Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәяләр

ШИКЛЕ КЕШЕ

Парк аллеясы буйлап ир белән хатын атлый Ашыкмыйлар. Язгы матур көннең рәхәтлеген татып каласылары килә.Бик яратышалар булса кирәк. Хатын иренең кочагына сеңеп беткән, ә ир, җәннәт кошы тоткандай, хәләл җефетенең иңнәренә кулын салган да мысыр күгәрчене кебек гөрли: — Бүген син гүзәлләрнең гүзәлләреннән дә гүзәлрәк. Хәтта әнә чәчәкләр дә сиңа сокланып карап калалар. Юк, карамагыз, чәчәкләр, көнләштермәгез мине!.. — Исәнмесез, Сабира Сәлимовна... Ирнең күккә төбәлгән карашы җиргә төште дә сәлам биреп үткән кара мыеклы кешенең сыртына кадалды. — Кем ул? — Белмим,— диде Сабира Сәлимовна,— күргән кешем түгел. — Ничек инде үзеңә сәлам биргән кешене танымыйсың? Сабира ханым кеткелдәп көлеп куйды. — Көнләшәсең, ахры, җаным? — Яшермим, иркәм, көнләшүем хак. Бүтән чак булса бер хәер... Ә бүген... Ир тагын хисләр дәрьясына сикереп, колачлап йөзә башлады. Ниндидер операдан ария җырлап ташлады, бәлки шигырь ук чыгарып өлгергән булыр иде. хатын, кинәт туктап, тирә-ягына каранырга кереште. — Кемне эзлисең, җанкисәк? — Сусадым. Хәйдәрем, шашып су эчәсем килә. Алар өч тиенлек су сатучы автомат янына килделәр. Ир кесәсеннән акча эзләп маташкан арада каяндыр теге Кара мыек пәйда булды. Тишеккә өч тиен ташлады да, бер стакан су алып, Сабира Сәлимовнага сузды. — Рәхим итегез,— диде һәм яңадан юкка чыкты. Бик сусаган иде шул хатын, абайлап та тормыйча суны эчеп җибәрде. Ир ике кулын ике кесәсенә тыккан килеш тораташ булып катып калды. Телдән язды. Ә Сабира, иренең кызганыч кыяфәтен бөтенләй күрмәгәндәй: Әйбәт булды, суы салкын икән — дип сөйләнде.— Күреп торам,—дип телгә килде ир.—Башта исәнмесез, Сабира Салимовна, аннан су... аннан... Бу юлы хатын үзе дә аптырады: — Чыннан да кем икән ул? Бәлки, синен танышыңдыр? Көнләшә торган гадәтеңне беләдер, шаяртадыр.— диде. — Белмим инде, кем шаяртадыр монда. Ир белән хатын бераз әйткәләшеп алдылар. Икесенең дә кәефләре көзге янгырлы көнгә охшап калды. — Әйдә, кайтабыз,— диде ир һәм жәннәт кошын, кулыннан эләктереп, капка ягына сөйрәде. Ә капка төбендә әлеге дә баягы Кара мыек басып тора иде. Кулында чәчәк букеты. Менә ул аны Сабира Сәлимозкага тоттырды да китеп барды. Ирнен сабырлыгы күчәреннән ычкынып, Кара мыек артыннан тәгәрәде. — Тукта!!! Кара мыек әйләнеп карарга өлгермәде, Хәйдәр аның якасыннан каптырып алды. — Кем син?! — Жи-җи-бәре-гез,— диде Кара мыек, тыпырчынып. — Ычкына алмассың. Әйтеп кал. Син минем хатынны кайдан беләсең? Кайчаннан бирле аның тирәсендә бөтереләсең? Чынлап ясатасыңмы? Ул да сине яратамы? — Нишләп яратсын, ир хатыны ласа ул,—дип акланырга тотынды Кара мыек.— Шөкер, минем дә үз хатыным, бала-чагаларым бар. — Ә болар нәрсә? Су нәрсә, чәчәк нәрсә?.. — Гафу итә күрегез, Хәйдәр Хәкимыч. Алты ай буе, иптәш управдом, квартирамны ремонтлагыз дип яныгызда йөрим Күтәрелеп караганыгыз да юк. Бүген менә файдасы тимәсме дип, танып калмассызмы дип азаплануым иде. Зинһар инде... иртәгә яныгызга керсәм, күз салыгыз инде. Менә мин инде ул. Үзем булам. Квартирам...

