РУС ТЕЛЕН ЧИСТАРТУ ТУРЫНДА
(Буш вакыттагы, ягъни җыелышларда речьләр тыңлагандагы уйлар) Рус телен без бозабыз. Чит сүзләрне кирәксезгә кулланабыз. Аларны ялгыш кулланабыз. Недочеты яки недостатки, яки пробелы дип әйтергә момкин чакта, нигә «дефекты» дияргә! Әлбәттә, гомумән укырга һәм бигрәк тә газеталар укырга күптән түгел генә өйрәнгән кеше аларны тырышып укый башласа, ул газетача сойләм әйләнмәләрен ирексездән үзләштерә. Ләкин нәкъ менә газета теле бездә шулай ук бозыла башлады. Әгәр күптән түгел генә укырга өйрәнгән кешегә, яңа бернәрсә дип, чит сүзләр куллану гафу ителерлек булса, литераторларга инде моны гафу итеп булмый. Безгә чит сүзләрне кирәксезгә куллануга каршы сугыш игълан итәргә вакыт түгепме икән! Дөресен әйтим, әгәр чит сүзләрне кирәксезгә куллану минем ачуымны китерә икән (чөнки бу безнең массага йогынты ясавыбызны кыенлаштыра), газеталарда язучыларның кайбер ялгышлары инде мине бөтенләй чыдап тормаслык хәлгә китерүе мөмкин. Мәсәлән, «будировать» сүзен дәрт кузгату, хәрәкәткә китерү, уяту мәгънәсендә кулланалар. Ләкин французча «bouder» (будэ) ачулану, кабарыну дигән сүз. Шунлыктан будировать чынында «ачулану», «кабарыну» дигән сүз була. Сүзнең ниже- городча-французча кулланылуын күчереп алу — французча укыган булса да, беренчедән, өйрәнеп җитмәгән, ә икенчедән, русчаны бозып сөйләгән рус алпавытлар сыйныфының иң начар вәкилләреннән иң начар нәрсәне күчереп алу була. Рус телен бозуга каршы сугыш игълан итәргә вакыт түгелме икән! Беренче тапкыр 1924 елның 3 декабренда «Правда» газетасының 275 нче санында басылган Имза: Н. Ленин