Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВИТАМИННАР ХАКЫНДА

Балалар әдәбияты турында сүз чыкканда, «тәрбия» сүзе һәрвакыт янәшә йөри. Тәнкыйтьчеләр һәм педагоглар, балаларга багышланган әдәби әсәр турында сөйләгәндә, бик хаклы рәвештә, иң беренче планга тәрбия мәсьәләсен куялар. Әмма тәрбия чаралары аңарга сиздерми, күренми генә тәэсир итәргә тиеш, һәм әдәби әсәр дә балага эмоция һем конкрет сүзләр аша. вакыйга, образлар, характерлар һәм, ниһаять, әсәргә са1 Әдәби Л1 йомгакларына багышланган лынган идея-орлык аша, витамин аша. тәэсир итәргә тиеш. «А» дигән витамйн бар, «В» дигән витамин бар, «С» дигән витамин бар. Күп төрле витамин бар. Түм-түгәрәк, вак-ваклар Әйтерсең лә, борчаклар, Кайсылары ал гына, Ә үзләре бал гына| җыелышта сөйләнгән доклад. Б Иң уртасы әчкелтем. Монысын белә ич һәркем — Матур булса да тышы. Эчендә файдалысы... Бу өзек «Витаминлы хәрефләр» исемле шигырьдән алынды. Шагыйрь Шәүкәт Галиевнең «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр» китабы шушы шигырь белән ачыла. Бал — сәнгатьчә эшләнеш, витамин — әсәрнең идеясе! Энә очы хәтле витамин яки дару йоттыру ечен, бармак башы чаклы конфет ясарга кирәк. Димәк, өлкәннәргә адресланган әсәрләргә куела торган таләпләрдән тыш, балалар әдәбиятының үзенә генә хас үзенчәлекләре дә бар икән әле. Бу хәл балалар әдәбияты өлкәсендә эшли торган әдипләргә тагын да катлаулырак һәм тагын да зуррак өстәмә җаваплылык йөкли. Балаларга атап язылган әсәр, беренче чиратта, гади һәм аңлаешлы булырга тиеш, автор баланың белем һәм тормышны аңлау дәрәҗәсе белән хисаплашырга мәҗбүр. Аннан соң мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга язылган әсәрләр озын булмаска. баланы ялыктырмаска тиеш. Сөйләнгәннәрне конкретрак рәвештә аңлату өчен, яңадан Шәүкәт Галиев шигырьләренә мөрәҗәгать итик: Чана бара, чана бара, Чана бара, алга бара. Шул чанада чалкан ятып, Туңа-туңа арба бара. («Бу кайчак».) Карагыз: нинди матур язылган, никадәр җиңел укыла һәм ятлана торган шигырь. Шәүкәт бер куплет шигырьдә җиде генә суз кулланган. Аз сүзле, әмма тирән мәгънәле бу шигырьне бала бик тиз отып алачак. Авторның «Ай, кызым». «Сарыкмахер- ..... ........Уяулык», «Сызгырып йөрим» кебек шигырьләре до бер укуда истә калырлык. Менә «Ике төрле Тәуфыйкъ» исемле тагын бер шигырь. Анда икейөзле, тәче һәм ялаган малай турында сейләнә: Тәртипле дип әйтсеннәр дип, Шулай итенгән була — Юри аякка баса да Гафу үтенгән була._ Инде бу шигырендә Шәүкәт характеры формалаша башлаган астыртын кеше турында укучылары белән җитди итеп сөйләшә. Бу инде — гади көлке әсәр генә түгел. бу инде нкейөэле кешеләрнең асылын аңларга өйрәтә торган әсәр. Авторның яңа китабында сатирик, көлке шигырьләр беләч бергә уйландыра торган, уфтанырга мәҗбүр итә торган әсәрләр дә байтак, алардан соң табышмаклар һәм тизәйткечләр бирелгән. Шәүкәт Галиевнең «Гаҗәп хәллор. мәзәк хәлләр» китабын мин узган әдәби елның иң уңышлы әсәрләреннән