ЛЕНИННЫ АҢЛАУ, ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА
Без бүгенге идеология эшенең барышына юнәлеш һәм принципиаль яңгыраш бирә торган зур сәяси вакыйга алдында торабыз: Владимир Ильич Ленинның 100 еллыгы якынлашып килә. Чорыбызның иң зур, иң мөһим казанышлары аның исеме — Маркс һәм Энгельс тәгълиматын даһиларча үстергән. Коммунистлар партиясенең нигезен салган, дөньядагы беренче социалистик дәүләтне төзегән боек Ленин исеме белән бәйләнгән. Бүгенге көннең нинди генә актуаль мәсьәләсенә килеп тотынмыйк, без һәрвакыт Ленин белән киңәшәбез, Ленин хезмәтләренә таянабыз. Ленин тәгълиматының, ул калдырган мирасның тормышыбызда тоткан урыны искиткеч зур һәм кыйммәтле. Әмма шушы рухи байлыкның халык аңына ныклап урнашуы, яңа тормыш төзү өчен көрәшкә күтәрелгән һәркемнең күңел түренә барып җитүе өчен еллар һәм дистә ел- лвр кирәк булган, революцион карашлы укымышлыларның армый-талмый эшләве таләп ителгән. Шул хакта сөйли торган күп мисалларның берсе буларак Галимҗан Ибраһимов- иы алырга, аның гыйльми эшчәилегенә тукталырга мемюнт. Күренекле әдипнең марксизмны, В. И Ленин әсәрләрен, рус революцияләрен җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә язылып, гражданнар сугышы тәмамлануга ук басылып чыккан хезмәтләре иҗтимагый фикер үсешен һәм революцион хәрәкәтне фәнни өйрәнү өлкәсендә Татарстандагы беренче карлыгачлар булып санала алалар. Бу мәкаләдә сүз аның өне шуа хезмәтләре турында барачак. • Моңарчы Галимҗан Ибраһнмовка багышланган хезмәтләрдә аның 1910 ел башыннан (ягъни Үзәк мөселман комиссариатыннан киткән вакыттан) алып 1920 ел ахырларына кадәрге эшчәилегенә тиешле игътибар бирелми килде . Хәлбуки, әдипнең бу чордагы эшчәнлегенең әһәмияте татарча совет матбугатына һәм республикадагы нәшрият эшләренә нигез салу, демократик карашлы язучыларны һәм журнагмстларны беренче совет гвзета-журналларына эшка тарту белән гена чикләнми. Кызыл Армиянең махсус заданиесе белен Колчак тылында йереп кайткач. Гатгм- җан Ибрвһимов Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә эшкә билгеләнә һәм^ңа коллегиянең нәшрият эшләре тапшырыла. Нәшрият эшләрен юлга салудан тыш. биредә уя кызылармеецлар өчен сәяси курслар оештыра, алерга программалар төзи. лекцияләр 1 Язучының В. И. Ленин есәрлерөн үзләштерү һем пропагандалау, шулай ун Октябрь революциясен фәнни өйрәнү юлындагы хезмәтләре хакында минем «Ленинизмны ялкынны пропагандалаучы» исемле мәкалемдә («Социагыстик Татарстан» газетасы. 1967 ел. 12 март саны) һәм «Борцы за счастье народное» исемле җыентыкка (Казан 1967 ел 225—239 битләр. Рус телендә) кертелгән очеркта, Ү. Гыймадиеены ( «Галимҗан Ибрвһимов — журналист» исемле китабында гына (Уфа, 1967 ел) к*«бер мәгълүматлар бар. Б укый. Юуларның һәммәсе өстеяә, коллегиянең 1919 ел октябрь приказы белән, ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы булган «Кызыл Армия» газетасына даими эшче итеп билгеләнә 1 һәм РКП|б| Үзәк Комитеты каршындагы Кенчыгыш халыклары коммунистик оешмалары Үзәк Бюросының нәшрият бүлегенә мөдирлек итә Шушы кыска гына бер вакыт эчендә фәнни коммунизм тәгымматын өйрәнү һәм аны татарбашкорт хезмәт ияләре арасында пропагандалау өлкәсендә Галимҗан Ибраһимов искиткеч зур эш башкара. Ул Татарстанда революцион хәрәкәт тарихын, Октябрь революциясе һәм Коммунистлар партиясе тарихын фәнни ейрәну, Ленинның бай иҗат мирасын тирәнтен үзләштерү һәм пропагандалау эшен башлап җибәрә. Язучының марксизм-ленинизмга килү юлын һәм аның идеяполитик карашлары эволюциясен күзәтү ягыннан бу хезмәтләрнең әһәмияте бик зур. 1919 елның декабрендә, ягъни әле большевиклар партиясенә кергәнче үк, Галимҗан Ибраһимов коммунистның карашы, инануы тарихи материализмга нигезләнә, дип язган иде ’. Вак буржуаз революционерлык карашларыннан арына барып, ул үз язмышын Коммунистлар партиясе белән бәйли, «күптән үлеп, инде сеякләре үк чери башлаган» ' сул эсерлар партиясе идеологиясен фаш итә. Ул һәр революционер фәнни социализм тәгълиматын, марксизм-ленннизмны үзләштерергә тиеш дип саный һәм үзе шулай эшли дә. «Беек бәйрәм» исемле мәкалә — Галимҗан Ибраһимовның бу юнәлештәге беренче хезмәте. Күләме белән кечкенә булса да. эчтәлеге белән искиткеч әһәмияткә ия булган бу мәкалә Октябрь революциясенең берьеллык бәйрәменә багышлап язылган. Аннары әдип «Кызыл Шәрык» журналының 1920 елгы 1—4 саннарында «Сарайларга — сугыш, фәкыйрь ейләргә — туганлык» исеме белән зур-эур әч мәкалә бастыра. Бу мәкаләләрдә сыйнфый керәш һәм эның кешелек җәмгыяте үсешендәге роле, социаль революцияләр, 1789 һәм 1848 еллардагы буржуаз революцияләрнең характеры һәм теп асылы, боек Октябрь революциясе, пролетариат диктатурасы, Октябрь революциясенең халыкара әһәмияте, аның доньякүләм революцион процесска йогынтысы кебек үтә мөһим фәнни мәсьәләләр яктыртыла. Ул мәкаләләр, авторның бетен дөнья тарихына караган мәсьәләләрдә киң эрудициясен күрсәтү белән бергә, аның Россиядәге революцион хәрәкәт тарихын, Октябрь революциясен һәм тарихи материализмны тирәнтен үзләштергән марксист булуы хакында да сейлиләр. Г. Ибраһимовның үз сүзләре белән әйткәндә, аларда кешелек җәмгыятенең борыңгы ыруглык чорыннан 1917 елның октябренә кадәрге бетен тарихы «диалектик ысул» белән күздән кичерелә. Хезмәт ияләрен изелүдән, һәртерле җәбер-золымнан бары тик керәш, сыйнфый керәш кенә азат итә ала — Г. Ибраһимов мәкаләләренең буеннан-буена сузылган теп фикер әнә шул. «Тарих үзенең ачы гыйбрәтләре белән исбат итте ки,— ди ул,— деньяны каплап алган җәбер вә талауны вәгазь белән, үгет, нәсихәт белән, яхшы сүз белән генә бетерергә мемкнн түгел. Явыз кара кеч талаудан, башкалар кече илә яшәүдән үз ирке белән тукталачак түгел; башка юллар һәммәсе файдасыз, тик бер генә юл инсаниятне азатлык емиденә ирештерәчәк. Ул да: — Керәш юлы» 5, Сыйныфлар һәм сыйнфый көрәш, дәүләт власте кебек иҗтимагый категорияләр бик күптәннән яшәп килсәләр дә, беренче тапкыр гыйльми аңлатма аларга бары тик фәнни коммунизмга нигез салучыларның хезмәтләрендә генә, атап әйткәндә, Ф. Энгельсның «Семья, хосусый милек һәм дәүләтнең килеп чыгуы», «Анти Дюринг» кебек әсәрләрендә бирелде. Г. Ибраһимов укучыларны бу хезмәтләрнең эчтәлеге 1 2 3 4 1 Кызыл Армиянең үзәк архивы. 