МАЯК БУЛЫП БАЛКЫГАН ИСЕМНӘР
(Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең үтерелүенә
15 ел тулу уңае белән).
«Үлем диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне?
М. Җәлил.
уса Җәлил һәм аның батыр көрәштәшләре моннан унбиш ел элек, 1944 елның 25 августында, Берлиннең Шпандау төрмәсендә атып үтерелгәннәр. Шпандау төрмәсендә җәлилчеләр белән бергә 53 нче һәм 153 нче камераларда утырган итальян патриоты Рениеро Ланфредини немец язучысы Леон Небенцальгә язган ха- һында болан ди:
«1944 елның 25 августында иртән 6 сәгатьтә немец сакчылары камераның ишеген ачтылар. Жандармнар үлемгә дучар ителгән тоткыннарны фамилияләре белән чакырып, чыгарга куштылар. «Нәрсәгә?» — дигән сорауга, «Сакчылар моны белми-ләр»,— дип җавап бирделәр. Ләкин тоткыннар моның нәрсәгә икәнлеген шундук аңладылар... Соңрак патер Юрыткодан: «Минем камера күрше-ләрем булган татарларны нишләт-теләр?» — дип сорадым һәм ул миңа: «Алар уникесе дә шул ук көнне иртән ун сәгатьтә җәзалап үтерелделәр»,— диде. Алариың кайда үтерелгәнлеген мин сезгә төгәл итеп әйтә алмыйм, ләкин патер Юрытко бу ■ турыда күбрәк белергә тиеш, чөнки i соңрак ул миңа: «Татарлар елмаеп, ' батырларча үлделәр», — дип сөйлә
де». IX
Димәк, 12 кеше! Католиклар рухание патер Юрытко шулай ук 12-
IX «Совет әдәбияты» журналы, № 5, 1959 ел, 97 бит.
кешенең'үтерелүе турында сөйли. Башка истәлекләр дә шул 12 санында туктыйлар. Башта без шушы 12 кешене Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нә язылган исемлектән генә эзли идек. Чөнки анда нәкъ 12 кеше исеме теркәлгән. Муса алар- ны түбәндәге тәртиптә язган: «Гариф Шабаев — Үзбәкстан, бухгалтер, Муса Җәлил—шагыйрь, Казан, Әхмәт Симай — Мәскәү, журналист, Габдулла Баттал — Казан, Кур- маш Г. — Казан, А. Алиш — язучы, Казан, Булатов Фоат — Казан, Сәй- фелмөлеков — Үзбәкстан, Хисамет- динов — Үзбәкстан, Мичурин — юрист, Үзбәкстан, Әмиров—Казан, җырчы, Шәрипов — Казан.
Болар татар легионын таркатуда,, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр».
Бу исемлек 1943 елның декабрендә язылган, димәк, Дрездендәге судка кадәр һәм үлем җәзасы бирү турында хөкем карары чыгарылганчы теркәлгән исемлек. Ул вакытта әле Муса төрле төрмәләрдә яткан башка иптәшләрен «иректә» дип уйлавы да мөмкин. Шушы исемлектә күрсәтелгән Мичурин (Гали Корбанов) кулга алынып озак утырмаган, аны легионга кайтарганнар. Соңыннан ул Ватаныбызга кайтты һәм истәлекләре белән уртаклашты.
М
64
Җырчы Эмиров — Варшава төр-мәсеннән үк фашистлар тарафыннан гомерлек каторгага — Бухенвальд- ка җибәрелгән. Ул хәзер дә исән. Туган илебездә яши. Хисаметдинов- ның әйтүенә караганда, Шәрипов та аның белән бер көнне үк Тегель төрмәсеннән чыгарылып, Франциягә озатылган. Хәзер аның кайда булуы һәм исәнме, түгелме икәне билгесез, ләкин ул җәзаланучы 12 кеше арасында булмаска тиеш.
М. II. Иконников Тегель төрмәсендә җәлилчеләр белән Дрезден судыннан соң очрашкан, икенче төрле әйтсәк, ул, Тегель төрмәсеннән Хисаметдинов, Шәрипов һәм Ф. Сол- танбеков киткәннән соң, Җәлилне һәм аның дусларын күреп сөйләшкән. Иконников та Тегель төрмәсендә үлем камераларында җәзалану көнен көтеп ятучылар 12 кеше иде дип раслый.
Кемнәр соң алар? Боларның исеме халык күңелендә мәңге калырга тиеш, чөнки алар татар халкының намуслы уллары, бөек Советлар иленең батыр сугышчылары, фашизмны тар-мар итеп, дөнья халыкларын коллыктан коткару һәм яктыга, иреккә чыгару өчен яшь гомерләрен корбан иткән батырлар. Гади батырлар гына да түгел, аларның батырлыгы кешенең хыялы ирешә алмаслык гаять авыр шартларда бара, Муса сүзләре белән әйткәндә, аларның батырлыгы җанлы әкияткә охшый. Алар «чын тормышны даулап» кырык үлем белән якалашкан кешеләр һәм хаклык җиңгәнен күреп, совет халыкларының җиңү адымнарын ишетеп шатланганга күрә, үлемне елмаеп каршы алган егетләр.
Әйтсен яшьләр: .менә шулай яшәп, Шулай үлсәң иде дөньяда!
Муса Җәлилнең яшерен оешмасы бик куп тармаклы булган һәм ул, төрле шәһәрләрдә, лагерьларда яшәп, кыю, патриотик эш алып барган. Җәлилчеләр Германиядә, Польшада, Франциядә, Чехословакиядә бик нык конспирациядә эшләгәннәр. Исән калган җәлилчеләр шуңа күрә оешма членнарының барысын белеп тә бетермиләр (шуның өчен яшерен: оешма да инде ул!).
Муса Җәлил белән бергә актив эшләгән батыр егетләрнең берничәсе. кырык үлемне башыннан кичереп, ниндидер бер могҗиза белән па-' лач балтасыннан котылып, Туган илгә кайтты. Алар: Рушат Хисамет- динов, Гарәф Фәхретдииов (Алишов Дим), Фәрит Солтанбеков (Солта- нов), Шәриф Эмиров, Гали Корбанов (Мичурин).
