ДРАМАТУРГИЯ УЙЛАНА, ЭЗЛӘНӘ
Әдәбиятта эзләнүләр — кешенең рухи дөньясына тагын да тирәнрәк үтеп керү, заманга хас әдәби форма, стиль табу, әсәрләрнең архитекто- никасын камилләштерү өлкәсендә өзлексез эзләнүләр бара. Шул ук хәлне драматургиядә күрәбез. Дөрес, сәхнә әсәрләре кануннарының тотрыклырак булуы нәтиҗәсендәме икән бу эзләнүләр, проза һәм поэзиядәге кебек, әлегә аяк терәп сөйләрлек, «инде менә шундый зур уңышларыбыз бар» дип кистереп әйтерлек нәтиҗәләр биргәне юк. Шулай да эзләнү, үсү процессы бара, соңгы елларда иҗат ителгән сәхнә әсәрләре шуны күрсәтә. Драматургия әһәмиятле темаларга ешрак мөрәҗәгать итәргә тырыша, тормышның катлаулы вакыйгалары белән теләбрәк очраша башлады. Заман героен эзләү дә акрынлап киң иҗат юлына күчә бара. Бүгенге көн каһарманын сурәтләгәндә драматургларыбыз аның тышкы кыяфәтенә генә игътибар итү кебек берьяклылыктан котылу юнәлешендә дә кайбер уңышларга ирештеләр. Тормыш сәхнә әсәрләрендә характерның тирән эчке мәгънәсен, рухи үзенчәлеген тулы ачып бирүне таләп итә. Бу — җәмгыятебез үсешендәге әйдәүче тенденцияләр чагылу дигән сүз. Чөнки хәзер аерым кеше тормышында рухи башлангыч һәм идеялелекнең роле торган саеч арта. Шәхес буларак кеше һәр җәһәттән бай һәм күпкырлы төстә, урыны белән хәтта гадәт- * Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта сөйләнгән доклад. тән тыш конфликт аша, көтелмәгәнчә ачыла. Герой характерын алдан билгеләнеп куелган юнәлештә генә үстереп, аңар алдан хәзерләнгән уңай һәм кимчелек сыйфатлзрын ябыштырып түгел, ә аның үзенең эчке диалектикасы таләп иткәнчә тасвирлау, тормышчан нигезләрдә, тулы итеп һәм бөтен катлаулылыгында сурәтләү драматургиядәге үзәк юнәлешләрнең берсенә әверелде. Узган елда иҗат ителгән сәхнә әсәрләре арасында Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне» исемле пьесасы аерылып тора. Ул драманың үзенчәлекле төренә мөрәҗәгать иткән: әсәрне «пьесабәхәс» дип атарга мөмкин Анда яшәүнең һәм иҗатның мәгънәсен аңлаудагы төрле фикерләр үзара бәрелештерелә. Бәрелештә персонажларның берсе дә читтә калмаган, берсе дә үз карашын әйтмичә, үз мөнәсәбәтен белдермичә сәхнәдән чыкмый. Драма вакыт ягыннан да (вакыйга 2—3 сәгать эчендә бара), катнашучылар саны ягыннан да (барлыгы 9 персонаж), аларның үзәк конфликтка мөнәсәбәте җәһәтеннән дә җыйнак, хәрәкәт бер юнәлешкә төбәлгән, сюжет бер дә як-якка чәчелмичә үстерелә. Әсәрнең кыскача гына эчтәлеген искә төшереп үтик. Җырчы Миләүшәнең туган көне. Шул уңай белән, гәрчә ире художник Шәһит өнәп бетермәсә дә, ул электә бергә укыган иптәшләрен үзләренә бәйрәм кичәсенә чакыра. Шул арада авылдан юбилярның әтисе дә килеп төшә. Харис агай ялгызы гына түгел, пристаньда фронтовик дусты Әһлиулланы очраткан һәм аны да үзе белән алып килгән. Аларның вакытсыз йөрүенә Шәһитнең шактый кәефе кырыла, ул Ә мәҗлеснең «аракы чөмерүгә кайтып калуын» теләми. Мәҗлес дәвамында әүвәлге дуслары Рәфис һәм Фәһим үзләреннән аерылуы, карьеризмы, талантлы художник Нурисламга юл бирмәве өчен, җае чыкса да. чыи- маса да Шәһитне «чукый» торалар Арыган, йончыган Әһлиулланың исереп китүен сәбәп итеп. Шәһит өстәл артын ташлап чыга. Бәхәс ачык төс ала, һәр ике як тупаслыкларга кучә, вакыйга Шәһитнең элекке дусларын куып җибәрүе белән тәмамлана. Әһлиулла да китә, Харис та кияве йортын ташлап чыга. Миләүшә дә иптәшләре ягыч сайлый. Шәһитнең үзен генә калдырып, дуслары белән ресторанга юнәлә... Эчтәлектән күренүенчә, әсәр психологик пландагы гаилә драмасына, көнкүреш драмасына тартым. Капма-каршы караштагы кешеләрнең үзара бәрелешләре, фикер көрәше пьесадагы хәрәкәтне барлыкка китерә. Мәгълүм булганча, мондый тип драмаларның (икенче төрле аларны «бүлмә драмасы» дип тә атыйлар) нигезендә әхлак проблемалары ята. Ләкин андый пьесалар әхлакка багланышлы мәсьәләләр белән генә чикләнмиләр Бездәге иң яхшы гаилә драмалары һәм комедияләре һәрвакытта дип әйтерлек иҗтимагый эчтәлек алалар Бу җәһәттән «Миләүшәнең туган көне» әсәре яхшы традицияләргә тугрылык саклый. Шәһит белән Миләүшә, Харис һәм Фәһимнәр арасындагы мөнәсәбәтләр җәмгыятьтә үз урыныңны табу, сәнгатькә һәм иҗатка карата дөрес караш булдыру юнәлешендә үсеп-үстерелеп баралар Ике арадагы киеренкелекне тудырган, күңелле мәҗлеснең таркалуын һәм ахыр чиктә тату гаиләнең бозылуын китереп чыгарган тел сәбәпләр әнә шул соңгылары. Сәнгатьнең тормышта, социалистик чынбарлыкта тоткан урынын бәяләүдә, иҗатка һәм иҗат кешеләренә мөнәсәбәттә Шәһит бер юлдан, Нурислам һәм Фәһимнәр икенче юлдан киткәннәр һәм пьеса дәвамында, баштарак сак һәм нәзакәтле төстә