ШИГЪРИ АЧЫШЛАР ҺӘМ ЮГАЛТУЛАР ЕЛЫ
елда да шигърият чишмәсе, тормышның катлаулы һәм сикәлтәле юллары буйлап, алга таба баруын дәвам итте. X. Туфан. Н. Арсланов. И. Юзеев. Ш. Галиев. Г Афзал. Ә. Баянов, Р. Әхмәтҗанов. X. Камадөнья күргән шигырьпоэмаларның күп һәм төрле булуы поэзиябезнең үсеше турында иркенләп сөйләшеп, киңәшеп алырга мөмкинлек бире. Тулаем алганда, 1968 ел поэзия үсешендә ниндидер яңа чор башламады. Бу — аерым жанрлар үсешендә дә ачык күренә. Сатира-юмор өлкәсендә, җыр жанрында уңышларыбыз санаулы. Чынбарлыкның яңа катлауларына тирән үтеп кергән, замандашыбыз образын яңача сурәтләгән һәм форма-композициядәге камил яңалыклары белән хәтергә сеңгән поэмалар да азрак язылды. Ләкин поэзия бер урында таптанмады. Татар шигърияте мәңгелек хакыйкатьләр, бетен кешелекне борчыган әхлакый-фәлсәфи проблемалар, революцион гуманизм принциплары турында тагын да киңрәк һәм ныграк уйлана башлады. Теге яки бу вакыйганы рифмага калыплаган урта кул шигъри лозунгларның азая, кими төшүе һем шигъри культураның үсә, интонация-аһеңнең төрлеләнә, профессиональ осталыкның чарлана баруы да поэзия белән азмы-күпме таныш кешеләрне сөендерми калмас, дип уйларга кирәк. Әлбәттә, поэзиягә хас бу сыйфатлар соңгы бер елда гына барлыкка килмәде. Татар шигърияте тарихына күз салсак, без анда элек-электән гражданлык хисләренең, иҗтимагый мотивларның зур урын тотканын күрербез. Бу гуманистик традиция соңгы елларда бөтен күркәмлеге белән ачылып китте. Үтеп киткән елда укучыга ирешкән шигырьләрнең иң яхшыларына менә шул гражданлык хисе, тирен оптимизм хас. Югары пафос, киң иҗтимагый яңгыраш шагыйрьләребезгә чынбарлыкны иңләбрәк сурәтләргә, илне, кешелекне борчыган әхлакый һәм фәлсәфи проблемаларны, яшәеш коллизияләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде. С. Хәкимнең «Тышта буран», «Таулар, таулар», «Татарлар елмаеп үлделәр», И. Юзеевның «Соңгы сынау». X. Туфанның «Күлмәгең талда». «Атларым». Н. Арслановның «Унике батыр турында баллада», X. Камаловның «Тормыш дулкыннары». Р. Фәйзуллинның «Көрәшчеләр». Р Харисов- ның «Мулланур» шикелле шигырьпоэмаларын искә төшерик. Ул әсәрләрнең лирик герое үзенең гуманистик омтылышы, халкыбызга хас күркәм сыйфатларны үстерүе, кыю һәм киң фикер йөртүе, шәхес белән җәмгыять арасындагы якынлыкны дөрес аңлавы белән хәтердә кала һәм укучыны җәлеп итеп тора. 1 Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта сөйләнгән доклад. 1968 лов, Р. Гатауллин, Р. Фәйзуллин һәм башка шагыйрьләр укучыларны үзләренең яңа әсәрләре, шигырь китаплары белән сөендерделәр. С. Хәкимнең «Сайланма әсәрләре* басылып чыкты. Өлкән сүз остасының күп еллар уйлану-эзләнүләрен үз эченә алган бу китапны үткән елның зур шигъри казанышы дип санарга мөмкин. Бер ел эчендә һәр талантлы шагыйрь иҗтимагый мотивларны, чор пафосын үзенчә чагылдыра. С. Хәким өчен гражданлык поэзиясе ул — кеше бәхете өчен кискен көрәш, олы хисләр һәм тирән фикерләр поэзиясе. Шуңа күрә дә аның һәр уңышлы әсәре ил. халык язмышы турында борчылып уйлану буларак кабул ителә. «Казан утлары» журналында басылган «Озын чылбыр, бик күп боҗралар» шигыренә тукталыйк. Төрле чор күренеш- вакыйгаларын янәшә куюга, шәхес язмышы турында уйлануга корылган бу әсәрдә гражданлык тойгысы гаҗәеп үзенчәлекле бер чагылыш тапкан. Хәзерге тормыш, заман турында уйланганда, хәтер канатында үткәнгә кайтып, шагыйрь межачы якташын исенә төшерә. Гомерен буын башында үткәргән Мәмкә туктаусыз хакыйкать эзләгән, аны таба алмагач, «елаган ул ятып чылбырга». Язмыш чылбырын сөйрәүне үз өстенә алган шагыйрь дә межачыга якын. Икесе дә җир, туган