Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЛЕНИН ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР

ТӨРМӘДӘ

1916 елда Чиләбе шәһәрендә туа Педагогия институты тәмамлый. Берничә ел буена Урал. Таҗикстан һәм Казагыстан газеталарында эшли Соңгы 14 ел дәвамында В Байдерин — tИзвестия» газетасы хәбәрчесе. 1967 елдан бирле Казанда яши В. Байдеринның tTaxua Ташта» исемле беренче әсәре 1954 елда басылып чыга Шуннан соң аның баталар өчен гәннәрен күрсәтер! Ә безгә университетка яңадан кайтырга рөхсәт итәр дип уйлыйм мин. — Көтеп тор! — Тот капчыгыңны! — дигән тавышлар ишетелде. Тавыш тынгач, чираттагы егет, төпле генә итеп, мондый җавап бирде: — Эх, дуслар, күбрәк булсак икән без. Бөтен Казанны, бөтен Россияне күтәрә алсак икән... Без бик әз бит әле. Безне изеп, таптап бетерерләр, юк итәрләр... Володя Ульянов, иптәшләрен тыңлап торганда, үзен төрмәгә алып килгән пристав белән ике арада булган кыска гына әнгәмәне исенә төшерде. Төрмәгә алып килгәндә пристав берничә мәртәбә Володяның йөзенә карады. Бу студент малай аңа бик яшь булып тоелды. Пристав арестантларның: «Төрмәгә керә торган ишек капка кебек кин, ә чыга торганы таракан ярыгы кебек тар»,— дигән әйтемен яхшы хәтерли иде. Менә бу яшь әтәч, кулга алынган студент Ульянов,— күрәсең, кемнәргә каршы кул күтәрүен һәм башыннан ниләр үтәсе барын күз алдына да китерми торгандыр. Приставка кулга алынган кеше белән сөйләшү катгый рәвештә тыела, билгеле. Әгәр кулга алынучы — кеше үтерүче яисә карак-фәләп булса — шулай ул. Ә бу яшь егет нинди җинаятьче булсын инде? һәм, җаен туры китереп, пристав Володяга: — Сез, егет, ни өчен бунт күтәрәсез? Алдыгызда стена бит! — дн. Ә Ульянов: — Ләкин черек стена ул, төртсәң ишелергә тора,— дип, уйлап та тормыйча, зурлар кебек җавап бирә. Приставның арестант белән сөйләшәсе килми башлый. Ул гаҗәпләнеп: «Оһо! Кара, нинди егет — чакматашмыни! Тышкы кыяфәтенә карап алданырга мөмкин!» —дип уйлап куя. Володя пристав белән булган шушы сөйләшүен уйлап та бетермәде: — Ульянов! Төрмәдән чыккач, сез нәрсә эшләргә уйлыйсыз? — дигән сорауны ишетте. ВИКТОР ВАПДЕРНН ф ТӨРМӘДӘ Барысының да күзләре Володяга текәлде. Патшага һөҗүм хәзерләүдә катнашкан өчен асып үтерелгән кешенең энесе нәрсә әйтер икән? Володя әкрен, ләкин бик ышанычлы тавыш белән: — Минем алда бер генә юл — ул да булса революцион көрәш юлы,— диде. Студентлар Ульяновны беләләр иде. Аңардан башка төрле жавап көтмәделәр дә. Ә Володя, сорауга жавап биргәч, читкәрәк китеп утырды да уйга чумды. Ул әле революцион көрәш юлының никадәр кыен һәм озын булуын, киләчәктә аны нинди авыр сынаулар кәгүен белми иде. Әмма кыска гына яшьлек чоры үтеп китте инде, олы кешеләрдәй, ашыкмыйча, моннан соңгы адымнарны уйлап атларга кирәк иде. Көрәшнең максаты бик ачык: хезмәт халкын патша самодержавиесе изүеннән азат итү, самодержавиене бәреп төшерү. Ләкин патша властен ничек җимерергә, ничек җиңеп чыгарга соң? Романовлар династиясе генә дә Россиядә өч йөз елга якын хакимлек итә бит. Володя үзенең: «Ләкин черек стена ул»,— дип приставка әйткән сүзләрен исенә төшерде. Әйе. бу стенаны нык торып, көч белән, бөтен халык көче белән штурмларга кирәк. Шуннан соң ул барыбер ишеләчәк! Камера тәрәзәләренә декабрь кояшының сүрән генә нурлары карый башлаган иде. Бу вакытта Россия өстенә яңа көн туып килә иде. ышкы яктан нәрсәдер дөбердәп стенага бәрелде. — Нәрсә булыр бу?