барган, соңыннан тупас төс алган бәхәстә Шәһитнең карашлары хата булуы ачыла. Дөрес, кайвакыт Шәһитнең сүзләре һәм аргументлары да урынлы яңгырый. Ул үзенең хаклылыгына нык ышана һәм. чыннан да, аерым моментларда бер дә икеләнмичә аның ягына басып, Рәфисләрнең фикерләренә каршы чытарга до мөмкин Ләкин асылда ул ялгыша. вакыйгалар шуны күрсәтә. Соңгы елларда иҗат ителгән башка куп кенә әсәрләрдәге кебек үк, бу пьесада да автор персонажларны катып калган «уңай — тискәре» схемасы буенча сурәтләми Шәһит, мәсәлән, һич тә бөтенләй төзәлмәслек, юньсез кеше түгел Аны тәнкыйтьләгән Фәһим һәм Рәфисләрне дә һәр яктан үрнәк кешеләр дип әйтүе кыен. Т Миңнуллин шәхескә, аның рухындагы, күңел түрендәге кечкенә генә үзгәрешкә дә игътибарлы, үз геройларының психологик кичерешләрендәге нечкә борылмаларга сизгер булырга омтыла. Бу яктан бигрәк тә Шәһит. Харис, Миләүшә. Рәфис образлары оста индивидуальләштерелгән булулары белән игътибарны җәлеп итәләр. Драмада үзенчәлекле образларның беосе — Әһлиулла. Автор аны яратып иҗат иткән. Бу образда үткән сугышка нәфрәт, чын батырлык үрнәкләре күрсәткән гади кешеләргә олы мәхәббәт бөркелеп тора. Әһлиулладагы соклангыч сыйфатларның берсе—тыйнаклык, һәм драматургның андагы бу сыйфатны алга куеп сурәтләве бик табигый. Батырлыкны гадидән, тыйнак кешеләрдән эзләргә кирәк, сәнгатьтә дә алар үз урыннарын алырга тиешләр — менә шул фикерләргә таянып сәләтле яшь рәссам Нурислам аны куп санлы кешеләр арасыннан эзләп тапкан һәм портретын язган. Ләкин, пьесада күренүенчә, кичәге геройфронтовик сугыштан соңгы тормышта үзенә урын таба алмаган Әһлиулланың бу хәлгә калуына аның фронтовик дусты Харис та әрни, уз ител, яратып ул аны тәнкыйтьли, һәм әсәрнең ахырында абзыйда бу җәһәттән уяна башлау галәмәтләре күренә: аның кунак сөймәс бу йортны ташлап чыгып китүе шул турыда сөйли Бусы шулай, бусы аңлашыла Инде мәсьәләнең четерекле ягына килик. Шәһит үз иҗатында гел яктыга, уңайга гына омтыла, һәм башкаларның иҗатын бәяләүдә дә ул шул принципка таянып эш итә Ләкин, күрәсең, ул уңайны, алдынгыны иҗат кыйбласы итеп алу белән тормышны бизәкләп, ялтыратып сурәтләү арасында артык аерма күрми, ягъни иҗатка формаль килә Ә икенче тарафтагылар — Нурислам, Рәфис. Фәһим (һәм беркадәр Харис та) — гел авызын ерыл торучы нефтьчеләрне, сыер савучы кызларны гына шомартып сурәтләү ялгыш, тормыш дөреслеген Әһлиулла кебек утны-суны кичкән кырыс солдатлардан, бүгенге гаять тыйнак, гади кешеләрдән эзләргә кирәк, иҗат кыйбласы шул тарафта булырга тиеш, дип баралар. Чөнки безнең көн каһарманнарында гүзәл сыйфатлар өстә генә ятмый, еш кына аларны куп көч куеп таба һәм тиешенчә тасвирлый белергә кирәк. Теоретик планда соңгысы дөрес һәм шуны тамашачыга җиткерү — авторның изге теләге. Социалистик реализм методына нигезләнгән алдынгы һәм олы сәнгать барлык художниклардан нәкъ менә шуны таләп итә. Ә әсәрдә эш башкачарак килеп чыга. Автор тарафыннан «дөрес фикер йөртүче» дип тәкъдим ителгән рәссамнарыбыз йөз тоткан геройдан — Әһлиулла карттан бүген нинди дә булса үрнәк алуы кыен. Бу яктан Шәһит белән килешмичә мөмкин түгел. Уйлабрак карасаң, аның сугыш кырында үзе күрсәткән батырлыклар турында шапырынып йөрмәве хәзер үрнәк алырлык бердәнбер ягы булып калган. Ә чынында ул мескен бер кешегә әверелгән. Сәнгать тормышка тирән үтеп керергә тиеш, дигән нигез кагыйдә бар. Сәнгатьнең бурычларыннан берсе —хаксызга онытылган, рәнҗетелгән кешене яклау, дигән әйбер бар. Болар икесе ике яссылыктагы нәрсә. Безгә калса, Т, Миңнуллин аларны бер тактага куярга тырышкан һәм. нәтиҗәдә. әсәргә дөрес булмаган чишелеш бирелгән. Чыннан да. карагыз, логик фикерләү буенча барсаң, Нурислам да, аны яклаучылар да хаксыз булып чыга бит Димәк, Шәһитнең, иҗатта формализмны яклаучы, карьерага омтылучы бу кешенең ялгыш иҗат практикасы ахырынача фаш ителми... алда сөйләнгән фикерләргә таянуы аңар тормышта уңыш һәм дәрәҗә китерә, чөнки аны яклыйлар, шуның белән сәнгатьтә хата юнәлеш чәчәк ата була. Кемнәрнеңдер ихтирамын казану, кемнәргәдер ошау бик җиңел, имеш, бары тик иҗатыңда уңайны сурәтлим дип, бүгенгене гөл якты тоннарда, өстән-өстән эләктереп тик йөр! Шулай итеп, безнең сәнгатьтә һәм әдәбиятта халтурага юл ачык дигән нәтиҗәгә дә ерак калмый, һәм, икенче яктан, социалистик реализм методының асыл таләпләреннән берсе— иҗатта беренче планга уңайны кую, заманның әйдәүче тенденцияләрен якты мисалларда чагылдыру дигән таләпкә күләгә төшерелә «Миләүшәнең туган көне» әсәрендә менә шундый, йомшак кына итеп әйткәндә, фикер каршылыклары уятырдай