РАЙКОМ СЕКРЕТАРЕ
Еракта-еракта — Кама таулары өстендә — сызылып кына язгы таң ата. Төн кунарга туктаган болытларның алсу итәкләрен балкытып, һавага беренче якты нурлар сузыла. Җир күзләрен ачып яңа көнне сәламли. Табигать уяна. Кошлар гадәттәге җырларын җырлый башлыйлар, елга-күл өсләреннән җиңелчә пар күтәрелә, яшел болыннарда җем-җем итеп чык бөртекләре ялтырый. таратып, пекарня ягыннан фургоннар кайта, әле анда, әле монда машина моторлары гөрелди башлый, чит урамнарның билгеләнгән урыннарына мөгри-мөгри сыер көтүләре җыела, тимер күперле дамба буйлап шәһәргә беренче колхоз машиналары керә. Үзәк урамнарның берсеннән тиз-тиз атлап, каратут йөзле, нык һәм җиңел гәүдәле кеше килә. Очраганнар хөрмәт белән аңа сәлам биреп узалар: — Исәнмесез, Мәгъсүм Шәйгазәмович! — Хәерле иртә, иптәш Хөсәенов! — Исәнме-саумы, әйбәт йокладыгызмы, Хөсәенов абый! — диләр. Менә ул КПССның район комитеты урнашкан ике катлы ак бинаның ишек алдына килеп керә. Ишек алды — кечкенә генә аллы-гөлле бакча. Сукмакның ике ягында да, иртәнге җилдә яфракларын лепердәтеп, алмагачлар үсеп утыра. Алмагачлар арасында— гөлләр-чәчәкләр. Ниндиләре генә юк аларның! Кашкарыйлар да. эре чәчәкле ирисләр дә, җете кызыл гладиолуслар һәм тюльпаннар да, дәлия чәчкәләре дә, пионнар һәм розалар да һәм тагын исемен бакчачылар гына белә торган уннарча төрле ят чәчкәләр дә, хәтта Кырым һәм Кавказның назлы лкунаклары» да үсә монда. Райкомның беренче секретаре аларга сокланып карап тора. Бакча буйлап әйләнеп чыга. Кайберләренең төпләрен йомшарта, чүп үләннәрне алып ташлый, сыгылып төшкән эре чәчәкләрне күтәртеп бәйләп куя. Аннан соң әлегә буш һәм тыныч коридор буйлап икенче катка күтәрелә һәм кабинетына керә. Эшкә утырганчы тәрәзәләрчә ачып җибәрә. Тәрәзәләрдән яшел алма һәм чәчәкләр исе бөркелеп керә. Мәгъсүм Шәйгазәмович, күзләрен кыса төшеп, тагын бакчага карап тора. Нинди матур бит! Ә элек монда бер нәрсә дә юк иде. Алмагачларны ул үзе утырттырды, чәчәкләрне ул үзе тәрбияли, үстерә. Райком кассиры Нина Михайловна Кукаркина белән алар икесе эшлиләр. Февраль ахырларында ук ящиклар ясап тәрәзә төпләрендә рассадалар үстерә башлыйлар. Мәскәүгәме. Казангамы, санаторийгамы — кая гына бармасын, ул пакетпакет чәчәк орлыклары алып кайта. Төрле оешмаларга өләшә, утырту, үстерү юлларын өйрәтә. Хәзер, соңгы берничә ел эчендә, Минзәләдә чәчәкләр күбәйде. Паркларда да. ишек алларында да. өй каршындагы бакчаларда да. Чәчәкләр колхозларга да күчәләр. Узган ел Минзәлә районы хезмәт ияләре Октябрь бәйрәменә бер миллион төп чәчәк үстерәбез, дигәннәр иде. Сүзләрендә тордылар. Көз көне районның чәчәк күргәзмәсендә моны шатланып билгеләп үттеләр. Җир өстендә чәчәкләр күбәя. Ул җирне матурлый. Кешеләрне матурлыкны аңларга, яратырга өйрәтә, көнне һәм тормышны бизи, зәвыкны үстерә, күңелләргә дәрт һәм шатлык өсти, кәефне күтәрә. Минзәлә дә уяна башлый. Капкалар ачыла. Урамнарга җылы күмәчнең тәмле исен Секретарь, чәчәкләрнең хуш исен күкрәген тутырып тагын бер сулады да, өстәл янына килеп, тартмадан бер хат алды. Ул Красноярск краеның бер райкомыннан килгән. «Чәчәк үстерүчелек» журналыннан укыганнар да: «Без дә сезнең кебек эшләргә телибез, орлыклар җибәрмәссез микән?» — дип язганнар. Орлыкларны, билгеле, шунда ук җибәрделәр. Хәзер Себер җирендә дә Минзәләдә үскән чәчәк орлыкларыннан шыткан матур гөлләр үсә... Ишек ачылган тавыш ишетелде. Райком хезмәткәрләре килә башладылар. Хөсәенов хатны өстәл тартмасына салды һәм телефон трубкасын алды. — Сеңелем, миңа Куйбышев колхозын бирегез әле. Газизовны,— диде. Тынгысыз һәм авыр хезмәт көне башланды. Ул, гадәттәгечә, кояш баеп караңгы төшкәнче дәвам итәчәк. Әле өйгә кайткач та әллә ничә телефон звоногына җавап бирергә, әллә кемнәр белән әллә ничә төрле g мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. т Айлар, еллар буена, гомер буена шулай... о Мәгъсүм ага—безнең якташ. Ул 1511 елда Сарман районы Балтамак авылында S крестьян семьясында туа. п Белмим, әти-әниләре ул чакта уллары Мәгъсүм үскәч кем булыр дип уйладылар ~ нкон?1 һәрхәлдә, син, улым, 277 686 гектар җире-суы булган зур районда партия < райкомы секретаре булып эшләрсең, халык сине дәүләтнең югары органнарына депуUl тат итеп сайлар, Ватаның сине Социалистик Хезмәт Герое итеп күкрәгеңә Алтын Йолдыз медале һәм Ленин ордены тагар, дип уйларына да китермәгәннәрдер. Гади халыкның уена да килмәгәнне, төшенә дә кермәгәнне Бөек Октябрь социалистик революциясе, Совет власте күрсәтте. 