Аларның тормыш һәм көрәш юл-лары бик кызыклы, истәлекләре бик кыйммәтле һәм әкият итеп сөйләрлек көрәш тарихын күз алдына бас-тырырлык. Фашистлар җәзалап үтергән көрәшчеләрнең исемлеген шушы исән калган совет патриотлары истәлекләре буенча беркадәр ту-лыландырырга да мөмкин булды.
Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәр- ләре»ндә язылган исемлектә беренче булып Гариф Шабаев исеме тора.
Гариф Шабаев — Мусаның корда-шы. Ул 1906 елда туган. Казанда 9 еллык мәктәпне тәмамлап, финанс эше буенча хезмәт итә башлый, Ташкентка барып чыга. Сугыш алдыннан Үзбәкстаи финанс халык комиссариатының Үзгосстрах идарә-сендә эшли. Сугыш башында ук Кызыл Армия сафына баса һәм шуннан соң аның өенә бары тик бер генә хат килә.
Бу батыр, куркусыз, корыч ихты-ярлы көрәшче Муса белән очрашканчы ук немец фашистларына каршы көрәшү чараларын күрә. Муса белән Берлин шәһәрендә очрашкач, ул Германиядәге яшерен оешмада бик актив катнаша i һәм оешманым җитәкчеләреннән берсе була. Муса үзенең дәфтәренә беренче итеп аның исемен язган икән, димәк, бу очраклы түгел. Тик, кызганычка каршы, безгә Гариф Шабаевның яшерен оешмада эшләвенең аерым детальләрен белүче иптәшләрне табарга туры килмәде. Шул кадәресе билгеле, ул төрмәдә утырганда да хәтта төрмә сакчыларын гаҗәпләндергән, ныклыгын җуймаган. Кеше канын коюны чебен үтерү белән бер күргән төрмә офицеры бер эчке мәҗлесендә Муса белән Шабаевның ныклы-
5. »С. ә.- № 8
65
run иге китеп сөйләгән. Үлем жәза- сы алдыннан аларның камерасына «тәүбә иттерү, Корьән үптерү» өчен Берлин мулласы Госман кергән.
— Күземнән югал, эт җан,— дигән Гариф Шабаев. — Мин сиңа беркайчан да ышанмадым һәм ышанмам. Мин коммунист һәм коммунист булып үләрмен. Тизрәк җәзалагыз!
Муса соңгы сүзен:
Яшәсен Ватан! — дип тәмам- 1,лаган
^Берлин группасында актив катна-шучылардан, бөтен оешмага листов-калар бастырып, элемтәчеләр белән җитәкчелек итүчеләрдән Абдулла Алиш, Әхмәт Симай һәм Фоат Бу-латовны күрсәтергә кирәк. Алар өчесе дә фашистлар тоткынлыгында күргән газап-михнәтләрне зур түземлек, сабырлык белән кичергәннәр. Әхмәт Симаев Мәскәүдә, Муса әдәбият түгәрәге белән җитәкчелек иткәндә, шул түгәрәкнең члены була, әдәбият белән кызыксына. Соңыннан ул «Метростроевец» газетасында эшли. Совет Армиясендә офицер булып хезмәт итә. Партизаннар белән бергәләп көрәшү өчен самолетта немец тылына очып барганда, гамолет бәреп төшерелеп, дошман ’кулына эләгә. Муса белән очрашкач, ул актив көрәшче булып китә.
Безнең Абдулла Алишны кемнәр генә белми. Төрмәдә утырганда, Муса иң көчле шигырьләренең берсен («Дуска») аңа багышлаган.
Кыю булган Алиш. Ул типогра-фиядә, фашист козгыннарының борын төбендә, яшерен оешманың листовка-прекламацияләрен җитәрлек кадәр бастыра алган. Партиясез язучы булып фронтка киткән Алиш, бәхетсезлеккә очрагач, салкынга, төрлечә мыскыллау-жәзалауларга бирешмәгән. Фашистларның үлем базларында Муса белән очрашкач, аның кыю планын хуплап каршы алган һәм яшерен коммунистик оешманың җитәкчеләреннән берсе (булып киткән. Истәлекләрдә бик характерлы детальләр бар. Шулай, мәсәлән, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш Берлиндә бер бүлмәдә шактый вакыт сигез кеше бергә торганнар. Алар арасында Алишның яшь- дек дусты һәм сугышка кадәр җаваплы гына эштә эшләгән тагын берәү булган. Муса Җәлил жаваплы эштә эшләгән кешенең коммунист икәнлеген белсә дә, аның авыр сынауны күтәрә алмаслыгын күреп, үзенең шигырьләр язуын да белдермәгән һәм аны яшерен оешмага да тартмаган. Алиш шулай ук яшьлек дустының эчәргә яратуын күреп, кызмача баштан әллә нәрсә тәкел-дәмәсен өчен, яшерен оешма турында аңа ләм-мим сүз әйтмәгән.
Алишның тоткынлыкта язган ши-гырьләре аның рухи портретын бик матур ачалар (ул шигырьләрне Му-саның беренче «Моабит дәфтәре» белән бергә Нигъмәт Терегулов туган илгә алып кайтты һәм Татарстан язучылары союзына китереп тапшырды). «Кояш каршылау» дигән шигырь бу яктан бик характерлы.
— Әнә минем нурлар, — ди ул миңа,— Курыкмый һичбер нидән,
Шулар кебек син дә батыр бул, Үрнәк алып миннән.
Төн артыннан көннең туарына Ышанычың тирән;
Китәр кайгы, килер шатлык тиздән. Тиздән, тиздән, иркәм.
Әнә шундый ныклы ышаныч, фа-шизмның җиңелүенә, совет халык-ларының якты көн алып килүләренә тирәннән инану аларны бервакытта да ташламый. Алар фашизмның тар- мар ителүенә шатланып, үлемне елмаеп, батырларча каршылыйлар.
Яшерен оешманың Берлин груп-пасында актив эшләүчеләрнең берсе — Фоат Зиатдин улы Булатов.
