ХАЛКЫБЫЗНЫҢ УЕНБИЮ ҖЫРЛАРЫ
1ПДЛ елпаР га К*ДЭР татаР лирм- 1иЧ,и насын дүрт юллы кыска җырлар белән чикләү гадате бар иде. Хәзер исә матбугат битләрендә тарихи һәм лирик җырлар да, уен-бию һәм йола җырлары да. шулай ук кыска җырлар да әледән-әле куренгәләл тора. Зур күләмле махсус җыентыклар да чыккалый. 1965 елда «Татар халык җырлары. Лирик озын җырлар, йола җырлары» исемле җыентык донья күргән иде. Күптән түгел кибет киштәләрендә «Татар халкының җырлыбиюле уеннары» дигән җыентык урын алды . Китапның тышкы күренеше, зшләнеше игътибарны тартып торырлык түгел. Шуңа кура, биредә нинди байлык, нинди хоэиие булыр икән! — дип шикләнеп тә куясың, һәм әлеге сорауга җавап ззлеп, китапның зчен актарырга тотынасың, зчтәлогенә карыйсың. искәрмәләргә күз тешерәсең. Шул рәвешчә актарына, укый торгач, әкренләп баштагы шик-шобһәләр дә тарала башлый. Кереш мәкаләдә китапның фәнни редакторы И. Надиров уен-бию җырларының Идел буе татарларында таралган иҗтимагый бәйрәмнәр, борынгы йолалар, торле гореф-гадәтләр белән бәйләнешен, ягъни аларның шактый еракка сузылган тарихи тамырларын ачыклый. Әйтик. Казан тирәсендәге авылларда уздырыла торган «Чәчәк бәйрәме». «Җиләк бәйрәме». «Җуа атнасы», шулай ук злекке татар авылларында киң таралган «Аулак айлар», ниһаять, гаилә бәйрәмнәре — боларның һәммәсендә дә җыр, уен-бию. кай-муэыка шактый зур урый алып торган, һәм мондый борынгы йолалар, иҗтимагыи һәм гаилә бәмрәмнәра җырлы-биюле уеннарның килеп чыгуында, халык арасына таралуында, һичшиксез, зур роль уйнаганнар икан. Татар халкының җырлы-биюле уеннары ииндирек тарихи юл үткәннәр соң! Бу сорауга җавап бирү җиңел түгел, әлбәттә. Ерак заманнарның уен-биюларе. җыр-так- маклеры безнең коннәргә үзгәрешсез килеш җитә алмаган. Гасырлар буена халык күңелендә, халык телендә йореп. алар торле үзгәрешләр кичергәннәр. Мәсәлән, безнең 1 «Татар халкының җырлы-биюле уеннары». Тезүчесе X. Катина. Казан. 1968 ел. коннарда язып алынган «Нардуган», «Җимчечек» кебек уеннарда һәм җырларда борынгылыкның тик аерым детальларе генә саклана. Шулай да. торле чыганакларга таянып. И. Надиров җырлы-биюле уеннарның борынгы чорлардагы яшәү үзенчәлекләрен күз алдына китерердәй мәгълүматлар бирә «Болгар чорында уеннар чагыштырмача иркен шартларда, күмәк рәвештә башкарылганнар бүлсә кирәк,— дип яза ул.— Шул чорга караган риваятьләрнең берсендә Кама буенда кызлар уйный торган махсус урын булуы турында әйтелә. Кызлар уенын карар очен анда Болгар ханы да килә торган булган. Андый урыннар, күрәсең берәү генә булмаган. Тарих битләрендә яшьләр җыелып ял итә торган урыннарның «Кыз-тау», «Кыз каласы» дип аталуы турында мәгълүматлар бар». Авторның бу фикере белән килешми момкин түгел. Ченки Болгер чорындә җырлы-биюле уеннар гынә түгел, халык иҗатының башка торлере дә җәмгыять тормышында шактый зур урын биләп торган, күрәсең Шул заманнарның гүзәл әсәрләреннән «Хан кызы Алтынчәч». «Янмый торган кыз». «Иделнең Акбикәне урлавы». Аксак Тимернең Болгарны алуы» турындагы риваять һәм легендалар, мезон һәм бәетләр. Болгар чорына яки аннан да борынгырак дәверләргә караган күп санлы макальәйтемнар. табышмаклар, халык иҗатының гареп һәм конбәтыш