1931 елны, Алабуга техникумын тәмамлаганнан соң, Мәгъсүм ага укытучы булып авылга кайта. Авыл балаларына белем бирә башлый. Шул ук вакытта комсомол эшенә бирелеп китә. Ә комсомолда эшләрлек эшләр күп була ул чакта. Гомер буена башлары казан тирәсеннән, мич арасыннан чыкмаган хатын-кызлар яңача яшәргә, яңача уйларга телиләр. Аларны комсомол сафларына тартырга, клуб сәхнәләренә алып менәргә кирәк. Яшь комсомол секретареның инициативасы белән, тегү машиналары алып, кызларны тегүгә өйрәтү түгәрәкләре оештыралар. Аларны җитәкче эшләргә дә тарта башлыйлар: бригадирлар, звено җитәкчеләре итеп куялар. Гомумән, ул чорларда массаларның аңын күтәрү, яшьләр һәм кызлар арасында яңа тормыш өчен пропаганда алып бару һәм кичә генә әле байларда ялчы булып йөргән кешеләрдән җитәкче кадрлар әзерләү комсомолның бик мөһим бурычларыннан берсе була. Аның үзен дә бик тиз күреп алалар. «Рәт чыга бу егеттән», диләр һәм ВЛКСМ район комитетына бүлек мөдире итеп куялар. Бу инде «Үрнәк яшьләр» колхозы гына түгел. Горизонт киң. Эшләр дә, мәшәкатьләр дә күп. Ләкин, теләге булган таш аудара, дигән шикелле, егетнең телегэ дә була, «ташлар да авып тора» Шуннан соң аңа тагын әйтәләр* «Иптәш Хөсәенов, сезне ВЛКСМның райком секретаре итеп куйсак, ничек булыр икән?» — диләр Егет бүреге һәм түгәрәк ак йөзле яшь һәм чибәр кәләше Сәрвәр белән киңәшә дә, үзенең ихтыярын һәм көчен чама бизмәненә салып карый да, мин риза, ди Хәзер инде районның бөтен комсомол эшләре аның җилкәсенә төшә. Тик, бәхеткә каршы, егетнең җилкәсе киң һәм нык булып чыга. Ул олыларның ышанычларын аклый. Ә олылар — хәйләкәр. Районның гөрләп торган комсомол эшенә, комсомол секретареның үзенә текәлсынап карыйлар да өченче мәртәбә сүз кушалар: «Иптәш Хөсәенов сезне партиянең район комитеты пропагандисты итеп алырга ният бар иде, бу хакта ничек уйлыйсыз?» — диг.әр. «Партия кайда кушса, минем урыным шунда»,—ди егет. Яңа пропагандист монда да сынатмый Авыллардан кайтып керми Йокы юк, ял юк Муеннан эш. Коммунистларның политик белемнәрен күтәрү күп кеч һәм зур теләк сорый. Тик ул курыкмый. Йөрәгең яңадан-яңага омтылып, яшьлек энергияң ташып торганда, авырлыклардан куркырмы егет башы!.. Менә 1941 елның июнь ае җитә. Авырлык бер ир-егет башына гына түгел, ил-егет башына төшә Тыныч төзелеш чоры вакытлыча өзелеп тора. Халык коралга тотына. Хөсәенов та августның 15 ендә фронтка чыгып китә. Смоленск өлкәсенең Ельня юнәлешендә төнлә белән алгы сызыкка барып төшә. Хөсәенов — беренче ротаның политругы. Икенче көнне таң белән немецлар, җиңел генә җиңү өмет итеп, һөҗүмгә таш* ланалар Ләкин батальон егетләре — фин сугышында катнашып «чиркәнчек» алт батырлар. Алар дошманны ут ташкыны яудырып каршы алалар һәм яралыларын, үлекләрен ташлап, алларына-артларына карамыйча качарга мәҗбүр итәләр. Ләкин әле дошманның, гомумән, көчле чагы, кара яу шикелле бере арты бере корыч дивизияләрен җибәреп торган вакыты. Батальонның хәле начарлана, ул чолганышта кала. 18 көн сугышасугыша дошман тылында йөргәннән соң гына исән калган 410 кеше Звенигород янында Можайск шоссесына килеп чыга. 400 дән артык арсландай егет, Ватаны һәм халкы өчен гомерен биреп, берәм-берәм егылып кала. Исән калганнар иптәшләре өчен үч алырга ант итәләр һәм ул антларын намус белән үтиләр. Мәгъсүм Хөсәенов хезмәт иткән батальон Мәскәүне саклау өчен барган сугышларда катнаша, бөтен ачуын йөрәгенә җыеп, каһарманнарча сугыша, һәлак булган иптәшләреннән бик күп мәртәбә артык немецны теге дөньяга озата. Батальон партбюросының җаваплы секретаре М. Хөсәенов 1942 елның 31 мартында аягы яраланганнан соң гына якын дусларыннан, фронтташ иптәшләреннән аерылып китәргә мәҗбүр була... Беркөнне без аның белән шул еллар турында сөйләшеп утырдык. — Беләсеңме, минем бөр тапкыр разведкага да барганым булды бит,— диде ул. — Политрук була торыпмы? Сез бит разведвэводта түгел! — Теләге бар кешеләрне җибәрделәр. Мин дә теләк белдердем. 