Андре Тиммерманс һәм Рениеро Ланфредини кебек чит ил тоткыннары истәлекләрендә дә, төрмә рухание Юрытко истәлекләрендә дә Муса белән бергә булган бер инженер күрсәтелә яки Булатов дип исеме белән әйтелә.
Булатов 1913 елда туган, ул Ка-занның бер заводында ФЗӨ мәктәбен тәмамлап, шул ук заводта эшләгән. Шунда ук комсомолга кергән. Соңыннан Казанның Коммуналь тө-зелеш инженерлары институтында (КИИКС) укыган. Институтны тә-мамлагач, юллар төзелеше инженеры булып эшләгән. Институтта йөгерү буенча чемпион булган, велоси
66
пед спорты белән шөгыльләнгән. Ка-зан— Горький — Москва — Ленин-град— Москва маршруты буйлап КИИКС студентлары белән велоча-. бышта катнашкан. Институтның үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә, стена газеталары чыгаруда актив эшләгән, карикатуралар ясарга бик сәләтле булган. Бу сыйфатлар барысы да Муса Җәлилнең яшереп оешмасында уңышлы эшләү өчен бик кирәк булган.
Фоат 1940 елда Кызыл Армиягә алынган һәм сугышны ил чигендә каршылап, дошманның беренче удар-ларына очраган. Чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләккән Һәм башка иптәшләре башыннан кичкән барлык җәбер-золымнарны татыган. .Муса белән очрашканнан соң ул яшерен оешмада актив катнаша һәм фашизмны җимерү өчен барлык яшьлек дәртен, сәләтен багышлый. Ул чакта 30 яшьлек энергияле Фоатның дуслары аның җи-тезлеген, таләпчәнлеген, үзенә төшкән бурычны үтәми калмавын тирән хөрмәт белән искә алалар.
Радомдагы (Польша) яшерен оешманың бер төркемен җитәкләгән Гайнан Курмашев турындагы истә-лекләр дә бик кызыклы. Бу матур сынлы, үткен карашлы, елмаеп сөй-ләшә торган нечкә күңелле, ягымлы егетне һәркем, сөеп, Курмаш дип йөрткән. Ул бик зур пафос белән шигырьләр укыган, тыңлаучыларны үз тәэсиренә тиз ала торган илһамлы артист булган. Казан дәүләт уни-верситетын тәмамлап, Актүбә татар мәктәбендә директор һәм физика- математика укытучысы булып эшләгән бу егет 1939 елда Кызыл Армиягә киткән һәм башта өлкән сержант, соңыннан офицер булып хезмәт иткән. Армиядә вакытта драма түгәрәгендә актив катнашкан, русча куелган спектакльләрдә офицер булып уйнаган. «Офицер роле чыкса, һаман уйнарга мине чакыралар, хәзер «Господа офицеры» дигән постановка хәзерләп ятабыз»,—дип яза ул бер хатында.
1940 елның декабрендә язган ха-тында ул «Әгәр дә тынычлык булып торса, киләсе елга кайтырмын дип торам», — дип белдерә.
Ләкин тынычлык бозылып кип һәм ул да дәһшәтле маҗаралар эчендә кала.
Муса белән Курмаш Демблиз крепостендә очрашалар. Күрәсең. Муса Курмашның кыю планнарны тормышка ашырырлык көче барлыгын сизеп алган һәм аны үзенә якынайткан. Аңа кешеләрне өйрәнергә, кемнең нәрсә эшләргә сәләтле, нинди сынауларны күтәрә алырлык булуын ныклап өйрәнергә кушкан. Муса Курмашны Демблин крепостен-1 нән иртәрәк тә, 1943 елның мар? аенда ук чыгара алса да, аерым йөкләмә биреп, май аена кадәр кре- постьтә калдырган. Курмаш группасында яшерен оешмада эшләгән Фәрит Солтанбеков безгә Мусаньк Демблингә махсус килүен һәм Курмаш белән икәүдән икәү генә и« сәгатьтән артык сөйләшүен әйтте, Мусаны, әлбәттә, анда ялгыз гына җибәрмәгәннәр, ниндидер бер ае эмигрант күзәтүе астында җибәр-гәннәр. Шулай булуга да карамастан, Муса аның күзәтүеннән вакытлыча котыла алган һәм кирәкле кешеләре белән сөйләшә алган.
Муса Җәлил Демблиннән ките: берничә көн торгач, Курмаш үзе өйрәнгән, үзе сынаган егетләрн< (Ф. Солтанбеков, Габдулла Баттал Зиннәт Хәсәновны) җыеп сөйләшкән. Ул яшерен оешма турында хәбәр иткән һәм үзенең дә, иптәшләренеЕ дә шул оешмага кереп, фидакарь рәвештә көрәшергә тиешлекләрен белдергән. «Муса оешмасына кереп эшләү — безнең изге бурычыбыз>,— дигән ул.
Радомда артистлар группасы — җыр-музыка капелласы оештырыла башлый. Муса күрсәтүе буенча, Рушат Хисаметдинов һәм иптәшләрг Демблингә барып, Курмаш, Гарәф Фәхретдинов, Солтапов (Солтанбеков), Хәсәнов, Батталов һ. б.ныРа- домга алып киләләр.
Капелланың художество җитәкчесе һәм режиссеры Гайнан Курмаш була. Ул репертуар төзи, ул җыр' музыка, шигырь, большевистик сүз ярдәме белән әсир солдатларны совет патриотизмы рухында тәрбия* ләргә керешә. Капелланың башындп Рушат Хисаметдинов тора һәм аный
5* 67
шулай ук яшерен оешма буенча үз дүртлеге (группасы) була. Курмаш белән Хисаметдиновка Гарәф Фәх- ретдинов, Габдулла Баттал, Сәй- фелмөлеков, Гали Корбанов, Фәрит Солтанбеков, Зиннәт Хәсәнов һ. б. ярдәм итәләр. Капелла концертлар кую сылтавы белән төрле батальон- нарда-лагерьларда була; алар белән бергә Муса Җәлил йөри һәм яшерен оешманың группа җитәкчеләре белән очраша, аларга задание- ләр бирә. Капелла членнары прокламацияләр, листовкалар тараталар, төрле лагерьлардагы оешмалар белән элемтә урнаштыралар.
