ДАНЛЫ ЮЛ
Китап — белем һәм яктылык чыганагы, халыкның кадерле байлыгы һәм горурлыгы, ул халыкка коммунизм ечен көрәштә куәтле корал булып хезмәт итә. Совет кешеләре китапны яраталар, аңа акыллы киңәшче һәм дус итеп карыйлар. Менә шуңа күрә дә безнең илдә әдәбият күп чыгарыла һәм зур тиражлар белән таратыла, һәр әһәмиятле китапның дөньяга тууы хуплап каршылана. Кибетләрдә, китапханәләрдә, уку йортларында һәм гыйльми учреждениеләрдә тупланган әдәбият дөньясында Татарстан китап нәшрияты чыгарган әсәрләрне дә күп очратырга мөмкин. Бу нәшрият озак еллар буена күп төрле әдәбият чыгарып килә, татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итеп зур эш башкара. Безнең нәшрият моннан илле ел элек, Идел һәм Кама буйларында гражданнар сугышы барган авыр көннәрдә дөньяга туа. 1919 елның 22 июлендә партиянең Казан губерна комитеты Президиумы карары белән РСФСР Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге оештырыла. ТАССР төзелгәч, 1921 елның декабреннән бу бүлек Татарстан Дәүләт нәшрияты дип атап'йөртелә башлый. Шул рәвешчә, 1919 еаның 22 июле Татарстан китап нәшрияты оештырылган кон булып исәпләнә. Яңа нәшрият партия Өлкә комитеты җитәкчелегендә актив идеологии эшчәнлек җәеп җибәрә, марксизм-ленинизм идеяләрен таратуга, хезмәт ияләрен хуҗалыкны аякка бастыруга, социалистик төзелешкә туплауга, халыклар аоасында туганнарча дуслык, совет патриотизмы һәм интернационализм хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән китаплар чыгара башлый. Үткән 50 ел эчендә фәнни коммунизмга нигез салучы К. Маркс. Ф. Энгельс һәм Ө И. Ленин әсәрләре генә дә 250 исемдә 3 миллион экземплярдән күбрәк тираж белән чыгарылды. Хәзерге вакытта В И Ленин әсәрләренең 45 томлыгы татар теленә тәрҗемә ителеп чыгару тәмамланып килә. Татарстан китап нәшрияты баштан ук киң профильле нәшрият итеп оештырыла, ул политик һәм авыл хуҗалыгы әдәбияты да. фәнни-техник, укыту-педагогик һәм матур әдәбият һәм яшьләр-балалар әдәбияты да чыгара Хәзерге вакытта ул РСФСР да зур нәшриятның берсеннән санала һәм ел саен 400 исемдә барлыгы 6,3 миллион экземплярдән күбрәк китап чыгара һәм аның продукциясе бөтен Советлар Союзына диярлек таратыла. Илле ел дәвамында нәшрият 25 мең исемдә барлыгы 260 миллион данә китап басып таратты. Үзенең беренче көннәреннән үк нәшрият матур әдәбият чыгаруга зур игътибар итә. татар классик язучылары Г. Тукай, Г. Камал, Ф Әмирхан. Ш Камал әсәрләрен чыгара. Г Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» һәм «Алмачуар», «Тирән тамырлар» исемле әсәрләре, М. Гафуриның «Эшче» поэмасы һәм татар совет әдәбиятының алтын фондына кергән күп кенә башка әсәрләр беренче мәртәбә шунда басыла. Нәшрият шул елларда әдәбият мәйданында актив эшләүче Ь. Такташ, Ф Бурнаш, К Нәҗми, Ш. Усманов. М. Җәлил. А Шамов. Н. Исәнбәт һәм башка талантларның гражданнар сугышы героикасын гәүдәләндергән, азат хезмәт һәм яңа тормыш төзү пафосы белән сугарылган повесть һәм хикәяләрен пьеса һәм шигырь китапларын басып тарата. Утызынчы елларда, илдә культура революциясе киң колач җәйгән вакытта, нәшриятның