Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬЛЕК КӨРӘШТӘ

чыныкты шче яшьләр кемгә иярсә —киләчәк шуиыкы», — РКП(б) Үзәк Ко- " митеты органы «Правда» 1917 елның язында шулай дип язды. Меньшевикларга һәм эсерларга карамастан, газета революцион яшьләрне большевиклар тирәсенә тупланырга чакырды Бу, февраль буржуаз демократик революциясеннән соң. большевиклар җитәкчелегендә эшләүче яшьләр оешмаларын тезү буенча В И Ленин тарафыннан партия алдына куелган бурычны тормышка ашыра башлау иде. 1917 елның мартында большевикларның Петроград комитеты яшьләрнең революцион оешмасы турында мәсьәләне карый. Шушы чорда Петроград, Мәскәу, Ростов- Дондагы эре заводларда һәм фабрикаларда, Уралда большевиклар катнашы белән пролетар яшьләрнең беренче революцион оешмалары — Эшче Яшьләрнең Социалистик Союзлары — комсомолның яралгылары төзелә башлый. Шул язда ук Казанның зур промышленность предприятиеләре тупланган елга аръягында да эшче-яшьләр түгәрәге барлыкка килә Александр Табей- кин, Петр Ильин. Сергей Шмаков, Татьяна Романова, Захар Путилов аның актив членнарына әвереләләр. Түгәрәкнең оешып китүе большевикларның эшлекле ярдәме аркасында була Түгәрәк активистларының РСДРП(б) ның Казан комитеты председателе В А. Тихо- мириов белән очрашулары һәм бу очрашуларда эшче яшьләрнең революцион оешмасын тезү мәсьәләсен тикшерүләре билгеле. Партиянең шәһәр комитеты яшьләрнең инициативасын яклап чыга, аларг. тиешле ярдәм күрсәтүне өстенә ала Хеэ мәт иясе яшьләрен союзга берләшергә өндәп берничә тапкыр сугышчан чакырулар һәм листовкалар таратыла. Яшь коммунистлар егетләргә һәм кызларга илдәге хәлләр турында сөйлиләр аларны большевиклар тирәсенә тупланырга өндиләр. 1917 елның 17(4) июлендә Бишбалтада- гы Алафузов эшчеләре театры бинасында (хәзерге В И. Ленин исемендәге Җитен комбинаты клубы) Казан революцион яшьләренең беренче җыелышы үткәрелә Анда казна заводы егетләре, Алафузов фабрикасының тукучы кызлары, солдатлар, укучы яшьләр катнаша. Җыелыш Казанда большевиклар җитәкчелегендә эшчеяшьләр союзын тезү турындагы тәкъдимне бертэ- выштан яхшы дип таба. Шул ук җыелышта яшьләрдән 150 кеше Союзга член булып языла. Комитет составына механик һәм яшь шагыйрь Александр Табсйкин, хәрби фельдшер Петр Ильин. Алафузов фабрикасы тегүчесе Татьяна Романова, эшчеләрдән Сергей Шмаков, Захар Путилов кебек революцион рухлы яшьләрнең иң алдынгы вәкилләре сайлана. Утырыш Союз комитетының председателе итеп А Табейкинны, секретаре итеп П. Ильинны сайлый Комитет шунда ук түбәндәге карарны кабул ите: «Бары тик большевиклар җитәкчелегендә генә эшләргә, гомуми җыелышларның беркетмәләрен һәм карарларын Казан большевиклары газетасы «Рабочий»да гына бастырып чыгарырга». Шулай итеп, революцион яшьләр оешма Э сы турында В. И. Ленин күрсәтмәләре Казан большевиклары тарафыннан тормышка ашырыла. Яшьләр хәрәкәтенең алга таба үсеше өчен РСДРП(б) ның VI съезды аеруча зур роль уйнады. Билгеле булганча, анда кораллы восстаниегә әзерлек белән бергә, яшьләр союзы турындагы мәсьәлә дә карала. Союзның бурычларын билгеләгәндә съезд, яшьләр союзы бары тик культура- агарту эшләре белән генә шөгыльләнергә тиеш диючеләрнең дә һәм ул партиянең состав өлеше булырга тиеш