Курмаш Муса Җәлил шигырьләрен дә, үзенең шигырьләрен дә сәхнәдә башкарган. Аның шагыйрь булуы турында истәлекләр бар, ул үзе «Ил кызына», «Даниягә» исемле шигырьләр язган. Алар патриотизм хисе белән сугарылганнар.
Зәңгәр күзләреңне юлга текәп, Көтмә әле, Даниям, матурым. Халык өчен көрәш мәйданында, Ут эчендә синең батырың.
Шаула, Идел, күкрә, аяк тибеп, Бөек халык минем шатлансын, Синең шаулап аккан агымыңда Җиңү симфониясе яңгырасын.
(«Ил кызына».)
Патриотик шигырьләрне немец цензурасыннан уздырырга кирәк булган, шунсыз капеллага шигырь-ләрне башкарырга рөхсәт ителмәгән. Цензура бәйләнгән вакытта, Курмаш:
— Туган илгә мәхәббәт уятмасаң, алар ничек сугышсыннар?—дигән.— Без туган илгә сугышып кайту фикере бирәбез.
Ләкин ул, әлбәттә, кемгә каршы сугышу турында әйтмәгән.
Фашистларга каршы кораллы восстание башлаганда (ул восстание 1943 елның 14 августына билгеләнгән булган), Гайнан Курмашка легиондагы часовойларны юк итү бурычы йөкләнгән. Тик оешма 10 нчы августта фаш ителгән, Мусаны 1сак астында Радомнан Берлингә алып киткәннәр, икенче көнне яшерен оешма членнары Радомда да, Берлиндә лә һ. б. җирләрдә дә кулга алынганнар.
14 август көненә поляк партизан-нары Мусаларны, аның патриот дус-ларын, совет әсирләрен — «легио-
X «Совет әдәбияты» журналы, N® 5, 1959 ел, 92 бит.
нер»ларны каршы алырга хәзерләнгән булганнар.
Шул уңай белән фашистларның үз документларын искә алу бик кызыклы. Немец язучысы Леон Небен- цаль үзенең Мусага багышланган мәкаләсендә Торвальд Юрген кита-быннан шундый юлларны китерә:
«Көнчыгыш группасы»ның төп көчләре 1943 елның ахырында Фран-циягә барып урнашкач, «Идел-Урал легионы» кешеләрен гитлерчы фа-шистлар «ин ышанычсыз» дип тап-каннар. Оберстлейтенант Вальтер Ханден Көнбатышның Башкоманду- ющие карамагы н д а гы күңеллеләр бүлеге командиры исеменнән көндә-легендә болай дип язып куйган: «10 август. Легионнан күңелле- ләрнең кадровый дивизиясе командиры Идел буе татарларын һәм әрмән легионнарын коралсызландырырга боера. Болар барысы да трагедия чигендә тора. 6 сентябрь Идел буе татарлары батальоны җитәкчесе 827 үзенең батальоны кал дыкл арының коралсызландырылга нын белдерә».X
10 август көненең Муса Җәлилнең кулга алынган һәм аның кораллы восстание планы фаш булган көн икәнен истә тотыйк.
Габдулла Баттал — совет офицеры, яраланып әсирлектә калган һәм яшерен оешмада, Курмаш группа-сында, актив эшләгән кеше. Ул татар совет шагыйрьләренең күбесенең әсәрләрен яттан белгән һәм аларны әсирләр арасында бик тәэсирле итеп укыган. Абыйсы Салих Батталның, Һади Такташның, Муса Җәлил һ. б.- ларның шигырьләрен бик оста сөйләве өчен аны шагыйрь дип йөрткәннәр һәм аның Салих Баттал булуына да шикләнмәгәннәр. Яшерен оешмада Габдулла Баттал күбрәк элемтәче буларак катнашкан һәм кулга алынасы төнне дә ул Хәсәнов белән бергә Берлиннән листовкалар алып кына кайткан булган. Шул;
68
листовкалары белән ул кулга алынган.
Совет Армиясенең лейтенанты бу-лып хезмәт иткән Зиннәт Хәсәноа- ныц эшчәнлеге яшерен оешманың исән калган членнары истәлеге аша билгеле булды. Рушат Хисаметди- нов Зиннәт Хөснулла улы Хәсәнов- ны (Хөснуллинны) бик җылы искә ала. Ул Зиннәт Хәсәнов «вәхши фашистлардан курыкмыйча, чын ил батыры кебек, Муса Җәлил оештырган яшерен оешманың иң хәтәр эшләрен алып барды һәм гомеренең соңгы минутына кадәр үзен батырларча тотып, сөекле илебез өчен һәлак булды», — ди.
Зиннәт Хәсәнов Сарман районы, Иске Кәшер авылында, 1906 елда туа. Казанда СК-4 заводында жир казучы булып эшли, соңыннан Совет сәүдәсе техникумына укырга керә һәм товаровед булып эшли. 1939 елда Кызыл Армиягә алына, курслар тәмамлый һәм лейтенант дигән офицер званиесе ала.
Әсирлектә чакта яшерен оешмада катнаша һәм, башка иптәшләре белән бергә кулга алынып, Тегель төрмәсендә утыра һәм Дрезден судыннан соң фашистлар аны Шпандау төрмәсендә жәзалап үтерәләр.
Яшь гомерләре фашистлар тара-фыннан киселгән башка көрәшче-ба- тырл арның исем-фа мидияләре әле хәзергәчә ачыкланып беткәне юк. Бары шул кадәресе билгеле —шул 12 кеше арасында Сәйфелмөлеков була, тик без аның исемен дә, фамилиясе үзенекеме, түгелме икәнен дә ачыклый алмадык.
Шул рәвешчә, фашист палачлары: Муса Җәлилне, Гариф Шабаевны, Абдулла Алишны, Фоат Булатовны, Әхмәт Симаевны, Гайнан Курма- шевны, Габдулла Батталны, Зиннәт Хәсәновны, Сәйфелмөлековны һәм тагын хәзергәчә исемнәре ачыклан-маган өч патриотны жәзалап үтер-гәннәр.