17 фонд. 1 тасвирлама. 11 эш. 196 бит. г КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы партия архивы. 1378 фонд. 1987 тасвирлама. 110 бәйләм. 378 эш. 30 бит. 3 Г. Ибраһимов. Шәрык пролетариаты вәкилләре арасында. «Кызыл Армия» газетасы 1919 ел 28 декабрь саны. 4 Шунда ук. * «Мәгариф» журналы. 1918 ел. 1 сан. 2 бит. белән таныштыра, дәүләтнең ничек, ии емен килеп чыкканын аңлата, дәүләт аппаратының кемгә, нәрсәгә, кайсы сыйныфка хезмәт итүен күрсәтә. «Коммунистлар партиясе манифестыиннан дәүләт машинасы турындагы сүзләрне китергәннән соң, әдип, бу машина кем кулында булса, шуңа хезмәт итә, тормыштагы бик күп фаҗигаләр марксизмның нигез ташларыннан саналган шушы төп законны аңламаудан килеп чыга, ди. Тарихтан әлеге марксистик тезисны расларлык күпләгән мисаллар китерә, ф Мәкаләләрдә пролетариатның тарихи роленә югары бәя бирелә, хезмәт ияләренең барлык катлауларын азатлыкка чыгарырга сәләтле бердәнбер көч итеп ул сурәтләнә. Г. Ибраһимозның идея-политик карашларын, аларның өлгергәнлек дәрәҗәсен күрсәтү ягыннан бу фикер аеруча игътибарга лаек. Ул үз мәкаләләрендә социаль революцияләргә зур урын бирә. Тарихта азмы- күпме әһәмиятле урын тоткан буржуаз революцияләрнең барчасын санап узганнан соң, Ибраһимов аларның топ асылын түбәндәгечә билгели: «Югарыда саналган революцияләрнең гамәли нәтиҗәсе, иске, черек феодализмны җимереп, хакимияткә яңа сыйныфны — буржуазияне мендерде, капитализмның киңәюенә юл ачты—» 5 Автор фикеренчә, һәр революциядәге иң төп нәрсә — дәүләт власте мәсьәләсе. Билгеле булганча, бу — марксизм тәгълиматында нигез ташларыннан саналган проблема. һәм аны аңлатуда Г. Ибраһимов үзен тагын бер мәртәбә өлгергән марксист итеп күрсәтә. Ә бит даһи юлбашчыбыз Ленин сыйнфый көрәш турындагы тәгълиматны пролетариат диктатурасын тануга кадәр җиткерә алган кеше генә чын марксист була ала, дигән иде. Пролетариат диктатурасы мәсьәләсе уңае белән Галимҗан Ибраһимов Париж коммунасы тәҗрибәсенә туктала. Россиядәге пролетар революция барышында ул тәҗрибәдән файдалану хакында сөйли. Шуның белән бергә ул, рус революциясе марке- и измиың сыйнфый көрәш һәм дәүләт власте турындагы өйрәтмәсен тулысынча рас- ° лады, ди һәм мәсьәләнең бу ягына аеруча нык басым ясый. «Россиядәге пролетариат о революциясе нәтиҗәсендә,— дип яза Г. Ибраһимов,— хезмәт ияләренең җәмгыятьтә ° биләгән урыны һәм дәүләт властеның характеры тамырдан үзгәрде: уп эксплуатация- х ләнүче күпчелекне изү коралыннан эксплуататор сыйныфларны изү коралына, хезмәт ь ияләренең интересларын яклау коралына әйләнде». Күренекле әдипнең бу мәкаләлә- >. рендә безнең илдә пролетариат революциясенең җиңүенә һәм пролетариат диктатурасы урнашуга китергән экономик, политик, социаль сәбәпләр тикшерелә. Башка «• революцияләр белән тыгыз бәйләнештә карап, Г. Ибраһимов Октябрь революциясен Z сыйнфый көрәш үсешенең, кешелек җәмгыяте үсешенең закончалыклы нәтиҗәсе дип саный. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең Октябрь революциясе белән тирәнтен кызыксынып яшәүләре, дәүләт властеның формасы, пролетариат диктатурасы кебек җитди мәсьәләләрне тизрәк хәл итүне сорый, шуңа күрә автор аларга тулырак тукталырга була. Марксизм-ленинизм классиклары бу проблемаларга һәрвакыт зур игътибар бирә килделәр. Аерым алганда, алар Энгельс тарафыннан эшкәртелгәннәр, В. И. Ленин хезмәтләрендә яктыртылганнар. Г. Ибраһимов, мәсәлән, бөек юлбашчыбызның «Дәүләт һәм революция», «Пролетариат революциясе һәм ренегат Каутский» кебек хезмәтләрен телгә ала. Аңарчы татар телендә дәүләт власте, пролетариат диктатурасы хакында язылмавы, бу читен мәсьәләләрне татар ярлыларының аңына җиткерү юнәлешендә киң тәҗрибәнең булмавы, чыннан да, Г. Ибраһимов өстенә төшкән кыенлыкны тагын да авырайткан. Авторның теләге консерватив карашлардан котыла алмаган кешеләр белән сүз көрәштерү түгел, билгеле. Чөнки бу ташлы җиргә иген чәчү белән бер булыр иде. Бу мәкаләләрен автор сукадан бушаган авыл ярлысына, станоктан бушаган завод-фабрнка эшчеләренә, хәрби эшләрдән буш сәгатьләрдә казармада кызыл почмакларга җыелган солдатларга марксизм-ленинизм тәгълиматын төшендереп бирү нияте белән яза. Күрәсез, Октябрь революциясе нәтиҗәсендә яңа тормыш тезү, аңлы политик эшчәнлек юлына баскан эшче, крестьян һәм солдат массаларына Ленин сүзен җиткерүне Г. Ибраһимов җитди бер эш дип санаган һәм үзенең ГЫЙЛЬМИ эшчән- леген пропаганда эше белән бәйләп алып барган. Галимҗан Ибраһимов мәкаләләрендә кузгатылган мөһим мәсьәләләрнең тагын 5 «Кызыл Шәрык» журналы 1920 ел. 1 сан. 9 бит. ЛЕНИННЫ АҢЛАУ, ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА берсе — Карл Марксның капитализмнан социализмга күчү чоры турындагы тәгълиматы. Бу чорның тол бурычы — капитализмны җимереп социалистик җәмгыять төзү. Бу чорда дәүләт властеның формасы пролетариат диктатурасы рәвешендә генә була алачак. Башка сыйныфлардан аермалы буларак, ди Ибраһимов, пролетариат үз диктатурасының сыйнфый характерда булуын ачыктан-ачык белдереп чыга. Алга таба ул дәүләтнең бетүенә бәйләнешле мәсьәләләргә туктала. 