытта .Хәйбүш бабай бишмәтен, киез эшләпәсен салган иде. Эшләпәсе астында ялпак түбәтәе бар икән. Бишмәте астыннан мех эчле җиңсез тән җылыткыч кигән иде. Өй шактый эссе булса да. карт күнеккән киемен салырга теләмәде. — Тыштан өегез минем шикелле генә булса да.— диде ул, бераз дәшми торгач,— эчтән бик иркен икән. Нәкъ бакча төсле. — Я инде, бабай, сүз белән генә мавыкмагыз. Пәрәмәчтән җитешегез. Менә катык та бар — Рәхмәт, рәхмәт, кем, Зәбирә. Менә Гәүһәр киленне күрдем, күңелем тынычланды. Карт кеше, үзең беләсең инде, юк нәрсәдән бор- чылучан була. — Борчылырга кирәкми. Хәйбүш бабай. Безгә берни булмас. — Анысы шулай да. Гәүһәр килен, күңел бар бит. Яшь чакта ис- кә-акылга килми торган нәрсәләр, картайгач, сыгып салалар Пәрәмәчегез бик тәмле икән, тагын берне ашамын булмас. Тамаша. — Туйганчы ашагыз, бабай. Менә чәйдән дә җитешегез. Әгъзәм, син нәрсә карап торасың? Сөйләшмисен дә, ашамыйсың да, эчмисең дә. Әгъзәм көлемсерәде. _ , — Мин шундый сәгатьләр күбрәк булсын иде дип телим. Гәүһәр. Сөйләшү, ашау-эчү качмый ул Гәүһәрнең йөзенә жиңелчл кызыллык йөгерде, ихтыярсыз дулкынлануын сиздермәс өчен, юри шаярган булып кыланды ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ — Менә шундый кешеләрне кунакка чакыруы да әйбәт. Зәбирә түти, ашамый-эчми, үзе бик канәгать. Харап инде. __ Хәйбүш карт чәй эчкәч өстәл артында ук йокымсырый да башлады, Зәбирә түти мендәр китереп салды. — Бала инде,— диде ул, шыпырт кына,— күр, йокыга да китте. — Син дә әзрәк сузыласыңмы?—диде Гәүһәр Әгъзәмгә. Нигә көлемсерисен? Ул көнне алар озак сөйләштеләр. Хәйбүш картның «Гәүһәр килен» дип әйтүләре, әлбәттә, эзсез үтмәде. Алар икесе дә моңар игътибар иттеләр. Билгеле, картның сүзен берәү дә чынга алмый, әмма шул ук вакытта берәүдә аңа каршы да килми иде. Ниһаять, бабай уянды, Зәбирә түтинең яңадан чәе кайнаган иде. Тагын бер самоварны бушаткач, кунаклар, мең рәхмәтләр укып, кайтып киттеләр. Гәүһәр аларны капка төбенә кадәр озатып калды. Икенче көнне иртә белән Әгъзәм Хәйбүш картны Яшьлек шәһәренә илтеп куярга тиеш. Кич белән Гәүһәр, бүлмәсенең ачык тәрәзәсеннән карап, бик озак ялгыз утырды. Аңа рәхәт тә, әзрәк ямансу да, Зәбирә түти ишек алдында кошкортларын урнаштырып йөри. Ата каз берүзе га-га дип гайрәт чәчә. Ана казлар бар да ояда, бәбкә чыгаралар. Иртәнге якта, гадәттәгечә, мәктәптә дәресләр булды, аннары Гәүһәр классын яр буена алып төште. Быел су буенда бер булсалар да, урманга кадәр барып җитмәгәннәр иде. Хәзер җир коры. Дөрес, агачлар әле тәмам яшел бөдрәгә төренеп җитмәгән, әмма берничә көннән бу җирләрне танымассың да. Хәзер үк урман бер караганда яшел, бер караганда алсу төскә керә. Яр буйларына, су өсләренә үзенә бер төрле бизәк салганнар кебек. Су быел мул булды, боз күптән аккан булса да. Кама җәйге ярларына кайтырга уйламый, кайбер агачлар һаман су эчендә әле. Алар тирә-якка үзенә бертөрле төс бирә. Художник өчен монда «азык» күп. Мольбертын Гәүһәр теләр-теләмәс кенә алды. Аның Алабугада булганы, бөек художник туган йортны — музейны күргәне юк, әмма бу урманнар Шишкин урманнарына иик якын бит, кем белә, ихтимал, Шишкин үзе дә бу тирәләрдә булгандыр, яр буйларына карап торгандыр. Юкка гына бу яклар табигать җырчысын тудырмагандыр. Бу яклар гомумән мәшһүр шул. Кип Россиянең шул җирендә кавалерист-кыз туган! Унбер ел армиядә хезмәт иткән, исеме данга күмелгән Кутузовның адъютанты булган... Балаларның һәркайсы үзенә матур урынны сайлап алган. Әнә бер читтәрәк Акназар нинди шәп урын сайлаган. Гәүһәр аның үзе ясаган мольберты янына килеп, бу баланың зәүкы нечкәлегенә исе китеп, бер табигать күренешенә, бер рәсемгә карап торды. Ул монда киңәш биреп бары тик бозарга гына мөмкин икәнен аңлады. Гәүһәр мольберттан мольбертка күчеп йөрде, берсен мактады, берсенә киңәшләр бирде. Аннары үзе дә эшкә утырды. Ул үзенең дә тик тормавын күрсәтергә теләде. Әмма онытылып китте, табигать беләя икәүдән-икәү генә калды, һәм табигать, шуңа рәхмәт әйткән шикелле. үзенең яшерен серләрен аңа тирәнрәк ачарга тотынды, төсләрен мулрак күрсәтте. Гәүһәрнең күзе үткенәеп, кулы ныгып киткәндәй булды. Су эчендә калган агачларны бөтенләй яңача күрде, аларның кеше телендә әйтелмәгән сүзләрен аңлап, шуларны буяуларына күчереп утырды. Күңеле иҗат нуры белән балкыды. Ул хәтта үзенең укытучы икәнен онытты, янында балалар да, берни дә юк иде кебек. Кайчагында ул чак кына елмая, кайчагында, пумаласын тоткан көе, табигатькә карап тынып кала, күзл.