дигән фикерне дә кире кагып, В. И. Ленин карашын, ягъни большевиклар җитәкчелегендә эшләүче һәм партия белән идея ягыннан бердәм оешма булган яшьләр союзының мөстәкыйльлеген яклап чыга. Партиянең VI съездыннан соң яшьләр хәрәкәтендә яңа этап башланды. Россиянең күп кенә промышленность үзәкләрендә оешмалар төзелде. Бу оешмалар Ленин комсомолын төзү юлында җитди адым булдылар. В. И. Ленин алда торган кораллы восстаниедә эшче яшьләрнең роленә югары бәя бирә, һәм аларны иң кыю элементлар рәтенә кертә. Бу фикер В. И. Ленинның мәкаләләрендә, чыгышларында һәм Үзәк Комитетка язган хатларында күп тапкырлар очрый. «Иң кыю элементларны (безнең «ударникларны» һәм эшче яшьләрне, шулар белән бергә иң яхшы матросларны) барлык иң мөһим пунктларны яулап алу һәм бөтен җирдә, барлык иң әһәмиятле операцияләрдә катнаштыру өчен аерып алырга...,— дип яза В. И. Ленин». (Әсәрләрнең тулы җыелмасы. 26 том. 152 бит.) Эшче яшьләрнең социалистик союзы членнары, билгеле булганча, Октябрь революциясен әзерләүдә актив катнаштылар. В. И. Ленин һәм Коммунистлар партиясе тарафыннан аларга багланган өметне тулы- сынча аклап чыктылар. Заводлардагы партия оешмаларының күрсәтмәләре буенча Казан яшьләре союзы әңгәмәләр үткәрә, эшчеләр һәм солдатлар арасында большевистик газеталар, лозунглар тарата. Союз членнары матбугатта да актив катнашалар. «Рабочий» газетасында, мәсәлән. Захар Путиловның проза белән язылган «Кояшка» исемле поэмасы басылып чыга. Партиянең Казан комитеты «Ра- бочийпга материаль ярдәм күрсәтү хакында эшчеләргә мөрәҗәгать иткәч, союз членнары акча җыюда катнашалар. Эшче, солдат һәм крестьян депутатларының Казан Советына һәм шәһәр думасына сайлау алды компаниясендә союз членнарының авазы эшчеләрне, солдатларны большевиклар партиясе кандидатларына тавыш бирергә өндәп яңгырый. Җыелышларда, түгәрәкләрдә егетләр һәм кызлар тарафыннан В. И. Ленин мәкаләләре өйрәнелә, большевистик газеталарны. пролетар язучылар М. Горький, Д. Бедный әсәрләрен укулар оештырыла. Еш кына агымдагы хәлләр турында дискуссияләр, руслар һәм татарлар катнашында концертлар, кичәләр үткәрелә. Бу чаралар үз чиратында ике милләт яшьләрен үзара тагын да якынайта төшә. Билгеле булганча, июль көннәре илдәге шартларны һәм сыйнфый көчләр бәрабәрен шактый үзгәртеп җибәрә. Меньшевиклар һәм эсерлар тәмам контрреволюция лагерена күчәләр. Ике властьлылык бетә. Ул буржуазия кулына гына күчә. Эсер-мень- шевистик советлар буржуаз хөкүмәткә тәлинкә тотучыларга әвереләләр. Илдәге мондый шартлар большевикларны авыр хәлгә куя. Партия матбугатын тар-мар итүләр, эшче кварталларын тентүләр башлана. В. И. Ленинны кулга алу һәм аны юк итү турында приказ биргән буржуаз хөкүмәт революцион рухны бөтен чаралар белән җимерергә омтыла. Бу хәл большевиклар сафына очраклы рәвештә генә килеп кергән, яки әле тиешле чыныгу алып өлгермәгән элементлар арасында аптырау, каушап калу, еш кына очракларда идеалга хыянәт итүгә сәбәп була. «Июль вакыйгаларыннан соң союзның эше бераз сүлпәнләнде,— дип искә ала А. Е. Табейкин,—...безнең арада вак җан- лыларның барлыгы беленде һәм алар оешманы ташлап чыктылар. Калганнарыбыз, йодрыкларны йомарлый төшеп, киләчәк көрәшләргә әзерләндек». 