Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЯ ОЕШМАСЫ ҺӘМ ПАРТИЯЛЕ ӘДӘБИЯТ

 

Россиядә социал-демократик эшнең октябрь революциясеннән соң туган яңа шартлары партияле әдәбият мәсьәләсен нәүбәткә куйдылар. Легаль булмаган матбугат белән легаль матбугат арасындагы аерма, крепостнойлык, самодержавие Россиясенең шушы куңелсеэ мирасы, югала башлый. Аның әле үлеп беткәне юк, һич юк. Безнең министр-лремьерның икейәзле хекүмәте әле шундый башбаштаклана ки, «Известия Совета Рабочих Депутатов» - «легаль булмаган рәвештә» басыла, ләкин хе- күмәтнең комачауларга хәленнән килми торган нәрсәне ахмакларча «тыярга» маташуыннан хекүмәт ечен хурлыктан башка, аның үзенә яңа мораль ударлардан башка һичнәрсә чыкмый. Легаль булмаган матбугат белән легаль матбугат арасында аерма яшәгәндә, партияле һәм партиясез мәхәббәт мәсьәләсе чиктән тыш гади һәм чиктән тыш фальшь, гарип тестә хәл ителә иде. Бетен легаль булмаган матбугат партияле иде. оешмалар тарафыннан чыгарыла, партиянең практик эшчеләре группалары белән тегеләйме яки болаймы бәйләнешле группалар тарафыннан алыл барыла иде. Партиялелек тыелганга күрә бетен легаль матбугат партиясез иде, ләкин теге яки бу партиягә «тартымлы» иде. Гарип союзлар, нормаль булмаган «бергә яшәүләр», фальшь пәрдәләр котылг» сыз иде; партия карашларын чагылдырырга теләгән кешеләрнең ирексеэдән әйтел ( термәүләре белән ул карашлар дәрәҗәсенә үсеп җитмәгәннәрнең, асылда, партия кешесе булмаганнарның уйлап җиткермәве яки фикер куркаклыгы аралаша иде. Каһәр тешкәй чор, эзопча сейләүләр, әдәби холоплык, коллык теле, идея крепостнойлыгы чоры! Рус җирендәге бетен җанлы һәм саф нәрсәне буып тоткан бу кабахәтлеккә пролетариат чик куйды. Ләкин пролетариат хәзергә әле Россия ечен азатлыкның тик яртысын гына яулап алды. Революция әле тәмамланмаган. Әгәр царизмның инде революцияне җиңәргә коче җитми икән, революциянең әле царизмны җиңәргә кече җитми. Һәм без шундый заманда яшибез ки, ачык, намуслы, туры, эзлекле партиялелек белән подпольедагы, пәрдәләнгән, «дипломатияле», бормалы «легальлекнең» табигыйлеккә каршы булган шушы бергә кушылуы һәркайда һәм һәрнәрсәдә сизелә. Табигыйлеккә каршы булган бу кушылма безнең газетада да сизелә; Гучков әфәнде либераль-буржуаз, уртачыл газеталарны бастырудан тыючы социал-демократик тирания турында күпме генә үткен теллеләнмәсен, ә факт шулай да факт булып кала, Россия социал- демократик эшчеләр партиясенең үзәк органы, «Пролетарии» , шулай да самодержавие-полиция Россиясенең ишегеннән керә алмыйча тышта кала. Ничек кенә булмасын, ә революциянең яртысы безнең барыбызны да хәзер үк эшне яңадан юлга салуга керешергә мәҗбүр итә. Хәзер әдәбият, хәтта «легаль» рәвештә дә, •/» елешкә партияле була ала. Әдәбият партияле булырга тиеш. Буржуаз гореф-гадәтләрнең киресенчә, буржуаның предприниматель, сәүдәгәр матбугатының киресенчә, буржуаз әдәбият карьеризмның һәм индивидуализмның, «барин анархиз мының» һәм табыш кууының киресенчә.