АЛЫПКУЛНЫҢ СИГЕЗЕНЧЕ УЛЫ
Шигырьләренең берсендә Муса болай дип язган иде: Әкияттәге серле йомгак булып Җырым калды сүтелеп юлымда. Сез табарсыз килеп шушы эздән Мине соңгы йерәк җырымда... Нәкъ шулай булды да. Башта, җырлары калдырган эздән барып, каләмдәш дуслары шагыйрьнең үзен таптылар: Моабитның салкын базларында җәфа чиккән, әмма бирешмәгән һәм буйсынмаган халык улының фаҗигале язмышын ачыкладылар, курку белмәс кайнар йерәкле шагыйрьнең тиңдәшсез батырлыгына сокландылар. Аннан, герой-шагыйрь истәлегенә багышлап, бик күп мәкалә-очерклар, шигырьпоэмалар, җырлар язылды, музыка һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде... Муса Җәлилгә багышланган сәнгать әсәрләренең саны һаман саен ишәя, тулылана тора. Узган ел матбугатта чыккан китаплар исәбенә әлеге исемлек тагын берничә санга арта теште. Шулар арасыннан Шәйхи Маннурның «Муса» исемле романын1 аерым рәвештә билгеләп үтәсе килә. Шәйхи Маннур, мегаен, шагыйрь Муса Җәлилне иң якыннан белгән, иң яхшы аңлаган кешеләрнең берседер. Автор үзе әйтмешли, аларның яшьлек еллары бер мәйданда узган: бергә эшләгән, бергәләшеп язган. әдәби бәхәсләрне дә бергә үткәргән, вакыты белән авыр сынауларны да бергә кичергән алар. Бу хәл исә шагыйрь Ш. Маннурга роман язу кебек җаваплы һем авыр эшкә алынырга кыюлык һәм 47 табак күләмендәге бу калын романны уңышлы итеп язып чыгарлык коч биргән. • Ш. Маннур. Муса. Роман. Татарстан китап нәшрияты. 1968 ел. Роман Мусаның Казан рабфагын бетереп, Орск шәһәренә комсомол эшенә китеп бару мәшәкатьләрен сурәтләүдән башланып китә. Казанда нишләп ятсын ди ул! Аңа күп җирләрне күрергә кирәк, шигърият илһамын ул нәкъ әнә шулар арасыннан табарга тиеш. Китәр алдыннан, йомышларын бетерер, кордашлары белән саубуллашыр эчен, ул нәшриятка кереп чыгарга уйлый. Керсә, ни күзе белән күрсен, аңа: — Рәхим ит, яшь шагыйрь, беренче китабың— Дип, зур гына торгәк сузалар. Бу — Мусаның «Барабыз» исемле шигырьләр җыентыгы була. Беренче карлыгач, беренче китапд Бу зур шатлыкны яшь автор нәрсә белән дә чагыштыра алмыйча, терпе уйларга бирелеп, гомуми торакка кайтып җиткәнен сизми дә кала. Караса, кулындагы китапларын юлда очраган дусларына бирә-бирә бетерә дә язган икән!.. Әсәр әнә шулай 19 яшьлек Муса турында хикәяләүдән башланып китә. Әмма бу әле аның бала чаклары, Мостафа авылында үткән еллары, яшьлек ташкыны белән тулы Мәскәү чоры тешеп калган икән дигән сүз түгел. Автор Мусаның бала чагын һәм яшьлек романтикасын тасвирлауга да бик уңайлы урыннар тапкан. Мусаны без Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә әдәби җитәкче буларак та. либреттолар авторы һәм, ниһаять. Татар дәүләт опера һәм балет театрын оештырып йерүчеләрнең берсе буларак та күрәбез. Кызганычка каршы, ил алдындагы нәтиҗәле эшчәнлегеи тагын да киңәйтергә шагыйрьнең момкинлеге булмый. Татар әдәбиятының һәм сәнгатенең Мәскәүдә булачак декадасына хәзерлек эшләре белән ялкынланып, бетен барлыгы белән эшкә бирелеп йоргән коннәрнең бе. Ш рейда радио куркыныч хабар китерә: гит* лерчы бандитлар газиз илебезгә басып кергәннәр. Ү.усаны бу хабар тетрател җибәрә. Аның якты планнары, рухландыргыч уй* фикерләре җимерелеп тешкәйдәй була Каһәр генә суксын!