Бу көрәшчеләрнең исемен халык мәңге йөрәгендә саклар!
Без исән калган көрәшчеләр белән дә укучыларны таныштырып китәргә телибез. «Совет әдәбияты» журналының 1958 елгы 11 нче санында Рушат Хисаметдинов үзе һәм иптәшләренең эшчәнлеге турында бик кыйммәтле истәлекләр язып I чыкты, һәрбер истәлекне кыска гына мәкаләдә файдаланып бетерү дә ; мөмкин түгел; яшерен оешманыи батырлыгын, аларның кыю эшләрен ] жанландыру өчен зур роман-эпопея язарга кирәк. Вакыт житәр, без ышанабыз, андый эпопея язылыр, чөнки бу көрәшчеләр эпопеягә хак- лылар.
Муса Җәлил белән бер үк оешмада фашистларга каршы көрәш алып барган патриотларның күбесе һәлак булган, исән калганнары, илгә кайтып, төрлесе төрде республикада, Архангел ьскидән алып Әфганстан чикләренә кадәр киң аралыкта яшиләр, колхозларда яки әле исемнәреа картадан да табып булмый торгав яңа төзелеп килгән шәһәрләрдә яшиләр. Әсирлектә ул кешеләр күбесенчә ялган фамилиядә йөргәннәр, илга кайткач, үз фамилияләрен алганнар. Менә бу хәл шулай ук жанлы шәһитләрне табуны кыенлаштыра... Бу нәрсәне истә тотарга кирәк
Укучыларга билгеле, мин 1957 елда «Совет әдәбияты» журналынын 5 иче санында «Шагыйрь эзеннән» исемле очерк язып чыккан идем. Анда мин Гарәф Фәхретдиновны ничек эзләп табуым турында язган идем. Гарәф Фәхретдинов ул чакта миңа күп кенә нәрсә сөйләсә дә, ләкия үзенең актив көрәшче булуын әйтмәгән иде. Аның сүзләренә таянып, мин Мусалар белән бергә атылган дип исәпләгән Хисаметдиновныд 1944 елда Франциядәге Ле-пыо лагерена китерелүен һәм шунда һәлак булуын язган идем. 1957 елда, Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасыннан соң, безнең исемгә бе? хат килеп төште. Ул үлгәннәр хисабында йөрүче Рушат Хисаметдинов- тан иде. «Сез мине үлгән дип «Комсомольская Правда»га язгансыз икән. Ә мин үлемнән котылган кеше...» дип язды ул. Хисаметдинов белән мин ерак КыргызстаннынОш шәһәрендә очраштым... Озакламый ча ике ел эзләп йөргән Мичурин да табылды. 1958 елның азагында ша гыйрь Шәйхи Маннур белән берп без Калуга өлкәсенең бер районьы нан жырчы Эмировны эзләп таптык
69
Шул рәвешчә, Муса үзе язып кал-дырган 12 кеше исеменнән без өч кешене күреп сөйләштек. Истәлекләргә караганда, Шәрипов та исән булырга тиеш, ләкин әле ул табылганы юк.
1959 елның февраль аенда мин Фәрит Солтанбеков исемле иптәштән хат алдым. Ул Муса Җәлилнең яшерен оешмасында эшләүче батырлар турында сөйли һәм шул вакытка кадәр оешманың эше турында да, башыннан кичергән вакыйгалар турында да беркемгә дә сөйләмичә, эчтән генә янып, әрнешеп яшәвен әйтә: «Их, нинди егетләр корбан булды!—дип кайгырып, йөрәгем әрнеп йөрим; аларның батырлыгын дусларыма сөйлим. Алар: «Сине белүче кеше бармы соң?» — диләр. Чыннан да, кем генә исән калды икән? Кем раслый алыр икән? — дип уйлап, төннәр буе йокламыйча саташып чыга идем. Шуннан бер көнне Муса Җәлилнең рәсемен «Правда» газет а с ы н да күрдем... Ш а тл ы г ы м н ы һич төшендерә алмыйм. Ул бит безнең чын вөҗданлы, батыр, курыкмас командирыбыз иде».
Муса Җәлилнең рәсемен «Правда» газетасында күргәннән соң да әле Солтанбеков үзенә ышанырлар- мы-юкмы дип шикләнеп йөри дә, ниһаять, Үзбәкстан Компартиясенең Кашка Дарья Өлкә Комитетына барып сөйли (ул Карши шәһәрендә тора); анда Солтанбековка шундый киңәш бирәләр — Казанга Язучылар союзына, Г. Кашшаф исеменә хат язарга кирәклеген әйтәләр.
Шушы Солтанбековны мин инде ике ел эзли идем, чөнки Рушат Хи- саметдинов миңа аның исән булырга тиешлеген сөйләгән иде. Хисамет- динов аның белән Тегель төрмәсеннән бергә чыгарылган һәм лагерьга озатылганда ул иптәшне фашистлар Германиянең кайсыдыр шәһәрендә төшереп калдырганнар. Хисаметди- нов аны Солтанов дип белә, ә чын фамилиясе аның Солтанбеков икән...
Бәлки Шәрипов та, Солтанбеков кебек, үз фамилиясенә кайтып, миңа ышанмаслар, дип йөри булыр, бәлки ул Франциягә, Ле-пыо лагерена, оза- тылганнан соң Туган илгә әйләнеп кайта алмагандыр..
Оешманың Радом группасында эшләгән Гали Корбаисвның (анда Мичурин фамилиясендә йөргән) ис-тәлекләре бик кызыклы. Ул үзе Совет Армиясендә III ранг хәрби юрист булып хезмәт иткән. Сугыш башлан-ганда ул чик буенда була һәм беренче бәрелешләрдә үк катнаша. Чигенү юллары киселгәч, ул үз-үзе- нә ике тапкыр ата, ияге җимерелә, ләкин үлми, винтовканың штыгы җайлап атарга ирек бирми, ә дошманнар ике генә адымда. Аны яраланган хәлендә поляклар туйдырып, ярасын төзәтеп торалар. Арулангач аның әсирлек тормышы башлана. Аны немеңләр Радомга китерәләр һәм пропаганда бүлегендә эшләргә кушалар. 1943 елның май айларында ул яшерен оешмага кереп эшли башлый һәм Мусаларның пропагандисты була.