1917 елгы Октябрь революциясе тәҗрибәсе, аның характеры һәм тел кечләре, шулай ук рус революциясенең тарихи әһәмияте кебек мәсьәләләр Г агым җан Ибраһи- мовның «Боек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы* исемле хезмәтендә тирәнтен һәм тулы яктыртыла. Бу хезмәт — «Социаль революция* исемле сериядән икенче китап. Матбугатка 1922 елда гына чыкса да, авторның үзенең күрсәтүенә караганда, ул аны 1920 елның февралендә ук тегәлләгән булган, һәм бу сериядә чыккан беренче китабы кебек үк, автор аны «вакытсыз һәлак булган боек революционер Мулланур Вахитовның» якты истәлегенә багышлаган. Керештә автор үз китабын «Тарихка материаллар* дип атый. Икенче бер урында ул. үз алдыма Октябрь революциясенең тулы тарихын яктырту бурычын куймадым, ә бәлки аны хәзерләүнең һәм ясауның, шулай ук марксизм-ленинизмның пролетариат диктатурасы хакындагы тәгълиматының кайбер моһим мәсьәләләрен генә яктыртырга теләдем, дигән искәрмә дә бирә. Әмма автор уз хезмәтен никадәр генә тыйнак бәяләмәсен, «Боек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы* исемле китапның доньядагы беренче социалистик революциясенең теоретик һәм сәяси характердагы күп кенә моһим якларын фәнни яктан тирән чагылдырган, пролетариат диктатурасы, күчеш дәвере кебек мәсьәләләрнең практикада ничек тормышка ашуын яктырткан җитди марксистик хезмәт булуын әйтергә кирәк. Ул — әлеге темага карагай күп санлы әдәбиятны өйрәнеп, архив материалларына, газета-журнал мәкаләләренә таянып язылган әсәр. Методологик яктан бу хезмәт марксизм-ленинизм классикларына, В. И. Ленинның Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы турындагы әсәрләренә нигезләнгән. Ул — Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы хакында татар теленде язылган беренче оригиналь хезмәт. Анда революционер Ибраһимов революциянең иүп кенә якларын һәм үзенең шул революциядә катнашуын киң итеп, тирән итеп курә белүче, большевистик позицияләрдән чыгып бәяли белүче марксист тарихчы буларак күренә, һәм бүгенге тарих галимнәренең, Октябрь революциясе хакында хезмәтләр иҗат иткәндә, күренекле әдип, танылган революционер каләме белән язылган бу хезмәтне читләтеп үтүләре һич тә аңлашылмый. Китапның төп темасы Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы хакындагы мәсьәләләрне тикшерү булса да, моңарчы тарихта тиңе булмаган бу бөек революциянең әһәмиятен тирәнтен күзаллау нияте белән, автор 1917 елгы февраль революциясенә дә шактый киң туктала, патша самодержавиесен җиңелүгә дучар иткән социаль көчләрне һәм экономик сәбәпләрне ачыклый. Шунсыз Октябрьның әһәмиятен аңлау кыен булачак, чөнки февраль «Октябрьның прологы» булды ди, Ибраһимов. Алда күрсәтеп үтелгәнчә, Г. Ибраһимов царизмның җимерелүен, февраль революциясен никадәр генә шатланып каршыламасын һәм революцион көрәшкә никадәр генә актив катнашып китмәсен, баштарак әле бу революциянең төп асылы һәм характеры хакында аның фикере анык булмый. Әдипнең бу китапта гаҗәеп үсеш кичергәнлеге күренә. Г. Ибраһимов хәзер февраль революциясенең характерын һәм максатларын, аның төп көчләрен һәм вазифаларын гаять төгәл билгели. Меньшевиклар һәм эсерлар революция буржуаз- демократик характерда булгач, максаты капитализмның үсүенә юл ачу, мөмкинлек тудыру булгач, февральдән соң власть буржуазия кулына күчәргә тиеш дигән фикер таратмакчы булалар. Г. Ибраһимов аларның бу сафсаталарына кискен каршы чыга. Мондый карашлар яңалык түгел, большевиклар белән меньшевиклар арасында бу мәсьәлә буенча көрәш РСДРПның II съездыннан бирле килә, ди автор. Февра льдам соң Россиядә ике властьлылык барлыкка килә: бер үк вакытта пролетариатның һәм крестьяннарның революцион-демократик диктатурасы органы сыйфатында эшче һәм солдат депутатлары Советлары да, буржуазия органы букгаи Вакытлы хөкүмәт тә яши. Г. Ибраһимов бу мәсьәләләргә дә туктала. Советлар 1905 елда, пролетариатның самодержавиегә каршы көрәш утында туды һәм соңыннан капитализмнан социализмга кучу чорының дәүләт формасы булып ♦ китте. Ибраһимов беренче Советларның барлыкка килуләренә, царизмга каршы керәшене, революцион массалар арасында популярлык казануларына туктала, аннары аларның тарихи әһәмияте турында еәйли. Советлар Россия революциясенең зур казанышы булды, ди автор. Илдә туган ике властьлылык турында ул болай яза: ■Барлык алпавытлар, фабрикант, банкирлар, боларның терпе төстәге ялчылары: уң профессорлар, адвокатлар, язучылар — бар да Милюков-Гучков компаниясенә кукалмый. Революцияне пролетариат ясап та, аның җимешләреннән буржуазия файдаланган һәм, властьны үз кулына алып, аны пролетариатка каршы борган очраклар тарихта аз түгел. Мисал рәвешендә автор Франциядәге 1830 елгы июль монархиясен, 1848 елгы революция чорында генерал Кавеньякның канлы террорын. 1871 елда Париж Коммунасын бастыруны искә төшерә. Электә изелгән халыкларның, аерым алганда, татар һәм башкортларның февраль революциясенә мөнәсәбәтләре мәсьәләсенә тукталып, Г. Ибраһимов бу халыкларның төрле катлаулары революцияне төрлечә каршыладылар, ди. Әйтик, дәүләт думасындагы мөселман фракциясе бу көннәрдә искиткеч бер эшсезлек күрсәтә. Урыннарда исә сыйнфый аерымлану һаман тирәнәя бара; буржуазия идеологлары һәм милләтчеләр Вакытлы хөкүмәтне яклап чыгалар, хезмәт иясе бәхете өчен көрәшүчеләр революцияне дәвам иттерү, аны социалистик революциягә әйләндерү өчен көрәш җәелдереп җибәрәләр. Шул соңгылар арасында Г. Ибраһимов үзе дә була. Вакытлы буржуаз хөкүмәт капитал һәм алпавытлар интересын яклады, алай гына да түгел, халык массаларына каршы булган политика үткәреп килде. Ул җинаятьчел империалистик сугышны дәвам иттерде. Алпавытларның җир милке кагылгысыз кал1 Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы Казан 1922 ел. 7—8 битләр. ЛЕНИННЫ АҢЛАУ. ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА шылып, думаның вакытлы комитеты тирәсендә оештылар. Революцияне тудырган пролетариат, аңа кушылган гаскәрләр, крестьяннар, азмы-күпме революционер булган барлык демократия февральнең ахыргы көннәрендә оешып җиткән «эшче-крестьян Шуралары һәм аның башкаручы комитеты» тирәсенә җыелды. Бу ике оешманың соңгысы революцияне тудырса, аны саклау өчен бердәнбер чара булса, әүвәлгесе халык дулкынының көчләве белән тыштан революциягә кушылырга мәҗбүр кылынган буржуазиянең актык таянычы, революцияне авызлыкларга, буарга, аның куәтле агышын хакимиятнең борынгы алпавыт-крепостник мирзалар груһыннан капиталистларга күчүе белән туктатырга — бетен эшне буржуазным дүртенче дума алдында мәсьүл хөкүмәт тудыру белән бетерергә тырыша иде» . Мондый хәл ничек туган соң! Аның сәбәпләрен Г. Ибраһимов түбәндәгечә аңлата: буржуазия революциядән = өркә иде, шуңа күрә бетен чаралар белән монархияне саклап калырга тырышты. ~ Әлеге фикерләрен раслар өчен, ул ышандырырлык тарихи фактлар (дәүләт думасы п председателенең патшага телеграммалары, Милюковның чыгышлары һ. б.] китерә, * Документлардан күренгәнчә, революциянең тирәнәя баруыннан курыккан буржуаз д. партияләр, үз араларындагы һәртөрле низагларны онытып, кадетлар канаты астында * берләшергә мәҗбүр булалар. = Властьның буржуазия кулына күчү сәбәпләрен аңлатканда, Г. Ибраһимов халыкның < байтак өлешенең аң ягыннан артта калган булуын, аларның буржуазия белән пролетариат арасында икеләнеп калуларын күрсәтә, шул хәлдән буржуазия оста файдалана белде, ди. Шулай ук пролетариатның җитәрлек дәрәҗәдә аңлы һәм оешкан булмавын да сәбәп итеп китерә. Автор фикеренчә, большевиклар партиясе җитәкчеләреннән күбесенең сөргеннәрдә һәм төрмәләрдә, ә В. И. Ленинның чит илдә булуы да эзсез ды. Милли изү бетерелмәде, хөкүмәт сигез сәгатьлек эш кенен законлаштырмады. Меньшевиклар һәм эсерлар партияләре Вакытлы хөкүмәткә халыкны алдарга ярдәм иттеләр. Шушы нәрсәләрне күздән кичергәннән соң, Г. Ибраһимов Вакытлы хәкүмәткә мөнәсәбәт мәсьәләсенә туктала. Ул бу мәсьәләдә «ч терле позиция булуын әйтә: буржуазия Вакытлы хокүмәткә тулысынча ышаныч белдерә: вак буржуазия. Советларга оялап алган эсерлар һәм меньшевиклар килешүчәнлек политикасын үткәрәләр; большевиклар һәм алар артыннан барган революцион кечләр Вакытлы хокүмәткә ышанмау тактикасы уздыралар. Авторның сул эсерларны тәнкыйтьләве характерлы. «Сул социалист-революционерлар.— ди ул,— әле һаман уң. урта иптәшләре белән бер оешмада барганга, алар аерым оешма буларак бу чакта бер тактика тота алмады, тик аерым кешеләр, үз исемнәреннән генә большевиклар фикеренә кушылып эшлиләр иде» '. Монда, барыннан да элек, ул үзен һәм аның белән бергә «Ирек» газетасы редакциясендә эшләгән кайбер башка татар һәм башкорт революционерларын күздә тота. Вакытлы хекүмәт составына меньшевиклар һәм эсерлар кергәннән соң, ягьни «коалицион хекүмәт» оешканнан соң да аның характеры үзгәрмәде, ди автор. Яңа хекүмәт оешу фактын ул «никах мәҗлесе» дип атый һәм бу турыда болай яза: «Шулай итеп, элекке саф буржуазиядән ясалган хекүмәт урынына вак буржуазия белән капиталистлардан кушылып яңа хекүмәт тезелде. Шура исеменнән эсер Чернов, халык социалисты Пешехонов, меньшевиклардан Церетели, Скобелев керде. Димәк, 3 нче майда Россия революциясе үзенең икенче дәверен башлады — моңарчы үзләре читтә торып... тәнбиһләр ясау, контроль хокукын кәгазьдә игълан кылу белән канәгатьләнгән вак буржуазия, шурада күпчелек булган уң эсерлар, меньшевиклар рәсми рәвештә буржуазия белән бер естәл тирәсенә утырдылар — үзләренең буржуазия белән килешеп бару тактикаларын гамәлгә куйдылар» Галимҗан Ибраһимовның коалицион хокүмәткә карашы башта ук большевиклар позициясе белән бер иде, ягьни ул да бу хокүмәткә ышанмау ягында иде, «Бетен власть Советларга!» дигән лозунг ечен керәште. Әмма 1917 елда әдип күбрәк эчке бер сиземләү, чамалау белән генә барса, хәзер бу күренешкә ул дерес марксистик бәя бирә. Автор Октябрь революциясенең юлбашчысы В. И. Ленин турында тирән хормәт белән яза: ул 1917 елның апрелендә аның эмиграциядән кайтуын һәм атаклы Апрель тезислары белән чыгуын искә ала; китапта Ленинның барлык 10 тезисына да анализ ясала һәм аларның һәрберсенә бик моһим аңлатмалар бирелә. Июль вакыйгаларына тукталып, Галимҗан Ибраһимов аларны зур фаҗигагә тиңли. Әлеге вакыйгалардай соң, революциянең җитәкчесе В. И. Ленин Вакытлы хокүмәтнең шымчы этләреннән яшеренеп яшәргә һәм 1917 елның 24 октябрена кадәр революцияне хәзерләү эше белән читтән торып, башта Финляндиядә, аннан Петроградның эшче кварталларында яшәп, җитәкчелек итәргә мәҗбүр була. 1917 елның февраленнән октябрьгә кадәр революцион хәрәкәтнең тап, җитәкче кече пролетариат — иң куп изелгән һәм иң күп җәберләнгән, шул ук вакытта иң оешкан һәм иң революцион сыйныф булды, ди Ибраһимов. Язучының идея-политик эволюциясен бәяләү, аның марксизмленинизм тәгълиматын никадәр тирән үзләштерүен аңлау ечен бу бик әһәмиятле тезис. Китапның буеннан-буена революциянең бердәнбер эшлекле, турылыклы җитәкчесе большевиклар булды, 1905 елгы революция җиңелгәннән соң массаларны яңа революциягә хәзерләгән, моның эчен керәшиең легаль һәм легаль булмаган барлык формаларыннан оста файдалана белгән большевиклар партиясе булды, дигән караш уздырыла. Корнилов фетнәсеннән соң большевикларның массаларга булган йогынтысы кеннән-кон киңәя, тирәнәя бара. «Әллә кайчангы сайлаулар буенча. Советларда күпчелек булып утырган меньшевикларның, уң эсерларның артларында халык беткән.