Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАНЛЫ ТУФРАК

Мәйданга җыелган халык тынып калды. Тынлы оркестр «Интернационал» уйнап җибәрде. Гүя шул музыканың тылсымлы көче тәэсирендә мәйдан уртасындагы һәйкәлне каплап торган ак ефәк әкренәкрен төшә башлады, һәркемгә таныш кеше сынының киң маңгае ачылды, җилкәләре пәйда булды, алга таба сузылган кулы күренде. Иреннәр тавышсыз гына тибрәнеп алды. — Ленин!.. Тантаналы минут, онытылмаслык мизгел иде бу. Подберезьега Ленин килде! «Интернационал» гимны яңгырап торган мәйдан уртасында, җәйгә җилдә талгын гына тирбәлгән әләмнәр астында тынып калган халык алдына Ленин басты. Шул ук минутта һәйкәл тирәсенә гөлле савытлар куелды, чәчәкләр ява башлады. Савытка утыртылган өй гөлләре һәм кыр чәчәкләре тотып Ильич янына агылган кешеләр арасында карсак буйлы, юантык гәүдәле бер карт та күренде. Ул, салмак кына атлап, һәйкәл янына килде, постаментның мермәр ташын капшап карады һәм, җиргә тезләнеп, бер уч туфрак алды. Кулындагы шул хәзинәне зәгыйфьләнгән күзләренә якын ук китереп торды да иреннәренә тидерде. Картның күксел тамырлары бүртеп торган куллары калтырый иде. Аннары, тезләнгән җиреннән торып, кулындагы газиз туфракны гөл савытларының берсенә салды. Гомер баскычларының инде туксанынчы дистәсенә атлаган бу аксакал Никифор Игнатьевич Уткин иде. Аңа сәерсенеп караучылар да булды. Карт кеше бит, ни кыланмас, янәсе. Ләкин район газетасыннан килгән бер журналист күңеле йомшарган картның, җиргә тезләнеп, туган туфракны үбүенә гаҗәпләнмәде. «Җир кадерен ир белер» дигәннәр, берәр хикмәте бардыр моның», дип уйлады ул. Шундук бабай янына киләп, аны култыклап алды. — Узган гомерләр искә төштеме, бабай! — Гомеремдә икенче тапкыр тезләндем,— дип куйды Никифор Игнатьевич, үзалдына гына сөйләнгән шикелле.— Икесендә дә шул мәйданда... Аксакалның иреннәре дерелди, күзләре яшьле иде. Аның тел гәбендә Апае якларының тарихына кагылышлы ниндидер вакыйга ятуын чамалап өлгергән журналист түзмәде, төпченергә тотынды. Никифор бабай, яңа бура янына өеп куелган бүрәнәләрнең берсенә җайлап кына утырды, гадәте буенча, махрасын көйрәтеп җибәрде. Журналист, аның авызына керердәй булып, тынып калды. Картның беренче сүзләре үк уйларны ерак үткәннәргә алып киттеләр. М һәр елны язгы сулар кавый торгач, нәкъ уртасында шыксыз ерганак хасил булган уйсулыкның ике ягына сибелеп утырган Подберезье авылы, йокымсырап яткандай, тын гына яши иде. Олы юллардан читта, еяздән еракта булгангадыр, аның басу капкасыннан узгынчылар сирәк үтә. Карага ягудан корымланып беткән мескен ейләр ♦ түбә саламнарының сәләмәләрен дөньяга күрсәтүдән оялгандай.