- дип пышылдый ул. «Үз язмышын ерак үткәндәге конфликтлар аша рус халкы белән бәйләгән һәм шуннан бирле Россия естеиә нинди генә авырлыклар тешсә дә, һәммәсен бергәләп күтәрешә килгән татар халкы да бу фаҗигане уртак бәхетсезлек итеп» каршылый. Афәтне Муса да нәкъ шулай каршы ала. Шагыйрь булган кешенең ди ул. барыбер солдат булып, сефка басмый хәле юк. Һәм. чыннан да, аңа озак кетәргә туры килми: башта беркадәр Казан артындагы хәрби лагерьда була, аннары Марьино дигән шәһәрдәге (Курск янында) хәрбиполитик курсларга укырга җибәрелә. Биредә дә аны озак тотмыйлар, фронт линиясе кысрыклый башлагач, курсларны Минзалә шәһәренә күчерәләр һәм Муса да, курслар белей бергә, яңадан Татарстанга кайтып тошә. Озакламый укулар тәмамлана, аңәолкан политрук дигән хәрби исем бирелә. Курслар беткән ара^а Муса да тик ятарга теләми: аның халык сулышын тоясы, авыл тормышын үз күзләре белән күрасе килә. Партия райкомы белән сойләшеп, Сайкичү авылына барып кайтырга була. Муса Җәлилнең Сайкичү асылында булу вакыйгасын автор аеруча оста итеп тасвирлаган. Бу — үзе бер зур тема, үзе бер сюжет линиясе булып тора Һәм әсарнең ул битләрен дулкынланмыйча уку момкин түгел. Мусаны Алыпкул бабай белан Гогшикәр әби оенә урнаштыралар. Гаҗәеп киң күңелле. олы йерәкле, тормышның әчесен-таче- сен күргән кешеләр булып чыгалар алар. Бу картлар коллектив тормышның күмәк хуҗалыкның кадерен белеп яшиләр. Җитмешне тутырган булса да. Алыпкул бабай әле һаман колхозның җитәкче эшләрендә икән, хәтта әби дә эшне йери. Әгәр дә сугыш булмаса, алар түр башында гына утырган булырлар иде. Юк бит. заманы андый түгел. Авылның яшьләре һәм кулына корал тотарлыи ирләре бәр да фронтта Алыпкул бабай берүзе генә дә җиде малаен фронтка озаткан кеше икән. Шуларны тыңлап утыра торгач. Муса, узе дә сизмәстән, уйлар, хыяллар дәрьясына кереп чума: •Без халык дибез Соң менә шушы түгел микәнни инде ул татар халкы? Шушы бабай түгел микән, аның җиде малае түгел микән. һәм алармы тудырган Гелшикәр әби түгел микән? Ә мондый асыл зат кешеләр һәр авыл саен, һәр завод шахта, фабрика саен әллә ничәшәр ич! Әгәр татар холкы дигәнебез шушы Алыпкул бабайлар һәм аңа тиң бик күп исемсез агайлар булса, безнең ул халык белән горурланырга хакыбыз юкмыни? Милли горурлык дигәнебез шушы түгел микәнни? Эх. менә хәзер утырасы иде дә язасы иде. поэма язасы иде! Нинди фигура нинди мәһабәт. куя тимәгән кисәк, русча әйтсәк: глыба бит бу!. Колорит дибез, менә ул колорит' Исән генә булыйм, вакыт кына табыйм — язам мин моны. язам!.. (77 бит). Ватан хакына, дошманны тар-мар итү хакына бер нәрсәләрен дә кызганмаган авыл кешеләре Мусада әнә шундый матур хисләр, шундый илһам кече тудыра. Муса авылның байтак вакытлардай бирле эшләмәгән клубын эшләтеп җибәрә, яшьләрнең сәләтлеләрен җыеп, концертлар оештыра, беседалар уздыра. Яшьләр авызыннан «Иршат белән Гелшат» исемле җыр да языг ала ул. Сүзләре дә. кое да гаҗәеп матур. Мусаның башына тагын бер яңа уй килә: «Ә моннан бит менә дигән опера да чыгачак! Ватан сугышы темасына дип әйтик ди... Лейтмотив — әлеге яңа кой бар, геройлар бар. вакыйга бар...» (Чыннан да, нинди матур идея, иинди матур тема бит, ә!1 Тик бу