1917 елның 21 сентябрендә яшьләрнең социалистик союзы комитеты Казан егетләрен һәм кызларын тагын да ныграк берләшергә чакырыл өндәмә бастырып чыгара Анда болай диелә: «Иптәшләр! Безнең изге бурычыбыз — куәтле бердәм союзга туплану һәм оешкан төстә бөтен чаралар белән өлкән иптәшләребез эшчеләргә капитал изүеннән азат булу өчен көрәштә ярдәм итү. Дуслар, кәеф-сафа корып торучы тамашачылар булмыйк. Бөтен яшьлек көчебезне, куәтебезне революция эшенә бирик! Кыю һәм бердәм рәвештә алга!» Бу өндәмә, Казанның барлык районнарында да таратылып, завод һәм фабрика яшьләре арасында ныклы яклау таба. 1917 елның сентябрь азагында инде Союз 200 чамасы членны берләштергән оешмага әверелә. Яшьләрнең революцион оешмалары Казанның башка җирләрендә дә барлыкка киләләр. 1917 елның маенда Бондюгта татар яшьләренең алдынгы өлеше «Мөселман яшьләре түгәрәге» оештыра. Оешманың җитәкче группасына укытучы А. Сәхәбетдинов. эшче яшьләрдән Г. Баһаветдинов, Г. Фәс- хетдинов, М. Шакиров, Ш. Саттаров. А. Га- лимбеков һәм М. Лотфуллин кертелә. Партия оешмалары җитәкчелегендә яшьләр тырышып кораллы бәрелешкә әзерләнәләр Сугыш серләрен өйрәнәләр, корал туплыйлар. Казанда 25 октябрьга кадәр кызыл гвардия отрядларына йөзләрчә яшь эшчеләр керә. Кораллы восстание көннәрендә алар, эшчеләр һәм солдатлар белән кулга-кул тотынып, баррикадаларда юнкерларга, буржуазиягә каршы сугышалар. Санитария отрядларына берләшкән кызлар яраланучыларга беренче ярдәм күрсәтәләр, патронтажларга, пулемет ленталарына пуля тутырып торалар. РКСМның беренче съездыннан соң гражданнар сугышының дәһшәтле көннәрендә урыннарда беренче комсомол оешмалары төзелә. Алар ленинчыл принцип нигезендә чынчынлап интернациональ оешма буларак барлыкка киләләр. 1919 елның 12 апрелендә 330 меңле Колчак армиясенең авангарды Казаннан 100—120 километр ераклыкта гына торганда «Яшьләргә мөрәҗәгать» игълан ителә. Аның ялкынлы юлларыннан түбәндәгеләрне укырга мөмкин: «Иптәшләр! Сез коммунизм өчен көрәшчеләрнең сирәкләнә барган сафларын тулыландырырга тиеш. Сөз бүген — революциянең өмете һәм терәге, иртәгә — социалистик тормышны коручылар. Үзегезгә багланган өметне аклагыз — берләшегез, чөнки бары тик оешканлык кына азатлык, республика бәхете өчен сезгә бетен көчегезне һәм сәләтегезне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк . .Яшьләрнең теләген искә алып, РКП(б) ның Казан комитеты яшьләрнең шәһәр конференциясен чакырырга карар кыла. Аның тол бурычы бөтен Россия коммунистик яшьләр союзының программасы һәм уставы нигезендә Казанда эшче яшьләре белән укучы интеллигент коммунистик яшьләрнең бердәм союзын тезүдән гыйбарәт булырга тиеш». Бу мөрәҗәгать Казан яшьләре арасында җанлы теләктәшлек таба. Эре заводларда һәм фабрикаларда яшьләрнең җыелышлары, митинглары булып үтә. 1919 елның 21 апрелендә университетның өченче номерлы аудиториясендә коммунистик яшьләрнең беренче шәһәр конференциясе чакырыла. Анда күп кенә заводлардан килгән делегатлар, шулай ук Казан коммунистлар союзы вәкилләре —* барлыгы йөзләп кеше катнаша. Конференциядә партия губерна комитеты председателенең комсомол оешмаларының бурычлары турында доклады тыңлана һәм Казан комсомол оешмасы төзү турында карар кабул ителә. РКСМның шәһәр комитеты