җиргә сеңәргә тыры- » шыл утыралар. Алариың вак өлгеле кечкенә тәрәзәләре авылны урталай бүлгән о. котсыз ерганакка ниндидер шик-шөбһә белән карап торгандай күренә. Кырык казык > белән туксан терәүгә таянып утырган чнтән-каралтылар көчлерәк җил иссә дә кал- тыраиа башлыйлар, менә-менә таралып китәрләр дә чыбык-чабык өеменә әйләнерләр = төсле. Авыл уртасындагы чиркәү генә шул мескен өйләр һәм гарип каралтылар ара- ~ сында үзенең биеклеге, тазалыгы белән масайгандай, тәреле манарасын күккә чөеп, * тез утыра. Көз иде. Авылда кабер тынлыгы. Вак яңгыр сибәләп тора. Тездән пычрак урамнарда ник бер җан иясе күренсен. Эт өргән тавыш та ишетелми, ичмасам. Мондый көннәрдә Подберезье халкы юкә каезлый, мунчала ясый. Урасы күптән урылган, сугасы — сугылган. Кырларда бушлык. Мужикның келәте дә әллә ни тулы түгел. Җитенкерәмәгәнне тартып-сузып җиткерергә тырышалар — чабата тукыйлар, чыпта үрәләр. Шау-шулы бишенче еллар узды. Нәләт уты белән патша җиләненең итәген көйдергән, кайнар сулышын бөтен илгә сиздереп торган революция вулканы сүрелде. Аның яңадан атылачак лавасы кайдадыр тирәндә — пролетариат күкрәгенең түрендә кайный, гәрелтесе үтә зирәкләргә генә ишетелә. Подберезье кешеләренең колагына керми әле ул. Боларның үз хәле хәл: дөнья булгач — нужасы бар, нужасы булгач — җигелеп тартырга кирәк. Мужиклар ни салсаң да тулмый торган шул төпсез нужа арбасын сейрәп яткан көннәрнең берендә, басу капкасында җайдак күренде. Бу якларны белгәи-күргән кеше булса кирәк, сорашыпнитеп тормастан, атын староста йортының капкасы тебенә туктатты. Тезгенне баганага бәйләп, өйгә кереп өлгермәде, әйләнеп тә чыкты һем, атына атланып, китеп тә барды. Староста Никифор Мироныч аиы озатып калды. Җайдакның нинди хәбәр китерүен хәзергә ул гына белә ида. Ләкин авыл, шом сизенгән ат көтүедәй, колакларын шомартты. Кичкә таба Мироныч десятникларны җыеп алды: — Иртәгә җыен уздырабыз. Өяздән земский киләсе,— диде Эшнең нәрсәдә икәнен белергә теләп күпме төпченсәләр дә, староста тел ачмады. Әмма аның «земский киләсе» дигән сүзләре дә уйланырга җитәрлек иде. Халык, корт иледей, гөжләргә кереште. — Авылдан сөрәләр икән... — Җирләрне алалар, ди... — Хуторга чыгармакчылар. имеш... һәр эштә җиде үлчәп бер кисәргә яраткан сабыррак ирләр авыз ачып сүз әйтергә ашыкмадылар. — Урманда йөргән аюның тиресен бүлешмик, җәмәгать,— диде Захар Потапов — Башта үзен күрик, аннан тиресе турында уйлашырбыз. Әмма үзе, старостаны аулакта гына күреп, бәйнә-бәйнә сорашты Мироныч үз кеше иде. Элекке старостаны мең бәла белән кугач сайлап куйганнар иде аиы, бик теләп сайлаганнар иде. -Мир белән бул Мироныч, мир синең белән булыр!» дип наказ бирделәр. Староста булды, түрә булмады, кукраймады Никифор агаең, җае килгән саен авылдашларын яклады. Бу юлы да Захар аның тел төбеннән шуны сизде. — Үзең әйтмешли. Захар, башта аюны күрик,—диде староста —Аннары миләрне кыймылдатып карарбыз. Кменг, «ипг.и мпык 1ЛДЫИ* .мрМ.й »•««• •« Р«“"“. »Р'« кеше чыгып басты. — Земский начальник,—дип таныштырды старосте—Аның сөзге ейтесе сүзе бар — Үзе. хәйләле генә елмаеп, күз кысып куйды — Бик яхшылап тыңлагыз, «өмегать. 11. «К У.» М 1. 