уйлануларга мөмкинлек калдырылган. Шуңа күрә дә Т Миң- нуллинның бу драмасындагы яңалыклар, уңышлар тиешенчә яңгырый алмый Чөнки бары тик идеясе ягыннан югары булган әсәрнең генә сәнгатьчә тәэсир итү көче тиешле дәрәҗәдә була. Узган ел Т. Миңнуллинның «Нигез ташлары» исемле тагын бер пьесасы сәхнәгә куелды «Кигез ташлары» гомумән алганда әйбәт һәм кызыклы гына пьеса, аның нигезендә тудырылган спектакль җәмәгатьчелек тарафыннан бик хаклы төстә уңай бәяләнде Бу әсәрендә дә авторның язу стиленә хас булган үзенчәлекләр күренә. Иң әүвәл, бер үк мотивлар дәвам иттерелә, ягъни монда да, алдагы әсәрдәге кебек, тормышка. хезмәткә төрле караш үзара бәрелеш- терелеп. фикерләр көрәше бәхәс төсен ала. Иҗат алымнары ягыннан да Т. Миңнуллин кулын танырга була: вакыйгалар тыгыз итеп «төенләнгән», хәрәкәт күп, катнашучылар саны чагыштырмача аз һәм алар, ягъни катнашучылар, берсенә-берсе якын бәйләнештә. тыгыз мөнәсәбәттә алынганнар. Шуның белән характеристиканы тирәнгә «җәелдереп», персонажларны эре планда бирү мөмкинлеге туа. Бу — хәзерге драматургия өчен, гәрчә бердәнбер булмаса да, сәнгатьчелек ноктасыннан уңышка ирешүдә өметле һәм киләчәге зур булган мөмкинлек. Андый типтагы драма әсәрләре соңгы елларда күзгә күренеп ешая Шул ук вакытта мондый характердагы драма әсәрләренең мөмкинлекләре тулысынча ачылып беткән һәм инде бу җәһәттән зур уңышларга ирешелде дип әйтергә дә иртәрәк. Пьесага килик. Гарифулла карт читтә төрлесе төрле урында яшәүче улларын «каты авырыйм, тиз кайтыгыз» дип ашьиыч телеграмма белән чакыртып ала. Дүрт малай бер-бер артлы кайтып төшәләр. Баксаң карт сау-сәламәт икән, йөгереп йөри. Характеры белән бик тә үзенчәлекле, вакыты белән хәтта дуамалрак та. ләкин акыллы һәм туры кеше ул Гарифулла абзый. Авылда абруе зур. һәр җире җитеш, әле менә колхоз җитәкчеләре үзенә яңа йорт җиткереп бирәбез дип торалар. Балалары да инсафлылар кебек, һәрберсе үз урынында әйбәт кенә хезмәт итә, Хәмите хәтта министр урынбасары булып эшли. Ни җитмәгән карт кешегә?! Шулай да Гарифулла абзыйның ни өчендер күңеле тыныч түгел, бүтәннәргә дә тынгылык бирми. Карт алар- дан ерак яшәсә дә, улларындагы кайбер кимчелекләрнең акрынлап көчәя баруын белеп, сизеп ята икән, һәм ул шуның өчен аларның барысын берге җыеп, кайбер мәсьәләләрне ачыкларга тиеш тапкан, аерым күңелсезлекләр турында алар белән ачыктан-ачык сөйләшергә, аңлашырга уйлаган. Гарифулланың улларын бергә җыеп, һәрберсеннән үзенең ничек яшәве турында сөйләтүе, кимчелекләрен һәрберсенә ачыктан -ачык күрсәтүе, тәнкыйтьләве, аларны бер-берсе турында уйланырга, көяргәянар- га мәҗбүр итүе пьесада җентекләп, психологик яктан нигезле һәм уйлап эшләнгән күренешләрдә ачыла. Монда безнең алга үзенчәлекле характерлар галереясы килеп баса, ышандыра һәм уйландыра торган хәлләр туа. Гарифулланың намуслы булуы, килешмәүчән һәм принципиаль булуы тулы ачыла. Хәниф, Хәмит һәм Хәлилнең кеше буларак, хезмәткәр һәм эшче буларак көчле һәм көчсез яклары, уңай һәм кимчелекле сыйфатлары беленә, һәрберсенең тормышка карашлары ачыклана Хәмит баштарак үзенә карата һич тә сүз әйттермәскә тырыша. Ләкин ата һәм бигрәк тә энесе Хәлил, туганлык хокукларына нык таянып, аның эш стилендә, үэ-үзен тотышында тамыр җәя баручы кимчелек сыйфатларны каты тәнкыйть итәләр; министр урынбасары үзендәге җитешсезлекләрне аңларга һәм җитәкчелек итүендәге кайбер ялгыш алымнарына башка күзлектән карарга тиеш була Туганлык җепләре Хәлилне ялгыш юлдан — караклык юлыннан йолып алуда иң үтемле чараларны кулланырга һәм аның үзенең упкын өстендә торуын аңлый башларга ярдәм итә һ. б. Комедиянең ахырында автор барлык сорауларга да җавап биреп бетерми, ягъни, хәл ителәсе мәсьәләләрнең барысын да хәл итеп куймый, һәм бу очракта ул мәҗбүри дә түгел. Авторның бар нәрсәне дә чәйнәп бирмичә, тамашачыга, аның белем дәрәҗәсенә һәм рухи байлыгына нык ышанып, аның үзенә дә уйланырга урын калдыруын, йомгакны үзенә ясатырга тырышуын хупларга кирәк. Әлбәттә, бу драматургтан билгеле бер осталык һәм такт сорый Пьесада күренә ки, Т. Миңнуллинда андый сәләт бар. «Нигез ташлары»н автор комедия дип атаган. Чыннан да. төп ситуациясе һәм күп кенә алымнары ягыннан, кайбер образларны сурәтләүдә әсәрдә комизм өстенлек итә Ләкин пьесаның соңгы өлешләрендә драмага тартымлык көчле Гөлҗиһан карчыкны йөрәк авыруы белән түшәк өстенә ятарга этәргән вакыйгаларда аерата соңгы пәрдәдә юмор югала, әсәрнең стиле үзгәрә Шуның белән жанр бөтенлегенә зыян килә. Нәтиҗәдә алынган проблеманың әһәмияте кими, чөнки драма өчен Гарифулла картның малайлары