— ди Ибраһимов,— болар белгән байның буш магазиннары өстендәге вывеска урынын тотып калганнар — һәммә көч большевиклар сафына барып тулган, большевизм, буаны җимергән язгы ташкын кебек, бөтен 1 Шунда ук, 30 бит. ’ Шунда ук, 28—29 битләр. Россиянең авылларына, шәһәрләренә, завод-фабрикаларына, казармаларына җәелеп киткән иде» Большевикларны революциянең бердәибер турылыклы, эзлекле җитәкчесе итгп тануның тагын бер меһим ягы шунда, бу сузләрне вак буржуаз революционерлык саташулары аша пролетариат хәрәкәтенең олы юлына чыккай һәм узе дә революцион вакыйгаларда актив катнашкан әдип әйтә. Бу исә Галимҗан Ибраһимовның, эсерлык ♦ идеологиясеннән арынып, ботенләйгә марксизм-ленинизмга килүе хакында сойлм. Китапның махсус бер бүлеге большевизм тарихына багышланган. Политик бер агым буларак, большевизм РСДРПның 1903 елда Лондонда җыелган II съездыннан башлана. Нәкъ әнә шул съездда большевиклар белән меньшевиклар арасьмда якынлашып килгән революциянең характеры һәм тәп кочләре, буржуазиягә монәсәбәт кебек мәсьәләләр буеича фикер аерымлыклары булуы беленә. Бу мәсьәләләргә Ленин ничек караган! Үзенең китабында Г. Ибраһимов шуны бик эзлекле аңлата. Китапта 1905 елгы революция мәсьәләләренә дә шактый зур урын бирелә. Г. Ибраһимов беренче рус революциясенең асылына, аның характерына һәм җиңелү сәбәпләренә тирән марксистик анализ ясый. Моның исә әдип иҗатын ойрәнүдә килеп чыккан кайбер бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү ечен дә әһәмияте зур. Эш шунда. Г. Ибраһимов үзенең 1905 елгы революция вакыйгаларына багышланган һәм 1914 елда ук тогәлләнгән «Безнең коннар» романын бары тик Октябрьдан соң, тагын фактка нигезләнеп, кайбер тәнкыйтьчеләр бу романга Ибраһимовның революциядән соңгы иҗаты, һич югында. Октябрьдан соң яңадан карап-тозәтеп чыгылган әсәр дип карадылар. Ләкин «Боек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» исемле хезмәтне, аеруча аның 1905 елгы революция турындагы элешләрен җентекләп ойрәмү мондый карашларның чынбарлыкка туры килмәвен күрсәтә. Революциянең характе күп естен гора. о. «Безнең коннәрпнең яңа вариантына язган соңгы сүзендә автор моны үзе дә күрх сәтә: «Кулъязманы икенче тапкыр типографиягә биргәндә,— ди ул,— мин аиы яңадан - тезәтеп чыгу түгел, хәтта бер тапкыр карап, күз йортеп үтәргә дә вакыт таба аяма- < дым.„ 1914 елда ничек язылган булса, мин аны шул килеш кочагы белән илттем дә 3 типографиягә тапшырдым»’. Әдипнең «Боек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» исемле китабында чагылыш тапкан идея-попитик карашларына ясалган анализ бу сүзләрне тулысынча раслый. Аннары Галимҗан Ибраһимов Октябрь революциясенә күчә. Октябрьда революцион хәрәкәтнең торле ташкыннары: вшчеләриең капитал изүенә каршы корәше, крестьяннарның җир ечен корәше, тынычлык урнаштыру, империалистик сугышны туктату очен барган бетен халык хәрәкәте. Россиядәге азчылык халыкларның милли изүгә каршы корәше — һәммәсе бер максатка, капитализмны бәреп тошеругә юнәлдерелде, ди автор. Әсәрдә революциянең февральдән октябрьга кадәрге барльж этаплары: Октябрьдагы кораллы восстание. Кышкы сарайны алу, Совет властен игълан итү һәм башкалар күздән кичерелә. Ибраһимов Ленин җитәкчелегендәге беренче зшчс-крестьян хокүмэтенең тулы составын китерә. Шуннан соң урыннарда Октябрь революциясенең ничек каршы алынуы турында яза. Уфа вакыйгаларына туктала. Китапның соңгы бүлеге Совет властеның чираттагы бурычларын аңлатуга багышланган. Ахырдан Үзәк моселман комиссариатының тезелү тарихы һәм аның эшчәнлеге турында сойләнә. Галимҗан Ибраһимов мәкаләләрендә һәм китабында Октябрь революцивеонең халыкара әһәмияте, аның деньядагы революцион хәрәкәткә йогынтысы кебек мәсьә ләләргә зур урын бирелә Барлык меһим социаль революцияләрне күздән кичергәннән соң. ул бер генә революция дә милли җирлек белән генә чикләнеп капмый, ярларыннан чыккан язгы ташкын кебек, башка илләрне до уз эченә ала, дигән нәтнҗә- гә кило. Шул ун вакытта реакцион көчләр дә тик ятмыйлар, алар, тел, ди*, милләт аерымлыкларына карамастан, берләшеп алалар да, революция утын тнзрәк сүндерергә азапланалар. Бу бик аңлашыла, чөнки теге яки бу илдә кузгалган революция башка илләрдәге хезмәт ияләрендә дә якты өметләр уята. Г. Ибраһимовның үз сүзләре белән әйткәндә, бер урында кабынган впкын капитализмның черек бинасын башка урыннардан да камап алырга мөмкин. ЛКНИННЫ АҢЛАУ, ОЙРӘНҮ ЮЛЫНДА да тогәлрәк әйткәндә. 1920 елда гына китап итеп бастырып чыгара алды. Әнә шул рын һәм тол кочләрен бәяләүдә булсын, бишенче елгы революциягә караган башка п меһим мәсьәләләрне аңлауда булсын. 1920 елда инде Г. Ибраһимов үзенең 1914 елгы га карашларыннан, ягъни романның беренче вариантын язган чордагы карашларыннан * * «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» исемле китапта һәм югарыда телгә алынган мәкаләләрендә Г. Ибраһимов Октябрь революциясенең дөньякүләм революцион процесска, көнбатыштагы эшчеләр хәрәкәтенә йогынтысына аеруча нык басым ясый. Германия, Болгария, Австриядәге революцияләр, дип яза ул, туры- дән-туры бөек Октябрь тәэсирендә кузгалдылар. Октябрь революциясенең эчке һәм халыкара әһәмияте турындагы мәсьәлә беренче тапкыр «Боек бәйрәм» исемле мәкаләдә күтәрелә. Бу бәйрәмне әдип, большевиклар яки эшчеләр бәйрәме генә түгел, бәлки бетен дөньяның изелгәннәре бәйрәме, бетен кешелек бәйрәме, дип билгели. «Без өмет итәбез һәм ышанабыз,— дип яза ул,— Россиядә милли, икътисади азатлык байрагы хаким иткән Октябрь революциясе үзенең бишегендә генә калмаячак, ел үсәсен ай үсә, ай үсәсен көн үсә торган тарихи каһарманнар рәвешендә тизлек белән үсеп, куәтләнеп, бөтен дөньяның шаһларына, солтвн вә хәлифәләренә, король вә императорларына, бетен капитализмга каршы рәхимсез сугыш ачачак, золымның, капитализмның актык нигез ташларын җимереп, юк итеп, иске, буржуаз мәдәниятне ватыл, инсаниятне яңа, якты, матур, тигез вә иркен хәятка чыгарачактыр»'. Октябрь революциясенең иң зур, иң мөһим халыкара әһәмиятләреннән берсе итеп Ибраһимов аның Шәрыкка булган йогынтысын саный. Экономик коллыкка, политик һәм милли изүгә каршы иң эзлекле революция буларак та, изүнең шушы формалары Шәрыкта аеруча