эше (ул чакта директоры Самат Шәрәфетдинов) аеруча киң колач ала: Казан шәһәре үзәгендә мәһабәт биналардан берсе — Матбугат йорты тезелә, хәзерге заман машиналары белән җиһазландырыл- ган куәтле полиграфия базасы булдырыла һәм халыкның рухи ихтыяҗын тулырак канәгатьләндерергә, китапларны тагын да күбрәк һәм матуррак итеп чыгарырга мөмкинлекләр ачыла Нәшрият эшенә яңа иҗат көчләре тартыла, А. Шамов, Г. Гали, Ф Кәрим. И. Гази, С. Хәким, Н. Баян, А. Алиш, К. Басыйров. X. Хәйри кебек язучы һәм тәнкыйтьчеләрнең редактор булып эшләве чыгарган әдәбиятның идея- художество дәрәҗәсен югары күтәрергә мөмкинлек бирә. Нәшрият бу елларда республиканың культура тормышында зур вакыйга булган һәм җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителгән күп кенә китаплар чыгара. Алар арасында Г Ибраһимовның сайланма әсәрләренең 5 томлыгын, һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасын, М. Җәлилнең «Шигырьләр һәм поэмалар» җыентыгын. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» Г Бәшировның «Сиваш» повестьларын, К. Тинчурин. А. Алиш, М. Әмир, X. Туфан. И. Гази, Ф Хөсни, Г. Гобәй. Г. Минский һәм башка бик күл авторларның әсәрләрен күрсәтергә мемкин. Болар бар да элек патша самодержавиесе чорында гасырлар буена рәхимсез җәберләнгән татар халкының совет чорында Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли по» литикасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә күп алга китүен, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли әдәбияты һәм сәнгатенең чын мәгънәсендә чәчәк атуын исбат итә торган гүзәл күренеш булып торалар Беек Ватан сугышы башлангач, бетен совет халкы туган илнең бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен изге көрәшкә күтәрелгән көннәрдә, нәшриятның күп работниклары — директоры Ш. Арсланов, сектор мөдирләре К. Шәйхетдинов. Т. Әхмәдиев, редакторлардан Ф. Кәрим, К. Басыйров, Н. Баян, И. Гази. А. Шамов һәм башкалар фронтка киттеләр, каләмнәрен автоматка алмаштырып, алгы сызыкта сугыштылар, фронт газеталарында актив катнашып, үзләренең әсәрләре белән совет сугышчыларын җиңүгә канатландырдылар Ул иптәшләрнең байтагы кире әйләнеп кайтмады, сөекле Ватаныбызның азатлыгы өчен барган авыр сугыш кырларында һәлак булып калды. Сугыш елларында, шартлар кыенлашуга карамастан, барлык совет халкы кебек, нәшрият коллективы да җиңү өчен бөтен тырышлыгын биреп эшләде халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын чагылдырган, аларны изге көрәшкә рухландырган яңа әсәрләр басып таратты. Татарстан улларыннан Советлар Союзы Герое исеме алган сугышчылар турында очерклар җыентыгы — «Батырлар китабы» (төзүчесе К Нәҗми), Икенче Украина фронты сугышчыларына багышланган җыентык, «Татар халкының фронтовик татарларга сәлам хаты» кебек махсус китаплар чыгарылды. К. Нәҗминең «Фәридә» исемле драматик поэмасы, Н. Арслановның «Рус кызы», Ә. Исхакның «Танкист Петр Новиков турында җыр» поэмалары, Р Ишморатның «Кайту». М Әмирнең «Миңлекамал» драмалары киң катлау укучыларның һәм тамашачыларның яраткан әсәрләре булып танылдылар; Ф. Кәрим. Г