саныйм Мәгълүм булганча, балалар әдәбияты — гаять катлаулы төшенчә, һәм ул үз эченә күп жанрларны туплый. Шуның естенә әле әсәрләрнең кече яшьтәге балаларга адресланганнары, урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балаларына атап язылганнары була. Сүзне бәләкәйләр өчен чыккан китаплардан башлыйк. Гомәр ага Бәшировның ■Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе» исемле хикәясе нәкъ әнә шундый: мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен язылган әсәрләрнең берсе. Беренче карашка ул бик гади сыман, бу хикәяне теләсә кем яза алыр шикелле. Әсәр озын түгел, автор кем өчен язуын, баланың тормыш тәҗрибәсен игътибардан ычкындырмый Хикәя кыска җөмләләр, матур һәм аңлаешлы әдәби детальләр кулланып язылган. Ярылып яткан морале дә юк. Ләкин хикәя зур эмоциональ тәэсир көченә ия, ул кош-кортларны, җәнлекләрне, тереклекне яратырга, табигатьне, тирә-ягыңны күзәтә белергә өйрәтә. Кагыйдә буларак, җәнлекләр, табигать турындагы хикәяләр зур тәэсир көченә ия булалар. Кызганычка каршы, безнең язучылар табигать һәм җәнлекләр турында аз язалар. Җәнлекләр, кош-кортлар турындагы хикәяләр гадәттә ике төрле максатны күздә тотып языла. Бер ишеләре табигатьне күзәтә белүне, җәнлекләрнең тормышын, холыкларын аңларга ойрәтүне максат итеп ала. Икенчеләре, мәсәлән, әкият формасында язылып, җанварлар тормышын сурәтләү аша кешеләр хакында сөйләүне максат итеп куя. Соңгысына Алиш әкиятләрен мисал итеп китәрергә була. Алдагысына Г Хә- сәновның «Ялкын» журналында һәм шул ук елда аерым китап булып басылган «Унике -натур» әсәрен алырга мөмкин. «Унике мо- тур»—елның унике аенда табигатьнең үзгәрүе. кош-корт, җәнлекләрнең тормыш итүе турындагы кызыклы һәм мавыктыргыч повесть. Бу китапны глин ел фасыллары, җәнлекләр, кошлар, үләннәр, табигать турында кечкенә энциклопедия дип атар идем. Әсәрнең деньяга чыгуында журналның да, нәшриятның да хезмәте күп. Ләкин нәшрият зур бәр ялгышлык эшләгән: китап рәсемсез чйккан. Табигатьне, терлекләрне яратырга өйрәтү максатыннан чыгып язылган китаплар, натуралист язмалары, һичшиксез, буяулы рәсемнәр белән чыгарылырга тиешләр Рәсемнәр бу кызыклы китапны тагын да баетыр иде. Шәүкәт Галиевтән кала балалар өчен иң актив эшләүчеләрнең тагын берсе —шагыйрь Галимҗан Латыйп. Узган ел аның «Дусларым минем» дигән китабы дөньяга чыкты. Әлеге китапта бик матур бер шигъри әкият бар. «Итекче» дип атала ул. Шигырьнең эченә салынган витамины да төртеп тормый. Язылышы да мавыктыргыч, гыйбрәте дә саллы — хезмәттә, һөнәрдә көч-куәт ди автор! Бу әкиятне тулысы белән яхшы әсәрләр рәтенә куеп була. Ләкин, кызганычка каршы, китаптагы башка шигырьләр зәгыйфьләр. Сүзем буш булмасын ечен, «Хәмәй белән Җәмәй» шигырен алып карыйк. Ике малай, уен белән мавыгып, мәктәпкә соңга калалар. Мәктәпкә барганда алар: Әтәчләр сугышканны да Карап озак торалар. Үзләре дә әтәч кебек Берсен-берсе егалар. Белмим, «торалар» белән «егалар-» сүзе никадәр уңышлы