1 Аның эзенә басып, авылга, иңнәренә мылтыклар аскан, билләренә кылыч таккан _ командасы белән исправник керде. Җыен карары җибәрелмәсә дә. өяз түрәләре эшне үзләре теләгәнчә үткәрергә = булганнар. Земский белән пристав авылдан буш кул белән китмәгәннәр икән, берничә s кулактан прошение яздырып алганнар. Без. янәсе, общинадан чыгарга, хуторга ф күчәргә разый. Әгәр безгә, гаиләләребездәге җаннар башына исәпләп, әйбәтрәк җирләр бирелсә, бүген үк йорткаралтыларны тиешле урынга илтеп салырга әзер торабыз. Император галиҗәнапларына рәхмәт укып яшәрбез, аңа исәнлек-саулык теләп, ходайга баш орудан туктамабыз. Хәйлә-мәкерне бал-шикәргә бутап язылган шундый прошениеләрне бирүчеләрнең берсе авылда кансызлыгы һәм комсызлыгы белән яманаты чыккан Багрин иде. Ике башлы каракош сурәте төшерелгән мөһер белән раслаткан кәгазьләргә ышансаң, аның моннан өч-дүрт ел элек дөнья куйган тилемсәрәк энесе дә исен, аңа да җир бирелергә тиеш икән. Өяз түрәләре ничек караганнардыр, һәрхәлдә, Багрииның «үле җаннарны да терелгән булып чыкты. Землемер эшне шуларга җир бүлүдән башлады. Авылга килеп төшү белән, хуторга күчәргә ризалашкан биш-алты кулакны ияртеп, кырга юнәлде. Исправник белән кораллы отряд авылда күз-колак булырга калды. Беренче нәүбәттә алучыларга община җирләренең «каймагы» эләкте. Өлешенә тигән көмештән бик тә канәгать Багрин, булачак хуторының чикләрен билгеләп, кызыклар кагарга кереште. Ничек шулай туры килгәндер: Багрин беренче казыкны җиргә кадап, кулындагы балтасы белән кизәнеп сугуга, авылда чиркәү чаңы кага башладылар. Кулак, аучы этенең исен ерактан сизгән бүре шикелле, сагаеп калды Ләкин эшен ташламады. Ә авыл кайный иде. Өзлексез чыңлап торган чаң тавышы кешеләрне урамга чакырды. Ә чиркәү янындагы мәйданда мәхшәр, ата улны, ана кызны белми иде. Барысының да телендә бер сүз: — Җирсез калдыралар!.. Кемнәрдер үкереп елый, кайсыларыдыр сүгенә, патша хәзрәтләренең ата-бабасын иске төшерә. — Мироныч!.. Кайда безнең Мироныч?.. Халык арасында, бәрелә-сугыла, Захар йөри, старостаны эзли. Ниһаять, табып алды. — Нишлибез, Мироныч? — Көтүгә бүре ияләшсә, нишлиләр? Чиркәү баскычында Татьяна Панкратова күренде — Мужиклар! Нәрсә йоклап ятасыз? . Җирсез калдыралар бит... Кешеләр шунда гына чиркәү чаңының тынып калуына игьтибар иттеләр. Күпләр моның Татьяна эше булуын абайлап алды. Ни арада тәшеп тә өлгергән, кычкырыпмы кычкыра: —- Кырга-а, мужиклар! Землемерны куарга-а! — Кырга-а! — дип күтәреп алды халык. Кешеләр ташкыны бер ара дулкынланып торды да басү юлына ыргылды. Шундук, зур киртәгә юлыккандай, тукталып калды. Халык барасы юлда атлы исправник һәм кораллы отряд тора иде. Көтелмәгән хәлдән аптырап ботәнләй югалып калгандай булдылар. Тынлык урнашты. Исправникның мәсхәрәле тавышы яңгырады: — Кая юл тотасыз, күгәрченкәйләрем? Оҗмах кошы эзләргә түгелдер бит?.. — Аны эзлисе юк, исправник әфәнде, безнең якларга ул үзе