—дип борчыла башлады Анна Ильинична. Ул бозланып каткан тәрәзә янына килде дә, алдына карый алмады. Шул арада Володя, пальтосын иңенә салып, болдырга чыкты. Ишек алдында урәчәле чанага җигелгән ат тора иде. Чана янында тәртипсез аударылган каен утыны таралып ята. Таза гәүдәле, зур сакаллы Кокуш- кино крестьяны Матвей утын өя иде. — Борчыдыммы әллә? —диде ул, Володяны күреп.— Менә бит әкәмәт! Утынны читкәрәк бушатырмын дигән идем, ат кинәт тартып алды да, йөк стенага килеп бәрелде. Володя тиз генә өйгә кереп, апасына әлеге дөбердәүнең сәбәбен әйтте һәм ашыгып бүреген кия-кия: — Мин Матвейга булышыйм әле,— дип, тиз генә чыгып та китте. Крестьян исә Володяның ярдәмен шулай тиеш бер нәрсә кебек кабул итте. Тик яшь егет авыр, юан агачларны күтәрмәсен дип кенә күзәтте. Сөргенгә җибәрелгән апалы-энеле Ульяновлар яши торган озын гына тәбәнәк йортка Матвейның утын китерүе беренче мәртәбә генә түгел иде. ЮЛ УҢАЕНДА ишек алдына карау өчен, тәрәзә пыяласының бозын эретергә тырышып, бик озак өреп торды. Тик боз бик калын иде, пыяланы эретеп, ишек Утынны өеп бетергәч, Матвей сакал-мыекларына каткан боз кисәкләрен сыпырды да, Володяның булышуыннан бик канәгать булып, ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. — Менә бит: тиз дә, әйбәт тә булды,—диде ул, биек итеп өелгән әрдәнәләргә карап. — Хәзер юлга чыкканчы мин дэ бераз ял итә алам инде. — Ерак барасызмы соң? —Казанга барам. Нужа куарга. Базарга берәр кисмәк тозлы гөмбә алып барырга иде исәп. Акчасыз бөтенләй эш харап бит. Матвей әйбәтләп кенә «кәҗә сыйрагы» төрде дә ана тәмәке тутырды, аннары тәмләп тарта башлады. — Сез соң бүген үк китәсезмени? — дип сорады Володя. — Юк, бүген үк гүгел. Малкайга да ял кирәк. Күрәсез ич: тәмам туңган, калтырый, мескен. Әтәчләр кычкыра башлау белән, яктырганчы ук кузгалырбыз. Сузарга ярамый. Төнгә кайтып та җитәргә кирәк. Кинәт Володяның күзләрендә шаян чаткылар ялтырап китте. —Матвей агай, мине дә Казанга алып бара алмассызмы? Бергә барып, бергә кайтыр идек — Ник алып бармаска? Минем йөгем авыр түгел. Тик менә... Володя крестьянның нәрсәгә ишарә итүен шундук анлап алды. — Бернәрсә дә булмас, Матвей агай,— дип җәһәт кенә әйтеп куйды ул.— Бер караңгыда китәбез дә икенчесендә кайтып та җитәрбез, безне кем күрсен? Матвей тәмәке төпчеген карга ташлады да итеге белән басып сүндерде. —Алайса, үзегез карагыз инде... Мин нишләп алып бармыйм ди. Бик теләп алып барам. — Шәп булды әле. Мин сезне юлга чыгып көтеп торырмын. — Тунарсыз бит? — Җылырак киенермен. Анна Ильинична, Володяның Казанга барып кайтырга жыенуын белгәч, чын-чынлап борчыла башлады. Әгәр көтмәгәндә становой пристав килеп керсә, энесенең өйдә булмавын аңа ул нәрсә дип аңлатыр? Юлда тагы Володяны белә торган танышлары очрап куйса? Ә Казанда... Казанда ничек кеше күзенә күренер ул, анда бит Володяны университет студентлары да, полицейскийлар да һәм Ульяновлар өендә булган