бигрәк тә Хәлил алдына куйган таләпләре (ә бит тәп ситуация шуңар корылган!) вагая башлый драматик материал үзенең тормышчанлыгын җуя Жанр сафлыгына игътибарны киметү аркасында, яшьләр генә түгел, өлкән һәм тәҗрибәле драматурглар да уңайсыз хәлдә калырга бик мөмкин. Талантлы язучы. Тукай премиясе лауреаты Нәкый ага Исәнбәтнең татар драматургиясендә тоткан урыны турында иркенәеп сөйләп торуның монда хаҗәте юктыр Аның «һиҗрәтп, «Хуҗа Насретдин», «Зифа». «Мулланур Вахитов», -Гөлҗамал», «Муса Җәлил» кебек драмалары һәм комедияләре әдәбиятыбызның алтын хәзинәсенә керде. Моңарчы драматург жанр үзенчәлекләрем һәр әсәрендә нык саклавы, икенче төрле ител әйткәндә, әсәрләренең жанр ягыннан сафлыгы белән күпләргә үрнәк булды. Шуңа күрә дә узган елда сәхнәгә чыгарылган >Кырлай егете» беркадәр аптырап калу тудыра. Әсәрдә, иң беренче, стиль чуарлыгы эчне пошыра. Беренче пәрдәдәге халыкчан юморга, сатирага, тапкырлыкка бай вакыйгалар һәм күренешләр, реалистик әкият стиле ахырга кадәр сакланмаган Авторның шүрәлеләрне сурәтләү белән нәрсә әйтергә теләве ачык түгел, гомумән, шүрәлеләрне тасвирлауда ниндидер бер логик үсеш табу кыен Кешеләр арасындагы кайбер иң начар гадәтләргә һәм мөнәсәбәтләргә (алдауга, байлыкка табынуга, бер-берсенә ышанмауга) каршы куеп тасвирланган, шул начарлыкларны фаш итешүдә мәгълүм бер роль уйнарга тиеш булган Җирәнкәй-шүрәле тора-бара бөтенләй дә икенче кыяфәткә керә Кешеләрдәге начар гадәтләрне күз ачып йомганчы үзләштереп, ул бу яктан рухи гарип Шопи белән Татлыбикәне дә уздырып җибәрә Соңгы пәрдәдә Җиренкәй дә. башка шүрәлеләр дә беренче күренгәндәге гөнаһсыз табигать балалары түгел инде Безнең алда мәкерле һәм явыз җан ияләре, алар кешеләргә карата гына түгел, бер-берләренә карата да хәйлә һәм усаллык белән эш итәләр. Аларның кыланышлары да, кешеләр арасындагы кайбер кыргый гадәтләргә каршы юнәлтелгән булырга тиеш дип исәп тотылган сүзләре дө ялгыш аңлауга урын калдыра. Соңгы күренешләрдә урыны белән хәтта шүрәлеләр кешеләр естеннән хакимлек итәләр Мәсәлән. Сарбай шүрәле Бибкәйне эзләп йөрүче авыл кешеләрен туйганчы мыскыллаган. Егетләр дә шүрәленең хәйләсен сизмиләр; алай гына да түгел, «син мигә шүрәле булып сызгырасың!» дип бер-берсенә гаеп ыргыталар, үзара җәнҗал куптаралар һем, кызны эзләүне ташлап, кире авылга кайтып китәләр Шулай ител, мәхлук бер хай- ван бу урында кешеләрдән естен булып чыга. Соңгы елларда бездә комедия жанры сизелерлек алга китте. Узган сезонда да бу өлкәдә уңышларыбыз булды. Зәйни Шаһиморатның Республика дәүләт күчмә театрында куелган «Әй, әшнәләр, әшнәләр» водевиле, мәсәлән, шундыйлар җөмләсеннән. Татар драматургиясенә җыйнак кына, матур гына эшләнгән, күңелле сәхнә әсәре өстәлде. -Әй, әшнәләр, әшнәләр» турында «Социалистик Татарстан» газетасының 1968 елгы 14 декабрь санында язучы Газиз Мөхәм- мәтшинның рецензиясе басылды. Рецензенг әсәрне дә, спектакльне дә асылда дөрес бәяләде, водевильдәге уңай якларны урынлы күрсәтте, уңышсыз җирләрен дусларча тәнкыйтьләде. Әйе, әсәрдә искелек һәм яңалык көрәше чагылдырыла, бүгенге кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләр шат һәм күңелле көлү аша ачыла, сәламәт гадәтләрнең торган саен ныграк урын ала баруы кызыклы ситуацияләрдә сурәтләнә Водевильдәге «бүселгән» урыннар хакында да рецензия авторы, безнеңчә, хаклы искәртте. Чыннан да, хатыннарның ирләре алдына ультиматум куеп, «югары галиҗәнап яклар» дип сөйләшүләре дә. Диләфрүзне курчак тирбәттереп йөртүләр дә беркадәр фарс характерын ала, әсәрнең гомуми стиленә ят авазлар өсти. Әсәрнең теле хакындагы мактау сүзләренә ике куллап кушылган хәлдә, берничә искәрмә дә ясап үтәсе килә. Әйе. драматург телгә игътибарлы, аның теле шома, халыкчан. Автор персонажлар теленә бик күп һәм яңача яңгыраган мәкальләр, үткен әйтемнәр. тапкыр тәгъбирләр керткән Фикерләү үзенчәлекләре, гел алымнары аша да теге я бу профессия кешеләрен төсмерләргә мөмкин Мәсәлән, кичәге укытучы (күрәсең, ул биология укыткан) Сәвия ирен болай дип битәрли .'