әре генә, нәрсәдер эзләп, ялтырыйлар. Киң, шома маңгаендагы текә сызык әкрен генә калтырый. Тотып аласы уй кайдадыр бик якында гына кебек. Шулай да бер минут, ике минут тын тора, аннары ашыгып-ашыгып пумаласын йөртергә тоНиһаять, ул эшеннән аерыла, үзенең укытучы икәнен исенә төшерә, яңадан балаларның .мольбертлары тирәсендә йөри. ♦ Ю а. Бик озакка сузылса да, ахыр килеп. Гәүһәр Әгъзәм белән дә аң- g лашты. Ул көнне Гәүһәр бик дулкынланды, төне дә әллә ничек булды. Э бәхет тә, борчу да бергә өелде, карасаң, хәзер ул көннәр дә үткән. ® Алай гына түгел, ул көннәрне Гәүһәр хәтерләми дә кебек. Билгеле, бу ♦ артык борчылганга гына шулай, күпмедер вакыт үтәр, барысы да бөтен ваклыкларына кадәр хәтергә төшәр, ихтимал, ятларга булмаса да, бер-берсенә сөйләрләр дә әле. Сәгатьләр буе, юк, гомер буе сөйләргә житәр! Классындагы актыккы көн турында Гәүһәр ике ел буенча күп уйлады, ул көн, зәңгәр йолдыз сыман, бик ерак, бик томанлы иде Инде ул көн дә үтеп бара. Балалар чыгып киткәч, класс тып-тын калды Дөрес, алар әле бөтенләй китмәгән, аларның күңелле шау-гөре түбәндә ишетелә әле, алар анда Гәүһәрне рәсемгә төшәргә көтәләр. Балаларга ни, аларга шул рәсемгә төшү шатлыгы да житкән, ә Гәүһәрнең күңеле ташына, күзеннән яшь тә бәреп чыга. Менә буш класста, өстәл янында ул берүзе утыра, инде бер бала да аңа берәр йомыш белән мөрәжәгать итмәс. Хәтта Гәүһәрнең укучылары арасында иң яраткан шәкертләре — Акназар белән Зилә дә аның яныннан киттеләр инде Класста укыткан чагында моны балаларга сиздермәде, ул үзен барлык балаларга да бертигез сыман тотты. Хәзер, үзеңә булса да, кемне күбрәк яратканыңны әйтергә ярый торгандыр Ул аларны моннан соң укытса да, укытмаса да. көче житкән кадәр күзәтер әле. Билгеле, башкалар өчен дә сөенер, әмма бу ике бала аның йөрәгенә ничектер артык якынрак булдылар Әйтүе ансат, ике ел буе аның кулында утыз өч бала иде. Бу утыз өч баланың утыз өч төрле холкы бар. Юк, угыз өч төрле генә түгел, аларның әле утырып җитмәгән холыклары көненә утыз өч төрлегә үзгәргәндер. Алар, үзләре дә сизмәстән, Гәүһәрнең күпме йөрәк җылысын алганнардыр, күпме төннәр буе йокламаска мәҗбүр иткәннәрдер. Дөньяда моны үлчи торган үлчәү бармы? Гәүһәр көрсенеп куя: балалар... Ихтимал, тәҗрибә туплана, яшь олыгая барган саен, аларны тирәнрәк аңларга мөмкин булыр, һичбер дәреслекләрдән табылмый торган белем менә шунда ятадыр. Аларның хәтерен калдыру — ансатның ансаты, рухларын төзәтү — авырның авыры. Балаларның бертөрлесе бик яхшы, бертөрлесе яхшы, калганнары уртача гына укыдылар,— ансы беркемгә дә сер түгел Дүртенче класс белән аларның тормышында беренче баскыч төгәлләнә. Балалар үзләре белмиләр, бу класстан класска күчү генә түгел, зуррак нәрсә. Укытучы бу турыда күпме уйлады! Асылда ул бит утыз өч баланы гына укытмады, бәлки утыз өч билгесез белән хисап мәсьәләсен чиште. Хәзер инде кулны күкрәккә куеп әйтергә була куркыныч чик үтелгән, бер генә бала да класста утырып калмаган! Моңа ничек шатланмыйсың? Гәүһәр шатлана Ул бит үзе дә, әгәр имтиханнарын тапшыра алса, яңа баскычка күчәргә тиеш. Үзең күчеп, балаларың класста утырып калса, нинди күңелсез булыр иде. Билгеле, киләчәкне тулаем күз алдына китерү кыен, мөгаен, шатлыклары да. кыен чаклары да булырдыр, әмма быелгы утыз өч бала, ахыр килеп, Гәүһәрне хәл ителмәс борчуга салмады, алар беренче сынауны егетләрчә үттеләр. Хәзер буш класста берәүгә дә күрсәтмичә туйганчы елыйсы иде Әмма Гәүһәр еламый, ул бары тик күзләрен генә сыпырып ала. анна ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ры урыныннан тора. Актыккы мәртәбә буш һәм тын класска карый да әкрен генә елмая. Бу елмаю сагыш катыш булгандыр инде, укытучы моны ераккарак яшерде. Жинел адымнар белән балалары янына төшкәндә анын йөзендә шатлык кына иде. Балалар, ана каршы йөгереп килеп, чәчәкләр бирделәр. — Гәүһәр апа, үзебез жыйдык, болары сезгә,— диде Зилә, яңгыравыклы тавыш белән. — Рәхмәт,— диде Гәүһәр, нәфис чәчәкләрне күкрәгенә кысып, аннары ак якалы, ак алъяпкычлы балаларның башларыннан сыйпады. Урындыклар тезеп куелган иде. Балаларның һәрберсе, этешә-төр- тешә, укытучыга якынрак утырырга тырышты. Гәүһәр моны бик яхшы күрде, балаларга шушы эчкерсез мәхәббәтләре өчен күңеленнән рәхмәт әйтсә дә, тыштан берни дә сиздермәде, ыгы-зыгы килүләре өчен балаларга ачуланмады, аларны әрләмәде. Аңа шушы шау-шулы балалар арасында утыру бик күңелле иде. Фотографны район газетасыннан чакырганнар икән. Елгыр егет, мыеклы үзе. Гәүһәрнең Әгъзәмдәге рәсемен дә шул егет төшереп алган иде