МАЛАЙЛАР

Үзебезнен ишек алды малайларын мактап балалар газетасы өчен мәкалә язып утыра идем, чалтыр-р!.. тәрәзәмнең бер өлгесе коелды һәм өстәлгә, мәкаләмнең нәкъ өстенә, күне кыршылып беткән туп... доп итеп килеп төште. Бу ни хикмәт? Кайсы дошманы?Тәрәзәдәге туп ясаган тишектән (тишек кенәме соң) ишек алдына каралым, кеше заты күренми. Тупны култык астына кыстырып урамга чыктым, йорт тирәсендә әйләнглләдем— беркем юк. тып-тын. Инде нишләргә дип аптырап басып торганда, каршы йортның өченче катындагы балконнарның берсендә бер әби пәйда булды. — Малайлар,— диде ул, кулы белән урам якка күрсәтеп. Качтылар. Милиция чакыр. Азындылар, жүнсезләр. — Үзебезнең ишек алды малайларымы? — Кемнәр булсын тагы! Бездә инде җыен шайтан көтүчесе. Чакыр, милиция чакырАчуым ташып чиктән ашса да, эшне зурга җибәрәсем килмәде. «Шайтан көтүч?ләре»нең үзләрен күреп колакларын бормакчы булдым. Тик аларны кайдан табарга Тукта, бер кайтмый булмаслар әле. Туп өстенә утырып көтәргә керештем. Кайтмыйлар. «Эх, малайлар, малайлар,— дип эчтән генә рәнҗеп тә алдым үзләренә,— мин сезнең турыда... Ә сез? Аш белән атканга таш белән ату... Таш түгел лә, туп...» Юк, кайтмыйлар. Мәкаләмне ертып ташлау нияте белән бүлмәмә керергә җыенган идем, бер тавыш ишетеп туктап калдым. — Абый, тупны бир әле. Тавышнын иясен эзләп карасам, йорт чатыннан сап-сары бер баш күренеп тора. — Абый, бир инде тупны. — Синме ул минем тәрәзәмне ватучы? — Эһе, без.— Малай лышт иттереп борынын тартып куйды. — Кил әле монда. — Ай-яй... Тупны ыргыт кына. Без бит ялгыш... Лышт!.. Белмим, ни өчендер, бу малайның кыяфәтен күргәч ачуым кинәт басылды. — Килегез, кил, тимим. — Честно,— диген. Мин сүз бирдем. Чаттан тагын берничә малай чыгып бастылар. Боларын мин таныйм. Мәкаләмнең геройлары. Тик сары малай гына таныш түгел. Ике арада «дипломатик» сөйләшүләр булып, берничә тапкыр минем вәгъдәмне алгач, малайлар бер-берсснә сырыша-елыша якынрак килделәр, гафу үтенделәр, пыяла табып бирергә ант иттеләр. — Абый, хәзер бир инде. Туп минеке,— диде сары малай. — Син кем соң? Малайлар аңлаттылар, ул күрше урамныкы икән, абыйсының тубын гына алып торган. Тупны алып кайтмаса, абыйсы кирәген бирәчәк. Мин тупны бирергә ашыкмадым, җае туры килгәндә, үз-үзеңне тоту мәсьәләсендә бераз вәгазь сөйләп алырга кирәк таптым. — Туп тибеп тәрәзә ватарга ярамаганны беләсезме? — Беләбез. — Ә нигә ваттыгыз? — Әнәс капкада торды, тота алмады. — Тота алмады сиңа, кыек типтең. — Шауламагыз,— дидем мин,—ничек кенә булса да хәзер тәрәзә ватык инде. Әгәр ишек алдында уйныйсыз икән, капканы тәрәзәләр ягына ясамагыз. — Монда гел тәрәзә. Абый, бир инде. — Юк, гел тәрәзә түгел. Менә, мәсәлән, монда. Безнең ишек алды, таш койма белән уратып алынган. Мин малайларга шул урынны күрсәттем. — Ә без шунда уйнадык та инде,—диделәр. — Алдашмагыз, анда типкән туп бу тәрәзәгә берничек тә тия алмый. — Кыек типсәң, тия. Малай халкы сүзгә ышанмаучан була, аларга һәр нәрсәне мисалда күрсәтеп исбатларга кирәк. — Яле, бас әле койма янына,—дидем мин сары малайга.— Тибеп карыйм. Сары малай кушканны бик канәгатьләнеп эшләде. Туп тотарга әзерләнеп борынын тарта-тарта бер урында сикергәләргә тотынды. Мин чит- кәрәк китеп тупны җиргә җайлап куеп типкән идем, ТУП туп-туры минем тәрәзәгә очты. Ярый әле, бәхеткә каршы, тәрәзәнең үзенә тимәде. — Я, я! Менә!.. Менә!..—диештеләр малайлар. — Монысы аяктан ычкынды. — Безнеке дә. Малайлар алдында сер бирергә ярамаганлыкны яхшы беләм мин. Шуңа күрә: — Тавышланмагыз. Монысын карагыз,— дия-дия тупка тагын бер типтем, һәм, ничек төгәл бәрелгәндер, туп тәрәзә тишегеннән бүлмәгә кереп китте, анда нәрсәдер чылтырап ватылды. Малайлар бу юлы бер сүз дәшмәделәр. Ни белән бетәр дигәндәй, мина карап каттылар. Мин нәрсә, мин, үземнең ялгышымны аңладым инде. Шулай да көлгәндәй иттем. — Юри шунда төзәп типтем,—дигән булдым. Беренче булып сары баш телгә килде. — Абый, тупны чыгарып бирәсеңме инде? — Билгеле, билгеле... Бүлмәгә керсәм, туп идән уртасында ята. Ә тәрәзәгә каршы як стенадагы көзгенең арт тактасы гына калган. Шуңа карадым да уйга талдым. «Эх, малайлар, малайлар. Мин сезне мактап язарга җыенам, ә сез...» — Алыгыз тубыгызны!..