эшие башкарып чыгу безнең кадерле шагыйребез Мусага насыйп булмады инде. Тема исә бүген дә аһәмиятен һич югалтмаган. Иҗат работник, ларына әйтәсе килә: тотыныгызчы шушы эшкә. Муса узе чакыра бит!) Муса фронтка киткәч тә Сайкичү асылын һәм аның гүзәл кешеләрен бик озай вакытлар буена оныта алмый йори. 1942 елның май аенда Волхов фронтыннан ул сайкичулеләргә зур бер хат та язып сала. «Эх. сагынам мин сезнең асылны һам сезнең үзегезне сагынам, барыгызны да сагынам! Матур яшәгез, батыр эшләгез!» — дип яза ул хатында. Волхов фронты дигән идек. Әсәрдә язылганча, соңыннан Мусаны Волхов фронтының политик идарасе карамагына җибәрәләр. «Анда сезне берәр газетага беркетерләр.. » диләр аңа. Һәм шулай булып чыга да. Аны биреда «Отвага» газетасына әдәби сотрудник итеп билгелиләр. Волхов фронты камалышта калган Ленинград халкын һәм армияне ачка кырылудан коткарып калырга тиеш була. ...Фронттагы хәлләрнең никадәр авыр икәнлеген Муса яхшы аңлый. Чыннан да, алайболай була калса, ни эшләргә! Язылып та, матбугатта чыгарга елгермәгән әсәрләр белән ни эшләргә! Аларның бит югалып әрәм булулары да бар. Әллә васыять язып җибәрергәме!.. Шактый икеләнеп кергәннән соң, Муса «васыять» дигән нәрсәне язарга була. еМин. татар язучысы Муса Жалил... хәзерге вакытта Ватан сугышы фронтында, хәрәкәттәге удар Армиядә булганлыктан, әгәр алайболай сугышта үлә калсам, үземнең иҗат мирасым турында түбәндәгеләрне әйтеп калдырам...» Әнә шундый сүзләр белән башланып киткән васыять язмасын конвертка салып. Островляна дигән почталы авылны эзләп китә. Почтага кергәндә, ул кинәт татарча җыр ишетә. Күптәннән бирле ана телендә җыр ишетмәгән солдатка ничектер бик күңелле һәм рәхәт булып китә. Муса, әлеге моңлы тавыш эзеннән барып, җырчы кызның үзен таба. Казаннан икән, элек телеграфта эшләгән. Билалетдинова Әлбидә. Ә хәзер хәрәкәттәге армиядә. Муса озатасы конвертын кызга бирә... һич кетелмәгән хәл! Әлеге эчкерсез, саф күңелле Казан кызы Әлбидә электән үк күрәсе килеп йоргән шагыйрен әнә кайда очратты. Хәер, аңлашыла торган нәрсә бу. Җырлары радио аркылы да гел яңгырый торган, шигырьләре исә матбугатта басыла килгән зур әдипне кемнең генә күрәсе килми ди!! Тик эш моның белән генә бетми: тормышның әчесен-төчесен татып та елгермәгән беркатлы Әлбидә үзенең шагыйрь абыена гашыйк та була. Бу кыз Мусага да бик ошый. Чибәр булуы остенә бик гади, тыйнак, тырыш, туган илнең кадерен белә торган, фронтта туган авырлыкларны батыр кичерә торган бу сабыр кызны ничек яратмыйсың ди! Ләкин бит ярату белән ярату арасында да аерма бар. Муса аңа сеңелесе итеп карый, фронтта кызның ничек тә булса исән капуы турында кайгырта. Муса күңелендә, автор әйткәнчә. Әлби- дәдәге кебек, утлар янмый. Әлбидәне борчыган проблемалар Мусада ботенләй юк иделәр. Шулай да язмыш аларны бик тиз аерв. Муса, яраяанып, фашист бәдбәхетләр кулына эләгә. Әлбидәне исә Гитлер Германиясенә эшкә куып алып китәләр. Әсәрнең сюжет линиясенә органик рәвештә бәйле Әлбидә образы турындагы сузне түгәрәкли төшеп, шуны гына әйтәсе килә: Муса абыйсы үрнәгенә ияреп, бу кыз фашистлар Германиясен зчтән җимерү кебек гадел, шул ук вакытта бик куркыныч һәм кыен эшкә тартыла. Ләкин аның