инде. — Күзләрегезне чекерәйтмәгез, тыныч кына утырыгыз. Әй, менә син. нигә телеңне чыгарасың!.. Я, тынычланыгыз, шау-шу бетте. Тссс! Менә чәнчә бармагым башына карагыз, һоп! Көлмәскә! Тагын бер мәртәбә. Түшәмнән конфет эзләмәгез, ул менә минем чәнчә бармагым башында. Тынлык. Карагыз, һоп! Булды, рәхмәт. Балаларның кайберләре йөгереп чыгып китте, кайберләре Гәүһәрне сарып алдылар. Шау-гөр килеп, алар Гәүһәргә сораулар бирделәр, нәрсәләрдер сорадылар Гәүһәр, чәчәкләрен күкрәгенә кысып, барысы белән берьюлы сөйләште, йөзеннән елмаю китмәле. Ул әле берсенең, әле икенчесенең аркасыннан какты. Зилә, мөмкин булса, аның кочагына керер иде, Акназар да шунда, арттарак басып тора. Ни әйтсәң дә малай кеше, кызлар кебек, тойгыга бирелми. Ниһаять. Гәүһәр балаларның барысын да озатып жибәрде. Үзе бер минут алар артыннан карап торды. Күзләренә яшь килде, үзен ялгыз итеп, ятим итеп сизде. Ул арада звонок булды, коридорда өлкән класс балалары шаулаша башладылар. Гәүһәр чәчәкләренә иелде, күз яшьләрен йотты. Аннары яңадан өскә күтәрелде, аның әле Бибинур апаны күрәсе бар. Баскычта һәм коридорда укучы балалар, укытучылар аның белән исәнләштеләр. Миләүшә хәтта аны култыклап алды, укулар тәмамлану белән котлады. — Вилдан исән-саумы?—дип сорады Гәүһәр, коридор буйлап укытучылар бүлмәсенә таба бара-бара.— Бишенче көн инде күргәнем юк. — Монда ул. Кабинетында булса кирәк. Хәзер мине берүземне беркая жибәрми. Белмим инде, бала тугач та шундый булырмы? — Миләүшә сагышлы гына елмаеп алды.— Көннәре якынлаша барган саен, борчуым арта бара — Бер дә борчылма. Миләүшә. Бәби туена әзерлән. Бераздан Миләүшә укытучылар бүлмәсенә, Гәүһәр директор янына кереп китте. Директор бүлмәсе бервакытта да буш булмый, әле бу. әле теге укытучының йомышы төшә. Башлангыч класслар укуларын тәмамлаган булса да, икенче баскычта әле кызу көннәр. Шуңа күрә һәрберсенең директорда ашыгыч эше бар, һәркем эш турында директор белән бер-ике авыз сүз алышырга тырыша. Гәүһәр, эше артык ашыгыч булмаганга, исәнләште дә диванга — Гөлсем апа янына утырды, — Я. Гәүһәр, укуларыңны тәмамладыңмы? — диде ул, яшь укытучының бәхетле йөзенә карап, һәм барысы да исенә төште. Кайчандыр аның да менә шундый чагы бар иде, ул да шатлыктан исерә, кайчагында жиңелчә сагышлана да иде. Кай арада еллар үткән! Ана инде алтмыш яшь тулды, шуның кырык елга якыны мәктәптә, балалар белән бергә узган. Тәмамладым, Гөлсем апа. Иңемнән тау төшкәндәй булды. Тик хәзер, балаларымны кайтарып җибәргәч, ямансулыйм да. Әллә нәрсә генә онытылган, әйтелмәгән кебек. ’ > — Боларны инде, Гәүһәр, барыбыз да кичергән. Шулай да киләсе ь елда син тагын класска керерсең, әйтелмәгәнеңне шунда әйтерсең. « Менә мин актыккы дәресләремне укытам инде. Киләсе елга мәктәптә § дә булмам, булсам да, читтән караучы булып кына. Менә шунысы бик з авыр, Гәүһәр. к — Сез үз бурычыгызны намус белән үтәдегез, Гөлсем апа. Авыр ♦ булса да, күңелегез тыныч сезнең. Коридорда звонок шалтырады. Гөлсем апа, тиз генә урыныннан торып, директор янына килде, аның белән бер-ике авыз сүз алышты да, Гәүһәр белән саубуллашып чыгып китте. Башка укытучылар да берәм-берәм ишеккә юнәлделәр. Гәүһәр Бибинур янына барып утырды. — Рәсемгә төштегезме, Гәүһәр? — Төштек, Бибинур апа. — Яхшы булган. Бүген вакытым юк, иртәгә сәгать уникеләрдә минем яныма кер. Минем сәгатьләрем иртәнге якта гына. Барысы турында да иркенләп сөйләшербез. Без элекке уебызда торабыз, Гөлсем сәгатьләрен сиңа бирербездер. Син кайчан Казанга китәсең? — Шушы берничә көн эчендә китәрмен. Бераз алданрак барып, әзерләнергә уйлыйм. — Дөрес итәсең. Анда тынычрак, көн үткәне сизелмәс тә. уку гына исеңдә булыр. Әлбәттә, Галимҗаннарга туктарсың? — Белмим әле, Бибинур апа. Алар сүз әйтмәсләр дә, аларга бик кыенга килер. Институтның тулай торагы булса, анда торыр идем. — Галимҗаннарның хәтерен калдырырсың, Гәүһәр. Алар бит сине бик яраталар. Минемчә, әле вакыт бар, уйларсың. Ничек барырга уйлыйсын, самолет беләнме, пароход беләнме? — Пароход белән дип торам, Бибинур апа. Имтиханнарны караштырырга да, уйланырга да әйбәтрәк су өстендә. — Бик дөрес. Әзрәк ял да булыр, фикерләреңне дә туплый төшәрсең. Ял турында онытырга ярамый. Сиңа быел шактый кыенга туры килде, Гәүһәр. Гәүһәр көлемсерәде. Булгандыр инде. Эчке көрәш эзсез үтмәгәндер. Яшь чакта, кеше беренче тапкыр тормыш корганда, уйланса да, ничектер башкачарак була, ватылган тормышны төзәткәндә, ай-һай, йөрәккә төшә. Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, шул гына. Ихтимал, Гәүһәрнең кара чәче дә кайдадыр тамырларында агара башлагандыр, бер көнне көзгегә караганда аларны күреп тә алыр. Гәүһәр, саубуллашып, чыгып китте. Урамда көн кояшлы, җылы. Бөтен дөнья инде куе яшеллеккә чумган. Җил дә юк Әнә мәктәп бакчасы, уртасында Ватан схгышында һәлак булган Яшел Яр батырлары истәлегенә һәйкәл куелган. Балалар аны һәрвакыт карыйлар, тирәсенә чәчәкләр утырталар. Пионерларның тантаналы линейкалары һәрвакыт шунда үтә. Һәйкәл әле агачтан гына, бер заман таштан эшләнер. Кичен Гәүһәрләргә Әгъзәм килде Өстендә чигүле ак күлмәк, ялан баш. Ул ишек төбендә Зәбирә апа белән бик җылы итеп исәнләште, олы якта Гәүһәр күренмәгәч, әллә өйдә юкмы? дип сорады. — Өйдә, өйдә,—диде Зәбирә түти.— Әнә чыга инде. Үз бүлмәсеннән, кулына чәчәк тотып, елмая-елмая, Гәүһәр күренде Ул бүген тәмам актан киенгән, түфлиләре дә ак. Әгьзәм белән кул биреп күреште. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМOB — Бүген, мәктәптән кайткач,— диде ул, урындыкка утырып һәм икенчесен Әгъзәмгә күрсәтте,—тәрәзә төбемдә шушы чәчәкләрне күрдем. Бу — тагын балаларымның эше. Бик сөендем, Әгъзәм. Бу аларның эчкерсез ихтирамы. — Әгәр ул чәчәкләрне мәктәптә бирсәләр, ул кадәр тәэсирле булмас иде, әйеме? — Әйе шул. Әнә теге вазадагыларын мәктәптә биргәннәр иде. Әгъзәм нурлы күзләре белән Гәүһәргә карады. Хәзер Гәүһәр янында аңа аеруча рәхәт. Иң мөһиме тагын шунда, ул Гәүһәр күңелендәге- ләрне аермачык күрә. Хәтта аның күңелендәге иң яшерен серләрне дә белә. Элек бу кадәр түгел иде. 11 Зур хисләрне вак күңелләр тудыра алмый. Бу — мул сулы бөек Каманың агышы кебек бик табигый бер нәрсә. Тик ул зур хисләр бер тугач, бер әйтелгәч, аларны яңадан телдән кабатларга ярамый, кабатлау аларның матурлыгын бетерә. Бер әйтелгәч, алар арткарак чигенгәндәй булалар, әмма югалмый, алар һәрвакыт бар, күзгә күренмичә яши, синең һәр сүзеңдә, һәр хәрәкәтеңдә, һәр сулышыңда, һәр күз карашыңда ярылып ята, сине канатландыра да, дәртләндерә дә. Гәүһәр Әгъзәмгә карап елмаеп куйды. Сүз әйтмәде. Нигә? Алар болай да бит бер-берсен аңлыйлар, әйтелмәгән теләкләрнең үтәлүе рәхәтрәк тә. Алар яр буена төшәбез, дип башта ук сүз куешмасалар да. Гәүһәр урамга чыгу белән шунда таба атлады. Әгъзәм берсүзсез аңа буйсынды. Аларның бу вакыттагы сүзләрен кәгазьгә күчерүе дә кыен булыр иде, алар ярым сүзләр генә әйттеләр, елмайдылар, көлделәр. Хәзер яр буйлап, беленер-беленмәс сукмактан баруы аларга бик күңелле. Бер якта мәһабәт Кама ялтырап ята, икенче якта, тау битенә таба күтәрелеп, яшел урман сузыла, һава тын, көндез искән җил басылган, хәтта яфрак та селкенми. Карт наратлар, мәһабәт имәннәр уйга чумганнар сыман Гүя җемелдәп яткан Камага карап, нәрсәдер исләренә төшерәләр. Сукмак куаклар яныннанрак үтсә, йөзләргә тоҗым җепләре сырыша, чак кына кытыклап алалар. Кайчак Кама уртасыннан килгән ап-ак пароход күренә, вакыт-вакыт музыка да ишетелә, җыр да яңгырап куя. Гәүһәр аз гына уйчан, Әгъзәм исә шундый шат, гүя ул урманны да. Каманы да күрми, аның өчен бары Гәүһәр генә бар, аның бөтен игътибары Гәүһәрдә генә. Янында Гәүһәрнең җиңелчә сулышын тою, ара-тирә ярым тавыш белән генә «Карагөл»не җырлап алуы, култыклаган кулыннан күчкән җылыга чак кына баш әйләнү — болар Әгъзәмгә әйтеп бетергесез бер рәхәтлек бирә. Алар яр кырыена басып, кояшта ялтыраган киң Камага карап тордылар. Пароходлар, буксирлар, баржалар үтәләр. Әнә палубада бер яшь кенә хатынкыз күренә, бәлки ул, Гәүһәр кебек, бәхетен татып исергәндер. Сөйләшәсе иде аның белән. Ни әйтер иде икән? Кешеләр бәхетне ничек кичерәләр икән? Баржа күздән югала, сал сөйрәп баручы буксир да күренми. Ә Кама һаман җемелди. Шул миллион җемелдәүдән тагын әллә нәрсә туар шикелле. Гәүһәр күзләрен йома. Бәлки бер секунд, бәлки кимрәк уйланып тора торгандыр, аннары күзләрен ача. чак кына елмая. Кич якынлаша, күләгәләр озая, кояш шактый түбәнәя. Гәүһәр белән Әгъзәм туктаган урыннарыннан кузгалалар. Алар уйсулыкка төшәләр, тагын югары күтәреләләр. Монда бер күренеш тә икенчесен кабатламый, менә инде тоташ нарат урманы. Кайта торгач, куе урманнан яңадан яшь урманга чыктылар, яңадан куаклар арасыннан Кама ялтырап күренде. — Уф, арыдым,—диде Гәүһәр. * — Әнә анда эскәмия бар. . Борылышта, Каманың бик матур бер төше күренгән жирдә, буш к урындык бар иде. Алар шунда килеп утырдылар. Гәүһәр, Әгьзәмнен 5 иңбашына башын салып, күзләрен йомды. 