Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Беренче тапкыр кояшны. йолдызларны күргән. Тикай- ча кәткәм-әнкэм» дип телем ачылган җир - Башкорт- станның Туймазы районы Төпкилде авылы Күңел күзем дөньяга. я йөрәгем шигърияткә ачылган урын — урта мәктәп университет. «Кызыл таң» редакциясе. Шигъри сүзем көрәшкә чыккан мәйдан — Уфаның газетажурналлары, әдәби алыманахлар һәм «Очрашу» исемле беренче шигырьләр җыентыгы... Менә шулай җәмгысе өч дистәгә якын гомерне сүткәнмен. Азганнарымны туачак әсәрләремнең увертюрасы гына дип исәплим. Тормышка ашырасы хыял тарым да. чын иҗат шатлыкларым, газапларым да — барысы да әле алда — үтеләчәк, язылачак юлларда.

Җәйге янгырлы юлдан Атлар юыртып бара. Тәгәрмәчләр пычракн.ы Артка ыргытып бара. Әнә шулай тазарынып Әйләнә Җир шары да: Әйләнгән саен коллыктан, Вәхшилектән арына. Бу йөрәгем кайчагында Дусларга бик кырыс кебек, Ә дошманга — тыныч кебек. Кырыс кебек — юлдан язса, Көнгә Туган калам. Кат-кат йортлар Кәрәзләрдәй тезелгән. Тәрәзәләрнең һәрберсе Кояш чәчә үзеннән. Тәрәзәләр тарта көн дә Илһамлы җыры белән. Ә кәрәзләр арта көн дә Бал белән, нуры белән. Дуслар кулын каты кысып Йомарланган бер уч кебек. Тыныч кебек — ләкин бит ул Кында яткан кылыч кебек. ачык тәрәзәләре Кешеләре ай-кояшлы, йолдызлы бу йортларның. Гүя тормыш чәчкәсенә Сарылган бал кортлары. Көнгә ачык тәрәзләре, Дөньяга — күңелләре, Күңелләре — кәрәзләрнең Тулышып түгелгәне...

Соңлаган мәхәббәт

Алдыбызда кара кабер, Үлем төсле кара икән. Дустыбызны бүген бездән Аерып торыр ара икән... Көлә идек: «Бигрәк гади, Әллә бераз тиле микән?..» Без аңардан көлдек микән, Үзе бездән көлде микән? • Дустым истәлегенә Туфрак өйдек үзе зурлык — Юрган итеп ябынырлык. Яхшылыгын өйсәң әгәр — Тау булырлык, тау булырлык!.. Кабер өсте чәчкә, чәчкә... Әллә күктән яуган микән? ...Их, аларны исән чакта Бирәселәр калган икән...

 

Рафаэль Хуҗин

Поляны районының Түбән Шөн авылы. Шул авылда урта мәктәп тәмамладым. Хәзер университетта IV курста укыйм. Шигырьләр язам, дөнья әдәбияты белән танышам. Шигырьне шигырь итеп аңларга һәм язарга өйрәтүче остазларым. Тукай. Такташ. Блок, Лорка Ташлар Таш урам, таш йортлар, таш сыннар, Таш койма, таш мәйдан, таш юллар... Күпме җир таш белән түшәлгән, Таштай нык, каты бу — таш куллар. Ташны да бу тормыш кайвакыт Таптаган, я кискән, я ваткан, йортларның нигезен җимереп, Кемнәрдер чардуган ясаткан. Зиратта кабердә ташлар бар: Агарып ерактан, калкудан, Дөньяга тарихын сөйләргә Үлгәннәр таш булып калкыган. Тумыштан ук Кеше шулай, ашыга ул... Алга өндәп, Хыял дигән көч атлый. Абына икән, Кочаклый ул газиз җирен, Кайвакыт җир Аның үзен кочаклый...Кайчак Кайвакытта бер елыйсы килә... Җитәкли дә мине сагышлар, Алып китә аулак урыннарга, Кайда кеше азрак, тавышлар. Кайвакытта бер көләсе килә... Җитәкли дә мине шатлыклар, Алып китә шаулы урыннарга, Кайда кеше күбрәк’ тавышлар. Төн Этюд Төн... Җирнең кояшка аркасын Җылытып яткан чагы. Күкрәгендә кешеләрнең йокыга баткан чагы. Төн... Ана йоклата нәниен: «йокла, бәбкәем»,— диеп. Күктән йолдызлар карыйлар Кара күзлекләр киеп. Төн... Җир-ана тып-тын, хыялда... Нәрсә уйлый— сагына? Мондый чакта ул һәрвакыт Кара шәлен ябына. Юлларга карлар яуган Юлларга карлар яуган, Елларга карлар яуган. Тамырларын жәеп үскән Карт имән инде ауган... Имән канаты астына Елышып үскән усаклар Хәзер инде башкаларны — Чыршыларны кочаклар. Бер киткәчтен дөньясына Ачу да юк, юк үпкә. Имән зәңгәр төтен булып Ага болытлы күктә...

Әхмәт Гадел

Мин 1942 елда Кырымда туганмын Бу дөньяга килгән барча кешеләр кебек ук, тормыш юлымны кычкырып елап башлаганмын. Язмыш гел миһербанлы булып торды дисәм, ялганчы булырмын дим. Чөнки чишмә сулары да эчтем, ачы күз яшьләре белән дә канәгатьләнгән чаклар булды. Илләр, җирләр күрдем, үстем, укыдым. Хәзер Куйбышев шәһәрендә РСУ-1 дә хезмәт итәм.

Кошлар Кошлар язгы җилләр белән Кайта туган илләренә. Озын юллар кичә алар, Салкын, ачлык кичерә алар... Курыкмыйлар бернидән дә, Канатларын җилпегәндә Төшеп кала каурыйлары... Сагышлы да сагынулары... Почмакланып тезелешеп, Чам1 Тамырларын тирән туфракка җибәреп, Яр кырыйларына тотынып, Ташлар кочып үсә, җилләр сөя аны, Башка үсемлекләр үсалмаган җирдә. Үсә кәкре нарат — Кырым чамы! Ботаклары күк гөмбәзен тотып тора, Бакчачының бармакларыдай . һәркем туган җирен сөйсен иде шулай, Ташлы тауның батыр чамыдай... Янгын сүндерүчеләр Янгын сүндерүчеләр, Сез кая ашыгасыз? Янгын юк, Бу — кичке офык яна. Янгын сүндерүчеләр, Сез кая ашыгасыз?.. Янгын юк, Бу — көзге яфраклар оча. Очкыннардай алар уйнап оча.. Янгын сүндерүчеләр, Сез кая ашыгасыз? Янгын ЮК, Бу — мин киләм. Чәчләремне Туздырып Мин янам, янам, янам. һәм сез мине сүндералмассыз Җиз башлы брандспойтлардан! Янгын сүндерүчеләр. Сез гел юкка ашыгасыз!.. Каре дингеа буйларында үсә торган Әхмәт Гадел кайта Күктә кошлар бара очып, Биек таулар кала аста, Күпләр егыла бәрелеп ташка. Моңлы көйләр суза алар, Диңгезләрдән уза алар... Ләкин барча авырлыкны Бу көрәштә жиңә кошлар, Язгы айда, якты көндә Кайта туган җиргә кошлар.