нык сакланганга күрә дә, бөек Октябрь Шәрыкның изелгән халыкларына искиткеч көчле йогынты ясый. Октябрь тәэсирендә Азия, Африканың бәйле һәм колониаль илләрендә милли азатлык хәрәкәте кузгалып китә. Әгәр Шәрык халыкларын элек түбән раса дип йөртсәләр, Октябрь аларга булган мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртә. Алар хәзер, рус эшчеләре һәм ярлы крестьяннар белән кулга-кул тотынышып, уртак дошманга — империализмга каршы көрәшәләр. Октябрь революциясе Шәрыкның изелгән халыкларына үзләрен изүчеләргә каршы ничек көрәшергә кирәклеген генә күрсәтеп калмады, бу халыкларның дөнья тарихындагы рольләрен һәм әһәмиятләрен дә күтәрде, ди әдип. Бу — бик мөһим тезис. Россия тәҗрибәсе Шәрык халыкларына азатлыкка чыгу юлын күрсәтте һәм азатлыкка сыйнфый туганлашу аша түгел, ә бәлки сыйнфый аерымлану, сыйнфый көрәш аша гына ирешеп булачагын раслады. Шул уңай белән Г. Ибраһимов Үзәк мөселман комиссариатында һәм «Чулпан»да эшләгәндә аның үзенә милли буржуазиягә һәм буржуаз матбугат органнарына каршы ничек көрәшергә туры килүен искә төшерә, һәм хәзерге көндә Шәрыктагы милли-азатлык хәрәкәтен Европада барган сыйнфый көрәштән, халыкара эшчеләр хәрәкәтеннән аерып карарга маташучыларга кискен отпор бирә. Андый карашта торучыларны ул Робинзоннар дип атый һәм болай дип яза: «Шәрыктагы революция гомуми кузгалышның бер тармагы булгач, без Гареп пролэтариаты белән Шәрык мәзлумнврын иске коллыкка каршы күтәрелгән бер гаскәр итеп карыйбыз. Фәлән мәхәллә, фәлән авыл социализмга өлгергәнме, безнең очтагы Гайфетдин белән Сәйфетдин яңа нигездә тормыш төзи алачакмы, түгелме дип тикшерми, бәлки югарыда күренгәнчә, мәсьәлә бәйнәлмиләл үлчәүдә куела. Тарихның дәвере бер бөтен булып бара. Һиндтагы хәрәкәт Британиягә тәэсир итә, Мәскәү сәясәте Офганны уята. Шулай минең уе аякка, кулга, йөрәккә һәм киресенчә тәэсир иткән кебек, иҗтимагый революция юлында Гареп Шәрыкны бергә барырга тормыш, тарих көчли» 2 . Бу — халыкара эшчеләр хәрәкәтенең монолит булырга тиешлеген куәтли торган мөһим фикер. Мао Цзэ-дун группасының шовинистик хәрәкәтләренә каршы көрәштә бүген ул аеруча актуаль сңгырый. Шәрыитагы социаль революцияләр мәсьәләсе, ди әдип, бер пролетариатка гына кагыла торган нәрсә түгел, ченки Шәрыктә җәелеп барган революцион хәрәкәткә терпе политик агымнар, терпе политик катламнар катнаша. Аның бу күрсәтмәсе дә искиткеч мәһмм һәм бүгенге кәнгә кадәр әһәмиятен югалтмаган. «Шәрыктә хәзер дәвам иткән хәрәкәт,— ди ул,— бу әле иҗтимагый булудан бигрәк, милли хәоәкәттер. Хәзерге кендә Шәрык хәрәкәтенең башында булган паннар, милләтчеләр, ватанчы- ♦ лар — болар Европа империализмын куып үзләре эш башына менгәнче ярлы халык белән бергә*барачаклар. Моңа ирешкәч, мәсьәлә җир, суны, йортны, магазинны, байлыкны хәлыклвштыру эше нвүбәткә куела башлагач, болар кире чигенәчәкләр* '. Күрәсез, әле шул елларда ук Ибраһимов социаль революциядә милләтчеләр азакка кадәр халык белән бара алмыйлар, дип кисәтә. Инде социаль азатлык мәсьәләләренә килгәндә, Шәрык халыклары аңа үз буржуазиясенә каршы керәш аша гына, деньякүләм революцион хәрәкәт белән. Европа илләренең пролетариаты белән кулга- кул тотынышып барганда гына ирешергә мемкиннәр. ди. Бу хәрәкәтнең киләчәген аңлатып, Ибраһимов диңгез дулкыннарын ишкәкләр белән генә туктатып булмаган кебек, замаиның котылгысыз бу хәрәкәтен дә тоткарлап булмаячагын әйтә. Галимҗан Ибраһнмовиың 1919 -1920 еллардагы гыйльми эшчәнлеге революциянең җитәкчесе һәм юлбашчысы В. И. Ленинга багышланган ике зур мәкалә белән тегәл- лонә Аларның һәр икесе Ленинның S0 яше уңае белән языла һәм һәр икесе ике ф газетада бер үк кеиие |1920 елның 22 апрелендә) басылып та чыга. Бу мәкаләләрдә а Г. Ибраһимов боек юлбашчының бетен бер образын тудыруга, даһи акыл, искиткеч о зур политик һәм революцион талант, югары кешелеклелек кебек Ленинга хас иң я меһим сыйфатларны бер бетен итеп бирүгә ирешә. и «Пролетариат диктатурасы һәм Ленин* исемле мәкаләдә нигездә Ленинның » февральдән Октябрьга кадәрге чордагы эшчәнлеге яктыртыла. Шул кадәресен билгеләп үтәргә кирәк, мәкаләдә В. И. Ленинның иҗат эшчәнлеге, берьяктан, большевиклар £ партиясе тарихы белән, икенче яктан, аның марксизм тәгълиматын, аеруча аның проле- u тариат диктатурасы хакындагы олешеи, тагын да үстерүе белән тыгыз бәйләнештә = күрсәтелә. Ул әнә шуңа күрә «Пролетариат диктатурасы Һәм Ленин* дип аталган да. _ Башка хезмәтләре кебек үк, бу мәкалә о ди пиең идея-политик карашлар эволюциясен ачыклау ечен дә әһәмиятле. Язучының деньяга карашындагы үзгәрешләр, барыннан да ачыграк булып, аерым шәхесләрнең һәм халык массаларының тарихтагы рольләрен аңлау мәсьәләсендә күзгә ташлана. Бу. күрәсең, Ибраһимов эчен иң кыен мәсьәләләрнең берсе булгандыр. Үзенең автобиографиясендә, большевиклар партиясенә керүенең 1920 елга кадәр сузылу сәбәпләрен аңлатып, Г. Ибраһимов болай дип язган иде: ■ Миңа РКП)б| идеологиясе белән бәйләнгән, марксизм нигезләремнән килеп чыга торган кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк иде. Мәсәлән, яман аты чыккай ихтыяр иреге, шәхес һәм коллективчылык мәсьәләләре һәм башка кайбер мәсьәләләр. Мина аларны теоретик хәл итү ечен шактый вакыт кирәк булды һәм алармы хәл итмичә торып мин үземне ахыргача инанган коммунист дип саный алмадым. Бу эш шактый вакыт таләп итте, һәм минем РКП(б) сафларыма керүем сузылды* ’. «Пролетариат диктатурасы һәм Ленин* исемле мәкаләдән күренгәнчә, хәзер инде Г. Ибраһимов шәхеснең тарихтагы ролен аңлау мәсьәләсендә нык марксистик позициядә тора. Халык массаларының юлбашчыга булган чиксез хермәте, ә буржуазия алчыларының аны күралмаулары турында язганнан соң, автор бу — Владимир Ульянов дигән бер кешегә каршы сугыш түгел, балки тормышның тобеинәч дәһшәт