3 — Әгъзәм, син ни уйлыйсын? — дип сорады бераздан Гәүһәр. к — Мин, юньсез, сине арыттым дипуйлыйм. ♦ Гәүһәр көлеп җибәрде. а — Син һәрвакыт шундыймы, Әгъзәм? ° — Син миннән үземне мактатма, моның өчен күп акыл кирәкми,— диде Әгъзәм. ч Гәүһәр аңа карады да бармак янады. Яңагын Әгьзәмнен кул ба- ” шына ныграк кысты. ‘ с — Син түфлиләреңне бөтенләй сал, аягыңны кыса, ахрысы. ° — Каян беләсең? х — Аягыңа карап, күреп торам. < — Бигрәк үткен күзле икәнсең. х Кояш суга берничә карыш кына тимичә тора. Ана карап та бул- < мый, шундый көчле балкый. Әнә ул суга тиде инде, менә яртылаш батты. Тагын берничә секундтан аның кызыл шәүләсе генә калды. Баш- в та бу шәүлә саф алсу иде, теге як яр бик ачык күренә иде, аннары < шәфәкъ тоныклана башлады, ахырда тәмам каралды. Сүзсез калган u Гәүһәр белән Әгъзәм әле тагын берничә минут алсу шәүлә урыныннан күзләрен алмадылар. Анда нәрсәдер балкыр күк тоелды аларга. — Мин батып барган кояшка карап классымны уйладым,— диде Гәүһәр. Балалар да шулай балкыдылар да баттылар. Мәңгегә түгел, әлбәттә, иртәгә кояш чыккан кебек, алар да киләсе елга яна класста күренерләр. Тик бүгенгедәй булмаслар. Алар белән аерылышу нигәдер ямансу. — Бу бик табигый. Гәүһәр. Ләкин син балаларның зур булуларын уйла. Аларны гаҗәп эшләр көтә Ахыр килеп, укытучының бурычы да аларны кеше итү бит, аларны зур эшләргә хәзерләү. — Анысын аңлыйм... Шулай да... Әгәр син аларнын нинди яхшы икәнлекләрен белсәң иде. Моның өчен алар белән еллар буе бергә булырга кирәктер. — Мин балалар укыттым, мин моны беләм, Гәүһәр. — Укытучы балаларга бөтен йөрәген бирә. Ярты-йорты белән ул канәгатьләнә алмый, дөресрәге, аны ярты-йорты килеш кабул да итмиләр. Балалар кечкенә булсалар да, исәпләре зурларча. Әгъзәм, син кайчан да булса көмеш ачкыч турында хыялланганың бармы? — Көмеш ачкыч турында? Син һәр укытучының балалар күңелен ача торган серле көмеш ачкычы турында әйтәсеңме? — Әйе, әйе. — Аның турында кайсы укытучы хыялланмый икән. — Кызык бит. Әгъзәм. Мин элек бу турыда ачыктан-ачык хыял ланырга курка торган идем. Кайчагында ул серле ачкычны ап-ачык күрәм, кайчагында ул югала, мин балалар күңеленә керә алмам, караңгыда адашып йөрермен кебек. _ — Яшь укытучы өчен болай шикләнүләр бик табигый — Моны инде синең кебек начальниклар әйтсә әйтә торгандыр,— диде Гәүһәр, шаян көлеп — Безнең кебек гади укытучыларга андый б^ек акыл бирелмәгән. — Чәнчәсеңмс? Мин моны рәхәтләнеп тыңлыйм. — Шулаймы? Мпн шул көмеш ачкычны гомер буе югалтмасаң иде дип уйлыйм. Укытучы өчен иң кадерлесе шул булса кирәк. Югыйсә ул меңләгән, миллионлаган кешеләргә тиң булып кала, алардан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Күрдеңме — нинди мәгънәле сүзләр әйтеп ташлыйм. — Мин бу фикерләрдән көлмәс идем. Күктәге алсу буяулар инде сүнгән, анда ай урагы күтәрелгән, көньяктагыча бихисап эре йолдызлар калыккан. Елга кояш яктысындагы матурлыгын, мәһабәтлеген югалткан, ул ничектер кечерәеп, ярлары арасына сыенып калган. Бер пароход, бер буксир юк, тик көндез күренми торган маяк кына кызыл күзен кыскалый. Гәүһәр, ярты сүздә туктап, каядыр елга түренә карый башлады, һава жылы, чак кына жил исеп тора, йөздән, муеннардан, чәчтән сыйпый, гүя тынычландыра. Кайдадыр пристань ягында бик тонык булып тавышлар ишетелә. Черкиләр булмаса да, ялангач беләкләргә әледән-әле ниндидер бөжәкләр килеп куналар да жиңелчә кытыклап алалар. Әгъзәм төшенде. Гәүһәр тагын үзен борчыган темага кагылды. Моңа ул төрле яклап бик еш туктала. Күрәсең, икәүдән-икәү булган рәхәт минутларда да бу аның исеннән чыкмый. Дөресрәге, ул киләчәк тормышы ёчен борчыла. Инде зур адым да атланган, чигенергә урь[н да юк, чигенергә уйламый да. бирелгән вәгъдә — иман, әмма борчу калган, әгәр ул шундый минутта да үзен сиздерә икән, димәк, ул тере, аны бернәрсә дә баса алмаган. Гәүһәр беләкләрен кушырып утыра иде. Минутлар үткән саен елгадан көчлерәк салкынча дым тарта. Ә Гәүһәр белән Әгъзәм бик жи- ңел киенгәннәр. — Кузгалсак та ярый,— диде Гәүһәр, урыныннан торып, шул ук вакытта борылышта бөтен утлары белән балкып пароход күренде.