килгәлн,— Шулай 163 АБДУЛЛА СӘЛӘХЕТДИНОВ U* сөйләнә-сөйләнә, имән төбедәй таза гәүдәле Антон, төркемнән аерылып, атлыларга табан китте. Исправник кычкырып куйды: — Назад! Кораллыларның берсе мылтык затворын шалтыратып алды Ләкин Антон, бернигә исе китмәгән кыяфәт белән, исправникка якынлаша иде. — Назад!.. Исправникның тагын акыруы булды, Антон җитез мәчедәй сикереп, ул атланган коланың тезгеннәреннән эләктереп тә алды. Шул ук мизгелдә мылтык тавышы яңгырады. Тезгенгә чытырдап ябышкан Антон иелеп төште. Ул яраланган иде. Мылтык тавышы кешеләрнең икеләнүләренә чик куйды. Захар ике-өч сикерүдә исправник янына килеп җитте һәм аны ат өстеннән сөйрәп төшерде. — Кан белән шаярасыңмы, бүре токымы! — Захарның йонлач йодрыгы, яшен ташыдай атылып, исправникның ияк астына кунды. Ул чайкалып китте, шул ук минутта кайсыдыр, икенче яктан, аның чигәсенә тондырды. Канга багкан исправник Захарның аяк астына егылды. Ачуы ташып торган халык отрядны уратып алды. Барысын да езгәләл ташларга җитеп ярсыган кешеләр стражникларны дөмбәсләргә керештеләр. — Бир кабахәтләргә!.. — Муеннарын бор!.. Эшнең үтә зурга китүен аңлап өлгергән Захар бөтен тавышына акырып җибәрде: — Туктагыз!.. Стражниклар башы өстенә күтәрелгән йодрыклар тагын бер уйнап алды. — Туктагыз!—дип кабатлады Захар. Үзе аяк астында яткан исправникны якасыннан күтәреп торгызды да артына тибеп алды. — Менә шулай, ваше благородие. Юлыгызга ак җәймә, сыпыртыгыз моннан! Стражниклар исправникның канлы башын бәйләделәр. Аларны камап торган авылдашларына Захар кул изәде: — Юл бирегез! Үкчәләрен күтәрсеннәр... Кешеләр теләр-теләмәс кенә юл бирделәр, боҗра өзелде. Стражниклар яралы исправникны арбага салдылар. Атлар кузгалып китте. Шунда, нигә кирәк булгандыр инде, Иван Таланов халык төркеменнән аерылып алгарак чыкты да, йодрыкларын селки-селки, кычкырды: — Борыныгызны тыкмагыз бүтән, муеннарыгызны борырбыз! Атлыларның берсе аңа мылтыгын төбәде. — Ваня, саклан! — Захар кычкырырга гына өлгерде, мылтык шартлады. Тапановның җансыз гәүдәсе җиргә ауды. Пристав командасы атларны юыртып китте. — Эх, исән килеш җибәрәсе калмаган үзләрен! — дип үкенде кайсыдыр Яралы Антон белән Иван Таланов гәүдәсен күтәргән халык авыл буйлап кара күләгәдәй үрмәләде. Землемер кырдан ук өязгә качты. Ill Талановны бөтен авыл җирләде. Антонны, үзара киңәшеп, «озын колаклар ишетмәслек, очлы күзләр күрмәслек» җиргә, күрше өязгә озатып куйдылар. Өяз начальствосы бүтән борчымады. Бер-беренә охшаган соры көннәр, соры атналар үтә торды. Көннәр суытты. Моңарчы тездән пычрак урамнар шакырдап катты. Ниһаять, беренче кар төште. Шул беренче кар яуган көнне Багринны үтерделәр. Ул инде хутор дигәненә күченеп өлгергән, яңа урында шыңгырдап торган нараттан өй җиткергән иде. Аның белән бергә җир эләктергән кулаклар саграк булып чыктылар, берсе дә күчәргә ашыкмады. «Язга кадәр вакыт бар әле» дигән булып, алар мужикларның