Яңгыр суы да ул кадәр чиста булмый. Аның да һәр литрында утыз дүртәр грамм тозлы матдәләр була Ә син яңгыр суыннан да чиста бул- макчы буласың. Балаңның бәхетен җимерә торган мондый чирле чисталыкның кемгә кирәге бар?» Яки менә электә медсестра булып эшләгән Диләфрүз болай сөйләшә: «Мин сольпель дим, ул һаман эскәнҗә! Аңла, алар яшьләр. Куянга мөгез, ташбакага йон чыкканны кетә алмыйлар. (...) Мәхәббәтне кисә ала торган скальпель әлегә яратылмаган, атасы!» Аңар ире — бухгалтер Хуҗа156 хан: «Сүзнең дефициты юк ансы. Аңа пушлина салмыйлар. Ләкин юкка!» —дип җавап бирә. Образларны индивидуальләштерүдә мондый чаралар, билгеле, авторның беренче ярдәмчеләре һәм Ш. Зәйни алардан урынлы файдалана. Ләкин ул вакыты белән коймакны артыграк майлый: мәкаль һәм әйтемнәрне һәрбер персонаж теленә күпләп кертә, һәм шунысы аяныч, геройларның яшь үзенчәлеге дә, характерлары да исәпкә алынмый башлый, персонажларны сөйләм теле ягыннан индивидуальләштерү түгел, ә төссезләту килеп чыга. Мәкальләрнең үз мәгънәләре белән персонаж теленә ятышмаган, репликалардагы тулаем сүз сөрешенә туры килеп бетмәгәннәре дә оч- раштыргалый. Ремаркаларга игътибар кимегән җирләр дә бар. Мәсәлән, III пәрдәдә шундый ремарка бирелә- «Пәрдә ачылганда өстәл тирәсендә аталар». Нәрсә, ни дигән сүз бу? Мылтыктан аталармы? Юк икән, сүз ике әти кеше турында бара икән. Водевильдәге җыр текстларының һәммәсе дә уңышлымы икән? Ни өчен боларга шулкадәр киң тукталдык? Чөнки драмада боларның һәрберсенең әһәмияте зур. Икенчедән. Зәйни ага Шаһиморат — чыннан да тел өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, бигрәк тә яшь драматурглар өчен саф, бай тел үрнәкләре бирә ала торган драматург Шуңа күрә аның әсәрендәге аз санлы бу чатаклыкларга да тәнкыйть күзе белән карау тиеш. Аннан соң, «кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигән матур мәкаль дә бар бит әле... Узган елны мәктәп тормышыннан алып язылган ике драма әсәре сәхнәгә менде. Болар — Рәйсә Ишморатованың «Шамил» исемле һәм һава Сафинаның «Җыр дәвам итә» дип аталган драмалары Тәрбия темасына мөрәҗәгать итү гомумән күңелле факт, чөнки бу мөһим мәсьәләгә әле игътибар җитеп бетми. Р. Ишморатова пьесасында турыдан-туры тәрбия темасы үзәккә куелган. Ә һ. Сафина әсәрендә исә. гәрчә материал мәктәп һәм укытучылар тормышыннан алынган булса да, нигездә гаилә мәсьәләләре, әхлак проблемалары ята. Әмма бу әсәрдә дә тәрбия темасы читләтеп үтелмәгән, ни өчен дисәң, бу мөһим мәсьәлә укытучының профессиясен генә түгел, ә аның мораль-этик йөзен дә ачыклый. Вакытлы матбугатта (мин монда Ләбибә Ихсанованың «Социалистик Татарстан» газетасының узган елгы 24 ноябрь, Зәйни Ша- һиморатның «Татарстан яшьләре* газетасының 3 декабрь саннарында басылган р - цензияләрен күз алдында тотам) «Шамил» драмасы Р Ишморатова иҗаты өчен уңыш дип билгеләп үтелде Алдарак сүз булган, драматургиябездә соңгы елларда көчәя бара, дип әйтелгән тенденциягә автор игътибарсыз калмаган. Моны рецензиясендә Ш. Зәйни дә искәртә: «Драматург бу мәсьәләдә (ягъни, яшь буынны тәрбия итүдә ------------------------------------------------------------------- А. Ә.) ата-аналар. мәктәпләр, укытучылар гына җаваплы, балалар үзләре гаепсез, дигән шаблон юл белән бармый. Аның геройлары— төрле семья балалары. Алар үзләрендәге гаепнең башын үзләреннән эзләрлек һәм тугры юлга кире кайтырлык көч табалар. Икенче төрле әйткәндә, алар үз хәрәкәтләре өчен үзләре җавап бирәләр»,— ди ул. Дөрес, геройларның төрле семьядан булулары бу очракта бернинди дә роль уйнамый Шулай да төп фикер ачык. Ягъни, монда бүгенге драма героендагы шәхси инициативаның роле зур булуы хакында сүз бара, шуңар игътибар итү әсәрнең уңай ягы дип күрсәтелә. Соңгы еллар драматургиясендә бер ситуация бик тә эчпошыргыч төстә кабатлана башлады Нинди дә булса ялгышлык эшләгән, яисә үзе яшәгән тормыштан туйган герой әсәрнең ахырында кая да булса китеп бара. Сөйгәне икенче берәүне яратса, аларга комачауламас өчен дә китә ул, мәхәббәттә алданса да китә, күңеле зур эшләргә, батырлыкларга омтылса да китә ул. кемнәрнеңдер әшәкелегенә түзә алмыйча да китә... Р Ишморатова әсәрендә мондый геройлар тәнкыйть ителә. Шамил белән Ирекнең бөтенесен ташлап китеп барырга дигән уйларыннан кире кайтуларын белгәч, мәктәп директоры Исмәгыйл болай ди: «Кешеләр күңелсез хәлләргә очраган саен туган җирләреннән, ата-аналарыннан качып китә башласалар качып китәргә урын да калмас иде (...) Үзеңнән, вөҗданыңнан качарга урын юк. Аннан: башыңа килгән бәлане, төрле аңлашылмауларны, әнә шуп аңлашылмау туган урында ерып чыгу җиңелрәк тә, яхшырак та». Дөрес сүзләр. Аларга шундый ситуацияләр белән артыграк мавыгучы драматурглар да колак салсыннар иде1 һава Сафина исеме безнең өчен яңа әле Күрәсең, бу пьеса аның сәхнәгә беренче адымыдыр. Яшь драматург җанлы һәм мавыктыргыч итеп сюжет төзергә, персонажларын үзенчәлекле юлдан хәрәкәт иттерергә. аларны үзләренә генә хас рәвештә сөйләтергә һәм уйлатырга тырыша. Үзара бәрелешкә керүче көчләрне урнаштыруда, үзәк образларны характерлауда аның драматургия кануннарын сиземләве