— Минем бурычым Советка каршы пропаганда булдырмаска тырышу иде, — ди Корбанов. — Сәйфел- мөлеков белән без яшерен оешманың пропагандисты булып эшләдек. Сов-информбюро сводкаларын легионер-ларга җиткерә идек. Шуның өстенә мин англо-америка плутократиясен фаш итә торган материаллар туплый идем.
Гали Корбанов, ике айдай артыграк төрмәдә утыргач, эшчеләр ротасына җибәрелә. Сугыштан соң ул Ватаныбызга әйләнеп кайтты һәм 1959 елда каты авырып үлде.
Гарәф Фәхретдинов — әсирлектә чагында Дим Алишов, җырчы, артист Алиш исемнәре белән йөргән. Ул 1904 елда Яна Писмән районының Карабаш авылында туган. Армиядә 1940 елдан. Ватан сугышын Украинада каршылаган. Киев өчен барган сугышларда ул берничә тапкыр яраланган һәм аңын югалткан хәлдә дошман кулына эләккән. Ул уннарча лагерьларда була, сигез тапкыр кача, ләкин тотыла. Фашистлар аны кыйныйлар, тозлы суга утырталар. Аның аркасындагы яралары шуңа күрә бик акрын төзәләләр. Ләкин ул бик яхшы тавыш белән җырлый белә. Җыр аны Муса белән якынайта, соңыннан яшерен оешмага алып килә. Радомда ул җыр-музыка капелласында, Гайнан
70
Курмаш җитәкчелегендә, шактый эш күрсәтә. Яшерен оешма фаш ител-гәннән сон. легион Франциягә күче-релгәч. җитәкчесез калган Гарәф француз коммунистлары белән бәй-ләнеш тота башлый. Ниһаять. 1944 елнын июнь аенда Ле-пыо лагереннан унсигез кешене ияртеп, француз партизаннарына (коммунистларга) кушыла. Лагерьдан киткәндә ул, хәрби складтан кораллар алып, үзе станковый пулемет күтәреп партизаннарга килә. Коммунист-партизан- нар белән бергә сугыш азагына хәтле диярлек фашистларга каршы көрәшеп. Гарәф зур батырлыклар күрсәтә. Командование аны сержант итеп күтәрә һәм бүләкләнүгә куя. Шул рәвешчә, Г. Фәхретдинов Муса эшен дәвам иттерүче патриотларның берсе була. Коммунист-партизаннар- га коралланып качу оештыруы өчен фашистлар аның башын кисеп кигереп бирүчегә зур бүләкләр ышандыралар, тик эзәрлекләү барып чыкмый. Фәхретдинов исән-сау Туган илгә кайта. Ул әсирләр арасында популяр булган Муса җырларын күңеленә ятлаган. Хәзер ул Үзбәкстан- да Алмалык шәһәрендә төзелештә эшли.
Рушат Хисаметдинов Муса Җә-лилнең яшерен оешмасында актив катнашучыларның берсе. Ул үзе Алма-Атада укыган. Ветеринар врач. Сугышка кадәр татар әдәбияты белән бөтенләй диярлек таныш булмаган. Радомдагы җыр-музыка капелласы башында тора һәм үзе мандолинада уйный. Муса йөкләгән яшерен эшләрне башкара һәм, фашистлар тарафыннан гаепләнеп, кулга алына. Варшава төрмәсендә, аннан Германиядәге Тегель төрмәсендә утыра. 1944 елның февралендә төрмәдән Ле-пью (Франция) лагерена жибәрелә, анда лазаретта ятканда ук яңадан кулга алына. Ле-пью. Лион төрмәләрендә утыра. Ниһаять, Лион төрмәсеннән кире Германиягә жибәрелгәндә, эшелонга француз партизаннары һөҗүм иткәндә, ыгы- зыгыдан файдаланып, кача. Сугыш беткәнче француз партизаннары белән бергә фашистларга каршы көрәшеп йөри. Хәзерге көндә Кыргыз- станның Ош өлкәсендә миллионер колхозның председатель урынбасары булып эшли.
Яшерен оешманың Радомдагы членнарыннан берсе Фәрит Солтан- беков 1916 елда шахтер семьясында туган. 1940 елда Үзбәк дәүләт уни-верситетын тәмамлап, мәктәптә укыт-кан. Ватан сугышы башлангач, илне саклаучылар сафына баскан һәм Шепетовканы саклаган чакта, дот эченә ядрә төшеп, аңын югалткан килеш, әсирлеккә эләккән. Башкалар кебек үк Фәрит тә бик күп лагерьларда була, бик күп кайгы-хәс- рәтләрне башыннан кичерә. Фәрит Муса Җәлил һәм Гайнан Курмаш белән Демблин крепсстында очраша һәм Курмаш аша яшерен оешмага тартыла. Радомга килгәч, ул Ватанга турылыклы булу турында .Муса каршында ант итә. Без моңа кадәр ул антның текстын таба алмаган идек әле, Солтанбеков Курмаш группасының тантаналы рәвештә Ант кабул итүе турында яза, бу 1943елның май ахырларында Радомда булган.
— Без һәркайсыбыз Муса каршында ант иттек, — ди Солтанбе- ков. — Аның тексты шушылай хәтердә калган: «Мин фәлән фәләнов командирның барлык заданиеләрен ту- лысынча үтәргә сүз бирәм; ил өчен чын йөрәктән хезмәт итәчәкмен. Совет Ватаны җиңсен өчен җанымны корбан итәргә кирәк булса, каушап калмаска сүз бирәм. Заданиене үтәгәндә, дошман кулына эләгеп, фаш ителсәм, яшерен оешманың эше турында, иптәшләрем турында бер сүз дә әйтмәскә, нинди генә җәза, авырлыклар кичерсәм дә түзәргә сүз бирәм, иптәшләрем алдында ант итәм!