белән күтәрелеп килгән авып ярлылары белән пролетариатка каршы сугыш иде. ди. ЛКНИННЫ АҢЛАУ. ӨИРЭНҮ ЮЛЫНДА Мәкаләдә сүз Ильич тормышының һәм революцион эшчәнлегенең иң моһим этаплары, аның эмиграциядән Россиягә кайткач кораллы восстание белән җитәкчелек итүе турында бара. Биредә Г. Ибраһимов тагын бер мәртәбә Апрель тезисларының әһәмиятенә туктала, аларның теоретик, политик һәм практик кыйммәтен аңлата. Галимҗан Ибраһимов Ленин белән очрашу бәхетенә ирешә, берничә мәртәбә аның чыгышларын тыңлый. Бу хәл аңа Ильичның күп кенә характерлы сыйфатларын җанлы, тормышчан итеп кәгазьгә төшереп калдырырга ярдәм иткән. Ленин революциядә сыйнфый көчләрнең бүленешен ачык аңлау белән бергә, революциянең ахырын да алдан ук күз алдына китерә ала иде, ди. Ибраһимов дәрес күрсәткәнчә, үз карашларын ахырга кадәр яклый белү, хәтта азчылыкта калган очракларда да артка чигенмәү—Ленинга хас сыйфатларның тагын берсе әнә шул була. Шул хакта сөйли торган мисалларның берсе рәвешендә Г. Ибраһимов Брест солыхы вакыйгасына туктала. Бу мәсьәләне хәл итүдә үзе дә якыннан торып катнашканга күрә, автор аны шактый киң итеп аңлата. К. Маркс белән Ф. Энгельс сыйнфый көрәшнең котылгысыз рәвештә пролетариат диктатурасына китерәчәген 40 ел буена аңлатып килделәр. Париж Коммунасыннан соң моны фәнни яктан нигезләделәр. Ләкин үзләрен боларның шәкертләре дип санап йөрткән II Интернационал лидерлары марксизмның бу төп нигез ташын чүп-чар белән каплап күздән югалттылар, империалистик сугыш башлангач исә бетен дөнья пролетариатын сугышучы буржуазиягә баш ияргә чакырдылар. Ленинның бөек тарихи хезмәтләреннән берсен Г. Ибраһимов марксизм өстенә өелгән шул чүп-чарны көчле кул белән себереп ташлауда, II Интернационал лидерларына, һәртөрле оппортунистларга каршы кискен көрәш алып баруда, марксизмның төп нигез ташын — пролетариат диктатурасы хакындагы тәгълиматын сафландырып югары күтәрүдә күрә. «Ленинның әдәби хезмәтләре» исемле икенче мәкаләсе юлбашчының гыйльми эшчәнлеген бәяләүгә багышланган. Автор мәкаләсенең башында ук Ленин бүлмәдә утырып эшләүче галим түгел, ә политик җитәкче, оештыручы, көрәшче дип күрсәтеп китә. Шуңа күрә гыйльми мәсьәләләргә Ленин үзмаксат итеп түгел, ә хәрәкәт өчен кулланма буларак карый. Ибраһимов юлбшчының иң мөһим хезмәтләренә туктала. Мәкаләдә сүз аның «Империализм — капитализмның иң югары стадиясе», «Дәүләт һәм революция», «Пролетариат революциясе һәм ренегат Каутский», «Большевиклар дәүләт властен саклый алырлармы!» кебек әсәрләре турында бара. Автор уп хезмәтләрнең исемнәрен санау белән генә чикләнми, аларга шактый киң аңлатмалар да бирә. Аңлатмалардан авторның юлбашчы әсәрләрен тирән үзләштергән булуы сизелеп тора. В. И. Ленинның «Большевиклар дәүләт властен саклый алырлармы!» исемле хезмәтенең теоретик һәм практик әһәмияте зур булуына аеруча нык басым ясый. Дөнья әдәбиятындагы фәнни социализм мәсьәләләренә багышлангфг хезмәтләр арасында Ленинның «Дәүләт һәм революция» исемле әсәре аеруча игътибарга лаек, ди. Мәкаләдә бу хезмәттә күтәрелгән бөтен проблемалар тикшерелә. Ибраһимов ясаган анализлардан, аның бөтен фикер йөртү логикасыннан ачык күренгәнчә. әдип искиткеч зур акыл хезмәте башкара һәм аның идея-политик карашлары җитди эволюция кичерә. Галимҗан Ибраһимов махсус рәвештә Ленин хезмәтләренең тел, стиль якларына туктала. Аның каләмен ул капитализмның йөрәгенә төбәлгән ук белән чагыштыра. Ибраһимов фикеренчә, Ленин үз каләменнән очкын чыгарырлык менә дигән журналист. Ленинның катлаулы мәсьәләләрне укучы аңларлык гади итеп яза белүен аеруча нык басым ясап күрсәтә. Ахырдан Ленин әсәрләренең төрле басмаларда таралып ятуларын, бөек юлбашчы хезмәтләренең сайланмаларын чыгару кирәклеген әйтә. Бу инде яңа тормыш тезүдә, кадрларга марксистик тәрбия бирүдә Ленин хезмәтләренең тарихи әһәмиятен тирән аңлау дигән сүз иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Ибраһимов биредә союз күләмендәге әһәмияте булган бер мәсьәләне күтәрә. Ленин, якты кояш сыман, пролетариатның барыр юлын яктыртты, революциянең пролетариат диктатурасына илтүче олы юлын күрсәтте, шуңа да аның исеме мәңгегә тарихка кереп калачак. «Тарих бик күп нәреәне, бик күп кешеләрне онытыр,— дип «за Ибраһимов,— ләкин кешелек дөньясының бик күп изге өметләре, канлы диктатура аша шул азатлык, тигезлек әмәлләре һәм шуны гамәлгә кую юллары белән багланган булганга, азат якты киләчәкнең бәхетле угыллары күңелендә Лемин исеме мәңге яшәр» Шул рәвешчә, 1918—20 еллар арасында, турыдан-туры революцион эшчәнлек алып бару белән бергә. Г. Ибраһимов марксизм-ленинизм тәгълиматын тирәитеи өйрәнү, большевиклар партиясе һәм Октябрь революциясе узган юлны күзаллау, матбугат битләрендә марксизм-лениннзмның тел законнарын пропагандалау буенча да гаять зур эш башкара. Бу эш тагын бер моһим адымны ясау — язучының. Коммунистлар партиясенә кереп, үз тормышын идея һәм организацией яктан большевизм. Ленин партиясе белән бәйләве ечеи дә кирәкле эш булып чыкты. РКП|б| сафларына керүе уңае белән язган ачык хатында Г. Ибраһимов болан дигән иде: «Дүртенче елы барган революциянең һәммә дәверендә, һәммә фаҗигаләрендә коммунист иптәшләр белән бергә булганлыгым,... фикердә һәм гамәлдә еч ел буенча бөтенләй РКП|б| белән бергә эшләмәклегем һәммә иптәшләрнең күз алдында иде. БУ бердәмлекне рәсмиләштерү өчен, үзенең идеологиясе һәм тактикасы белән камил бөлгенлеге ачылган сул социалист-революционер интернационалистлар партиясеннән чыгып,... Россия Коммунистлар (большевиклар] партиясенә керүемне эшче- крестьян иптәшләргә, фикердәшләргә рәсми төстә белдерәм»’. Г. Ибраһимов большевиклар партиясенә 1920 елның декабрендә керә. Аның марксизмленинизм тәгълиматы һәм Октябрь революциясе тарихы өлкәсендәге хезмәтләрен искә алып, партия стажы 1917 елның 15 апреленнән раслана. а •. • s о В. И. Ленинның улеме Ибраһимооны тирән кайгыга сала. «Мәскәудән телеграмм о бар, Владимир Ильич дөньядан китте диделәр,— дип яза Ибраһимов.