сайлана. Аның составына Петр Ильин, Валентина Бабикова, Алексей Елисеев кебек партия эшенә бирелгән, революцион көрәш мәктәбен үткән кешеләр кертелә Шулай итеп, 1919 елның 21 апреле Казан комсомол оешмасының туган көне булып тарихта кала. Конференциядә катнашучылар партиянең Казан губкомы секретаре иптәш Карповның агымдагы хәл турындагы докладын зур дикъкать белән тыңлыйлар. Бу мәсьәлә буенча революциядә комсомолларның пар» тия эше өчен бөтен көчләрен бирергә ант игүләре әйтелә. «...Коммунистик яшьләрнең беренче Казан конференциясе Иделне һәм Каманы Себернең «бердәнбер хакиме» Колчак кулына бирмәс өчен бөтен көчне куячагын, мөмкин булганның барысын да эшләячәген белдерә. Конференция бөтен коммунистик яшьләр исеменнән дошман белән көрәшкә барлык көчен куячагына ант итә. Конференция социализмның җиңүе хакына коммунистик яшьләрне тыгыз сафларга берләшергә һәм тончыгып баручы контрреволюция белән хәлиткеч көрәшкә чакыра». Бөтен көчне мобилизацияләү турында В И. Ленин чакыруына җавап итеп. Казан комсомоллары конференциядән ук фронтка комсомол отряды җибәрәләр. Ә 1919 елның 30 апрелендә Казан шәһәр оешмасының экстренный җыелышы була. Анда «Җыелышта катнашучыларның барысын да фронтка мобилиэацияләнгән дип исәпләргә» дигән карар кабул ителә. 75 кешелек отряд фронтка юл ала. Әгер шәһәр комсомол оешмасының 220 кешедән торуын исәпкә алсак, бу аз түгел. Комсомолның Казан шәһәр комитеты конференциядән соң ук яңа ячейкалар оештыру буенча зур эш җәелдереп җибәрә. Шәһәрнең төрле районнарына инструкторлар бөркете Татар яшьләре арасында да шактый эш алып барыла. Шуның нәтиҗәсе буларак татар учительский семинариясендә Казанда татар яшьләренең беренче комсомол ячейкасы төзелә. Ул Г. Камай, М. Нуретдинов, Коләхметов. Яһудин, Әхмеров, кызлардан Хәдичә Сәидова, Наилә Бикмуллина, Фатыйма Хәбибуллина кебек кайнар йөрәкле яшьләрдән тора. «Бу хәвефле көннәрдә без еш кына учительский семинария каршындагы бакчада митинглар һәм җыелышлар үткәрә идек,— дип искә ала Казанның беренче комсомолларыннан берсе хәзерге көндә Казан-химия технология институты профессоры, Дәүләт премиясе лауреаты Гыйлем Камай — Коммунист Бабаев митинглардагы ялкынлы чыгышлары, шәхси төстә үткәргән җылы әңгәмәләре белән безгә бик көчле йогынты ясады. Аның ярдәмендә революцион рухтагы яшьләр, буржуаз милләтчеләрне фаш итә барып, коммунистлар тирәсенә тупландылар, комсомол ячейкасы төзеделәр». 1919 елның маенда Пролетар районының татар яшьләре арасында комсомоллардан Нур Сәйфи, Хәмит Үтәгәнов. Абдулла Хөсәенов актив эш алып баралар. Шул елның җәендә Елга аръягы райкомы каршында татар секциясе төзелә. Комсомолның губерна комитеты бирегә татар яшьләрен оештыруда җаваплы итеп Сафиулла Фәйзуллинны җибәрә '. Комсомолның Казан шәһәр комитеты шәһәрдәге эшләр белән генә чикләнми, губернаның Колчак бандаларыннан азат ителгән өязләренә комсомол ячейкалары оештыру өчен инструкторлар җибәреп тора. 1919 елның 11 июлендә партиянең өяз комитеты секретарьлар киңәшмәсе, «Яшьләр съезды ту- рында»гы мәсьәләне тикшереп, яшьләр арасында эшләүгә игътибар бирергә, съездны июльдә чакыру өчен ярдәм күрсәтергә». дигән карар кабул итә. Моңа кадәр үк инде партиянең губерна комитеты өяз 1 КПССнын Татарстан өлкә комитеты партархивы- Ф. 80. Оп. 1. д. 5. св. 1, 36 бит. яшьләре арасында агитацияне көчәйтү өчен өстәмә рәвештә 40 мең сум акча бүлеп биргән Азат ителгән җирләрдә комсомол ячейкалары оештыру өчен 200 агитатор җибәрелә. 