Әгәр мин шушы тантаналы Антка хыянәт итсәм, мине Ватанны сатучы, фашистлар ялчысы дип хисаплагыз!».
Шушы Антны кабул итү өчен Курмаш. группасы сиздерми генә урманга, чишмә буена җыелган.
Иң элек Курмаш үзләренең Дем- бли.н крепостеннан легионга ни өчен килүләре турында сөйләгән:
— Без Муса Җәлил оешмасынын барлыгын белеп, аның эшенә булышу өчен килдек Шулай булмаса, без легионга килмәс идек.
71
Аннан соң Муса Җәлил:
— Серне йөрәктә саклагыз, — дип сөйли башлаган.— Ватанга чын йө-рәктән бирелгән, Ватан өчен, халык өчен җанын корбан итәргә курыкмаган егетләр генә бу яшерен оешмага керә алалар. Без Ватанга турылыклы, көрәштә кыю булыр өчен ант итәргә җыелдык!
Фәрит Солтанбеков үзе белән бергә Курмашның, Батталовнын, Хәсә- новның Ант кабул итүләре турында | яза.
1 Ант кабул иткәннән соң Солтанбеков Берлин белән Радом арасында элемтәче булып йөри. Муса аны А.Алиш белән таныштыра: «Бу егетне танып кал, кирәк булыр», дип серле сүз әйтә һәм Алиш аны чыннан да «танып кала». Шуннан соң Солтанбеков Радом өчен хәзерләнгән листовкаларны Алиш кулыннан алып кайта башлый.
Яшерен оешма кулга алынган ва-кытта, Солтанбеков Узидомга концерт бирергә (ул капеллада мандолинист) барган була һәм аны шунда гестапочылар кулга алалар. Ике көн Берлин төрмәсендә утыртканнан соң, Варшава төрмәсенә — Радомда /кулга алынган башка жәлилчеләр >янына күчерәләр. Соңыннан Хиса- метдинов, Батталовлар белән бергә, Берлиннең Тегель төрмәсенә китереп, үлем камерасына ябалар. 1944 елның февраль ахырында Хисамет- динов һәм Шәрипов белән бер көнне Фәритне Тегельдән чыгаралар һәм Лембург шәһәрендәге 12 А концлагерена озаталар. Шуннан соң ул бик күп концлагерьларда каторга эшләрендә була. Аннан качып китеп карый, ләкин партизаннарга кушыла алмый, аны тотып кыйныйлар, яңадан концлагерьга китереп ташлыйлар. Шул рәвешчә, ул 1945 елның апреленә кадәр йөри, 25 апрельдә Америка гаскәрләре аны Айштадт шәһәрендә әсирлектән котылдыралар һәм үзебезнең якка чыгарга булышалар.
Хәзерге вакытта Фәрит Карши (Үзбәкстан) шәһәрендә урта мәктәптә физика-математика укытучысы булып эшли.
Җырчы Әмиров Радомда бик аз— бер айлап кына торуына карамастан, Муса белән электән үк таныш булганга, яшерен оешманың эшенә бик нык катнаша алган. Муса белән ул ике тапкыр поляк авылларына бара, анда Муса поляк партизаннары белән кораллы восстание турында сөйләшә, киңәшләшә. Әмиров полякча басылган листовкаларны үзләренең палаткаларына яшерә, не- мецләр ул листовкаларны көрәшчеләрне кулга алганнан соң да таба алмыйлар. Әмиров Варшава төрмәсендә утыра, аннан Бухенвальд концлагерена гомерлек каторгага җибәрелә.
Фашистлар тарафыннан үтерелгән, каторгага җибәрелгән яки башкача михнәт чиккән совет патриотлары — җәлилчеләрнец саны югарыда күрсә-телгән исемнәр белән генә чикләнми, билгеле. Көрәш корбансыз булмый. Бик күп кыю егетләр җиңү даулап башларын салалар; бик күп шәһәр-ләрдә, лагерьларда ачтан үлүче меңнәрчә әсирләрдән тыш, ирек өчен көрәшеп һәлак булган егетләр бетәсе түгел. Мидхәт Гафаров безгә ла-герьларда һәм Познань заводларында поляк патриотлары белән бергәләп көрәшүче дистәләрчә татар егет-ләренең немецләр тарафыннан аты-луларын, эттән талатып үтерелүләрен сөйләде. Ул үзе дә яшерен оешмада элемтәче булып катнашкан. Көрәшчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм иткән, заводта сакта торганда, поляк патриотларына патрон һ. б. сугыш припасларын заводтан алып чыгарга булышкан...
Познань (Польша) шәһәрендә җә- лилчеләр шулай ук бик кыю хәрәкәт иткәннәр, ләкин аларны да кулга алганнар. Бу хакта Зиннур ЛАөхәм- мәдиевнең истәлекләре бик кызыклы, анда бик характерлы детальләр бар. Алты кешене Познань шәһәреннән Берлингә чакыртып, башта кара_эш- кә кушып та бер 4—5 көннән «Татар комитеты» башлыгы ак эмигрант Шәфи Алмаз үзе аларны Моабит төрмәсенә китереп тапшыра. Башта алты кешене бер камерага ябалар, допростан соң аералар. Моабит төр-мәсендә допрос вакытында резин шланг белән башка сугып миңгерәү-ләтәләр. Тоткынның кулын артка каерып, Муса турында сорашалар.