рифмалашадыр. Әмма мәгънә төгәллеге әллә ни искитәрлек түгел. Әтәчләрнең бер-берләрен егышуларын күз алдына китерүе шактый кыен. Әтәчләр «егышканны» караганнан соң, дуслар алга таба китәләр. Җиң очларына шалтырап Ката бозлы энәләр. «Шалтырап» түгел, шакыраеп ката түгелме соң ул! Шуннан соң малайларга салкын тия. автор аны болай сурәтли: Хәмәйнең дә, Җәмэйнең дә Тамак төбе сызгыра. Бәләкәй генә шушы шигырьдә күлме төгәлсезлек, күпме буталчыклык! Галимҗан Латыйпның бетен шигырьләренә хас бер кимчелек шунда, аларның адресаты төгәл булмый. Алар өлкән класс укучылары өчен артык гади бәләкәй бала өчен катлаулы итеп язылганнар. Сүзләр кай- чакны матур яңгырашлы булганнары, рифмага уңай булганнары өчен генә сайланалар һәм шигырь тукымасына ямау итеп салыналар... Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган тагын бер шигырьне алып багыйк. Ул «Яшь ленинчы» газетасының 62 санында басылган. «Уйларга кирәк» дип атала. Авторы — Р Мингалимов. Белер ечен дөресен, Үсәр ечен тизрәк — Бнк куп уйларга кирәк. Бик куп уйларга кирәк,— дип башланып китә шигырь. Шуннан соң шагыйрь баланы гаять кызыклы сәяхәткә алып чыга. Юк. үзе куйган сорауларга үзе үк җавап биреп бармый автор: дөньядагы бик күл «ни өчен»нәргә җавапны баланың үзеннән эзләтә, Рөстәм Мингалимов баланың хисләрен, тойгыларын, аңын, фикерен уятырга тырыша. Чөнки язучы укучыны йоклатырга тугел, уятырга тиеш, ачынырга, борчылырга, эзләнергә, көрәшергә өндәргә тиеш. «Син шигырь укыйсыңмы?» — дип дәвам итә Мингалимов: «Ай көлә»,— дип язалар, «Йолдызлар көлә»,— диләр; Укыйсыңмы шигырьләр! Елаган кошны күреп — «Җырлый!» дисеңдер әле. Җырлаган кошны күреп — «Елый!» дисеңдер әле... Белер ечен дөресен, Үсәр өчеи тизрәк — Бнк күп уйларга кирәк. Бик күп уйларга кирәк,— дип тәмамлый автор шигырен. Дөресен әйтергә кирәк: көчле шигырь! Автор да, «Яшь ленинчы» да балалар белән тормышның җитди яклары турында фикер алышалар. «Ялкын» журналында Нәби Дәүлинең «Сине көтәләр, лейтенант» дигән хикәясе басылды. Бер караганда, хикәя бөтен шартын китереп язылган сыман Адресаты да дөрес, күләме дә таман авторның максаты да изге. Тик бер нәрсә эшне бозып ташлаган: батырлыкка мәдхия җырлыйм дип, автор чама тойгысын онытып җибәргән, нәтиҗәдә әйтергә теләгәненең киресе килеп чыккан. Эш болай тора. Бөтен гаскәрләр чигенгәндә, совет офицеры постын ташлап чигенергә теләми. Чөнки аңа: пушкаңны ташлап китмә, дигән боерык бирелгән. Күпмедер вакыттан соң гаскәрләр кире әйләнеп килә. Ләкин алар килгәндә лейтенант белән пушка торган урында чокыр гына калган була. Лейтенант тубы белән үзен дә шартлаткан! Бер караганда, гаять зур батырлык бит инде. Ләкин уйлап карасак, Ватан өчен Шундый турылыклы, батыр офицерның тормышы кыйммәтме, әллә бер тупмы?. Күпме танклар, күпме туплар һәлакәткә очраган заманда, бер тупны кызганып түгел, кешеләрне коткару бәрабәренә шәһәрләр калдырылган заманда, лейтенантның мәгъиәсеэгә һәлак булуы ачуны китерә