күренә. Пьесасында ул җырдан, аерым детальләрдән уңышлы гына файдалана Бер генә мисал алыйк. Камил исемле укучы малай, ялгышып, яңа гына мәктәп директоры итеп билгеләнгән Шәүкәтнең башына туп белән бәрә Шәүкәт бу хәлгә ачуланмый, алай гына да түгел, инде 5 елдан бирле төзелеп ятып та, һаман тәмамланмаган стадионны төзеп бетерергә сүз бире һәм эшкә керешә. Бу мәктәпне һәм сөйгән кызын ташлап башка мәктәпкә күчеп киткән Салават белән беренче танышканда да без шундый ук хәлнең кабатлануын күрәбез. Бер укучы стадионда ялгышлык белән аңар туп бәргән һәм Салаватның күз төбе кара янып чыккан. Хатыны Наилә күтәрелеп бәрелүгә дә карамастан, бу директор да балага аны-моны әйтми, Шуның белән автор Салаватның балалар тәрбиясе мәсьәләсендә дә. кешеләр белән мөгамәләдә дә дөрес юлда торуын, аның асылда әйбәт, ләкин артык йомшак кеше икәнен искәртеп куя, аның хатыны Наиләнең каты күңелле, кешелексез булуын күрсәтә Кызганычка каршы, аерым уңышлары булуга карамастан, һәр ике әсәр сәнгатьчә эшләнеш җәһәтеннән әле шактый аксыйлар. «Шамильдә дә. «Җыр дәвам итә»дә дә вакыйгаларның башлануы табигый, әмма табигыйлек ахырга кадәр сакланмый, кайсыдыр бер урында өзелә һәм югала Вакыйгалар барышында бервакыт автор кулы күренә башлый, бу кулның геройларны ирексезләп диярлек йөртүе, хәрәкәт иттерүе сизелә. Шунда чынлык иллюзиясе җимерелә, әсәрдә яселмалык өстенлек ала. Мәсәлән. «Шамил» пьесасында Барый күбрәк автор теләге буенча сәхнәгә кертелә һәм чыгарыла. Әйтик, Разияга — Шамилнең әнисенә тиз генә бер җиргә барырга кирәк, шул вакытта үз машинасы белән Барый килеп керә Соңгы пәрдәдә шундый күренеш бар: Шамил һәм Ирек, Якутиягә качу өчен, вокзалга киткәннәр, аларның поезды ярты сәгатьтән кузгалачак Малайларны ялгыш адымнан туктатып калырга кирәк, ә вакыт аз. Нишләргә? Шул вакытта, ходайның бирмеш кене дигәндәй, әлеге дә баягы Барый килеп чыга (машинасы белән, әлбәттә). Барысы да җайлана. Яисә, Шамилне күл борчуларга салган, хаталар эшләргә мәҗбүр иткән Хәмзә картны алыгыз. Автор аны урынсыз шикләнүләре ечен гаепләргә тели. Ләкин аның Разиядан шикләнүләре бөтенләй үк урынсыз түгел бит. Барый әле ике генә ай элек бу шәһәргә эшкә килгән. Шул арада: «Эштән соң мине машинасына утыртып берничә мәртәбә өйгә китереп куйды, берничә мәртәбә театрга бардык»,— ди Разия. Шул ук арада алар Шамилнең туган көнен бергә уздырганнар (Егеткә Барый яхшы фотоаппарат бүләк иткән), ниндидер атаклы профессорны каршы алып, аның лекцияләрен тыңлап «мәш» килеп йөрделәр. Әйтерсең, Барыйның бүтән эше кәк. Кыскасы, Хәмзә картка да. тамашачыга да бик үк аңлашылмый торган якын дуслык килеп чыга. (Җәя эчендә генә булса да әйтеп үтик. Моны автор үзе дә сизә, һәм андый-мондый шик калмасын диптер инде. Барыйның өйдә хатыны барлыгын искәртеп уза: Разия авызыннан Барый аша аңар сәлам тапшырттыра.) Бусы шулай да булсын ди. Хәмзә карт Шамилне һәм аның Якутиядәге әтисен кызганып, урынсыз шикләнүләргә бирелде, ди Бу—табигый, ди. Шулай булган сурәттә дә Хәмзәнең Разия өстеннән «әләкләшеп» мәктәп директорына килүе — гайре табигый хәл. Ә бит автор картны соңыннан изге ният белән йөрүче, асылда яхшы күңелле, бары тик ялгышып киткән кеше итеп бирергә тырыша. Шундый ук хәлләр «Җыр дәвам итә» пьесасында да очрый. Мәсәлән, укучы малай Камил үз укытучысына мәхәббәткә тугрылык саклау мәсьәләсендә «акыл сата». Авторның Салаватны канат астына алырга, шуның белән мондый принципсыз, тотнаксыз кешеләрне якларга омтылуы, йомшак кына итеп әйткәндә, инде әдәбиятта югалып бара торган кирәксез тенденцияләрнең берсе. Яисә Наиләне алырга мөмкин. Бу образ артык турысызыклы итеп бирелгән һәм гомумән ул ирсез һәм әрсез хатын образлары, баласызлык гамен төчеләнеп сурәтләүләр соңгы елларда артык күбәйде түгелме?! Сәет Шәкүревнең «Мәхәббәт газабы» драмасында да (әсәр Минзәлә театрында куелды), мәсәлән, вакыйгалар баласыз гаиләләр язмышын тасвирлауга корылган. Драматург сыналган мәхәббәткә нигезләнмәгән парлы тормышның тотрыксыз булуын раслый. Моның өчен артык яшьли өйләнешкән Фазыл белән Сүрияне һәм олы яшьтәге Рәкыйп белән Кәүсәрияне, аларның кысыр гаилә торглышын янәшә куеп сурәтли. Пьесада Гадилә түти, Рәкыйп кебек кызыклы гына образлар бар, төзүчеләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтүче лаборатория хезмәткәрләре эшен мавыктыргыч итеп тасвирлау бар. Әмма әсәрнең төп фикерен яңа дип әйтеп булмый һәм ул, тулаем алганда. бик үк уңышлы да яңгырамый. Әсәр ясалмалылык тәэсирен калдыра, аңар мелодрама элементлары кертелгән. Пьесаның исеме җисеменә туры килеп бетмәве турындагы Бәян Гыйззәт фикеренең дә урынлы булуын әйтеп узарга кирәк («Советская Татария» газетасы. 