ил белән тыгыз бәйләнгәннәр. Шагыйрь дә, Мәмкә шикелле, «заман межасын» дөрес сызарга, халык намусын гәүдәләндерергә тиеш. С. Хәким лирикасы үсә, тирәнәя бара. Үткән елда иҗат ителгән шигырьләрендә ул, вакыйганың үзен сурәтләүдән бигрәк, күренешнең төбендә яткан иҗтимагый-фәл- сәфи нигезне эзли. Конкрет вакыйга киеренке хис белән үрелеп китә, киң гомумиләштерүләргә алып килә. С. Хәким телнең эчке җегәрлеген. музыкасын, аһәңен тоеп эш итә. Шагыйрь үзен борчыган, уйландырган аерым мәсьәләләрне кайта-кайта эшкәртә. Мәсәлән, «Син иренеп...» исемле шигыре белән берничә ел элек үк ул тормышта һәркемнең үз язмышы, үз юлы була дигән идөяне үткәргән иде. «Тышта буран» шигырендә С. Хәким шул гуманистик темага яңадан әйләнеп кайта. Шагыйрь табигый һәм эчкерсез интонация белән картлар йортында яшәүчеләрнең шактый катлаулы һәм бай тормыш юллары хакында сөйли, авыр язмышлы шәхесләргә карата кешелекле булырга чакыра. Үтеп киткән елда гражданлык поэзиясе үсешендә ике тематик юнәлеш ачык төсмерләнә. Аларның берсен олы язмышлы кешеләргә игътибар арту дип агарга мөмкин булыр иде. Икенчесе поэзиядә тарихилык принцибы көчәю белән бәйле. 1968 елда поэзия халкыбызның батыр улларын романтик, хәтта патетик биеклеккә күтәреп җырлауга зур көч куйды. Биредә үзәк һәм мактаулы урынны Муса Җәлил образы алып тора. Өемнең янында җил елый. Бик ерак юл узган ул, беләм; Мусалар турында хәбәр бар: «Татарлар елмаеп үлделәр»... С Хәкимнең «Татарлар елмаеп үлделәр» исемле шигыреннән алынган бу юлларда татар халкының батырлыгы, туган иленә тугрылыгы белән горурлану хисе аңкып тора. Шагыйрь, тормыштан алынган реалистик детальләргә һәм лиризмга таянып, кешелек идеалын байрак итеп күтәрә, хис тирәнлекләренә юл ала. «Күлмәгең талда» шигырендә X. Туфан герой-шагыйрьнең һәйкәле каршында торганда туган хисләре белән уртаклаша... Лирик геройның масштаблы фикерләвө, омтылышлы хисе укучыны ил һәм халык язмышы турындагы уйланулар ташкынына алып кереп китә: Карый да Ил һәйкәлеңә, Җәлил, Үзен күрә синең төсеңдә: Ул да шулай — кулын бәйләтмичә Гомер итә бу җир йөзендә. И. Юзеевның «Соңгы сынау» әсәре дә Муса Җәлилгә багышланган. Үз иҗат юнәлешенә, эстетик принцибына тугрылыклы калып, бу поэмасында шагыйрь тормыш- көнкүреш детальләренә, вак эпизодларга артык тукталмыйча, героен тормышының иң хәтәр, иң фаҗигале бер моментында сурәтли. Шушы мизгелдә Җәлилнең туган иленә мәхәббәте, намусы һәм идеалына тугрылыгы соңгы сынауны кичерә. Бу ситуациядә поэмага Мефистофель образының килеп керүе дә аклана. Хикмәт Җәлилнең үлем җәзасы алдыннан Гетеның «Фауст»ын укуында гына да түгел. Шагыйрь фашистлар ның "конфликтсызлык теориясе» өлгесе белән язылган әсәрләрне хәтерләтә. Ә. Маликов кирәкмәгән кабатлаулардан да котыла алмаган. Ил һәм Татарстан алдында торган бөек бәйрәмнәргә якынлашкан саен, татар поэзиясендә халыкның үткәнен аңларга, чорны иңләргә омтылган әсәрләр күбрәк языла башлады. Мисалга X. Туфанның «Еракларга алып киттеләр», Ш. Галиевнең«Чаң турында баллада' әсәрләрен китереп булыр иде. Тарихилык тенденциясе яшьләр иҗатында да бер агым булып килә. Г. Рәхимнең «Октябрь», Р Вәлиевнең «Илле яшь тутырган абыйлар», 3. Маликовның «Мәскәү», «Шушындый ташлар бар Казанда», «Шушы халык чабатадан йөргән» шигырьләрендә илнең, халыкның үсеш юлларын, аның характерын аңларга омтылыш сизелә. «Еракларга алып киттеләр» шигырендә X. Туфан җәмгыять тарихы белән шәхес язмышы арасындагы эчке бәйләнешләр турында уйлана. Дәвернең өермәле һәм фаҗигале тарихи баскычларын Туфан йөрәге аша уздыра, аларны шәхси кичерешләре, заман аһәңе белән баета килә. Халык—тарихның