сәяхәтчеләре әсәрләрендә. рус елъязмаларында сакланып калган сюжетлары, образлары, детальләре нәкъ әнә шуны раслый. Патша заманының колониаль политикасы, ислам дине руханиларының рәхимсез кысуы нәтиҗәсендә. XVI—XIX йезләрдә татар халкының рухи тормышында җырлы- биюле уеннар биләгән урын шактый тарайган. Шулай да халык иҗатының гүзәл бер элешен тәшкил иткән уеннар һәм уен- бию җырлары бетенпәй юкка чыкмый, аларның ерак гасырлардан килгән традицияләре хәлык күңелендә яши бирә. Боек Октябрь социалистик революциясеннән соң әнә шул треднцияләр яңадан кабынып китә. Тарихи тамырлары Болгар культурасына, хәтта аннан да борынгырак чорларга барып тоташкан уеннар һем уен- бию җырлары зур активлык белән үсеп, чә- чәк ата. Идел буе татарлары арасында исә алар аеруча нык таралалар. Кереш мәкаләне укыгач, татар халкының җырлы-биюле уеннары үткән тарихи юл әнә шулайрак булып куз алдына баса. Әйтергә кирәк, җырлы-биюле уеннарның төрләре, уенбию җырларының шигъри үзенчәлекләре турындагы юллар да матур тәэсир калдыра. Шуның белән бергә мәкаләдә уйландыра торган урыннар да бар. Авторның тап игътибары халык уеннарына юнәлтелгән. Шуңа күрәдер, ахры, кереш мәкаләдә ул уеннарның аерылгысыз өле- ше булган җырлар турында беркадәр каршылыклы фикерләр дә очраштыра Безнеңчә, уен-бию җырлары — татар халык лирикасының мөстәкыйль бер төре, үзенчәлекле бер жанры. Аның үзенә генә хас сыйфатлары бар. Китапка кергән конкрет әсәрләр моны бик ачык күрсәтә. Әмма кереш мәкаләдә уен-бию җырлары халык лирикасының башка төрләре белән аралашып китә кебек. «Әйлән-бәйләннәр вакытында яңгыраган иҗтимагый-лирик җырлар күбебезгә электән таныш,—дип яза автор.— Аларның байтагы, кыска җырлар буларак, төрле җыентыкларда әүвәп дә басылган иде». Уен җырларының яшьлек, дуслык, мәхәббәт турындагылары хакында язганда, шул ук фикер тагын бер тапкыр кабатлана: «Мөстәкыйль кыска җырлар буларак, аларның күбесе безгә шулай ук электән мәгълүм». Әгәр бу фикерләрне алга таба дәвам иттерсәк, уен- бию җырларының төп өлеше бер исем астында берләшкән кыска җырлардан тора, дигән нәтиҗә килеп чыгар иде. Кайчандыр ■Зөләйха», «Рәйхан», «Рамай» кебек лирик җырларыбызга карата да шундый фикерләр әйтелә иде. Уенбию җырлары турындагы мәкаләдә дә шул ук тенденция сизелеп куя. Шуңа күрә биредә, авторның уңай фикерләрен беркадәр киңәйтү, тулыландыру йөзеннән, халык лирикасының башка төрләре белән уен-бию җырлары арасындагы уртаклыкларга һәм аермаларга, уен жырларының специфик үзенчәлекләренә тукталып үтү сорала. Китаптагы әсәрләрне халык лирикасының башка төрләре белән чагыштырып карагач, халык җырларының аерым төрләре арасында үтмәс чик юн икән, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин, һәм ул закончалык совет чоры җырларында аеруча ачык күренә. Ә элеккерәк дәверләрдә халык лирикасының төрләре берберсеннән шактый нык аерылып торган, күрәсең. Ул чорларда уен җырларының да специфик сыйфатлары күзгә күренеп торырлык дәрәҗәдә ачык булган булса кирәк. Безнең көннәр- гә кадәр килеп җиткән традицион уен җырлары нәкъ әнә шуны раслый. Аларның эчтәлеге гадәттә бик конкрет. Чөнки алар уенның яки йоланың хәрәкәтләре турында сөйлиләр, шулармы