1919 елның 19 июнендә Мамадышта, Спасста, 23 июньдә Чистайда, 25 июньдә Алабугада комсомол оешмалары тезелә. Ә инде 1919 елның июлендә исә алар губернаның барлык өязләрендә дә оештырылалар. 1919 елның 14 июлендә Казанда коммунистик яшьләр сөюэының беренче губерна конференциясе ачыла. Ул көнчыгыш фронтта Колчакка каршы каты сугышлар барганда. Көньяк фронтта Деникин гаскәрләре һөҗүм иткән хәтәр көннәрдә уза. Делегатлар агымдагы хәл турындагы докладны зур игътибар белән тыңлыйлар һәм Коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә бөтен көчләрен куярга бердәм ант бирәләр. Конференция Ю. Фемидин, Э. Цимхес, Федотов, Г. Подузов, X. Гарбер һ. б. лар составында комсомолның губерна комитетын сайлый. Шулай итеп, 1919 елның 14 июле Татарстан комсомол оешмасының төзелү кене булып тарихка керә Шунысы игътибарга лаеклы, конференциядән соң губком татар һәм башка милләт яшьләре арасында эшне тагын да активлаштыра төшә. 1919 елның 25 августында комсомолның губерна комитеты янында Мөхәмметов (председатель), Га- тиятуллин (секретарь), Әхмеров (член) составында Мөселман (татар) бюросы төзелә. Бюро үзенең беренче утырышында ук татар яшьләре арасында агитация һәм оештыру эшчәнлеген җәелдерү турында карар чыгара ’. Моның өчен комсомолның Тәтеш, Зөя, Мамадыш, Чистай комитетлары янында бюро секцияләрен оештырырга карар кылына. 1919 елның июль — август айларында өязләрдә татар яшьләренең беренче комсомол оешмалары барлыкка килә. 3 августта Бөгелмәдә татар укытучылары семинариясе укучыларның гомуми җыелышында комсомол оешмасы төзү турында карар кабул ителә. Союзга 30 кеше член булып языла. Комитет составына күпчелек тавыш белән Абдрахман Хикмәтоо (председатель), Фатих Махъянов (предсе1 Партиянең Татарстан өлкә комитеты архивы Ф. 80. ОП. 1. д. 5. СВ. 1. 1—2 битләр. датель иптәше), Хөсәен Исхаков (секретарь), Сәетнур Фәхриез һәм Хәмзә Әхме- тов (членнар) сайлана. Беренче гомуми комсомол җыелышларының берсендә үк «өязгә җибәрү өчен агитаторлар сайлап алу» мәсьәләсе тикшерелә. Август азагыннан декабрь башына кадәр авылларда ун яңа комсомол ячейкасы оеша. Шундый татар бюролары комсомолның башка өяз комитетлары янында да төзеләләр. 1919 елның 2 Октябренда комсомолның Казан губерна комитеты янында чуваш бюросы барлыкка килә. Аның беренче составына Семен Абу (председатель). Александр Зайцев. Яков Иванов, Кузьма Шай- бии һәм Андрей Кузнецов (членнар) сайлана '. Шулай итеп, Татарстан комсомолиясе беренче көннәреннән үк төрле милләт яшьләрен бердәм-тату семьяга туплаган интернационал оешма буларак үсеп һәм ныгып китә. Беренче комсомол оешмаларының төзелүе гаять авыр шартларда, кулаклар, руханилар, һәртөрле буржуаз элементлар белән аяусыз көрәш шартларында бара. Бу хакта өязләрдән килгән хәбәрләр аеруча ачык сөйлиләр. Авылларда еш кына хәлләрдә башта түгәрәкләр, аннан соң, бары тик бик четерекле оештыру һәм агитация чаралары үткәргәч кенә, ячейкалар төзелә. Мәсәлән, комсомолның губерна комитеты секретаре Эсфир Мосеевна Цимхес (хәзер персональ пенсионер) 1919 елның сентябрендә болай дип яза- «Лаешка килеп төшкәч, авылларга чыгып киттем Чырпы авылында 42 кешедән торган культура- агарту түгәрәге оештыру мөмкинлегенә ирештем. Хәзергә әле союз төзү мөмкин түгел. 