иң олы иҗтимагый-политик кече; ил тормышында урын алган әһәмиятле вакыйгалар бөек шәхесләрне тудыра, Тукай, Ямашев, Мулланур шикелле кешеләр язмышы шуны раслый, ди шагыйрь. Ләкин Хәсән ага үзенең тылсымлы талантының барлык мөмкинлекләрен дә «эшкә җикмәгән». Шигырьгә фикер киңлеге, ачыклык һәм урыны белән конкретлык та җитенкерәми Олы һәм масштаблы тема үзенә тиң шигъри интонация, сурәт киңлеге таләп Итә. Ә шагыйрь лирик интонациягә генә таяна. Шуның нәтиҗәсендә, эчтәлек белән форма арасында гармония, тәңгәллек югала, шигырь фрагментларга, аерым кисәкләргә телгәләнә. 1968 ел X. Туфан өчен артык уңдырышлы булмады. «Шигьри елъязмалар» көлтәсендә «Битараф ай», «Ромашкалар», «Ландыш», «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» белән янәшә куярлык, чор драматизмын шәхес язмышы, шәхес кичереше аша гәүдәләндергән тирән һәм нәфис шигырьләр юк диярлек. Ә бит хәзер генә санаган әсәрләрнең барысы да бер ел эчендә— 1956 елда язылганнар. Дөрес, шагыйрьнең уйлану, эзләнү, яңа сукмаклар барлау чоры да булырга мөмкин. Узган ел X. Туфан өчен шундый чорларның берсе булды. Әмма олы сүз остасына зуррак таләпләр белән килү, һәр елны ачышлар көтү — шулай ук табигый хәл. Татар поэзиясендә тирән һәм колачлы фәлсәфи лириканы үстерүгә омтылыш көчәя бара. Акмулла, Дәрдмәнд шигырьләренә игътибар үсү дә шуны күрсәтә. Фәлсәфи хөкем, күренешвакыйгаларның нигезенә төшенергә, шәхесне ил һәм галәм белән бәйләнештә күрсәтергә тырышу тенденциясе С. Хәким белән Г. Афзалда да, X. Туфан белән Н. Арслановта да, И. Юзеев белән Р. Фәйзуллинда да, 3. Маликов белән Р. Харисовта да үзен ачык сиздерә. Ш. Галиевнең «Борын заман...» дип башланган шигыре бар. Әсәр шагыйрьнең дөнья язмышы турында олырак һәм масштаблырак итеп уйларга омтылуы турында сөйли. Лирик герой кеше йөрәге белән җир шары арасындагы якынлык хакында фикер йөртә. «Су һәм җил шавы»ннан да көчлерәк тавышларны белмәгән борынгы бабабызга Җир шары галәмәт зур булып күренгән. Хәзер зәңгәр планетабыз кечерәй- гәннән-кечерәя бара, анда туган һәр үзгәреш, һәр яңалык һәм афәт шагыйрь йөрәгенә килеп кадала. Чөнки шагыйрь йөрәге — җир шарының нерв үзәге ул. Үткән елда, гомумән, соңгы еллардагы шикелле үк, фәлсәфи лирика үсешендә берничә юнәлеш ачык төсмерләнде. Аның бер тармагы хикмәтле сүз, халык мәкале, Акмулла поэзиясе традицияләре белән тыгыз бәйләнгән. Бу башлангыч Г. Афзал, Р. Гатауллин, М. Шабаев, Р. Фәйзуллиннар иҗатында ачык сизелә. Ләкин поэзия халык мәкален яисә Акмулланы кабатлау юлына басмый. Ул кешенең фикерләү дөньясына, интеллектына үтеп керү, фән, техника дөньясын киңрәк чагылдыру юнәлешендә үсеп бара. Поэзия ассоциациягә, символикага, халыкның сөйләм теленә иркен таяна. Тәнкыйтьтә бу юнәлешне интеллектуаль поэзия дип тә атыйлар. Р. Фәйзуллинның «Казан утлары»нда басылган шигырьләренә игътибарны юнәлтик. «Элегияләрдән» дип аталган бәйләмдә дә, «Ишетәсеңме...», «Балачактан туры...» шигырьләрендә дә иң элек эзлеклелек күзгә ташлана. Шагыйрь темадан-темага, образдан-образга килә, чынбарлык күренешләре, вакыйгалары арасында уртак нигезләр, эчке бәйләнешләр эзли Бу — инде җитди поэзия тудыруга омтылыш дигән сүз. Татар теленең афористик көченә, мәкаль-әйтем канатына таянып, шагыйрь кешенең хис-кичереш дөньясына, фикерләү рәвешенә, интеллектына үтеп керергә омтыла (.Иш.,«.цм.-., лСэерсең, д««к, ,Хэ.р„,. 