оештыралар. Революциягә кадәрге уен-бию җырларының поэтикасы да гади, төрле шигъри образлар, эпитетчагыштырулар аларда сирәгрәк очрый. Шул яклары белән алар халык лирикасының башка төрләреннән аерылып торалар. Совет чорында исә борынгы уен җырларының кайбер үзенчәлекләре юкка чыга бара . Бу процесс XIX йөздә үк, ә бәлки, аннан да иртәрәк башлангандыр. Югарыда телгә алынган «Нардуган», «Җимчәчәк» кебек борынгы әсәрләрдә үк җыр сүзләренең уен хәрәкәтләреннән беркадәр читләшүе, мөстәкыйльлек ала баруы күзгә ташлана: Нардуганым 2 нарына, Бакма кеше ярына; Кеше яры яр булмас. Үз яр гынаң ят булмас. Уен яки йола хәрәкәтләреннән аерылу нәтиҗәсендә, җырларның эстетик мөмкинлекләре киңәя, җыр эчтәлегенең мөстәкыйльлеге, гомумиләштерү көче арта бара. Уен хәрәкәтләре белән җыр сүзләре арасындагы бәйләнешнең йомшара төшүе жанрның үсеш мөмкинлекләрен, иҗтимагый функцияләрен киңәйтә. Совет чорында туган уен җырларының төп өлеше конкрет уеннар, хәтта халык бәйрәмнәре, сабантуйлар белән дә бәйләнмәгән. Аларны клубта һәм урамда, мәктәптә һәм үзешчән сәнгать концертларында, радио һәм эстрадада, кыскасы, төрле җирләрдә һәм төрле 1 Совет чорында аерым фольклор жанрларының активлашуы, ә икенчеләренең, киресенчә, пассивлаша төшуе турында түбәндәге хезмәтләрдән укырга мөмкин: Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. I том. Казан. 1959 ел. 68 бит; X. Ярми. Татар халкының поэтик иҗаты Казан. 1967 ел. 258 бит, Ф Урманчеев. Совет чоры бәетләре. ■•Казан утлары» журналы. 1966 ел. 6 сан 110—119 битләр; М. Мәһдиев. Халык иҗатына бер караш. «Казан утлары» журналы. 1968 ел. 11 сан. 134 бит; И. Надиров. Бөек Ватан сугышы чорында татар халык иҖа- ты. «Татар теле һәм әдәбияты» исемле җыентык. Казан. 1959 ел. 249 бит. һ. б. Нардуган — яңа чыккан кояш. вакытларда ишетергә момкин. Мәсәгән, «Ай йолдызым», «Голгеиә», «Кеймә генә килә генә» кебек җырпар, кайда гына һәм кайчан гына башкарылсалар да. бик матур һәм заманча яңгырыйлар. Уен җырларының шулай киң таралуы аларның потенциаль мемнинлекләре, иҗтимагый әһәмияте белән бәйләнгән. Күтәренке рух, кешеләрне коллективка туплау, аларның арасын якынайту, дуслаштыру мом- кинлекләре совет чоры җырларында аеруча ачык күренә. Әгәр уен җырларының эчтәлеге уен яки йола хәрәкәтләре, тор- мыш-кәнкуреш тематикасы белән чикләнгән булса, алар яшьләрнең гаять киңәйгән һәм тирәнәйгән рухи ихтыяҗларына җааап бирә алмаган булырлар иде. Яшәү формаларының үзгәрүе, иҗтнмагый-эстетик функцияләренең киңәюе уен җырларының тематикасын да баета. Совет черында уен җырлары гур иҗтимагый яңгыраш ала. Аларда сүз туган илгә һәм халыкка мәхәб- бет, илне индустрияләштерү һәм коллек- тивлаштыру. Бәен Ватан сугышы. Совет Армиясе турында бара. Биек тауның башларында Шаулап үсә пар каен; Чәчәкләнә туган илем. Матурлана кән саен. («Юллар ача, геллер ‘.