башка бик күп кешеләр дә таный. —Нәрсә калган соң сина Казанда’ Нигә үзенне шундый куркыныч астына куясың? — дип сорады Анна Ильинична. —Китап кирәк, Анюта. Бик кирәкле бер китап алып кайтасы бар, ансыз һич булмый. — Ул китапны шәһәр китапханәсеннән соратып алырга кирәк. Җибәрми калмаслар. — Андый китапларны китапханәләрдә тотмыйлар. Ул китап бик ышанычлы бер кешедә генә бар. Бөтен Казанга бер китап. Аңлыйсыңмы, Аня? Аня аңлады. Бик куркыныч булса да. Володяны Казанга бармый калырга күндереп булмаячагын шундук сизеп алды, һәм ул, бозланып каткан тәрәзә янына баскан килеш, шундый озын һәм куркыныч сәфәргә чыгарга ниятләгән энесен ничек итеп җылырак киендерергә икән дип уйлана башлады. ...Бу төнне Володя йокларга ятмады. Утны басып, ярым карангыда укып утырды, әтәчләр кычкыруын ишетми калмагаем дип әледән-әле төнге тынлыкка колак салды. Ниһаять, әтәчләр кычкыра башлады. Башта берсе, аннары икенчесе. Аннары кайдадыр ерактарак — өченчесе кычкырды. Володя, өйдәгеләрне уятмаска тырышып, өстенә киенде, әкрен генә кунак бүлмәсенең ишеген ачты. Бүлмәдән аның каршысына Анна Ильинична чыгып килә иде. — Бернәрсәңне дә онытмадыңмы инде? — дип сорады ул тыныч кына. — Син йокламыйсынмыни, Аня? — дип гаҗәпләнде Вәлодя. ВИКТОР Б А И д ЕР И II ф ЮЛ УҢАЕНДА — Миндә йокы кайгысы юк, Володя. Син, зинһар, сак була күр инде. Үзең әйткәндәй, архи сак бул. Сүз бирәсеңме? — Бирәм. Кухня ишеге шапылдап ябылды. Володя чыгып китте. Анна Ильинична аяк астында кар шыгырдавыннан тышта бик салкын булуын аңлады. Тигезле-тигезсез юлдан атлап барганда, Володя үзеннән шактый артта бер карамчык күреп алды. Бу — Матвей олавы иде. Володяны куып житкәч, Матвей күңелле генә итеп: — Туңгансыңдыр инде? Мин сезгә дип күршедән толып алган идем,— диде. Володя чанага утырырга дип аягын күтәргән көе хәрәкәтсез калды. — Күршегезгә нәрсә дидегез соң сез? — Борчылмагыз юкка, утырыгыз. Гөмбә салган кисмәкне төрергә кирәк, югыйсә, юлда барганда гөмбәләр бозланып ката, балта белән чабып алырлык була, дидем. Утырыгыз, утыр! Володя толыпка төренеп, чана түренә сөялеп утырды. Аның уң ягында гөмбә кисмәге иде. Матвейның аты бик елдам булып чыкты. Ул үр менгәндә дә житез атлый, үр төшкәндә дә, башын селеккәләп, пошкыргалап, бик шәп юырта иде. Матвей Володяны сораулар бирел йөдәтмәде. Әйтерсең, ул үзенең юлдашын бөтенләй оныткан иде. Ара-тирә атына гына чөңгереп алкалый, аңа, кешегә эндәшкәндәй ител: — Я, нәрсә колакларыңны торгыздың! Җәһәтрәк атла, җәһәтрәк! Кара син аны, ялкауны...— дип куя иде. Бераздан Володя толып эчендә җылынып йокыга китте. Моны Матвей да сизде булса кирәк, аты белән сөйләшүдән туктады. Аннары дилбегәсен каккалап, чыбыркысын һавада әйләндергәли башлады. Бер борылышта чана бер якка чалулап китеп, чана табаны каткан кар өеменә бәрелде. Гөмбә салынган кисмәк Володяның кабыргасына китерел төртте. Ул күзләрен ачты. — Без кай тирәдәрәк, Матвей агай? — Казанга кереп киләбез. Сез кайда төшәсез? — Мин шушында төшеп калам. Ә кичен сезнең белән әнә теге кабак янында очрашырбыз. Онытмассызмы? — Кабакны ничек онытасың ди инде? Юлга чыкканчы берәрне бушатып чыкмый булмас әле. Я, юлың уң булсын! Володя, жылы толып астыннан чыккач, бераз калтырый башлады. Таң алдыннан суыта төшкән иде. Володя вакытын әрәм итеп тормастан, гади хезмәт халкы яши торган тар гына бер тыкрыкка кереп югалды, ә аннары тыкрыклардан һәм ташландык урыннардан үтеп, бөтен дөньясын кар баскан Арча кырына килеп чыкты. Хәзер инде танышының өенә таба текә урамнар буйлап аска, тын тыкрыкка гына төшәсе калды. ...