6,Р. у, »яы« ЮЛЛЛр 6ллэл „,р„ Ул еллармы инде даулап булмый. Сагынып кына була. Үткән бөеклеккә кайтып булмый,— Табынып кына була... < («Ул елларны , >) Э Р. Фәйзуллин иҗатының яңа чорына кереп бара Хазер шагыйрьдән зуррак у ачышлар көтәргә була. Әлегә кадәр аңа «җилкәнен киргән кораблар» җибәрерлек * фикерләү киңлеге, иркенлек җитеп бетми иде. Югарыда телгә алган «Көрәшчеләр» = шигырендә исә автор киңлеккә чыгарга да уңышлы омтылыш ясый. Гамил Афзал «Дөнья сакта», «Дулкыннар». «Читкә киткәннәр сүзе». «Ике кеше». = «Болынхәтфә...» кебек парчаларында яшәешнең төрле-төрле хәлләре арасындагы якынлыкны һәм каршылыкны аңларга омтыла. Шигырьләрнең төп алымы — хикмәтле ♦ сүзгә, мәкаль традициясенә барып тоташкан фәлсәфи антитеза. Антитезаның нигезендә мәхәббәт һәм нәфрәт, яктылык һәм караңгылык, яшәү һәм үлем, гуманизм һәм вәхшилек арасындагы кискен, килешүсез бәрелеш ята. Менә «Ике кеше...» шигыре: Тәхет терәгенә терсәк иуеп Утыручы хәтфә урында. Фикер йөртә бар деньяны суеп. Зур каберлек ясау турында. Тар урында дурт урындык төзеп Яткан кеше пальто ябына. Бетен дөнья бәхет, рәхәт күреп Яшәячәк чорны сагына. Г. Афзал эзләнүләрен герле юнәлештә алып бара. Мәсәлән, ул соңгы елларда публицистика белән интим лирика ачышлары, иҗтимагый тойгы белән табигать яме синтезына нигезләнгән шигырьләрен язып чыкты. «Моң». «Кышкы иртә», «Урман сукмагы», «Өянкеләр моңы» шигырьләрендә Г. Афзал табигать сурәте аша ил һәм шәхес язмышы, кешелек идеалы турында уйлануларга килә. Дөрес, шагыйрьнең эзләнүләре һәрвакытта да кирәкле нәтиҗәгә алып килми әле. Ул вакыты белән чынбарлыкны фәлсәфи иңләүне гыйбрәтле хикәя, мәзәк сөйләү белән алыштыра («Патша һәм шагыйрь»), абстракт аскетизм юлына баса яки үзен билгесез идеалга корбан итү турына хыяллана («Вәгъдә»),- Фәлсәфи лирикадагы икенче юнәлеш табигать сурете, табигать һәм кеше проблемасы белән тыгыз бәйләнгән Шагыйрь бакый чынбарлыкны күзәтә, андагы матурлыкны аңларга, табигатьнең кеше күременнән яшеренгән эчке халәтенә үтеп керергә тырыша һәм шуның аша кеше күңеле киңлекләренә, хис тирәнлекләренә юл ала Бу милли традиция дә X. Туфан, Ф Кәрим. Такташлар аша Тукай һәм Дәрдмәид поэзиясенә, халык иҗатына барып чыга, Табигать һәм кеше турында фәлсәфи уйлану Н. Арсланов, Ш Галиев, С. Хәким шигырьләрендә, яшьләр иҗатында үстерелде «Диңгездә». «Сагындым». «Колеп бакса иде», «Айга карап» шигырьләрендә Н. Арсланов табигатьне нечкә психологизм белән сурәтли, аның әлеге чаклы беркем игътибар бирмәгән чагылышларын тотып ала («бинокльдән карыйм Айга тәрәэәмнән — тамып төшәр төсле Ай бал кәрәзеннән»; «барган саен яңа җилләр, илләр... диңгез ача тылсым сандыгын»). Шагыйрь табигать белән кеше язмышы арасында рухи һәм матди якынлык күрә. Табигать матурлыгы лирик геройның хис-кичереш дөньясын актарып җибәрә, уйларына ачыклык кертә: Әй. диңгез, шаула, дулкынлан. Талпынып уйначы бер. Әйдә, синең дәһшәтеңнән Рухланыйм туйганчы бер1 (•Диңг^здз») ЭЛГАТ ГАЛИУЛЛИН Кап-караңгы диңгез өсте. Ай — маяк кына. Җанымда шул маяк тесле Өмет яктыра. (•Көлеп бакса иде») Кызганычка каршы, фәлсәфи лирика үсешендә барысы да ал да гел түгел. Аңа аналитик фикерләү тирәнлеге, хыял очышы, масштаблылык җитми. Традиция колы булу, үткәндә ирешелгән үрләрне кабатлау үзен ачык сиздерә. Әдәби алымнарның сирәк яңартылуы, кен таләпләрен тар мәгънәдә аңлау үсешне тезгенләп тора. Анализ аша нәтиҗәгә киләсе урынга, яшь шагыйрьләр еш кына билгеле бер тезисны эләктереп алалар да, шуны объективта тотып, шигырь язалар. Шуның аркасында безнең поэзия, Татарстан чикләрен үтеп, ил киңлекләрендә яңгырый алмый. Фәлсәфи лириканы тагын да үстерү өчен безгә. Дәрдмәндләр белән бергә Мартыновлар, Межелайтислар кирәк. Поэзия күп төрле һәм көтелмәгән юнәлешләрдә үсүе белән кадерле. Шулай булмаганда ул төссезләнә, нәфислеген югалта, үсештән туктый, абруен