әчә») Халык тормышына социализм алып килгән яңалыклар уен җырларында аеруча матур чагыла. Иҗтимагый тормышның үзгәрүе, колхсз-совхозлсрдагы хумәк тормыш, халыкның фидакарь хезмәте, илебезнең чәчәк атуы очен даими кәрәш — совет чоры уен җырларының тематик эчтәлеген әнә шулар тәшкил итә. Уен җырларында зур урынны тормышкенкүреш лирикасы алып тора. Аларда тормышның гүзәллеге, бәхетле яшьлек һәм мәхәббәт җырлана. Тематикасының киңәюе, эчтәлегенең үзгәрүе белән уен җырларының поэтикасы да үзгәрә, традицион йола- уен җырларыныкыинан беркадәр ераклашып. лирик һәм кыска җырлар поэтикасына якынлаша. Безнең заман уен җырларында традицион шигъри алымнар, эпитет, чагыштыру. символлар бик кин кулланыла. Аларның күпчелеге халык пионкаемның терло жанрлары очен уртак булып кита Хәтта аерым куплетлар да җырның бер гереннән икенчесенә күчеп йори. Халык пи рикасының гаять хәрәкәтчән, динам .к тора булган кыска җырлар бу юнәлештә аеруча Jyp активлык күрсә’®- Аларның аерым үрнәкләре уен-бию. лирик, хәтта йола җырларына да үтеп керә. Нәтиҗәдә хәзергә уен-бию җырларының тел элеше безгә электән мәгълүм булган кыска җырлардан тора дип уйлау момкинлегә туа. Әмма кыска җырлар халык лирикасының бер тереннән икенчесенә ничек булды шулай күчен йәри алмый. Ченкн халык лирикасының һәрбер торенә хас сыйфатлар, һәрбер тернең үз спецификасы бар. Бу — у-н җырларына ра хас күренеш. Совет чорындагы уен җырлары, үзләренең кайбер специфик билгеләрен югалтып. пири:< һәм кыска җырларга якынлашсалар да, апврны уен җыры иткән тап үзенчәлекләр ськлана. Лирик җырлар тормыш вакыйгалары, тормыш күренешләре турында җитди тон, билгеле бер моң белән сойлиләр. Еш кына аларның эчтәлегенә тирән драматизм яки уйлану, борчылу хас. Ә инде уен- бию җырларының характеры башкача. Алар яшьләрнең күңел ачу, күңел күтәрү моментлеры белән бәйләнгән. Шуңа «үрә уен җыры беркайчан да драматик яки трагик характерда була алмый. Ил тормышының нинди генә авыо чаклары, әйтик, Бәэк Ватан сугышы, турында сейләсә дә. уен җыры һәрвакыт искиткеч оптимистик яңгырый: аЕгетнең зирәкләре», «Татарстан кызлары-.» Эчтәлеге күтәренке рухлы булгач, уен җырларының стиле дә матур, саф һәм җиңел була. Аларда шатлык, яшьлек, мәхәббәт символлары булган традицион образлар еш очрый. Җәйге кәйнең сихри матурлыгы, тулган ай һәм сандугач сайравы, кызарып чыккан кояш нурлары һәм язгы таң җиле, якты кояш һәм чәчәк аткан шомырт, Идел дулкыннары һәм урман аланы кебек шигъриятле образлар уен җырларында топ урынны алып тора. Аларда авыр тормыш, кайгы-хәсрәт символы булган кара болыт һәм козге ачы җил. кара урман һәм ялгыз сукмак, шиңгән гәп һәм агачыннан аерылган алма кебек образлар юн диярлек: Зәйтүн геле арасында Кына голом бер генә; Зифа буйлы, ал чәчәклә Ул кына гол син генә. (•■Sac эзеиә гонә») Искиткеч матур эпитет, чагыштыру, символлар уен җырларын үзенчәлекле шигърият белән бизи, яңгырашын матурайта Аларның күтәр “ике рухлы, матур һәм күңелле кое-музыкасы да шуңа ук хезмәт итә. Композицион яктан уен-бию җырлары лирик җырларга шактый якын тора. И. Надиров дорес күрсәтүенчә, уен җырларының иң оригиналь һәм үзенчәлекле элементы дип аларның кушымтасын әйтергә кирәк. Алар гадәттә 7—8 иҗекле юлларга нигезләнәләр. Җырның лейтмотивы, рухы еш кына әнә шул кушымталарда чагыла: Их, су агулары. Матур су алулары; Пар чиләген иңгә салып Китеп югалулары ла, Озатып калулары. («Их, су агулары») Җырның үзенчәлекле ритмы кушымталарда аеруча ачык күренә. Халык лирикасының бу теренә хас