ГАПТЕАВӘАИ

Гаптелвәли дигән кеше бар иде безнең авылда. Өстендә кышын-җәен кия-кия каешланып беткән тун булыр иде. Аягында ниндидер могҗиза белән сакланып калган «шахтер галошы». Без аңа: — Акчаң бар бит, Гаптелвәли, салып ыргыт шул сәләмәләреңне, авылыбызның ямен бозып йөрмә,— дип тә әйтеп карый идек. Колагына да элми иде сүзебезне. Унбиш бөртек сакалын сыпырып, төймә кебек борынын җыера да, сары каш астындагы керфексез зәп-зәнгәр күзләрен кыса төшеп, кулын гына суза. Кул суздымы, без аңлап ала идек инде: Гаптелвәлинең папиросыңны биреп сөйләш дип әйтүе иде ул. Гомере буе кеше кесәсеннән көн иткәнгә, без алың кул сузуын көтеп тормаска өйрәндек, Гаптелвәлине күрүгә үк папирос алып авызына каптырып куя идек. Күпләр аны акылга тулы түгелдер дип шикләнәләр иде. Ләкин мин аның тиле кешеләр кыланышына ошаган бер генә нәрсә дә эшләгәнен хәтерләмим. Кемнең-кемнең, ә Гаптелвәлинең акылы якты күк йөзеннән дә аязрак иде. Бәлки, аның шаянлыгы өчен шулай дип әйткәннәрдер. Чөнки Гап- телвәли уен-көлкене бик ярата иде. Салам өйгәндә дисеңме, силос салганда дисенме, дөнья рәхәте кеше инде. Авызына папиросыңны гына каптырып өлгер, берсеннән-берсе тапкыррак, мәзәгрәк сүзләр сибелеп кенә торыр иде. Эш мәсьәләсенә килгәндә дә аңа сокланмаган кеше юк иде. хикәя Мин һаман «иде, иде», дигәч тә, мәрхүм кеше турында сөйли дип уйламагыз. Гаптелвәли исән-сау. Тик ул инде элеккеге Гаптелвәли түгел. Үзгәрде. Алыштырып куйганнар диярсек. Өггендә хәзер үтүкләнмәгән булса да, ак күлмәк, аягында күн итек, башында эшләпә, сакалы кырылган, битекулы юылган. Элек «Исәнме, Гаптелвәли!» — дигәнгә уны белән җавап бирә торган кеше сәламне дә алмый үтеп китә. Папирос сузсаң, син биргәнне чиертеп кенә җибәрә дә, үз кесәсеннән «Казбек» алып теш арасына кыстыра. Мәзәк дигән нәрсә юк та юк инде ул. Кеше мәзәк сөйләгәнне дә тыңламый. Эшкә килсә, кулында сәнәк-көрәк булмый, бүтәннәр эшләгәнке күзәтеп тора да черт итеп төкереп кайтып китә. Тәки аптырашка төшерде ул безне. Бөтен авыл Гаптелвәлине генә сөйли. «Ни булган ана?» — дип баш вата. Ай буе жавап эзләдек бит, агай, тәки таба алмадык. Икенче айга киткәч кенә ачыкланды. Көннәрдән бер көнне, эштән кайтып килешли, урамда очраттым да мин моны... — Гаптелвәли, нигә эшкә чыкмыйсың? — дип сорадым. Мине беренче тапкыр күргәндәй, аптырап карап торды да бу: — Мина приказ бирергә ки имиеш права,—дип әйтеп салмасынмы. — Мин приказ бирмим, сорыйм гына,— дидем. — Сорарга да ни имиеш права. — Менә әкәмәт. Ни өчен? — Пытамушта син призидум түгел, мин призидум! Мин присндәтел оелән, районнан килгән кеше белән рәттән утырган кеше. Шуннан барысы да искә төште. Колхозның отчет-сайлау җыелышында, хәтерләмим инде, кемдер Гаптелвәлинең исемен кычкырган иде. Без кул күтәргән идек. Гаптелвәли бүтәннәр белән беррәттән җыелышта президиум члены итеп сайланган иде. Әйтәм аны, кукыраеп утырды ул вакытта. Мәкер корып утыруы булган икән.