җуя. Ә Баяновның яңа шигырьләрен укыганда тагын бер мәртәбә әнә шуңа ышанасың. Шагыйрь тасвирчылыктан медитациягә, тышкы күренешләрне сурәтләүдән эчке халәткә атлый. Кыскасы, поэзиядә психологик юнәлешне үстерүгә көч куя. Үткән елда дөнья күргән «Уйладым да кабат...», «Сөйгән җирем...». «Агып бара...», «Тыйнак кеше» шигырьләрендә Ә. Баянов «күңел сюжетын» катлауландыра бара, шатлык һәм кайгы, мәхәббәт һәм нәфрәт, ышану һәм алдану шикелле абстракт тойгы-төшенчәләрне материальләштереп сурәтли. Туктаусыз бер юнәлештә эзләнүләр алып баруы аның омтылышлы, максатлы, үзенчәлекле шагыйрь булуы турында сөйли. Ләкин Ә Баянов, тар, субъектив интонация стихиясендә калу кебек, тәнкыйть күптәннән күрсәткән җитешсеэлегеннән дә аерыла алмый. Әйтерсең лә, шагыйрь, ачыклыктан, фикер һәм хис киңлегеннән йөз чөереп, йөрәгенең бер читен генә ача, күңел симфониясен яңгыратасы урында укучыны тар лабиринтларга алып керә. «Ышан елларга» шигыренең идеясе дөрес, бәхәссез: «ышанма син минутларга, ышан елларга!». Ләкин шул хакыйкатьне әйтер өчен, лирик герой сөйгәнен рәнҗетә, ә үзе өзгәләнә, әрни, омтыла... «Мин—диңгез» шигыре тирән уйланылган Диңгез образы үлгән геройларга һәйкәл кую, бәйрәм көннәрендә баш орыл алу белән чикләнмәскә, аларны мәңге хәтердә тотарга, ихтирамлы булырга чакыра. Ләкин ачудан талчыккан, «бәхет белән мавыгып», батыр туганнарын оныткан кешеләрне «тәнкыйть утында» көйдергән диңгез үзе үк һәйкәлне, ярны җимереп ташлый. Яңа шигъри бәйләмнәрне, җыентыкларны укыганда, шагыйрьдән әлегәчә күрелмәгән яңалык көтеп дулкынланасың, иҗатының үзгә бер чорын башлап җибәрүен телисең. Р. Әхмәтҗаиовның «Еллар яна» җыентыгын мин шундый хис белән укыдым. Шагыйрь революцион романтик поэзия казанышларына киң таяна, иҗтимагый ялкынлы, пафослы лирика тудыру юнәлешендә эзләнә Ул шигъри детальләрне, контрастлы ситуацияләрне уңышлы куллана. Җыентыкта «Елъязмадан бер көн» дип исемләнгән шигырь бар. Ул илаһи бер җәйге таңны сурәтләү белән башланып китә. Дөнья тигез... Төклетура Рейн ягыннан Вислага оча, «җылы яңгыр Одер аша чыгып, рәхәтләндереп сугара Дунай розаларын». Кешелек тыныч йокыга талган шул таңда фашист сугышка старт бирү өчен кулын күтәрә Тиздән партизан учаклары кабыныр. Җир шары Зоя. Гастелло, соңрак Җәлил батырлыклары турында ишетер. Тарихның иң фаҗигале һәм дәһшәтле шул төнендә «тешендә елмая сабый—баш очында алма күрә». Вәхшилек белән сабый елмаюын янәшә урнаштыру, контрастлы сурәт укучы күңелендә авыр хатирәләрне яңартып кына калмый, бүгенге заман язмышы турында уйлануларга да алып килә. Р Әхмәтҗановның соңгы китабында «Елъязмадан бер көн • шикелле тыгыз фикерле, тирән хисле шигырьгә тартылып торган әсәрләрне тагы да табып булыр иде Шагыйрь бизәкләрнен ачыкларын, метафораларның күзне чагылдырып торганнарын ярата. Бу — поэзиядә романтик башлангычны үстерүгә омтылыш дигән сүз. Ләкин Р. Әхмәтҗанов шигьри күременең бу мөмкинлегеннән тиешенчә файдалана алмый. Туктаусыз эзләнү, яңага омтылу урынына уңышлы табылган метафораны, детальләрне кабатлау юлына баса. Бүлеп була даньяны... Каберләрне бүлеп бу> алыйк. Йомгаклау мәҗлесенә ул «Диңг (•Көнчыгышны ззли кеше.. яңа җыентыгы белән килде Шагыйрьнең лирик герое ил һәм шәхес язмышы турында уйлана, галәмне борчыган проблемалар, язмышлар уртасыннан атларга тырыша, шуннан ямь, илһам ала. «Диңгез эзлим»нең теп юнәлеше, рухы түбәндәге юлларда ч&гыла: Бар бит әле Җирдә эзләп табу бәхете — аруларны онытып, беркен Шатлык кичерү вакыты... («Эврика») «Диңгез ярында да диңгез эзлим», ди шагыйрь икенче шигырендә. «Юлга ияреп, уйлар сәяхәткә чыга. Күрше авылдан