сыгылмалы форма — тегәл ритм, тулы рифма һәм ачык строфи- кага нигезләнә. Безнең заман уен җырларын уен җыры итүдә аларның бик киң гомумиләштерүгә нигезләнгән зчтәлегенә караганда музыка-кей ярдәмендә гәүдәләнгән ритмы, җитдирәк урын алып тора дип әйтергә дә мемкнн. Халык лирикасының бу терендә форманың зур роль уйнавы ритмда гына түгел, башка кайбер үзенчәлекләрдә дә күренә Әйтик, җырның зчтәлегенә монәсәбәте булмаган формаль элементлар аларда киң таралган. Күп кенә уен җырларының исемнәре үк эчтәлексез сүз тезмәләреннән тора- «Илләйлә-ләйлә», «И, дүдәме, дүдәме» еРәм-рәм-рәмилә». Шундый ук тезмәләр уен җырларының кушымталарында да шак тый еш очрый: Әлләләлем Зөлилә. Гелләләлем Зәлилә; Зәңгәр чиләкләрен алып Суга бара Җәмилә... («Зәлилә») Мондый тезмәләрне тискәре бәяләү, безнеңчә, һич тә дорес булмас иде. Ченки алар уен җырларының шигъри һәм музыкаль үзенчәлекләре белән бәйләнгән. Уен- бию — халык иҗатының синкретик тәре. Фольклорның башкв кайбер герләрендәге кебек ук, анда кой һәм сүз бер-берсе белән гаять тыгыз бәйләнгән. Аларны аерым карау момкин түгел. Сәнгатьнең бер тәре дә. шул исәптән музыка да, эчтәлексез, мәгънәсез була алмый. Димәк, уен-биюнең эчтәлеген ачуда җыр сүзлере беренче урында тора алган кебек, кое-музыкасы да алгы планга чыга ала. Уен җырларындагы эчтәлексез сүз тезмәләренең үзеннән-узе җырлап торуы, еларга күтәренке рух. күңеллелек бирүе нәкъ әнә шуны раслый: Импаира-тиритур, Импаира-тиритур. Су буенда ат эчерә Комсомол егет бит ул. («Импаира-тиритур») Уен җырларында шактый киң таралган мондый тезмәләр жанрның табигатенә туры килә, аның матур үзенчәлекләрен билгели. Җырның формасын камилләштерүдә гаять зур роль уйный торган һәм матур яңгырашлы аваз тоэмәльре бер җырдан икенчесенә кучеп йорми, кабатланмый, һәр җырда алар үзенчә һәм бик музыкаль яңгырыйлар: «Аллария-ләрия. голләрия-лә- рия» яки «Алия-голия, голиятирәккәем». Уен җырларында халыкның гасырлар буена камилләшә килгән, безнең коннәрдә гаять югары дәрәҗәгә күтәрелгән эстетик зәвыгы, эстетик тәҗрибәсе чагыла. Рецензияне тәмамлар алдыннан, «Искәрмәләр» бүлеген тагы бер мәртәбә карап чыгыйк. Кызганычка каршы, искәрмәләрнең барысы да искиткеч бер торле булып чыккан: аларның һәркайсындь аерым җырларны кайчан, кайда һәм кем язып алганлыгы гына күрсәтелгән. Болары да кирәк. Әмма алар киңрәк булса, кайбер үзенчәлекле уеннарның һәм җырларның килеп чыгышы, борынгы йолалар, горефгадәтләр белән конкрет бәйләнеше, аерым җырларның тарихы турында киңрәк аңлатмалар бирелсә, һичшиксез, яхшырак булыр иде. Ченки уеннар һәм уен-бию җырлары татар халык иҗатының гүзәл бер олешен тәшкил итә. Халык алар белән кызыксына Узган ел «Социалистик Татарстан» газетасы битләрендә «Заман, гореф-гадәт, трә» дицияләр» дигән темага фикер алышу барды. Кайбер иптәшләр аерым авылларда халык уеннары һәм уен-бию җырлары соңгы елларда акрынлап онытыла баруы турында бсрчылып яздылар. «Татар халкының җыр- лы-биюле уеннары» китабына әнә шундый уеннарның иң матурлары урнаштырылган. Авыл һәм шәһәр яшьләре арасында, клубта, урамда, паркта, елга буенда, аланда матур итеп оештырылган халык уеннары яшьләрдә халкыбызның шигъримуэыкаль байлыгына тирән ихтирам, гүзәллекне аңлый белү, дуслык, туганлык тойгылары тәрбияләүдә гаять зур роль уйнаячаклар.