1968 ел. 19 сентябрь). Ә менә С. Шәкүревнең узган елда аерым китап булып басылып чыккан икенче бер әсәрен без чын күңелдән хуплар идек. Бу — «Зөһрә йолдыз» трагедиясе. Шушы уңай белән бер нәрсәгә басым ясап үтәсе килә. Драматургиядә соңгы вакьн- ларда олы идеяләргә мөрәҗәгать ителгән, идеяләр көрәшен сурәтләүгә нигезләнгән әсәрләр аз языла. Без моның белән һич гә характерлар драмасының ролен кечерәйтергә теләмибез. Ләкин «идея драмасына» да игътибар кимемәскә тиеш, характерлар театры да, идеяләр театры да бердәй игътибар таләп итәләр, һәр икесе дә тамашачыны тәрбияләүдә көчле корал була алалар. Шушы яктылыкта алып караганда, «Зөһрә йолдыз» трагедиясе аерым игътибарга лаеклы. Драматург монда мәшһүр Таһир-Зөһрә сюжетыннан файдаланып төзелгән вакыйгаларны Бөек Ватан сугышы елларына күчерә. Таныш образларны һәм вакыйгаларны романтик стильдә һәм ачык буяулар ярдәмендә тасвирлап, автор хәзер бәздә сирәк очрый торган романтик әсәр иҗат иткән. Монда коммунизм идеологиясе белән фашизм идеологиясе арасында килешмәүчән тартыш бара, бу көрәштә азатлык һәм гуманизм идеяләре җиңеп чыга, үзәк геройларның һәлакәтен сурәтләү аша оптимистик төстә раслана. Мондый характердагы әсәрләргә хас булган югары стильгә ирешү өчен автор шигъри сөйләмгә мөрәҗәгать иткән һәм үзе өчен җиңел булмаган бу вазифаны нигездә уңышлы башкарып чыккан. Әсәргә рецензия язган яшь тәнкыйтьче һәнүс Мәхмүтевнең хуплау сүзләренә һәм кайбер тәнкыйть фикерләренә кушылган хәлдә (рецензия «Социалистик Татарстан» газетасының узган елгы 8 сентябрь санында басылды), шуны әйтергә кирәк: гомумән, С. Шәкүревнең романтик әсәрләр тудырудагы тәҗрибәләрен махсус өйрәнгәндә начар булмас иде Аның «Уракчы кыз» исемле пьесасы да, мәсәлән, тәнкыйть тарафыннан шул рухтагы уңышлары өчен макталды бит. Чынбарлыкны эре планда һәм чор каһарманнарын героин характер итеп сурәтләүнең җитешмәвен исәпкә алсак, татар әдәбиятының нуп гасырлык тарихында күренекле урын тоткан романтик традицияләрне тергезүнең һәм яңартуның, аларны революцион романтизм дәрәҗәсенә күтәрүнең никадәр зарури булуы тагын да ачыграк аңлашылыр. Шәриф Хөсәеневнөң соңгы ике-әч ел Татар дәүләт академия театры репертуарында ныклы урын тоткан «Зөбәйдә — адәм баласы» трагикомедиясе узган елда аерым китап булып басылып чыкты. Ул сәхнәне, драматургия кануннарын яхшы белеп иҗат ителгән. Автор чыннан да келәрлек тә. еларлык та ситуация һәм образлар тудырган, ул күп тармаклы сатира угы белән тормышта очрый торган кимчелекләрне көйдереп кенә калмый, әһәмиятле мәсьәләләр турында уйланырга да мәҗбүр итә. Бер генә мисал. Пьесада Җәүһәрия образы үзенчәлекле төстә бирелә 48 яшьлек бу кыз 70 яшьлек картка кияүгә чыгарга җыенып йөри. Җәүһәриянең бу адымы тамашачыларда көлү уята, асылда аның бу нияте, загска бару вакыйгалары (Сәмигулла карт кул кую вакытында егылып үлә) комик планда тасвирлана Шулай да автор бары тик авыз еруны гына максат итеп куймаган. II пәрдәдә артык озын булмаган, әмма күңелләрне тетрәтерлек шундый бер күренеш бар. Габдрахман соңелесен. кияүгә чыкмый картаюына ишарә итеп, «җимешсез агач, кипкән ботак» дип атый. Абыйсы чыгып киткәч. Җәүһәрия сүзсез генә таушалып беткән өчпочмаклы хат ала, аны укый һәм көзгегә карап уйга кала Шул вакытта без кызларның сафлыгын үзенчә аңлап, сөйгән егетенә — ут эченә юнәлгән егетенә бер генә мәртәбә дә үбәргә рөхсәт итмәгән, сөеклесен мәңгегә югалткан, олы мәхәббәтеннән сугыш аркасында мәхрүм калган беркатлы һәм яхшы күңелле хатынкызның тирән фаҗитасен күрәбез һәм тетрәнәбез. Бу шәхси фаҗигадә миллионнар өчен бәхетсезлек, кан һом күз яшьләре китергән сугыш — гасырыбызның иң олы трагедиясе чагыла Менә шундый, фаҗи,а белән көлкене сатираны уңышлы аралаштыру «Зөбәйдә — адәм баласы» трагикомедиясен тормышчан һәм карау өчен кызыклы итә Шуның белән бергә үк әсәргә инде тәнкыйть тарафыннан күрсәтелгән кимчелек — балалар белән аталарны урыны белән чамадан тыш һәм нигезсез каршы кую. һәр очрак, э да баллларны гына яклау, алар хаклы дип күрсәтү хас («Заман сулышын тоеп» Татарстан китап нәшрияты. 1967. 