соң ул юл, әй, кая илтә?.. Юлның ахыры кайда? Җирдә? Күктә?» («Марс авылы»). Кеше туктаусыз үсә, үзгәрә, мәңгелек су — абелхаят эзли, көрәш һәм югалтулар аша бәхеткә килә. Аны, барыннан да бигрәк, бер уй борчый: «Шәүлә түгелме син? Үзеңме син?» Бу сорау мөнафикълык галәмәте генә түгел. Биредә ирләрчә кыюлык та, хакыйкать орлыгы да бар. Яшьлек хисен дәртләнеп җырлавы, балачактан күңеленә сеңгән хатирәләрен иркен шигъри формаларга төреп бирә алуы, кеше интеллектына үтеп керергә омтылуы белән Р. Гатауллин әдәби җәмәгатьчелекне үзенә каратты. Өченче җыентыгында исә ул «Шәүлә түгелме син?» дигән сорау куя. Монда гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Шагыйрьне поэзия юлына алып чыккан яшьлек җиле үтеп китте. Яшьлек илһамы үзен кызганмыйча ачып салды. Поэзия Р Гатауллиннан драматик киеренкелекне, тирәнлекне, фикер киңлеген һәм кеше кичерешләрен сурәтләү нечкәлеген таләп итте. Шагыйрь беркадәр югалып, каушап калды. «Диңгез эзлим» китабының нигезендә менә шул тойгы ята. Биредә шигъри энҗеләр белән шиңеп чәчәк аткан гөлләр, халык күңелендә, поэзия тарихы битләрендә урын дауларлык әсәрләр белән күптән мәгълүм төшенчәләрне рифмалаган юллар бергә яшиләр. Вакыты белән шагыйрь теманы артык гадиләштереп чишә («Зур тормышка»), җисемсез декларативлыкка урын бирә («Мао, аморе»), фикерен ачыклап җиткерми («Күңел диңгезендә..») яисә «дусларымнан, бәлки алданырмын, дусларымны үзем алдамам» дип үз шәхесен калкытыбрак куярга тырыша. Р. Гатауллин, кайбер яшь шагыйрьләр шикелле, уз шәхесе турында язарга, поза алырга тырыша, манерачылыкны ярата. Менә «Башкалардан мин өстен дә түгел...» шигыре: Башкалардан мин өстен дә түгег. һәм көчсез дә... Алдау нәрсәгә!? Сөю һәм сөелмәү — ирләр өчен Уртак булган кыен мәсьәлә. Бу урамда мин олы да түгел һәм, яшермим, түгел нарасый... Үттем инде күптән тын өметләр. Шаулы бәхетләрнең арасын. Мәхәббәт шикелле олы һәм изге хис турында шул рәвешле фикерли торган герой белән без Е. Евтушенко иҗатында 7—8 ел элек очрашкан идек. Үткәнне кабатлауның хаҗәте юк иде. Р. Гатауллинның динамик сюжетлы, бизәкләү чараларына бай, уңышлы мәхәббәт шигырьләре дә аз түгел. Соңгы җыентыкта бу тойгы беләнилаяру, уйнау яисә артык баналь фикерләр тирәсендә әйләнү үзен сиздерә («Юллар ерак...», «Хәерле иртә...»). Теләсә кайсы чорда, шул исәптән Тукай, Такташ, Җәлилләр яшәгән чорда да, дистәләрчә кеше шигырь яза, рифма чарлый. Берәүләре мәңгелек өчен иҗат итә, кешенең гуманизм һәм мәхәббәт ечен көрәшен, бәхеткә, үлемсезлеккә омтылышын җырлый, табигый матурлыкны, нәфислекне укучыга җиткерү хыялы белән яна. Икенчеләре исә. көн кадагына суга, момент өчен яза, урта кул укучының зәвыгына ярарга тырыша. Р. Гатауллин хәзер урталыкта тора. Аның чын шагыйрь булып үсеп китү мөмкинлеге дә, шигырь язучылар рәтендә калу ихтималы да бар... С. Х.КИМ бер чыгмшии .Тук.«„р„„ т„ э«.б«.тк. келуее яшьләр арасында сәләтле каләмнәр күрсә дә. өлкән шагыйрь поэзиянең бүгенгесе, «ялечеге турмиде борямльт >эе Те.лр шягъри.ге соңгы еллерде зур кыДымд-оер туплады, яңа үсеш юллары ачты. Ләкин бу байлык, комдагы алтын шикелле, төрле җирдә сибелгән. Шуларны бергә туплап, йомгак ясап, поэзияне микъдари үсештән сыйфат үсешенә алып килерлек, киң мәйданнарга алып чыгарлык яшь талантлар * кирәк. Яшьләр арасында әлегә Тукай да, Такташ та күренми & ■Беренче карлыгачлар»ның 1968 нче елда чыккан китабына күз салыйк Биредә 5 без 3. Маликов. Р Харисов, Рәшит Гатауллин. С. Гәрәева шикелле иҗат алымнары 3 ачык төсмерләнгән, уй-фикерләре. мәхәббәт-нәфрәтләре шактый кискен аерылып J торган шагыйрьләр белән дә