Ләкин лейтенант үзе һәлак булмыйча да тупны шартлата ала һәм башка солдатлар белән чигенә дә ала иде бит Алда күпме батырлыклар эшләп, ватанга күпме файда китерә ала иде!.. Урта һәм олы яшьтәге балалар эчен язылган әсәрләргә килеп җиттек шикелле Алдыбызда -Пионер сәхнәсе» китабының икенче саны. Болай китапның чыгу факты үзе матур күренеш, кирәк күренеш. Нәшрият та, китапны тезүчеләр дә зур эш башкарганнар. «Пионер сәхнәсевндә җәмгысы унөч сәхнә әсәре бар. Кызганычка каршы, шулерның күбесе схематизм чире белән авырый. күбесенең характерлары зәгыйфь Балаларны юк-бар белән келдерергә азаплану нык сизелә Әзер штамплар буенча естән-өстән генә язылган әсәрләр байтак анда. Гадәттә, балалар ечен язылган сәхнә әсәрләрендә һәм скетчларда ялкау, тәртипсез укучылар, ягъни тискәре типлар үзәктә була Әсәр башында тискәре укучы үзен гел начар яктан гына күрсәтә: илтешләре. өлкәннәр белән дорфа сөйләшә, гел әшәкелек кенә эшлән йөри Әсәр азагына таба яхшы укучы (укучылар коллективы яки укытучы) килеп керә дә тискәре укучының начар икәнен исбат итә, үгетли, яный, оялта Шуннан'соң тискәре укучы гаебен аңлап елый башлый, гафу үтенә. Елау һем гафу үтенү һәр әсәр өчен мәҗбүри. Г. Нөбиуллинның «Харис бабайлар өендә» скетчында Әминә исемле кыз, Харис бабайның ей эшләрен эшләшкән ечен, аннан акча теләнә Хәйләли торгач, теки бераз акча төшерә бит кызый. Күп тә үтми, Әминәнең әнисе, ватык сәгатен төзеттерергә дип, Харис бабайга киле. Харис бабай сәгатьне бушлай төзәтеп бире Финалда үзенең ялгышын аңлаган Әминә түбәндәге тәүбә речен сөйли: «ӘМИНӘ. И, оятка калуларым шушы ниән| Нигә дмп кенә алдым соң мин*бу акчаларны! Моннан соң Харис бабай күзенә ничек күренермен инде! (Акчаларны өстәлгә куя да чыгып йөгерә)». Г. Зәйнашеваның «Шомбай чыбыркысы» окият-комедия дип аталган Әммв әсәрнең эчтәлеге дө. формасы да әкнят-комедия жанрына туры килми, дөресрәге ул жанрга җавап бирми. Биредә бер әдәби әсәодә сыеша алмый торган төрле жанрлар буталган. Стена газетасыннан тешкән әкият батыры Шомбайның реаль вакыйгаларда катнашуы бөтенләй акланмый. Борын *ы замандагы надан көтүче, ярлы көтүче Шомбайның бүгенге пионерлар белән булган мөнәсәбәте ачыкланмаган Финалы белән ул алдагы скетчка бик тә охшаган. Ш. Рәкыйповның «Кирәмәт» скетчындагы Кирәмәт бик саран малай. Үз тырмасын кешегә бирми Кеше бассын дип аны тешләре белән өскә каратып куя Ләкин тырмага басып үз маңгаена суга. Керпесе була аның, ялгыш керпесе өстене утыра. Башка укучылар карап торганда билгеле Шуннан соң ул төзәлә, тәртипкә керә тәрбияләнә һәм кагыйдә буларс-. елап җибәрә. И. Абдуловның «Алма вакыйгасы» пьесасы да шундый ук әсәр. Сәлим исемле пионер, алма чәлдергәндә, көймәсе капланып, суга чума. Кеймәгә балчык, су тула, көймә бата Кеймә башка кешенеке була Алма урлаганны белерләр дип, Сәлим көймәнең кая батканын әйтми. Ә көймә суның аргы ягына чыгар ечен бик тә кирәк. Менә эзлиләр... Тик сизгер укучылар, пионерлар