Кутуй, Ш. Маннур, Г. Хуҗи, Г. Әпсәләмов, Ш. Мөдәррис, М. Садри, Г. Иделлэ А. Әхмәт һәм башкаларның сугыш кырларында язган хикәя һәм очерклары, шигырьләре һәм публицистик мәкаләләреннән батыр көрәш елларының кайнар сулышы бөркеп тора. Совет халкының немец фашистларына каршы героик сугышы бөек җиңү белән тәмамланганнан соң, сугышта зарарланган өлкәләрне тергезү, экономиканы үстерү өчен гаять зур эшләр башланды. Язучылар. Ватан сугышы темасын дәвам иттерү белән бергә, үзләренең әсәрләрендә әнә шул гигант эшләрне, сугышта җиңеп кайткан совет солдатларының хуҗалык төзелешендәге батырлыгын гәүдәләндерә башладылар. Партия Үзәк Комитетының әдәбият-сәнгать турындагы тарихи карарлары белән коралланган язучылар яңа иҗади уңышларга ирештеләр, әдәбият мәйданына яшь иҗат көчләре килде. Әнә шундый гомуми үсеш фондында Татарстан китап нәшриятының эшчәнлеге тагын да киң колач алды. 1946 елның мартында Татарстан Халык Комиссарлары Советы кабул иткән карар нигезендә нәшриятның яшьләр-балалар әдәбияты, авыл хуҗалыгы, сукырлар әдәбияты редакцияләре һәм сүзлекләр группасы яңадан оештырылып эшли башлады. (Хәзерге вакытта ул Политик-тарихи әдәбият Фәнни-техник, Авыл хуҗалыгы, Матур әдәбият, Яшьләрбалалар әдәбияты, Укыту-педагогик һәм сукырлар әдәбияты редакцияләреннән һәм график оформление бюросыннан тора.) Нәшрият чыгарган китапларның идея-художество дәрәҗәсе күтәрелде, саны һәм тиражы артты. Бу чорда нәшрият басып чыгарган китаплардан «Язгы җилләр» (К. Нәҗми), «Намус» (Г. Бәширов), «Тукай» (Ә Фәйзи), «Онытылмас еллар» (И. Гази), «Алтын йолдыз» (Г Әпсәләмов), «Җәяүле кеше сукмагы» (Ф Хөсни), «Ялантау кешеләре» (М. Әмир), «Саз чәчәге» (Ә. Еники), «Тукай турында поэмалар» (С. Хәким), «Гайҗан бабай» (Ш. Маннур), «Олы юл буйлап» (С. Баттал) поэмалары, романнары һәм повестьлары татар совет әдәбиятының яңа үсешен чагылдырган әсәрләр булып танылдылар Герой шагыйрь М. Җәлилнең фашист төрмәсе стеналары аша үтеп ераклардан туган илгә кайткан ялкынлы шигырьләр җыентыгы «Моабит дәфтәрләремнең басылып чыгуын бөтен совет халкы тирән канәгатьләнү белән каршылады. Шәхес культы чорында озак вакытлар хаксызга онытылган әдипләрнең әсәрләре бу елларда халыкка җиткерелүен аеруча күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу чорда татар совет әдәбиятын үстерү юлында зур тырышлык күрсәткән атаклы язучылардан Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш. X. Туфан, Г. Гали, Г Нигъмәти, М. Галәү, Г. Толымбай, Ф Сәйфи-Казанлы, Ш. Усманов, Л. Гыйльми һәм башкаларның әсәрләрен басып тарату татар совет әдәбиятына гаять зур хәзинә булып өстәлде. 1957 елның маенда Ватаныбызның башкаласы Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелде. Декадага әзерлек көннәрендә нәшрият халкыбызның бай культура тарихын һәм Совет чорындагы үсешен чагылдырган бик күп китаплар чыгарды. Иҗат союзлары һәм гыйльми учреждениеләр белән берлектә поэзиябезнең мең ел эчендә тудырган гәүһәрләрен җыеп «Татар поэзиясе антологиясе» татар һәм рус телләрендә, республикабызның язучылары, композиторлары, художниклары турында биографик һәм библиографик белешмәләр, монографияләр, бик күп язучыларның һәм композиторларның сайланмалары һәм яңа әсәрләре басылды. Декада зур уңыш белән үтте һәм тугандаш халыклар семьясында татар совет әдәбияты һәм сәнгатенең уңышлы үсүен һәм чәчәк атуын күрсәтүче вакыйга булды. Бу чорда татар әдәбиятында Ватан сугышы фронтларыннан кайткан иҗат көчләреннән А. Расих. 