— социалистик пролетариат партияле әдәбият принцибын алга сөрергә, бу принципны үстерергә һәм аны мөмкин кадәр тулырак Һәм бөтенрәк формада тормышка ашырырга тиеш. Партияле әдәбиятның бу принцибы нидән гыйбарәт соң! Социалистик пролетариат өчен әдәбият эшенең аерым кешеләргә яки группаларга табыш коралы була алмавыннан гына түгеп, гомумән ул пролетариатның гомуми эшенә бәйсез, индивидуаль эш була алмый. Бетсен партиясез питараторлар! Бетсен үтә-кеше литераторлар! Әдәбият эше гомуми пролетар эшнең бер өлеше бупырга. бөтен эшчеләр сыйныфының бетен аңлы авангарды тарафыннан хәрәкәткә китерелүе бердәм, боек бер социал-демократик механизмның «тәгәрмәччеге һәм винтчеге» бупырга тиеш. Әдәбият эше оешкан, планлы, берләшкән социал-демократик партия эшенең состав өлеше булырга тиеш. «Һәрбер чагыштыру аксый», ди немец мәкале. Мичем әдәбиятны винтчек белән, җанлы хәрәкәтне механизм белән чагыштыруым да аксый. Хәтта, ихтимал, мондый чагыштыруга каршы: ул ирекле идея керәшен, тәнкыйть иреген, әдәби иҗат иреген түбәнәйтә, үлекләндерә, «бюрократлаштыра» һ. б„ һ. б. ш. дип тавыш күтәрүче истерикалы интеллигентлар да табылыр. Эшнең асылында, андый тавыш күтәрүләр буржуаэ- интеллигент индивидуализмының чагылышы гына булыр иде. Бәхәс юк, әдәбият эше механик тигезләүгә, нивелировкага, күпчелекнең азчылык өстеннән хөкем сөрүенә иң аз бирелә. Бәхәс юк, бу эштә шәхси инициативага, индивидуаль һәвәслекләргә күбрәк иркенлек, фикергә һәм фантазиягә, формага һәм эчтәлеккә иркенлек тәэмин итү һичшиксез кирәк. Болар бар да бәхәссез, ләкин болар бар да тик шуны гына исбат итәләр ки, пролетариатның партия эшенең әдәбият өлеше пролетариатның партия эшенең башка өлешләре белән шаблонлы рәвештә тиңләштерелә алмый. Болар бар да буржуазиягә һәм буржуаз демократиягә ят һәм сәер положение: әдәбият эше һичшиксез һәм мәҗбүри рәвештә социалдемократик партия эшенең башка олешпәре белән аерылгысыз бәйләнгән бер өлеше булырга тиеш, дигән положениене һич тә кире какмый. Газеталар партиянең төрле оешмаларының органнары бупырга тиешләр. Литераторлар партия оешмаларына әлбәттә керергә тиешләр. Издательствопар һәм складлар, магазиннар һәм уку заллары, китапханәләр һәм һәртөрле китап сәүдәсе — болар барысы да партиянеке булып, аңа отчет бирергә тиешләр. Бу эшнең бөтенесен оешкан социалистик пролетариат күзәтеп торырга тиеш, аның бөтенесен контроль астында тотарга, бу эшнең берсен дә калдырмыйча, бөтенесенә җанлы пролетар эшнең җанлы агышын кертергә, шулай итеп. Россиядәге: язучы языштыргалыи, укучы укыштыргалый, дигән иске, ярым-обломовча, ярымсәудәгәрчә принципның һәртөрле җирлеген калдырмаска тиеш. Без, әлбәттә, азиатча цензура һәм Европа буржуазиясе тарафыннан шакшылан- дырылген әдәбият эшен болай үзгәртеп кору берьюлы гына була алыр, димибез. Без ниндидер бертөсле системаны яки мәсьәләнең берничә карар белән хәл ителешен алга сөрү фикереннән еракбыз. Юк. бу өлкәдә схематизм турында