ярдәмендә укытучы җинаятьчене фаш итә. Селим үз гаебен таный һөм елап җибәрә .. Н. Гайсинның «Ялгышучы — тулы күләмле, еч пәрдәлек зур пьеса. Әмма бик естән- естән генә язылган һәм алдагы ишләреннән бик аз аерыла торган пьеса. Җиденче класс укучысы Дамир, хезмәт дәресеннән «бишле» алу максаты белән кеше эшләгән яхшы детальне үзләштерә Нәтиҗәдә деталь хуҗасы түбән билге алырга тиешле була. Тик монда да пионерлар бик сизгер булып чыгалар Тоталар бит малайның ялганын. Дамир да артык киреләнеп тормый, гаебен аңлый: «ДАМИР. Үз ялгышымны таныйм, иптәшләр, мин гаепле, гафу итегез. Сезне оятка калдырдым. Хәмит абый каршына барып хәзер ук гафу үтенергә риза». Дамирдан шушы ике җөмлә сүзне әйттерер ечен, Нур Гайсин еч пәрдәлек пьеса язган. Гомумән, балаларга адресланган сәхнә әсәрләре артык схематик булалар һәм естән-өстән генә язылалар һәм алары да, гадәттә кече һәм урта яшьтәге укучылар ечен генә була. Ә югары сыйныф укучылары, яшүсмерләр өчен язылган сәхиә әсәрләре соңгы ун елда бөтенләй күрән- мәде дисәм дә элпә ни арттыру булмас кебек. Дөрес. академия театры сәхнәсендә Аяз Гыйлаҗевнең «Җиргә тапшырылган серләр» дигән әсәре куелды. Игътибарга бик паеклы сәхнә әсәре ул. Автор җитди проблема күтәрә. «Җиргә тапшырылган серләр» пьесасы уйландыра торган әсәр, зур кичерешләр әсәре, һәм ул пьеса «Мәктәп сәхнәсеиндә рәхәтләнеп басылырлык иде. Балалар драматургиясенең зәгыйфь булуында яшь тамашачылар театры юклыгы гына төп сәбәп түгел, минемчә. Курчак театры бар бит. Ә драматургия юк. Бер Н. Дәүли нык бәйләнештә ул театр белән. Аның да ике пьесадан арттыра албаны юк. Ун елга ике пьеса — бик аз. •Пионер сәхнәсеондә шактый матур, оста язылган берничә пьеса бар. М. Хәсәнов- ның «Хикмәтулла»сы татар халык әкиятләре нигезендә язылган. Ул җор тел, кызыклы сюжет, маҗаралары белән укучыны үзенә җәлеп итәр. Ә Баяновның «Васыять» драматик поэмасы — игътибарга аеруча лаеклы әсәр. Формасы белән дә, сәхнә кануннарын белеп язылганлыгы белән дә һәм укучылар белән җитди телдә сөйләшүе белән дә бу әсәр кыйммәтле. Роберт Рәкыйповның «Математик пьеса»- сы форма ягыннан бик кызыклы уйланган. Бала уйнаганда һөнәргә өйрәнә, диләр. Бу әсәрдә геометрик фигуралар җанлы образлар булып хәрәкәт итәләр. Менә шушы уен аркылы элементар геометрия кагыйдәләрен балаларга аңлату авторның максаты, һәм ул үз максатына ирешкән. Ләкин автор. ни өчендер, шушы шаяру әсәренә кызыл, купшы сүзләр китереп өстәгән. Мин башта бал — әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше. витамин, деру — әсәрнең идеясе, дигән идем. Әле генә санаган әсәрләрдә идея тулып ята, Әмма менә шушы идеяне— витаминны бал белән төрү күренми. Характерлар зәгыйфьлеге, схемачылык X Гардановның урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен атап язылган «Су астында сукмаклар» повестенда да, Г. Нәбиул- линның «Яшел эстафетапсында да нык сизелә. Кызганычка каршы, олы әдипләребез- дән Г Әлсәләмовның «Миңа унтугыз