31 исемдәге 97 китаптан китапханә оештырдым... Алексеевский авылына килеп төшкәч, митинг үткәрдек Митингтан соң берничә кеше союзга язылырга теләк белдерде». 1919 елның көзендә Көньяк фронтта Деникин бандаларына каршы көне-төне каты сугышлар дәвам итә. Биредә революция язмышы. Совет власте язмышы хәл ителә. Партиянең чакыруына җавап итеп, Көньяк фронтка комсомолның Казан губерна комитеты үзенең иң яхшы вәкилләрен җибәрә. Ә Колчакка каршы сугышу өчен чаңгычылар кирәк булгач, Казан гублрнасын1 Шунда ук, 59 бит. нан 300 комсомолец үзләре теләп Көнчыгыш фронтка китә. 16—18 яшьлек бу патриотлар арасында Казанның Елга аръягы, Суконный бистәсе, Пләтән районнары һәм Зөя, Тәтеш, Лаеш, Чистай. Алабуга, Мамадыш. Бөгелмә егетләрен аеруча еш очратырга мөмкин була. Комсомолларның бу фидакарьлеген яшьләр кайнар төстә яклап чыгалар. 18 Октябрьда, отрядның фронтка китәсе көнендә, партия һәм комсомол оешмаларының рекомендациясе белән патриотлар сафына тагын 900 егет кушыла. Ә инде октябрь азагында Көнчыгыш фронттагы чаңгычылар отрядының сафларында 7000 кеше исәпләнә. Аларның күбесе Казан, Нижний Новгород һәм Сем- бер губерналарыннан килгән егетләр була. Документларда сакланган мәгълүматлар аша үзләре теләп фронтка китүчеләр арасыннан кайберләренең исемнәрен белергә мөмкин. Отрядка беренче булып язылучыларның берсе Антон Михайлов рота командиры була. Аның ярдәмчесе итеп Александр Иванов. ротаның политкомиссары итеп Александр Сидоров билгеләнгән. Рота руслар, татарлар, чувашлар, марилар, украинлылар һәм башка милләт вәкилләреннән тора. Иңне-иңгә куеп туган ил язмышы өчен көрәшү төрле милләт вәкилләре арасындагы революция тудырган дуслыкны тагын да үстерә, чыныктыра төшә. Татарстан комсомолы үзенең членнарын фронтларга гомуми мобилизацияләр тәртибендә озатудан тыш, өч Бөтснроссия комсомол мобилизациясенең өчесенә дә актив катнаша. Якташларыбыз революция казанышларын саклап калуда искиткеч батырлык һәм егетлек күрсәтәләр. 1919 елның мартында гражданнар сугышы герое М. А. Азин командалыгындагы 28 нче дивизия Минэәлә юнәлешендә каты сугышлар алып бара Полклар дошманның өзлексез кабатланып торган атакаларын көч-хәл белән генә' кире кагалар. Хәл торган саен кыенлаша. Сугышчыларның сафлары сирәгәйгәннәнсирәгәя бара. Шул чакта Петроград полкының иң авыр һәм иң куркыныч участокларында тәбәнәк буйлы егетне әледән-әле күрергә мөмкин була. Ул бер окоптан икенчесенә күчеп сугышчыларны нык торырга өнди, җиңүгә рухландыра. Бу 23 яшьлек егет Казан комсомолларының элекке җитәкчесе полк комиссары Сергей Шмаков була. Кор күңелле, кыю, тапкыр, революция эшенә җаны-тәне белән бирелгән бу принципиаль егетне Һәркайда яратып каршы алалар. Полкның хәле соң дәрәҗәдә кыенлаша. Акларның көчле пулемет уты һәм шрапнельләре сугышчыларга баш күтәрергә дә ирек бирми. Дошманның көчле ударына дучар булган кайбер участоклар чигенгә- ли башлыйлар. Озак та үтмәс, бөтен полк паникага бирелер сыман. Менә шул чакта Сергей Шмаков сикереп тора да. «Революция өчен anraln — дип, дошманга ташлана. Комиссар артыннан бөтен полк контратакага күтәрелә. Акларның пулеметлары котырынып атса да, һөҗүмгә күтәрелгән сафларны туктата алмыйлар... Шушы сугышта Сергей Шмаков мәңгегә ятып кала. Аның кабере өстендә кызылармеецлар Совет власте өчен батырларча көрәшергә ант итәләр. 