сүз бигрәк тә аз булырга мөмкин. Эш шунда ки, безнең бөтен партиябез, бөтен Россиядәге бетен аңлы социал-демократик пролетариат бу яңа бурычны аңласын, аны ачык итеп куйсын һәм һәркайда, һәр җирдә аны хәл итүгә керешсен. Без. крепостной цензура тоткынлыгыннан котылып, буржуаз-сәүдәгәр әдәби мөнәсәбәтләр тоткынлыгына төшәргә теләмибез дә һәм төшмибез дә. Без полициядән азатлык мәгънәсендә генә түгел, бәлки капиталдан азатлык, карьеризмнан азатлык мәгънәсендә дә; — алай гына да түгел: буржуаз анархистлык индивидуализмыннан азатлык мәгънәсендә дә азат матбугат тудырырга телибез һәм тудырырбыз. Бу соңгы сүзләр парадокс булып яки укучылардан көлү булып күренер. Ничек! дип кычкырыр, бәлкем, берәр интеллигент, азатлыкның ялкынлы тарафдары. Ничек! Сез әдәби иҗат шикелле шундый нечкә, индивидуаль бер эшнең күмәклеккә буйсындырылуын телисез! Сез эшчеләрнең тавыш күпчелеге белән фән, философия, эстетика мәсьәләләрен хәл итүләрен телисез! Сез абсолют-индивидуаль идея иҗатының абсолют азатлыгын инкарь итәсез! — Тынычланыгыз, әфәнделәр! Беренчедән, сүз партияле әдәбият турында һәм аның партия контроленә буйсынуы турында бара, һәркем аз гына да чикләүсез бөтен теләгәнен язарга һәм сөйләргә ирекле. Ләкин һәрбер ирекле союз (шул исәптән партия) партиягә каршы карашларны тарату ечен партия фирмасы белән файдаланучы членнарны куарга да шулай ук ирекле. Суз һәм матбугат иреге тулы булырга тиеш. Ләкин союзлар иреге дә тулы булырга тиеш бит. Мин сиңа, сүз иреге хакына, ни теләсәң шуны кычкырырга, ялганларга һәм язарга тулы хокук бирергә бурычлымын. Ә син миңа, союзлар иреге хакына, фәләннәрне һәм фәләннәрне сейләүче кешеләр белән союз тезергә яки союзны бозарга хокук бирергә бурычлысың. Партия ирекле союз ул, һәм әгәр ул үзен партиягә каршы карашлар таратучы членнардан арындыр- маса иде, ул, котылгысыз рәвештә, башта идея ягыннан, ә аннары материаль яктан да таркалыр иде. Ә инде партияле белән партиягә каршы булган нәрсә арасындагы чикне билгеләү ечен партия программасы хезмәт итә, партиянең тактик резолюцияләре һәм аның уставы хезмәт итә, ниһаять, халыкара социал-демократиянең, пролетариатның ирекле халыкара союзларының бөтен тәҗрибәсе хезмәт итә, ә бу пролетариат даими рәвештә үз партияләренә бик үк эзлекле булмаган, бик үк саф марксист булмаган, бик ук дөрес булмаган аерым элементларны яки агымнарны кертә килде, ләкин шулай ук даими рәвештә үз партиясендә периодик «тазартулар» да үткәрә килде. Бездә дә партия эчендә шулай булачак, буржуаз «тәнкыйть иреге» яклы әфәнделәр: хәзер бездә партия берьюлы массовый партиягә әйләнә бара, хәзер без ачык оешмага кискен күчеш кичерәбез, хәзер котылгысыз рәвештә безгә күп кенә (марксизм карашынча] эзлексез кешеләр, бәлкем, хәтта кайбер христианнар, бәлкем, хәтта кайбер мистиклар да керер. Безнең ашказаныбыз таза, без таштай нык марксистлар. Без бу эзлексез кешеләрне сеңдерәчәкбез. Партия эчендә фикер иреге һәм тәнкыйть иреге беркайчан