Кич белән Матвей юл чатындагы кабак янында Володяны юкка гына көтеп торьмады, кабакка кереп чыкты, чанасы тирәсендә йөрен- гәләде, атының алдына йомшак печән китереп салды. Аннары яңадан шау-гөр килеп торган төтенле кабакка керел утырды, бер стакан чәй дә эчеп алды. Караңгы төште. Матвей, кабактан чыгып, ат өстенә япкан калын киндерне алды һәм үз алдына: «Менә бит син, әкәмәт! — дип сөйләнә- сөйләнә юлга чыкты. Аның башында ике төрле уй чуала иде. Беренчесе — бик борчулы: әгәр шәһәрдә Володяны берәрсе танып, полициягә барып әйткән булса? Икенчесе исә бераз тынычландырырлык: бәлки Володя юл чатындагЫ кабакка Матвейдан элегрәк килгәндер дә берәрсенә утырып кайтып киткәндер. — Әйдәгез, малкай! — дип, Матвей дилбегәне кагып жибәрде. Озак басып торып шактый тунган ат кинәт кузгалып китте. Алар барысы да кайту юлына чыккач кызурак атлыйлар. ♦ Бушлыктагы кар чокырыннан каршысына бер кеше килеп чыккач.< Матвей сискәнеп китте. Дилбегәсен тартып: «Әллә юлбасар инде!»—= дип куркынып куйды ул. Ләкин текәлебрәк карагач, ул гаҗәпләнде дә,< шатланды да: юл читендә Володя Ульянов басып тора иде. >. Ул атны танып алган күрәсең. Чана белән тигезләшкәч, Володя эндәшминитми генә чанага сикереп менде дә чанадагы толыпка төре-= неп яггы. Матвей Володядан бер нәрсә дә сорашмады. Полиция шымчылары егетнең эзенә тишкәннәрдер дип уйлады ул, күрәсең. Матвей кабак= янында озак юануына үкенеп куйды. Володя шушындый суыкта шул го-- мер туңып торган бит. £ Текә ярлар артыннан шәһәр күренми башлагач, Володя терсәгенәх таянып бераз калкына төште дә: — Безнең арттан килүче юкмы? —дип сорады. — Күренми. Ә сез ятыгыз, җылыныгыз. Аякларыгыз берни дә той-- мый торгандыр инде. ° — Тоя,— диде Володя, елмаеп. - Матвей атына чүнгереп куйды, югыйсә ат болай да бик шәп элдертә^ иде. Володя тагын нәрсәдер сорады. Чана табанының шыгырдавы Матвейга аның сүзен ишетергә ирек бирмәде. Шулай да Матвей тагыи артына борылып. — Юк, безнең арттан берәү дә килми,— диде. Бөдрә якалы толып астыннан әкрен генә көлгән тавыш ишетелде. — Аны әйтмим мин,—диде Володя —Мин: «Гөмбәгезне әйбәт саттыгызмы?» — дим. — Ә, әнә нәрсәне сорыйсың икән! Бик шәп, бик әйбәт булды. Әйдә, малкай, җәһәтрәк кыймылда. «Әгәр полицейскийлар куып җитсә, безгә эләгә инде — Ульяновка да, миңа да»,— дип борчылып уйлана бирде Матвей. Тик алар артыннан берәү дә кумый иде. Кошак тавын менгәндә тәшвишле бер хәл булып алды (тар гына елгадан күтәрелә торган текә үрне халык арасында Кошак тавы дип йөртәләр, чөнки бу елга буена бәләкәй генә Кошак авылы утырган). Таудай калкып торган бу биек ярга менгәндә, атларга җиңелрәк булсын дип, олаучылар җәяүләп менәләр. Матвей да чанадан төште. Аг, көчәнә-көчәнә, чананы тауга каршы тартып алып китте. Нәкъ шул чакта Матвей кыңгырау тавышы ишетеп артына борылып карады. Яхшы атлар җиккән тройка’чана каты чаптырып каршы якга- гы ярдан елгага төшеп килә иде. Менә ул күперне чыкты да тауга менә башлады. «Әгәр 'болар безнең арттан куып килүчеләр булса — алардан ычкынып булмаячак»,— дип борчылып куйды Матвей. Ул, иелеп, толып итәкләрен Володянык астына, кыстырды да әкрен генә: — Почта килә. Сез инде кыймылдамагыз,— диде. Тройка һаман җилдереп килә, якынлаша иде. Ямшикнын: «О-гэй! Әйдә, җәһәтрәк!» — дип кычкыруы ишетелде. Тауның түбәсенә менеп җитәрәк тройка Матвей чанасы белән тигезләште. Күбеккә баткан атлар атлап кына бара башладылар. Матвейның тәне чымырдап китте. Тройканың ямщигы ат башыннан төшеп, якын ук килгәч, Матвей тагын да курка калды. — Тәмәке кабызыйк әле,—диде ямщик, һәм салкын һавада тәмсез аракы исе аңкып китте. Матвей бик каушап чакматаш, корыч кисәге һәм чакма мамыгы салынган янчыгын чыгарды. Ямшик ашыкмый гына тәмәке кабызырга әзерләнде, берничә мәртәбә чакма чакты. Төнге караңгыда йомшак мамык өстенә, суккан саен, якты очкын чәчелә иде. Ниһаять, мамык, әче төтен исе чыгарып, пыскый башлады. Ямшик папиросын кабызды, аның авызыннан бөтерелеп төтен чыкты, аннары ул, мамыктагы утны бармагы белән сүндереп, Матвейның ут таба торган гади генә коралын үзенә кире бирде. — Син дә тартасыңмы соң? — дип, ямщик кыйммәтле папирос салынган портсигарын Матвейга сузды. — Юк, тартмыйм мин,— дип алдашты Матвей. — Кокушкинога еракмы әле? — Унбиш чакрымлап булыр. Кокушкинода кемегез бар соң, туганнарыгызмы, әллә танышларыгыз гынамы? — дип сорады Матвей, кыюлыгын җыеп. — Беркемебез дә юк! Берәрсендә кунарбыз дибез. Безнең юл ерак әле— Алабугага кайтабыз. Купең Мешковны ишеткәнең бардыр бит? — Ничек булмасын!—дип, Матвей тагын алдашты. — Аны Казаннан туйдан алып кайтам. Ярый, хуш иттек! — Хәерле юл! —дип, Матвей әзрәк бүреген күтәреп куйды. Матвейның аты Кокушкинога килеп кергәндә, бер генә өйнең тәрәзәсендә дә лампа уты да, чыра яктысы да юк иде инде. Вакыт бик сон иде. Володя чанада торып басты, каты итеп Матвейның кулын кысты һәм шыпырт кына: «Рәхмәт, Матвей агай!» —дип, шыгырдап торган кар өстенә ялт кына сикереп төште. — Хәерле сәгатьтә! — диде Матвей һәм дилбегәсен кагып җибәрде. Володя шушы яшерен сәфәрдән соң берничә көн буена чаңгыда йөрергә дә, ауга да чыкмады. Ул шәһәрдән алып кайткан теге китабын кат-кат укып утырды. Бу — Н. Г. Чернышевскийнын власть ияләре тарафыннан тыелган һәм барлык китапханәләрдән җыеп алынган мәка ләләр җыентыгы иде. — Бу мәкаләләрне син дә укып чык, Аня,— диде Володя апасына,— һичшиксез, укып чык. Язга таба миңа Чернышевскийның зур әсәрен — «Нәрсә эшләргә?» романын җибәрергә вәгъдә иттеләр. Мин аны малай чакта ук укыган идем, дөресен әйткәндә, әсәрнең тирән мәгънәсен ул вакытта аңлап бетермәгәнмен. Бер атналап вакыт үткәч, Володя тышта Матвейның утын ярганын ишетте. Ул чыгып исәнләште дә: — Я, Матвей агай, эшләр ничек? — дип сорады. Эшләр шәптән түгел,— диде Матвей селтәиә-селтәнә туң каен кискәләрен яра биреп. Володя аңардан балтаны сорап алып, ап-ак тузлы берничә юан агачны ярып ташлады. Ләкин Матвей Володя эшләгәнне озак карап тормады. Балтаны кире алып, малаена эндәшкәндәй ягымлы итеп: — Бар, керегез. Салкын тидерерсез,—диде. «Акыллы кеше. Әйтерсең лә, минем бөтенләй белми. Мондый кеше полициягә лады Володя бу крестьян турында. Казанга барып кайтуымны тотып бирмәячәк»,—дип уйР. КАМАЛОВА тәрҗемәсе ҮЗ АЧКЫЧЫ ом олодя, карале, мин сиңа нинди әйбәт бүлмә әзерләп > куйдым. 