— Менә бәхетлеләр. Бер кайгылары юк, баралар да баралар. — Пароходта да кайгы күтәреп йөрмәсләр инде. — Син бигрәк реалист икән, Әгъзәм... Бу вакытта алар, култыклашып, тар сукмактан кайталар иде. Тонык ай яктысында сукмак бер күренә, бер югала, бигрәк тә куе куаклар арасында. Ләкин яшьләр моңа артык хафаланмадылар, аларның күзләре яхшы күрә иде. Алар кырыйдагы берән-сәрән вак йортлар яныннан үтеп озын һәм киң урамга борылдылар Өйләрдә утлар балкый, капка төпләрендә кешеләр утырышкан Арада балалар да күренә. Гәүһәр, әкрен генә кулын тартып алып, Әгьзәм белән янәшә бара башлады. Әгъзәм аның сүзсез хәрәкәтенә күнеккән иде. Ул үзе ныграк карап, ныграк тыңлап барды, кешеләр булган жирдә тавышын әкренәйтте яки бөтенләй туктатты. Ара-тнрә аларны яктыртып машиналар узып киттеләр. Үзәк урамда халык шактый к^п. Күрәсең, яңарак кына кинодан чыкканнар, барысы бер үк картина турында сөйләшәләр, берәүләре мактый, икенче берәүләре пыр туздырып сүгә, нигә шундый фильмнарны халык акчасын әрәм итеп чыгаралар, диләр. Гәүһәр белән Әгъзәм бу картинаны карамаганнар иде, бер якка да кушылмадылар, дөресрәге, бу турыда уйламадылар, чөнки аларның икесе өчен генә кадерле үз сүзләре бар иде. 12 Гәүһәр кулларын йөзеннән алды. Ул еламый, еларга уйламый да. Хисләре артык ташыганга гына йөзен каплады. Соң шулай булмыйча! Бу көн турында ул хыялланырга да курка иде. Югары белемле укытучы. Шундый авыр көннәрдән соң! Дөресен әйткәндә, ул укуын тәмамлар өчен укымады. Бу бик яхшы теләк, мавыктыргыч, шулай да бу көн бервакытта да килмәс, ул ерактагы таулар кебек, кайдадыр зәң гәр томан артында торыр. Хәтта кышкы имтиханнарны тапшыргач та, ул һаман шикләнде. Менә нәрсәдер булыр да. ул утырып калыр кебек иде. Ә иртәгә яки берсекөнгә диплом алып үзенең Яшел Ярына кайтачак. Институтка берничә тапкыр Җәгъфәр килеп чыкты. Гәүһәр аны ♦ күрергә дә, аның белән сөйләшергә дә теләмәде. Шулай да бер тап- а. кыр Җәгъфәр, искәрмәстән аның алдына чыгып, нәрсәдер сөйли башк лагач, Гәүһәр ачы көлемсерәп: § — Карагыз әле, иптәш Мәүлиханов. боларны нәрсәгә мина сөйли- 3 сез?— диде.— Алтын сүзләрегезне үзегезгә калдырыгыз, бәлки лек-" циягездә кулланырга ярар, ә мин тыңламыйм. һәм Гәүһәр. Җәгъфәрнең арттан килүенә карамыйча, китапханәгә кереп китте. Шулай аларның соңгы очрашулары булды Билгеле, күңел төбендә Гәүһәрнең Җәгъфәргә ачынып, мәсхәрәле көлеп әйтәсе сүзләре дә булгандыр. Җәгъфәр, башын иеп, барысын тыңларга да хәзер. Гәүһәр элекке ирен горуррак кеше дип уйлый иде. Ә ул.. Юк. күңел түрендәге, утта янып, күмерләнеп беткән сүзләрне аңа әйтеп түбәнәйтер хәл юк. Кайткан чагында Гәүһәргә Исрафил Дидаровның хатыны Фәнүзә очрады. Ул Гәүһәр белән бик дәртләнеп күреште дә, гүя вакыты бик тар булганга, күңелендәген барысын да тизрәк әйтеп калырга ашыкты. Ул ире белән аерылышкан икән! Дүрт ай инде, ди. — Гаҗәпләнмә, Гәүһәр бәгырем,—диде Фәнүзә. бик күңелле хәбәр әйткән кебек,— берьюлы кистем дә ташладым. Дусларым әйтә, бөтенләй үзгәрдең дип, хәтта күзләреңдәге курку да беткән дип. Сон шулай булмыйча! Исрафил янында егерме ел күләгә булып йөрдем, киемем яхшы булса да, үземнеке дип әйтерлек берсе дә юк иде. Оекларыма кадәр көн саен барлап тора иде бит. Кешегә сөйләргә оят. сөйләсәң дә ышанмаслар. Сине дә тинтерәтеп бетергән. Фаягөлгә дә күз яше белән әйттем, кешене җәһәннәм утына салмагыз, үзегез янарсыз дип. Көлде генә. Гел жизнәсен генә тыңлый, аның гына авызына карап тора иде. Хәзер гаҗиз булып йөри. Шул кирәк тә. сеңелем булса да кызганмыйм. Җәгьфәре дә артына тибеп чыгарган Гәүһәр бу хатынга карата үзен ничек тотарга да белмәде. Бер карасаң, аның тирән фаҗигасе дә, шуннан котылу шатлыгы да аңлашыла кебек, икенче карасаң, бар да буталып китә: гомеренең иң яхшы елларын шул Исрафил Дидаров белән торган бит ул, аның җырын җырлаган, көен көнләгән. Аерылуы да Дидаровның рәте беткәнгә генәдер бәлки. Фәнүзә әйтми әйтүен, алтын күзлек кебек берәр бәндәне тапмаганмы икән? Шуларны Галимҗан абыйсына сөйләп биргәч, ул елмаеп куйды. — Шулай, Гәүһәр, бездә туры юлдан барган кеше генә хөрмәткә ирешә. Туры юлдан читкә тайпылса, кеше бетә, югала.— диде. — Галимҗан үзе турында сөйләми бит,— дип көлде Рәхимә апа.— Күк капусы ачылгандай булды. — Әллә баш инженер итеп билгеләделәрме? — дип сорады Гәүһәр. — Юк, мин инде карт ул эшкә. Тагын бер елдан пенсиягә чыгам. Баш инженер итеп Светлана Калужнаяны билгеләделәр. — Светлана турында ишеткәнем бар иде дә, аның фамилиясе башка түгел идеме? — Әйе, кызларның фамилияләре үзгәрә бит. Аның белән эшләве җиңел. — Яшәреп киттем диген. Галимҗан. — Яшәрүен яшәрмәгәнмендер, кадерем артты, ә кадерең арткач, пар канат чыккан күк була инде. Гәүһәр, бераз исе китеп. Галимҗан абыйны беренче күргәндәй итеп карап торды. Галимҗан абый ана бик-бик таныш, әтисе кебек якын. Г А Б Д Р А X МA Н ӘПСӘЛӘМОВ Гәүһәр ана килгән көнендә үк тулай торакка күчәргә нияте барлыгян әйтте. Галимжан абый бу турыда ишетергә дә теләмәде. — Кызлар бит сине әллә кайчан көттеләр. Син килергә ике атна калгач ук алар раскладушка кертеп куйдылар. Кайсы раскладушкага ятар дип, ике көн буенча бәхәсләштеләр. Тегесенең дә. монысының да сиңа яхшылык эшлисе килә. Шуннан соң. син тулай торакка күчеп китмәкче буласыңмы? — дип. Галимжан абый көлемсерәп куйды. ...