КЛАРА БУЛАТОВА. Һәрвакыт янымда. Шигырьләр Казан. 1969 ел. Клара Булатова хатын-кыз язучылары- быз арасыннан — поэзия жанрында иң актив эшләүчеләрнең берсе. Аның шигырьләре газета-журнал битләрендә әледән-әле басылып тора, композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынган лирик җырлары даими рәвештә радио аша янгырый Ул шигырьләрдә һәм җырларда тормыштагы вакыйгалар, кешеләр күңелендә туган уй-фнкерләр. аларнын шатлык-куаиычлары бер уку белән хәтердә калырлык поэтик детальләр, җылы хисләр белән сугарылган шигъри юллар аша сурәтләнә. Яшь шагыйрьнең күптән түгел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «һәрвакыт янымда» җыентыгына кергән шигырьләре —моның ачык дәлиле Җыентык «Бирегез канатлар», «Без кичердек моны» һәм «Йөрәк нишләсен» дип исемләнгән өч бүлектән тора Беренче бүлеккә авторның «Юллар, таулар». «Шпаллар». «Токарь кыз». «Әнкәм җылысы». «Укытучы апан йокламаган», «Постта торам». «Бирегез канатлар» «.Гастрольләр, гастрольләр» һәм башка шигырьләре урнаштырылган. Исемнәреннән үк күренгәнчә, ул шигырьләрнең төрлесе төрле темага язылган һәм аларда тормышыбызны бизәп яшәүче замандашларыбызнын фидакарь эшләре, олы теләкләре гәүдәләнә «Без кичердек моны» дигән бүлеккә тупланып бирелгән шигырьләр туган җиргә, сине шул җирнең тулы хокуклы баласы итеп үстергән ата-анага. кыен чакта иңнәренә таяна алырлык дусларга карата эчкерсез мәхәббәт. гомер буе татулыкта, тынычлыкта яшәргә хыялланган кешелек өстенә зур афәтләр алып килгән сугышка шул сугышны кабызучыларга каршы тирән нәфрәт хисе белән сугарылганнар Ләкин бу бүлектәге «Әти кайтты», «Сугыштан сон • «Юк. кайтмасын ул чор'» шигырьләре артык озынга сузылганнар, һәм шагыйрә аларда үз-үзен кабатлый Бер шигырьдә инде әйтелгән матур гына фикернең һич ә үстерелмичә. шул килеш икенче шигырьләргә күчүе аның,’ ягъни ул фикернең тәэсир көчен киметә, әһәмиятен югалта. Җыентыкның соңгы бүлеге яшьлек һәм мәхәббәт турындагы шигырьләрдән тора. Андагы шигырьләр башка бүлектәге шигырьләрдән үзләренең кыска язылган һәм җырга тартым булулары белән аерылып торалар Автор аларның кайберләрең үзе дә җыр дип атаган Чыннан да биредәге «Төштә күрдем», «Синең белән», «Бәлки, син «үзе»дер». «Яр буйларын томан урата» шикелле шигъри парчалар үзләренә композиторларыбызның мөрәҗәгать итүләрен көтәләр. «һәрвакыт янымда» —Клара Булатованын икенче китабы. Моннан ике ел элек басылып чыккан «Язлар алда* җыентыгы белән чагыштырганда, аның бу китабы тематик яктан да. андагы шигырьләрнең поэтик эшләнешләре ягыннан да шактый өстен тора Бу исә шагыйрә ижатының һаман камилләшә һәм аның каләменең, торган саен чарлана баруы турында сөйли. ЕГОР УТКИН. Төнге яшен. Шигырьләр. Казан. 1969 ел. Яшь шагыйрь Егор Уткиннын беренче китабы 196? елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыккан иде Быел укучыларга ул «Төнге яшен* исемле икенче җыентыгын тәкъдим итте Анда тупланган шигырьләр, нигездә авыл кешеләре тормышына, игенченең тырыш хезмәтенә, илебезнең яна төзелешләрендә эшләүчеләргә һәм тынгысыз бу заманда планетабызның иминлеген. кешелекнек бәхетен яклап, алгы сафта атлаучы көрәшчеләргә багышланып язылганнар «Дулкыннары күчкән күңелдән». «Күргәзмәдә». «Печән өсте». «Пенсиягә чыга Харис бабгй». «Күңелләрдә яулап алгансың» «Сабан тургайлары». «Мәхәббәт каласы салалар», ’ «Әткәм истәлегенә». «Ишетмәсен иде» кебек шигырьләрендә автор әнә шул югарыда әйтелгән темаларга мөрәҗәгать итә Менә аның «Ишетмәсен иде» дигән шигыре Сиртмәле бишегендә изрәп йоклаган сабый төшендә дә көлеп-е.1маеп куя. Әйтерсең, ул төшендә шүрәлеле әкият урманын күреп ята Кан һәм күз яшьләре ана әле таныш түгел Ә тышта, ди шагыйрь, җилме, атом шартлавыннан тетрәп, җирме авыр көрсенә Шигырь һәркемнең изге теләген чагылдырган һәм сугышка каршы көрәшкә чакыру авазы булып янгыраган түбәндәге юллар белән тәмамлана Бзрнн сизми сабый. Ә мин уяу. Тан сызылып килгән мәл менә. Бомбаларын, сугыш, ятимлекне Эх, җирләргә нде мәңгегә. «Яшь солдат», «Бишек сиртмәсе». «Сабый чакны сугыш тартып алды». «Алмагачым хәтерләтте мина» шигырьләрендә дә шул ук фикерләр үстерелә. Беренче китабындагы кебек үк. икенче җызнгьпында да Егор Уткин туган як табигатенең матурлыгын тасвирлаган шигырьләргә шактый урын биргән «Аййолдыз юк ». «Кинәт килде дә». «Август төне », «Көмештәй ялтырап...», «Урамда тулы дәрт- лс аваэ..», «Март бурачы күпме дуламасын...», «Тау итәге», «Хәтфә арасыннан. » дип башланган шигырьләр күңелдә аеруча җылы тәэсир калдыралар. Ул шигырьләрнең барысы да диярлек. «Этюдлар» дигән баш астында, аерым бүлеккә тупланып бирелгәннәр «Иогты», «Язгы серенада». «Принципиаль» бригадир» шигырьләре яшь шагыйрьнең сатира-юмор өлкәсендә эшләргә дә сәләтле икәнлеге турында сөйлиләр Егор Уткни Менделеевск шәһәрендә, химия заводы эшчеләре арасында яши һәм үзе дә шул заводта эшли. Әмма аның бу җыентыгында эшчеләр тормышын, аларнын уй-тойгыларын, теләк-омтылышларын чагылдырган бер генә шигырь дә юк. Шагыйрьнең киләчәктә язылачак шигырьләрендә урын алачак геройлар арасында укучы авторның якташларын да күрергә тели. НӘҖИП МАДЬЯРОВ. Чәчәк күрдем. Шигырьләр. Казан. 1969 ел Калын кар белән капланган урман аша кышкы юл үтә. Якты эзләр калдырып, шул юлдан узган чанада ике юлчы бара. Алар- ның берсе, олы яшьтәгесе, күзләрен еш-еш йомып, әле шигырь сөйли, әле авыз эченнән генә нәрсәдер көйли Юлаучы малай исә. юлдашының уйларын бүлдерүдән куркып. тын да алмыйча аны тыңлап бара. Юлчыларның берсе —Арча поездына ашыгучы шагыйрь Әхмәт Фәйзи, икенчесе — аны озата баручы һәм соңыннан бу олы әдипкә багышлап «Үтә юл урман аркылы» исемле шигырь язачак Нәҗип Мадьяров. Нәҗипнең әлеге шигыре аның күптән түгел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Чәчәк күрдем* исемле җыентыгына урнаштырылган Шигырь ихлас күңелдән язылган һәм хисләргә бай булуы белән сине үзенә җәлеп итә Хискә, киче- рршләргә корылган мондый шигырьләрне җыентыкта байтак очратасын. «Күкрәгемдә тирбәлә көй», «Медаль», «Вөҗдан газабы». «Гыйшык утлары кабынса» һәм «Игенченең хисе...» дип башланган шигырьләрен укыганда Нәҗип Мадьяровның үз тавышын ишетәсең Бу шигырьләрнең бөтенесе дә китапның «Уйлый күңелем төрлесен» дин исемләнгән бүлегенә тупланып бирелгән. Моннан тыш җыентыкта «Сонетлар», «Си- гезьюллыклар» һәм «Дүртьюллыклар» дигән бүлекчәләр бар. Аларга сайлап алынган шигырьләр авторның иҗади эзләнүе, каләмен төрле юнәлештә сынап каравы турында сөйлиләр. Аның дүртьюллык һәм сигезьюл- лык шигырьләре фәлсәфи рухта язылганнар. Көчсезләнә кайгы, бүлешкәндә Иптәшләрең белән бергәләп. Ә шатлыкның көче арта, аны Дусларына бирсәң бүлгәләп,— ди шагыйрь әле дүртьюллыкларының берсендә. «Тау елгасы кебек». «Шагыйрьләр дә шулай», «Гомер» шигырьләрендә дә шундый ук матур фикерләр әйтелә Ә менә «Чыбыркы», «Иске фикерле кеше». «Мактанчык» шигырьләренә карата моны әйтеп булмый. Бу шигырьләрендә Нәҗип үз сукмагыннан читкә, чыга, башкалар тарафыннан инде күптән'салынган һәм шактый тапталган юлга кереп китә. «Сигезысллыклар» бүлекчәсендәге «Мин кырларда үстем». «Язгы ташкын шавы сагындырды», «Малай чакның бик күп шуклыклары» шигырьләрен укыганда да күңелдә канәгатьсезлек тойгысы кала. Ә гомумән, жызнтыкта поэзия сөючеләр кызыксынып укырлык әйбәт шигырьләр өстенлек ала Җыентыкның әһәмияте, барыннан да элек, әнә шунда. ДИФГАТЬ СИРАЙ. Кушнарат. Поэма һәм шигырьләр. 1969 ел Дифгать Сирайның «Кушнарат» нсемле җыентыгы басылып чыкты. Җыентыкка авторның соңгы Ъке-өч ел эчендә язган яна шигырьләре һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы. Советлар Союзы Герое Хафиз Сабировка багышланган «Хафиз батыр» дигән поэмасы кергән. Китаптагы шигырьләрнең күбесендә лирик героиның туган ягына, аның табигатенә, хезмәт сөючән тыйнак кешеләренә булган мәхәббәте, гомерләрен халык бәхете өчен биргән көрәшчеләрнең улемсеэлеге, җирдә тынычлыкны саклап калу өчен барган көрәшнең кискенлеге гәүдәләнә. Моны, барыннан да элек, «Бу җирләрдә», «Әткәм мирасы», «Тамчы», «Көн кузгалган», «Бер һәйкәл бар Кама аръягында», «Чордашлар», «Тын син, давыл» шигырьләренә карата әйтергә мөмкин Үзенең бу шигырьләрендә Дифгать, теге яки бу фикерне әйтү өчен, укучының күнеленЬ кереп калырлык гади һәм тирән мәгънәле сүзләр, матур-матур поэтик детальләр сайлан алырга тырыша. «Тын син, давыл» шигыре, мәсәлән, менә мондый юллар белән тәмамлана; Тын син, давыл, Тын енн мәңгелеккә! Хаҗәтең юк синең, кирәгең... йоклыйк әле, баш астына салып Әнкәйләрнең йомшак мендәрен. Дифгатьнең күпчелек шигырьләре кыска һәм җыйнак. Алар аңлаешлы, җиңел тел белән язылган. Ул шигырьләрдә син үз йөрәгеңнең тибешен ишеткәндәй буласын. »Әткәм мирасы», «Давылларга чәчәм бәхетемне», «Үлмәм кебек». «Чәчәкләр», «Кошлар оча» шигырьләрен укыганда күңелдә әнә шундый матур тойгылар кала. Җыентыкка кергән кайбер шигырьләрнең кимчелекле ягы игеп шуны әйтергә кирәк; аларда урыны-урыны белән ритмик кытыршылыклар, авыр инверсияләр, «читтә — гөрләвеккә», «ташларга — дошманга», «башка— штыкларга» шикелле уңышсыз рифмалар күзгә ташлана. Бопар Дифгать Сирайның шигъри фикерләрен кәгазь битенә күчергәндә вакыт-вакыт ашыгучанлык күрсәтүе, шигырьнең һәр яктан нәфис булуына игътибар биреп җиткермәве турында сөйлиләр. Хәлбуки, моңа кадәр инде ике җыентык чыгарган яшь әдипнең әлеге кимчелектән котылу, һәм фикере, һәм техник эшләнеше ягыннан укучыны канәгатьләндерә алырлык поэтик әсәрләр иҗат нтү өчен тәҗрибәсе дә, сәләте дә жнтәрлех.