175—176 битләр). Үзенең бер чыгышында өлкән язучыбыз Риза ага Ишморат кайбер сәхнә осталары иҗатында бер урында таптану, хәтта кай- берләрендә электә яуланган иҗат үрләреннән чигенү күренешләре барлыгын тәнкыйть иткән иде. Шундыйларга мисал итеп ул Н Исәнбәтнең «Кырлай егете», X. Вахитның «Илһамия» кебек әсәрләрен санады, үзенең «Шаулыйлар дулкыннар» пьесасын да атады. Узган елда бу пьеса «Казан утлары-ның 7 санында басылып чыкты. Әйе. әсәрне «Давылга табан» драмасының авторы өчен алга китеш дип әйтеп булмый. Аның лирик драма дип аталуы да бәхәсле, чөнки монда лирика чамалырак. Айсылу, Акбүләк кебек образлар да инде сәхнәдә күренгән, кай яклары беләндер таныш персонажлар. Ләкин пьесада бер әһәмиятле момент бар. Бу —Бөркет образының бирелешендәге автор концепциясе. Дөрес, ул ахырына кадәр эшләп җиткерелмәгән, концепция хәлендә калган, шулай да аңар игътибар итү кирәк. Монда эзләнүләр ноктасыннан, иҗат принциплары ягыннан карл- ганда. кызыклы гына бер табыш күренә Кай ягы белән аерылып тора соң әла ул Бөркет дигән егет» Ул моңарчы язылган әсәрләрдә шактый кабатланган, мәшһүр җырда әйтелгән кызлар күңелен аулап йөрүче «сызылып киткән кара мыеклы» чибәр явызларның тагын берсе генә түгелме?! Әйе дә. юк та1 Әйе. чөнки Бөркет әсәргә ничек килеп керсә, шулай ук чыгыл та китә, үзгәреш кичерми. Юк, чөнки бу тискәре герой без моңарчы күреп өйрәнгән явызлардан үзенең тулы бер фәлсәфәсе белән—яшәүнең мәгънәсе турында, хатынкызларга һәм гаиләгә мөнәсәбәт мәсьәләсендә шактый җентекле уйлан, ан фикерләре белән аерылып тора. Үз-үэен тотышы, нәзакәтлеге, тышкы культурасы белән аның рухи дөньясы, эчке мәгънәсе арасында җ-р белән күк аермасы бар һәм пьесада бу ачык күренә. Ләкин тулаем алганда Бөркетнең черек фәлсәфәсе тиешенчә фаш ителеп. кире кагылмый. Дөрес, финалда без егетне җиңелгән хәлдә күрәбез, ләкин бу — физик җиңелү генә, ә фикер ягыннан тар- мар ителү түгел. Язучы мондый карашларның зарарлы, болай тормыш көтү, яшәү җирәнгеч кенә түгел, ә куркыныч та булуын тулысынча фаш итәрлек ситуацияләр тудыруны тиеш тапмаган. Ә кирәк иде! Югыйсә Бөркет кебекләр фәлсәфәсенә каршы куелган коммунистик әхлак нормалары болай бик декларатив төстә генә раслана. Моңар икенче бер персонажның — Яшәрнең ялгышуларын ахыргача ышандырырлык төстә ачып бетермәү дә ярдәм итә булса кирәк. Узган елда драматургиягә Татарстан китап нәшрияты җитди игътибар күрсәтте. Без алда аерым китап төсендә басылган драма әсәрләренең кайберләрен искә алдык. Басылып чыккан китаплар исемлеген тагын да Н. Исәнбәт «Сайланма әсәрләрнекең III томына, X. Вахитның «Беренче мәхәббәт» исемле пьесалар һәм скетчлар җыентыгына һәм «Күңелле сәхнә»нең 18 китабына кергән әсәрләр исәбенә, шулай ук Ю. Әминев- нең кызыклы эшләнгән «Кошның үз канаты була» дип аталган музыкаль комедиясе һәм башкалар исәбенә тагын да арттырырга мөмкин. Бу китаплар турында җентекләп сөйләүне вакыт сыйдырмавын һәм күбесенең тәнкыйтьтә һәм әдәбият белемендә тегеләйме-болаймы бәяләнгән булуларын истә тотып, шуны гына әйтеп узыйк. Китаплар арасында төрле характердагылары бар. жанр ягыннан дә, тематик яктан да алар төрлеләр. Бу сәхнә әсәрләрен укып халкыбызның революцион көрәшен дә. Совет дәүләте елларында узган данлы хезмәт юлын да, бүген ирешкән политик, социаль һәм мораль-этик казанышларны да күзалларга мөмкин. И. Абдуллинның «Г. Камал драмаларының теле» исемле монографиясе дә дөнья күрү нур өстөнә нур булды,— драматургиябез тарихының конкрет проблемаларын өйрәнүгә өлеш кертелде. Узган елдагы драматургия үсеше йомгаклары. театр һәм сәхнә әдәбияты тәнкыйте турында сөйләгәндә бер фактка аерым тукталып, аның әһәмиятен ассызым- лап үтәсе килә. Бу — 1968 елның октябрь аенда партиянең Татарстан өлкә комитеты уздырган, татар драматургиясенең бүгенге үсеш мәсьәләләренә багышланган җыелыш. Мәгълүм булганча, бу җыелыш-киңәшмәдә доклад белән Өлкә комитеты секретаре М. Валиев чыкты, аның бу доклады «Милли драматургия үсешенең кайбер мәсьәләләре» исеме белән «Татарстан коммунисты» журналының 12 санында басылды. Докладта һәм чыгышларда соңгы 50 ел эчендә ирешкән уңышлар яктылыгында бүгенге татар драматургиясенең торышы шактый җентекле анализланды. Милли сәхнә әдәбиятында хәзерге көндә дә яшәп килгән аерым кимчелекләр урынлы тәнкыйть ителде. Социалистик чынбарлыкның зур иҗтимагый проблемаларын яктыртуга игътибарның җитешмәве бүгенге драматургиянең төп кимчелекләреннән берсе төсендә күрсәтелде. Ике олы датаны. В. И. Ленинның 100 еллыгын, Татарстан республикасы төзелүгә 50 ел тулуны лаеклы билгеләп үтүгә ныклы хәзерлек барган көннәрдә социаль проблемаларга тиешле әһәмият бирү, данлы чорыбызның зур мәсьәләләрен олы образлар аша, тирән мәгънәле конфликтларда чагылдыру — драматургларыбыз алдында торган мөһим бурыч әнә шул. 1968 елгы татар драматургиясе ирешкән кайбер уңышлар киләчәктә бу юнәлештә җитди казанышлар яулауда билгеле бер роль уйнарлар, дип ышанырга кирәк.