3 Бик матур култыксалы, текә генә тар агач бас- -- кычтан Мария Александровна икенче катка менде 3 дә ишеге ачык бер бүлмә янында туктап калды. Чыннан да, кечкенә генә бүлмә гади һәм әйбәт итеп җыештырылган п (моны Мария Александровна гына шулай эшли ала иде). Артык бер > нәрсә дә юк биредә: стенага ачык төстәге чәчәкле обой ябыштырылган, ф Кечкенә булса да бик җайлы бер язу өстәле, матур итеп җыештырып куелган карават, ике китап шүрлеге һәм түгәрәк артлы бер венский 3 урындык. Идәндә буй-буй сугылган авыл паласы. а. Әле күптән түгел генә Володя Ульянов Кокушкинодан сөргеннән кайтты, анда да зур өйнен флигелендә нәкъ шундый палас иде. с Әнисе бүлмәнең бөтен жирен игътибар белән карап чыкты да, улым * канәгать микән дигән сыман, аңа карады Володяның йөзейнән ниндидер уңайсызлану сизелеп тора иде. Бүлмә °- аңа нәрсәсе беләндер ошап бетмәде. Шулай да ул «миңа бу бүлмә оша- ° мый» дип әйтә алмады, чөнки бу бүлмәне жыештыру һәм жиһазлау- - да күп көч түккән әнисенең кәефен җибәрәсе килмәде. Мария Александровна бер ел сөргендә булу дәверендә тәмам үсеп җиткән, олыгаеп киткән улына нәрсәдер ошап бетмәгәнне сизеп алды. Ләкин ул, бүлмәнең нәрсәсе ошамады соң сиңа дип? — төпченеп тормады, ә гади генә ител: — Синеңчә ничегрәк кирәк иде соң? —дип сорады. Әнисе аның канәгать түгеллеген сизеп алгач, Володяга уңайсыз булып китте. — Беләсеңме, әни.-.. — Я, я, дөресен әйт —син алдаша белми идең. Оялма, әйт, әйт, син ничек теләр идең сон? Әнисе шулай дигәннән соң, Володя кыюланып китте — Түбәндә, беренче катта, нишләптер ике кухня. Әгәр син каршы килмәсәң, ишектән кергәч тә уң яктагы кухняга урнашыр идем мин Мария Александровна кухняның җайлы булмавын белә иде. Беренче катта тәрәзәләрне агачлар һәм куаклар каплап тора, яктылык аз төшә Күпме генә тырышсаң да, ул бүлмәне рәткә китереп булмый Ишектән керүгә уң якта килбәтсез зур сәке, ул ревматизм авырулы картлар өчен генә яраклы нәрсә. Бу сәкенең яшь кеше өчен бер тиенгә дә кирәге юк. Мария Александровна тиз генә шуларны уйлап алды. Володяга бүлмәнең уңай булуы кирәк, әнисе моны йөрәге белән аңлый, ләкин бу турыда нишләп башта ук уйламаган соң әле ул? Улының күңеленә ошаган кухняның арткы ишеге дә бар, ә аннан туп-туры бакча ягына чыгып була. Ирек сөюче Володяга менә нәрсә кирәк икән! Боларны аңлап Мария Александровна бер нәрсә дә сиздермичә, гади генә итеп: — Син, улым, чыннан да. хаклысын. Сиңа анда яхшырак булыр,— диде. Аннары алъяпкыч кесәсеннән кухнядагы арткы ишекнең ачкычып алып Володяга бирде. — Син гений, әнием' Син минем нәрсә уйлаганыма кадәр белеп торасың, ә? —дип шатланып елмайды Володя Әнисе дә ягымлы гына елмаеп кунды — Белергә тырышам тырышуын да, тик барысын да белеп бетереп булмый шул. ♦Әнисе Володяның артка тарап куйган аксыл озын чәченә, ияк һәм яңакларында әле генә беленә башлаган кызгылт-сары бала йоннарына карады һәм үзалдына шатланып «Кара, нинди үскән! Олыгаеп киткән! Ә мин аны һаман өч айлык сабыйны төргән кебек төрергә тырышам. Әни кешегә үзенең баласы гел кечкенә булып тоела, дип дөрес әйтәләр шул»,— дип уйлап куйды. Ульяновлар семьясының Казанда Беренче тау урамындагы Орловлар йортының ике катлы флигеленә күчү тарихы менә шулай булды (хәзер ул йортта — Ульяновлар урамы. 