41 елның сентябрь, октябрь айларында иде шикелле. Ельня тирәләрендә. Ундүрт кеше киттек шулай. Ундүртебезгә бер автомат, башкаларыбызда винтовкалар. Ә ул автомат бөтен батальонга берәү генә иде Шуны кызганмыйча безгә биреп җибәрделәр... Вак кына әрәмәлектә засадада ятабыз. Менә бер мәлне таң беленде. Томан тарала башлады. Карасак, бер төркем фриц, каз кебек тезелешеп, безнең яктан кайтып килә бит, агай. Алар да разведкадан. Бәлки, берәр этлек тә эшләргә өлгергәннәрдер, кем белгән. Яктырып беткәнче, үз якларына ычкынып калырга тырышалар болар. Кызу атлыйлар. Тик ычкындырмадык. Якынлашкач кына ут ачып җибәрдек. Дүртесе шунда ук егылып үлде, бер-икесе яраланды Калганнарын сарык көтүен кугандай үзебезнең якка куып алып кайттык. — Безнең солдатларны эләктерергә барган немец разведчикларының үзләрен эләктерүегез шәп булган, билгеле. — Дөрес Мәсьәләнең тагын икенче ягы да бар. дошманның бер чакта да җиңелми торган әллә нинди мифик сугыш чукмары булмыйча, бик шәпләп тукмарга да, үкчәсенә басып кыйный-кыйный куарга да, сарык көтүе шикелле әйдәп алып кайтырга да мөмкин булган гап-гади фашист икәнен халыкка күрсәтү, аңлату да әһәмиятле иде. Кешеләрдә җиңүгә ышаныч тудырырга кирәк. Аңын яктыртырга кирәк аның. Кушкан эшләми, аңлы кеше эшли... Кешеләрнең аңын яктырту! Матур һәм эчтәлекле сүзләр. Укытучы, педагог кебек. Партия эшендә эшләүчеләргә дә. бигрәк тә секретарьларга бик кирәк мондый сәләт. Ата — бер балага ата. укытучы йөз балага ата, ә район җитәкчеләре анда яшәүче барлык кешеләргә дә ата булырга тиеш. Аларның шатлыкларын да, кайгы-хәсрәтлә- рен дә вакытында күрә белергә һәм дөрес аңлап, нәтиҗә чыгарырга тиеш. Партия җитәкчесе иң әүеәл Кеше булырга тиеш! Кешелекле кеше булырга тиеш! Без аларны нәкъ шулай булыр дип, шуны теләп һәм ышанып сайлап куябыз да бит. Мәгъсүм Хөсәеновның Советлар Союзы Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителүенә быел тө>әл утыз ел тулды. Ир гомере — ике утыз, диләр. Димәк, гомернең яртысы партия идеяләре өчен, килечек өчен көрәшеп ала» гына да түгел шул көрәшчеләрнең алгы сафларында үткән Әйтергә кирәк, җитәкче урыннарда кайда ааыр — шунда. Ул Чаллыга Кемерово госпиталеннән дәваланып чыкканнан соң. 1943 елның көз аеида кайта. Өч ел буе район комитетының кадрлар буенча секретаре булып эшли ♦ 1948 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы республика партия а мәктәбендә белемен күтәрә Партия мәктәбен тәмамлаганнан соң. Чаллыны калдырыр- < га туры килә. Чөнки аны Мөслим район Советы Башкарма Комитеты председателе ы итеп сайлыйлар Аннан соң ул җиде ел буе КПССның Минзәлә райкомының беренче g секретаре, ә 1957 елдан 1962 елга кадәр тагын үзенең таныш Мөслимендә партия район комитетының беренче секретаре булып эшли. S Менә 1962 ел җитә. Бу чорда Хөсәенов ике ел КПСС өлкә комитеты парторгы £ булып эшләп ала. Аннан Минзәлә колхоз-совхоз производство идарәсенең партком < секретаре була. 1965 елның январенда. Минзәлә белән Актаныш аерылгач яңадан Минзәлә райкомының беренче секретаре булып сайлана һәм шушы урында бүгенге ♦ көнгә кадәр эшләп килә. X Минзәлә! Аның исемен әйтүгә, борылмалы Ык суы. чите яшел камышлы тәңкә- тәңкә күлләр, көр мал көтүләре утлап йөргән киң болыннар, таң җиле белән сер Алар —иген үстерүчеләр. Илне туйдыручылар Минзәлә районының колхозлары * һәм совхозлары 1959 елда дәүләтебезгә 335,8 мең центнер ашлык сатканнар иде g Шуннан бирле бу санның тешкәне дә һәм бер урында торганы да юк Ул 1963 елда _ 448.1 мең центнерга. 1967 елда 692,1 мең центнерга җитте Ә инде узган елда Минзәлә х районы дәүләткә 702,5 мең центнер икмәк сатып, моңа кадәр район тарафыннан п күрелмәгән рекорд бирде. с-. Моны ачыклау өчен тарихка күз салыйк. В И Ленин 1901 елның октябрь аенда «Эчке күзәтү' исемле хезмәтен яза Ул шул ук елның декабрь аенда «Заря* журналының 2—3 саннарында Т. X. имзасы белән басылып та чыга. Ленин «Эчке күзәтү» дә « Уфа губернасында Минзәлә һәм Бәләбәй өязләре уңыш начар булган өязләр дип игълан ителгәннәр, һәм Эчке эшләр министрлыгының земство бүлеге, «губернатор белдерүенә караганда» «тик азык-төлек ечен генә» хөкүмәттән 800 000 пот ссуда кирәк булачак дип хәбәр итә Хәлбуки Уфа губернасының иген уңмаудан зарар күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен тикшерү өчен 27 августта чакырылган гадәттән тыш земство җыелышы бу өязләрнең азык-төлеккә булган ихтыяҗын каплау өчен 2.2 миллион пот икмәк, плюс калган өязләргә 1 миллион пот ашлык кирәк дип белдерде ә чәчү орлыгы өчен (губернага 3,2 миллион пот) һәм төрлекләрне туйдыру ечен (600 000 пот) ссуда бу исәпкә керми Димәк, министрлык азык ссудасын земство билгеләгәннең дүрттән бер өлеше кадәр генә билгеләгән»,— дип ачынып язган иде. Әйе, элекке крестьянның тормышы ачынырлык булды. Үзе икмәк игеп, тамагы икмәккә туймады. Өсте ялангач иде Кулаклар гына, авыл байлары гына бай торды Аларның икмәге, бәрәңгесе булган, атлары, сыерлары әйбәт бишмәтләре һәм бәйрәмнәрдә. сабан туйларында гына авылны шаккатырып, күзләрен яндырып киеп чыккан ялтыр галошлары булган. Боларның барысы да хәзерге колхозчының нарат сагызы исе аңкып торган биек якты бүлмәләре, шкаф-шкаф кием-салымнары, паласлары челтәр пәрдәләре, җырлап торган радиоалгычлары, уйнап торган телевизорлары, ейлә- рен җылытып торган батареялары. краннардан чаптырып агып килгән салкын сулары, шырпы тертүгә гелт итеп кабынып киткән зәңгәр газлары, бөтен җирне балкыткан электр лампочкалары, мал-туар тулган ишек алды ак мунчалары, шифер түбәле келәтләре. велосипедлары, мотоцикл, машиналары, тальян баяннары һәм башка байлык- муллыклары белән чагыштырырга мемкинме соң? Болар барысы да башка кешеләрнең маңгай тиренә, ачы күз яше бәрабәренә килгән хәрам байлык түгел, моны совет кешесе үз кул кече белен, үзенең сирәк акылы белән эшләп бар иткән. ләшеп, шаулап утыручы сандугачлы урманнар, ат дугасы күмелерлек булып каерылып « иген уңа торган иркен басулар һәм шушы җирләрдә җырлап яшәүче эшчән кеше- 2 ләр — шушы җирләрнең чын хуҗалары искә төшә. га Азмы бу. күпме? 1901 елда Минзәлә һәм Бәләбәй өязләренә азык-төлек өчен хөкүмәттән 800 000 пот ашлык кирәк булган Ә узган ел бер Минзәлә игенчеләре генә, үзләренә һәм мал-туарларына калдырганнан соң, җитәрлек чәчү орлыгы салганнан соң, артып калган 4 миллион 215 мең пот икмәкләрен дәүләткә саттылар. Менә хәзер уйлап карагыз инде: азмы, күпме бу? Күп! Бик күп!.. Моңа тагын узган ел дәүләткә сатылган 188,4 мең центнер сөтне, 49,2 мең центнер итне, 951 центнер йонны да китереп кушсак, күңелле генә саннар килеп чыга. Бу — ил һәм Ватан алдында Минзәлә эшчәннәренең йөзләре пакь дигән сүз». Ләкин болар чик түгел. Быелгы планнар бар бит әле. Алары ничек? Бу сорау Хөсәеновны бик уйландыра, борчый. — Алдагы планнар безнең зур,— диде ул, бер сөйләшеп утырган чакта.— Без быел гектардан уртача 20—21 центнер икмәк алырга тиешбез. Быел дәүләткә икмәк сатуның бишьеллык планын арттырып үтәргә һәм 5 еллык ахырына кадәр пленнан тыш бер миллион центнер икмәк артык сатарга дигән ният бар.— Аннан көрсенеп өстәде; — Бу. билгеле, безнең хыял. — Елларның көйсез килүен дә хәтердән чыгарырга ярамый. Мәгьсүм абый. — Менә шул шул. Кыш карга бик саран, ә салкыннарга юмарт булды. Ничәмә йөз гектар арыш уҗымы туңды, яз көне сөреп кире чәчәргә туры килде. Күпме орлык кирәк булды, күпме кеше һәм машина көче сарыф ителде. Табигать без дигәнчә генә килсә, бу артык чыгымнарның берсе дә кирәк булмый иде. Нишлисең, йөрәкне күчереп утырта торган заманнар килеп җитсә дә, табигать көчләрен йөгәнли, баш идертә алмыйбыз әле. — Әйе, хәзергә әле үз көчеңә ышанырга туры килә. — Әйе. Үзеңә, кешеләргә ышанырга. Җиңнәреңне сызганган килеш эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә. Вакытны да, йокыны да кызганмаска. Бу сүзләрнең чыннан да дөреслеген исбат итү өчен райком секретареның бер көнен генә күз алдыннан кичердек. Иртә. Әле яктырып кына килә. Мәгъсүм Хөсәенов инде аяк өстендә. Кичә КПСС райкомының утырышлар залында колхоз председательләренең, совхоз директорларының, зоотехникларның, товарлыклы-сөтчелек һәм дуңгызчылык фермалары мөдирләренең район киңәшмәсе булды. Киңәшмәгә махсус Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары С. С. Нилов та килгән иде. Ул терлекчеләр алдында чыгыш ясады. Җитешсез якларга да күз йоммады, тәнкыйть сүзләре дә әйтте. Шуңа күрә секретарьның кәефен бүген бик шәптән үк дип булмый. Ләкин нишлисең? Кәеф юк дип урында