тынычлануын көттеләр. Ә Багрин ашыкты, тимерне кызуында сугарга тырышты. Үз башына булган. Эш эзләп йөргән чуваш осталарын ярты бәя белән көнлек ашау хакына яллап, ай ярым дигәндә йорт җиткерде, атна-ун көндә каралты- кураларын торгызды Беренче кар яуган көнне иртән яңа йортка күченде, ә кич белән аучы мылтыгыннан атылган бүре ядрәләре аның күкрәген теткәләгән иде. Яңа хутор хуҗасы. Столыпинга таяныч буласы бәндә, үзенең комсыз җанын ходайга тапшырды. Бу вакыйгадан соң инде хуторга чыгу турында авыз ачып сүз әйтергә теләүче дә калмады. Багринның уллары һәм туганнары үзләре шикләнгән кешеләрдән үч алырга ке- ♦ рештеләр. Шикле кешеләр — җирләре Ба-ринга бирелгән мужиклар иде, билгеле. - Башта Василий Фролов дигән кеше югалды. Аның шакырдап каткан гәүдәсен о. кырдан табып кайткач, авылда: Сихерләп үтергәннәр,— дигәт хәбәр таралды. Монысы тынарга өлгермәде ~ Александр Семчуковның канлы гәүдәсен табып алдылар. Бу юлы да: — Багриннар каргышы төшкән —дип сөйләделәр. = Нинди юл белән «сихерләгәннәр», ничек «каргаганнар» — моны белүче юк иде. а Хәер, ишеткәнкүргән кешеләр дә булгандыр, әмма тел тибрәтергә базмадылар ♦ Ходай сакласын, үзеңне сихерләп куюлары бар. Ә Багрин нәселенең «каргышы» яңадан-яңа корбаннар башына төшә торды. Авыл зиратында тагын ике кабер артты: Тимофей Романов белән Кирилл Канашевны күмделәр. Үч тустаганына кан тутырган, шул канны комсызланып эчкән Багрин токымының кулына сугар көч. ерткычлыгын чикләр власть юк иде шикелле. Сакчысыз көтүгә кергән бүредәй, алар бөтен авылга шом салып йөрделәр. Исправникның чигәсен тишеп, стражникларны дөмбәсләп озаткан авылны өяз түрәләре онытмады. Өяз генә түгел, хәтта губернатор үзе аны мыегына урал куйган икән. Раштуа бәйрәме алдыннан, беркөнне кич белән, десятниклар авылны иңләп- буйлап чыктылар. — Губернатор килә. Таң белән чиркәү мәйданына!.. Иртәгесен кояш бик кызарып, «колаклы» булып чыкты. Ярма кар күзләрне чагылдырып җемелдәде, салкыннан сукрангандай, чабата астында шыгырдады. Чиркәү мәйданына җыелган халык, попка ияреп, авыл читенә, губернаторны каршыларга чыкты. Дин башлыгы зур икона күтәргән, ә старостаның кулында икмәк- тоз иде. Тәресе бар. ипитозы бар. ачык йөз дигәне күренми. Барысының да чырайлары караңгы. Мужиклар малахайларын батырып киеп, колакчыннарын бәйләгәннәр, хатын-кыз җылырак нинди нәрсә туры килсә, шуңа төренгән. Ә күзләре зәһәр ялтырый. Ерактан кыңгырау чыңы ишетелде. Озакламый карлы юлда атлылар күренде. Алда — тройка җигелгән артлы чанада — төлке толыпка төренгән берәү утыра. Аның артыннан юыртып атлы сотня килә. Халык төркеменә җитәргә йөз-йөз илле сажен калгач, җилдереп килгән тройка һәм атлы сотня кинәт тукталдылар. Төлке толыплы кеше—аның губернатор булуында шик юк иде инде —сотня башлыгына нәрсәдер әйтте. Тегесе, честь биреп, атын борды да халык каршысына килеп туктады. — Нәрсәгә җыелды бу көтү! — Халык губернатор хәзрәтләрен каршыларга чыкты, рәхим итегез.