да бездән кешеләрнең партияләр дип аталучы ирекле союзларга берләшү иреген оныттыра алмас. Икенчедән, буржуаз индивидуалист әфәнделәр, без сезгә шуны әйтергә тиешлебез: сезнең абсолют азатлык турындагы сүзләрегез бер рия гына. Акча властена нигезләнгән җәмгыятьтә, хезмәт ияләре массалары хәерче булып, ә бер төркем байлар әрәмтамак булып яшәгән җәмгыятьтә, реаль һәм чын «азатлык» була алмый. Сез үзегезнең буржуаз иэдателегездән азатмы соң, язучы әфәнде! Сездән рамкаларда һәм картиналарда порнография, «изге» сәхнә сәнгатенә «өстәмә» рәвешендә фахи- шәлек таләп итүче буржуаз публикагыздан азатмы соң! Бу абсолют азатлык буржуаз яки анархистча фраза гына бит (чөнки, дөньяга караш буларак, анархизм эче тышка әйләндерелгән буржуазлык ул). Җәмгыятьтә яшәп тә җәмгыятьтән азат булу мөмкин түгел. Буржуаз язучының, художникның, актрисаның азатлыгы пәрдәләнгән (яки рия- чыл пәрдәләнә торган) бәйлелек, акча капчыгына, сатып алынуга, сөяркәлеккә бәйлелек кенә ул. һәм без, социалистлар, бу рияны фаш итәбез, фальшь вывескаларны кубарып ташлыйбыз — сыйнфый булмаган әдәбият һәм сәнгать булдырыр ечен түгел (бусы тик сыйныфсыз, социалистик җәмгыятьтә генә булырга мөмкин), бәлки риячыл-азат, ә эштә буржуазия белән бәйләнгән әдәбиятка каршы чыннан да азат, ачыктан-ачык пролетариат белән бәйләнгән әдәбиятны куяр ечен. Бу азат әдәбият булачак, чөнки аның сафларына яңадан-яңа көчләрне җыючы инде комагайлык түгел һәм карьера түгел, бәлки социализм идеясе һәм хезмәт ияләренә теләктәшлек булачак. Бу азат әдәбият булачак, чөнки ул рәхәткә туйган героиняга түгел, эч пошудан һәм симезлектән җәфа чигүче «өстәге ун меңнәргә» түгел, бәлки илнең чәчәге, аның кече, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә хезмәт итәчәк. Бу азат әдәбият булачак, кешелекнең революцион фикеренең соңгы сүзен социалистик пролетариатның тәҗрибәсе һәм җанлы эше белән җимешләндерәчәк, үткәннең тәҗрибәсе (социализмның примитив, утопик формалардан алып үсешен төгәлләгән фәнни социализм) белән хәзергенең тәҗрибәсе (эшче иптәшләрнең хәзерге көрәше] арасында үзара даими тәэсир булдырачак. Эшкә керешик, иптәшләр! Безнең алда кыен һәм яңа, ләкин боек һәм игелекле бурыч — социал-демократик эшчеләр хәрәкәте белән тыгыз һәм өзелмәс бәйләнештә әдәбият эшен киң, төрле яклы, төрле рәвешле оештыру бурычы. Бетен социал-демократик әдәбият партияле булырга тиеш. Барлык газеталар, журналлар, издательстволар һ. б. хәзер үк үзгәртеп тезү эшенә тотынырга, бөтенләе белән теге яки бу нигезләрдә партиянең теге яки бу оешмасына керүләрен хәзерләүгә тотынырга тиешләр. Тик шул чакта гына «социал-демократик» әдәбият чыннан да шундый булачак, тик шул макта гына ул үзенең бурычын үти алачак, тик шул чакта гына ул буржуаз җәмгыять рамкасында да буржуазия коллыгыннан котылырга һәм чыннан да алдынгы һәм ахы- рынача революцион сыйныф хәрәкәте белән кушылырга булдыра алачак. «Новая Жизнь». 12 сан. 13 ноябрь. 1905 ел. Имза: Н. Ленин