3. Нури, X. Вахит. Ә Давыдов. Ә. Маликов, М. Ногман, X. Камалов, Р. Төхфәтуллин, колхоз кырларыннан һәм заводлардан, уку йортларыннан килгән яшь талантлар Л. Ихсанова, Г. Ахунов. Н Фәттах, Ш. Галиев, Г Афзал, И. Юзиев, 3. Мәҗитов һәм башкаларның әсәрләре нәшрият чыгарган китаплар арасында зур урын били. Шул ук вакытта нәшрият балалар һәм яшьләрне коммунизм рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән, туган илебезнең героик тарихын, Коммунистлар партиясенең көрәш юлын, халкыбызның хезмәт батырлыгын ча гылдырган әсәрләрне дә елдан-ел күбрәк басып чыгара. Шундый әсәрләрдән А. Расихның «Ямашев». Г Ахуновның «Канатлар кая илтә», В. Исхаковның «Кунгур малае» һәм башкаларны күрсәтергә мемкин. Республикада культура тезелеше киң фронт белән барган, язучыларның иҗат осталыгы һәм активлыгы өзлексез үскән чорда нәшрият җитәкчелеге (директоры Г Камалиев, баш редакторы X. Гобәйдуллин) әдәбият чыгаруны тагын да активлаштыруга юнәлдерелгән мөһим чаралар күрде. Нәшриятның иҗади җитлеккән редактор кадрлары тәрбияләп үстерелде, иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, типографияләр белән эшлекле контакт булдырылды, авторлар белән эшләү яхшыртылды һәм шуның нәтиҗәсендә китап чыгаруның еллык планнарын тулысынча үтәүгә ирешелде. нәшриятның материаль базасы ныгытылды. Барыннан элек, китап чыгаруны планлаштыру яхшыртылды, иҗат союзлары һәм гыйльми учреждениеләр белән берлектә перспектив планнар төзү практикага кертелде. Аларны тормышка ашыру йөзеннән соңгы елларда күренекле каләм осталары Н. Исәнбәт, Г. Баширов, М. Әмир, Ф Хөсни, Г. Әпсәләмов. И Гази, Р Ишморат, Ә Еники, Г Гобәй, Н. Дәүли һәм башкаларның күп томлык сайланма әсәрләре чыкты яки типографиядә басылып ята. Бу эш киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Хәзерге вакытта, мәсәлән, Г Ибраһимов әсәрләренең ун томлыгын һәм борынгы татар әдәбияты әсәрләрен чыгарырга әзерлек эшләре бара. Китап нәшрияты СССР халыклары һәм дөнья әдәбиятының иң яхшы әсәрләрен даими рәвештә татар телендә чыгарып килә. Татар хезмәт ияләре дөнья әдәбияты классикларыннан А. С. Пушкин, Л Толстой, И Тургенев, А. Некрасов, М. Горький. В. Маяковский, В. Гюго, Р. Роллан. А. Фадеев һәм башка атаклы әдипләрнең гүзәл әсәрләрен туган телләрендә укыйлар Быелгы тематик план буенча бөек француз классигы О. Бальзакның бер томлыгы, рус әдәбияты классигы А. Купринның повесть һәм хикәяләр китабы чыгачак. Шул ук вакытта нәшрият татар азучыларының күренекле әсәрләрен оус теленә тәрҗемә итеп чыгарып килә Соңгы берничә ел эчендә генә Г, Ибраһимовның «Безнең көннәр». И Газиның «Онытылмас еллар», Г Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Н. Дәүлинөң «Җимерелгән