58 нче йортта — Владимир Ильич Ленин музее). Иртәгесен кухняга кергәч, Мария Александровна улының бирегә бик әйбәт урнашканын үз күзе белән күрде. Володя бик тыйнак һәм талымсыз иде. Ул гади генә караваты янына китап шүрлеге урнаштырган, кечкенә өстәл өстенә бабасыннан калган кара савытын һәм лампа куйган, өстәлнең бер почмагына җыйнак кына итеп китапларын өеп куйган. Өч венский урындыкны да җайлы гына итеп урнаштырган Шунысы гаҗәп: әлеге килбәтсез сәкене дә шахмат уйнау өчен көйләгән. Сәкедә ике шахмат тактасы ята иде Бүлмәнең спартаннарча искиткеч гади булуы сизелеп тора. Әмма Мария Александровна шушы кирәгеннән артык гади бүлмәгә кечкенә генә бер яңалык кертте: бакчадан ул яфракларында инде көз сулышы беленеп торган берничә өрәңге ботагы сындырып алды да бүлмәгә кертеп өстәл өстенә куйды. Бу букет ярым караңгы бүлмә эчен бөтенләй ямьләндереп җибәрде. Әйтерсең, Володяның өстәле өстендә ут кабынды — элекке кухня эче бик күңелле булып китте. Володя да әнисенең мондый кайгыртуын игътибарсыз калдырмады. Төшке ашны ашаганда ул: — Минем монах бүлмәсе шикелле күңелсез бүлмәмә ямь керткәнең өчен рәхмәт, әнием,—диде. Әнисенә дә рәхәт булып китте һәм ул елмаеп куйды Бу өйдә Володя ике уй белән борчылып яши иде: беренчесе — ничек кенә булса да я Казан, я Мәскәү, я Петербург университетына укырга керергә тырышу; икенчесе исә —үзенең бөтен гомерен багышларга карар кылган иң төп эшкә — бөтен халыкны буып, аның канын эчеп торучы патша самодержавиесе белән рәхимсез көрәшкә хәзерләнү иде. «Ә моның өчен бертуктаусыз укырга кирәк»,— шулай иткәндә генә бу авыр мәсьәләләрне башкарып чыгып булачак, дип уйлый иде Володя. Мария Александровна. Володя бүлмәсенә кергән саен, өстәлдә яңа- дан-яңа китаплар күрә. Дарвин әсәрләренең калын томнарын Бокль, Рикардо китаплары алыштыра. Алар янында ук Лев Толстой, Бальзак, Пушкин, Мериме әсәрләре була. Көннәрдән бер көнне Мария Александровна үзенә китап сайлаганда Карл Марксның «Капитал»ын алды. Володя аны, күренмәслек итеп, башка китаплар белән каплап куйган иде. Бу китап турында Мария Александровнаиың күп мәртәбә ишеткәне бар иде инде. Бу китапның тормышка, бай һәм ярлы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә бөтенләй яңача карарга, тормышны яңабаштан корырга өйрәткәнен белә иде ул. Мария Александровнаның йөрәге кысылып куйды. Хәзерге яшь буын алдында торган бурычны Володя үтәп чыга алыр микән? Әллә ул да абыйсы Александр хәленә төшәрме? Алла сакласын. Юк, юк, алай була күрмәсен! Ләкин нәрсә генә булса да. Мария Александровна Воло- дяга каршы төшәргә уйламый иде. Үзе сайлаган юл белән барсын ул. Мария Александровна кичләрен еш кына Володя бүлмәсенә төшә, тик