ятып булмый. Эш көтә. Эшләмәгән кешеләргә генә «эләкми» бу дөньяда... Райкомда әле берәү дә юк. Хөсәенов менә шундый иртәләрне ярата да. Тыныч кына уйланырга, планнар корырга була. Берәү дә комачауламый. Ә инде эш сәгате башлангач — бетте, баш та калкытып булмый. Әле иртә, тыныч. Беренче секретарь телефоннан шалтыратып колхозларның, совхозларның хәлләрен белеп чыга. Председательләр һәм директорлар да «хуҗаның» гадәтен, тавык белән бергә уянуын беләләр. Иртә таңда идарә тирәсендәрәк булырга тырышалар. Кайбер чакларда райком секретареның күзләре ялтырап китә; «Рәхмәт, сөендердең, молодец, шулай кирәк»,— дип, мактап та ала. Сирәкмирәк аның кашлары җыерыла, тавышы катылана. Эшен җиренә җиткереп эшләмәгәннәргә эләгә.» Шулай ярты сәгать үтә. бер сәгать. Менә ишекләр ачыла-ябыла башлый, коридорларда аяк тавышлары ишетелә. Райком эшкә керешә. Беренче булып район Советы башкарма комитеты председателе Сөләйман Вильданов күренә. Терлекчелек мәсьәләләрен тикшереп, хәл итеп кайту өчен ул авылларга китәргә җыена. Китәр алдыннан тагын бер киңәш-табыш итеп алырга дип кагылган. Икенче кеше булып шәһәр Советы председателе Александр Дмитриевич Соловьев керә Ул секретарьга балалар бакчасына куелачак карусель проектын күрсәтергә алып килгән Мондый карусельләр башка район җирләрендә юк икән әле. — Ни өчен шәһәрләрдә булырга тиеш тә, район балалары бу рәхәттән мәхрүм калырга тиеш? — ди Хесәенов һәм үз-узенә җавап бирә:— Безнекеләр дә самолетларга утырып очсын, күңел ачсын. Секретарь карусельнең эшләү техникасы белән кызыксына. — Күпмегә төшәчәк инде бу? — дип сорый. — Өч меңгә якын,— ди Соловьев. Ф — Балалар өчен, аларның шатлыктан елмайган йөзләрен күрер өчен артыгы да кызганыч түгел,— ди секретарь... — Билгеләнгән сәгатькә райком бюросы членнары һәм чакырылган кешеләр дә н җыела. Көн тәртибендә өч мәсьәлә. Беренче — районның лаеклы хезмәт ияләрен — КПСС членлыгына кандидатлыкка һәм КПСС членлыгына кабул итү. икенче — район -d тезелеш оешмаларының бүгенге эшләре һәм киләчәккә планнары, өченче—төрлеләр _ һәр аңлы совет кешесе. Коммунистлар партиясе сафларына басып, коммунизмның о бөек төзелешләренә коммунист булып катнашырга тели. Бу теләк соңгы вакытлао- = да — юлбашчыбыз В. И. Ленинның тууына 100 ел, Татарстан АССРның төзелүенә 50 ел ? тулу юбилейларына якынлашкан көннәрдә—бигрәк тә көчәеп китте. Шуңа күрә бу . бюрога да Коммунистлар партиясе сафларына кабул итүне сорап егерме бишләп кешенең килүе бик табигый. Узган елны, мәсәлән. Миизәлә районында КПСС членлы- ~ гына кандидатлар итеп 113 кеше кабул ителгән. Аларның утыз сигезе предприятие һәм промышленность эшчеләре, егерме җидесе хезмәткәрләр, калганнары колхозчы- — лар: терлекчеләр, механизаторлар, кырчылар. Менә шулерның берсе—сыер савучы Галина Мыльникова. Озын буйлы, ак йөзле „ чибәр һәм мөлаем кыз. Бюро членнары алдында каушамыйча тыныч кына басып гэ тора. Гаризасына ул: «Ленинның тууына йөз ел тулган көннәрне партиябез сафларын- * да каршыларга телим»,— дип язган. Й Галина, эшләве өстенә, зоотехникумның икенче курсында читтән торып укый икән Хәзер имтиханнар вакыты. Дүрт имтихан тапшырган да инде. Ике »5>ле, ике = «4»ле алган. — Үзең яшь. чибәр, тавышың да бар шикелле Үзешчән сәнгать смотрында кат- С. наштыңмы соң? — дип сорый секретарь. — Юк. — Нишләп? — Авылда без ике генә кыз. Түбән Кама ГЭСы салынгач, авыл су астында кала. Күчәләр. — Егетләр дә юкмы? — Ю-ук,— ди Галина, көрсенеп.— Армиягә китә торалар. — Күңелсездер? Галина яшерми; — Күңелсез... Тагын бераздан аны тәбриклиләр. Эшендә, укуында уңышлар телиләр Кыз, рәхмәт әйтеп саубуллаша да. ишеккә барган җиреннән борылып: — Мин хәзер бишенче имтиханымны тапшырырга киттем,— ди. Галинаның күз карашында горурлык һәм куаныч чагыла. Аңа бөтен бюро «5» ле тели. «Ни пуха, ни пера, үскәнем!» дип елмаеп озата. Мыльникова артыннан ишек ябылгач, җитәкчеләрнең йөзләре уйчанланып китә. Ялкынланып яшәр чагында чибәр кыз авызыннан чыккан «күңелсез» дигән сүзне ишетү берәү өчен дә күңелле түгел. Авылларында клуб салыр идең — озакламый күчә. Авылны һәм Галина эшли торган фермаларны икенче авылга күчерер идең— хәзер генә, бүген генә барысын да булдырып булмый, кулда Әбугалисина тылсымы юк, вакыт кирәк... Ә Минаело жиронда ГЭС белен бойлонгои мошокатьлор шактый. Ннчомо-ниче авыл яңа урыннарга «учел утырачак. Нихетло хуҗалы» корылмалар.