хәрәкәте фаҗигале тәмамлана. Немецларның җир астындагы лабораториясендә үзенең дус кызлары Фая, Сания белән бергәләп ян- гын-шартлату оештырган чагында ул һәлак була. Сания дә шундый язмышка дучар була. Аларның күптәнге дуслары рус кызы Фая исә, аңын югалткан хәлдә, тоткыннар больницасына эләгә. Гомумән, романда хатын-кыз образлары шактый гына һәм аларның күбесе нигездә уңай тәэсир калдыра. Аларның һәммәсенең диярлек үз йөзләре, үз гадәтләре, үз төсләре бар. Ш. Маннур узе иҗат иткән образлардан берсеннән дә идол — сын ясамаган, алар барысы дә тормыштагыча итеп биреләләр, үзенчәлекле чын характерлар. Әлбидә, Әминә һәм Рокыя образлзрын аеруча матур, талантлы эшләнгәннәр дип әйтергә мөмкин. —Рус совет әдәбиятында һәм татар совет әдәбиятында да немец-фашист илбасарларның кабахәтлекләре хакында аз язылмады. Шулай да автор үзенә кадәр язган әдипләрдән беркемне дә кабатламый. Ул фашистлар тудырган фаҗигале хәлләрне сурәтләрлек үзенчәлекле яңа алымнар тапкан. Безнең илебезгә оккупант булып килгән немец әрвахы үзенең, янәсе, русча белгәнлеге белән кәпрәеп, автоматын төзәгән килеш, ишәк тавышы белән тоткыннарга нычкыра: — Шиягай, шнель! Беренче карашка, бу бик кечкенә генә деталь кебек. Ләкин ул укучыда дошманга карата нәфрәт тудырмый калмый. Русча сүз кыстырып сөйләргә тырышкан булалар, сволочьлар! Яраланганнан соң әле тернәкләнеп тә җитмәгән Мусаны, безнең совет кешеләрен күпме газапладылар ул аждаһалар. Моны онытырга мөмкинмени! Әлбәттә, юк!.. ...Кырык үлемнән котылган, яралы Муса тоткыннар яшәгән ат абзарына килеп эләккәнен берничек тә белми иде. Аны бер озын санитар табып ала һәм немецларның атып үтерүләреннән коткарып кала. Кем соң ул! Муса аңына килгәч, санитарның кем икәнен белү теләге белая, агың кылларын тартып карый: *— Ник. Арыслан Алыпкулов инде мин,— ди әлеге санитар солдат. — Ә минем фамилиям Гумеров, онытма —ди Муса». Соңыннан Муса Арыслан белән бик дус булып китә. Аоыслая үзенең яңа дустын үлән дарулары пешереп дәвалый, һәрторле юллар белән азык-талек табып, аның тамагын туйдыра. Аларның тирәнрәк танышулары да бик кызык. Ханнәрнең берендә Муса сорый моннан: «— Ык буе да Ык буе дисең, кай тирәдән соң син, абзый кеше? ' — Ник. Миндәлә инде, Сайкичү дигән авылдан, агай-эне! — Шулаймыни?!.. Ә кем малае буласың? — Ник, Алыпкул картныкы инде, аны белмәгән кем бар? Малайның беренчесе...» Муса Арысланга Сайкнчүдә булганлыгын, аның атасы белән анасы янында кунак булганын бәйнә-бәйнә сәйләп биргәч, ике солдат арасындагы дуслык тагын да кечә- еп китә. Әйе, Алыпкул бабайны кемнәр генә белми соң! Ул бит Ватан сугышына җиде малаен озаткан кеше— Арыслан Мусаны Алыпкулның сигезенче малае дип, Муса исә Арысланны бишенче туганым, дип йортә башлый. Әйтеп кенә аңлатуы кыен: мондый олы дуслыкны иҗат итү таланттан башка, кеше йорәгенә үтеп керә белүдән башка момкин түгелдер. Арыслан образы әсәрнең башыннан алып ахырына- ча хәрәкәт итә. Арыслан — халык образы, безнең халкыбыз символы. Искиткеч батыр да, тапкыр да. ягымлы да бу кеше. Кирәксә ул колдерэ дә. елата да белә. Ватан сугышы тегәлпәнер алдыннан Арыслан немецлар тылында ат караучы булып урнашып апган иде. Язмыш аннары аны