бастион» исемле повесть һәм романнары, Ә Исхак С Хәким, 3. Нури. Ә Давыдов, М. Садринын шигырь китаплары рус телендә басылып. Союз күләменә таратылдылар һәм әдәбият укучылар тарафыннан җылы кабул ителделәр Соңгы еллзрда нәшрият үзенең эшендә китапларны серияләп чыгару практикасын киң куллана башлады. «Шагыйрь китапханәсе» сериясеннән Г. Тукай, С. Хәким җыентыклары дөньяга чыкты инде Ф Кәрим. М. Җәлил китаплары типографиядә басылып ята. киләсе елда чыгарырга X. Туфан китабы әзерләнә. Быепдам башлап бу серияне рус теленде дә басарга керошелде, аның беренче карлыгачы булып беек Тукай китабы чыгарылачак. Болардан тыш, тугандаш халыклар поэзиясе үрнәкләреннән торган «Дуслык букеты», балалар өчен «Кайда син. романтика», «Иркен минем туган илем», «Мәктәп китапханәсе» серияләре басыла. Ел саен чыгып килә торган хикәяләр (рус телендә) һәм «Шигырь бәйрәме» җыентыклары әдәбият укучыларны бу жанрларда иҗат итүче авторларның яңа әсәрләре белән даими таныштырып барырга мөмкинлек бирәләр. Матур әдәбиятның гомуми үсеше белән беррәттән. соңгы елларда халык иҗатын җыюга игътибар көчәйде фольклор әсәрләрен өйрәнү буенча шактый эш башкарылды Нәшрият күренекле художникларырыбызның рәсемнәре белән бизәлгән «Татар халык әкиятләре», «Халык җырлый». «Татар халкының сюжетлы җырлары». «Хуҗа Насретдин мәзәкләре», «Бәетләр» китапларын, X. Ярминең «Татар халкының поэтик иҗаты», И. Надировның «Халык һәм җыр» исемле фәнни хезмәтләрен чыгарды. Алар арасында Н. Исәнбәт тарафыннан әзерләнгән «Татар халык мәкальләре» исемле өч томлык гаять зур хезмәтне аеруча күрсәтеп үтәсе килә. Быел бу әдип әзерләгән яңа зур китап — «Татар халык табышмаклары» басылып чыгачак. Композитор Җ. Фәйзи ике йөз иллегә якын татар халык җырларының көйләрен нотага салган, аларның туу һәм башкарылу тарихын яктырткан «Халык гәүһәрләре» исемле бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле хезмәтен тәмамлап нәшриятка тапшырды. Бу вакыт эчендә әдәбият белеме һәм тарихы. әдәби тәнкыйть әсәрләреннән «Татар әдәбияты тарихы очерклары», «Борынгы татар әдәбияты». Г. Халитның рус телендә «Тукай һәм аның замандашлары». «Революция тудырган геройлар». С. Хәкимнең «Дуслар авазы». Мансур Хәсәновның «Галимҗан Ибраһимов», И Юзиевнең «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык», X. Хәйринең «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре», Г Иделленең «Язучы һәм аның китабы» Ф Мусинның «Тормыш сынавы аша» исемле китаплары басылды. Киләсе елда чыгарырга И Нуруллинның татар әдәбиятында критик реализм үсешен өйрәнүгә багышланган «Үсү һәм чыныгу юлында» исемле зур теоретик хезмәте әзерләнә. Татарстан китап нәшриятының 50 еллыгы бөтен совет халкы беек Ленинның тууына 100 ел тулу һәм республикабызның ярты гасырлык юбилейларына зур күтәренкелек белән әзерләнгән көннәргә туры килә Бу тарихи даталарга әзерлек йөзеннән нәшрият коллективы сеекле юлбашчыбызга багышланган. республикабызның үсү юлын чагылдырган китаплар чыгара, олы бәйрәмнәрне үзенең эшчәнлеген тагын да яхшырту һәм югары баскычка күтәрү ечен бетен тырышлыгын биреп эшли.