яшь иде», Г. Кашшафның «Чүл буенда» повестьларын да әдәби елның казанышы, дип әйтеп булмый. Габдрахман абыйның бу повесте: -Мине 1941 елның декабрь азакларында Мәскәү янындагы сугышларда үтерделәр»,— дип, гаять мавыктыргыч, куәтле динамика белән башланып китә. Ләкин әсәрнең үсешендә ул динамика сүрелә, кими. Әсәр унтугыз яшьлек егет гомеренең гади иллюстрациясе булып кына калган. Сугышның фаҗигасе, коточкыч фәлсәфәсе, безгә таныш булмаган яклары күренми. Г. Кашшафның «Чүл буенда» әсәре дә хәрби темага корылган. Ул бер яктан дөрес язылган, матур эпизодлар белән сугарылган. Әмма ләкин ярты гасыр моннан элек булган вакыйгаларның бүгенге яңгырашын табалмадым мин бу повестьта. Аннан соң, бу ике әсәрнең теле читтән кергән сүзләр белән бик нык чуарланган. Г. Әпсәләмов повестенда «истопник», «тапочка», «костюм», «роддом» кебек сүзләр байтак очрый. Г. Кашшафта исә алар тагын да күбрәк: «конюшня», «субботник», «член», «бархат»... Хәрби-патриотик темага язылган әсәрләр күп чыкты быел. Ш. Рәкыйповның «Кайда син, Җан?»ы, Ә. Галиевнең «Йолдызлар шаһитны һәм башкалар. Ләкин авторлар батырларның ничек батыр булу фактларын, әсирлектә булган вакыйгаларны констатацияләүдән ары китә алмаганнар. «Сугыш язмалары» дигән китап та сугыш турында. Авторы — Хәертдин Мөҗәй, төзүчесе — Самат Шакир. Бу китапта без сугышның чынбарлыгын, коточкыч фәлсәфәсен, әче хакыйкатьне, сугыш мөхитендәге зур язмышларның фаҗигасен пәрәнҗәсез күрәбез. Автор сугышның кайнаган урыныннан репортаж формасында көндәлек язган һәм, үзе дә сизмәстән, югары сыйфатлы сәнгать әсәре тудырган. Бу әсәрдә заман прозасының кыскалыгы, оешканлыгы ярылып ята. Совет солдатларының батырлыгы белән авторның геройлыгы, кайбер кешеләрнең куркаклыгы, кайбер командирларның совет офицерына хас булмаган яклары, сугышның әчесен, хәтта сугышның көлке якларын да фальшьсыз, ачыктан-ачык сурәтли бу әсәр. X. Мөҗәй үзенең документаль повестенда контрастлар аша, батырлыкны куркаклык белән янәшә куеп, Совет солдатларының геройлыклары, Ватан язмышы, олы язмышлар турында сөйли, һәм аларның батырлыклары, Ватанга булган мәхәббәтләре, тугрылыкларын күреп автор куана. Ләкин сугышның катлаулы мөхитендәге кайбер каршылыкларга да күз йоммый. Кызганычка каршы, китап нәшрияты X. Мөҗәй елъязмасының күп кенә кызыклы эпизодларын төшереп калдырган. Бәлки, ул кимчелек русчага тәрҗемә ителгенда төзәтелер. Өлкән сыйныф укучылары өчен атап чыгарылган китаплардан «Беренче карлыгачлар», «Чәчәкләр һәм кешеләр», Г. Фәрхетдиноаның «Солдатлар» исемле беренче китабы. Р. Гатауллинның «Диңгез эзлим», Э. Мөэминованың «Синең өчен язам», Р. Вәлиевань ң «Якты йолдызым», Р. Хафиэованың «Таң билгесе», Г. Таелииның «Сары яфраклар коела» китаплары турында мак- •<ау сүзе дә, тәнкыйть сүзе дә әйтә алмыйм. Ф. Шәфигул линның «Авылым сандугачы» һәм М. Юнысның «Тимер филпе укучылар тарафыннан теләп кабул ителерләр дип уйлыйм. Соңгысы бигрәк тә. Миргаэыян Юныс чит илләрдәге