Поэзия
Хатынга ярамагач... — Тәне буе нидер сөйләп яттың Бүген тагын йоны аралаш. — Ахры, инде тиздән төшемдә дә Сөйләшергә миңа ярамас?! Икесе дә көтә — Нишләп йөрдең? Кайда олактың син? Мин бит нөтәм һаман ятмыйча. — Ә мин синең йонлап китмәнеңне Нөтәм, хатын, өйгә кайтмыйча Килен белән кайнана — Ташлады бит улың! Ә дөньямны Сиңа гына бирәм, диде ул... — Ул чагында, килен, географияне Әле бик аз белә иде ул. Әйтүе дә авыр... — Кайда хәзер теге кара кашың? Гашыйк идең былтыр син аңа. — Ул кияүдә инде. — Немгә чыкты? — Әйтүе да авыр... миңа ла... 1S7 Күршең нинди? — Күршең нинди? — Начар. — Тавышлыймы? — Күрәсе дә килми күзләрем: Я һич дәшми, я пышылдап сөйли — Ишетеп булмый гайбәт сүзләрен. Улы атасын юата — Дәресеңне кен дә мин хәзерлим, Ярты кичем шуңа китә бит. — Түз инде, түз, әти, безнең тиздән Җәйге каникуллар җитә бит! Тиздән буласы ярдәм — Үстең, улым, ләкин ярдәмең юк... Эшкә йөрим, өйдә чиләнәм. — Булыр, әни. ярдәм булмый калмас, Чөнки инде быел әйләнәм. Ике күрше сөйләшә — Бакчама мин өч карачкы куйдым,— Түтәл бозып кошлар котыра... — Без куймыйбыз... Чөнки көне буе Исерек ирем шунда утыра. Хушлашканда — Аерылабыз. Китәм. Стаж тулды. Шулдыр теләк, шулдыр киңәшем: Урыныма минем бер туң йөрәк, Берәр ахмак килә күрмәсен! Китә башлык. Дуслар озаталар. Җыелып чыга күрше-күләне. Борчылалар ләкин бар да никтер: Әллә тагын шундый киләме?