72
— Вустрауда бергә булгансыз, анда ул нәрсә эшләде, ни сөйләде, кем ул?—дип сорыйлар иде ди Мөхәм- мәдиев. — Мин әле Мусаның монда утырганын белми идем. Икенче до- простан сон мине 1 а камерасына күчерделәр. Минем белән бергә кулга алынган Мулланур Гәрәевне кухняга эшкә алып китәләр иде. Аны икенче коридорга күчерделәр. Бервакыт ул безнең коридорга аш китергәндә, надзиратель читкә караган арада, «Муса да монда» дип әйтте. Мин чынлап та Мусаны бер тапкыр күреп калдым. Безне мунчага алып баралар иде, коридорның икенче башында, сак астында, Мусаның кит-кәнен күреп калдым. Аның ике кулы да артка куелган,бәлки богауда бул-гандыр, ачык күрә алмадым, ара ерак иде. Муса миңа борылып карады... Соңыннан Гәрәевне дә, мине дә, тагын дүрт иптәшне Бухенвальд- ка гомерлек каторгага җибәрделәр. Бухенвальдка баргач, Гәрәев повар калфагы астына яшереп Мусага кәгазьләр ташуын, аны чыбыкка урап камерасына ташлавын һәм аңа карандаш биргәнлеген сөйләде. Бухень- вальдта минем номерым 81521 иде. Аннан мине Хальберштат концлагерена, Гәрәевне Матхаузен концлагерена җибәрделәр. Ул шунда ачтан үлгән дип ишеттем, диде ул.
Муса Җәлил үзенең оешмасына әнә шундый кешеләрне туплаган, ул аларга ышанган, аларның социалистик характерлы кеше булуларын күреп, теләсә нинди эшне дә башкарып чыга алуларына тулысынча инанган. Үз чиратында аның көрәштәшләре бу ышанычны аклаганнар. Шагыйрь үзенең лирик героен көчле реалистик буяулар белән, һичвакыт тоныклан-маслык итеп сурәтләгән икән, социа-лизм чоры кешесенең мәһабәт образын монолит һәйкәл кебек калку итеп, бөек кешелек сыйфатларын соклангыч дәрәҗәдә матур итеп җанландырган икән — димәк, ул үзенең көрәштәшләре образын да әдәби гомумиләштергән. Муса тудырган об-разларның реалистик көче, поэтик бөеклеге — әнә шул тормышта булган, фашизмга каршы көрәшкән, кирәк икән үлемне дә елмаеп каршы алган батыр көрәшчеләрнең исемяа ренә барып тоташа!..
Муса Җәлил революцияләр эпохасы көрәшчесенең монолит фигурасын эмоциональ сынландырып бирә, аның яшәү законнарын поэтик го мумиләштерә: лирик героен кешелек дөньясының тарихи хәрәкәте арена-сына куеп, аның бердәнбер дөрес адымын, намусы кушкан иң дөрес хәрәкәтен, логик фнкерләвен, комму-нистик темпераментын сурәтли. Ша-гыйрьнең партиялелек принципы, кө-рәш дәрте белән сугарылган булуы— аның шигъриятенә аерым бер төс бирә.
Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәр- ләре»ндәге иң кыйммәтле сыйфат шунда: ул совет чорында формалашкан кешенең социалистик характерын, аның кешелек дөньясына хезмәт күрсәтү идеалы белән ярсуль күңелен, кешелек сыйфатларын җанландыра. Бу шагыйрь хыялында туган ясалма герой түгел. Бу—реаль кеше, Ватан сугышы фронтларында яраланган, кырык үлемне башыннан
кан итеп тә күрми, ясалма поза алудан ерак тора. Ул бөтен табигыйлегс белән, кешегә хас көчле һәм йомшак хисләре белән, каты күңеллелеге ҺӘЙ ягымлылыгы белән, ямьле һәм сөй-кемле күз карашлары белән, күз яше һәм гыйшык уты белән, хәлсезләнеп, кыйналып егылу һәм гали бөеклекне яулап алырлык рухи көч сизүе белән күз алдына баса. Шу; ук вакытта, бу саф йөрәкле, реа.ш хисләр белән яшәүче совет кешесе' шагыйрьнең йөрәге аша туган лирш герой җилкәсенә авырлык өелгән са ен, кайгы-хәсрәте арткан саен үзенең көчен күбрәк сизә, куәте үсә барга нын күрә. Бу — әкият батыры ту гел, ләкин әкиятләргә салынган ха лыкның өмете, әкият батырларынд; халык күрергә теләгән сыйфатла; аңарда бар.
Бөек Горькийның Данко образь дөнья әдәбиятында иң героик об
кичергән совет солдаты.
Геройның тарихи адымы изге иде-ал белән билгеләнә: кеше күңеле га-деллек, гуманистлык, бәхет һәм шат-лык белән тулсын өчен ул яши һәм көрәшә. Шул ук вакытта бу герой бик гади, ул үзен пьедесталга бас
разларның берсе. Бу — йөрәген йолкып алып факел итеп күтәргән, янып торган йөрәге яктылыгында адашканнарны караңгы урманнардан яктыга алып чыккан Данко искиткеч батыр, кыю кеше! Бу образда Горь- кинньш шундый кешеләрне тормыш-
- та күрергә теләү хыялы раслана, ул
- үзенең гади бөеклеге белән каршыга . килеп баса.
Муса Җәлил, үзенең лирик героен сурәтләп, Данко кебек кешеләр инде реаль рәвештә яшиләр, дип әйтә ши-келле.
Муса Җәлил фронтка киткәндә, беек хисләр белән тулы, тирән мәгъ-
- кәле сүзләрен тормыш иптәше Әминә ■ ханымга язып җибәрә: «Дөньяда шу-лай итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын — яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?..»
Муса үзенең тормышы һәм көрәше белән совет кешесенең иҗади мөм-кинлекләре чиксез булганын күрсәтте. Олы максат белән яшәүче — озын гомерле була, диде ул. Кешенең иҗ-тимагый роленә басым ясап, аның гомере озынлыгы илгә, халыкка ки-тергән файдасының зурлыгына карап билгеләнә, диюе белән ул бик хаклы- Ул пыскып, сүнәр-сүнмәс, пассив, көрәштән читләшеп яшәүгә нәфрәт белдерә, янып яшәүне, актив көрәшне, киң адымнар белән атлауны яклый һәм мактый. Муса Җәлил үзе шундый иде һәм аның батыр көрәштәшләре дә шундыйлар.
Батыр үлә, үлмәс ат алып. Батырлыклар белән макталып. Исемен калсын үзен үлсәк дә, Тарихларда укып ятларлык.
Муса Җәлил һәм җәлилчеләр нәкъ шундый кешеләр, аларның исемнәре буыннан буынга хөрмәт белән, го-рурлык белән кабатланыр!