Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ИҖАТ, ХАЛЫКЧАН ИҖАТ

Байый Урманченың иҗади хезмәтенә SO ел._ Бу безнең өчен гадәт* тә билгеләп үтә торган бер юбилей гына түгел, ә әһәмияте белән тормышыбызда сирәк була торган олы вакыйга. Бөек Октябрь революциясенең икенче елында башланган бу 50 еллык хезмәт юбилее Татарстан республикасының 50 яше белән дә бер заманга туры килә. Совет чорына кадәр бездә гасырлар буе тыелып килгән сурәтчелек иҗатының профессиональ милли сәнгатебез булып башланып китүенә дә бүген 50 ел. Дорес, элегрәк тә аз-маз сурәт тошеруче һәвәскәрләр. «Ялт-йолт». «Яшен», «Чүкеч» кебек кәлке журналларына карикатура ясаучылар булган. Тик аларның һичберсен профессиональ сурәт осталары дип атарга мемкин түгел. Чын осталар булмаганлыктан гына алар ара-тирә рәсем ясау белән шөгыльләнгәннәр. Шуның ечен алар олы сәнгать юлына кермәгәннәр, я теләмәгәннәр, яисә батырлыклары җитмәгән. Милли сәнгать тудыру өчен аны ярату гына җитми. Моның ечен туган халкыңның рухы белән рухланырга, аның булган мәдәнияте белән мәдәниятләнергә, аннары күрше мәдәниятләрнең җитештергән орлыгын да кирәгенчә сайлап ала һәм тагын аларны да үз туган туфрагыңда үрчетә белергә кирәк. Бакый аганың ул җирлеге бик таза. Ул башта татар мәдрәсәләрендә белем ала, яңа татар әдәбияты белән рухлана, көнчыгыш, гарәп, иран мәдәнияте белән кораллана. Аннары, рус югары сәнгать мәктәбендә укып, сынлы сәнгать осталыгын үзләштерә һәм җиң сызганып эшкә керешә. Берәү дә йөрмәгән, тапталмаган җирдән сукмак салып, олы юлга чыгу ечен күп тырышлык кирәк булгандыр. Урманчены заман тудырган. Ул чагында бу сурәтле сәнгать өлкәсендә андый кешебез юк иде. Аның шул дөньяга ярып керүе, бу сәнгатебезнең пионеры булудан башлап, комсыз рәвештә нәгышне дә, скульптураны да, графиканы да өйрәнеп өлгерүе. авыр көрәш елларында татар сурәтчелек сәнгатенең бетен тармакларында остасы һәм аның нигез салучысы булып әверелүе — үзе бер героизм. Әйтергә була, Урманчены заман тудырыл кына калмады, ул бездә үзе сәнгать заманы тудырды. Аның артында хәзер сәнгатебезнең барлык тармакларында эшләүче яшь һәм урта буыннан көчле сәнгать кадрларыбыз тора. Болар һәммәсе дә урта һәм югары сәнгать мәктәпләрен тәмамлап чыккан кешеләр. Ләкин Урманче сәнгать юлына кергән заманда әле сәнгать мәктәбенең кайда икәнен һәм аның ишеге кай якка ачылганын белмәгән яшьләр бик куп булган. Бакый ага. зур кыюлык күрсәтеп, беренче буларак ул ишекне ачкан һәм соңыннан, сәнгать техникумында педагог буларак, башкаларга да ул ишекне ачарга булышкан кеше. рәсем, нәгыш, график, декоратив һәм сынлы сәнгатебез бетен яктан артта калганга, Урманче барысына да җитешкән һәм шушы сәнгатьтә кайсы тармагына ихтыяҗыбыз зур булса, шул юнәлештә күбрәк иҗат иткән. Ул 1919 елда ук сынлы сәнгатьнең оч теп тармагында эшли башлый [скульптура, нәгыш, графика) һәм бөтен гомере буе шушы өлкәләрдә эшләвен дәвам иттерә. Боларга янә театр декорацияләре өстәлә. Әле 1928 елларда мәрхүм Кәрим Тинчурин белән бер