Ә бүген Гәүһәр шатлыгын яшерә алмыйча: — Галимжан абый, тәбрик ит. Дәүләт имтиханнарын тапшырып бетердем. Берсекөнгә диплом бирәчәкләр,— диде. — О-о, бик шатмын. Чын күңелемнән тәбрик итәм,— дип, Галимжан абый Гәүһәрнең кулын кысты. Алайса, бүген өйдә билгеләп үтәбез. Рәхимә, кайда син? Әзрәк рәтең бармы? — Менә пәрәмәчләрем пешә инде. Син тизрәк юын. Гәүһәр өстәл әзерләсен. Галимжанга эштән соң юынырга, Гәүһәр белән Рәхимә апага табын әзерләргә әллә ни күп вакыт кирәкми. Галимжан абый серванттан башланмаган мускат чыгарды. — Әйдә, Рәхимә, утыр. Гәүһәрнең дипломын китергәч юарбыз. Монысы Гәүһәр өчен чын күңелдән шатлануыбызның билгесе булсын. Өчесе дә рюмкаларын күтәрделәр, Гәүһәр рәхмәт әйтте, сез бул- масагыз, миңа бу бәхеткә ирешү бик кыен булыр иде, диде. — Безне мактама, без монда, рус әйтмешли, сбоку припеку,— дип, Галимжан абый кайнар пәрәмәчне урталай сындырды. 13 Гәүһәр бик иртә уянды. Шау-шулы Казаннан чыгып киткәч, барлык борчулар артта, мәңгегә торып калган кебек тоелганга, аңа бу салкынча тыптын саф һавада баруы рәхәт иде. Ашыгасы, кабаланасы юк. Су өстендә сыек кына ак томан йөзә, жил бөтенләй исми. Бары тик пароход кына бераз калтырана. Томан эченнән кояш күренә, еракта. еракта, тау башында Чистай йоклап ята. Алга чыгып торган биек борын артка шуыша. Минутлар үткән саен, су өстендәге томан да сыеклана, су эчендәге куаклар, агачлар калка, елга үзенең бөтен матурлыгы белән балкырга керешә. Гәүһәр, сузыла төшеп, елга үренә карый. Бу сәгатьтә Кама бик матур. Никадәр тынлык һәм тынычлык. Ник бер генә дулкын тибрәнсен. Ахрысы бүген бик каты кыздырыр, инде хәзер үк жылы. Гәүһәр иңенә салырга дип алган яшел фуфайкасын янына куйды. Хәзер ул бизәкле сарафаннан гына иде. Бу вакытта инде палубага кешеләр күбрәк чыга башлаган иде. Тора-бара каюталарда кеше дә калмагандыр. Бик күпләр, Гәүһәр белән исәнләшеп, хәерле иртә теләделәр. Пароходта якын танышлар булмаса да, Яшел Яр халкы байтак иде. Иртәнге ашны ашарга вакыт житкәч. Гәүһәр күршесе олы гына бер апа белән чәй эчте. Рәхимә апа куйган күчтәнәчләр белән күршесен сыйлады. Бу апа Минзәләгә кайта икән. Тормыштагы кызында кунакта булган. Кызы белән кияве икесе дә врачлар. Инде ун елдан артык больницада эшлиләр. Бик яхшылар, бик кече күңеллеләр. Апа бәби карарга барган икән. — Балалары булмый, ахрысы, дип бик борчылып тора идем, инде тынычландым. Валлаһи, оныгым бар, дип урамга чыгып кычкырасым килде. Гәүһәр берни әйтмәде. Кешеләрнең менә нинди бәхетләре дә була икән. Апа Әжекүлдә төшсә дә, әйберләрен төреп куйган инде. Гәүһәр киенеп чыкканда пароход Яшел Ярга якынлаша иде инде. Гәүһәр ике 110 күзен дүрт и?еп карады. Әнә шул тешләрнең ул рәсемен ясады түгелме? Су өстеннән яр буе бераз башкачарак күренсә дә, яз көне су эчендә калган теге агач әнә шушы бугай. И-и-и! Яр буйлары хәзер ничек үзгәргән. ' Ерактан шәһәр җәелебрәк күренә, якынрак килгәч, ул жыйнакла- ♦ на. Гәүһәр түзмәде, алгарак узды. Әнә Әгъзәм. Юк, ул түгел. Юк, ул! ь Култыксага таянган, кулында чәчәк. Гәүһәрне күрде булса кирәк, чә- = чәген баш өстенә күтәреп, якякка болгады. § Гәүһәрнең Казаннан алып кайта торган чәчәкләре булса да, Әгъ-Э зәм яңаларын тоттырды, Гәүһәр белән бик жылы исәнләште. Кулынк нан чемоданын алды. Ярга чыккач, Гәүһәр иң элек Бибинур апа, О аннары Вилдан һәм башка укытучылар белән исәнләште. — Миләүшә нихәл? — Кызы белән, шуңа килә алмады,— диде бәхетле ата. — И, Хәйбүш бабай, исәнме? Тәмам яшәргәнсең кебек? Җәмилә, исәнме? —Гәүһәр аны яңагыннан үбеп алды —Нурҗидә апа, исәнме- саумы? — Без, жаным-бәгырем, бик исән, үзең сәламәт кенә кайттыңмы? — Теленнән, кем, Нурҗидә, әйттермә. Тел хәйләли ул, ә күз алдамый. Карар күзгә килен бик шәп күренә. — Килен дә килен, дисең, Хәйбүш бабай, иртәрәк түгелме соң әле? — Кемгә, Нуржидә, иртә, кемгә юк.— Бабай кеткелдәп көлеп жи- бәрде. Ул арада Гәүһәр балалар белән исәнләште Менә кайда ул шатлык, менә кайда ул шау-шу. Гәүһәр, Зилә белән Акназарга аерым сүз әйтергә вакыт тапмаса да, башларыннан сыйпады. Бу балаларга аеруча ошады. Алар әле сүз кадерен белеп бетермиләр, ә турыдан-туры булган хәрәкәт аларга бик аңлашыла. — Сез лагерьда түгелмени, балалар? — Лагерьда!—дип хор белән җавап бирделәр алар.