™ ауган аңа урыннарда торгызырга туры килечек. Бу ашлар Башланган да иидо Партия һам х.ку- иучучелорга аур ярда» куроота. Акча бира. буране һам бугай гааолош -.торчал- лары белой тоаыин «о. Кадагына. ттуеоио. «угона кадар китара. Тик башланган гына шул оле. очына чыгасы .бар. Анна» башка да кырык «ирдо кырык горло >ш. һорборго игътибарны, вакытны сорый. . Райком бюросы членнары, менә шуларны уйлап, икенче кеше кергәнчә бераз тын тордылар. Нишлисең, билгеләнгәнсең икән, син башкарырга тиешсең икән — кыен дип торырга ярамый, тырышырга кирәк. Менә өстәл башында терлек симертү совхозының тракторчысы Мәрдәноа Галимәрдән басып тора. Аңа партия, устав, хәзерге халыкара хәлләр турында сорау* лар бирелә. Механизатор төпле, белемле күренә Менә тагын бер сорау: — Иптәшегез кем булып эшли? — Хатыным Галия дә тракторчы. Бер тракторда эшлибез Галимәрдән белән Галияне трактор кавыштырган икән, -яучы» шул булган. Алар — яшь егет Һәм яшь кыз —1952 елны бер үк тракторда эшли башлаганнар Шунда яратышканнар, ейләнешкәннәр, хәзер дә бер тракторда эшлиләр Җәй көне кырлар* дан кайтып кермиләр, кыш җитсә, фермага кайтып, икесе дә дуңгызлар карый. Бюро членнарының сүзләре бер: механизатор Галимәрдән Мәрдәновны КПСС членлыгына кандидатлыкка кабул итәргә! Ул чыгып киткәч, Хөсәенов, сыңар колаклы күзлеген кулында әйләндергәләп утырды да, районның «Коммунизм таңы» газетасы редакторы урынбасары Фәрит Хәбибуллинга дәште: — Менә шундый кешеләр турында күбрәк языгыз әле газетага, ә? Әйе, мактап газетага язарлык кешеләр күп Минзәлә районында. Ирле-хатынлы Госманов һәм Госманова турында ник язмаска? Аларның бүген һич онытылмаслык, гомер буйларына сагынып һәм горурланып сөйләрлек шатлыклы көннәре: икесе дә бергә, бер сәгатьтә Коммунистлар партиясенә член булып кабул ителделәр Бүген тагын күлләр өчен дә бәйрәм көн булды. Төзүчеләр бригадиры Никитин, шофер В Кириллов, укытучы Шарыгина, механизатор Сайманов, кассир Сафина, зоотехник Идрисов, башка иптәшләре белән бергә, партия сафларына кабул ителделәр. Беренче секретарь аларның һәрберсен бу уңай белән чын күңеленнән котлады, уңышлар теләде, һәркемгә җылы, ягымлы сүзләр тапты. Икенче көн тәртибенә күчкәндә бүлмә тутырып төзүчеләр килде. Күп идө алар. Хәзер безнең илдә иң мактаулы һәм хөрмәтле профессияләрнең берсе — әлбәттә, төзүче һөнәре. Төзүче эше бездә елдан-ел арта, киңәя. Илебез — тоташ төзелеш мәйданы Минзәлә дә ашыга-ашыга тезелә Элек ярминкә вакытларында гына бер киерелеп, шаулап-гөрләп ала торган, сәүдәгәрләрнең берничә таш өе һәм таш «лафкайлары гына булган, вак сатучылар, йокымсырап гомер сөргән мещаннар шәһәре хәзер көн-төн гөрләп тора. Төзелеш гөрелтесе, яңа тормыш, яңача яшәү гөрелтесе белән Минзәләнең Ыкка һәм Камага китә торган ягында икешәр катлы таш өйләрдән яңа нефтьчеләр шәһәре калкып чыкты. Ул болын ягына таба үсә. колачын җәя бара. Шәһәр уртасында — элек чаптар атлар юырттыра торган мәйданда — рәт-рәт булып сулы, газлы йортлар салына Культура йортлары, магазиннар, ашханәләр, мәктәпләр, тораклар салына, бакчалар, парклар бизәлә. урамнарга асфальт җәелә, яңа фонарьлар куела. Кыскасы, төзелеш һәм төзүчеләр Минзөләдә почетта. Шуңа күрә киләчәк планнар турында сөйләшү өчен, бүген райкомга чакырылганнар да инде алар. Сөйләшү озак барды. Конкрет һәм кискен төстә барды Кызгапычке каршы, һәр- кайда. һәркемнең авырткан җире ике генә—төзелешкә эшче кочләрнең һәм төзелеш материалларының (Минзөләдә конкрет — кирпеч) җитенкерәмәве Бюрода бу мәсьәлә нәтиҗәле хәл ителде, конкрет карар чыкты... Иртәгесен Хөсәенов Чаллы юлы буйлап авылларга китеп барды. Ул беренче булып туктаган Коноваловка председателе Кадыйров. үзенең пәһлеван гәүдәсенә дә карамастан, гаять җитез кеше Үэ-үзен тотышында, хәрәкәтендә генә түгел, башлыча, эшендә җитез ул Коноваловкада, Белопахатныйда һәм бүтән бригадаларда дуңгыз, сыер фермалары, бөтенләе белән машинага көйләнгән сыерлар фермасы да, дуңгызлар фермасы да чиста һәм җылы Абзарлар әле шушы елларда гына салынганнар Фермалар янында тагын яңалары