французлар секторына алып ташлый. Үзе карый торган 20 атны да ул үзе белән бергә алып китә. Шунысы да кызык бит: терле кыенлыклар аша, терпе ипләр apt ы- лы әлеге атларның барысын да ул туган колхозына алып кайта. Бу җыелма образ, ничектер, боек нидерпацд язучысы До Шарль Костерның «Уленшпигель маҗаралары» исемле романындагы Тиль Уленшпигель образын күз алдына бастыра сыман. Уннарча елпзр үтәр, ләкит^ Арыслан образы һәрвакыт укучы белән бергә яшәр. _.3ур политик һәм оештыручы буларак. Муса Берлинда, гомумән немецлар тылында, гаять нәтиҗәле эш алып баоа. Немецлар, тоткыннардан герле легионнар оештырып, аларны үз илләренә каршы корал күтәртергә уйлыйлар. А парга злекке эмигрантлар, ә хәзер немецларга сатылган Каюм Вәлиханов, Әхмәт Тимер ке$ек бәдбәхетләр «Торкстан легионы» һәм Алмаз Шәфи, Рәшит мулла кебекләр исә «Идеп- Урал» легионы оештыруда булышлык итәләр. Мусага да эш тәкъдим ителә: «ИделУралт газетасының редакторы бул! Моның әллә нинди зәхмәте юк, янәсе. Булышырлар. Ә аларга, фашистларга, М. Җәлилнең обруе, исеме кирәк. Аннары «Идел-Урал» мәмләкәте тезелер. Немецларның канчыгыш министры боларны раслап куйган. Эшкә тотынасы гына бар. Муса немецларның тәкъдименә күнә. Ләкин фашистлар файдасына эшләү очен түгел, бәлки әлеге «легионнарны», Кызыл Армия сафлзрына бер ук та атмыйча. Совет ягына чыгарып җибәрүне оештыру очен... Муса бу эшләрне үзе генә башкармый, билгеле. Дуслары бик куп аның: Арыслан һәм Алиш, Москәү журналисты Әхмәт Симай, Казаннан Габдулла Баттал. Гайиаи Кор- маш, Үзбәкстаннан Сәйфелмолеков. Хиса- метдинов, Гариф Шабаев. 'Фоат Булатов һ. б. Аларның һәммәсе дә бердә/* фикердәге, совет идеологиясе ^игезендә тәрбияләнгән киң күңелле һәм бик кыю кешеләр. Муса Җәпил җитәкчелегендә алар күрсәткән батырлыклар алдында һәркем, һәр укучы баш ия. Әсәрдән ачык күренгәнчә, дошман оясында ике идеология корәше бара. Бер якта — пропаганданың һәрторле чарасыннан дэүләткүләм файдаланучы фашистик идеология. Икенче якта — Җәлил һәм аның дуслары үткәрә торган совет идеологиясе — миллионнарны үз йогынтысына тарта торган кәчле социалистик идеология. Бу урында Муса фикерен китерү урынлы булыр: «Сатылмый ул тагар хамы! Сг», әлбәттә. аны мәҗбүр итәргә теләрсез: чөнки сезнең кулда корал. ләкин мин дә карап тормам! Мин. менә шушы бәләкәй генә Муса, сезгә караганда мең тапкыр зәгыйфьрәк. әмма рухы белән мең тапкыр көчлерәк бер гади шагыйрь, уз тирәмә тугры дуела р җыеп, сезгә каршы яуга чыгам!- Татар солдаты үз туган иленә атмас!..» Мусаны фашистлар партиясенең «теоретигы» саналган ненчыгыш министры Ро- зенберг белая очраштыралар. Күренеп гора: тоткыннар эрасыннан министрга кемле кеше кирәк икән. Ике арада шактый кискен әңгәмә булып ала, ләкин, бәхәссез, естенлек Муса ягында: аргументлар, дәлилләр, үткен репликалар министрны чыгырыннан чыгарсалар да. ул түзәргә мәя<бүр, ченки аңа әлеге «кочле шәхес» бик кирәк бит. Шагыйрьгә зур постлар, әйтик, «Идел- Урал» мәмләкәтендә вице-президент уры- HJMH вәгьдә итәләр. <— Гафу итегез, министр әфзн. де.— дип. Розенбергның сүзен бүлдерде Муса.—...