очрашабыз. Ләкин күпчелек шигырьләр темалары рит- _ мик калыплары, интонацияләре, хәтта иҗек саннары буенда да ике тамчы су шикелле — бер-берсенә охшаганнар. Бер карасаң, юллар да шома, тигез ага, политик ялгышлар да, идеологии хаталар да юк. Тик кеше хисләренә, фикер яңалыгына, шигъри ориги- g нальлеккә генә урын калмаган Шигырьләрне сайлап алуда нәшрият җентекләп эшләмәгән, авторларга тиешле ярдәм күрсәтмәгән. Әхмәт Сәйфетдинов Фирая Шиһапова Рифгат Закиров һәм башкаларның күпчелек шигырьләре истәлек дәфтәрендә генә а калса, үзләре очен дә, поэзия өчен дә яхшырак булыр иде. Әхмәт Сәйфетдинов Z шигырьләренә бүгенге тормышны анализлау тирәнлеге, кеше язмышын кешелек язмышы белән бәйләп сурәтләү җитми. Артык тар, интим интонация Ф Шиһаповага * киңлеккә, иҗтимагый темаларга чыгарга комачаулый. Ул олы һәм киеренке хисләрдән читләшә («Сагыну җыры», «Кешеләргә җылы кирәк»). Р. Закировның «Бер әйләндем» < «Тәүге тапкыр» шигырьләренең хикмәте, нигезе табылмаган Хәер, андый шигырьләрне “ саный башласаң, җыентыкны биләгән әсәрләрнең яртысыннан артыгын атап чыгарга £ туры килер иде. u Яшьләр иҗатында бер нәрсә күңелне хәвефләндерә Башлап язучылар олы язмышлар турында олы итеп язудан, илне, чорны дулкынландырган мәсьәләләрне күте- ь> pen чыгудан, биеклектән куркалар. Мәгълүм булганча, татар совет поэзиясендә тормыш романтикасы, ачык һәм куе төсле бизәкләр зур урын тота. Халык күңеленә уелып куелган әсәрләрнең күбесендә реализм романтизм белән үрелеп үсә. X. Туфан, С. Хәким, И. Юзеев, Р. Әхмәтҗановлар иҗатында да романтик башлангыч ачык төсмерләнә. Яшьләр поэзиясе бу йоланы читләтеп үтә. тормышны үз табигыйлегендә генә кабатларга омтыла, җирдән шуышып бара. Бу хәл. үз чиратында, сурәтләү алымнарының тоныклыгына, бертөрлелегенә алып килә. Шигъри форма турында сүз чыккач, шуны да әйтәсе килә Берничә ел элек яшьләр поэзиянең формасын, ритмикасын төрләндерү, баету эшен башлап .кибәргәннәр иде. Без аларга формализм мөһере сугарга ашыктык һәм аларны бу «яман эштән» биздердек шикелле. Үткән ел әдәбият бусагасын атлаган егетләр-кызлар формага өркебрәк карыйлар һәм я Туфанча, я Хәкимчә язуны, халык иҗаты стилен кабатлауны артыграк күрәгәр Нәтиҗәдә, күңелсез уртачалык, бер төслелек килеп чыга Кыскасы, югары тойгылы, тирән фикерле поэзия өчен көрәш — яшьләр алдында торган бурычларның әһәмият лесе булып кала бирә. Соңгы еллар татар поэзиясе, сыйфат үсешенә караганда, сан ягыннан тизрәк үсә. Газета журнал битләреннән, радио-телевидениедән. җыентыклардан көчле ташкын булып шигырь агыла Поэзия, шагыйрьнең язмышы, намусы, яшәү рәвеше булудан бигрәк, профессиягә, кәсепкә өйләнеп бара Укучы шигырьнең күплегеннән югалып, каушап кала Тәнкыйть бу хәлне күрмәмешкә салыша Лирик макулатура үскәннән-үсә бара Шул арада яшь шагыйрь икенче, өченче, дүртенче... җыентыкларын чыгарып өлгерә. Аңа инде «син шагыйрь түгел» дип әйтүе дә кыенлаша. Чөнки шагыйрьнең тәнкыйтьче каләмен бәреп төшерерлек дәлиле бар: аны басыл чыгаралар Яшьләр иҗатына игътибарлы булу, аларга матбугат битләрендә юл ачу белән беррәттән. тапәпчәнлекне дә киметсогә ярамый Без талант төшенчәсе белән сак эш итмибез, аны артык еш кулланабыз, яисә яшь шагыйрьнең беренче тәҗрибәләрендә үк проблема бөтенлеге, камил фәлсәфи система күреп, аның ныгып җитмәгән җилкәләренә артык йөк салабыз һәм. ахыр чиктә, шагыйрьне кыен хәлдә калдырабыз Р. Мингалимовның «Эзләр» җыентыгы поэзия сөючеләр өчен куанычлы вакыйга булды. Яшь шагыйрь күктән йолдыз чүпләми, бетен барлыгы белән түген җирен. береккән, шигъри матурлыкны шуннан эзли. Р. Харисов «Дружба народов» Һәм «Казан