— диде поп. Әллә суык үзәгенә үткәнгә, әллә куркуыннан ходай хезмәтчесе дер-дер калтырана иде. Сотня башлыгы, килгәндәге шикелле үк юыртып, атын губернатор чанасы янына туктатты, честь бирде һәм, шундук борылып, халык төркеменә килде. — Разойдись!—дип боерды ул.— • алиҗәнап таралырга боера, разойдись!.. Поп, бияләйле кулын маңгаена ашык-пошык тидереп алды да, тәресен күтәреп, авылга юнәлде. Кешеләр, кабалана-сугыла, аның артыннан ыргылдылар. Кайсыдыр старостага бәрелеп үтте. Мироныч кулындагы бөтен икмәк кар өстене тәгәрәде. Авылга атлы казаклар сотнясы белән губернатор керде Бер-ике сәгатьтән аңа өстәмә көч — ике йез кешелек полиция отряды да килде. Полиция авылны камап алды Беркем дә кермәсен, беркем дә чыкмасын — губерна башлыгының әмере шундый иде. АБДУЛЛА СӘЛӘХЕТДИНОВ Губернатор үзе, өяздә әзерләнгән исемлек буенча, сорау алырга кереште. Суды— кыска, хөкеме — бер: казаклар җилтерәтеп керткән кешегә берничә сорау бирә дә алдындагы исемлектә аның фамилиясе янына тәре билгесе куя. Аннары сотня башлыгына әмер бирә: — Арестовать! Ике казак арестантны алып чыгалар да тимер ишекле келәткә ябып куялар. Казакларның үз шөгыле бар: азык-төлек җыялар, фураж даулап, йорт саен кереп йөриләр. Бер хуҗалыктан — тавык, икенчесеннән — каз, өченчесеннән — сарык эләктереп чыгалар. Губернатор төнгә кадәр сорау алды. Келәткә ябылган тоткыннарның саны илледән узды. Казаклар казанына салынган мал-туарны санап торучы булмады, һәрхәлдә, ике йөз кылычлы полиция отряды белән казаклар сотнясы күп нәрсәнең башына җиттеләр. күпләрне ач калдырдылар. Келәткә ябылган тоткыннарга каравыллар куелгач, губернатор тукталган йорт хуҗасы Яков Яшонин белән авылдагы бердәнбер кибетне тотучы Зиновий Шалин, бергәләшеп, олы кунак хөрмәтенә зур мәҗлес үткәрделәр. Поп та чакырылган иде. Дәрес, мәҗлестә ул үзен арбаның бишенче тәгәрмәче халәтендә тойды. Олы кунак аңа әллә ни игътибар күрсәтмәде. Азрак төшерел алгач, чөгендердәй кызарган симез битен, чиртсәң каны тамарга торган муенын тастымал белән сертә-сөртә, губернатор попка: — Начар эшлисең, атакай,— дип куйды.— Мәхәлләң симергән. Христиан сабырлыгы какшаган. — Тырышабыз да бит, ваше превосходительство... — Сафсата,— дип бүлдерде дин башлыгын губернатор.— Онытмагыз: ил тезгене ике кулда—безнең белән сездә. Бездә—власть, сездә — дин. Үзебезнең кулдагысын без, аллага шөкер, нык тотабыз, ә сез ычкындыргансыз. Ярамый. Мондый кисәтүдән соң ходай хезмәтчесенең ашаганы аш булмады. Кара коелып утырды поп, мәжлес тизрәк тәмамлануын көтте. Ә губернатор ашыкмады. — Керәне шәп! — дип хуҗаларны мактый-мактый, кыздырылган чучка ашады, тулы-тулы стаканнарны күтәрде. Ниһаять, йокларга ята инде дип торганда, адъютантына әмер бирде: — Сотскийга әйт: авылны уятсын. Чиркәү янындагы мәйданны,— губернатор кикереп куйды, тастымал белән битен сөртеп алды — чистартсыннар. Карын