тезелеп ята. Җае чыкканда әйтергә кирәк: райком секретаре үзе дә җитезлек сорап күршеләргә керә торган түгел Юлны, сукмакны карамый, яшь егетләрчә элдерә генә... Мәгъсүм Хөсәеновны райондашлары, ул үз районының чын патриоты, ул үз җирен чын күңеле белән ярата, диләр. Хак сүзләр һәм тагын шунысын эй’ергэ кирәк райком секретаре бу изге хисләрне бүтәннәр күңелендә дә көчәйтергә тырыша. Бу турыда, минэөләлеләрнең патриотик хисләре турында, сүз чыккач, уя болай диде: — Мин туган ягыбызны аның табигатен яратам. Табигатьне яратмаган кеше минем дошман Туган җиреңне, туган җир табигатен ярату — туган илеңне ярату бит ул. Үз җирең белен горурлану кирәк Үз хезмәтен, һенәрең белән горурлану кирәк Шунсыз хезмәтеңнең нәтиҗәсе ечен кайгырту булмаячак. Ә минзәләлеләр әйтергә кирәк, г хезмәтләренең нәтиҗәсе белән кызыксынмыйлар түгел... Әйе, үз җирен яратып, аның көннәи-кен матураюы, баюы ечен, муллыкка күме- £ луе һәм чәчәк атуы ечен җаннарын аямыйча эшләүчеләр Миизәлә районында бик 2 күпләр. Минзәлә халкы алар белән хаклы рәвештә горурлана. Бораулау мастеры Фәсхетдин Шарафетдинов. Хөсәенов шикелле үк, күкрәгенә 5 Алтын Йолдыз медале тагып йөри «Марс» колхозы председателе Нәҗип Галимәрдә- = новны. Куйбышев исемендәге колхоз председателе Галимҗан Газизовны. «Дружба» < колхозы бакчачысы Василий Петрсвны, пенсионер Әхмәтмедәррис Вәлиәхметовны «Победа» колхозы тракторчысы Мирзахмәт Нуриәхмәтовны, «Уражайный» совхозының ~ сыер савучысы Мария Холкинаны һәм башка иптәшләрне Ватаныбыз Ленин орденнары а белән бүләкләде Болардан кала, минзәләлеләриең тагын җитмешләп кешесе Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» һ. б. орден, медальләргә лаек булдылар Тормыш юлы чәчәкле бохар паласы җәелгән йомшак юл түгел. Тормышның « ачысын да, течесен дә татырга туры килгән чаклар булгалый Авыз гел шатлыктан ерылып тормый, борчылып кысыла да белә Минзәләлеләрнең дә борчылган чаклары п булды быел. Бигрәк тә терлекчеләр борчылды, алар белән бергә район җитәкчеләре * борчылды, райкомның беренче секретаре Мәгъсүм Хөсәенов борчылды Район хезмәт „ ияләре җилкәсенә төшкән кырык эшнең кырыгы әйбәт барса да. кырык беренчесе узган елда аксый башлады. Терлекчелеккә игътибарның җитенкерәмәве сизелде ” Узган елны 100 сыердан 88 генә бозау. «Уражайный» совхозында. «Кама» һәм «Гигант» п колхозларында һәр төп ана дуңгыздан сигезәр-тугызар гына бала алынды. «Искра» * һәм Тукай исемендәге колхозларда бик бәләкәй— 230—240 килограммлы гына сыерлар сава башладылар Төрле сәбәпләр аркасында районда сөт кимеде Узган елны район буенча һәр сыердан уртача 2.458 килограмм гына сет савып алынды. Бу — республиканың уртача саныннан 146 килограммга кимрәк булды. Мәсьәлә Татарстан АССР Министрлар Советында каралды КПССның Минзәлә райкомында колхоз председательләренең, совхоз директорларының, зоотехникларның, товарлыклы-сөтчелек һәм дуңгыз фермасы мөдирләренең район киңәшмәсе җыелды. Зур сөйләшү, киңәш-табыш булды Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары иптәш Нилов, чыгыш ясап. Минзәлә терлекчеләренең эшенә анализ ясады Райком секретаре Хөсәенов терлекчелекне фәнни нигезләрдә оештыру ечен алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнүне киң җәелдерергә, җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең ролен күтәрергә, ферма хезмәткәрләренең хезмәт дисциплинасын ныгытырга чакырды, район коммунистларының терлекчелектәге хәлне тиз көндә тезәтәчәкләренә һәм данлы юбилейларны зур хезмәт җиңүләре белән каршы алачакларына тирән ышаныч белдерде Хәзер индө җәйнең соңгы ае керде Шуннан соң үткән көннәр һәм айлар Минзәлә терлекчеләренең сүзе коры сүз генә булып калмаганлыгын исбат итте Алар вәгъдәләрен үтиләр Терлекчелектәге эшләр дә күңелле нәтиҗәләр бире Чөгендернең һәр гектарыннан — 180 центнер, бәрәңгедән — 130 кукуруздан — 250 центнер уңыш алырга. 