— Моны ишетү " белән кызыл гаскәр Сарае залын авыр кайгы басты, уенчак шат йөзләр агарынып, үлек төсенә керде, берничә секундка тел багланды, йөрәкләр хәрәкәттән тукталды, >, күп канлы көрәшләрне олуг даһиның юлбашчылыгы кул астында үткәреп чыккан ° революционерларның күз аллары томаланып китте, бара торган көрәш юлын яктырту- < чы йолдыз сүнгәндәй, кинәт караңгылый эченә кереп югалгандай, авыр, аптыраш бер 2 хәл туды» ’. Ленин идеяләрен һәр эшче, крестьян күңеленә илтеп җиткерүне, халыкны ленинизм идеяләренә бирелгәнлек рухында тәрбияләүне, бөек юлбашчының васыятьләрен практик төстә тормышка ашыруны Ибраһимов үзенең изге бурычы дип саный. Юлбашчының үлеме партия сафларында паника һәм таркаулык тудырмаска тиеш, ди әдип. «Революционер ечеи күз яше түгеп, өметсезләнеп тору — ят бер эш. Ленин вафат булды, инде кая барабыз дип рух төшерүчеләр — Владимир Ильичның тәгълиматын аңламаган, аның кадерле, бай көрәш белән тулы даһч хәятыннан дәрес, гыйбрәт ала белмәгән зәгыйфь, кызганыч бәндәләр генә булачак. Безнең өчен хәзер бердәнбер юл менә шул төшенкелек белән көрәш булырга тиеш. Моңар иң яхшы чара олуг юлбашчының бетен хезмәте, тормышы, тәгълиматы белән тирән танышу, үзләштерүдер»6. Матәм көннәрендә Ибраһимов пролетариат юлбашчысының истәлегенә багышланган ике мәкалә язып бастыра («Ленин үлде» һәм «Ленинны аңлау, өйрәнү юлында»), Аларда ул Ленин мирасының интернациональ характерына аеруча нык басым ясый. Ленин Россия хезмәт ияләренең генә түгел, дөньядагы барлык кимсетелгәннәрнең якын дусты иде, ди. «Тарих күп кенә олуг даһиларны белә,—дип яза Ибраһимоа,—күп зур җаннар адәм балаларын авыр коллыктан коткару өмете белән кузгалган керешләргә командирлык кылдылар, ләкин дин, тел, җир. мәмләкәт. гореф-гадәт аермасына карамастан, бетен день я мәзлумнарының һәммәсенең йерәгенә бер дәрәҗәдә якын, бер дәрәҗәдә ук кадерле, үзенеке булу — тик Ленинга насыйп булды» . 6 «Татарстан» газетасы. 1924 ел. 24 январь саны. 4 Шунда ук. * «Татарстан» газетасы. 1924 ел 24 январь саны. * Шунда ук, 27 январь саны. * «Татарстан» газетасы. 1924 ел. 7 ноябрь саны. ЛЕНИННЫ АҢЛАУ. ӨНРӘНҮ ЮЛЫНДА Үзенең мәкаләләрендә Ибраһимов укучыларны юлбашчы эшчәнлегенең теп этаплары белән таныштыра. Мәкаләләрнең һәр бүлеге Ленин җитәкчелегендә Коммунистлар партиясе узган керәш юлының бер этабын чагылдыра. Ленинның нәселе Идел крестьянына барып тоташа, Ульяновларның барлык балалары революцион караш юлына бастылар. Ленинның деньяга карашы формалашуда бу факторларның әһәмияте зур булды, ди. Узган йезиең 90 елларында Петербургка килгән кемнәрдә үк инде Ленинның ол- гергән марксист булуын аңлатканнан соң, Ибраһимов аның таркау марксистик түгәрәкләрне «Эшчеләр сыйныфын азат итү эчен керәш союзына» берләштерү елкәсеи- дәге меһим эшчәнлегенә туктала. Сергенлек елларын буржуаз идеологиягә каршы ■ерәшеп уздыруын әйтә, ул елларда иҗат ителгән философик хезмәтләренең идеалистик махизм фәлсәфәсен җимерүдә, марксизмның сафлыгын саклауда искиткеч кыйммәтле булуларын күрсәтә. Тагын шунысы аеруча әһәмиятле, элекке хезмәтләрендәге кебек үк, Лениндагы гадилек белән юлбашчылыкны аерылмас бер бетен итеп карый. Ильичның гадилеге һәм тирән кешелеклеге турында Ибраһимов: «Ленин — революция корабының капитаны. пролетариат гаскәренең командиры, кагшталиэмгв каршы керәшнең юлбашчысы гына түгел. Ленин эшче-крестьянның кайгы-шатлыгыи уртаклашкан, авыр керешләрне масса белән кулга кул бергә кичергән, хезмәт әһеленең тормышы, җиңүҗиңелү эчендә бергә булган якын, кадерле Дусты һәм иптәшедер дә» ■. — дип яза. Октябрьның 7 еллык бәйрәме уңае белән язылган «Октябрь һәм Ленин» исемле мәкаләсендә 1 Г. Ибраһимов юлбашчының тормыш юлы һәм аның Октябрь революциясен хәзерләү, аңа җитәкчелек итү әнкәсендәге эшчәнлеге турында сәйли. Шул кадәре- еен билгеләп үтәргә кирәк, Г. Ибраһимовның югарыда искә алынган мәкаләләре искиткеч җанлы һәм пафослы әдәби тел белән язылганнар. Алар революцион публицистиканың менә дигән үрнәкләре санвла алалар. Алар марксизм тәгълиматын пропагандалау эшенә зур элеш керттеләр. Шуның белән бергә, алар иҗат кешеләренә әдәбиятта һәм сәнгатьтә беек юлбашчының образын тудыру юлын да күрсәттеләр. Татарча лениниананы бер дә шикләнмичә Галимҗан Ибраһимовтан башларга була. Ленин темасы, юлбашчы образы Г. Ибрвһимовны алга таба да дулкынландырудан туктамый, бу темага ул гомере буе турылыклы булып кала. Инде утызынчы елларда, каты авыру хәлендә, аның турында зур күләмле әсәр иҗат итү уе белән яна. 1932 елның 24 ноябрендә Уфа журналисты М. Бикбулатовиа җибәргән хатында Г. Ибраһимов болай ди: «Син гыйнварь 21-траур кәне эчен мәкалә турында әйткәнсең. Ул тема үземнең дә башымнан чыкмый, инде күп уйлана торгач. Ленин турында бетен бер китап тесенә кертү планы кузгалды. Әгәр күңелем канәгатьләнерлек бер нәрсә туса, сиңа һич булмаганда шуның үзәк материалларыннан берсен җибәрергә тырышырмын» Авыру булуы һәм аның үзенә бәйләнмәгән башка сәбәпләр аркасында, Г. Ибраһимов үзенең иҗат планнарын тормышка ашырырга әлгермәде. Бу эш тегәлләнми калды. 1937 елда, язучының архивы белән бергә, әлеге кулъязмалар да югала. Әмма Г. Ибраһимов эшләргә елгермәгәнне аның шәкертләре — яңа буын татар язучылары һәм сәнгатьнең башка герләренең вәкилләре тормышка ашырдылар. Боек юлбашчының 100 еллыгына хәзерләнгән бу кеннәрдә татар совет язучылары, компо- энторлар, художниклар, театр һәм кино әһелләре Ленин идеяләрен. Ленин башлаган эшнең бееклеген һәм җиңелмәслеген сәнгать әсәрләрендә гәүдәләндерүне үзләренең иң тел бурычлары итеп саныйлар.