көрәсеннәр, бозын ватсыннар... Ә сәгать унга бөтен кеше — карты-яше шунда килгән булсын. Сотский төрле йортларга таралып урнашкан казакларын уятырга кереште, казаклар десятникларны сөйрәп торгыздылар. Икешәрләп-өчәрләп йорт саен кереп йөрделәр. Әледән-әле мылтык тавышлары яңгырады: чакырылмаган кунаклар үзләрен ауһаулап каршылаган этләрне кырдылар. Куркынып уянган сабыйлар мич башында песи балаларыдай бөгәрләнеп, елап- шыңшып ятты. Олылар, караңгы лапасларда капшана-капшана, тимер көрәкләр, ломнар барлады. Мужикларны таң төбеннән мәйдан чистартырга чыгардылар. Сүзсез, кышкы таң кебек караңгы чырай белән эшләде кешеләр. Атлы казаклар, кулларында җүрмә- ләрен1 селти-селти, аларны ашыктырып торалар иде. — Тизрәк кыймылда, уҗым бозавы. — Әй син, мир үгезе, нәрсә мөгезләреңне җиргә терәдең?.. Казы! Сәгать ун була дигәндә туң җир чыкканчы чистартылган мәйданга бөтен халыкны куып китерделәр. Казаклар белән полиция мәйданны уратып алды. Сотня башлыгы губернаторга рапорт бирергә китте. Бер сәгать узды — губернатор күренмәде. Кышкы кояш шактый күтәрелгәч кенә, власть башлыгы килеп чыкты. Аякларында җылы киез итекләр, өстендә затлы тирә тун. Тунның каптырмаларын ычкындырып җибәрде дә, итәкләрен артка каерып, кулларын биленә куйды. Бу кыяфәте белән ул сугышырга җыенып койрыгын кабарткан • Җүрмә — нагайка, камчы. куркөгэ охшый иде. Шактый ааиых шулай сузса. басыл .орлы. Аннары батон кеменә акырып җибәрде: — Тезләнегез!.. Халык тезләнергә ашыкмады. Җүрмәләр ходка китте, полицейскийлар кулында прикладлар уйный башлады. Губернаторның камчылар һәм прикладлар телендәкабатланган әмере үтәлүгә, ♦ яңа боерык: х — Торыгыз!.. < Меңгә якын кеше ашыкмыйча гына торып басты. — Тезләнегез!, е* Сыртларда тагын җүрмәләр сызгырды, прикладлар уйнап алды.Кешеләр абынып J киткәндәй булдылар. х — Башларыгыздан салыгыз!, х Бу әмер дә үтәлде. Каршысында туң җиргә тезләнеп, кышкы суыкта ялан баш торган кешеләрне күрүдән ләззәт тапкандай, губернатор көлемсерәде. Аңа рәхәт иде, күрәсең. Тезләнгәннәр алдында көлемсерәп йөрде-йөрде дә йодрыгын күрсәтте. — Я, нигә бунт күтәрмисез?.. Исправникка кул тидерергә йөрәк җиткән бит үзегездә!.. М егезләрөгезне сындырырмын мин сезнең, община үгезләре. Иснәп карарсыз менә!.. Бүтән сүзе юк, булса да башкача әйтә алмас иде, ахры, бу бәндә. Хәер, кара мужикларга аңлатып буламыни соң? Аңа власть көчен күрсәтергә кирәк һәм ул моны эшли. Сүз белән аңлатудан бигрәк, җиргә тезләндереп төшендерә. Мужикның акылы сыртында, муен тамырында аның. Нотык сөйләп торганчы, шул тамырына тондыр сыртына тамыз — тизрәк аңлый, бик озак онытмый. — Менә шулай,— диде губернатор.—Тагын бунт күтәрергә теләүчеләр юкмы? Булса, белеп торыгыз: анда урын җитәрлек! — ул кулларын җәеп, күккә ымлады.