спектакльне декорацияләргә әзерләнеп эскизлар ясый. [Ләкин болар эшкәртелми калалар.) Ул ук — безнең әллә кайчан ук ваттырылып кырылган Болгар, Казан сарайлары диварларындагыча элпәле таш бизәкле майолик сәнгатьне тергезүче дә. Ләкин ул бу тармаклар белән генә калмый, аның талмас көчле кулы агач, ташларны да сәнгать әсәрләре итеп уймалый. Үзенең иҗат көчен Ильич исемендәге шахта. Бакый ага сәнгатебезне бүгенге дәрәҗәсенә үстерүгә үзеннән гаять бай елеш кертә. Менә нн ечен аның иҗат төрәне борынгы тарихларыбыз тирәнлегенә үтеп керсә, үзенең офык киңлеге белән дә хәзерге Татарстанда гына чикләнми, аның әсәрләре бүген Мәскәу, Уфа, Алма-Ата, Ташкент һәм башка шәһәрләрнең музейларын, мәдәният сарайларын, сәнгать галереяларын бизи. Урманче бер генә пландагы сурәтче түгел. Безнең влар ©стенде сыный башлый. Һәм менә аның кулындагы кискеч белән чүкечкә каты ташлар бирешә. Нәкъ Тукайның Пушкинга карата «синең шигырьләрең алдында, минемчә. агач белән таш та бии» днгәненчә. Бакый ага кодрәте белән «җансыз ташка җан керә»: кул астына төшкән агач, ташлар чыннан да тереләнә, безнең белән сөйләшә. яши, җырлый башлый. Яңадан Казанга кайтып урнашуына 10 ел да утми, Урманче кулыннан иң элек ♦ Тукай, аннан соң Муса Җәлил, Фатих Әмирхан. Дәрдмәнд. Бабич, Галимҗан Ибраһи- мовлариың сурәтләре терелеп, берәм-берәм алдыбызга кайтып баса башлыйлар. Бакый ага безнең бу якындагы классикларыбыз белән генә чикләнеп калмый, аларга җирлек булган борынгы, тәүге классикларыбызга да игътибар ит»: әнә борынгы дастаннар остасы «Коркот ата», «Йосыф-Зөләйха» поэмасын тудыручы Кол Гали, менә бу якта — мәгърифәтче, тарихчы Мәрҗани... Халкыбызның үткәч һәм хәзерге боек затлары. Бары да Урманче тылсымы белән терелеп яңадан сәнгать әсәре буларак үзебезгә кайталар. Пантеон! Шулар белән бергә без Урмаичеда ниндидер тар милли чикләнучәнлек һәм шулай ук заманадан аерылу да күрмибез. Әнә бу якта казакъ акыны Җамбул. әна скульптор Дмитрий Жилов портреты, Үэбәкстанның халык художнигы Виктор Уфимцев, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Луганский, менә «Ишембай нефть промыселлары». «Шахта лампасы күтәргән хатын», ниһаять, менә Ленин! Бу гаҗәп зур галереяны әйләнеп, бер күреп чыкканда да. Урманче колачының киңлегенә һәм шуңа торырлык дәрте, энергиясенә сокланмыйча мөмкин түгел. Аңа эле 70 яшь бирүе дә кыен. Киң иңсәле, нык, тез, сагълам гәүдәле бу оета бүгенге , көндә дә кешегә кадәр иртүк торган, кулында тукмак, кискеч һәм өтергеләр, ул таш а кис», агач юна, балчыктан сылаштыра, киндергә нәгышли, кәгазьгә каләм сыза, сын- £ лый, сурәтли. и Әйтергә кирәк, сәнгать соям дигәч тә, Бакый ага корыга гына аңа табынучылар- ~ дан түгел. Галереясыннан күрәбез ки, ул сәнгатькә буйсынып кына калмый, бәлки, иң s элек безнең тарихимәдәни хәлебезгә карап, сәнгатьнең үзен халкыбызның рухына 3 буйсындыра. Аның иҗаты — халыкчан. Әсәрләренең милли йезе бар. Шул ук вакытта * аларда сентименталь төчелекләр юк. Натуралистик вак детальләр белән мавыгырга = яратмый. Ул — реалист. Нәҗип Җиһанов »*₽ Г₽ын твт1’ ШуҢв “’Р* *" «•‘-“гыш ОЛЫ ИҖАТ. ХАЛЫКЧА!! ИҖАТ Ләкин моңа карап, аның портретлары туры гына, берьяклы, яки бер планда гына кырыс чырайлы булып чыкмыйлар. Ул аларның шәхен төсмерен таба. Әйтик, әнә сезгә үзенең җегәрлеҗитез кыяфәте белән композитор Нәҗип Җиһанов. Яки менә сезгә аталарча җылы, ягымлы һәм мәгънәле карап торучы Габдулла Кариев — гаҗәп бер эчке җыйнаклык, акыллылык аңарда. Урманченың иң яраткан жанры портрет булса кирәк. Портрет өчен скульптура сынлы сәнгатьнең иң табышлы төре түгел микән! Скульптурада бит кешенең кыяфәтен ничәмә-ничә аспектта күрсәтергә мөмкин. Нур һәм күләгә уйнавыннан файдалана белү скульптурага мул мөмкинлек бирә. Күренә ки, Урманче әсәрләренең тематикасы бик киң. Шулар арасында иң мәсьүлиятлесе — Ленин портреты. Ленин портреты күп осталар тарафыннан иат-кат ясалган. Урманченың Ленинны сурәтләвендә аерым бер узенчәлек, яңалык бар. Көчле, кодрәтле Ленин. Бакый аганың Ленин портретын яңача күрсәтә алуы тәиьдир итәрлек хәл. Бакый аганың колачы «Иби-Фадланиың Болгарга килүе» кебек күп белем, тикшеренү таләп итә торган тарихи темаларга хәтле җәелә. Урманче әсәрләрендә сәнгатьтә әһәмияте зур булган стиль эзләү, шуны сәнгатьчә тәгъбир ител бирүнең рәвешен табу миниатюр стильләрен тикшереп, соңгы эшләрендә, мәсәлән. «Уралтау эргәсендә» яки «ИбнФадланның Болгарга килуе» дигән декорагив-нәгыш эскизларында терек-иран миниатюра һәм татар бизәкләре стиле белән файдалана. Тукай, Дәрдмәнд әсәрләренә ясаган график рәсемнәре, театр ечен ясалган эскизлары, павильон формалаштыру, тарихи-милли костюм эскизлары — болар иллюстрация гына тугел, бәлки этнография эчен дә зур хәзинә. Тукайның «Яңа кисекбаш» дигән әсәренә ясаган рәсемнәрендә шул заманның тормышын, бигрәк тә Казанның Печән базарын сурәтләүләре тарих ечен дә, сәнгать ечен дә кыйммәтле бай чыганак булып әверелә. Аның иллюстрацияләре һәм гомумән бетен әсәрләре ялгыз хыял, фантазия белән генә ясалмаган. Гыйльми һәм фәнни әзерлеге, ясаячак әсәрләре өчен кирәкле материал җыйганда, тирән тикшеренүләр ясарга мөмкинлек бирә. Ул ясалачак объектларның бөтен хас булган сыйфатларын җентекләп тикшереп үтәргә тели. Аның әсәрләренең тәмам канәгатьләндерерлек булуы шуннан килә. Бакый Урманче — сынлы сәнгатебезнең патриархы, аның ыру башы, аксакалы. Без «яңа татар поэзиясенә һәм татар музыкасына нигез салучылар кемнәр!» дип соралганда, беренчесе Тукай, икенчесе Сәйдәш, дип җавап бирсәк, инде «татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем!» дигәнгә дә: «Бакый ага Урманче!» дип, бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз. Менә ни эчен 50 еллык хезмәт бәйрәме безнең өчен гадәттәге билгеләп үтә торган бер хәл бурып кына »ала алмый. Һәм менә ни өчен дә бу юбилей безнең иҗтимагый, мәдәни тормышыбызда сирәк була торган әһәмиятле, зур вакыйгаларның берсе булып тора. Шуның өчен без сәнгатьчебез Бакый Урманченың үзен дә, иҗатын да олы бәялибез, аны яратабыз һәм аның белән горурланабыз.