1919 елның 16 мартында «Красный воин» газетасы батыр комиссарның сугышчан юлы турында мәкалә урнаштыра. Ул түбәндәге сүзләр белән тәмамланган: «Без, синең исән калган дусларың, үлемең өчен үч алырбыз, мәңгелек дан сиңа, кадерле дус!» Совет властеның тантанасы өчен гражданнар сугышының дәһшәтле фронтларында үзләренең гомерләрен биргән Татарстан комсомолларын, әлбәттә, бик күпләп санарга мөмкин булыр иде. Мәсәлән, Бохара фронтында басмачыларга каршы көрәштә 9 нчы татар-башкорт кавалерия курсларында укучы комсомоллардан Гайсин, Павел Курицын, Захар Пу- зырев, Әхмәт Әхмәдуллин искиткеч батырлыклар күрсәтәләр. Алар бу фидакарьлек өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнәләр. Фронтларда һәлак булганнар урынын яшьләр тулыландыра тора. Татарстан комсомолы эшче һәм крестьян яшьләрнең яңаданяңа буыннары исәбенә үсә, ныгый һәм чыныга бара. 1919 елның азагы Татарстан комсомол оешмасының сафларын массовый төстә тулыландыру дигән чакыру астында үтә. — Фронтка китүчеләргә алмашка! Союзның кызыл әләме астына! — чакыралар ул чакта яшьләрне газеталар, листовкалар һәм плакатлар. Бу көннәрдә Татарстан партия оешмасы яшьләр арасында зур гына оештыру һәм тәрбия эше алып бара. Җирле газеталар битләрендә бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы геройлары турында мәкаләләр еш басылып тора. Алар үрнәгендә партия оешмалары яшьләрне коммунизм идеалларына чын күңелдән бирелгәнлек рухында тәрбияләүне үзләренә максат итеп куялар. Партия губерна комитеты яшьләр турындагы мәсьәләне берничә тапкыр тикшерә. 1919 елның 19 сентябрендә Казан губкомы, партиянең өяз комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә җыеп, яшьләр арасында оештыру эшләре алып бару буенча тәҗрибә уртаклашу үткәрә. Чистай вәкиле киңәшмәдә болай ди: «Яшьләр союзы яхшы эшли... Союздагы яшьләрдән 17 кеше мобилизацияләнде, ләкин бу эшне таркатмас дип уйлыйм, чөнки оештыручы көчләр бар». Яшьләрне тәрбияләүгә гражданнар сугышы фронтларыннан кайткан коммунистлар һәм комсомоллар да җитди өлеш кертәләр. Өлкән коммунистлар һәм беренче комсомолларның яшьләр белән очрашулары күркәм традициягә әверелә. 1919 елның 25 Октябренда Татарстан комсомолы органы «Клич юного коммунара»ның беренче саны чыга. 1920 елның 22 январенда «Кызыл яшьләр» басыла башлый. Аларның битләрендә комсомолларның лаеклы эшләре киң чагылыш таба. Совет власте өчен героик көрәштә Ленин комсомолы үзен сугышчан дан белән бизәде. 1928 елның февралендә аңа, гражданнар сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, сугышчан Кызыл Байрак ордены бирелде. Бу фидакарьлек символында Татарстан егетләренең һәм кызларының да өлеше мул. Бүген коммунистик җәмгыять төзү өчен актив көрәшүче яшь замандашларыбыз- ның оешмасы — Татарстан комсомолының тәүге адымнары әнә шундый якты сәхифәләрдән гыйбарәт.