60 000 центнер ит. 200 000 центнер сет тапшырырга Менә Минзәлә хезмәт ияләренең быелгы планнары Минзәләдә йөргән көннәрнең берендә без Мәгъсүм абый Хесәеиов белән сөйләшеп утырдык. Аның эш урынында түгел, өендә, табын янында Мин аны кырда эш естәле янында, киңәшмәләрдә күргәнем бар иде Ә әйдә бик шаян, әңгәмәне сүрелдермичә оста алып бара торган йорт җанлы кунакчыл хуҗага өйләнде дә куйды Мәгъсүм абый Дөрес, аңа вакыт-вакыт естел яныннан торырга, телефон чакыруларына җавап бирергә, кайчакларда җитди генә сөйләшүләр алып барырга терле мәсьәләләрне хәл игәргә дә туры килде. __ Райком секретареның шул инде аның,— диде ул,— кене юк. тәне юк. Сүз Минзәлә шәһәренә, районнардагы төзелешләргә күчте. Хәзер «Ярыш». «Алга» колхозларында, Ямашев исемендәге совхозда, совхоз-техникумда Культура сарайлары төзелә. Куйбышев исемендәге колхозда 500 урынлы, Минзәләдә 650 урынлы мәктәпләр салына. Болар естенә, шәһәрдә таг»1н 600 урынлы Культура сарае салынып ята. Ул В. И. Ленин исемен йөртәчәк. Болар — культура төзелешләре генә. Ә фермалар, торак йортлар һәм башкалар санап бетергесез. Алар һәркайда. һәр авылда. — Тезелеш материаллары гына җитсен,— дидем мин, райком бюросында барган сүзләрне искә төшереп. — Әйе,— диде секретарь — Безнең тез астына шул суга—кирпеч! Тагын бер мәртәбә кирпеч!.. Дөрес 1970 елда Чаллыдамы, Түбән Кама районындамы елына йөз миллион кирпеч чыгара торган завод салына икән. Ул чагында кирпеч проблемасы бераз җиңеләячәк. Тик аңа кадәр шактый вакыт бар шул әле. Аннан соң ярый ла ул вакытында тезелеп бетсә... Секретарь кайчандыр үзе белән бергә эшләгән иптәшләрен сагынып утырды. — Кешеләр үсә,— диде ул, дуслары өчен шатланып. Чыннан да М. М. Репеев 50—54 елларда аның белән бергә эшләгән. Минзәлә райкомының икенче секретаре булган. Хәзер республиканың партконтролендә эшли, һидият Хәмидуллин 53—57 елларда Минзәлә райисполкомының председатель урынбасары булган, ә хәзер ул республика прокуроры. Тимер Шаймиев — Минэәләнең элекке авыл хуҗалыгы техникасы берләшмәсе председателе — хәзер КПСС өлкә комитетында авыл хуҗалыгы бүле<е мөдиренең урынбасары... Күп алар, күп — дуслар, иптәшләр! Әйе, дуслар, гади танышлар гына түгел, чын дуслар. Бергә эшләгән, бергә көрәшкән, җиңү шатлыгын да, хезмәт борчуларын да бергә кичергән дуслар. Мәгъсүм Хөсәенов моның шулай булуына бигрәк тә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән көннәрдә нык ышанды. Ул кадерле Указ 1966 елның 22 мартында игълан ителде. Шул ук көнне Хөсәеновлар өенә хатлар, котлаулар, телеграммалар ява башлады. Ишек бер дә ябылып тормады. Кайлардан гына, кемнәрдән генә юк иде ул кайнар котлаулао! Өйгә дә агылдылар алар, райкомга да. Мәгъсүм абыйның тормыш иптәше Сәрвәр ханым аларны миңа алып күрсәтте. 150 телеграмма, хат. Яшьлек иптәшләреннән, дусларыннан, колхозлардан, совхозлардан, белгән һәм белмәгән кешеләрдән. Менә художник Кондрат Максимов телеграммасы, республика мәгариф министры Мәхмүтовныкы, профессор Дорофеевныкы, Татсоюз председателе Артемьеотан һәм башкалардан, һәм башкалардан. Казаннан, Әлмәттән, Чаллыдан, Мәскәүдән, Актаныштан, Арчадан һәм башка җирләрдән... Шундагы хисләрен Мәгъсүм абый, бер генә суз белән әйтеп бирде: — Еладым,— диде. Аннан соң өстәде.— Телеграммаларны, хатларны кочакладым да еладым... Карагыз әле: безнең, «тимер ихтыярлы, корыч йөрәкле, утта янмас, суда батмас, беркайда да аптырап калмас, беркайчан да еламас»,— дип язарга һәм уйларга гадәтләнелгән райком секретаре кадәр райком секретаребыз елап утыра лабаса, җитмәсә, моны үзе дә яшерми кычкырып әйтеп тора! Гап-гади кеше шикелле, безнең шикелле! Хәзер инде укучыларга әйтим: мин, беренчедән, райком секретарен, икенчедән. Кешене эзләп барган идем Минзәләгә. Мин аларның икесен дә таптым. Мәгъсүм абый Хөсәенов — Кеше. Аның Алтын Йолдызы астында гади кешеләрне аңлаучы гап-гади йөрәге тибә... Еракта-еракта, Кама таулары өстендә сызылып кына җәйге таң ата. Төн кунарга туктаган болытларның алсу итәкләрен балкытып һавага беренче якты нурлар сузыла. Җир күзләрен ачып яңа көнне сәламли. Табигать уяна. Кошлар гадәттәге җырын җырлый башлыйлар, елга-күл өсләреннән җиңелчә пар күтәрелә, яшел болыннарда җем-җем итеп чык бөртекләре уйный. Райкомның беренче секретаре Мәгъсүм Хөсәенов кабинетына килеп керә дә тәрәзәләрне ачып җибәрә. Тәрәзәдән яңа өлгергән алмаларның хуш исе. чәчәкләр исе бөркелеп керә. Секретарь чәчәкләр һәм алма исен күкрәген тутырып бер сулый да өстәл янына килеп кулына телефон трубкасын ала: — Гаражмы бу? Машина китерегез, авылларга чыгарга кирәк.