ит күргәнгә үпкә тансык булырмы икән? Татар халкының республикасы бар. аңа уенчык кирәк булыр микән?..» Капма-каршы кечләрнең идеологии һәм политик керешләрендә совет идеологиясенең һәм политикасының тиңдәшсез естен- леген роман авторы зур сәнгать осталыгы белән күрсәтә алган. Мин кайбер уңай образларга гына тукталдым. Бу — әсәрдә кире, тискәре образлар юк, дигән суз түгел. Әсәрдә укучы ярата торган, аның идеалына ятышып торган образларга каршы хәрәкәт итүче тискәре образлар, дошман вәкилләре дә аз түгел. Шулай да ике образ турында кыскама гына булса да әйтми булмас. Ченки романның тегәлләнүе дә алар эшләгән кабахәтлекләр белән бәйләнгән. Сүз Карип Ишбулдин белән Мәмүт Ямалтаев турында бара. Ишбулдин — коеп куйган ялагай, мещан, вак җан, провокатор. Иммигрант һәм жулик Алмаз Шәфи турында әйтелгән иде инде. Бу кешене хатыны иркәләп Шафист дип. ә җәлилчеләр исә аны фашист дил йертәләр. Нәкь менә шул фашистның аяк табанын ялаучы, аның хәерсадакасына куанып яшәүче Ишбулдин, үзенең хуҗасына ярарга тырышып, гел Алишны күзәтеп, эзәрлекләп йери. Бервакыт Алиш саксызлык эшләп куя: листовкалар матрицасын җиргә күмгән чагында Ишбулдинның күзәтеп торганын сизми кала ул. Бу аянычлы хәл бик яшерен эш алып баручыларга зур бәхетсезлек китерә. Шунда ул. әлеге Ишбулдин. кош тоткан малай кебек, Шафист-фашист янына йегерә. Бу образ укучыда урынлы җирәнеч тудыра һәм нәфрәт уята. Мәмүт Ямалтаев нсә, тискәре образ буларак. эшләнеп җитмәгән кебек тоела. Ә бит уП _ теп провокатор һәм хаин. Ватанын һәм Мусаларны саткан очан фашистлардан медаль алган кеше. Шунлыктан, бу кешенең чын йозен фаш итә торган факторлар һәм дәлилләр кочле һәм ышандыргыч булырга тиеш иде. Хәлбуки, сатлык җанның эчке һәм тышкы доньясын фаш итә торган буяулар җитәрлек түгел кебек. Романны укып чыкканнан соң ясалган кайбер нәтиҗәләр һәм фикерләр әнә шундый. Муса Җәлилнең эшенә һәм иҗатына карата урынлы горурлык уята торган, дошман оясында совет кешеләре башкарган героин эшләр турында тасвирлаучы бу эпик әсәрне авторның иҗат уңышы дип санарга мемкин. Әсәрнең күләме турында әйтелгән иде инде. Аз гына булса да җыйнаграк итеп булмадымы икән! Бу җиңел эш булмас, билгеле. Шулай да тырышып карарга кирәк булган. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләр ич. Әсәрнең кайбер кисәкләрендә аерым башламнар артык сузылган кебек. Мәсәлән, романда Сәйфелмолеков фамилияле бер бик матур эшләнгән образ бар. Фашистлар үлем карары чыгаргач та. палач балтасының күтәрелгәнен ке- теп яткан чагында әлеге иптәш үзенең бала чагы, бер кызга гыйшык тотып йерү маҗаралары турында бик озак сейләнеп утыра. Моның кирәге бармы икән! Кысарга мемкин иде кебек. Мин уйлыйм: «Муса» романы белән рус укучысы да кызыксынмый калмас. Ченки. беләсез, суз безнең Муса турында бара бит. Бу зарурлык та әсәрне кыса тешү проблемасын куяр. Әсәрнең теле бай. ул мавыктыргыч язылган һәм җиңел укыла. Болары турында эзләнутикшеренүләрне галимнәребез карамагына калдыру яхшы булыр. Сүзне очлап шуны әйтәсе бар: романны укыйсың һәм үзеңне Муса белән бергә хис итәсең, аның белән яши башлыйсың. Колак тебендә герой шагыйрьнең җыры яңгырап тора кебек: Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып! Герой шагыйрь турында шагыйрь әсәре әнә шул җырны раслап тора.