— Озатырбыз. Губернатор әкрен генә атлап, мәйданны урап, кузгалып киткән урынына яңадан килеп басты да: — Ә хәзер арестантларны озатырга атлар бирегез,— диде һәм сотня башлыгына боерды: — Исемлекне укы. Тегесе ат бирергә тиешле кешеләрнең фамилияләре язылган кәгазьне укып чыкты. — Исемлектә бар кешеләр торсыннар,— диде губернатор.— Хәзер үк атларыгызны җигеп, басу капкасына чыгыгыз. Җиво!.. Конвой тоткыннарны алып чыкты. — Бәбәк төпләреннән уздырыгыз, күреп калсыннар.— диде губернатор, халыкка ишеттереп. Арестантларның кулы артка каерылып бәйләнгән иде Әнә. Захар атлый, артыннан ике энесе — Андриан белән Кузьма бара. Татьяна Панкратова да шунда. Мироныч та. Тезләнеп торган халык алдыннан үткәндә, ул башын иде. Гүяки моның өчен мин дә гаепле, кичерегез мине,— дип әйтергә теләде ул. Ә Захар, халыкка борылып, чая тавыш белән: — Хушыгыз! Бирешмәгез! — дип кычкырырга өлгерде. Шул ук минутта аның битен камчы көйдереп алды, ярылган иреннәреннән кан акты. Халык арасыннан тавышлар ишетелде. — Хушыгыз, туганнар! — Хуш, Захар! — Сау бул, Мироныч! Бозлы җирдә тезләрнең туңуын да, салкын җилнең колакларны чеметеп-чеметеп алуын да сизмәде кешеләр. Җир өчен барган дауда баш булып, мылтыкларга каршы күкрәген куйган асыл ирләр белән хушлаша иде авыл. Яшьсез елады, өнсез сыкранды тезләнгән халык. Арестантлар теземе узып киткәч, көмеш кыңгырауларын чыңлатып, тройка килеп җитте. Губернатор чанага менеп басты, адъютанты аның иңенә төлке толыпны салды. — Онытмагыз моны! АБДУЛЛА СОЛӘХЕТДИНОВ Губернатор тагын бер тапкыр йодрык күрсәтте дә толып эченә чумды. Тройка кузгалып китте. Тезләнгән халыкны камап торган атлы сотня һәм полиция аның артыннан юырттылар. Кешеләр әкрен генә торып басты. Ирләрнең күбесе, бүрекләрен кияргә дә онытып. арестантлар киткән якка борылды. Барысы да бик озак, күзләре талганчы карап тордылар. Авылның контой астында атлаган кешеләре үргә күтәрелә башладылар. Ерактан караганда алар торналар теземен хәтерләтә иде. Әйтерсең, туган яктан китәргә теләмичә, канатларын алпы-салпы гына селтиләр, бик акрын баралар. Губернатор тройкасының кыңгырау чыңы да ишетелми башлады. Авылда тагын тынлык урнашты — авыр тынлык, хәсрәтле тынлык. Никифор Игнатьевич сүздән туктагач, без беравык аның хикәяте тудырган авыр тойгылардан аерыла алмый утырдык. Ул үзе дә көрсенеп: — Тозлы иде безнең туфрак. Кан чылаткан, яшь сеңгән җир. Шулай тезләндерделәр безне,— диде һәм, китәргә җыенып, тора башлады. Тик, нәрсәдер исенә төшкәндәй. кире утырды: — Бүген тезләнүемә гаҗәпләнмәгез, балалар, ул вакыйгага быел алтмыш ел тулды. Авылдашларны искә алдым, альрның каны тамган җирне олыладым. Ленинга рәхмәтемне белдердем,— диде. Аннары акрын гына торды да кояш нурына чумган урам буйлап китте. — Яңарган Подберезье буйлап иске авылның җанлы тарихы бара! Бу уй ничектер үзеннән-үзе туды. Менә ул, тыкрыктан борылып, күздән күмелде. Мәйданда Ленин һәйкәле калды, чәчәкләр калды, бәйрәмгә җыелган халыкның шатлыклы авазлары калды. Бүгенге яктылык, бүгенге тормыш калды.