Володя беркайчан да өйдә булмый диярлек. Кем белә, бәлки Володя шахмат клубына йөридер. Бәлки ул революцион түгәрәкләрнең яшерен утырышларына катнаша торгандыр. Мария Александровна Володяның артык күп сөйләшмәвен дә, күп кеше белән аралашмавын да, китап уку белән чиктән тыш мавыгуын да гафу итә иде. Ул инде зур кеше. Нишләргә кирәген үзе белә. Володя әнисен бик ярата, ана тулысынча ышана, әнисе аның мәшәкатьләрен. борчуларын, омтылышларын сүзсез дә аңлый, шуна күрә әнисенә үзенең серен сөйләп, фикерләрен уртаклаша иде. Кайчак, бүлмәгә әнисе кергәч, Володя аны үз янына утырта да дәрт- ♦ ләнеп сөйли башлый: 3 — Әчи, тыңла әле, хәзерге тормышның гаделсезлеген Карл Маркс Н нинди тирән итеп аңлатып бирә. Менә, тынла әле, тыңла.. х Ул «Капитал»ның билгеләп куелган битен ача да үзендә онытылмас- < лык тәэсир калдырган өзекне әнисенә укып күрсәтә. п Укып бетерүгә, тәэсирләнеп, үз фикерләрен дә әйтеп сала. ” — Беләсеңме, әни, Маркс тәгълиматы пролетариат алдында нинди ♦ киң юл ача? Балкып тора торган, иксез-чиксез киң юл алар! Әгәр меңнәрчә, йөз меңнәрчә кешеләр Маркс тәгълиматларын аңласалар, алар искиткеч куәтле, чын мәгънәсендә җиңелмәс корал белән коралланырлар иде. Ул чагында алар бу дөньяның астын-өскә китерерләр, бар нәрсәне дә үз урынына куярлар, бөтен дөньяда әлегә кадәр кешелек дөньясы белмәгән гаделлек, ирек яулап алырлар иде! Мария Александровна, улының сүзен бүлдереп — Володя, әллә син миңа да кылыч алып баррикадаларга чыгарга кушасыңмы? — ди. Володя, артык хискә бирелеп, онытылып китүен аңлап ала да, уңайсызланып. — Юк, әни. Кылычны башкалар алыр Минем табигатем шундый инде, миң кая гына барсам да Маркс тарафдарларын эзлим һәм аның тәгьлиматын өйрәнергә чакырам .. Кичер мине — Әлбәттә, кичерәм,— ди Мария Александровна урыныннан торып.— Тик син минем киңәшемне дә тот төннәр буе укып һәм уйланып үзеңне-үзең бетермә. Революционер өчен акыллы булу гына җитми, сәламәтлек тә кирәк — Яхшы. әни. Озакламый ятам. Бер брошюра гына карап чыгам Шушы сөйләшүдән соң берничә көн рәттән Мария Александровна Володя бүлмәсенең тәрәзәсендә ут күрмәде, Володя ул көннәрдә үзе дә өйдә булмады. Әнисеннән алган кухня ачкычы Володяга иркенләп йөрергә мөмкинлек бирә иде. «Тик бу иректән жандармнар гына мәхрүм итә күрмәсеннәрэ,— дип борчыла иде Мария Александровна. Бәхеткә каршы, андый хәлләр башка кабатланмады. Владимир Ульянов Самарага (хәзерге Куйбышев шәһәренә) күчеп киткәнче, Николай Евграфович Федосеев оештырган марксистик түгәрәкләрнең берсенә йөрде. Дөрес, Володя Федосеевны күреп белми, ләкин үзенең Казандагы иптәшләреннән Федосеевның бик күп яхшы эшләре турында ишетеп белә иде Шулай да патша охранкасы Федосеев һәм аның иптәшләренең эзенә төшә. 1888 елның җәендә Николай Федосеевны һәм аның күп кенә иптәшләрен кулга алалар. Соңрак Владимир Ильич бу турыда «Әгәр ул җәйне Казанда калган булсам, мине дә бик җиңел генә кулга алган булырлар иде>,—дип язды. Володя өчен Мария Александровна биргән ачкыч бәхетле ачкыч булып чыкты. Ул ачкыч, яшь революционерны күзәтү һәм кулга алулардан саклан, ишекне дә бик ышанычлы итеп бикләп тора иде. Р КАМАЛОВА тәрҗемәләре