тормыш турында күп яза. һәм, әйтергә кирәк, оста яза. Бу китапка кергән очерклар аеруча кыйммәткә ия. алар мавыктыргыч, талантлы язылганнар. Мон-пеле, Стромболи, Этна. Везувий вулканнарына сәяхәт бик мавыктыргыч, су асты авы турындагы очеркта диңгез тәбе дөньясының без белмәгән бик күл кызыклы яклары белән танышабыз. Тик автор чит илдәге хезмәт ияләренең авыр тормышын күрсәтү белән бергә ул җирләрнең гореф- гадәтләре. мәдәният һәйкәлләре һ. 6. турында да язса, әсәр тагы да тулырак булыр иде. Йомгаклап түбәндәгеләрне әйтәм. Балаларга атап язылган фәлсәфи, гыйбрәтле әсәрләр, элегик көчерешләр белән сугарылган, уйландыра торган, моңсу әсәрләр бөтенләй юк, дисәм дә хакыйкатьтән ерак китмәм! Андый әсәрләр язмаска, дигән канун бармы әллә соңП Балаларның, яшьләрнең бер-берләренә булган хисләре турында югары сыйфатлы әсәрләр аз. Язучылар «Яшь ленинчы». «Ялкын» укучылары өчен мәхәббәт турында язарга шүрлиләр. Моннан бер унунбиш еллар элек, педагоглар, тәнкыйтьчеләр балаларга мәхәббәт турында сөйләргә, гашыйклар турында әсәр язарга ярамый, диләр иде. Хетта «Муха цокотуха», «Бака патша турында әкиятхне, «Ромео һем Джульеттамны да шик астына алып, чебеннең черкигә. Бака патшаның Иванга. Ромеоның Джульеттага булган мәхәббәтләрен балага күрсәтүнең зарарлы икәнен исбат итәргә маташып карадылар. Ләкин бу әсәрләр дөнья әдәбиятының шедеврлары булыг калдылар һәм калачаклар, һәм киләчәктә мең буын балалары аларны укыячак, караячак! Ел йомгакларында театрларда яшь тамашачылар өчен куелган, радио-телевидениедә барган пьеса-сценарийлар да игьтибардан төшеп калмасыннар иде һәр тапшыруның нигезе әдәби әсәр бит. Безнең «Знание — сила», «Техника молодежи». «Наука и техника» кебек журналларыбыз юк. Балалар газетасы белән журналы гына бу эш белән даими шөгыльләнә алмый. Димәк, фән-техника яңалыклары, мавыктыргыч башваткычлар, һөнәргә өйрәтү китаплары, галимнәребезнең фәнни хезмәтләре, ачышлары популяр төстә язылып, китап булып чыгуына мохтаҗ икәнбез. Халкыбызның тарихы, үткәне, мәдәнияте турында әдәбиятыбыз күптәннән дәшми («Казан утлары»инан башка). Әдәби әсәрләр булмаса, тарихи материаллар, тарихчы- ларыбыэның хезмәтләре популяр тел белән язылып, китап булып чыксалар, балалар өчен генә түгел, зурларга да бик кызыклы бүләк булыр иде. Чыгышымның башында: балалар әдәбиятының хәлләре ничегрәк! дигән сорау куйган идем. Балаларга, яшьләргә сәнгатьнең бар төрләрен дә пропагандалау, сәнгать аша аларга рухи тәрбия бирү тиешле югарылыкта түгел, дигән идем. Әмма әдәбият өлкәсендә дә хәлләр мактанырлык түгел! Бу өлкәдә эшләүче өметле, сәләтле яшь язучылар бик аз: Р Харисов. М. Харисов Р. Мингалимов Г. Рәхим. Ф Гыйльметдинов Өлкән әдипләребез Г. Әпсөләмов, М. Әмир, Ә Еники, Г Гобәй. И. Туктар һәм башка агайлардан замана балалары яшьләре арасындагы рухи бәрелешләр сурәтләнгән. язмышлар турындагы, фәлсәфәләр бәрелешен чагылдырган яңа хикәяләр, повестьлар, пьесалар, романнар китәбез.