утлары» журналларында аның шигырьләренә багышлап матур мәкаләләрен бастырды. Ләкин сөйләшү мактау характерындарак барды. Шагыйрь үтеп киткән елда басылган тәҗрибәләрендә дә эстетик төгәллек, фикерне ачык һәм образлы итеп әйтеп бирү турында хыяллана. Ләкин әлегә зур эчке үсеш сизелми, шагыйрь «Эзләр, җыентыгында яулаган үрне узып китә алмый. Мәсәлән, «Раузага», «Хәтерләү», «Шигырьләрем белән сөйләшү» әсәрләрендә кичерешне сурәтләүнең дөрес алымы табылмаган. Әдәби ел йомгакларына багышланган чыгышларда үткән һәм алдагы елларда дв поэзиянең төп җитешсезлекләре итеп примитив фикерләү, вәгазьчелек, тасвирчылык, кичереш торгынлыгы, субъективизм, сурәтлелек чараларының тонык һәм ярлы булуы күрсәтелә иде. Кызганычка каршы, 1968 ел поэзиясе дә шул «генаһлар»дан котыла алмады Алар «Беренче карлыгачлар»да гына түгел, А. Сәләхетдиновның «Бөртекләр», Р. Вәлиеваның «Якты йолдызым», К. Фәсәховның «Текә ярлар» китапларында да тулып ята. Сайлап-нитеп тормастан. К Фәсәхов җыентыгының берише шигырьләрен кузди кичерик. «Борчак чапканда» исемле күләмле әсәрдә вакыйга да, сюжет канвасы да, рифма да бар шикелле. «Чү, ни булды әле кинәттән? Йөрәк әрни, күзгә яшь килә» шикелле мелодраматик юллар да аз түгел. Тик шигырь генә юк. Әйтер фикерең ачык булмаганда, әсәр һәрвакыт озынга китә. Автор вакыйганың энәсеннән-җебенә чаклы сөйләл чыгарга омтылып, тасвирчылык юлына баса, күренеш драматизмына тиң яңгыраш таба алмый. «Эзләвем — күзләре», «сак кына — чакыра», «унбишәү — ул кичтә» шикелле рифмаларны да яшьләргә үрнәк итеп китерүе кыен. Яисә редактор һәм рецензент кулы аша үткән түбәндәге юлларга игътибар итик: Сибелмәгез җиргә, борчаклар. Хәтерләтеп хәсрәт яшьләрен. Минем дә бит улым — Маратым, Кузак җыя, эзләп яшелрәген. «Дуслык кодрәтендә» эмоциональ киеренкелекне, лиризмны җисемсез риторика, декларативлык кысрыклап чыгара. Шигырьнең үзәге булмагач, аны «кылыч күтәргәннәр шул кылычтан үлем тапты», «күтәрелде илем Антей кебек» шикелле прокатка алынган фразалар гына коткарып кала алмый. Югары гражданлык хисен, иҗтимагый яңгырашны коры публицистика белән бутарга ярамый. «Мин пионер хәзер» шигыренең җыентыкта урын алуын аңлатуы кыен. Материалы һәм бирелеш рәвеше буемча ук ул гади информация булып калган. Күләме буенча шигъри повестька якын булган «Күңел ярасы» поэмасының эстетик нигезе йомшак, фикере ярлы, характерлары уйланып җитмәгән, ситуацияләре каршылыклы. Шуңа күрә ул тормышны яңача сурәтләгән әсәр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган. Хәлбуки, поэма гаилә һәм әхлак шикелле бервакытта да «картаймый» торган актуаль темага багышланган. Күренә ки, теманың актуальлеге генә үзеннән-үзе уңышка алып килми әле. К. Фәсәхов иҗатының теп җитешсезлеге шунда: ул вакыйганың, күренешнең асылына, эченә кермичә, аның тышкы ягын, фасадын гына сурәтли, мәсьәләне санап чыгу белән чикләнә. К. Фәсәхов һәр елны диярлек бер җыентык чыгарып килә. Хәзер аңа, бөтен продукциясен матбугатка тәкъдим итәсе урынга, сыйфат турында, үзенең поэзиядәге урыны, шигъри тирәнлек хакында уйланырга вакыт. 1968 ел поэзиясе шигъри ачышлар һәм югалтулар, илһамнар һәм хәвефләр елы булды. Поэзия үскән, катлаулана барган саен, тормыш аның алдында яңа бурычлар куя, чынбарлык белән тагы да ныграк якынлашуын таләп итә. Татар шигърияте, бөтен ил белән бергә, В. И. Ленинның тууына 100 ел һәм республикабызга илле ел тулу бәйрәмнәренә атлый. Укучы поэзиядән Ленин образына, халкыбызның фидакарь хезмәтенә, социалистик чынбарлыкны дәртләнеп җырлауга багышланган һәм тирән гражданлык хисе белән сугарылган югары художестволы әсәряәр көтә.