—Без Гөлназ апа белән машинада килдек. Гөлназ апа — безнең вожатый. Гәүһәр Гөлназны әнисе белән килгән дип тора иле. Кара инде нинди зур булган, үзе балалар алып килгән. Гәүһәр аны кочагына кысты. — Кызлар сиңа сәлам әйтте, августта киләбез, диделәр. Бераздан балалар, машинага утырып, кайтып киттеләр. Укытучылар сөйләшә-сөйләшә үзәк урамга кадәр бергә бардчылар да кибеткә кереп калдылар. Гәүһәр аларны чәй эчәргә чакырып караса да, башка вакытка дип, риза булмадылар. Бибинур да, кич килергә вәгъдә итеп, китеп барды. Аннары тукталышта Вилдан белән Нуржидә апа да калдылар. — Килен тизрәк кайтыгыз дигән иде,— диде Нуржидә апа.— Хәзер, жанымбәгырем, бездә яңа кеше инде, вакытында хәстәрен күр- мәсәң, полный разбой сала. Актыктан Хәйбүш бабай белән Җәмилә дә китеп бардылар. — Без әле килербез, менә бабай әзрәк ял итеп кенә алсын. Югыйсә менә аяк өстендә йоклый башлады,— диде Җәмилә, көлеп. — Син, Җәмилә, бабаңны йоклатыр идең дә үзең тыр-тыр, ә’ Вәт тамаша! — дип көлде бабай, үзе һичбер каршылыксыз Җәмиләнең ихтыярына буйсынды. Икәү генә калгач, Гәүһәрләр беркадәр вакыт сүзсез бардылар. Гәүһәр сиздермәскә тырышып кына Әгъзәмгә карап алды. Күрәсең, Гәүһәр Казанда чакта ул борчылган. Күз төпләре каралган, йөзе шактый суырылган Гәүһәр, авырмыйсыңмы? дип сорагач, Әгъзәм көлеп куйды Аның бу көлүендә үтеп киткән күкрәүләрнең соңгы гөрелтесе генә, анда да бик зәгыйфь кенә яңгырый иде. — Бабайны Җәмилә йоклатырга алып китте дип беләсеңме? ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ — Кая алып китте соң? —дип, гаҗәпләнеп сорады Гәүһәр. — Миңа күптән вәгъдә иткән ике бүлмәле квартира бирделәр. Менә шуны рәткә китерәләр. Кичә генә күчтек әле. — Менә монысы шәп булган Кайда, шәһәрнең югары ягындамы? — Әйе, яна йортларны анда гына салалар бит. Өченче катта, Кама ялтырап күренә. Миләүшәләрдән ерак түгел. Ул арада Зәбирә апаларга килеп җиттеләр. Ишек алдының күп җирен каз үлән^ баскан. Юллар чиста итеп себерелгән, казык башларына, әүвәлгечә, чүлмәкләр киертеп куелган. Каз бәбкәләре күренми, алар өй артындагы чокырда, күрәсең, тик әтәч кенә кукраеп йөри. — Ай-Һай, сагындырганым кайтып җитте,— диде Зәбирә түти, кул* ларын алъяпкычына сөртә-сөртә.— Исәнме-саумы, Гәүһәрем. Яңа дип* ломың котлы булсын. Гәүһәр аны яңагыннан үпте, күкрәгенә кысты. — Рәхмәт. Зәбирә түти. Тәмам сагынып беттем үзегезне. — Кара, Әгьзәм, безне дә сагынучылар бар икән. Гөлләр белән тулы бу кечкенә өй тагын да матураеп киткән, барысы да чәчәк аткан.' Өстәлдә бәйрәмнәрдә генә ябыла торган эре бизәкле ашъяулык. Гәүһәрнең такта белән генә бүленгән, бер тәрәзәле бүлмәсендә дә тәртип. • — Әгьзәм, утыр. Мин хәзер өс-башымны гына алмаштырам. — Менә дипломым,— диде Гәүһәр, киенеп чыгып, һәм Әгъзәмгә алтын язулы катыргы сузды. Әгьзәм алып карады да урыныннан торып: — Тагын бер тапкыр тәбрик итәм,—дип, Гәүһәрнең кулын кысты. — Зәбирә түти, менә кара, яңа дипломым. — И-и,— диде Зәбирә түти, кулын яңадан алъяпкычына сөртеп.— Бәхете белән булсын. Игелеген күр. Бик күңелле итеп чәй эчтеләр, Яшел Яр яңалыкларын сөйләп алдылар. — Сәгать җиделәрдә Бибинур апа, кереп чыгармын, диде. Җәмилә белән Хәйбүш бабай да. Сиңа инде, Зәбирә түти, бүген тия Мин нәкъ кунак шикелле,—диде Гәүһәр, көлеп,—Кама буйларын бер карыйсым килә. Нигәдер бик сагынып кайттым. — Барыгыз, бар. Мин үз эшемне эшләрмен, бер дә борчылмагыз. Гәүһәр белән Әгьзәм чыгып киттеләр. Кояш инде кичкә авышкан, күләгәләр озынайган, көндезге эсселек сүрелә төшкән. Су буена чыккач, сулыш алулары тагын да рәхәт булып китте. Кеше дә аз монда. Яшел Яр халкы махсус сайранга чыгарга өйрәнмәгән. Гәүһәр белән Әгьзәм, көлеп сөйләшә-сөйләшә, тар сукмактан бардылар, вакыт-вакыт су буендагы урындыкларга утырып тордылар. Кама ага да ага. Якынлашып килгән кичтә аның агышы әллә нәрсәләр турында сөйли кебек. Болай ул дулкыннар бөтенләй юк та шикелле, ә бик игътибар белән тыңласаң, кайдадыр тирәндә алар нәрсәдер пышылдыйлар сыман. — Әнә ишетәсеңме? — ди Гәүһәр, әкрен генә. — Әйе, ишетәм, кайчак йөрәк шулай тибә кебек тоела миңа. — Әллә чынмы икән? — Гәүһәр Әгъзәмгә мөлаем гына карап алды. Бу караш күп нәрсә әйтә иде. Әгьзәм, хисләре ташуга чыдый алмыйча. аның кулыннан тотты Гәүһәрнең кулы эссе иде,— һич тә уйламаган идем... бәхет шулай якындыр дип Әгъзәм аны үзенә таба тартты, Гәүһәр аз гына артка тайпылды, тынып калды. Аларның күзләре күздән китмәде. Кама өстендә миллион-миллиард җемелдәвек, ул бик күп, бик күп нәрсәләр вәгъдә итә иде. Аңа ничек буйсынмыйсың!
1968
Роман кыскартып басылды.